Пар_ромашка_(2) —


Шәhит Алпар
Пар ромашка
Р О М А Н

“Адәм баласын нәселдән килгән сыйфатлары
гына түгел, ә тормышы дәверендә җыелып
барган матур гадәтләре дә кеше итә.”
Һете

И С Е М Е Ң М А Т У Р, К Е М Н Ә Р К У Й Г А Н
I
“Тормыш - юынтык су чиләге булдырудан, төзелеш - бәдрәф ясаудан башлана”,- диядер иде, татарча бик чиста сөйләшүче урыс танышым, Николай агай. Ә безнең, үз тормышыбызны көйләп җибәргәндә, турысын гына әйткәндә, чиләк түгел, хәтта сыңар кашыгыбыз да булмады. Хәер, берәмтекләп әнә шул, әлеге дә баягы кашык та, савыт-саба булдырырга керешүебездән башланды да инде безнең уртак тормышыбыз. Ләкин шулай юклык белән башласак та без ул чагында үзебезне бик бәхетле итеп тойдык. Утырырга урындыгыбыз, ятарга адәм рәтле сәкебез булмаса да без бик бәхетле, фәкать бер-беребезгә бөтен йөрәгебезне биреп, мәхәббәт тулы күзләребез белән караша алганга, дөньяда барлыгыбызны онытып, сөелә алу мөмкинлегебез булганга, бәхетле идек...
– Без гомер буена шулай бәхетле яшәрбезме икән, Алтыным? – ди шул чагында минем Сөеклем, тагын да ныграк сарыла төшеп. Аның озын керфекләре күбәләк канаты кагылгандай салмак кына бер күтәрелеп, бер төшеп ала. Бик ошый миңа аның чәчәк таҗы кебек бөгелеп торган бу озын керфекләре.
– Һичшиксез, һичшиксез бәхетле булырбыз Сөеклем, – мин аны кочагыма күтәреп алып әйләндерәм, колхоздан бирелгән иске һәм тәбәнәк өйдә Сөеклемне күтәргән хәлдә, матча турысыннан башны бәрмәс өчен иелебрәк үтеп, ишекле-түрле йөртәм, – зур иттереп йорт корырбыз, бөтен кирәк-ярак әйберне сатып алырбыз, әниеңнәрнекеннән бер дә ким булмас. Син борчылма Сөеклем, мин эшләргә иренмәм, – дип кызып-кызып аны юатырга, инандырырга керешәм.
– Нишләп алай дисең, Алтыным? -Сөеклем миңа шелтәле карап ала,- мин синнән әйбер сорыйммыни, ул купшы-ялтыравык әйберләр инде болай да туйдырып бетерде.
Минем Сөеклемнең карашлары искитмәле, шундый иттереп күзләрен бага ки – нурлары таш бәгырьне эретер. Күк чәчәктәй ачык зәңгәр күзләренең үзәге күз алмасыннан аерылмый да кебек. Бигрәк тә түгәрәк йөзе кояштай балкып, озын керфекләре күтәрелеп киткәндә, аның күзләреннән сирпелгән нурлар йөрәкне рәхәт кымырҗытып, дертләтеп куя...
Бу карашны мин армиядә хезмәт иткәндә өч ел ярым буена күңел түрендә сакладым. Әмма бу серле күзләр, бу нурлы карашлар өстенә кадерле тагын бер нәрсәм бар әле минем – ул бер сабактан үскән пар ак чәчәк. Дөресрәге минеке генә түгел, ә икебез өчен дә истәлекле һәм кадерле чәчәк. Бу ак чәчәкләргә минем балачагым, яшьлегем сәхифәләре язылган кебек. Чөнки аларны кулыма алуга күз алдыма үсмер чаклар килеп баса, шунда ук күңелем түреннән балачак елларым йөгереп уза...
Балачагым катлаулы һәм кыен елларга туры килеп, ничек кенә авыр үтмәсен, барыбер күңелгә кадерле һәм искә төшкән саен йөрәкнең әллә кайсы җирен моңсу һәм шул ук вакытта ләззәтле-рәхәт кымырҗытып-сулкылдатып ала. Шунысы кызык, балачагым миңа һәрвакыт урылган иген кыры буйлап, камыллардан аякларымны тырната-тырната, канатып бетергәнче йөгерүем белән күз алдыма килеп баса. Мин шулай ерак кырларда эшләүче әтигә өйләгә кадәр ашарга илтеп өлгертергә тиеш. Ул “Коммунар” комбайны белән бөртек суктыра. Кайчагында иртәрәк киленсә, төш җиткәнче әти мине үзе янына утыртып йөртә. Андый көннәрдә мин күз алмалары һәм ап-ак тешләрем белән генә ялтырап калам, ә калган җирләрем кара тузан астыннан күренми дә. Чөнки ябык урыны булмаган комбайнчы көне буена тузан эчендә эшләргә мәҗбүр. Тик шуңа да карамастан, комбайнда утырып йөрү миңа кызык-рәхәт тоела. Ләкин һәр көнне кырга ашкынып йөгерүем комбайнга утырып йөрү өчен генә түгел, мине бирегә башка сәбәп тә тарта...
Әни мине һәрчак: “Кара аны, уенга бирелеп, дөньяңны онытып ятма, кайнар килеш итеп зиткергән бул!” – дип сәгать 11 тулганчы ук әтигә төшке ашны көйләп җибәрә, тик мин генә берәр малайны күрсәм, әнинең кисәтүен капкадан чыгуга ук онытып, шактый соңга калып барам. Ә көннәрдән-беркөнне болында да, су буенда да малайлар күренмәгәч, моңсулы күңелсезләнеп, әкрен генә Чирмешән елгасын кичтем дә, ашлыгы урып алынган кырлар аша камылларга аякларымны тырната-тырната йөгерә-атлый, бик еракта - Ком Сызасы буенда нокта булып кына күренгән техникалар юнәлешендә – әтиләр эшләгән җиргә юл тоттым.
Мин килеп җиткәндә әтинең “Коммунар” комбайнын тартып йөрүче трактор сүндерелгән һәм әти белән тракторчы хәрби кительдән, җәй ае булуга карамастан уң кулына кара пирчәткә кигән, ниндидер кеше белән сөйләшеп торалар иде. Комбайн ышыгында тарантаска җигелгән затлы атны күргәч: “Урындагы кешедер”, – дип шикләнеп куйдым һәм туры әтиләр янына килергә шөлләбрәк калып, ул кеше моннан киткәнче матур атны карап калыр өчен аңа табан атладым. Әмма ат янына ук килеп җитә алмадым, тарантаста утырган алсу күлмәкле кыз баланы күреп, баскан урынымда авызымны ачып, катып калдым.
– Нәрсә кирәк сиңа, малай?! – диде ул катгый-боеру тоны белән мине шактый ук каушата калдырып, – кит аннан атны куркытасың!
Ләкин мин урынымнан да кузгала алмадым, аңыма буйсынмаган ниндидер көч баскан җиремнән селкетми тотты.
– Син ничәдә укыйсың, әллә инде бөтенләй укымыйсыңдамы, әйткәнне аңламый торасың? – аның теле бөтенләй безнең авыл сөйләменә туры килми, әни әйтмешли йомшартып, лөхырьларча сөйләшә ул,- әллә ничәнче сыйныфка барасыңны да белмисеңме?
– Быел икенчегә барам.
– Ә мин өченчедә укыйм, – дип елмайды кыз энҗедәй тешләрен ялтыра- тып. Бу юлы кызның тавышы йомшара төште.
Шул вакыт хәрби китель кигән кеше килеп, тарантаска менеп утырды: “Кузгалдыкмы, кызым?” – диде ул кыз балага эндәшеп һәм атын кызулатып китеп барды. Кызчык, артына борылып, кулын изәде, тик минем генә аңа кул болгап калырга акылым да, кыюлыгым да җитмәде.
Әтиләрнең тракторчы белән үзара сөйләшүләреннән мин, килүче кешенең МТС директоры булуын аңладым, берсекөнгә, ягъни иртәдән арыга ул тагын килеп чыгарга мөмкин икән. Әмма минем бөтен зиһенем әтиләрнең сөйләшүләрен тыңлап торуга түгел, ә әле генә күргән кыз бала турындагы уйларга юнәлгән иде. Ул көнне алсу күлмәкле кызчык гомумән, күз алдымнан бер дә китмәде, хәтта төшемдә дә аны күрдем. Имеш, аның белән без болында күбәләк куып йөрибез. Аннары ул үзе алсу күбәләккә әверелде дә мине үртәп- үчекләп очты...
Икенче көнне дә, өченче һәм аннан аргы көннәрне дә мин алсу күлмәкле кызны күрер өчен әтиләр эшләгән җиргә ничек кенә ашкынып йөгерсәм дә, хыялыма ирешә алмадым – ул башка күренмәде. Мин аны безнең Яңавылдан өч чакрымлап ераклыкта урнашкан МТСлы Иске авыл дип йөртелгән зур авылга кибеткә уку әсбаплары сатып алырга баргач күрдем. Чынбарлыкта ул Иске Каенсар дип атала. Бу авылда минем әниемнең әнисе – зүрәни дә яши. Кибеттән үземә кирәкле әйберләрне сатып алганнан соң, мин аның янына кереп чыгарга ниятләдем. Ул торган өйгә килеп җитәрәк, инде кайчаннан бирле күңелдә сакланган кадерле һәм җанны иркәләүче, серле-йомшак тавышны ишеттем:
– Кая барасың, малай?
Тавыш калай түбәле зур гына, бик матур йорт каршындагы чәчәкле албакча эченнән ишетелде. Мин кыюланып, кыз янына атладым һәм андагы матур чәчәкләрне, ул чәчәкләр арасындагы иң гүзәл, тере чәчкә – мине инде ни гөмер ымсындырып-тартып торган, ерак иген кырында очраткан алсу күлмәкле кызны күреп алдым.
– Сез монда торасызмыни?
– Әййе-е, – дип сузды ул үчекләгәндәй, башын боргалап, – кемнәргә баруыңны әйтмәдең бит әле.
– Зүрәниләргә, – дип мин дәү әни яшәгән йортка төртеп күрсәттем.
– Тирәсе читән белән әйләндерелгән, җил капкалы йортмы?
-Әййе,- дидем мин тупас кына, аның “читән”, “җил капка” сүзләренә басым ясавына канәгатьсез калып. Әйтерсең бу авылда зүрәнинекеннән башка читән тирәле, җил капкалы ызбалар башка юк. Әмма кыз баланың бер нинди кинаясез, ачык күңел белән: “И-и-, Әсмабикә әби синең зүрәниеңмени?”-дип соравыннан кинәт йомшарып китеп:
Әйе-е,- дип җавапладым, киң елмаеп.
Ә син ни атлы соң?
– Айрат.
– Матур исем, Айрат, – дип кабатлады кыз, соклануын яшермичә - каян шундый матур исем уйлап тапканнар?
- Ә синеке ничек?
-Мин Сәвия буламын.
-Синең исемең дә бик матур, Сәвия. Ул чагында кыз янында күпме генә сөйләшеп торырга да ризалашыр идем, тик көтмәгәндә аны әнисе кырыс-тупас кына чакырып алды: “Килде-китте малай-шалай белән сөйләшеп торма анда, юлында булсын!..”

Төрле сылтаулар табып, зүрәниләргә ничәмә генә кат килсәм дә, ул елны мин Сәвияне башка очрата алмадым. Тик шулай да икенче елга җәйге каникул га чыккач, зүрәниләрдә торырга алар авылына барам дигән уй, минем күңе лемне рәхәт кытыклап, җилкендереп торды. Шуңа күрәдер мөгаен, ул елның кара көзе дә, аннан соң килгән зәмһәрир салкын кыш та миңа ничектер ягымлы һәм матур тоелып уздылар, ә ямьле җәй җиткәч исә, һич көтмәгәндә дәһшәтле сугыш башланып китеп, дөньяның асты-өскә әйләнде. Димәк мин дәү әни кушканча, үз вакытында “Аллаһы теләсә”не әйтмәгәнмен. Әтине елый-елый фронтка озатып, без өч яше тулып кына барган энекәшем Рәшит белән әни тәрбиясендә торып калгач, күзләргә ак та, кара да күренмәс булды, кая анда иркенләп торып дәү әниләргә бару ди?!...

II
Мәктәптә укулар минем өчен төгәлләнеп торды, чөнки колхоз эшеннән арына аламаган әнинең бала карарга вакыты калмый, шунлыктан ул вазыйфа тулысынча миңа йөкләнгән иде. Әмма әти үзенең фронттан язган хатында
минем тырышып, яхшы укуымны таләп иткәч, берәр ай артка калып булса
да, дәрескә йөрүләрне ялгап китәргә туры килде. Тик барыбер сыйныфны тәмамларга язмады, бер елга төшеп калдым.
Үз сыйныфымнан төшеп калуыма әнине кайсы җирләргәдер окоп казырга җибәрүләре дә сәбәп булды, билгеле. Рәшит белән мине исә, әнинең килендәше Хафизә апа карамагында калдырдылар. Әле дә хәтеремдә, ул чагында әнинең ахирәте Сәрмәдия апа Хафизә җиңгине башка хатыннар белән бергә окоп казырга җибәрмәүләренә бик гаҗәпләнгән иде:
-Хәдицә, ницек инде имцәк балаң була торып та, синең урынга албут бияседәй таза Хәфизәне окоп казырга зибәрмицә үендә калдыралар икән?-диде ул безнең авылныкына хас мишәр сөйләмендә,- һиц аңнашылмый. Хәләлеңнең абыйсы Сахип та тап-таза килеш сугышка китмицә, сельпо рәисе булып эшләп, урындагы кешеләр белән генә типтереп, кайгы белмицә яшәп ята.
– Әтеп тә бетердең инде Сәрмәдия, – дип сүзгә кушыла әни андый чакларда, – кемгә зәмһәрир салкында ац-ялангац килеш окоп казырга, кемгә йылы үендә урындагы кешеләр өцен майлы кальзалар салып, шулпа пешерергә икәнен шул ук түрәләр хәл итә дә бит, ләбаса.
Белмим, окоп казу эшләрендә әни озак тордымы, юкмы икән, әмма Хәфизә апаларда җан асраган вакытлар минем балачагымның иң караңгы-шомлы көннәренә туры килә, бугай – хәтергә шулай уелып калган. Мин баштагы мәлне зүрәниләргә җибәрерләр дип уйлап, әнинең китүенә шатланып та куйган идем әле. Чөнки ул очракта Сәвияне күрү мөмкинлеге нык артачак бит. Тик Хәфизә җиңгинең безне ирексезләп диярлек үзенә алып керүен аңлагач, бөтенләй күңел сүрелде. Шуның өстенә “Абзапа” дип әйттерергә азапланып та, беренче көннән үк төксе-тупас табигатен танытып, үзеннән биздерде ул. Бигрәк тә Рәшиткә юкка-барга кычкырулары, кайчакларда суккалап, чеметкәләп тә алулары белән тәмам минем бәгырьгә тия торган булды, абзапа диәннәре.
Бер көнне укудан кайтып керсәм, Рәшит елый-елый хәле бетүдән тынсыз калган, абзапа исә, баланың авызына чыра белән аның какаен ирексезләп каптырып маташа, ә үзе кайбер тартык авазларны ничектер нечкәртеп әйтеп, каргапмы-каргый: “Цюкыньып беть дөмеккерье, йөзең карьа мальай! – килеп керүемне күргәч, ул бөтен зәһәрен-агуын миңа юнәлтте, – карьа энеңне, ащатю гыньа зитьмәгәнь тьагынь, ятьларь бальасыньың артьынь цистьартьасы гыньа кальды. Әльлә миңа сезне тәрьбияләгәнь өцен берәрь нәрьсә тияме, аць кернәләрь!”.
Мин дәшми-тынмый гына абзапаның каршында салкын идәндә ыштансыз аунап яткан баланы күтәреп алып сөрткәләдем, чистарттым да икебез өчен билгеләнгән почмакка – мич аралыгына барып сыендым. Икенче көнне зүрәнигә кереп, хәлне аңлатып бирдем. Ул дәресләрем бетүгә минем белән кайтып, икебезне дә үзенә алып китте. Билгеле, монда миңа бераз мәшәкать өстәлде өстәлүен, үзебезнең авылдагы башлангыч мәктәпкә укырга йөрер өчен көн саен тегендә-монда 6-7 чакрым юл атлап узарга туры килде. Тик шуңа да карамастан мин бик канәгать булдым, чөнки зүрәниләр авылында Сәвияне очрату ихтималы ачылды бит. Ләкин ничек кенә хыяллансам да Сәвияне күрү тиз генә насыйп булмады, окоп казу эшләреннән арынып кайткан әни безне яңадан үз өебезгә алып китте.
Сәвия белән очрашу рәхәтен тату бәхетенә фәкать ямьле язлар җиткәч кенә ирештем. Ул көнне без әни белән зүрәнинең бәрәңге бакчасын казып бетереп нык кына арыгач, бераз ял итеп алырга да, үзебезгә кайтып эшләргә максат корып тора идек. Кары ачылып кибәргә дә өлгермәгән, чи бакчаны казу искиткеч авыр эш. Бәлки ул аның кадәр үк кыен да булмас иде, тик көрәккә балчык ябышып йөдәтә, әни аларны адым саен бер-берсенә сугып каккалап ала, алай да сабы төбендә калган балчыкны миңа чыра белән чистартып торырга туры килә әле. Шул юеш җирне азапланып казыганлыктан бик тиз хәл бетеп, мин азырак утырып ял итү ягын гына карыйм. Әмма әни ял итеп юанырга бирми, чөнки кайтып, үзебезнең бакчаны да казыйсы бар. Ул да беткәч, казып чыгарыласы черек бәрәңгеләре хисабына, ялгыз картлар-карчыкларның бакчаларын да казырга исәбе юк түгел әнинең. Кыскасы, зүрәнинең бакчасын тәмамлаганда минем җеп өзәрлек тә хәлем калмаган иде инде.
Безнең эшләр беткән төшкә, зүрәни җир астыннан чыккан черек бәрәңгегә көрпә кушып, телеңне йотарлык тәмле җәймә пешереп куйган. Шушы үзенчәлекле тәмгә ия нигъмәтне кәҗә сөте белән дөньямны онытып бөкләп торганда, Сәвия килеп кермәсенме?! Аны күргәч, зүрәнинең тәбәнәк һәм кысан өй эче ничектер иркенәеп, яктырып киткәндәй булды.
– Әсмабикә апа, әни: “Дога кылсын”,- дип бирергә кушты, – зүрәнигә коштабак тулы он биргән арада ул миңа урамга чыгарга ишарәләп, ым кагарга да өлгерде.
Шуны гына көтеп торгандай, мин мизгеле белән тышка атылдым. Артымнан ук Сәвия чыгып, бергәләп Кизләү Тавына чишмә карарга барырга тәкъдим итте:
-Анда билгеле, хәзер чәчәкләр юктыр әле. Шулай да Кизләү Чишмәсенең челтерәп агуын карап, тыңлап торулары рәхәт. Ә җәй җиткәч, чәчәкләр җыярга барырбыз,- мин шундый матур чәчәкле урыннарны беләм, – дип балкыды ул үзе дә бу вакытта искиткеч күркәм чәчкәгә охшап калып,- киттекме?
Сәвия чакырып торганда бармыйммы соң инде, мин бит юләр түгел, әйдә генә. Ул тиз генә коштабакларын өйләренә кертеп чыкты да без вакытны сузмыйча, алар авылыннан да безнекеннән дә бер чамадагы ераклыктагы Кизләү Тавына юл тоттык.
– Мин сине Тәкыя Аланына алып барам Айрат, җәй көннәрендә андагы чәчәкләрне күрсәңме? Ул урынны беркем белми, бераз ераграк инде, син бакча казып арымадыңмы, барырга ризамы соң?
– Риза гынамы соң, теләсәң кая алып бар, мин чүт кенә дә арымадым,- дөрестән дә бу вакытта минем көчем ташып тора, гүя бүген бакча казу мәшәкате белән шөгыльләнмәгән дә кебек идем.
Кизләү Тавы тәмле һәм шифалы сулы салкын чишмәсе, кызарып пешкән җир җиләкләре белән минем өчен болай да яратып, бик теләп йөрегән җирем. Аның Сәвиягә дә нык ошаганын белгәч, ул зүрәни әйтмешли, бөтенләй изге җиргә әйләнде. Изгедер дә, әнә бит Кизләү Чишмәсеннән су эчәр алдыннан аңа акчамы, җиләкме, я булмаса, ахыр чиге, киемеңнән җеп кисәге өзеп салырга кирәк, диләр. Акча дигәнен, күрергә дә юк инде анысын, ә менә сәләмә киемеңдәге салынып торган җеп кисәген өзеп салырга гына теләсә кайчан булдырабыз аны.
Безнең күрше Мифтах абзый әйтмешли, тешләрне сындырырлык салкын чишмә суын куш учлап эчкәннән соң, Сәвия мине ике ягы да текә ярлы Кизләү Тавы арасыннан Такыя Аланына алып китте... Биек Кизләү Тавы иңнәре белән Торна Сазын кочаклап торган Алып батыр сыман, ә тау битләре гүя аның кул очларыннан салмак кына күтәрелә килеп, нәкъ урта һәм иң биек җиреннән икегә аерылып китә. Әнә шул кыялар башланып киткән урынның уң як яры астыннан салкын чишмә бәреп чыга. Ни хикмәттер, җиләкләр дә чәчәкләр дә күбесенчә кояш нуры турыдан-туры төшмәгән сул як итәкләрендә үсәләр. Кизләү Тавы үзәгеннән ат юлы бормаланып үтә, тик минем ул юлдан әллә ни эчкә кергәнем юк әле. Сәвия ул юлның Такыя Аланына алып чыгуын аңлатты. Әмма без анда ук үтмәдек, чәчәкләр күренә башлагач килергә булыр, диде Сәвия. Шуңа күрә мин ул көннәрне бик зарыгып көтә башладым.
Ниһаять ул көнне дә күрергә насыйп булды, укулар төгәлләнер алдыннан, соңгы кыңгырауга чәчәк җыярга дип, Сәвия тагын мине Кизләү Тавына ияртеп китте. Моңа кадәр Тәкыя Аланы дигән гаҗәеп гүзәл җирне белми идем әле. Анысы Имәнсәр дип аталган агачлыкны үткәннән соң башланып китә икән...
Андагы аллы-гөлле чәчәкләрне күрсәң, исең-акылың китәр. Бик күп чәчәкләрнең атамаларын үзем яхшы белсәм дә, Сәвиянең аларны исемнәрен әйтеп җыюын мин аерым рәхәтлек татып тыңлыйм, күзәтәм. Шулай да кайбер үсемлек, чәчәк атамаларын әйтми торганда мин шатланып, үз белдеклелегемне күрсәтергә ашыгам:
- Монысы чамбыр кебек тәмле, ашка сала торган күшә үсемлеге. Ул урманда да болында да үсә, көпшәсе сәрдә үләненнән дә тәмлерәк. Аның икенче төре – бәбчек тә бар әле. Анысы да тәмле, файдалы да, диләр. Тик агулысы - тиле күшә белән генә бутарга ярамый, тилерткәнгә күрә ул түндербаш дип йөртелә дә.
-Тилебәрән орлыгы кебектер инде алайса. Аның мәккә охшаган орлыкларын ашап, безнең күрше малайларының почмакка үрли башлаганнарын күреп, көлә-көлә сыннарым каткан иде.
-Әйе, шундый агулы ул,-дип җөпләргә ашыгам Сәвия сүзләрен hәм яңадан үземнең чәчәкләр, үсемлекләр буенча сай йөзмәгәнемне исбатлау йөзеннән, тагын чәчәк төрләрен барлауга керешәм, - кара әле Сәвия, менә бу сары чәчәк "Марҗа ботиңкасы" дип атала. Аның чәчәген суырсаң бал да чыга әле.
-Шулай мени, мин белми идем.
- Менә монысын без әбиләр чәче шикелле йомшак һәм ак булганга "Әбиләр чәче" дип йөртәбез,- дип күрсәтәм мин чәчәге булмаса да үзенчәлекле матур кылганга ишарәләп,- тик миңа чәчәкләрнең иң ошаганы, кечкенә зәңгәр чәчкәле "Ала миләүшә". Нәкъ менә Сәвия, синең күзләрең инде, ә озын керфекләрең, чәчәк таҗларыдай. Иң беренче тапкыр сине алсу күлмәктән күргәннән бирле гөлҗимеш, аннары алсу төстәге албут чәчәкләре дә миңа бик ошыйлар.
Шул сүзләрне әйтүем белән ул миңа искиткеч назлы иттереп карап торды ки, мин берара үземне әллә ничек кенә уңайсыз тоя башладым.
-Син Айрат, шигырьләр дә язасыңмы әллә?-дип куйды ул һич көтмәгәндә, мине бу соравы белән шактый аптырашта калдырып.
-Ю-юк,- дияргә ашыктым мин,- ниндидер гаепле эш кылып тотылгандай,-ник алай дисең?
-Шундый матур чагыштырулар китергәч, шигырьләр язасың кебек тоелды. Ярар алайса, әйдә бу матур чәчкәләрдән бер-беребезгә такыяләр үрешәбез.
-Ничек үрәләр соң аны?
-Менә мин үргәнне карап тор, шунда ук өйрәнәсең.
Без чәчәкләрдән такыяләр үрергә керештек. Сәвия үз такыясен алданрак үреп, минем башыма кигезде, ә мин шактый ук калышып кына шул ук гамәлне башкара алдым. Буем аңардан ярты башка кыскарак булганга, ул бер кулын минем иңбашыма салып, икенче кулындагы кылганнар белән битемнән, муенымнан кытыклатып узды. Аннары җирдән иелеп бер сабактан үскән пар акчәчәкне өзеп алды да:
-Менә кара, озынрагы мин, кечерәге син,-дип аларны миңа сузды. Искиткеч рәхәт мизгелләр иде алар. Әлеге кипкән пар ромашка исә, минем күңелемдә һаман да тере булып сакланып, кайгысыз-мәшәкатьсез балачак елларын хәтерләтә...
III
Бу көн минем өчен һич онытылмаслык, бик тә кадерле булып узды. Озак югалып торганга әни шактый ук ярсыса да күңелем күтәренке, чөнки сугыш башланганнан бирле фәкать әтидән хат килгән чакларда гына шундый шатлыклы-рәхәт мизгелләр кичерә идем мин. Чөнки ул хатларны үзем укыганлыктан, андый чакларда әни каршында минем бәям бик нык үсә торган булды. Хатларны исә, йөземә олы кешеләрчә җитди төс чыгарып, бик тә зур игътибар белән ашыкмыйча гына, әти сөйләменә охшатып укырга тырышам:
“29-ХII/1942. Хат башы, языгыз каршы. Минем өцен кадерле булган сез ки хәләлем Хәдицә! Кадерле улларым Айрат белән Рәшиткә цуктин – цук сәламнәремне зибәреп калам. Янә дә әбигә бер күрергә зар булып, күп сәламнәремне зибәреп калам. Һәм дә туган абыем Сахип белән аның хәләле Хафизә зеңгигә бер күрергә зар булып, сагынып цуктин – цук сәламнәр яздым. Һәм дә тирә-күршеләргә, мине сорауцыларга цуктин-цук сәламнәр зибәреп калам. Сәлам шоның белән тәмам, языласы сүзләргә күцәм.
Үземнең хәл-әхвәлләргә килгәндә Аллага шөкер, исән-имин калам. Сезләрнең дә 5 нче дикәбердә язган хатыгыз буенца исән-сау булуыгызны белеп, бик сүендем. Авылда нинди хәбәрләр бар, колхозда ни эшләр бетерәсез? Күпме икмәк эләкте труддингә? Ницек кенә булса да сыерны сакларга тырышыгыз.
Айрат улымның укулары ницек? Улым, син ницек булса да укып цыгып кеше булырга тиеш. Әниеңә булыш, Рәшит энеңне кара. Әниеңне тыңла. Мин шоның белән бетерәм, үзегездән бик күп иттереп авыл хәлләрен язуыгызны көтеп калам.”

Мондый хатлар тәэссирендә атна буена күңел күтәрелеп йөри торган иде. Әнинең аны һәр көнне диярлек укытуыннан, мин ул хатларны яттан ук белә башлый идем инде. Әнидән тыш дәү әни дә киявенең хатларын бер генә кат укыттырмады. Кыскасы, хат килгән көннәрдә күңелләрне шатлык хисләре били торган иде. Хәер, сугыш чоры булуына карамастан, шатлыклы гына түгел, бәйрәмгә тиң көн дә тәтегән иде әле безгә бервакыт.
Һич уйламаганда әтидән посылка килеп төшкән көн булды ул. Дөрес, зүрәни яшәгән авылның почта бүлегендә ул посылканы бирми торып, шактый ук куркуга да төшергәннәр иде. Имеш, авыл советыннан посылканы алмый торырга боерганнар. Һәм менә авыл советында кизү торучы килеп, посылканы анда алып барырга кушты. Без әни белән курка-курка гына кизү торучыга ияреп, янәшәдәге авыл советына атладык, ә инде байлардан калган таш бинага килеп кергәч:
-Кая әле, куегыз посылканы өстәлгә!-дип ысылдады, кыяфәте ирләргә тартым булган авыл советы рәисе Партия Хәлимәсе, - мин партия члены, авылдагы бар нәрсәне белеп торырга тиеш. Алып бир Һәзәр кацыны, ацып карик әле, нәрсәләр тыкканнар икән мында?
Киндер материядән тегелгән капчыкны сүтүләрен әни белән тын алырга да куркып, күзәтеп торабыз. Капчык эченнән ике зәңгәр яулык, йодрык кадәрле шикәр кисәкләре, такта чәй, калай банкалар өстәлгә шапылдап төште. Арадан зур гына кул сәгате дә чыккач, курку катыш шатлык белән минем йөрәк кысып куйды: “Әти миңа җибәргән! Сәвия янына кулыма тагып барырмын.” Тик “Аллаһы теләсә!”-дип әйтергә онытканмын, шуңа күрә озак хыяллана алмадым, Партия Хәлимәсе шунда ук: ”Я-ә Һәзәр, матурмы?”-дип аны беләгенә дә тагып куйды. Аннары сәркәтибе белән зәңгәр яулыкларны иңнәренә салып әйләнештеләр дә: “Монысы миңа, бусысы миңа”,- дип биешә-биешә посылканың яртысыннан артыгын үзләренә алып, калганын безгә төрттеләр. Әни тизерәк посылканы эләктереп, рәхмәтләр укый-укый, чыгып шылу ягын карады. Ул көнне дәү әниләрдә безнең өчен искиткеч зур бәйрәм булган иде. Бу бәйрәм атмосферасы күңелләребездә берничә көн буена сакланды әле...
Мин һәркөнне Сәвияне күреп алу хыялы белән яндым. Тик, кызганычка каршы, зүрәниләр янәшәсендә генә яшәсәләр дә, Сәвия белән кабат очрашу бәхете җәй буена тәтемәде. Әни алсыз-ялсыз колхоз эшен үтәгәнлектән, минем күп вакытым кечкенә Рәшитне карап уза торган булды. Хәер, ул елларда ашыйсы килү тойгысы бер вакытта да күңелдән китмәү сәбәпле, минем кебек- ләрнең бөтен уе ничек иттереп тамакны туйдыруга юнәлтелгән булыр иде. Шуңа күрә, турысын гына әйткәндә, Сәвия белән тагын Кизләү Тауларын гизү хакында хыялланырга туры да килмәде.
Әле ярый яздан тотынып, кара көзгәчә диярлек, җир үзенең сыйларыннан өзми: кузгалагы, балтырганы, какысы, чамбыры һәм тагын әллә нинди нигъмәтләре белән кинәндерә. Юктан булса да тамак ялгар өчен тагын бер “нигъмәт” бар әле, ул пешкән юкә яфраклары. Тик урманга барырга гына ярамый. Шуңа күрә палищчик (полесчиктыр инде ул) күрмәсен дип курка-курка гына барып, икешәр метрлап озынлыктагы һәм беләк калынлыгындагы юкә агачлары алып кайта алсаң, берьюлы өч куян тотасың булып чыга. Чөнки мичтә пешекләгәннән соң үзенчәлекле тәмгә ия, лайлалы яфракларыннан кала, кайрысы чабата туглауга, агачы утынга китә. Әмма яфраклары ашарга ярап торса да, бик тә эчне катыра торган шул. Кизләү Тавына берсе дә җитми инде, анда полищчиктан куркып йөрисе түгел.
Кизләү Тавы авылдан шактый ук ерак булуга карамастан, җиләк өлгергәч, Сәвияне очратуга да өмет итеп, анда берничә кат Рәшитне ияртеп, күбрәк кулга күтәреп баргаладым. Аны алдан ук кисәтеп куям: “Берәр төрле җиләк-җимешне авызга алганда: “Бисмиллаһир рахман ирраһим, иске корсак, яңа җимеш”,-дип әйтеп кабарга кирәк”. Әмма Рәшит ул сүзләрне әйтеп тормыйча гына, кызарып пешкән җимешне тизерәк авызына тутырырга тырыша иде, ә мин исә, җиләкне җыйганда авызга алмыйча, алдан өйгә алып кайта торган савытны тутырып куярга гадәтләндем. Болай эшләвем әнине дә бик сөендерә иде:
– Үзеңне генә кайгырта торган тамак колы булмавың бик әйбәт әле, улым. Әтиң шикелле игелекле-уңган кеше булып үсәрсең, Аллаһы теләсә.
Әниемнең аркамнан кагып, шулай мактаулары йөрәгемә сары май булып ята торган иде. Ләкин миңа карата андый мактауларга караганда орышу, ярсулар күбрәк эләгә иде шул. Әлеге дә баягы, ашыйсы килүдән "Карлыгач Кыясы", "Каршы Каенлык", "Ком Сызасы", "Иске Йорт", "Кабак Сазы" кебек әрәмәлекләрдә оялаган киек кош йомыркалары пешереп, Рәшит белән сыйлан- ганы белгәч, аеруча нык ярсыды, ачуланды әни:
– Алар туган якларына бала цыгару өцен зәһәннәм цитеннән арып, канатларын талдырып, оцып катьканнар, ә сез юньсезләр, кош оялары туздырып йөрисез!
Әнинең шушы кисәтүеннән соң кош оялары туздыру түгел, еллар узып, ир-егеткә әверелгәч, тавык та чала алмаучы кеше булып калдым. Гаилә корып җибәреп, мал-туар, кош-корт асрарга керешкәч, шушы “булдыксызлыгым”нан тормыш иптәшем көлеп тә йөрде әле. Йортта чын хуҗа кеше булуымны раслар өчен бервакыт тавыкның аякларын бәйләдем дә, бу эшне башкарганда әти әйтә торган “Бисми Аллаһу әкбәр”не өч тапкыр кабатлап, корбаныма карамыйча гына муенына сызып җибәрдем. Үземә калса байтак вакыт узган кебек булды, тавыгым җан тәслим кылгандыр дип кулымны ычкындыруыма ул мәхлук очып ук китте. Шуннан соң күршегә мөрәҗәгать итәргә туры килде, мин исә тавык чалу максаты белән кулыма башка бер кайчан да пычак ала алмадым.
Гомумән, әни белән зүрәни йогынтысында тәрбияләнеп, мин бик йомшак күңелле кеше булып калдым шикелле. Монда Сәвиянең дә өлеше зур булды, билгеле. Ике сыйныфка өстен укыгангадырмы, ул мине бөтенләй энекәшедәй санап йөртеп, тулысынча үзенең канаты астына алды. Шуңа күрә беркайчан да аның сүзеннән чыкмый торганга әйләндем. Моңа Сәвияне безнең сыйныфның пионер әйдәманы иттереп билгеләүләре дә сәбәпче булды, әлбәттә. Ул мине пионерга керергә әзерләнгәндә Володя Ульяновтай бишлегә генә укырга, Пав- лик Морозов шикелле кыю булырга рухландырды. Фәкать бер нәрсә генә мине сыйныфташларым алдында кыенсындыра, Сәвия башкалар белән беррәттән куеп, мине дә баштан сыйпап “үскәнем” дип кирәгеннән артык нечкәртеп, кече- рәйтеп атый. Аеруча баштан сыйпап куюы эчне пошыра, чөнки әби-апалар гына ятим балаларны очратканда шулай башларыннан сыйпап куялар иде. Әмма шуңа карамастан, мин аңар тулысынча инанып, бар яктан үрнәк тәртипле булырга ант иттем.
Ләкин теләк туып, мөмкинлекләр ахыр чиккәчә кысылган бик авыр заманда яшәгәнлектән, хыялларны тормышка ашыру тормышка ашмастай хәл икән шул ул. Окоп казып йөргәндә алган сырхаулары белән әни авыруга сапкач, миндә бөтенләй уку кайгысы калмады. Чөнки йорт-җирдәге барлык эш-мәшәкать, хәтта сыер савуга кадәр минем җилкәгә күчте. Иң кыены – өйне җылыту өчен ягулык хәстәрләү дигән олы нужаны да онытмаска кирәк бит әле. Ярый ла хәвеф-хәтәрсез, түрәләргә эләкмичә кайтып керә алсаң. Юк шул, андый чакларда алар әллә каян гына, нәкъ менә синең каршыңа килеп чыгалар.
“Үзем генә барыйм”,- диюемә карамастан, авырган килеш әни дә минем белән чыбык-чабык хәстәрләргә бара иде. Менә шул утынга йөрүләр аны бөтенләй аяктан екты да инде. Дөресрәге гаделсезгә рәнҗетүләр әнинең башына җитте бугай.
Кышның зәмһәрир салкын бер көнендә, сыер җигеп урманнан чыбык-ча бык, сынык-сары төяп кайтып, йортыбызга борылып керәбез дип кенә торганда колхоз рәисе “Чатан” Газиз безнең арттан аты белән куып тотып, каршыбызга чыгып туктатмасынмы: “Дәүләт малын ыржарит итүцеләр, халык дошманнары, төрмәдә церетәм үжегежне!”, – дип дөньядагы җыен әшәке сүзләр белән әнигә җикеренә-җикеренә чатанлап барып, артлы чанасыннан балтасын алды да, олау бәйләгән бауны чабып өзде. Аннары “С”, “З” авазларын “Ц”, “Ж”га сакаулатып сүгенә-сүгенә ул, безнең зур газаплар белән хәстәрләгән чыбык-чабык ларыбызны типкәләп таратты...

Ү С М Е Р Ч А К Е Л Л А Р Ы
I
Минем өчен шушы тетрәнүле, коточкыч тоелган вакыйга аркасында әни бөтенләй урынга егылды. Әлеге хәлләрдән соң тормышта очраган әшәке эчле, явыз түрәләрне гомерем буена, ихтыярсыз Чатан Газиз белән чагыштырып карарга гадәтләнеп калдым. Гомумән, ул бәндә үз-үземне белә башлаганнан бирле җанга чи, явыз-кара эчле кеше булып, күңелемә кереп калган. Без балаларга гына түгел, олылар өчен дә куркыныч саналган урындагы кешеләр, шул исәптән Чатан Газизнең җәй көне тарантас, кышларын артлы чанага җигелгән яхшы атын күрү белән үк, кем кая очырый шунда кереп посу ягын карый торган булды.
Абзапаларда яшәгәндә аны беренче тапкыр шундый якыннан күргәч, мин үзем дә Рәшит белән икебез өчен билгеләнгән почмактан башны чыгарырга да куркып яткан идем. Алар Хәфизә апаның абыйсы Сахип әзи һәм милиционер киемендәге кеше катнашында, авыздан сулар китерерлек тәмле исләр чыгарып торган ризыклар белән сыйланып утырганда, персидәтел үз эшенең бик авыр, халыкның ифрат начар булуыннан зарланырга тотынды:
– Циңа иптәц Әцкәров, бөтен влаць бирелгән, кирәк икән алып китеп КПЖга ябып куя алацың. Ә монда минем бер үжемә дәүләт малын таларга зай гына эжләүце хатын-кыж, бала-цага белән көрәцеп йөрергә туры килә.
– Хатын-кыз белән бил алышу рәхәт кенә инде ул Нургазиз дускай, эххе-хе, аста ятмыйсыңдыр әле, гел өстә каласыңдыр бит?
– Төрле цак туры килә, Нәфицәнең Ярыцлаудан катькан бик цибәр кыжы Фатыйма белән булганцы, үжемне хатын-кыжлардан алдатмыйм дип уйлаган идем дә, юк икән цул. Бацта мин аны каптырдым дип торам, ә ул үже мине каптырган булып цыкты. Аны ожатып жибәргәц, тәмәке алырга күкрәк кецәценә пырттабажникны алырга тыгылцам, көмец пырттабажниктан цилләр ицкән.
– Теге Зыятдин байлардан конфискацияләнеп алынган портсигармы?
– Әйе, цин бүләк иткән. Аннары якцылабырак каранцам, кецә цәгатенең дә юкка цыгуын аңладым. Аныцын да цин биргән идең.
– Әйдә, бирегә чакыртыйк әле без ул шәп кызны. Портсигарың белән сәгатеңне шунда ук китертеп бирдерермен мин аңардан. Бер рәттән үзенең сәгатен дә карармын, эххе-хе.
-Ул монда юк инде, иптәц Әцкәров, әллә кацан Ярыцлавына китеп барды. Тик цәгатьләрне кемгә цатып калдырганы, билгецец.
Халык сөйләве буенча, Чатан Газиз, кушаматы буенча “Кыңгыр”, аягын ат кылы белән бәйләп йөреп, сугышка барудан котылып калган. Зур урынга билгеләнгәннән соң үз өстендә бер нинди контроль сизмәгәч, ул авылның барлык хатын-кызлары өстеннән мәсхәрә кылып йөри, дигән сүзләр бик еш ишетелә иде ул елларда. Аеруча чагыштырмача матур, әмма мут күзле Мәрьям апа белән еш чуалалар иде алар. Мәрьям апага эшнең дә җайлысы, җиңеле кушыла торган булды. Шуңа күрә безнең ише малай-шалай:
“Кыңгыр-куа, кыңгыр-куа, кыңгыр Мәрьямне куа.
Куа-куа тотты, арттан китереп төртте...” кебек такмак та чыгарганнар иде. Бу такмактан бигрәк тә Мәрьям апаның малае Карип хурлана торган булды. Ул чаклардагы имеш-мимешләр буенча Карип “Кыңгыр” Газиз малае булырга тиеш иде. Хәер, исәпләп карасаң, авылда “Кыңгыр”дан таралган нәсел бер Карип белән генә дә чикләнмәгән булырга тиеш.
Әмма кырда, ындыр табагында эшләүче япь-яшь кыз балаларның да бөтен җирләрен капшап чыгарга тартынмаганга күрә, авылда аны чын күңелдән хөрмәт итүче кеше булмагандыр да. Ә менә кайчан да булса аңардан үч алырга җае чыгуын көтүчеләр бик күп иде ул заманда...
Безнең әниләрнең ачы күз яшьле каргышлары төшкән булырга тиеш ул бәдбәхеткә – сугыштан соң озак тормады, Карлыгач кыясыннан мәтәләп төшеп дөмекте. Шулай итеп, исән-сау үсеп җитсәм тотып дөмбәсләр идем, дип иткән антымны тормышка ашырырга насыйп булмады. Мин генә түгел, хәтта 4 яше дә тулмаган энекәшемә кадәр аны күралмаска әйләнгән иде.
Хәтердә, бервакыт караңгы төндә Чатан Газиз безнең ишекне бик каты иттереп дөбердәтә-дөбердәтә әнине чакырып йөдәткәч, кечкенә Рәшит кулларын йодрыклап: “Үсеп зиткәц, кирәгеңне бирермен әле”, дип торган иде. Әни шунда икебезне кочагына кысып: “Аллага шөкер, яклауцыларым – Ходай биргәннәрем бар әле”, – дип үзебезне елый-елый сөйгән иде. Ә без ул вакытта бер-беребезне бүлдерә-бүлдерә, үскәч ничек иттереп Кыңгыр Газизен тукмаячагыбыз белән мактанышырга керештек. Рәшит исә, иртәгә үк колхоз рәисе малаен, үзеннән бер яшькә олырак, әмма бик елак Ирекне кыйнаячагын белдереп куйды.
– Кирәкми, бәпкәләрем, сугышып йөрергә ярамый. Аллаһы Тәгалә үзе зәзасын бирә ул андый эт заньнарга. Кешегә бервакытта да кул күтәрә күрмәгез!
– Мин барыбер киним, – дип үзсүзләнде Рәшит. Мин исә, әни әйтмәсә дә ул Чатанга кул күтәрә алмас идем мөгаен, чөнки характерым шундый йомшак. Ә Рәшит менә сугыш чукмары булып үсә. Үзеннән зурмы-кечкенәме, бәйләнергә генә тора. Тик шуңа да карамастан Рәшиткә түгел, ул кыерсыткан малайларның әниләре гел миңа гаеп тагалар. Аеруча Ирекнең әнисе белән зүрәнисе еш каныгалар. Аларның елак малайларын Рәшит җәберсетә башлаганда, мин әле аны аралыйм да. Чөнки бөек Сталин әйткәнчә, малай атасы өчен җавап бирергә тиеш түгел.
Яклаганым өчен Ирек мине кәнфит-прәннекләр белән сыйлый. Өстенә повидло белән каймак яккан, телеңне йотарлык тәмле күмәчтән авыз иттерә. Ә Рәшит исә, аның сыйлаганын да көтеп тормый, әллә каян гына атылып килеп чыга да, Ирекне бәреп егып, балга-майга буялып, ябышкакка әйләнгән кулларыннан тәмле-томлыны тартып ала һәм эләктергән ризыгын тизрәк авызына төртә-төртә тыгып, ашап бетерергә ашыга. Чатан Газиз малае “Р” авазын әйтә алмыйча: “Зевәни-и, зевәни-и, кыйныйла-а”, – дип черелдәвенә йөгереп чыккан әнисе, я зүрәнисе иркәләрен мин елаткан дип уйлап, бөтен агуларын минем өскә генә чәчәләр: “Ац кернә, сабый кулыннан тартып алган ризык тамагыңа аркылы килсен, тыгынгың келәсә, эшләп аша!..”
Алар сүзенә карап, әнидән дә миңа каты эләгә: “Ицмаса энеңә нацар үрнәк күрсәтмәс идең. Әтиң катькац, ул моның өцен миңа рәхмәт әтмәс бит. Шул турыда әз генә уйлар идең юньсез малай актыгы”. Әмма мин акланмыйм да, тәртип бозучының Рәшит икәнен дә әйтмим. Әйтсәң дә үз күзләре белән күрмәгән килеш моңа беркем ышанмас иде. Чөнки минем энекәшем Иректән яшерәк тә, арыгырак та. Аннан соң мин түгел, дип бәхәсләшеп, болай да сәламәтлеге чак булган әнинең кәефен төшерәсе килми...
Окоп казырга баргач эләктереп калган салкын тиюдән ул берничек арына алмады – аның хәле көннән-көн начарая төште. Ахыр чиге әнине хастаханәгә салдылар. Әни өйдә юк чагында мин тагын укырга йөрүне ташладым, чөнки “Иске Йорт”, “Кабак Сазы”, “Каршы Каенлык” дип аталган әрәмәлекләрдән тал чабыгы кисеп кайтып, өйне җылытасы, терлекне карыйсы булганга, мәктәпкә барырга вакыт та калмый иде. Аның каравы, кичләрен аулак өйгә җыелган ип- тәшләрем белән мәш килеп уйнарга – күңел ачарга вакыт иркен булды.
Җеп кәтүге кисеп ясалган шакмаклар кулланып шашка дисеңме, сарык- кәҗәнең тез сөякләре белән ашык уйнаулармы, качышлы, сукыр тәкә – берсе дә калмый иде. Өстән олы кешеләр тарафыннан күзәтчелек булмагач, ызбаның астын-өскә китереп, пыр тузып уйный торган булдык. Дөрес анысы, малайлар өйләренә таралышыр алдыннан бар нәрсәне тәртипкә салып калдыра идек. Хәер, нигездә шыр диярлек ызба эчендә ватарлык-җимерерлек нәрсәләр юк та иде инде.
Малайлар белән аеруча “суд утырышлары” үткәрү күңелле бара иде. “Процесс” белән “судья” – Хафизулла түгел, ә мин – “прокурор” идарә итә торган булдым. Мондый гадәти булмаган уен төрен уйлап чыгаруга күршебез Халисә апаларны бер кесә бөртек белән тотып, бөтен авыл халкы каршында хөкем иткәнне күреп тору этәргәндер, мөгаен.
Ул чагында халыкны, исеме ишетелү белән дер калтыратучы прокурор Әскәров нәрсәсе белән мине кызыктыргандыр, һич башыма сыйдыра алмыйм. “Суд утырышларында” мин дә Әскәров шикелле бәбәкләрем атылып чыкканчы “гаепле” өстенә акырырга-бакырырга остарып киткән идем. “Гаеплеләр” тарафыннан алына торган җәза күп вакыт энекәшем Рәшитне аркаларына атландырып, өстәл астыннан дүрт аякланып йөртүгә кайтып кала.
Соңга табарак җәзаларның Рәшит белән икебезгә дә файдалыракларын уйлап чыгара башладым: әтиләре сугыштан биртелеп кайтсалар да тормыш итүләре беразга булса да уңайланганнарны өйләренә ипи алып килергә җибәрәм, беришесен тәмәкегә озатам. Шул рәвешле 13 яшь тә тулмаган килеш, Әскәровка охшарга тырышып, чынлап торып тәмәке тарта башладым.
Малайлар арасында иң якын күргәнем күршедәге яшьтәшем Фәрдук абзый малае Хафизулла булды. Безнең авылда исемнәрне шулай Габдулланы Абдул, Ибраһимны Ибрай, Исмәгыйльне Исмай, Фәретдинне Фәрдук, Һадиулланы Адюк, Гайнулланы Гайнуш, Сәхабетдинне Сәкай, Хәбибулланы Хабуш, Ярулланы Яруш дип бозып әйтү гадәте бар. Болар өстенә әле һәрберсенә “Кылый”, “Чатан”,“Чулак”, “Кәкере” кебек кешенең характерлы билгеләренә бәйләп тә, “Аю”, “Бүре”, “Төлке”, “Кәҗә”, “Сарык”, “Куян”, Әтәч”, “Тавык”, “Чебеш” һәм башка шуның төсле җанварлар атамасына бәйләп тә кушамат тагыла. Хәер, кушаматларның ниндие генә юк “Өрек”, “Шалкан” “Бәрәңге” кебек җиләк-җимеше дә, “Чабата”, “Орчык”, “Чәйнек” шикеллеләре дә, хәтта “Хамсамул”, “Камун”, “Партия” кебек “кызыллары”, “Мукшы”, “Нимец”, “Урыс”, “Чирмеш” “Чуаш” ише милләт атамасы белән аталучылары да бар иде. Авыл советы рәисе Хәлимә апаны әнә, җае чыккан саен: “Мин партия члены”,- дип мактанганга, артыннан Партия Хәлимәсе дип атадылар.
Кушаматларның бер үк кешегә берьюлы ике төрлесен тагып әйтелә торганнары да шактый булды. Колхоз рәисе “Кыңгыр” Газизен “чатан” Газиз дип тә йөртәләр иде, әнә. Урыс Хәсәнен тагын “Уматвый” дигән аңлашылмый торган сүз белән дә мыскыллаганнары истә калган. Имеш ул армиядән татарчасын “онытып” кайтып, барысына да урысча эндәшә, бөтенесенә урысча җавап бирә икән. Кайтып кергәч тә өйләрендә әнисе янында бөтерелгән таныш түгел кеше, күреп әнисенә:
-Мама, кто это? -дип сораган ди, теге чит кешегә төртеп күрсәтеп. Әнисе:
- Әтиең улым, әтиең буладыр ул,-дип җавап биргән.
- Старик, уматывай отсюдово,-дип җикеренеп куып чыгарган икән Хәсән әзи үзе өчен ят кешене. Әнисе Хамдия апа күршеләренә: “Улым картымны уматвый дип куып чыгарды”, -дип сөйләгән ди. Шуннан “Уматвый” Хәсәне калган, имеш. Ә татарчасын урыс Хәсәненең башына капчык кидереп, Чирмешән янына китергәч исенә төшеттергәннәр ди икән. :”Газиз туганнар, зинһар калдыра күрегез!” -дип татарча ялынган ул анда һәм шуннан соң башка урысча сөйләнеп, кыланып йөрмәгән.
Белмим, ни өчендер безне “Аю”, Хафизуллаларны “Бүре” дип йөрттеләр. Мин үзем кушаматтан хурланам, ә менә Хафизулланың исе дә китми:
-Тавык яки сарык дисәләр хурланыр идем, ә бүре ни әйтсәң дә сарык та кочык та түгел инде.
Ул ике яшеннән әнисез калган, ә әтисе Фәретдин абзый Сталин белән бер елгы карт (Әле ул моның белән горурлана да кебек иде), 1914 нче елда башланган Герман сугышы инвалиды. Гомумән, алар очны-очка көч-хәл белән ялгап, ачлы-туклы гына, бездәгедәй авырлык белән көн күрәләр иде. Хафизулла ноябрь аенда туганлыктан баштан мин аңардан бер сыйныф алда да укып йөрдем әле. Алар бик авыр көн күргәнлектән, Хафизулладан ашамлык көтәсе юк, аның каравы Фәретдин абзый бакчасында тәмәке үстергәнгә, ул нәрсә һәрвакыт бар иде.
II
Ул тәмәке белән Хафизулланың бервакыт уңайсыз хәлгә дә калганы булды. Бездән ике яшьләргә өлкән Сәмигулла Хафизулланы чынлап торып, борын тишекләреннән төтен чыгарып, авыздан төтен боҗралары очырып, тәмәке тартырга өйрәтәм дип, үзенә иярткән дә кеше күзеннән читкәрәк, кырдагы салам кибәннәренә таба чыгып киткәннәр. Хафизулла анда борын тишекләреннән тәмәке төтене чыгарып тартырга шуның кадәр “яхшы” өйрәнгән ки, хәтта исерүдән кибән төбендә йоклап ук калган. Без аны Хафизулланың абыйлары белән караңгыга тикле эзләсәк тә таба алмадык. Ул фәкать икенче көнне иртән генә кайтып керде.
Бөтен җиреннән аңкыган тәмәке исен сизеп алып, апасы әтисенә әйткән. Фәретдин абзый исә, тәмәкеләренең бик нык кимегәнен күреп, кулына дилбегә алган, ә Хафизулла арт санга эләгә инде хәзер, дип җәзаны курка-курка гына көтеп тора башлаган. Әтисе малайның якасыннан эләктереп: “Алып цыгып асып куям үзеңне, ник хәзерге яшеңнән тартырга уйлисың?!”-дип орышырга керешкән. Әмма үткен телле Хафизулла аптырап калмаган: “Әти, үзең бит авызыңнан төтен алкалары чыгара-чыгара мич каршында тартып утырып, бик кызыктырасың, мин дә синең кебек төтеннән алкалар ясап очырырга өйрәнергә теләдем”,-дип җавап биргән. Шунда Фәретдин абзый кулындагы дилбегәсен атып бәргән дә, өйгә үтеп, бар булган тәмәкеләрен алып чыгып: “Минем тартканны бүтән күрмәссең, син дә улым, тарта күрмә!”-дип җиргә салып таптаган.
Хафизулла шул хакта Ислам белән миңа сөйләде дә:
-Әйдәгез без дә башка бер вакытта да тәмәкене авызыбызга алмыйбыз дип ант итик, -дигән тәкъдим ясады.
Ә мин бу антка, кулларга нурларын сирпеп баткан кояш сүрәте төшереп, астына “Север” сүзен язарга дигән фикер өстәдем һәм без аны шулай эшләдек тә. Өч энәне тегәрҗеп белән бәйләп, карага мана-мана, кулларны канатып язып куйдык. Куллардагы бу язу өчен укытучылардан да каты эләкте билгеле, үзебезгә.
-Юньсезләр, хәзер сездән разведчиклар да чыкмаячак бит,-дип әрләгән иде ул чагында сыйныф җитәкчебез Сания апа.
Шул хәлләрдән соң без - малайлар арасында иң авыр яшәүчеләрдән булган өч дус мәктәптән киткәнче тартмадык. Ачлы-туклы яшәп, тәмәке тартмыйча да төрле уеннар оештырып, күңелсезләнә белмәдек без. Арага Кыңгыр Газиз малае Ирекне дә сыйдыру хыялга да килмәгән итле ашлар гына түгел, кәнфит-прәннекләрдән авыз итү мөмкинлеге дә бирде. Ул шулай ук мичне кабызып җибәрү өчен коры чыралар, утын белән дә безне тәэмин иткәләде. Иркә һәм елак балаларын әнә шулай арабызга кертүне аның әниләре дә ошатты бугай, миңа кырын карамый башладылар. Әмма Рәшит кенә җае туры килгән саен, аны кыерсыта торган булды. Тик шуңа да карамастан, үсә төшкәч, алар аерылмас дуслар булып киттеләр…

Безнең аулак өйдә дөньябызны онытып тилереп ятулар әллә ни озакка бар мады, әнине терелтә алмагач, хастаханәдән кире өйгә җибәрделәр. Аны без, туганнан-туган тиешле Салах абзый белән хастаханәгә сыер җигеп барып, алып кайттык. Чәчләренә кадәр кыркып алынганлыктан, ул танымаслык хәлгә килеп үзгәргән, коры сөяккә калып ябыккан иде. Түгәрәк, ачык йөз, кыйгач нечкә кашлардан да, озын толымнардан да берни калмаганга күрә, аңа карарга да куркыныч иде. Өйдә бер ай да яши алмады мескенкәй, апрельнең җилле-буранлы, эчпошыргыч ямьсез бер көнендә кадерле әниебез гүр иясе булды...
Хуҗалыгыбызда сыер һәм тавык-казлар булганлыктан, зүрәни кәҗәсен бәтиләре белән бергә безгә күчерде дә шулай итеп, аның карамагында җан асрый башладык. Зүрәни күчеп килүенең икенче көненнән үк мине мәктәпкә йөрергә үгетләргә тотынды. Турысын гына әйткәндә, укырга йөргән очракта Сәвияне һәркөнне күрә алачагым мине бик ымсындыра да иде. Шуңа күрә мин берсүзсез ризалашкан да булыр идем, тик уку елы бетеп килгәндә, бу теләкнең тормышка ашуы гына мөмкин булмаган хәл иде шул.
Ахыр чиге зүрәни үзе дә моны бик яхшы аңлап, мине әрепләвеннән туктады. Хәер, 1944 нче елның мартында, әти сугыштан гарипләнеп кайтып, зүрәни яңадан үз өенә күчеп киткәч, аның картларча гел бездән кимчелек табып, “мытырдап” йөрүләрен ничектер сагынып, юксынырга да тотындым әле. Моңа әтинең юктан да кызып китеп, еш кына холыксызлык күрсәтүе дә сәбәпче булгандыр инде...
Тора-бара мин шуңа игътибар иттем: әти салмыш килеш кайтып керсә, безгә карата миһербанлы мөгамәлә күрсәтә, кибеттән тәмле-томлы ашамлыклар алып кайтып сыйлый. “Улларым, бәпкәләрем”, – дип кенә тора. Аннары икебезне кочагына ала да, әнине сагынып, балавыз сыга башлый.
– И-и-и, балалар, мин дә әниегез янына каен төбенә китеп барсам, бернинди терәксез, бөтеннәй ятим каласыз бит, – ул калкып торган зәңгәр-су яшкелт күзләрен чекерәйтеп, чокырлы киң иягенә сул кулы белән таянып, аяк очларына текәлгән килеш, озак кына башын чайкап утыра. Мин аны җәлләп, яннан гына күзәтәм. Профильдә аның борынының бөкересе аеруча нык сизелә,-сезнең зүрәниегездән ни файда, тиздән ул үзе кеше кулына калырга мөмкин. Ю-у-ук, сезне аякка бастырмый торып, миңа каен төбенә барып ятарга ашыгырга һиц тә ярамый.
Аның әнә шундый йомшак күңелле чагын аена бер тапкыр – пособие алган көнендә генә күрергә туры килә безгә. Ә инде аек чагында исә, әтидән рәхим-шәфкать көтәсе юк. Син инде аның күзенә чагыла күрмә: балтасы югалганмы, пычкысымы, үзе “шунда гына куйган чүкечен” таба алмыймы – барысына да фәкать мин генә гаепле. Бәлки әнә шул чаклардан ук бик еш “югалып торган” андый әйберләрдән күңелем кайткангамы, мин башка ир-егетләр шикелле балта-пычкы тотып, ялт иттереп осталарча эшләргә сәләтле була алмадым.
Чираттагы “бәйрәм”ендә әти безнең белән аеруча ягымлы булды. Озак та үтми аның безгә карата шундый мөлаем мөнәсәбәт күрсәтүенең сәбәбе ачыкланды – ул өйләнергә җыена икән, ләбаса:
– Бәбекәцкәләрем, мин гарип кеше, йорт-зирне үземә генә өстерәп алып барулары ифрат та авыр. Шоңарга күрә сезгә яңа әни алып катьырга ниятләдем, – дип сөйләнде ул, безне кочагына алып, сәкегә утыргач, – аның яшь ярымлык игезәк бишек балалары бар. Алар сезгә энекәшләр булып үсәрләр, әниләре Мәклифәгә сез дә әни дип эндәшерсез.
“Күктән төшкән энеләрем” Салих белән Сәлим беренче күрүемә ук туктамыйча шыңшып торулары белән күңелемә ошамадылар. Хәер, “яңа әнием” Мәклифә апа да матур тормышка өметләнергә урын калдырмады. Ул миңа беренче көннән үк Хәфизә апаны хәтерләтте. Юк, болай ул Хәфизә абзапа шикелле чамасыз юан да, шыксыз кыяфәтле дә түгел. Нечкә иреннәре, бөдрә чәче, чамадан тыш зур коңгырт күзләре, килешле почык борыны – барысы бергә аны шактый ук матур күрсәтәләр иде. Мине исә әнә шул нечкә иреннәре бик шикләндерде, чөнки халыкта ирене нечкәләр усал була, дигән сүз йөри – юктан гына әйтелмәгәндер.
Шулай булып чыкты да. Үзенең безгә карата куйган чамадан тыш катгый таләпләре белән шунда ук күңелне кайтарды үги әниебез. Ул корган канун буенча мин әнә шул елак балаларны карарга һәм аның рөхсәтеннән башка бер кая да кузгалырга тиеш түгел икәнмен. Тагын шуңа игътибар иттем, әгәр дә ул яулыгын артка кайтарып бәйләсә, күзләренә күренәсе булма, бөтен зәхәрен өскә актарачак.
Яшь әни тарафыннан кертелгән тагын бер үзенчәлекле “тәртип” шуннан гыйбарәт булып: ул Рәшит белән миңа үзләре янында почмакта ашарга нигәдер рөхсәт итмәде, безгә аерым җиргә утырырга боерды. Озакламый әтиләрдән аерым өстәлдә туклануыбызның аяныч нәтиҗәсен дә татырга туры килде миңа. Бер вакыт яшь организм гадәттәгечә өстәмә ризык таләп иткәнлектән, ипи сорар өчен алар ашаган төшкә – почмакка кергән идем:
– Безнең нәрсә ашаганны тикшереп йөрүеңме? Мондагы өстәлдә дә сез ашый торган шул ук ризык, – дип акырып каршыламасынмы үги әниебез, аннары канәгатьсез төстә әтигә кырын гына карап куйды, –Си-ин, кара инде, тәртәдән цыккан бу тәрбиясез малаеңны, э-е-ә?!
– Үги әнинең әнә шул “э-е-ә?!”се этне өстерә торган сигнал шикелле, әти өчен әйтерсең бер ым булып хезмәт итте, ул чатанлап торып басты да усал сүгенеп, яңагыма чалтыратып җибәрде. Ә аның кулы бик ачы үзе, әмма мин авыртудан битәр гарьлектән, ипи җитмәгәнгә ашалып бетмичә кәндидә калган кысыр ашка кагыйлмыйча, мич аралыгына посып, йөрәк әрнүдән тавышсыз гына яшь түгә башладым. Әти титаклап минем янга килде дә ипи кисәге сузды:
– Мә аша, шыңшып торма мында! Ләкин мин урынымнан да кымшан мадым. Әлеге үҗәтлегем әтине чыгырыннан ук чыгарды:
– Нәрсә син миңа маңка башың белән карахтер күрсәтеп торган буласың, анаңнын ләхет тактасын...! – дип этажлап –катлап бик әшәке сүгенеп җибәрде.
– Әти, әнигә каберендә тынычлап ятарга бир инде, аны кузгатып шулай әшәке сүгенмиләр, – дип ялварып сораган идем, кая анда, утка керосин сипкәндәй кабынып китеп, изүләремнән үк буып алды:
– Үтерәм хәзер, хәсис. Мине өрәтеп тора, кара син аны! Шул чакны Рәшит йөгереп килеп:
– Абыйга тимә, цатан тәре. Үсеп кенә зитим, мин дә синең кирәгеңне бирермен әле! – дип елый-елый әтинең кулларын тешләргә , тырнарга тотынды.
– Рәшит, әти кешегә алай әйтергә ярамый! – дип кисәттем мин энекәшемне.
– Алайса сиңа тимәсен!
Әти, кыяфәте белән үзенең күчермәсе булган, яраткан малаен кулларына күтәреп алып, тизрәк аны тынычландырырга тырышты:
-Ярар, тимим улым, тимим, тимим…
III
Тән ярасы төзәлә, күңел ярасы төзәлми диләрме әле? Сәвия 8 нче сыйныфта укып йөргәндә, аны каяндыр Элмә авылына килеп урнашып, колхоз рәисе булып алган Фатих Шәйхетдинов малае, 10 сыйныфта укучы Әүхәтнең озатып йөрүе турында ишеткәч, кара кайгыга баттым: “Ничек ул әллә нинди чит-ят малайлардан үзен озата барырга юл куя? Хәер, озаттырыр да шул, әллә сигезенчедә укыган килеш минем шикелле бер ел утырып калып, 6 нчыда гына укучы, бер башка кыска малай белән булышып ятсынмы? Әлбәттә, теләсә кайсы кыз югарырак сыйныфта укучы, җиткән егетне өстен күрәчәк”. Соңырак Элмә рәисе Фатих Шәйхетдиновның, малае Әүхәт аркасында гына безнең якларга күчеп килергә мәҗбүр булуы ишетелде. Имеш, кайсыдыр районның башкарма комитетын җитәкләгәндә, малае юньсезлек кылып, атасының абруена зур тап төшергән. Миндә ихтыярсыз шул Әүхәтне якыннанрак күреп-белү теләге кабынды. Ниндиерәк бәндә икән ул минем көндәшем, кайсы ягы, нинди сыйфатлары белән Сәвия кадәр Сәвиянең игътибарын җәлеп иткән?
Сентябрьнең икенче атнасы башлангач, беренче уку көнендә үткәрелүче укучылар сызыгына җыелганда (иртәнге линейкада) күрдем мин аны. Араларында Сәвия дә булган 4-5 кыз арасында әтәчтәй кукыраеп торуын күреп, йөрәгемдә бик нык көнчелек уты кабызды ул. Мин малайларның матурмы-түгелме икәнлекләрен билгели алмыйм, ә буйга озын иде ул, кызларга шул гына кирәк тә инде. Әтисе колхоз рәисе булып эшләгәч, ул укучылар арасында иң әйбәт киенеп йөрүче дә. Шуның өстенә үзенең яхшы укуы, турникларда оста уйнавы, концертларда артистларча җырлавы, биюе белән дә укытучылар тарафыннан һәр линейкада даими макталып һәм үрнәккә куелып, Әүхәт ике-өч ай эчендә мәктәпнең күз өстендәге кашына әйләнде. Хәтта берчакны ике кызның чәчләреннән тартыша-тартыша: “Әүхәтем үземнеке, минем намусым чиста”,- дип сугышулары шаһиты булырга да туры килгән иде үземә.
Әүхәттән кимен куймаска тырышып, мин дә бик тырышып укырга керештем, аның чаңгыда оста җилдерүен ишетеп, әтидән чаңгы ясаттым да, бар булган буш вакытны чаңгыдан төшми шуыдым, йортка турник ясап шунда тартылдым. Болай начар чыкмый кебек иде, һәрхәлдә элек гел тәнкыйтьләп торган физкультура укытучысы да макташтыргалый башлады үземне. Җае чыккан саен Сәвия тирәсендә дә бөтерелгәләдем, тик ул гына мине күрми торган булды кебек. Хәер, күрде күрүен, алай гынамы, бер дә кирәкмәгән чакта игътибарын миңа юнәлтте…

Яңа ел алдыннан үткәрелүче кичәгә әзерлек барышында Сәвияне ничектер күз уңыннан югалтып, тынычлыгым качты. Җитмәсә теге Әүхәт дигәне дә бер кайда күренми. Мин югары сыйныфтагылар укыган төп бинаның бүлмә ишекләрен бер-бер артлы ачып, караштыргалап йөрим. Сәвиянең сыйныфы бүлмәсендә аякларына киеп йөри торган чусинкалары1 да күренмиләр. Ул гадәттә мәктәпкә килгәч аларны салып куеп, кызыл туфлиләр киеп ала. Мин хәтта әнә шул чусинкаларга да, туфлиларга да Сәвиянеке булган өчен сөеп карыйм, кеше күренмәгәндә ул чусинкаларны кадерләп сыйпап алам. Гомумән, ул кия торган киемнәр, ул укыган сыйныф бүлмәсе, утырган партасы, аның кулы кагылган һәр нәрсә якын һәм кадерле миңа. Шуңа күрә ул утыра торган партаны яратып сыйпадым да үзен башка биналардан эзләргә керештем. Эзли торгач, ниһаять таптым мин боларны, китапханә янәшәсендәге дәресләре беткәннән соң укучылары кайтып киткән башлангыч сыйныфлар бүлмәсендә ни турындадыр бәхәсләшеп утыралар:
- Нәрсә, химия укытучысы Шәүкәт абый кызы Асиягә тешең үтмәдемени?-ди Сәвия өзгәләнеп.
- И-хи, Асия имеш, ул сиңа торырлыкмыни?!- Әүхәт кыланып кына кашларын сикертеп куя.
- Рәисәң бу сүзләреңне ишетсә, башкачарак сайрыйсың инде син. Минем башны гына әйләндереп өйрүең,- дип Әүхәт каршында өзгәләнепме-өзгәләнә Сәвия.
1 – Чусинка – галошлар киертелгән киез итек
- Башны катырдыгыз инде барыгыз да шул Рәйсә дия-дия, безнең аның белән Элмәдә укып йөргән чакта ук аралар өзелде, беләсең килсә,- дип куя Әүхәт эре генә кыяфәттә көлемсерәп.
-Рәйсәнең үзе каршында әйтә аласыңмы шул сүзләреңне?
-Кирәксә әйтермен дә.
Ишек ярыгыннан боларны күзәтүемне күрмиләр дип торам, көтмәгәндә Сәвия миңа борылып:
-Айрат, үскәнем! Бар әле Сафиуллина Рәйсә апаңны бирегә чакырып китер,- димәсенме?
Менә сиңа кирәк булса “үскәнем” дә, “Рәйсә апаң”. Үз гөмеремдә беренче тапкыр шул чакта Сәвиягә чын күңелемнән рәнҗедем. Көндәшем янында мине шуның кадәр кимсетеп, кечерәйтеп калдырсын инде!? Җир ярылса, гарьле геңнән җир ярыгына төшеп китәрсең! Сәвия үзе сорагач, миңа нишләргә кала, дөрестән дә башлангыч сыйныф баласыдай, яшем буенча җиденчедә укып йө- рергә тиеш булуыма карамастан, Рәйсә “апа”ны чакырырга йөгердем генә.
Шул көннән башлап минем өчен дөньяның бер кызыгы да калмады. Шул көннән Әүхәтне күрәлмәс булып, ул минем дошманыма әйләнде. Э-эх, әгәр дә абыем булса, тетмәсен теттерер идем, дип хыялланып куйдым мин. Хәер, Талип абыем булган да бит, тик мин туганчы, сабый чакта ук гүр иясенә әверелгән. Әле тагын Мәсәлим атлы бер энем һәм Карибә атлы сеңелем дә бар иделәр. Тик алар да 3 яшьләреннән уза алмыйча вафат булып куйдылар. Ә Рәшит энем бик үткен булса да әлегә яшерәк, безнең арада йөрерлек түгел.
Хәзер минем бөтен максат тизерәк җидене төгәлләп, кая булса да берәр техникумга укырга керүгә юнәлтелде. Тик моның өчен тагын күпме вакыт Сәвия белән Әүхәтнең бергә йөрүләрен күреп, сизеп торып, түзәргә кирәк булачак. Бу минем өчен ифрат та озын һәм авыр сынауга әйләнәчәк.Үземнең Сәвиягә тиң була алмавымнан мин тәмам гаҗиз идем. Ялан аяклы, ямаулы күлмәк-ыштан киеп йөргән, үзеннән ике кул ясуы тикле кыска буйлы малайга караганчы, һичшиксез затлы киемле, аягына ботинка киеп йөрүче, озын буйлы егетне үз итәчәк инде ул...

Минем түземсезлек белән көткән җиденчене төгәлләвем сугыш беткән елга туры килде. Шуңа күрә уку йортларына беренче чиратта фронтовикларны алачаклары билгеле булды. Мондый вазгыять күңелдә бераз шик тудырса да, мин авыл хуҗалыгы техникумына үземә нык ышанып бардым. Чөнки хәзер легем бик тә яхшы иде. Яңа елдан башлп, Сәвияне үзем өчен югалттым дип санагач, аны онытырга тырышып, бөтен уй-фикерләремне, хис-тойгыларымны фәкать укуга һәм спортка гына юнәлттем.
Дөрестән дә техникумга бик җиңел кердем һәм баштан-аяк укуга бирелдем. Сәвияне күреп йөрәгемне әрнетмәс өчен, хәтта ял көннәрендә бер кая чыкмаска һәм каникул вакытларында өйгә дә кайтып йөрмәскә булдым. Өстәвенә техникум урнашкан шәһәрдән безнең якларга кайтып килүләр дә үтә мәшәкатьле эш иде. Билгеле, баштагы мәлләрне өйдәгеләр, аеруча Рәшит белән әти, Ислам белән күрше малае Хафизулла бик сагындырдылар сагындыруын, әмма үземне эчтән мәҗбүр итеп булса да, барыбер түздем. Йорт һәм авыл хәлләре турында энекәшем хатка язып торды. Тик ул башлангыч мәктәптә генә укып йөргәнгә күрә икенче авылдагы, мине кызыксындырган вакыйгалар турында әллә ни язалмый иде шул.
Өйгә фәкать бер курс тәмамлангач кына кайта алдым. Күчтәнәчләр тулы букчаларны күтәреп, очраган бер транспорттан-транспортка күчә-күчә кайтулары шактый ук кыен булды. Арып-талып, бик ялчыгып кайтып егылдым туган нигезгә.
-Ницек үсеп катькан безнең Айратыбыз,- әти аркадан кагып, “үсеп катькан” дигән сүзе белән сөендереп, җылы каршы алды үземне. Һәрхәлдә метр да 64 сантиметр буй белән авылдан китеп, бер ел тулар-тулмас арада метр да 76 сантиметрга җитеп кайту зур үсеш булды, әлбәттә. Техникумда һәр буш вакытымны физкультура-спорт белән шөгыльләнүгә багышлау – секцияләргә йөрү миңа бик зур файдага киткән булып чыкты. Хәзер мин димәк, мактанчык Әүхәттән буйга калышмыйм дигән сүз. Белмим инде, Сәвиягә бу хәл ничек тәэссир итәр бит әле?
Үги әнинең дә элеккегедән бик нык үзгәреп, якты чырай күрсәтеп каршы алуы күңелгә сары май булып ятты, билгеле. Әллә мин кайткан җиргә бер атадан тагын Җәүдәт атлы энекәшебез дә туып куйганга, күңеле йомшара төшкәнме икән дип тә уйлап куярга мәҗбүр булдым. Һәрхәлдә Хафизә абзапага охшаш элеккеге үги әни түгел кебек иде инде ул. Бәлки күчтәнәчкә кәнфитләр, кипкән балыклар алып кайтуымны ошаткандыр.
Ул күчтәнәчләрне алырлык акча эшләр өчен миңа елга портына төшеп, шактый гына чиләнергә дә туры килә иде, билгеле. Арып-талып йөк бушатып кайтканда җеп өзәрлек тә хәл калмый, тизрәк урынга яту җаен карый идем. Хәер, шул ук елга порты минем студент елларымны чагыштырмача тук үткәрергә мөмкинлек биргән әйбәт, әҗерле урын да булды.
Аеруча Рәшит шатланадыр иде минем кайтуыма: чөнки мин алып кайткан клиндер, батондыр шикелле икмәк эшләнмәләре генә дә авыл өчен чит-ят ризык булганга күрә, шуларга исе китеп ябырыла торган булды ул. Сүз дә юк, хәзер сугыш елларындагы шикелле үк ачлыкка тилмерми иде инде безнең шактый ук ишле гаиләбез. Гарип булса да әти, азык-төлек белән безне яхшы ук тәэмин итте. Йорт тулы сарык, казлар тавыклар асырагач, зарланырга урын булмады. Шул ук вакытта ачка тилмереп, черек бәрәңге белән тукланучы иптәшләремне дә белә идем мин...
А Ч Ы Х А К Ы Й К А Т Ь
А Ч Ы Л Г А Ч
I
Техникумнан кайтуга ук өйдә озак юанмыйча, зүрәниләргә барам дигән сылтау табып, тизрәк чыгып китү ягын карадым. Тик капканы ябып чыккач, аяклар зүрәни яшәгән авыл ягына түгел, ә үзем дә аңламаган ниндидер бер көч тартуы тәэссирендә, Кизләү Тавы тарафына атлап киттеләр. Чөнки күңелем белән мин бер үк вакытта Сәвияне күрергә дә бик теләдем, үзем аңа күренергә дә курыктым. Шул ук вакытта Сәвияне күргән, яки аңа күренгән очракта ниндидер бер афәт булыр иде кебек тоелды...

Күңел дөрес сизенгән икән, минем өчен иң изге җир булып саналган, ач чакла рымда туендырган кадерле һәм изге Кизләү Тавымдагы хәтфәдәй куе үләнлектә идеалым – якты хыялым Сәвия Әүхәт белән ярым ятып кочаклашып, үбешеп утыралар иде. Әүхәт дигәне яшел гимнастеркадан, изүләре чишелгән. Сәвиянең дә чәче-башы тузган. Бу йөрәкне өшеткеч манзараны күргәч, минем өчен бөтен дөнья караңгыланып китте. Кинәт аякларның хәле бетеп, Кизләү Чишмәсе улагына тотынып тезләндем дә, янган йөрәкне басар өчен, күкрәкләрне чылатырга керештем, эчәсем килмәсә дә суны кушучлап эчтем дә эчтем. Элек тешләрне камаштырырлык суык булып тоелган суның бернинди салкынлыгы калмаган...
Әле ярый алар мине күрмәделәр, дип уйлап куйдым мин үземне тыныч ландырырга тырышып. Тик кая анда тынычлану, өстәвенә аларның шаярышып көлешкән тавышлары ишетелгәләп куя: “...Кая үреләсең, әллә мине Рәйсәң дип белдеңме, бозып ташларга?” – дип нәрсәгәдер карыша кебек Сәвия. “...Рәйсә үзе гаепле булды анда... мин теләмәгән идем...” “...әһә-ә, теләмәгән идем, имеш... Сез егетләр гел теләмисез, безнең кебек беркатлы кызларны бозып ташларга гына беләсез...”. “...юк ла инде, ышан миңа...” “...Рәйсәне мәсхәрә итеп, әни сен акылыннан яздырдың менә, сиңа ышансаң...” “...борчылма, мин сиңа өйлә нәчәкмен...” “... Рәйсәгә дә өйләнәм дип вәгъдә иткән идеңме? Кара аны, алдасаң әгәр!..”
Балачагымның һәм үсмер елларымның Сәвия исеме белән бизәлгән иң якты хисләр тупланмасы – сәхифәсе шушы мизгелләрдә челпәрәмә килде... Димәк барысы да бетте!? Бу вакытта мин йөгереп барып, Әүхәтнең изүеннән алып селтәргә дигән теләгемне көчкә генә йөгәнләп тота алдым. Шуннан соң ничек өйгә кайтып егылганымны да хәтерләмим, ниндидер томан өстендә очкандай халәт кичердем ул чагында. Кайтып керүгә әллә ничек кенә хәл китеп, урынга аудым. Салкын тигән булган икән, шуның белән бер атнага якын авырып яттым. Әти аркага банкалар куеп, мунчаларда чабындырып кына игә китерде.
Терелеп аякка баскач, башны да күтәрмичә әтигә гел йорт эшләрендә булышырга тырыштым. Чөнки бер аяксыз килеш аңа, мине дә кушып санаганда, җиде җанлык гаиләне алып бару җиңел бирелмәвен яхшы аңладым. Шуңа күрә кышлыкка күп иттереп терлек азыгы көйләргә дә, бакчада эшләргә дә – бары сына да өлгерергә кирәк иде. Печәнлекләр нигездә колхозныкы саналганлыктан, чокырлыклардан кычыткан, уйсулык-күлләвекләрдән камышны гына чабарга ярады. Без исә, шундый урыннарны барлап, башкалар өлгергәнче тиз-тиз генә чапкалыйбыз да, кул арбасына алтышар поттан артык төяп, көне буена шулай болыннан өйгә ике-өч тапкыр әйләнә торган идек.
Печән чабарга миңа куш инде, бу искиткеч авыр да әмма шул ук вакытта ашыкмыйча, тәмен табып кына селтәнгәндә, күңелгә үзенә күрә бер рәхәтлек өсти торган хезмәткә, мин 12 яшемнән үк ныклап торып өйрәндем. Печәнне оста чабу гына түгел, шәп иттереп чалгы суга белүем белән дә үзебезнең кечкенә авылыбызда дан казанырга өлгердем. Тирә-күрше апалар миннән бик теләп чалгы суктыралар, урак тешләттерәләр иде. Хезмәтемә күрә кем ничек булдыра, әҗерен дә бирәдер иде, билгеле. Ә ул ризыклар Рәшит белән миңа бик тә ярап куялар иде.
Чалгы сугарга, урак тешләтергә безгә ачакмай яшәүче Гайнетдин абзыйдан, читтән генә күзәтеп торып өйрәндем. Ул чалгы сукканда: “Түк-түк молотюк, коса лүбит молотюк”,-дип көйләп суга торган иде. Мин дә тора-бара аның бу такмагын отып алып, чалгы сукканда шуны кабатларга өйрәнеп киттем. Ахырдан Гайнетдин абзый минем оста иттереп чалгы сугуымны мактап та торган иде, әле...
Әти белән без терлек азыгы хәстәрләгән вакытта Рәшит уйсулыкта яшәвек йолкып, гаилә өчен акча эшләде. Аны йорт торгызучылар мүк урынына алдылар. Әти гарип булганга күрә колхоз эшенә ярамады, ә пособияне бик аз ала иде, шуңа күрә аз гына булса да акча юнәтүнең бөтен җаен эзли торган булды ул, безне дә шуңа өйрәтергә тырышты.
Ул, сугыш елларында чит илләрдә дә булып, андагы халыкның бар нәрсәне бәрәкәтле тотарга тырышуларын күргәнлектән, йортта да шундый ук тәртип урнаштырды. Өй алдында бер йомычка, чыбык-чабык аунаганын яратмый, күтәреп алып утынлыктагы бер почмакка илтеп куяр һәм бездән дә шуны таләп итәр иде. Хәтта берәр тавык, каз йонын күрсә анысын да иренмичә иелеп алып, кош-корт чалып чистартканнан соң калган йоннар арасына җыеп куяр. Миңа аның бу гадәтләре ул вакытларда артык ваклык кебек тә тоеладыр иде. Ләкин олыгая барган саен әтинең шушы “вакчыллыклары” сагындыра гына бара икән. Чөнки үзебезнең әтидән аерым тормышыбызда бик күпләп тавык, каз-үрдәк асырап, аларның йоннарын ничәмә дистәләгән килограмм гына түгел, мөгаен центнерлаганны ук яндырып, чүпкә ыргытып юкка чыгарганбыздыр. Ә алар дан никадәр ястык, мендәр-түшәк тутырып булыр иде. Әти исән вакытта ул йоннарны күрше авыл марҗалары махсус килеп, сатып ала торган булдылар.
Әтинең бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстерүе, умарта тотуы да гаиләне җитүлектә яшәтергә нык ярдәм итте. Бу җәһәттән әти әнисе ягыннан бабасының революциягә кадәр 2 йөзләп умарта асырап, бик иркен яшәве хакында сөйләргә ярата иде безгә – үзенең улларына.
Аның сөйләүләре буенча, бабасының бер кызы, ягъни әтинең әнисе, 5 улы булып, ул аларны үз янәшәләренә генә йорт корып, аерып чыгарган һәм бөтен эшләрне дә бергәләп, уртактан башкара торган булганнар. Әнә шулай үз көенә иркен, патриархаль тормыш алып барган ул.Тик менә революциядән соң аны яхшы нарат йортыннан сөреп чыгарып, сөргенгә озатканнар. Ә анда укымышлы кешеләр очырап, син ялчы тотып баемаган, барысын да үзеңнең гаиләң тырышлыгы белән булдырган дип, Ленинга хат язганнар. Лениннан аны акларга дигән язу килгәч, бабайны азат иткәннәр, имеш. Тик үз йортын кайтарып ала алмаган ул, әйбәт нарат йортта ярлылар комитеты урнашып куйган булган инде.
Әлеге ярлылар комитеты эшчәнлеге хакында әти аерым алып, бик тәфсилләп сөйләргә ярата торган иде. Имеш, ярлылар комитетын авылның иң ярлы, ялкау һәм надан кешесе Мортаза дигән берәү җитәкләгән. Халык гадәттәгечә, исемне кыскартып, Мортый дип кенә йөрткән үзен. Әмма авылдашлары элек үзеннән көлеп кенә йөргән булсалар да хәзер ул Яңавылның иң куркыныч һәм дәрәҗәле бәндәсенә әверелеп өлгергән. Куштаннар табылып, аның өстенә күн тужурка, тубал кадәр булса да аңгыра башына яраклы фуражка кигезеп куеп, уңганнардан талап алынган иң яхшы атка атландырганнар. Шундый дәһшәтле кыфәттә безнең әтинең дәүәтиләре кебек берәр хәллерәк кеше йорты каршына үзенең куштаннары белән килеп басса: “ Әнә, Мортый таларга килгән!”-дип авыл халкының өннәре алына торган булган.
Болар өй алдына керәләр икән дә, куштаннар йорттагы яхшырак әйберләрне Мортыйга күрсәтә-күрсәтә: “Мортый абзый, моны нишләргә?”-дип сораган булалар, ди. Ә тегесе алдан өйрәтеп куелганча, “Моны нишләргә?” дигән сорау бирелгәндә: “Алырга!”- дип көр тавыш белән үкереп куя икән. “Алырга!” сүзе алдыннан тоташ “Эһ” дип тамак кырып әйткәнгә, “Алырга!”сы “Таларга!” кебек ишетелә торган булган.
Әтинең дәүәтисе уллары белән Вятка губернясыннан кадәр атларда нарат ташып, элеккегесе шикелле йорт торгызган, хуҗалыгын ныгытып җибәргән, 200 ояга тикле умарта үрчеткән. Шуңа күрә әтиләр аны Баллы бабай дип йөртә торган булганнар. Аның бакчасы да авылда иң яхшылардан саналган. Әти безгә дә дәү әтисеннән калган матур гадәтләрне кечкенәдән сеңдерергә тырышты.
Яшелчәне ул чакларда кавын-карбызына чаклы бездән кала фәкать колхозның яшелчә бакчасында гына үстерә торганнар иде. Әтинең бакчачылык белән мавыгуы без – малайларына да күчте, билгеле. Хәтта бер җәйне өрек, әстерхан чикләвеген утыртып алар үсеп киткәч, аны өйдә үстереп булмыймы икән дип, көзен савытларга да күчереп утыртканыбыз хәтердә. Тик алар озак тормый корыдылар. Шул чагында: “Үсеп җиткәч кышкы бакча булдырасы иде”, -дигән хыял белән озак янып яшәдем. Соңырак лимоннарны өйдә иркенләп үстердек, анысы.
Авылда бездән кала бер кем дә үз бакчасында бәрәңгедән кала яшелчә үстермәде, багалмалары да фәкать бездә генә алланып пеште. Шунлыктан, бала-чага җае чыкканда, читән аша бакчага сикереп кереп, зыян итәргә дә күп сорамыйлар иде. Җәй айларында бакчаны малай-шалайдан саклау тулысынча Рәшит белән минем җаваплылыкта булды. Төннәрен үзебез корган шалашта үткәрүләре хәтта безгә кызык кына тоела иде. Нигездә малай-шалай безнең шалаштан чыкканны сагалап торып, көндезләрен керәләр. Ул вак-төяк угрылардан ничек котылырга белмичә аптыраудан аеруча Рәшитнең җен ачулары чыга торган булды. Хәтта капкын куярга, тактага кадаклар кагып, читән буена салырга омтылып караган иде дә, мин генә бу җинаятьчел ниятеннән туктатып калдым.
Шулай йорт мәшәкатьләре белән кайнаша торып, җае чыкканда күрше Хафизулла я Рәшит белән балыкка баргалап, җәйге каникул да узып китте. Бөтен җәй буена Сәвияне ни бары бер тапкыр, анда да зүрәни яшәгән йортның тәрәзәсеннән генә күреп калдым. Аны күрүдән йөрәк ярасы кузгалып, сыкрап алды алуын, әмма бу юлы әрнүе Кизләү Тавындагы вакыттагыдан йомшагырак булды кебек. Әле дә ярый аның күзенә күренмәдем, дип хәтта җиңел дә сулап куйдым. Ул мизгелләрдә күңелдә бер генә теләк, бу авылдан мөмкин кадәр тизрәк, Сәвиягә күренмичә кайтып китү булды. Тик барыбер, зүрәниләрдән үз өебезгә кайткач та күңелдәге бушлык тулмады...
Сәер димә инде, башка малайлар каникулларның озаккарак сузылуын теләсәләр, минем киресенчә, тизрәк икенче йортыма әверелгән техникумга китеп барасым килде. Ярый әле, яңа уку елына үземә иптәшкә күрше малае Ха физулла да иярде. Аның белән баштан документларын тапшыру өчен техни кумга барып, әңгәмә үткәреп кайткан идек инде. Әтисе бер елга укудан бүлеп, колхоз эшенә чыгаруына карамастан, ул соңгарып булса да, үзенә генә хас үҗәтлеге белән барыбер, тырыша-тырмаша җидене әйбәт билгеләренә тәмам лады һәм техникумга җиңел үтте.
Гомумән, Хафизулланың да минем белән бергә булуы туган җирдән ерактагы чит-ят тарафларда һәр яктан ярап куйды әле ул. Беренче елны укыганда Сәвиядән кала күберәк аны гына юксындым да мин. Чөнки ярым ятим үсүенә карамастан, ул тумыштан оптимист иде ахырысы, аның боегып калуын минем беркайчан күргәнем булмады. Ә аның күңел көрлеге миңа да уңай яктан тәэссир итә торган иде. Шуңа күрә Сәвия Әүхәт белән йөри башлагач, янәшәмдә Хафизулла кебек көр күңелле, боекмас аркадаш барлыгын тою, янган йөрәгемне бастыру өчен бәһасез дәва булды.
Хәер, техникумда якташлар бер Хафизулла белән генә чикләнмәде, Иске авылның бздән олырак яшьтәге Тавык Габбасы да укып йөрде анда. Әмма олырак булгангамы, әллә инде староста итеп билгеләнүенә күрәме, ул үзен бик эре тотып, безнең белән санлашмаган да кебек кыланды. Аны гомумән, бер малай да яратмады, чөнки үзе армиядә хезмәт итмәсә дә карават тимерләренә кадәр кулъяулык белән сөртеп карап, тузан эзләгән булды, кизүдә торучылардан юк-бар гаеп табып каныкты. Безгә якташлар дип карау түгел, киресенчә бәйләнә генә төште әле.
II
Бервакыт аның тумбочкасындагы ипиенә кемнеңдер тигәнлеген сизеп, тавыш чыгарганы һич истән чыкмый. Икмәгенең күпме калганын ул линейка белән үлчәп калдыра икән. Әллә инде шул сәерлеген өнәмичәме, кемдер бер телем икмәген кисеп алган бит. Шул чагындагы тузынуын карап торуы кызык та, кызганыч та булган иде.
-Общежитьены общепитье дип белдегезме әллә? – Габбас үзенә генә хас черелдәвек тавышы белән чалырга алып барылучы дуңгыз кебек чинап җи бәрде,- барыбер кем эше икәнен беләчәкмен, аннан соң минекен урлап ашаган ипине костырырмын. Шул сүзләрен акырып, ул бер миңа, бер Хафизуллага карап алып, тумбочкаларыбызны тикшерергә тотынды. Без, билгеле аның тумбочкасы янына якын да килмәвебез турында ант иттек, ләкин ул барыбер ышанмады. Бәлки шуңа күрәдер дә җае чыккан саен каныга торды.
Шулай да айлар узып, безнең дә кирәгебез чыкты Габбаска. Үзенә кирәккәндә ачык та була белә икән үзе. Кытырдап көлгән итенә, күзләрен кыса. Ә күз кысуы бик кызык килеп чыга аның, башкалар гадәттә уң яки сул күзен генә кысса, бу ике күзен дә берьюлы йомып ала.
Аңлашылды ниһаять, аның нәрсә өчен безнең каршыда шулай маймыллануы. Техникумның секретарьшасына күзе төшкән икән моның, ә ул кыз белән без дивар газетасын бергәләп чыгарганга күрә, даими аралашып торабыз. Исәбе бездән шуны кодалату. Габбасның Әлфия белән якыннан танышырга теләге барлыгын җиткергән идек, кыз көлде генә:
-Хафизулла, синең белән булса мин рәхәтләнеп аралашыр идем, әмма Габбасыгыз үзегезгә генә калсын инде,- диде ул Хафизуллага шактый ук ачык рәвештә симпатиясен сиздереп.
Ни гаҗәп, мин Сәвия өчен ничек кенә өзгәләнсәм дә, Хафизулланың кызларга бик исе китми кебек иде. Мин дә аңардан шулай битараф булырга өйрәнергә тырышып карадым, тик барып кына чыкмады. Белмим бәлки ул да эчтән генә берәрсе турында хыялланып янгандыр, әмма бу хакта озак вакыт һич сиздерми торды. Соңырак исә, үзе белән бер үк сыйныфта укучы бригадир кызы Солтаниягә кызыгып йөрүен танымый булдыра алмады. Бик танымас иде дә, әмма ләкин “җинаять өстендә тотылды”. Төшендә: “...Солтания, синнән кала миңа бер нинди кыз да ошамый”,-дип сөйләнгәнен ишеткәч, уянганнан соң миннән серен башкаларга ачмаска ант иттереп, Солтания хакында яшерен януын танырга мәҗбүр булды. Хафизулла алдаша белмәве, сүзендә торуы һәм саф күңеллелеге белән дә минем өчен үрнәк булды. Гомумән, икенче курста укыганда янәшәдә Хафизулланың булмавын күз алдына да китерүе кыен иде. Рухи гына түгел, физик ятан да терәк булды ул.
Бер чакны югары курста укучы малай каникулда вакытта авылларындагы бер кыз белән үзенең ниләр кыланып беткәне турында безнең алда мактана башла масынмы?! Ул ихтыярсыз Әүхәтнең Сәвия белән Кизләү Тавында кочаклашып утыруларын күз алдыма китереп бастырды. Ахыр чиге түзеп тора алмадым, сикереп торып: “Туктат кызлар турында әшәке нәрсәләр сөйләвеңне!”-дип тегенең изүеннән эләктереп селкедем. Әгәр дә Хафизулла анда булмаса миннән күпкә эре бу малай “өлкәннәргә каршы” кул күтәрүемне шулай гына калдырмас иде. Әле ярый һәрчак тыныч күңелле Хафизулла арага кереп, киеренке хәлне җайларга иреште.
Хафизулла белән шәһәргә кибеткә чыккан очракта да тынычрак, чөнки урам тулы тәртипсез малайларның бәйләнеп, соңгы тиеннәреңне талап китүләре ихтималы бик зур иде. Беренче курста укып йөргәндә, урам малайларының бәйләнгәннәренә күрә, шәһәргә фәкать төркем белән, укытучылар озатуында гына чыга торган булдым. Хәтта югары курстагылар да ялгыз гына чыкмыйлар иде. Аннары Хафизулланың тагын бер файдасын күрдем әле, аның янәшәмдә булуыннан файдаланып, беренче курста каныгып йөргән Славка Козлов дигән малайның бәйләнгүеннән тулысынча котылдым.
Бергә-бер алышканда Славкага мин болай да бирешмәү генә түгел аны муеннынан борып салырга күп сорамыйм, тик аңламаган бәндәнең очраган саен килде-кирәкмәгәнгә “ о-о, таттарин” дип төрттерүе җен ачуларымны чыгара.
- Беренчедән таттарин түгел татар,- дим мин үртәлеп, -ә син чуввашин алайса”.
-Минем әти генә чуваш, әни рус”,- ди ул ачуланып ук,- ә син таттарин”.
-Татар булсам анда синең ни эшең бар? Мин горурланам татар булуыма, ә син чуваш булуыңа хурланасың.
-Нинди чуваш булыйм мин сиңа, таттарин, русча сөйләшә дә белмисең, каля-баля, - Славка ачуыннан кабарынып, миңа ябышмакчы була.
-Чувваш инде, чуввашин,-дим аны селтәп җибәреп һәм янынан ук китеп барам.
Шулай Славка белән безнең беренче елыбыз этле-мәчеле үткән иде. Ә инде икенче елны күрешүгә үк:
-О, таттарин, үзе кебекне тагын берне ияртеп килгән,- диүе булды изүеннән эләктереп алып, маңгаена каты гына чиертеп куйдым,- кара аны чуввашин, тагын бер шундый сүзеңне ишетсәм, аякларыңа басам да башыңны суырып алып, кулыңа тоттырам, аңладыңмы. Аңламасаң әнә минем дустым Хафизулла аңлатыр, ул боксчы!
-Җибәр лә, аңладым,- дияргә мҗбүр булды Славик Хафизуллага шикләнеп карап. Шушы вакыйгадан соң ул безнең яннан кырын карап кына уза торган булды. Күп еллар узганнан соң Славка Козлов бер районның башкарма комитеты рәисе дәрәҗәсенә кадәр менде...
Хафизулла бик сабыр холыклы булса да физик көчле һәм чыныккан мус куллы малай, чөнки аны абыйлары җае чыккан саен көрәшергә өйрәтеп тордылар. Ә абыйлары күп иде аның, сугыш елларында аларның кечкенә генә ызбасы тулы кеше: бер-берсеннән ике-өч яшь ара белән туган зур абыйсы Габдулла, зур апасы Халисә, кечкенә абый, туган абый, алма абый дип йөрткән абыйлары һәм кечкенә абыйсы, кечкенә апасы бар иде. Тагын бер Таһирә апасы һәм үзеннән алда туган Минсәлим абыйсы, Хафизулла сөйләве буенча, бала вакытларында ук, күз тиюдән үлгәннәр.
Әтиләре гарип булса да балаларын укытырга тырышты. Габдулла, безнең авылдагыча әйтсәк Абдул абый 7 сыйныф белемле булганлыктан колхозда бухгалтер булып та эшләп алды. Аннары тракторчылар курсын бетереп, сугыш башланганчы тешләре тырпаеп торган тимер көпчәкле тракторыннан төшми эшләде. Ә башка балалары 10 сыйныф тәмамладылар. Ләкин 7 генә сыйныф тәмамласа да Фәрдук абзыйның малайлары арасыннан иң акыллысы, иң булдыклысы һәм иң үткене, әлбәтттә Абдул абый иде. Хафизулла аның белән һәрчак горурланып, зур абыйсының маҗараларын сөйләргә бик ярата торган булды. Абдул абыйның үзенең дә бездән берәр яшькә кечерәк малайлары үсеп килә иде инде.
-Гасыр башында туган Абдул абый 1917 елның көзендә Казанга икмәк сатарга баргач, тигән акчаның бер өлешенә әти рөхсәтеннән башка гына гармун алып кайта, -дип рухланып торып сөйләп китә Хафизулла өлкән абыйсы турында, -әти баштан ачуланса да, улының тырыша-тырыша гармунда уйнарга өйрәнүен күреп, соңыннан кичерә үзен. Ә абый авылның беренче гармунчысы булып җитешә. И-и-и, аның яшерәк чагында кылган маҗаралары турында кечкенә абыйларның сөйләгәнен ишетсәң, шаклар катар идең яшти. Кысыр аш туйдыра башласа: “Әти, анда бер тавык әтәч булып кычкыра башлаган, хәерлегә түгел бу, суярга кирәк”,-дип хәйләли икән зур абый. Белмим, әти ышаныпмы, әллә инде үзенең дә тавык ите ашарга теләге туыпмы, абыйның хәйләсенә каршы килми: “Шолаймыни әле? Алай булса тотыгыз, суярга ул мәлгунны”,-дип фәрман бирә булган. Ә абыйларга шул гына кирәк, шунда ук нахак бәла тагылган бер тавыкны тотып та бирәләр.
Тагын әтинең бүлнискә барып кызык булганын көлдереп сөйли зур абый. Әтигә табип бәвел белән кан анализы бирергә кушып: “На тощак!”-дия. Ә әти моны үзенчә аңлап, табип яныннан коты алынып чыга да: “Улым, нецкә зирдән кан алдырыга кушалар, нишләргә инде?” -ди аптырап. Зур абый исе дә китмичә: “Аның нәрсәсе бар, энә кадаудан куркасыңмы әллә?” –дигән була. “Ницек нәрсәсе булмасын, хатын-кызга шәлперәйгән нәрсәңне цыгарып салу язык бит ул,-ди әти ачуланып,-бар инде сүләшеп цык, бармактан гына алсыннар”. Зур абый табип янына кереп чыгып: “Әти, сиңа бит ул на тощак дигән”. “Соң факырым, мин дә нецкә зирдән дим төгелме сиңа?” “Ул ач карынга дигәнне аңлата”,- ди зур абый. Әти ышанмый, “Ац карын на голодный желудок була”,- дип бәхәсләшә...
Әнә шул иң олы Габдулла абыйлары безнең әтиләр белән сугышның беренче айларыннан ук мобилизацияләнде һәм озак та үтмәде, аның хәбәрсез югалуы турында Фәрдук абзыйларга соры кәгазь килеп җитте. Ләкин соңырак аңардан хат килә башлады. Сугышка кадәр тракторда эшләп йөргән Абдул абый, авылның беренче гармунчысы иде шул. Әмма зур абыйларыннан калган ул гармун Хафизуллага бик сирәк эләкте. Эләккән чагында безнең мунчага кереп бикләнеп, көй чыгарырга азапланып ята торган булдык. Соңырак, абыйлары кулында бөтенләй ватылып беткәч, ул гармун тулысынча Хафизулла карамагына калды. Тик аның телләре коелганлыктан, рәтле-конлы көе генә чыкмый иде.
Бер вакыт чыбык очы туганнары Нәсимә апаларга утын кисешкәндә алар өендә күргән гармун сәләмәсен үзенә алырга рөхсәт булгач, Хафизулла шатлы гыннан биемәде генә. Ике гармун сәләмәсеннән без бергәләп, ярыйсы гына гармун укмаштырып куйдык һәм шуннан минем дустымның эшләре хутка китте. Бер ел да узмады аны инде кадерле кунак иттереп, аулак өйләргә кызлар янына гармунда биетергә чакыра торган булдылар. Ничек кенә кызыкмый идек без – башка малайлар Хафизулланың шушындый өстенлегенә.
Тора-бара аны тальян гармун гына канәгатьләндерми, ике рәтлесе турында ук хыяллана башлады. Бирим дисә колына – чыгарып куяр юлына дигән кебек, бер марҗа әбиенә бәрәңге бакчасын казыганыбыз өчен өстәл астында аунап яткан хромка эләкмәсенме?! Бака ягы бер туктамый кычкырып торса да бу инде Хафи зулла өчен көтмәгәндә күктән төшкән бәхет иде. Кычкыра торган ярыкларын томалаштырып булса да, ул аның бер ягында гына өйрәнергә керешеп, тиз арада көйләр дә чыгара башлады. Аннары бер остадан бас ягын да көйләтеп алдыр дык. Хафизулла кадәр үк булмаса да, мин дә ыңгыр-шыңгыр гына уйнарга өйрәндем аңарда.
Үзебезнең уңышларыбыз турында өйдәгеләргә хатлар аша җиткерә тордык.
Миңа ике-өч җөмлә белән генә һәр хатын: ”...Чуктин чук сәламнәребезне җибәреп калабыз,”- дип бер үк сүзләр белән башлап, Рәшит яза торган булса, Ха физуллага Кечкенә апа дип йөрткән Галия апасы да, Алма абый дип йөрткән Кә лимулла абыйсы да озын иттереп, авылдагы барлык хәлләр турында бик тәф силләп торып язалар иде. Әнә шулай без техникумда укып йөргән чакта Абдулла абыйсының сугыштан соң ике ел үткәч, офицер киеме киеп кайтып, хәрби комиссариатка эшкә урнашуы, кечкенә абый дип йөрткән Хәнифулла абыйларының армиягә китеп баруы, ә Хәнифә атлы зур апасының Ярыслауга торф чыгарырга барган җиреннән авылга кайтып тормыйча, Молотов өлкәсендәге туганнары янында урнашып калуы турында билгеле булды...
III
Минем өчен коточкыч булган авыр хәбәрне дә Хафизулланың кечкенә апасы язган хаттан белдем: “...Сәвия атлы Иске авыл кызы, яратып йөргән егете мәсхәрләп ташлагач, үзен-үзе юк итәр өчен язу карасы эчеп агуланган. Кызның әтисе райкомда зур урында эшләгәнгә күрә, егетне ирексезләп өйләндерткән дә булган, ди. Тик бер атна да бергә яшәмәгәннәр, каядыр качып киткән, ди...” Хатны ахырына тикле укып чыга алмадым, күз алларым караңгыланып киткәндәй булды да, тизерәк урынга ятарга ашыктым.
Әмма ничек кенә боргаланып ятсам да күңелгә тынычлык килмәде. Исән генә калдымы икән Сәвия, минем алсу чәчкәне хәтерләткән якты хыялым? Мизгелләр эчендә кыска гына гөмеремнең кадерле һәм күңелгә нык сеңеп калган вакыйгалары искә төштеләр. Балачакта әтигә төшке ашны илтәргә дип ялан аякларымны урылган иген камылларына тырната-тырната кыр буйлап чабуым, анда яхшы атка җигелгән тарантаста утыручы алсу күлмәкле кызны күреп катып калуларым, аның:”Атны куркытасың, кит аннан малай!”-дип кисәтүләре кино тасмасыдай бер-бер артлы күз алдымнан йөгереп уздылар. Аннары Кизләү Тавындагы иң куркыныч мәһшәргә тиң күренеш. Шуннан күз алдындагы картиналар бер нәрсә аңламаслык рәвешләргә кереп чуарлана, бутала башлады...
Хәзер инде мин аның “Үскәнем” дип эндәшүенә дә һич үпкәләмәс идем, миңа димәгәе гөмер буена үскәнем дип атасын, фәкать исән калып, терелә генә күрсен. Ничек иттереп тизрәк кайтып, күз читләре белән генә булса да үзен бер күрергә? Шундый газаплы уйлар белән җәйге каникуллар җитүен көтеп җитә алмыйча тәмам изаландым...
Һәм менә ниһаять без авылда. Кичен клубта Галия апа хатыннан укып белгәннәргә күңелсез яңа хәбәрләр дә өстәлде. Имеш Сәвия көмәнен сиздермәс өчен билен бик каты кысып бәйләп йөргән, алай да булмагач, йөгеннән котылырга теләп, кара эчкән. Бигрәк тә авыр иде миңа Сәвия турындагы шундый ямьсез хәбәрләрне ишетеп торулары.
Әмма шуның ише хәбәрләрнең колакка керүе ифрат авыр булса да, бу турыда Сәвиянең үзеннән ишетүгә караганда чүп тә тормаган икән. Чөнки әлегә кадәр мин ул сүзләрнең барысын да, Сәвиягә каршы көндәшләре тарафыннан тара тылучы, нахак гайбәт булырга тиеш, дигән кечкенә генә өмет чаткысын күңел түрендә саклап килдем. Ә инде дәүәниләрдә чагында, очраклы гына Сәвиянең үзе тарафыннан кара кайгыларын тануына тап булгач, барлык өметләр сүнде-сүрелде...

Бер көнне, бәлки Сәвияне дә күреп калып булыр, дигән хыял белән дәү әниләргә, Иске авылга баргач булды ул хәл. Дәү әниләрдән кире өйгә кайтырга
уйлап кына торганда, җил капканың шапылдап ябылуыннан тәрәзәгә күз салган идем – Сәвия кереп бармасынмы?! Мин тизерәк чаршау белән томаланган мич арасына кереп качтым.
-Әсмабикә әби, мин бик зур гөнаһлы булдым бит, бер чуваш әбиенә барып, баламны төшерттердем. Шуның рухына ясин укуыңны сорап кергән идем,-дип керә-керүенә үк ашыга-кабалана сөйләнә-сөйләнә дәү әнигә сәдака бирде. Шул сүзләрдән соң дәүәнинең ясин укырга керешүе ишетелеп алды да, аннары аларның тагын нәрсәләрдер хакында сөйләшүе минем зихенгә бөтенләй керми башлады. Ә инде көтмәгәндә Сәвия: “Айратның укулары ничек, үзе күренгәлиме?- дип сорагач, дәү әнинең: “Монда иде әле ул. Айрат, син кайда?”-дип эндәшүе өнемне алды.
Бу мизгелдә минем өчен иң теләмәгәнем Сәвия каршына чыгып басуы иде.
Дөресрәге мин бердәй нисбәттә аны бик күрергә дә, ә үзем аңа күренмәскә дә теләдем. Тик дәү әни чакырып торгач, Сәвия каршына чыгып басудан кала бернинди чарам калмады. Урлашу өстендә тотылган карактай башны иеп, Сәвия белән исәнләшергә мәҗбүр булдым. Сәлам биргәндә бер мизгелгә генә аның йөзенә бактым һәм алдымда калкыган картинадан өмәнеп куеп, тәндәге бала йоннарым кабарды. Бу инде элек мин күреп туя алмаган, кызарып пешкән җиләктәй, һәр чак көләч йөзле үсмер кыз түгел, ә суырылып, күз төпләре кара- су-зәңгәрләнеп калган, сагыш тулы карашлы, олыгайган хатын-кыз кыяфәте иде. “Ни булды нишләттеләр сине, Сәвия?!”- дип кычкырып җибәрүемне сизми дә калдым. Сәвия үксеп-үксеп еларга ук тотынды.
Мин кайчандыр аның үзе кебек үк, башыннан сыйпап: “Сәвия, тынычлан, мин сине беркемнән дә кыерсыттырмам,- дип юатырга керештем. Элек ул миннән бер башка озынрак булса, хәзер инде киресенчә, Сәвия җилкәмнән генә калган иде,-елама, барысы да җайланыр”.
-Бәпкәләрем, сез сөйләшә торыгыз, мин кәҗәләремне карарга чыгыйм әле, берәрсенең бакчаларына кермәсеннәр тагын, -дип дәү әни нәкъ кирәк вакытта безнең икебезне генә калдырып чыгып китте.
Сәвия һаман да үксүендә булганга юатырга тырышып, кулларым аның иңбашыннан сак кына кочып алдылар. Үзеннән этәреп җибәрмәгәч, мин нәрсә ләрдер мыгырдана-мыгырдана, аны бөтенләй кочагыма алып, битем белән салкын яңагына ышкындым, ул исә минем кочагымда бөтенләй үк эреп төште. Әлегә кадәр минем шундый ләззәтне кичергәнем юк иде әле.
-Сәвия, син миңа бик тә, бик тә ошыйсың,- бу сүзләрне әйтергә каян гына кыюлык килгәндер, ләкин соңгы сүзләрем пышылдап кына чыкты. Йөрәккәем күкрәк читлегеннән чыгарга талпынгандай дертләп типте, -мин бер кызны да сине яраткандай сөя алмам.
-Ю-ук Айрат, мин синең саф мәхәббәтеңә лаек түгел, -минем сөекле Сәвиям
башын күкрәгемә куеп, калтырана-калтырана елавын дәвам итте. Ә мин тагын да кыюлана төшеп, аның битләреннән, күзләреннән, иреннәреннән үбәргә тотындым.
-Алай димә, миңа синнән башка беркем дә кирәкми, сөеклем. Мин сине бүгеннән кала зур хәреф белән Сөеклем дип атармын, елама гына, тынычлан,
тынычлан, яме. Я әле бер елмаеп, риза диң!
-Риза,- диде ниһаять минем Сөеклем пышылдап кына. Аның сагышлы ел маюы минем йөрәкне тагын да телгәли төште, -ә мин сине ничек атармын?
-Теләсәң ничек. Фәкать үскәнем дип атап, башымнан гына сыйпама.
-Мин сине үзең әйтмешли зур хәреф белән Алтыным дип йөртермен, телисеңме?
-Ярар, алтының булырга тырышырмын, -мин Сөеклемне кулларыма күтәреп алып, ишекле-түрле йөртәм, -зу-ур иттереп йорт салырбыз. Аллаһы боерса, бик матур яшәрбез. Әниеңнәрнекеннән бер дә ким булмас!
-Зинһар алай димә, шул әни бит инде төпле нәсел малае дип Әүхәт белән аралашырга кушты. Синең белән Кизләү Тауларына барганым өчен: “Йөрмә шуның ише чыгышсыз малайлар ияртеп”,-дип бик нык тиргидер иде.
-Ә әтиең ничек?
-Аңа нәрсә, ул эштә генә нәчәлник, ә өйдә әни бар нәрсәне үзенчә итәргә тырыша, әти аның сүзеннән чыкмый.
-Ярар, зыян юк Сөеклем, әниеңнең ышанычын аклармын, минем белән бергә булудан синең йөзеңә һичкайчан кызыллык килмәс, Аллаһы теләсә, әйтте диярсең,- мин Сөеклемне сак кына сәкегә утыртам да, искиткеч ягымлы йөзеннән күзләремне ала алмыйча, аның чәчләреннән сыйпап ләззәтләнәм.
-Ышанам Алтыным,- дип Сәвия дә минем чәчләремдә бармакларын йөртеп иркәли.
-Сөеклем, 18 яшем тулу белән үк мин сиңа өйләнер идем, тагын бер ел тирәсе көтәрсеңме?
-Гөмерем буена көтәргә риза.
-Ә Әүхәтең яңадан үзенә чакырса, мине онытмассыңмы соң?
- Нишләп минеке булсын? Исемен дә ишетәсем килми, сиңа алыштырырлыкмы соң ул. Кисеп ташлаган тырнагыңа да тормаслык бәндә, юк җан!- Сөеклемнең нәфрәт тулы күзләреннән әйтерсең ут чаткылары бөркелде, - и-их, миңа хәзер әйткән шушы мәхәббәт тулы сүзләреңне алданрак ишеткән булсам, ул эт җан белән сөйләшеп торыр идеммени соң?! Синең белән йөрүләрне балалык мавыгулары гынадыр дип ялгышканмын шу-ул.
-Зарар юк-зарар юк, техникумны тәмамлаганчы ук миңа 18 тула, шуннан соң язылышырбыз, Аллаһы теләсә.
-Беләсеңме нәрсә, сез укый торган җирдән якында гына минем дәү әнием әти емнең әнисе яши,- дип Сөеклем кинәт сүзне икенче темага күчерде,- бәлки сезгә ияреп анда кунакка барырмын әле. Анда сине дәү әни белән таныштырыр идем. Белеп торам, ул сине бик ошатачак, һәрхәлдә байлыкка кызыгучы әни түгел инде,-дип тезеп китте Сөеклем ашыга-ашыга,- мине дә үзегез белән ияртәсезме?
-Әйдә генә, ял көнне иртән кузгалырбыз, тик анда пароходка үтүләре бәла булачак та, аннары шактый ук җәяү атларга да туры киләчәк, шуны бел. Кыенлыктан курыкмасаң әгәр. Хәер, авырга туры килсә, мин сине кулыма күтәрермен, бик җиңел бит син.
-Синең белән булганда мин бер нинди кыенлыктан курыкмыйм, Алтыным...
Сөеклемнең бу сүзләре миңа әйтерсең лә канатлар куйды. Дәүәниләргә кара кайгыга батып кергән кызны да гүя алыштырып куйганнар иде: аның йөзенә элеккеге көләчлеге кайтып, күзләреннән шатлык нуры сирпелеп тора. Хәзер тавышы да ышанычлы һәм көр чыга, хәтта дәү әни дә күрше кызындагы шушы оптимистик үзгәрешләрне бик тиз тоеп, тотып алды:
-И-и-и, Сәвия кызым, карыйм синең күңелең күтәрелеп киткән, Аллага шөкер. Болай булса барысы да җайланачак инде.
- Саимә апа, синең оныгыңа рәхмәт, сезгә кергәндә яшисе килмәүдән дөньяның бер дә яме юк кебек иде, ә хәзер дөнья матур, дөнья киң дип кычкырасылар килә, хәтта.
- Шулаймени әле? Бик әйбәт, бик әйбәт инде алай булса...

Я Ш Ь Й Ө Р Ә К Л Ә Р
А Ң Л А Ш К А Н Д А
I
Сөеклем белән аңлашкан көннән соң мин шатлыгымнан гел канатланып йөр дем. Башка көннәрне кичләрен клубка аяк та атлыйсы килмәсә, хәзер исә атлы гып тордым. Беркөнне хәтта җыелышта да катнашырга туры килде әле. Анда бер дә көтмәгәндә, кинәт кенә авыл советы рәисен алыштыру турында сүз кузгалды. Моңа беренче чиратта авыл советы рәисенең, безгә әти фронттан посылкага салган яулыкны бәйләп килүе сәбәпче булды кебек. Аяк атлап йөреше ирләрнекечә килеп чыккан, йөз төзелеше белән дә хатын-кызга хас булмаган шыксыз кыяфәтле Партия Хәлимәсеннән халык тәмам гарык булган икән, аның барлык кыек эшләрен йөзенә бәреп әйттеләр. Бигрәк тә минем әти аны нык гаепләде. Аны Партия Хәлимәсенең безгә килгән посылкадан талап алып калган әнә шул зәңгәр яулыклары чыгырыннан чыгарды.
-Хәлимә, иңеңдәге бу яулыкның каян алынганын әтеп бирмәссеңме?- дип башлады әти титаклап, Партия Хәлимәсе янына килеп.
-Аны синең хатының Хәдицә мәрхүм бүләк иткән иде,- дип оятсызларча алда лашты Партия Хәлимәсе,- сатып алганың төгелдер бит, миңа допрос ясап торырга син кем соң әле? Син үзең шуңа завап бир, фронттан торып ницек па силка кадәр пасилка салып була, талап алганнарыңны салганың өцен синең үзеңне завапка тарттырырга кирәктер әле! – Ул тавышын күтәрә төшеп әтигә ябырылмакчы булды:
-Башкалар фашистлар белән кан коеп сугышканда, син андагы халыкны талап йөрдеңме?! Анда завап бирмәгән булсаң, хәзер безнең каршыда бирерсең!
-А-ах оятсыз-оятсыз, ир-ат булсаң, шушы таяк белән башыңа орасы иде дә бит синең,-дип әти таягын кизәнде,- белгең келәсә ул яулыкларны миңа фронтовик иптәшем үз гаиләсе бомба астында калып һәлак булганнан соң, хатыныңа зибәрерсең дип биргән иде, сүз сүләп торасың, карак.
Шул сүзләреннән соң әти миңа борылып кычкырды:
-Малай, әтеп бир әле мин посылкага салып йибәргән яулыкларның ницек иттереп әниң белән дәү әниеңә тәтемәгәнен.
-Әйе, нәкъ син әйткәнчә әти, баштан посылканы авыл советына алып керттерделәр. Анда секретаре Һәҗәр апа белән ачтылар да посылкадагы әйбер ләрнең яртысын: “Бусысы миңа”, “Монысы миңа”,-дип тарткалашып, үзләренә алып калдылар, -дип телемә салынып, сөйләп җибәрдем. Техникумда уку дәверендә теләсә нинди аудиториядә сөйләргә остара башлаган идем инде,- зәңгәр яулыкларны иңнәренә салып, көзге каршында әйләнгәләп, биеп тә алган булдылар әле. Синең миңа дип аталап җибәргән кул сәгатен Хәлимә апаның үз кулына алып тагуын күз алдыма китергәндә әле хәзер дә йөрәк әрнеп куя. Мин ул вакытта 12 яшемдә чагында ук, әгәр иптәш Сталин авыл советында шушындый башбаштаклык хөкем сөрүен белсә, мондый кешеләргә авыл советы кебек җаваплы урында эшләргә рөхсәт итмәү түгел, аның ишеге төбенә дә китертмәс иде, дип уйлап куйган идем.
Минем шушы кечкенә генә чыгышымнан халык дәррәү килеп, кайсы мине мактап, күбесе Партия Хәлимәсенә каршы сүзләр әйтеп, шаулаша башлады:
-Кирәкми безгә мондый авыл советы... Зитте, халык өстеннән бик озак көлде... Аңардан башка, намуслырак авыл советы сайларга кирәк!..
-Сайлый алмассыз, райкомнан башка гына андый эшләр эшләнми,- дип чәрелдәде Партия Хәлимәсе, - мин партийный кеше!
-Партияле кеше бар яктан да үрнәк булырга тиеш! Райкомда намуслы кешеләр эшли, алар халык өстеннән көн күрүчеләрне якламас,- дип кабат егет лек күрсәтеп алдым мин.
Минем шул сүзләр җитә калды, Партия Хәлимәсе ашыгып чыгып та киткәч, барысы да: “Яңаны сайлыйбыз, яңаны”,- дип тагын шаулаша башладылар.
-Исмайдан да зайлырагы булмас,-диде әти халыкның күңеләнә охшаган кандидатны күрсәтеп, - әдәгез аны сайлыйбыз, дип кул күтәрәбез. Халык бердәм булып кул күтәрде. Шул вакыт Партия Хәлимәсе кукыраеп кереп, тагын чәрелдәргә тотынды:
-Бер кая да кузгалмыйсыз, мин телефоннан сүләштем, хәзер райкомнан кеше килеп зитәцәк, фетнә күтәрүцеләр завап бирер. Синең дә малай актыгы, телеңне кыскартырлар, курыкмаган булып кылансаң! – Партия Хәлимәсенең бу сүзләре минем адреска юнәлтелгән булуын сизеп, торып бастым да:
-Ә миңа нәрсәдән куркырга, кеше үтермәгән , дәүләт малын урламаган, Сез куркыгыз. Чөнки Сез карак, мин белгән дәлилләр генә дә караклыгыгызны раслый, ягъни кулыгызга таккан сәгать, башыгызга бәйләгән яулык урлау гына түгел акыртып талауга керә, ә мин белмәгәннәре тагын күпме? Тик алары күренми, авыл советында салып калдыргансыз инде. Ярар, райком кешесе килгәч, халык барысын да әйтер!
-Син-син, маңка башың белән... мине-мине, партия членын... куркытырга...-Партия Хәлимәсе тотлыга-тотлыга нәрсәдер мыгырдаган булды, әмма аны хәзер халык тыңламады да. Фәкать шул арада партия райкомыннан ике вәкил килеп кергәч кенә зал тынып калды һәм Партия Хәлимәсенә күкерәген киерергә тагын җае чыкты:
-Иптәш Кәлимуллин, Сез минем ницек тырышканны, партия заданиеләрен халыктан үтәтү өцен алны-ялны күрми эшләгәнемне беләсез. Ә монда Аю Хәй дәре үзенең малае белән минем өскә, партия члены өстенә яла яга. Аларны завапка тарттырырга кирәк булыр.
-Ачыкларбыз, кемнәр алар Аю Хәйдәре дә, аның малае?- Без торып баскач,
Кәлимуллин дигәне таякка таянган әтигә күз сирпеп кенә алды да, кырыс карашын миңа юнәлтте,- нинди яла ягу турында сүз бара монда?!
-Иптәш Кәлимуллин, әти фронттан 1943 нче елда безгә посылка җибәргән иде, авыл советы рәисе үзенең секретаре белән аны әни белән минем күз алдында ачты да, яртысыннан артык әйберне - ике яулыкны, кул сәгатен талап калды. Шул хакта йөзенә бәреп әйткәч: “Мин партия члены, хәзер райкомнан кешеләр килә, алар алдында җавап бирерсез!”- дип куркыта башлады. Ә мин аңа каршы: ”Райкомда намуслы кешеләр эшли, алар халык өстеннән көн күрүчеләрне якламас”,- дидем. Чөнки безне бөек Сталиныбыз үзе һәр эштә намуслы булырга чакыра.
Минем җаваптан райком вәкиленең йөзенә канәгать елмаю җәелде һәм ул Партия Хәлимәсенә борылып:
-Нинди яулыклар, нинди сәгать турында әйтә бу малай?-диде.
-Иптәш Кәлимуллин, яла яга ул, бер нинди сәгатен дә, яулыкларын да күргәнем юк,- дип Партия Хәлимәсе аклана башлаган иде халык умарта күчедәй гөжләргә тотынды:
-Нинди оятсыз, сәгать әле генә кулыңда иде бит, яулыгы да иңеңдә иде... Хәдицә бүләк иткән иде дип тордың, үзең дә... Мына ышан инде ха зер партия членына...
-Алдаша ул иптәш Кәлимуллин... Алмаштырырга кирәк аны, фронтовик Исмайны куярга кирәк...
- Тынычланыгыз, ачыкларбыз хәзер. Я, нишлибез, әйт дөресен, авыл советына барып тентү ясарга кирәкме?
-Кирәкми, аларны Хәдицә үзе риза булып, Хәзәр белән икебезгә калдырган иде. Рәхмәт әтеп посылкасын алып китте.
-Сез мәрхүм әнидән сорап та тормыйча, талап алып калдыгыз ярты посылка бызны, -дип мин яңадан чәчрәп чыктым. Минем сүзләрдән соң зал янә гүләргә тотынды: “Алыштырырга, кирәкми безгә мондый силсәвит,... Исмайны куярга, бетте-китте...”
-Аңлашылды иптәшләр, хәзер авыл советына керәбез дә сессия үткәреп, шунда бөтенесен хәл итәрбез,- дип депутатларны һәм Исмәгыйль абыйны алып чыгып киттеләр. Сессия тәмамланганны таралышмый гына көтеп тордык. Аннан халык каршына Исмәгыйль абый үзе генә чыгып, сайлауларга кадәр авыл советы рәисе вазыйфаларын башкарачагы хакында белдерде дә мине чакырып алып, кул сәгатен бирде:
-Синнән кеше чыгачак улым, һәрвакыт шундый кыю бул!- дип миңа зур киләчәк юрап, аркамнан чәбәкләде.
Ул көнне мине барысы да мактагач, башым күккә тиеп йөрдем. Аеруча әтинең мөнәсәбәте нык үзгәрде. Шул кичтә миңа беренче тапкыр пешкән тавык ның боты эләкте, югыйсә башка чакларда башы белән муены гына тия торган иде.
-Шулай кирәк улым, укуыңны гына ташлый күрмә, синнән кеше чыгачак әле, Аллаһы боерса, -дип мактады әти өйдәгеләр каршында, Исмәгыйль абый сүзләрен кабатлап, аннары Рәшиткә борылып, аңа миннән үрнәк алып укырга, тәртипле булырга өндәде. Ә иң җанга рәхәт сүзләрне исә, Сөеклем авызыннан ишеттем. Җыелышта райком вәкиленең икенчесе Сәвиянең атасы булган икән һәм ул өйләрендә чәй артында: “Җыелыш барышында Сафин Айрат исемле үсмер үзен бик кыю тотты, үз сүзен әйтә белә, укыса аңардан шәп кенә җитәкче чыгарга мөмкин”,-дип сөйләп торган.
-Беләсеңме, мин шатлыктан аздан гына: “Ул егет минем Алтыным”, дип әйтми калдым. Йөрәгем атылып чыга дип торам, димәк сине әтием ошаткан, Аллаһы боерса әниемә дә ошарсың әле,- дип Сөеклем миннән дә битәр сөенде.
Бу вакыйгалардан соң өч көн узгач, без техникумда укуларны дәвам итәргә дип юлга кузгалырга булдык. Сөеклем белән киченнән сөйләшеп, ул безне авыл башына чыгып, көтеп торачак дип хәл иттек. Чистайдан пароход белән су буйлап йөзүләре күңелле булса да, халык төркеме эченнән үтеп, аңа эләгүе шактый кыенга туры килде. Кыенлык шунда, кыз янында тыйнаклык күрсәтеп, алдан өлкәннәрне үткәрергә кирәк, җитмәсә Сәвия үзе белән велосипедын да алырга исәпләде. Сөеклем булмаганда без Хафизулла белән икәү генә алай бик үк церемонияләнеп тормас идек. Иртә белән юлга кузгалганда, кыз янында уңайсыз хәлдә калмаммы дигән борчулы уйлар бераз шикләндерсә дә, тулаем алганда минем күңел шат иде, чөнки без Сәвия белән юл буе бергә булачакбыз дигән сүз бит.
Бернинди мәшәкатьсез, искиткеч матур сәяхәт булды ул, тәүлек буена суда йөзеп барулары. Әмма шулай да Сәвия берничә тукталышка алдан төшеп калг ач, пароход палубасы ятимләнеп киткәндәй булды. Шул минутыннан ук мин Сөеклемне юксына да башладым. Дөрес анысы, икенче атнаның ял көнендә ул
безне дәү әниләренә алып барачагы турында вәгъдә итте. Дәүәниләре яшәгән авылга безнең техникумнан турыдан 4-5 чакырым ара гына икән. Шуңа күрә күрешәсе ял көнен түземсезләнеп көтеп алдым.
Сөеклем велосипед белән иртәнге сигезләргә килеп тә җитте. Хафизулла баштан безнең белән барырга карышып торса да, бәрәңге казышырга диюгә үк ризалашты. Юл уңаенда безнең өчен чит-ят транспорт чарасында йөрергә өйрәнер өчен егылмаска дип Хафизулла белән алмаш-тилмәш бер-беребезне тотышып бардык. Рульне тигез тота алмавыбыздан Сәвия рәхәтләнеп көлде. Аның каравы велосипедта йөрергә өйрәндек.
Сәвиянең дәү әнисе Хәдия апа чәйләр көйләп, безне бик ачык каршы алды. Без Хафизулла белән өйгә кереп тормыйча гына эшне башларга кирәк дип киреләнеп маташсак та, Сәвия Хәдия апа белән икәүләп торып, өйгә алып керделәр. Моңа кадәр 6 почмаклы өй эчендә булганыбыз юк иде әле, бигерәк тә иркен икән андый йортлар. Ал яктагы калай тышлы җыйнак кына түгәрәк мичне күргәч, бөтенләй исебез китте. Чөнки безнең авылда мичләрне зур иттереп, башында өч-дүрт бала тәгәрәп йокларлык чыгаралар. Мич арасында сәндерә, анда да бер-ике бала йоклый әле. Мичнең алгы, яга торган ягы аш көйләү почмагы ролендә хезмәт итә. Шуңа күрә без күнеккән зур мичләр почмак ягы һәм аралыгы белән өйнең яртысын диярлек алып торалар. Ә биредә мич бик аз урын биләп торганга өй эче, без күреп гадәтләнмәгәнчә, бик иркен. Гомумән, өй эчендәге түгәрәк өстәл, тимер сәке, пыялалы шкаф, түр диварга эленгән чаңлы зур сәгать шикелле зиннәтле әйберләр белән җиһазланган йорт безнең өчен бөтенләй чит нәрсә иде.
II
Ә менә бәрәңге бакчалары безнекеләрдән кечкенәрәк, күп дигәндә 15 сутый лап булыр, чөнки байтак кына өлешен матур гына күллек һәм аның тирәсендә үскән агачлар алып тора. Димәк кояш баеганчы казыганда алып бетерергә дә була. Иң мөһиме җире комлы, бездәге шикелле ябышкак кара туфраклы һәм рәтләп тирес күрмәгәнгә каты түгел. Шуңа күрә дә Хафизулла белән ничек булса да казып бетерергә дигән максат куеп эшләдек. Бәрәңгеләре эре булгач, алуы да күңелле бит аның, тик җыеп кына өлгертсеннәр. Сәвия белән дәү әнисен кызганып та куйдым, чөнки көне буена бөгелеп эшләү бигерәк авыр, җитмәсә һава да эссе. Шул арада дәү әнисе әле безгә ашарга әзерләп, бер туктамый чәйләп алырга кыстап тора.
Ләкин ничек кенә тырышсак та тагын сигез буразна алып бетерми калды. Анысын да казып бетереп булыр иде дә, тик хуҗалар эшне иртәрәк туктаттыр дылар – кичке алты да тулмый торып, табын артына утырттылар. Өстәл өсте Хафизулла белән безнең төшебезгә дә кермәгән нигъмәтләр белән тулы. Безнең өйләрдә аз гына он булса аңардан я чумар өзеп, я умач уып пешерелгән кысыр аштан гайре нәрсәгә өмет итәсе юк иде. Ул ашны бөтен тәмләтү әйбере - сепарат сөтеннән ясаган ачы катык булыр иде. Монда исә, тәлинкәгә салынган итле ашны тиз генә сыпырып куйганнан соң, гаҗәпләнүдән шар булып ачылган күзләребез белән тәки бер-беребезгә карашып, тагын нәрсәгә тотынырга икән дип аптырап торабыз. Чөнки без күнеккән ризык бер төрле генә, я әлеге дә баягы, әче катык салып ашый торган кысыр аш, я инде бәрәңгедән гыйбарәт. Фәкать кыш айларында терлек чалгач кына тәмле ашау рәхәте бераз тәтеп ала иде. Ул чакларда терлекнең сатудан калган эче-башы һәм муеныннан калган итләрен чуенга салып, мичтә пешергән борчаклы эштидән дә затлырак ризыкны Хафизулланың, да минем дә туйганчы ашаганыбыз юк иде. Ә монда пәрәмәч, чәкчәк, кош теле, гөбәдия – нәрсә генә юк. Сәвия безнең халәтне аңлап, башка төр сыйларны сай тәлинкәләргә салып каршыбызга куйды. Алга куелганны исә, валчыгын да калдырмый капкалап бетерергә куш кына, аңа инде без кечкенәдән үк күндерелгән.
Шундый мул иттереп сыйлау гына җитмәгән, үзебезгә берәр чиләк бәрәңге белән бик күп ризыкны төйнәп тә җибәрде әле Хәдия апа. Без бик канәгать бу лып кайтып киттек. Юлда кайтканда Хафизулла: “Ну-у малай, моңарга өйлән сәң, балда-майда гына йөзәчәксең инде”,- дип күңелемне тагын да үстереп куйды. Шунлыктан куллардагы төенчекләрнең авырлыгы да сизелми башлады.
Мин әнә шул балда-майда гына йөзәчәк, ягъни Сөеклемә өйләнәчәк көннәремне күз алдыма китереп, хыял диңгезен иңләдем: тагын 5 ай да 9 көннән соң 18 тулачак Аллаһы теләсә, аннары бернигә карамый өйләнергә дә була...
Беренче елларны укып йөргәндә мәгълүм сәбәпләр аркасында каникул вакытында да авылга кайтасы килмәгән булса, Сөеклем белән аралар якынайгач, чиратагы каникулларны түземсезләнеп көтә башладым. Кайткан саен әти Рәшит нең тәртибеннән зарланып, аны үгетләргә, тыңламый киреләнсә колагын борырга куша, укытучыларына каршы сөйләнә икән. Әлбәттә инде мин үземчә Рәшиткә акыл өйрәткән булам, әмма аңа кул күтәрергә беркайчан да күңел тартмаячак.
-Укытучыларга каршы сөйләмим мин абый, фәкать үзем килешмәгәннәр хакында бәхәсләшәм генә, аны кайбер укытучылар каршы сөйләү рәвешендә кабул итә,-дип аклана энекәшем. Һәм мин аның белән килешәм дә, чөнки үземнең дә кайчакларда укытучылар аңлатканнан башка фикердә торуымны сизеп, эчемнән генә бәхәсләшә идем. Ә Рәшит, әнә уйлаганын кычкырып әйтергә дә курыкмый икән, афәрин дими аңа тагын нәрсә әйтәсең? Мин исә, уйлаганымны кычкырып әйтергә фәкать техникумда укыганда гына бик шомарып киттем.
Әмма соңыннан ачыкланганча, Рәшит укытучыга “каршы сөйләнеп” кенә калмаган, тарихчы Карип абыйның кайчакларда каптырылмый йөрүче чалбар
ярыгыннан чыгып торган күлмәк чабуына булавка белән киптергеч беркетеп, зур гына җәнҗал да чыгарып куйган иде минем кышкы каникулга кайткан төшемә. Ярый әле үзен авыл советы рәисе Исмәгыйль абый яклап калган, югыйсә Карип абый белән мәктәп директоры Рәшитнең эшен милициягә тапшырырга ниятләгән булганнар. Шул хәлләрдән соң әти үзенең солдат каешы белән энекәшемнең аркасына сыдырып, тиресен кабарткан иде. Рәшит әлеге “сый”дан эх тә итмәсә дә, мин бик нык кызгандым аны ул чагында, каештан калган эзгә каз мае сөрткән булдым...
Ниһаять, 1948 нчы елның җәендә мин техникумны тәмамлау бәхетенә ирештем, 18 яшемне февральдә үк тутырдым. Әтигә Сәвия белән кушылачагыбыз турында аңлатып, аны кызның ата-анасыннан кулын сорарга җибәрергә ничегерәк иттереп сүз катырга дип борчылып йөрим. Әмма да ләкин 18 яшем тулуга ук Сөеклем белән кушылырга язмаган икән шул әле, өйләнүдән элек мине Германиягә армия сафларына чакырып куйдылар. Безнең авылдан өч егет минем белән бергә чакырулы. Тик шулай да Казанда безне кайсыбызны-кая аерырга да мөмкиннәр икән дип шикләндерәләр. Бу инде бар курыкканыбыз, чөнки үзебезнекеләрдән бер дә аерылышасы килми.
Ләкин шулай булып чыкты да, ярый инде, бер районнан дүртәү эләктек: ике татар, бер чуаш та, бер урыс малае. Өч елдан артык бер батальонда хезмәт итү дәверендә, без алар белән туганнардай якынга әйләндек. Ә бит район үзәгендә армиягә китәргә җыелгач, авыл белән авыл үзара бәйләнешеп тә алган идек. Чөнки урыс малайлары да, чувашлар да эчеп килгәч, бик әтәчләнгәннәр иде ул чагында. Соңыннан ул вакыйгаларны көлешә-көлешә сагынып сөйләргә калды...
Иртәгә армиягә китәсе дигән төнне Сөеклем белән таң атканчы бергә уздырдык. Ул миңа дәфтәрләр, карандашлар, фотосүрәтләре һәм үзе чиккән кул яулыгыннан торган төргәк биреп: “Кара аны, хат язмый ятсаң, кайткач җавап тотасыңны белеп тор!” - дип шаярткан булып, елмаерга тырышса да, күз яшьләрен тыя алмый елап, озатып калды.
Язмыйммы соң инде, һәр көнне язачакмын, Аллаһы боерса. Хат язарга дип Сәвия биргән дәфтәрләрне көн саен кулыма алуга ук, беренче чиратта мин аның эчендәге үзем өчен бик тә кадерле нәрсә – пар ромашкага озак кына карап торам. Озынрак саплысын үзе дип, ә кыскарагын миңа ишарәләгән иде бит ул. Мин исә, армия хезмәте чорында тагын да буйга үсә төшеп, метр да сиксән җиде сантиметрга җиттем. Взводта минем буйга җиткән башка солдат юк, җилкәләр дә киңәя төштеләр, билгеле. Кайткач Аллаһы теләсә, Сөеклемә шушы чәчәкләрне күрсәтеп: “Әнә кыскарагы мин”,- дип әйтергә булыр. Нәрсә дияр икән? Хәзер инде ул минем күкрәктән генә калгандыр, мөгаен...
Әлеге чәчәкләрдә минем авыр, әмма йөрәк-бәгырьләрне рәхәт сулкылдатып куя торган, сагынычлы балачак сәхифәләре дә язылган. Шушы пар ромашка күзгә чалынуга ук , Чирмешән аръягындагы икмәге урылган кырлар буйлап яланаяк, камыллардан аякларны тырната-тырната чабуларым, ихтыярсыз күңел түреннән йөгереп узалар...
Минем өчен шулай ук Сәвиямнән килгән хатлар да бик кадерле. Аларның барысын да аерым җыеп барам мин, гомумән авылдан, армиядә хезмәт итүче башка иптәшләрдән килгән бер генә хатны да укыганнан соң ертып ташламыйм – алар тәсбәкләп бәйләп куелып, тумбочкада сакланалар. Хатлар озагырак кил ми башлаганда Сөеклемнең рәсемен каршыма куеп сөйләшә-сөйләшә, шуларны аерым бер ләззәтле рәхәтлек табып, кабат-кабат укып чыга торган гадәтем бар.
Хафизулла кебек яшьтәшләрдән, өйдән килгән хатларны да Сәвиянекедәй, әмма аерым төргәккә төреп саклыйм. Ул иптәшләрнең барысы да Союзның төрле почмагында, Сахалиннан алып Карпат тауларына тикле кайсы-кайда хезмәт итәләр. Хезмәтләренең беренче ярты еллыгында, ягъни селәгәй дип аталган чорында барысы да зарланышсалар да, күнегә төшкәч, ашарга да алдан кала дип мактана башладылар, билгеле.
Хафизулланың бөтенләй хезмәте майлагандай киткән, чөнки язуы матур булганлыктан, үзен штабка ук алганнар. Нәрәтнең нәрсә икәнен дә белми башлаган, казармага төн кунарга гына кайтабыз, дип язган. Ә мин уставны һичкайчан бозмасам да үзсүзлелегем аркасында, штабка да эләкмәдем, техникум белемем була торып, сержант дәрәҗәсенә генә дә ирешә алмадым. Югыйсә сержантлар арасында җиде генә сыйныфлылары да хәттин ашкан иде бит. Яшьтәшләрем арасында да урта белемгә ия булучыларның миннән кала барысы да бүлек командиры дәрәҗәсен алганнар икән инде, хатларыннан шулай күренә.
Ул хатларның барысын да шулай кадерләп саклавыма сөенеп бетә алмыйм. Аларны кабаттан укып чыкканда хат авторларының үзләре белән күрешеп сөйләшкәндәй буласың. Ә бит хатларны казармада сакларга рөхсәт тә итмәгән булып кыланалар, нәрсәсе ярамыйдыр шуның кадәр. Тумбочкада кирәкмәгән нәрсәләр тотасың дип, берчакны старшина шушы хат төргәкләре өчен бәйләнеп, чираттан тыш нәрәтләр дә биреп маташты. Әмма бик үтенеп сорагач һәм үрнәк тәртипле дә булганыма күрә, ахырыдан хатлар саклаганым өчен бәйләнүеннән туктады үзе...
Ул хәтта минем үзсүзлелегемне, дөресрәге үз сүземне әйтә белүемне хөрмәт тә итә торган булды. Офицерлар исә, үзеңнең хаклылыгыңны исбатлауны бер дә яратып бетермиләр икән шул. Мин партия әгъзасы да булгач, аеруча комсомол җыелышларында офицерларның кайбер гамәлләрен тәнкыйтләвемне җеннәре сөйми торган булды. Ә партягә керергә замполит үзе ике елдан артык хезмәт иткән солдатларга тәкъдим итеп йөрде. Соңыннан бәлки үкенгәннәрдер дә партиягә алуларына. Әлеге “озын” телем аркасында дәрәҗәмне дә үстермәделәр шул инде. Хәер мин аңарга үкенмим дә, чөнки киләчәк тормышта үз позицияңдә тора белү бер кирәкмәсә, бер кирәгеп чыгар әле бәлки. Мескен булып, гел башны аска иеп йөрү, гомумән безнең нәселгә хас сыйфат түгел. Бу турыда әти дә җае чыккан саен әйткәли торган булды:
-Сез улларым Сафа бай нәселеннән, бу исемне лаеклы йөртегез, берүк...

III
Солдат хезмәтем өч ел тулып, дүртенчесенең яртысына якынлашканда һич көтмәгәндә безнең частька килгән яңа офицерлар арасында Әүхәт Фатыйхович Шәйхетдинов атлы өлкән лейтенант та булуы ачыкланмасынмы?! Турысын әйтим, мин аны күрергә дип һич тә ашкынып тормадым, киресенчә очрашмасак кына ярар иде дип бөтен күңелем белән теләдем. Әле ярый дембель солдаты булып cаналам (демобилизацияләнү көнен көтүче), югыйсә офицерларга, шул исәптән Шәйхетдиновларга, хуҗалык эшләрен башкарырга җибәрерләр иде дип үземне тынычландырып та куйдым. Гадәттә андый эшкә барырга яшьрәк солдатлар ашкынып кына торалар, чөнки анда ни әйтсәң дә муштрада атламыйсың, өстәвенә әйбәт кенә сыйлыйлар да. Һәр вакыт ач яшь солдатка өстәмә туклану турында хыялланырга гына туры килә. Армия хезмәтенә тәмам күнегеп өлгергәч кенә тамак кайгысы калмый бит ул. Шуңа да андый эшләргә гомумән, карт солдатларны җибәрү гадәте юк. Тик шулай да бервакыт старшина:
-Сафин, сиңа бик яхшы шабашка бар, старлей (өлкән лейтенант) Шәйхет диновларның хуҗалык эшләрендә булышырга кирәк, -дип өнемне алды. Мин исә тизрәк:
-Старшина, зинһар яшьрәкләрне җибәр инде,- дип күңелемә ятмаган эштән баш тарту ягын карадым.
- Эш шунда Айрат, старлей үзе Союзга (сүз СССР турында бара) сезгә алмашка солдатлар алып килергә китте, ә хатыны фәкать татар солдаты гына, әле анда да Сафин минем якташ, ул килсен, дигән таләп куя. Әйдә коткар инде, сине җибәрүдән башка чара юк.
Беренче елны нык кына каныккан булса да, соңыннан миңа карата мөгамә ләсен яхшы якка үзгәрткән хохол старшинага каршы килеп була ди мени, күңел дән сыкыранып кына, Шәйхетдиновлар яшәгән йортка киттем. Анда мине Суфия исемле искиткеч чибәр, яшь хатын бик тә ачык каршы алып, “Нәрсә эшлисе бар?”- дип торуыма карамастан, турыдан-туры фатирына чакырды:
-Мин инде беркем дә килми ахырысы дип уйлап, бөтенесен үзем эшләп бетереп куйган идем, әйдәгез чәй эчәргә керегез, якташ,-диде ул теләсә нинди ир-егетне әсир итәрлек гүзәллеге белән, кояштай балкып.
Аның йөрәкләрне яндырырлык искиткеч чибәр йөзендә бөтенсе гармониядә:
озын керфекле зур кара күзләр, шул күзләргә нур өстәгәндәй нечкә кара кашлар,
кечкенә борын, елмайганда чокырланып китүче алсу бит алмалары һәм кабарып торган, сусыл чиядәй кызыл иреннәр – әллә нинди матур артискаларың бер читтә торсын. Шуның өстенә йомшак һәм искиткеч ягымлы тавышы күңелне эретеп, иркәләп тора торган.
Әмма мине нинди генә гүзәлләрнең гүзәле булмасыннар, былбыл тавышлары белән сайрамасыннар – барыбер үзләренең чибәрлекләре, илаһи тавышлары белән әсир итә алмаячаклар, чөнки беркемгә алмаштыргысыз Сөеклем бар. Шуңа күрә Суфия ханымның тәкъдимен катгый кире кактым:
-Юк-юк Суфия ханым, рәхмәт чакыруыгыз өчен. Тик бернинди дә эш булма
ган килеш нәрсәгә кереп торыйм,-дип саран гына елмаеп, кире борылдым. Ә инде ул:
-Мичне кабыза алмыйча азаплана идем, бәлки ут үрләтеп җибәрергә булы шырсыз,-дигәч, миңа фатир эченә үтүдән башка чара калмады.
-Учак кабызырга миңа кушыгыз инде анысы,-дип көлеп куйдым мин дә,- сугыш елларында чи чыбык кына якканга күрә, учак кабыза алмыйча аз чилән мәдем, урам буйлап утлы күмер эзләп чапкан чаклар да еш буладыр иде. Сезгә андый михнәтләр күрергә туры да килмәгәндер бәлки?
-Айрат абый, карап-карап торам да синең мине танымавыңа шаккатып куям.
-Гафу үтенәм, танымыйм шул. Фәкать укытучы Шәүкәт абый кызы, авылның беренче чибәре миннән 2-3 яшьләргә олы Асия апага гына бик нык охшатам-охшатуын, тик Сезнең исемегез Суфия бит, шуңа аптырыйм,- дип кырын гына карап, сөйләнә-сөйләнә учак кабызырга керешәм.
-Ә ул зур апа, мин аның сеңелесе буламын. Беләсең килсә, синнән дүрт класска гына түбән укыдым. Аннары миңа “Сез” дип, “ханым” дип эндәшмәвеңне сорыйм.
-Алай яхшы түгел инде Суфия ханым, - мин кушылган эшне төгәлләп, кулларымны каккаладым да саубуллашырга ашыктым, чөнки әзер утын белән мичне дөрләтеп, өстенә көрән ташкүмер салу озак вакыт сорамады.
-Юк инде алай гына булмый, кулларыңны юып җибәр әнә, ванна бүлмәсенә кереп, югыйсә күмергә буялып беткәнсең.
Кулларның нәрсәгә булса да буялып йөргәнен яратмыйм, анысы хак. Берәр эш эшләгәннән соң кулларны юу мөмкинлеге булмаганда, гомумән шул халәтемне аңлап торудан, бөтен тәнем кычыта башлагандай тоела. Шуңа күрә хуҗабикәнең тәкъдименә рәхәтләнеп риза булдым.
Моңа кадәр дә беренче елларда хезмәт иткәндә офицерларның, старшинаның өйләрендә шактый еш булып хуҗалык, сантехника эшләре башкарганда ванна бүлмәләренә дә керергә туры килгәләде, билгеле. Әмма миңа өлкән лейтенант Шәйхетдинов фатирындагы ванна бүлмәсе чисталыгы, ничектер үзенчәлекле яктылыгы белән аерылып тора кебек тоелды. Татар хатыны кайда да татар хатыны булып кала шул инде, дип горурлык катыш канәгатьлек белән уйлап куйдым. Әлеге матур уйлардан йөземә елмаю җәелгән күрәсең:
-Нәрсә елмаясың шулай, ваннада берәр төрле җыйнаксызлык күрдеңме әллә?-
дип тагын да ягымлырак балкыды өстенә бик килешле ачык бизәкле халат киеп куйган Суфия. “Хәер, бу гүзәл хатынга иске бишмәт кигезсәң дә килешер иде”,-дигән уй йөгереп узды күңелдән.
-Киресенчә, татар хатыннарының чисталыгы, пөхтәлегенә сокланып канәгать булудан күңелем күтәрелде,- дип мин башны кагып, ишеккә юнәлдем. Әмма анда ишек эчке йозакка бикле булып чыкты.
-Ка-ая, ка-ая барасың рөхсәтсез? Чәй дә эчермичә чыгармыйм, син татарларның чиста, пөхтә генә түгел, кунакчыл халык та булуын оныттыңмы әллә?- дип елмайды Суфия кулындагы ачкычларны чыңлата-чыңлата югары күтәреп, -бик чыгасың килсә, сузылып алып кара минем кулымнан.
Минем югалып калуымны күрепме, ул тагын да чаярак көлә-көлә яныма килеп әйләнгәләде. Сузылып алам дигәндә ачкычларны еракка атып бәрде дә мине кочаклап алып, аңышырга өлгергәнче:
-Син минем беренче мәхәббәтем, яшьлегем хыялы,-дип сөйләнә-сөйләнә кайнарланып үбәргә кереште,- миңа игътибар итмәвең белән җен ачуларымны чыгара идең, таш йөрәк.
Шул арада ул минем бил каешын да ычкындырып әллә кая очырды һәм үзебезнең ятакта калуыбызны ничектер сизәргә дә өлгермәдем кебек... Биш минутлык хискә исереп айныганнан соң Сөеклемне күз алдыма китергәч, йөрәгем жу-у итеп куйды. Мин тизерәк торып киенергә исәпләгән идем дә, Суфия кулымнан эләктереп, тоткарлап калды:
-Бер дә үкенмә Айрат абый, Сәвияң өчен Әүхәттән үчен алдым дип исәплә, ул хәшәрәт күптән шуңа лаек иде. Үзен Алланың кашка тәкәсе дип уйлап, масаеп йөрмәсен әле, - Суфиянең ике кулын баш астына куйган килеш, битараф рәвештә түшәмгә карап, шулай сөйләнеп ятуы мине сискәндереп җибәрде. Каян белгән ул минем Сәвия өчен янып көйгәнемне?!
-Ә син минем Сәвия белән йөрүемне каян беләсең?- дип беркатлы рәвештә уемны телдән дә әйтергә мәҗбүр булдым.
-И-и Айрат абый, Айрат абый, сөйгән кешең турындагы барлык мәгълуматны белеп тормагач, нинди ярату булсын инде ул? Ышанасыңмы, син миңа өченче сыйныфта укып йөргән чагымнан ук ошап калдың. Бервакыт әни белән кибеттән чыгып килгәндә, син үтеп бара идең, кыш ае булуына карамастан көн җылы. Шаярып, аны-моны уйламыйча гына җепшек кар йомарладым да сиңа томырдым. Ә син: “Бу кемнең шундый бик чибәр кыз баласы мине кыерсыта?”-дип миңа карап елмайдың да җанымны эреттең. Әни сиңа: “Төкер-төкер Айрат, кызыма күз тидерәсең бит!”- диде. “Төфу-төфу, күз генә тия күрмәсен, Ходай кушып, Татарстанның гына түгел, дөньяның иң чибәр кызы булып үсеп җитсен, Зәлифә апа”,-дип әнинең дә күңелен күрдең. Шуннан соң гел сине күрәсем килеп торды. Ә инде бишенче сыйныфта укыган чагымда сиңа чынлап торып ук гашыйк булдым, беләсең килсә, син инде ул вакытта техникумда укып йөри идең, безнең ише “бала-чага”ны күрмәдең дә,- дип Суфиянең көрсенеп алуы йөрәгемне сулкылдатып куйды. Бу хатын әллә ничек кенә бәгыремә якын булып китте. Йомшак кына аның чәчләреннән сыйпап куйдым:
-Минем кызларга ошарлык җирем юк ла инде анысы. Ефрейтор дәрәҗәм дә булмаган мин кем дә, өлкән лейтенант Шәйхетдинов кем – җир белән күк арасы. Әүхәтне бик чибәр дип санап, кызлар аңа үзләре каныга иде бит, ә мин нәрсә?
-Берсе дә сиңа җитми, сөйләмә лә шул Әүхәт турында. Исемен дә ишетәсем килми,- Суфия елап ук җибәрде, -ул хәшәрәт мине унынчы классны бетермәгән килеш урлап кайтып, ихтыярымнан башка көчләде. Әтиләр шуның офицер киемнәренә исләре китеп, минем ризалыгымны да сорап тормыйча язылыш тырдылар.
-Ничек инде шундый бәндәләр Совет Армиясе офицеры исемен йөртәләр икән, һич башыма сыймый?
-Исең киткән икән юкка, мин белгән офицерларның барысы да мал туплый да, җае чыкса үз иптәшләренең кизүдә чакларын сагалап торып, хатыннары белән типтерәләр, Әүхәт шикелле азгыннар аз түгел Совет Армиясендә.
-Ышанасы килми, мин Совет офицерлары хакында китапларда ничек язылса, барысы да шулай дип уйлый торган идем. Дөрес анысы, армиядә хезмәт итү дәверендә кайбер офицерларның уставтан тайпылуларын да күргәләргә туры килде.
-Айрат абый, син гарәп хәефләре белән язганны укый аласыңмы?-дип Суфия кинәт кенә теманы үзгәртте.
-Гарәпчәне дә, латинчаны да, кирилицасын да бертигез кайнаштырам.
-Хәзер, -дип Суфия тиз генә халатына төренеп тора башлагач, мин дә киенеп алырга уйлаган идем дә тик ул туктатып өлгерде,- ятып тор, бер кызык нәрсә алып килеп күрсәтәм үзеңә. Очраклы гына кәгазьләр арасыннан килеп чыкты.
Суфия саргаеп беткән, ә тышына: “Яшьлек заяга узмады” дип язылган калын дәфтәр алып килеп бирде:
-Әйтәм дә аны Әүхәт бер вакыт:”Гарәпчә язганны укый аласыңмы?”,-дип сорап куйган иде. Мин белсәм дә укый алмыйм дидем. Танышып кара әле, берәр нәрсә аңларсыңмы?
Беренче карашка, баштагы өлеше көндәлеккә дә охшаган, аннары ниндидер исемнәр һәм саннардан, “+” “ – “ , “!”, “?” кебек тамгалардан торучы язмаларга әверелеп китә шунда. Әмма җентекләберәк өйрәнергә керешсәң, анда Әүхәтнең үзе тарафыннан кылынган донжуанлык маҗаралары турындагы шактый ук тәфсилле хисапнамәгә юлыгуыңа төшенәсең...
“Һ Ә Р Я К Т А Н К И Л Г Ә Н”
I
“1939 елның 11 сентябре, көн кояшлы, җылы. Кичке сәгать алты тулып 14 минут. Бүген әдәбият укытучыбыз Самат абый көндәлек язып барырга киңәш итте. Көне буена нинди кызыклы-истәлекле хәлләр, вакыйгалар булуын дәфтәргә теркәп барырга кирәк булачак. Искитәрлек бер ни дә булмады, Әнәс белән мәктәптән кайтканда балыкка барырга сөйләшкән идек, ул кермәде. Дәресләрне әзерләп, бераз кызыклы китап укып яттым.
1939 елның 12 сентябре, Әнәс белән мәктәптән кайткач, Чуртан күленә балык тотарга киттек. Баштан суны нык кына болгаттык та карап торабыз, чуртан балалары башларын чыгарырга тиеш. Шул вакыт берәр сөям зурлыгындагы балыкны уч белән эләктереп алырга кирәк. Караңгы төшкәндә генә кайттык. Мин 8, Әнәс 11 балык эләктерде.

1939 елның 15 сентябре, Самат абый көндәлек язу белән хәлләрнең ничек торуы турында кызыксынды. Язганда, булып үткән вакыйгалар турында гына түгел, уй-хисләрең, нинди хыял- планнар белән яшәвең хакында да язарга киңәш итте. Бүген көне буена яңгыр сибәләп торганлыктан, дөрестән дә урамда берни эшләп булмый, хыялларга бирелсәң генә шул инде. Ә хыяллар матур минем: офицерлыкка укыячакмын, аннары күз күрер.
1939 елның 3нче октябре, ботаника укытучысы Хәмит абый гербарий ясап килергә кушты. Без Әнәс дус белән яфракларны урманга барып җыярга киңәштек. Анда күп төрле агачлар үскәнлектән, безнең гербарийлар бөтенсенекеннән әйбәтрәк булачак. Мин аны ясауны әнидән сораячакмын, чөнки ул да мәктәптә эшли, рус теле укыта. Урманнан кайткач, әни яфракларны буш дәфтәр битләренә җилем белән ябыштырып, караңгы төшә башлаганчы гербарий төзеде, ә мин карап утырдым. Шуңа күрә дәресләрне хәстәрләргә вакыт та калмады, анысын иртәрәк торып, мәктәпкә барыр алдыннан эшләргә ният иттем.
1939 елның 11 нче октябре, хәрби комиссариатта эшләүче әти Казанга командировкага баргач, аннан миңа ботинкалы тимераяк алып кайтты. Малайларның күзләре акаячак инде. Хәзер тизерәк күлләрнең туңуын гына көтәсе кала. Октябрь бәйрәменә көзге каникулга чыккач, сулар туңса гына ярар иде. Болай аякка киеп идәндә генә йөрмәкче булам, тик аякта чайкалмыйча торулары кыен икән, бәлки шуганда чайкалу бетәр әле.

1939 елның 18 нче октябре, бүген беренче кар яуды, димәк халык сынамышы буенча, тагын бер айдан җиргә кар төшеп, кыш башланачак. Аңа кадәр тимераякта йөреп калырга да вакыт булыр әле. Әти ялга миңа кул сәгате алып кайтты, мәктәптә малайлар көнләшәчәк инде. Көнләшсеннәр әйдә, аларның әтиләре минеке шикелле райвоенкоматта эшләмиләр бит.
1939 елның 6 нчы ноябре, безнең өйдә бүгеннән үк Октябрьнең 22 еллыгын бәйрәм итү башланды. Әтинең туганы Мөнир абый хатыны Әклимә һәм минем яшьләрдәге бишенче сыйныфта укучы кызы Мөнирә белән кунакка килделәр. Мөнирәнең күкрәкләре инде кечкенә туп шикелле кабарып торалар, ботлары да килешле генә. Мин “ялгыш” кына әнә шул күкрәкләренә аркам белән бәрелеп тә алдым әле, шундый рәхәт инде. И-их, куллар белән тотып та карасаң!
1939 елның 25 нче ноябре, салкын тидереп авырып ятуым аркасында озак кына көндәлек дәфтәрен ачмый тордым. Хәзер инде терелеп, бүген укырга да бардым. Җәл, авырып ятканга боз өстендә тимераякта шуып калып булмады.
Хәзер инде Чуртан күле өстен кар көртләре каплап өлгергән. Авырган чакта Әнәс кергәләп йөрде, аның белән шашка уйнап вакыт үткәрдек шунда.
.
1939 елның 3нче декабре, бүгеннән башлап көндәлекне фәкать атналык иттереп алып барачакмын. Чөнки бер-берсенә охшаш көннәрнең нәрсәсе турында гына язып бетерәсе?Ә атна эчендә нинди булса да берәр кызыклы вакыйга килеп чыгарга мөмкин. Өченче көн, мәсәлән, авыл китапханәсенә тимераякта барып, китап яздырып алып кайттым, югыйсә мәктәпнекендә укырлык китаплар да калмады. Җил арттан искәндә шомарып беткән ат юлыннан тимераякта очып кына барасың, шундый рәхәт.

1939 елның 10нчы декабре, урамда салмак кына кар ява, тынычлангач, чаңгыда шуарга чыгарга исәп. Минем чаңгылар фабричный, ә Әнәснең әтисе ясаган гына, шуңа күрә кеп-кечкенә көрткә керсә дә аныкылар кадалалар. Ул егылып кына тора инде, ә миңа кызык. Шундый ук әтисе ясаган чаңгыда таудан шуганда безнең сыйныфтагы Исхакның сул күзенә корыган үлән сабагы кадалып, хәзер әнә күзе эренләп тора, бөтенләй күрми торганга да әйләнергә мөмкин диләр икән.
1939 елның 29 нчы декабре, бүген кышкы каникулга чыктык. Чирек буенча минем барлык фәннәрдән дә бишле генә. Димәк әти яңа лисапид алып бирәчәк. 25нче декабрьдә Мөнир абыйлар тагын бездә кунакта булып киттеләр. Мөнирә белән икәү бер бүлмәдә калып, мин аны кочаклап караган идем дә, әнигә әйтәм дигәч, җибәрергә туры килде.

1940 елның 10 нчы январе. Бүген каникулдан соң беренче көн укырга бардык.
Бу көндәлек – атналык алып бару ялыктыра да башлады инде, бернинди кызыгы да юк. Анда бит инде кинолар карауны, фән түгәрәкләрендә катнашуны язып барып булмый. Атналыкны айлыкка күчерергә кирәк булырдыр, я инде берәр кызыклы вакыйга була калса теркәп калырга ярый.
1940 елның 10 феврале, җидесендә минем туган көн иде. Әти яхшы укыган өчен дип, туган көнне дә кушып, алдан вәгъдә иткән яңа лисапид алып кайтып бирде. Мин инде аңа атланып, өй эчендә генә йөреп тә карадым. Хәзер, язлар җитеп, җирләр кардан ачылганны көтәсе генә кала.
1940 елның 10нчы марты, 7нче мартта Халыкара хатын-кызлар көненә карата концерт булды. Анда мин дә үзем чыгарган шигырьны сөйләдем:
Әниләр көне санала -
Беренче, яз бәйрәме.
Чын күңелемнән тапшырам,
Аңа чәчәк бәйләме.
Чәчәкләрем тере түгел,
Кәгазьләрдән ясалган.
Әмма аларга йөрәгемнән,
Бар җылылык салынган.
Сигезенче март бәйрәме –
Хатын-кызлар көне ул.
Сагынып көтеп алабыз,
Шуңа күрә тулы ел.
Шигыремне укучылар гына түгел, укытучылар да бик ошаттылар. Шуңа күрә күңел күтәренкелеге көне буена барды. Һава җылы булгач, кар җепшек иде. Концерттан кайтканда кызларга кар бәрә-бәрә кайтык. Бөтен киемнәр чеп-чи булды, әмма барыбер көн кызык үтте.
1940 елның 10нчы апреле, язгы каникул да төгәлләнде. Тик җирләр кардан ачылып бетмәгән әле, лисапидта рәтләп торып йөрерлек түгел. Чыгып караган идем дә, көпчәкләре пычракта тая, егылуың ихтимал. Малайлар минем лисапидка кызыгалар, йөреп карарга сорыйлар. Юк инде,чабаталы аяклары белән лисапид чылбырына кысылдырып,ваттыра алмыйм. Үзем туйганчы йөрми торып, беркемгә дә биреш юк, сорамасыннар да!
1940 елның 10нчы мае. Урамда бик җылы, мәктәптән кайтуышлый Әнәс белән Чуртан Күлендә быел беренче тапкыр коенып та карадык. Суы салкынрак әле билгеле, ләкин бер чумып алгач, түзәргә була икән. Исхакның кыш көне чаңгыда таудан төшкәндә сул күзенә чүп кадалу аркасында, ул тәмам бер күзгә сукыраеп калды.
1940 елның 10нчы июне. Кичә болыннарда, урман аланнарында җиләкләр өлгереп килә, дип хәбәр итте Әнәс, берсекөнгә барып карарга тәкъдим ясап. Елан чагу куркынычы булганга мин урманга барырга ашкынып тормыйм, ашамаган җиләгем түгел әле. Ничек Исхаклар, Шәрифләр,Әнәсләр яланаяк килеш урманга чыгып китәргә курыкмыйлардыр. Тиздән әти Казанга алып барачак, вәт анда булырга ярый.
1940 елның 11нче июле. Кичә су кергәндә аякларны көзән җыерып, бата яздым. Әле ярый һәвәскәр балыкчы Габделхак абзый күреп калган, ул тартып чыгарды. Башка әллә нигә дә үземне күмәрлек суга кермәскә ант иттем. 25 нче июньдә әти-әни белән пароходта Казанга бару да күңелле булды. Анда кибетләрдә йөрдек, кичен спектакль карадык. Кунарга Мөнир абыйларга бардык. Кызлары Мөнирә миннән дә зуррак булып үсәргә өлгергән.

1940 елның 12нче августы, шушы көннәрдә әтине райисполком рәисе ясап куйдылар. Ул миңа яңа уку елыннан бишледән дә түбән укырга ярамаганны кисәтте. Ә минем ул әйтмәсә дә укулар бик әйбәт барырга тиеш, бишенчене гел бишкә генә тәмамладым. Алтынчы сыйныфта укыр өчен дә барлык әсбапларны сатып алдык инде.
II
1940 елның 6нче сентябре, бер атна укып та өлгердек. Кичә казык суырыш уйнаганда тешем кителде. Мәгънәсез уен шунда, нинди тилесе уйлап чыгаргандыр аны. Таганда атынып ятуга бер нәрсә җитми инде. Сукыр тәкә дә ярый, кызлар белән уйнаганда. Кайберләре кочакка керергә генә торалар инде. Аеруча арттагы урамның Гөлиясе бу яктан хирыс, тик ул миңа бик ошап бетми, ә менә Саниясе бара.
1940 елның 25нче октябре, көндәлеккә язарлык бер нәрсә юк, чөнки урамга чыгарлык түгел пычрак. Өйдә кызыклы китап укып ятам. Кайчагында Әнәс керсә аның белән шашка уйнап алабыз, мин аны гел җиңеп чыгам. Ул безнең сыйныфның иң начар укучысы. Аның каравы иң көчлесе дә, тик шулай да физкультура дәресләрендә турникта уйнау буенча ул миңа әллә нигә дә җитә алмый.
1940 елның 17нче ноябре, ниһаять кыш җитте дияргә була, җирләрне кар каплап алды. Шыксыз җиле сызгырып-улап тормаса, чаңгыда чыгарга да булыр иде. Тик әни салкын тидерүемнән куркып, чаңгылар киеп чыгарга рөхсәт итми тора шул. Әнә, мине чакырырга кергән Әнәс авызын ерып чыгып китте. Ул минем шикелле әниләреннән урамга чыгарга рөхсәт сорап тормый. Миңа кызыклы китап укудан тыш башка чара калмый да шул.
1940 елның 23 нче декабре, тагын бер атна чамасы узса Яңа елга керәбез. Мәктәптә бәйрәмгә әзерлек бара. Өлкән пионер әйдаманы мине башлангыч сыйныфлар өчен Кыш бабай булып киенергә өнди. Анда уйнарга байтак кына сүзләр ятлыйсы бар. Кар кызы булып, быел гына башлангыч сыйныфларны укытырга килгән Кадрия апа киенә. Кечкенә генә буйлы Кадрия апа бик мөлаем укытучы үзе, миңа бик тә ошый. Шуңа күрә генә Кыш бабай булып уйнарга ризалаштым да инде.
1941 елның 8 нче гыйнваре, кышкы каникул бетәргә ике көн вакыт калып бара. Яңа ел бәйрәмнәре бик тә күңелле үтте. Кадрия апа: “И-их тагын 3 яшьләргә генә өлкәнрәк булсаң!”-дип үземне үбеп алды. Ашкынып китеп кочакламакчы булган идем дә “Чү-ү, кая үреләсең хәзерге чагыңнан!”-дип кызган ташымны тиз бастырды. 31 декабрь кичен Мөнир абыйларга барып каршыладык. Өлкәннәр Германия белән сугыш булырга мөмкин дип, гел шул турыда сөйләштеләр, без Мөнирә белән икенче бүлмәдә альбомнар карап утырдык. Мөнир абыйның фотоаппараты булгач, бик күп төшергән. Мин дә фотоаппаратлы булырга кызыгып куйдым. Әтигә әйтсәм, туган көнемә бүләк итәргә дә мөмкин.

1941 елның 8 нче феврале, кичә 14 яшь тулган көнемә дөрестән дә әти ФЭД фотоаппараты бүләк итте. Шатлыгым зур булды, Мөнир абыйдан ничек эшләтергә, фото ясарга өйрәтүен сорарга исәпләп торам. Шунысы гына эчне пошыра: өйдә дә, мәктәптә дә, урамда да Германия белән сугыш булу мөмкинлеге хакында сүзләр йөри. Әти хәрби кеше булганлыктан, сугыш башланса аны фронтка чакырырлар дип куркып торабыз әни белән. Үзе яраланганнан соң да госпитальдә ятып терелеп чыккач, Фин сугышына китәргә дип атлыгып торган иде әле, әни теше-тырнагы белән каршы килде: “Ашказаның белән авырып йөргән килеш сугышка барырга атлыгып торма, юләр. Анда синең көеңне көйләп, тиешлесен генә ашатып торучың булмас минем шикелле”,-дип кырт кисте ул.
1941 елның 12 нче марты, бүген физкультура дәресендә турникта атынганда кулы ычкынып китүдән егылып төшеп Исхак аягын сындырды. Гел аңа тиеп кенә тора инде, кипкән үлән сабагы кадалып бер күзен сукырайту җитмәгән. Шул турыда әнигә сөйләгән идем, өне алынды: әтигә әйтеп, мине физкультура дәресләреннән азат иттермәкче була. Юк инде, минем иң яраткан дәресләрем ул, атыначакмын да, сикерәчәкмен дә. Физкультурадан калышсаң, ничек офицер булмак кирәк, шуны да уйлый белми әни.
1941 елның 2 нче апреле, язгы каникулны төгәлләп беренче көн укуга чыктык. Җирләр кардан ачылып килә торган кызык һәм матур вакыт. Болында инде туп уйнап та була. Күп бала-чага язларын ябагасы коела торган сыер йоныннан туп әвәләп, шуның белән уйнаган булалар, ә минем төрле зурлыктагы берничә резин тубым бар. Шунлыктан зуррак малайлар да минем белән уйнарга тырыша. Ә туп уены бик кызык ул. Бер як командада кимендә 3 кеше булырга тиеш, аларның берсе таяк белән сугып җибәрүче командага туп биреп тора, калганнары еракта тупны эләктерергә тиеш. Очып килгән җиреннән тотып ала алсаң, тупны сугып билгеле арага йөгерүчегә бәреп тидерүе җиңелрәк, чөнки аның йөгереп килгән вакытында каршы чыгып көтеп торасың. Туп уенында караңгы төшкәнче әвәрә килеп, киемнәрең пычранып бетеп, өеңә кайтып керәсең.
Кызлар исә убыр уйный. Монысы да үзенә күрә кызык. Вакса савытын туфрак салып авырайтып, я инде шешәне ватып, аның төбен бер аякта сикерә-сикерә шакмаклап сызылган сызыктан икенче шакмакка күчерә торалар. Убырың сызыкта тукталса, я сызыктан читкә чыкса уен иптәшеңә күчә.
Чуен кисәге белән бәреп, тимер акча әйләндереп уйнавы иң кызыгы инде. Монда уенчылар күп булган саен кызык, чөнки акча өеме зуррак була. Бакыр акчаларны берсе өстенә берсен куеп өясең дә, өч-дүрт метр ераклыктан аңа бәрәсең. Өемгә эләксә бик әйбәт, эләкмәсә кем акчалар куелган сызыкка якынрак җиткергән – шул чуен кисәге белән акча өеменә бәреп аларны әйләндерергә керешә.Әмма бәргеч акча өеме куелган сызыкны узып төшәргә тиеш. Әйләнеп капланган һәр акча кесәңә керә бара, әйләнмәсә бәргечне акча өеменә якынрак җиткергән икенче иптәшеңә тапшырасың.
1941 елның 4 нче мае, Әнәс белән мәктәптән кайткач фото ясарга сөйләштек. Бик нык үтенгәч, аңа да фото ясау серләрен күрсәтергә булдым инде. Ул фотога төшкән кешеләрдән акча җыячак. Әти болай эшләргә рөхсәт тә итми, әмма Әнәс фотолар өчен акча алырга тәкъдим ясагач, бу фикер миңа да ошады. Акчаны мин түгел, ул җыячак ич. Фото ясый торган караңгы бүлмәне Мөнир абый көйләп бирде. Кызыл ут астында шөгыльләнү серле дә, кызык та үзе.
1941 елның 10 нчы июне, атнаның өченче уку көне. Укулар тәмамланырга ике атна вакыт калып бара, аннан соң имтиханнар. Имтиханга минем бик исем китми, чөнки өлгерешем бик әйбәт. Бөтен мәктәбендә уку буенча миңа тиңләшерлекләр юк. Мәктәптә генә түгел өйдә дә миннән зур кеше чыгачагын юрыйлар һәм мин моңа ирешәчәкмен дә.
1941 елның 28 нче ноябре, сугыш башлангач, көндәлек дәфтәрен ачып карыйсы да килгәне юк иде. Әмма минем тормышымда бик әһәмиятле вакыйга булып узды, аны теркәп калмый ярамас. Әти белән әни дәү әниләргә күрше авылга киткәнлектән, безнең йортка күз-колак булып торырга әнинең туганнан туган апасы, миңа бик усал күренүче Нурания апа калдырылган иде. Ул минем берәр кирәкмәгән эш майтарып куюымнан шикләнеп ахырысы, бездә генә кунарга булды.”Дошман очкычлары тәрәзәдән якты күрергә мөмкин” дип ул утны кабызмады, миңа да рөхсәт итмәде. Караңгы төшүгә үк миңа йокларга ятарга боерды, озак та үтмәде үзе дә минем янга килеп ятты. Миңа аның эчке күлмәктән генә калган тәне кагылуы бик рәхәт тә, ихтыярсыз аның күкрәләрен капшыйсым килә башлады, әмма Нурания ападан куркам. Аның каравы ул мине кочагына алып, бөтенләй изрәтте, шул арада кулларым да әрсезләнә барып, үзем бөтен җиренә үтеп кердем. Аңардан бернинди каршылык булмау сәбәпле, ул миннән – 7 нче сыйныфта укучы 15 яшь тулып килә торган малайдан ир ясады. Шулай итеп тормышымдагы беренче хатын Нурания апа булды, ә аңа 45 яшь. +
1942 елның 8 нче гыйнвары. Нурания апа белән булган хәлдән соң бу эшебезне әти белән әни белер дип озак кына куркып та йөрдем.Беренче эш итеп хәзер көндәлекне кулыма алып язганнан соң беркем дә табып укый алмаслык җиргә яшерү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк булды. Андый ышанычлы урын чорма башында, чөнки анда беркем беркайчан менеп йөрмәячәк, ә миңа кызык кына. Бу мәсьәләне хәл иткәч, әти белән әни өйдә булмаган вакытны туры китереп, Нурания апа белән тагын берничә тапкыр бергә булып алдык.
Ә Яңа ел җитәр алдыннан ире сугышта үлгән күрше Мөнәвәрә апа әнине сорап безгә кергән иде, әни өйдә булмады. Нурания апа белән булган хәлләрдән тәҗрибә алыпмы, мин Мөнәвәрә апа янында да кыюланып китеп, аны кочаклап алдым. Ул бик нык ачуланмаса да: “Нишлисең юләр малай, берәрсе килеп керер”,-дигән булып мине үзеннән этәрә төште. “Алай булса син эшләгән сарык фермасына үзем килим, кайчан үзең генә буласың?”-дип әрсезләндем. Ул дүртенче яртыларга дип вакыт билгеләде. Дөрестән дә әйтелгән вакытка ул анда мине көтеп тора иде, 27 яшендә. +
1942 елның 6 нчы мае, көндәлек дәфтәрен кулга алырга вакыт та юк, я Нурания апаларда булам, я Мөнәвәрә апада. Тик Мөнәвәрә апага сугыштан биртелеп кайткан Әхәт абый апрель азагында өйләнеп куйды бит әле, аның хатыны Сабира апа кардан арчылган кырдан башак җыеп ашаган икән дә шуннан агуланып үлгән булган. Мөнәвәрә ападан колак кагуыма озак вакыт кайгырырга туры килмәде, чөнки алмаш табылды.
Бер дә уйламаганда ире сугышта хәбәрсез югалган Гаисә апа белән үрәтник урманы аланында очрашырга туры килде. Ул чабаталык юкә кайрысы юнәтергә барган икән, ә мин кармак саплыгы кисеп кайтырга чыккан идем. Мине күреп баштан ул куркынып та калды, ләкин тиз тынычландырдым үзен, чөнки мин хәзер хатын-кызга ничек якын килергә шактый ук өйрәнеп җиттем, ул 25 яшендә.+
1942 елның 24 мае, Мөнәвәрә апаны очратып булмасмы дип сарык фермасына төштем, ә анда ире сугышта үлгән Фатима апа берүзе, сарыкларга азык биреп йөри. Хәзер инде мин хатын-кызлар белән икәүдән-икәү генә калганда ничек якынаерга беләм, берничә сүздән үк аның ир-ат иркәләвенә сусавын төшендем. Дөрес, кочакларга керешкәч ул карышкан булып маташты, әмма аның бу каршылыгы тыйнаклык, хатын-кызга хас кыюсызлык күрсәтү рәвешендә генә иде, күңеленнән ризалыгын шунда ук аңладым һәм ул бирелде. Минем әни кебек 42 яшендә икән, шунлыктан бераз уңайсыз да булды. +
1942 елның 24 октябре, бер көнне дәресләр тәмамлангач та үзебез укый торган бинада калдым, чөнки идән ярыгына акчам төшеп киткән иде. Шуны алырга азапланып ятканда авыл советы рәисе Гаршия апа кызы, кияүгә чыкмаган Сәлимә апа, бүлмәне җыештырырга керде, ул җыештыручы – мич ягучы булып эшли. 23 яшендә, килеш-килбәте әйбәт кенә. Мин моның кылларын чиертеп карарга булдым, оялып кына хихылдаган була, сизәм үзе бөтенләй риза инде, тик башка җыештыручылар комачауладылар. Шулай да алар бүлмәгә кергәнче без икенче вакытны икәү генә булырга сөйләшергә өлгердек.
III
1942 елның 1 ноябре, Сәлимә апа, мәктәптә+
1942 елның 10 ноябре, Сәлимә, мәктәптә ++
1942 елның 19 ноябре, Сәлимә, мәктәп ++!
1942 елның 25 ноябре, Фатима апа сарык фермасына чакырды, барып килдем. +
1942 елның 30 ноябре, Сәлимә, әнисе өйдә юк, рәхәт ++++
1942 елның 5 декабре, колхоз рәисе Мисбах абзый кызы Нурдидә апа 21дә, Сәлимәнең ахирәткәе, почтада эшли. Сизәм, Сәлимә мактанып сөйләгән, димәк. Ярар, зыян юк, өйләренә үзе чакырды бит. +
1942 елның 15 декабре, Нурдидә, почтада ++
1942 елның 22 декабре Нурдидә, почта +. Үзеннән башка беркем белән дә очрашмавымны шарт итеп куйды. Анысын карарбыз!
1943 елның 7 январе, Нурдидә, почта+. Нурдидә өйләнешергә кирәк, ди.
Мин аның сүзен уенга алып: “Ярар”,- дигән булам. Өстебезгә Сәлимә килеп ишек шакылдата башлады, тавыш чыкты. Бу кызлар белән араны өздем. Мөнәвәрә апа белән Фатима апа исән булсыннар, сарык фермасыннан да җайлырак урын юк, диярлек.
1943 елның 31 нче марты, каникул. Мәктәпнең тәрәзәсен алып, 9 нчы клас ста бергә укучы Сания белән эчкә үттек. Үзе күптән миңа каныгып йөри иде. Тик кочаклашу, үбешүдән кала бернәрсә эшләргә рөхсәт итми, нәрсәгә генә тәрәзә аша эчкә үткәндер? Кирәкләре бар андыйларның!

1943 елның 5 нче мае, Нурдидә өйдә кеше юк дип чакырды.+ Әнисе Мәймүнә апага эләктек. ”Минем аңардан 5 айлык корсагым бар, әни. Без өйләнешергә сөйләштек, шулай бит Әүхәт”,-дигән була Нурдидә күзен дә йоммыйча. Мин аны-моны уйлап тормыйча башымны кагам. Мөгаен алдан сөйләшкәннәрдер, шул арада Мисбах абзый да кайтып керде. “Син, безнең белән алдан киңәшмичә генә кызыбыз кияүгә чыгарга исәпләгән бит әле,-ди Мәймүнә апа иренә, берни дә булмагандай, тыныч кына,- кияү яшь булса да төпле нәселдән үзе, тик кодалар белән сөйләшмичә андый зур эшне башкарып булмастыр”,- дип тезде дә тезде ул картына. “Ярар, Син, минәйтәм аталары янына барырга кирәк булыр, син әзер була тор, бәлки кодалар үзләре бирегә килер, яшьләр өйдән чыкмасыннар ”,-дип хәл итеп чыгып китте Мисбах абзый.
Озакламый әти, ә ул сәләмә кеше түгел, фин сугышы инвалиды, отстав кадагы капитан, килеп: “Нурдидәгез үзе минем балигъ булмаган малайны бозган, аны җавапка тартырга кирәк”,- дип мине “коллыктан”коткарды. Ни генә әйтсәң дә әти райбашкарма комитетында эшли шул. Әмма Мисбах абзый да төшеп калганнардан түгел икән, фронттан бер аягын калдырып кайткан, берничә орденлы офицер кеше. Өскә шикаять язам дигәч, әтигә райкомда я малаеңны өйләндерәсең, я бу районнан күчеп китәсең, дигән шарт куйганнар.
Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, без җәхәннәм читендәге бер районның кечкенә генә Элмә авылына күчеп килдек. Әти колхозны җитәкләргә кереште, ә миңа 7 чакырым ераклыктагы Каенсар авылының урта мәктәбенә йөреп укырга дип хәл ителде. Укудан курыкмыйм анысы, миңа кайда укысам да барыбер.
Монда яшәүче халыкның сөйләме бик кәмит икән, кайчакларда аңламыйча да торам хәтта. Безнеңчә почмакны нүеш дип йөртәләр, ә аларча поцмак кухня икән. Ничектер цыкылдап сөйләшәләр – көл дә ела инде.
Үзебезгә аерым йорт салганчы колхоз бригадиры, элек колхоз рәисе булып эшләгән, ирен сугышта югалтып, тол калган Сәрбия апаның ярыйсы ук иркен алты почмаклы өенә урнаштык. Рәйсә атлы минем яшьтәге шәп кенә кызы да бар икән әле. Сизеп торам, кыз миңа битараф карамый, шуңа күрә өйдә кеше булмаган вакытта бер җаен туры китереп үзен үбеп, кочагымда изрәттем.
1943 елның 13нче июне, Иске йорт дигән әрәмәлек, Рәйсә.+ Елап йөрәккә тиюе белән шунда ук күңелне дә кайтарды. Әмма атна-ун көннән соң үзе үк минем янда сырпалана да башлады. Нишләп тә булмый, күңелен күрергә туры килде. Тик аның белән башка хаты-кызлар белән яткандагы шикелле үк ләззәт көтәрлек түгел.
1943 елның 24 нче июне, Рәйсәләр өендә. + Сакланырга тырышам, Нурдидә шикелле корсакка калса нишләрсең? Шуңа күрә үзебезнең йортны өлгертеп күчүгә үк Рәйсәгә күренмәскә тырышам, тик көтмәгәндә генә үзе килеп чыгып сырпалана башлый да, тагын дөньялар онытыла.

1943 елның 15 нче июле, Рәйсәләр өе. + Эш беткәч, Рәйсә: “Мин корсакка калдым”,- дип “сөенеч алды”. Шул гына җитмәгән тагын, алар йортыннан ут капкандай чыгып чаптым. Җитмәсә әни дә: ”Син шул Сәрбия кызы белән була шып, безне тагын хурлыкка калдырырга телисеңме әллә, малай актыгы!”-дип
каршы алды. Бетте, Рәйсә янына бүтән якын да бармаячакмын.
1943 елның 21 нче июле, печән чабучыларга Хафизә исемле 19 яшьлек кыз белән атта төшке аш пешерер өчен су алып барганда, Иске Йорт әрәмәлегендә кочаклаштык, үбештек,- очрашырга сөйләштек, ничек оештырырга?Моңа кадәр хатын-кызлар үзләре минем белән ялгыз калу җаен эзли торган иде, монысы да башкалардан әллә ние белән аерылып тормыйдыр әле.
1943 елның 5 августы, Рәйсә өйгә килде. Әни сизенде ди, бик борчулы. Әле ярый безнекеләр өйдә юк иде. Көч-хәл белән тынычландырдым үзен.+
1943 елның 16 нчы августы, Хафизә белән Иске Йортта очраштык. –Баштан өйләнүне таләп итә, нинди акыллы баш!

1943 елның 27 нчы августы, Хафизә белән Иске Йортта. + Беркем белән үбешкәнем юк иде дип башны катырып йөргән булды. Беләм мин, үбешмә гәннәрнең нинди булганын.

1943 елның 1 нче уку көне, күрше Каенсар авылындагы урта мәктәпкә 4 кыз белән бер үзем атлыйм. Рәйсә башка кызларга минем янәшәдә атларга ирек бирмичә гел арага кереп, кысылып бара. Сизәм, барысының да минем белән буласы килә, ничек җаен табарга, ничек өлгерергә?
10 нчы класста 11 кыз, 9 егет. Егетләрдән Әхнәф белән Әхәт иң ныклары, ә калганнары вак-төяк шунда. Димәк әнә шул Әхнәф белән Әхәткә ориентир тотарга кирәк булыр, алар үзара туганнан-туганнар да икән әле. Кызлар арасыннан иң шәбе Асия Галиева. Химия укытучысы Шәүкәт абый кызы икән.Ул минеке булырга тиеш! Әмма миңа игътибар итмәгән була, карарбыз!!! Үзен артымнан сарык бәрәнедәй йөгертмәсәм, исемем Әүхәт булмасын. Юри, өстенә дә борылып карамаячакмын! Андыйларның горурлыгын ничек сындырырга икәнен беләбез!
1943 елның 10 сентябре, яңа мәктәп шартларына күнегеп киләм. Әхнәф белән бераз контакт урнаштырдым кебек. Әхнәфе дә Әхәте дә бик авырлыкта яшиләр икән, әмма горурлар үзләре. Мин тәнәфестә өстенә май яккан ипи ашый башлагач, бүтән малайлар төкерекләрен йота-йота, мәчедәй күзгә мөлдерәп карап биргәнне көтәләр, ә тегеләр ач булсалар да минем якка карамаган да булалар. Ләкин ипине сындырып төрткәндә кыстатып тормыйлар, шунда ук, мизгеле белән чәйнәп йоталар.
Әхнәфнең Зөләйха, Әхәтнең Нурания белән чуалып, Асиягә өмет тотмауларын сизгәннән соң, сак кына аның кылын тартып карарга булдым, “Егетем фронтта, аны көтәм”,- дип минем белән сөйләшмәде дә. Сөйләштерербез! Шул ук вакытта башка кызлар тирәмдә бөтерелеп йөриләр, ә Рәисәсе һаман да ашка төшкән таракандай каяндыр килеп чыгып, миңа сыланып йөдәтә.
1943 елның 15 нче сентябре, 8 нче сыйныф укучысы ниндидер Сәвиядән танышырга теләк белдереп язган хат алдым. Озын тәнәфестә яхшылабырак карар өчен 8 сыйныфлар укый торган бинага кереп: “Кайсыгыз Сәвия була?”-дип сорадым. Карап торуга шәп кенә, җитлеккән кыз: “Мин булам”,-дип кыю гына җавап бирде. “Укытучылар бүлмәсенә чакыралар, нишләп тәртип боздың?”-дип хәйләләп алып чыктым моны. Кочаклатмаган була бит әле, минем белән очрашып, сөйләшеп кенә йөрергә икән теләге. “Нәрсә, куллардан гына тотышып йөрергә телисеңмени?”-дим. “Әйе, ә нигә, гаепмени?”-ди бу нәүмиз елмаеп. Бала дисәң дә бала инде. Әтисенең райкомда эшләгәнен белгәннән соң, аның белән тирәнгә керү турында уйларга да ярамавын аңладым. Үсә төшсен, 16 га җитсен, аннары күз күрер!!
1943 елның 27 нче октябре кызлар өерләре белән минем тирәдә бөтереләләр.
Чөнки минем укулар бик яхшы, һәр линейкада мактап торалар. Рәйсә генә күзгә чалынып эчне пошыргалап тора. Инде әнисе безнең өйгә килеп кызының миннән корсагы булуы турында балавыз да сыгып алды. Тик минем әти-әни:”Кая инде хәзердән үк Әүхәтебезгә өйләнергә, башы яшь, укырга да, укырга әле аңар. Кыз бала үзе андый эшкә юл куймаска тиеш!”,-дип җавапны кыска тоттылар. Аннары үзен, әнисе белән минем әни, район больницасына алып барып, корсагын төшерткәннәр. Шуннан соң Сәрбия апаның акылы саегып калган дип сөйләделәр. Ләкин бу хәлләр узгач та Рәйсә мине үзенеке иттереп санап йөреп, миңа күз аткан һәрбер кызны гел кисәтеп, якын мөнәсәбәтләр урнаштырырга комачаулап торды. Әйтерсең лә минем хатыным инде!?
1943 елның 8 нче декабре, Сәвия бергә чаңгыда шуарга чакырып хат язган. Карда әүмәкләп үзен кыстым, издем, туйганчы үптем. Әмма тирәнгә үтәргә
кызның ризалыгын сизеп торсам да, үземә үзем юл куймадым. Әйдә, өлгерә төшсен, барыбер минем кулдан ычкына алмаячак!
Асияне менә ничек кенә бер каптырырга, һаман да кулга килмәгән булып кылана. Минем түземлелекне сыный күрәсең. Мәктәпне генә тәмамлыйк, бер кая да китә алмас!!
1943 елның 17 нче декабре, Рәйсә каян сизеп әти-әнинең өйдә юк чакларын чамалаган? ++ Миңа үпкәли алмый, ирексезләмәдем.“Өйләнмәсәң дә шулай очрашкалап йөрик инде, ташлама мине”,-дип үтенеп сырпалангач, каршы килә алмадым. Әмма барыбер аның ишеләр белән араны ныклып торып өзәргә кирәк, әллә нигә өметләнеп ятмасыннар.

IV
1943 елның 25 нче декабре, Яңа елны каршы алуга әзерлек барышында Сәвия буш бүлмәгә чакырып керде. Миңа нишләргә кала: үбәм, кочам – кыз изрәп төшә. Ләкин башны югалтмыйча гына гашыйк булып кыланырга кирәк. “Шәүкәт абый кызы Асиягә тешең үтмәгәч, безнең ише беркатлы кызларның колакларына салма эләргә генә кала инде сиңа”,- дип ачуны чыгара, ичмаса монысы да. “Асия имеш, ул сиңа торырлыкмы соң?!”-дигән булам. “Әгәр Рәисәң бу сүзләрне ишетсә, башкачарак сайрыйсың инде”,- дип тагын ачуны кабарта, әмма тешне кысып түзәм. “Башны катырдыгыз инде барыгыз да Рәйсә дия-дия. Аның белән безнең аралар Элмәдә чакта ук өзелде, беләсең килсә”,-дип сөйләшүне туктатырга исәплим, әмма кыз һаман кулымны ычкындырмыйча: “Рәйсәнең үзе каршында әйтә аласыңмы шул сүзләрне?”-дип төпчеләвен белә. Миңа: “Кирәксә әйтермен дә!”-дияргә генә калды.
Әйдә, Рәйсәсе дә белеп торсын, күрсә тагын да әйбәтрәк булачак әле... Шаяртып сөйләнми икән бу кыз бала, дөрестән дә бер малайга Рәйсәне чакырып килергә кушты. Мин Рәйсәнең килеп кергәнен бер күз кырые белән күзәтә торып, Сәвияне үбәргә керештем һәм теләгемә дә ирештем: Рәйсә “хыянәт өстендә” тотты үземне. Миңа нәрсә, эчем катып көлдем, ә Сәвия Рәйсә каршында акланып маташкан була, юләрләр...
Бик шәп булды әле бу, икесеннән дә язгы каникулларга кадәр котылып тордым. Күңелне бастырырга теләгәндә Хафизә ерак түгел, ялгыз гына очрашкаларга мөмкинлек бар, Мөслимә әбигә Хафизә аркылы бер кәнди он бирдерәм дә, беркемгә бер сүзе чыкмый, ызбасы берәр сәгатькә безнең карамакта кала. Чыра да кабызып тормыйбыз. Шунысы шәп, ул корсакка узмау җаен белеп эш итә, акыллы кыз. Иркәләү, назлаулары гына да ни тора бит, башка кызлар кебек капризлыгы да юк, бер теләккә дә каршы килми үзе. Берсе дә аңар җитми инде, узган елны Сәлимәнең әнисе өендә юк чакларда гына шундый ук рәхәт була торган иде!!!

1944 елның 7нче гыйнваре. Яңа 1944 нче елдан башлап, мин тагын да тырышыбырак укырга керешергә исәпләп торам. Башка егетләр шикелле тәмәке тартмагач, колхоз малына күземне кыздырмагач, минем турыдагы гайбәтләрнең ачыктан-ачык таралуына нигез булмады. Шуңа күрә күп кенә хатын-кыз укытучылар кырын карасалар да, фәннәр буенча билгемне кыса алмадылар.
1944 елның 25 нче сентябре. Мәктәпне бик яхшы билгеләренә тәмамлап, үземнең дә, әтинең дә теләге буенча, Казандагы хәрби артиллерия училищесына укырга кердем. Монда казармада яшибез, һәрнәрсәдә армия тәртибе – рөхсәтсез шәһәргә дә чыгарга ярамый. Шунысы әйбәт: Совет гаскәрләре фашистларны көннән-көн кысырыклый баргач, безне фронтка алмаска тиешләр дип торалар укытучыларыбыз. Сугышта бик күп офицерлар һәлак булганлыктан, Совет Армиясенә безнең кебек укыган белгечләргә кытлык зур диләр алар тырышып укуыбызны таләп итеп. Ә минем монда да мәктәптәге шикелле укуым әйбәт, анысы.
1944 елның 27 нче октябре, Казан малае Володька Коростылев белән дуслашып киттек. Ул өченче курстан булса да нишләптер мине якын итте, мөгаен минем әти Фин сугышы инвалиды булгангадыр. Бер көнне уволнениега чыккач, өйләренә дә алып кайтты әле. Ул да минем шикелле әнисе Валентина Николаевнага бердән-бер малай икән, тик менә Володяның офицер әтисе Фин сугышында ук үлеп калган.
Без килеп кергәндә аларда 35 яшьләрдәге Клавдия Петровна атлы күрер күзгә ярыйсы гына, кечерәк буйлы бер хатын утыра иде. Аның да офицер ире сугышның бенренче елында ук хәбәрсез югалган икән, димәк үлгән. Мине ашардай булып күзләрен майландырып карагач, тәннәрем кызышып китте. Чөнки күптән, инде 3 айга якын бер-нинди хатын-кыз белән дә якыннан аралашкан юк, сагындырган булган аларның кочаклары җылысы. Шуңа күрә Клавдия Петровнаның күзләренә теләгемне ачыктан-ачык сиздереп, туры карадым.
Акыллы хатын икән, миңа нәрсә кирәген шунда ук аңлады һәм башкаларга сиздерми генә авызын бөрештереп, үпкәндәй итте дә, күзен кысып куйды. Бу хәлдән соң йөрәккәем күкрәк читлегеннән бәреп чыгардай булып тибә башлады, шуңа да каш сикертеп, ишек ягына ымладым. Ул ризалыгын сиздереп, башын какты.
Валентина Николаевна безнең хөрмәткә диптер инде, хәзинәсеннән сугыш елларына хас булмаган нигъмәтләр чыгарып, өстәл көйләде. Хәтта графин белән хәмерен дә куеп, рюмкаларга койды. Анысы, без дә бер кайчан затлы ризыктан өзелеп тормадык. Әни әйтүгә үк, әти ашамлыкларны һәрвакыт капчыклап, әрҗәләп кайтара. Кәнфит-печениеләрнең безнең өйдә бер кайчан да бетеп торганы булмады. Күз алдына ихтыярсыз әнә шул – өйдәге муллык картинасы килеп басты, ул чакларны сагынып куйдым. Чөнки безне училищеда тукландырулары өйдәге белән чагыштырырлык та түгел иде, шуның өстенә тамак туярлык ашатмыйлар да әле. Хәер, тора-бара алдан да калачак, дип торалар әнә, өлкән курстагылар.
Башкалар эчеп куйсалар да, мин аракыга иреннәремне генә тидергән булдым. Хатыннар:“Әйдә-әйдә курсант, оялып торма, күтәр!”-дип бик нык кыста салар да, мин үземнекен иттем – эчмәдем. Гомумән, аракы-шәраб эчүне өнәмим, башкаларның да, бигрәк тә хатын-кызларның эчкәнен яратмыйм.
Бераздан соң Валентина Николаевнаның: “Бездә генә кунып кал”,-дип кыставына карамастан, Клавдия Петровна торып, китәргә җыена башлады.
Һич көтмәгәндә ул:“Курсант, мине фатирыма тикле озатып куй инде,”-дип мөрәҗәгать итмәсенме. “Рәхим итегез!”.- дидем мин дә эшне сизеп, югалып калмыйча. Вакыт иркен, кичке алтынчылар гына, безгә исә училищега төнге унга шае кайтып җитәргә кирәк. Шуңа күрә: “Мин хәзер әйләнеп киләм”,-дип Клавдия Петровнаны озата барырга алындым.
Урамга чыгуга ук ул култыклап алып, бөтен тәне белән миңа сыенды. Миннән битәр ул якынлыкны тансыклаган ахыры – калтырануы хәтта миңа да сизелә, өстәвенә: “Хәзер кайтып җитәбез, хәзер”,- дип мине түгел, үзен күберәк тынычландыра бугай. Шуңа күрә дә ахыры, ул яшәгән өченче катка күтәрелеп, фатирына үтүгә үк миннән алда ашыга – кабалана чишенеп бәреп, караватына чумды да:”Кил яныма, курсант!”-дип үзе янына чакырды.
Хатынның күңеле булгач, киң тимер караватта кулларны баш астыма салып, иркенләп фатир эчен күзәтәм. Ярыйсы гына җиһазлы күренә болай. Зур өстәл тирәли затлы 6, аркалы урындык тезеп куелган, пыяла ишекле савыт-саба шкафы, аның янәшәсендә диварга зур көзге эленгән. Каршы якта ике гирьлы, вакыт белдереп суга торган сәгать, аның тирә-юнендә кысалы фоторәсемнәр. Тәрәзә төбендә телефон аппараты да бар. Почмакта икона белән шәмне күреп, имәнеп киттем. Шул чакны Клавдия Петровна да телгә килде:
-Үз гөмеремдә беренче тапкыр танышкан көнне үк ир-атка бирелүем, -Клавдия Петровна хисләр ташкынынан арынып, сулышы тигезләнгәч, мине назлап-иркәләп муенымнан, күкрәгемнән үбә-үбә, акланып алгандай сөйләнеп куйды,- танышканнан соң атна-ун көн озаттырып йөреп, тәмам ышаныч казангач кына, фатирыма үтәргә рөхсәт итә идем. Ә син әллә нишләтеп куйдың шунда...
Клавдия Петровна минем озакламый тагын килүемне үтенеп калды.++

1944 елның 25 нче ноябре. Өченче көн уволнениягә үзем генә чыгып, тагын Клавдия Петровналарга юл тоттым. Бернинди церемониясез генә чишендереп, урынга яткырдым, каршы килеп маташуның эзе дә күренми, шуңа күрә әллә ничек кенә кызыгы да юк шикелле. Кечкенә буйлы хатыннарга хас хәрәкәтчәнлек күрсәтеп, Клавдия Петровна чәй куеп кертте дә, мине сыйлаган арада телефоннан ниндидер хатын-кыз белән сөйләшеп алды.
-Хәзер дус хатын да килеп җитә, бергәләп күңеллерәк булыр,-диде ул миңа серле карап.
Дус хатын дигәне Володяның әнисе Валентина Николаевна булып чыкты. Чорына хас булмаганча бик купшы киенгән, үзеннән затлы хушбуй исләре аңкый. Алар үзара үбешеп алган итенделәр дә Валентина Николаевна сумкасыннан алып өстәлгә бер тартма кәнфит, шәраб шешәсе чыгарып куйды һәм шуннан соң гына пальтосын, эшләпәсен салып миңа сузды:
-Дамага итәгатьлек күрсәт Аухатик, -дип балкыды ул минем ләззәтле хисләремне уятырлык итеп. Шәп хатын икән бит бу Валентина Николаевна дигәне, Володяның әнисе булмаса, үзе белән сөйләшерлек тә – буе-сыны яшь кызларныкына алыштыргысыз.
Менә сиңа мә, Валентина Николаевна әллә инде аның тулы, шома ботларына битараф булмыйча, кызыгып каравымны күреп, әллә үзенең дәртенә чыдаша алмыйча, көтмәгәндә мине кочаклап алып, суырып-суырып үбәргә керешмә сенме?! Куллары да бер дә тик тормый: бөтен оят җирләремне капшый башлады. Мин уңайсызланудан йөземә аптыраулы мимика чыгарып, Клавдия Петровнага карыйм, ә ул исе дә китмәгән кыяфәттә елмаеп, хуплавын белдергән рәвештә башын кагып, кулларын гына изәгән итте. Шул арада Валентина Николаевнаның үземне кай арада караватка төртеп аударып, чишендерә башлавын да абайлый алмый калдым.Димәк Клавдия Петровна үз теләге белән мине бүлешкән. Ә миңа тагын нәрсә кирәк?! Валентина Николаевна бик канәгать калды кебек, хәтта рәхмәт тә әйтте әле. +!

V
1944 елның 28 нче декабре, яхшы укыганнарга Яңа елга 3 көнгә әти-әниләр янына кайтырга рөхсәт бирәчәкләр. Әлбәттә инде алар арасында минем кандидатура да бар. Шуңа күрә уволнениеләргә чыгарга да бик ашкынып тормыйм, буш вакытларда кызыклы китап укыйм. Әнисе белән булган вакыйгадан соң Володя белән аралашуы кыенрак, белмим инде берәр нәрсә сизмәдеме икән? Сизмәгәндер мөгаен, югыйсә ике атна элек, ачыктан-ачык акчага тәннәрен сатучы җиңел карашлы хатыннар янына алып бармагандыр. Билгеле, анда шактый гына акча да туздырырга туры килде.
1945 елның 8 нче гыйнваре, Яңа ел бәйрәмен өйдә каршы алдык. Әти-әни үземнән бик канәгатьләр, чөнки училище башлыгы исеменнән аларга яхшы ул тәрбияләгәннәре өчен Рәхмәт хаты юллаганнар иде. Шуңарга шатлыклары эчләренә сыймады инде. Минем план Асияне күреп, дуслык урнаштыру иде дә, тик очрашып кына булмады. Ул университетка ук укырга кергән икән, бәйрәмгә кайтканмы-юкмы, белә алмадым.
Ичмаса авылда кулга алырлык бер якын дустым да юк, бергә укыган малайларның барысы да фронтта, аларның шактые үлеп тә калганнар икән инде, ә исән калып кайтканнарының я куллары, я аяклары юк. Бу турыда сыйныфташым, бер кулын калдырып кайткан Шәраф сөйләп торды.
1945 елның 17 нче феврале, укулар шәп бара. Безнең гаскәрләрнең фронттагы уңышлары да сөендерә. Хәзер бернинди шикләнүсез курсантларны сугышка алмауларына исәп тотарга мөмкин. Кайбер, патриот булып кыланып, сугышка китәргә “ашкынган” курсантларны мин күңелемнән бер кайчан хупламадым. Әйдә, миннән башка гына сугышып йөрсеннәр, шунда. Барлык кешегә дә сугышта катнашырга димәгән лә.
1945 елның 10нчы мае. Бөтендөнья җиңүне бәйрәм итә. Һәммәбезнең күңелләре күтәренке, бернинди кайгы юк. Иң әһәмиятлесе, сугышта катнашмый исән-сау калдык, югыйсә минем елгыларның күпме егете анда башын салды. Чегән кызлары үз халыкларыннан башка ир-ат белән якынлык кылмыйлар дигән сүз сафсата икәнен исбатларга туры килде. Ничек кенә үз итәләр икән безнең кебек ир-атны.

1945елның 26 нчы июне. Беренче курс бернинди маҗараларсыз диярлек узды.
Мин әти-әниләр янына каникулга кайттым. Кайбер сыйныфташ егетләрнең сугышта яраланулары аркасында армия хезмәтенә ярамаганнары күренгәлиләр. Алар белән дөнья хәлләре турында сөйләшәбез, тик миңа кызык түгел. Чынлап торып, җитди рәвештә йөрерлек кыз кирәк тә бит,кызганычка каршы, Асияне һаман да күреп булмый әле. Ә Сәвия яңадан тагылды әнә, ләкин аның белән, әтисе шундый зур урында эшләп торганда, тирәнгә керергә ярыймы соң? Ирексезләп өйләндерерләр тагын.
1945 елның 13 нче июле, авылда бер нинди кызык та юк, фронтовиклар кайта торалар шулай. Һаман да шул Сәвия дигәне бәйләнеп: “Әйдә үзеңә бик матур табигать кочагын күрсәтәм”,- дия-дия, тәки әллә кая Кизләү Тавы дигән җиргә алып китте бит. Юл буена “Син мине яратасыңмы, мин сине яраткан шикелле яратасыңмы?”-дип аптыратып бетерде. “Яратам инде, яратам, яратмасам кулга-кул тотынышып, сиңа ияреп бармас идем”,-дигән итенәм. Әйдә, күңеле булсын шунда. Нишләргә кала үзе каныккач, авыз суларын корытып сөйләгән, бик тә яраткан Кизләве Тавында өйләнәм дигән булып, күңелен бастырдым инде. +
Эш узып, елап та җибәргәч, ахыры яхшыга бетмәячәген шунда ук күңелем сизде сизүен, тик һаман да шул терсәк якын бит безнең. Җитмәсә шул мизгелдән башлап, җанга да чи булып китте әле ул кыз (хатын инде). Ике яктан да әти-әниләр кыскач, нишләп тә булмый, язылышудан башка чара калмады. Әмма бер күңел кайткач, мин аның янына да ятмадым бүтән, атна-ун көнләп торды да әниләренә китеп барды, ә миңа шул гына кирәк тә инде –котылдым ниһаять, ябышкак сагыздан.
1945 елның 28 нче июле. Сәвиянең агуланырга теләп кара эчүе турында ишеттем дә ялым да тәгәлләнмәгән килеш тизрәк Казанга китү ягын карадым. Монда ичмаса киносына, спектакленә йөрергә була. Ир назына тилмергән хатын-кызлар да буа буарлык, бармак белән генә чакырасы, инәлдереп тә тормыйлар. Җитмәсә Клавдия Петровнасы да, Валентина Николаевнасы да ерак түгел.
1945 елның 12 нче августы. Валентина Николаевна махмырданмы, кабымлыкка гөмбә ашаудан агуланыпмы вафат булды. Поминкага Володя мине дә чакырды. Алардан Клавдия Петровна ирексезләп диярлек мине үзе белән өйләренә алып кайтты. Исерек хатыннардан да коскынычы юк икән, ник ияреп килгәнемә үкендем. Җанга чи нәрсә шунда.
1945 елның 17нче сентябре. Күңелдә азмы-күпме Көнчыгыш фронтка озатулары мөмкин дигән шик сакланган булса да, хәзер икенче бөтендөнья сугышы җиңүле төгәлләнгәч, бөтенесе артта калды дигән сүз. Армия хезмәтеннән дә кыен курсант тормышы җайлы-ипле генә бара шунда. Миңа зарланырга урын юк, башка курсантлар белән мөнәсәбәтләр, кайбер мизгелләрне исәпкә алмаганда, начар түгел, нәчәлникләр канәгать үземнән, тагын нәрсә кирәк?..
1945 елның 23 нче ноябре. Ниһаять чын мәгънәсендә кыш җитте дияргә була, салкынлык 10 градусларга кадәр нольдән түбәнгә төшкәне бар. Октябрь бәйрәменнән соң әниләр янына авылга кайтып килдем. Мәктәптә бергә укыган сабакташлар авыр тормыштан зарланалар. Егетләрнең каты яраланулары аркасында комисияләнеп кайтканнары гына авылда, бүтәннәре сугыштан соң армия хезмәтен дәвам итәргә калганнар икән. Мин билгеле, Асияне күреп булмасмы дип клубка чыккалаган булам, аулак өйгә кызлар янына баргалыйм, ләкин ул һаман күренми. Аңардан башкаларына игътибар да итәрлек түгел.
1945 елның 25 нче декабре. Мин бераз салкын тидереп санчастьта ятып алдым. Борчылып, әти белән әни дә тиз арада яныма килеп җиткәннәр. Үзләре белән алып килгән каклаган казлары, башка тәм-томнары биредә ят ризык булгач, бик ярап та куйды үзе. Алардан дәвалаучы табипка да өлеш чыгаргач, миңа булган мөнәсәбәт тагын да яхшыра төште. Әле шуның өстенә ул организмга катлаулык килеп чыкмасын дип, кәҗә сөте эчәргә кирәк дигән сылтау белән, авылга кайтып дәваланырга рекомендация дә бирде.
1946 елның 11 нче январе. Авылда кәҗә сөте белән махсус “дәвалануым” 10 көннән узып китте. Шаккатмалы, халык ач-ялангач яшәсә дә күңел төшенкелегенә бирелмичә тырыша-тырмаша яшәргә-җан асырарга омтыла. Әле шуның өстенә яшьләр аулак өйләргә дә җыелган була. Андагы кызларның яшьләре бик чуар 16-17 дәге кызлар арасында 30 га якынлашканнары да күренә. Ә егетләр дигәннәре шулай ук 16-17 яшьлекләр генә, үзләре чиртсәң егылырлык шундый арыклар.
Кызларның барысы да диярлек уеннарда да, әйләнгәндә дә минем янда булып, бергә биергә ашкыналар. Егет сәләмәләре миңа астыртын гына кырын-кырын караштыралар. Хәрби формадан булмасам, бәйләнүләре дә ихтимал. “Күршең яхшымы?” уенында ике тапкыр яшь кенә кызлар мине бирмәс өчен үзләренең кечкенә генә кул учларына каеш белән чәпәттеләр дә, мескеннәр. Уенның әҗерен күрү рәвешендә берсе белән аралыкта үбешергә дә туры килде әле.
1946 елның 9 нчы феврале. Туган көнемә бәйле рәвештә шәһәргә уволнениегә чыктым. Трамвайда барганда бер бик шәп киенгән, күрер күзгә күркәм генә кыз белән танышып алдым. Аңа урын биргәч, күзләрен миннән ала алмый торгач, бергә буласы киләдер дип уйлап, озата ук киттем. Сөйләшү барышында үзем өчен аның да минем белән бер чамада булуын ачыкладым. Финанс-экономика нститутының дүртенче курсында укып йөри икән. Татьянаның фатирларына якынлашканда, үзенең подполковник кызы булуын белдергәч, ул алга таба аның белән якынлык өмет итүгә минем күңелне сүрелдереп куйды. Шулай да аерылышканда шактый ук кыю гына минем биттән пәп итеп алып, тагын кайчан килүемне сорагач, берара аптырап та куйдым. Аннары: “Кайчан тагын уволнениегә чыгарырлар бит әле?”- дигән булдым. “Ә Сез тырышып карагыз!”- дип кулын изәп кереп китте ул.
1946 елның 17 нче феврале. Дөрестән дә тәртибем яхшы, бер нинди кагыйдә бозуларым булмагач, чираттагы уволнениегә каршылыксыз җибәрделәр. Таня телефоннарын биргән иде, шуннан шалтыратып, күрешергә сөйләштек. Танышканда Әүхәт урынына үземне Александр дип белдергән идем дә, өйләренә алып кереп, әнисе белән таныштырырга тәкъдим иткәч, үземнең татар булуымны җиткердем һәм баштан әнисенә шул хакта әйтергә кирәклеген искәрттем: “Минем күренүем анаң өчен бик үк теләмәгән сюрприз булырга мөмкин, нинди милләттән икәнлегемне белми торып, аның катына үтү килешмәс”,- дидем. Әмма саубуллашканда аның минем биттән пәп итүен көтеп тормастан, үзем инициатива күрсәтеп, һушыннан яздырырлык: “Тиздән күрешүне ашыкынып көтеп калам”,- дип әйттерерлек үптем.

VI
1946 елның 27 нче феврале. Хәзер мин һәр атнада уволнениегә ниндидер могҗиза көткәндәй ашкынып чыга башладым әле. Чөнки Таняның сүзләренә караганда, аның атасы тиздән полковник йолдызлары тагып, хәтта генерал вазыйфасын башкарырга күчәргә мөмкин икән. Ә генерал кияве булып куйганда бер дә комачауламас иде. Ниһаять Таняның әнисе Елена Станиславовна каршында имтихан тоттым дияргә була. Шактый гына симез хатын икән шунда, мине кибеттән товар карагандай төрле яклап күзәтте инде. Чират әтисе каршында сынау узуга терәлде.
1946 елның 21 нче марты. Таняның әтисе Михаил Александрович белән очрашканда ул инде полковник дәрәҗәсе алып өлгергән иде. Ул минем ничек укуым турында сорашкан булды. Әмма мин күңелем белән тоеп тордым, полковник минем татар булуымны өнәп бетерми. Ә Танясы инде каршымда ничек ярарга тырышырга белми, аның өчен әти-әнисеннән дә уңайсыз хәтта.
Михаил Александрович күңел өчен дигән кебек минем әти-әнием хакында сорашкандай итте, киләчәк планнарым белән кызыкснды.

1946 елның 30 нчы апреле. Бөек Җиңүнең бер еллыгы бәйрәмен зурлып үткәрүгә ныклы хәзерлек бара. Парад үткәреп, Ирек мәйданы буенча маршта атлау булыр дип көтелә. Мин Танюша белән даими очрашып йөрим, өйләренә дә кысырыклану сизмичә үтәм. Кыз минем каршыда ничек кенә ярап бетәргә белми бөтерелә. Бергә булган очракта әбисенең чиркәүдә ярәшү үткәрү кирәк булачагына төрттерә. Ә мин үземнең комсомол һәм атеист булуымны дәлилләп, чиркәүгә керүләрнең бернинди кирәге калмаячагына сылтыйм. Бу хакта сөйләшү гомумән миңа ошамый.
1946 елның 2 нче июне. Курсант тормышына бөтенләй, шуның кадәр күнегеп җителде ки, гүя мин гөмер буе училищедан чыкмаган да диярсең. Әмма шулай да аны тизрәк тәмамлыйсы, инде офицер тормышын да татып карыйсы килә башлады. Әнә Володька Коростылев мактап туя алмый үзенең хезмәтен. Хәер, ул шул махсус хезмәттә, ә андагылар лейтенант кына килеш тә өлкән офицерларны да дер селкетә алалар. Кешеләр өстеннән чикләнмәгән властька ия булу ни әйтсәң дә күңелле нәрсә.
1946 елның 4 нче августы. Авылда каникулда ятам. Таня үзем белән алып кайтуымны бик сораган иде дә, алып кайтаммы соң. Әни урысча белми, аралашуы бик кыен булып, бер-берегездән тиз туярсыз дип көчкә котылдым. Турысын гына әйткәндә мин аңардан туя да башладым. Әгәр дә теләсәм, ул шунда ук сузылып ятачак, билгеле. Аңа шул гына кирәк, ул шуны гына көтә дә. Әмма Мисбах абзый Нурдидәсе белән дә, аннары Сәрбия апа Рәисәсе белән дә инде ике тапкыр авыз пешкәч, генерал дәрәҗәсенә үрмәләгән полковник кызы белән андый уенны уйнарга һич кенә дә ярамый. Әле ул минем хатын аерган ир булуымны белми, ул хәбәрне училище тәмамлап киткәндә, аңардан арыну өчен файдаланырга булыр.
1946 елның 24 нче ноябре. Полковник кызы белән очрашкан саен ул мине турыдан-туры өйләренә алып керә. Мин түгел, ә ул мине көчләми генә инде. Аның бүлмәсенә кереп бикләнәбез дә ятагында әүмәкләшә башлыйбыз. Ул оялып тормастан, эчке күлмәкчән генә кала да, минем гимнастерканы, майканы салдырып ата. Күз карашыннан чалбарымны да салуымны теләве ачыктан-ачык сизелә, ләкин мин көч-хәл белән булса да бу адымнан үземне тыеп торам. Тирләп-пешеп чыгып, тәмам җенси ләззәт татыганчы, чын мәгънәсендә онанизм белән шөгыльләнеп ятабыз. Белмим, мондый рәхәт ләззәтле, әмма түзеп торуы авыр имтихан кайчанга тикле дәвам итәр.
1947 елның 3 нче гыйнваре. Яңа елны Татьяна белән икәү генә каршыладык. Ул махсус минем белән калу өчен, әти-әнисе белән бергә кунакка барудан баш тарткан. Татьяна мине эчерергә теләп җан талаша, үзенең тәмам исерүе җитте. Бер - беребезне чишендерешә-чишендерешә фәкать оят җирләрне генә каплап торучы чүпрәк кисәкләренә кадәр барып җиттек. Мин бернинди тартынусыз аның бөтен җирләрен капшыйм, ә ул хихылдап ятуын гына белә. Ләкин полковник кызы ничек кенә теләсә дә, шуннан артыгын миннән ала алмаячак, югыйсә ахыры хәерле бетмәскә мөмкин. Җитте, ирексезләп өйләндерүләрен мин бүтән һич тә теләмим инде.
1947 елның 6 нчы феврале. Миңа иртәгә 20 яшь, зур булмаса да түгәрәк дата. Курсташлар шыпырт кына билгеләп үтүне таләп итәләр. Мин башка егетләр шикелле тартуга, башка төр йомшарып китүләргә акча сарыф итмәгәч, финанс хәлем чагыштырмача әйбәт, шактый ук, йөз сумнан артык запасым бар. Әйдә тыгынсыннар гына, хәмерне үзем сатып алмасам да үзләренә акча бирермен, теләсә нишләсеннәр, әни әйтмешли, нигә шунда кадалып китмәсеннәр.

1947 елның 25 нче октябре. Бик ныклап Бөек Октябрьнең 30 еллыгын каршыларга әзерләнәбез. Өлкә комитеты бинасы алдындагы Ирек мәйданыннан тигез сафларда атлыйсы була. Ә моңа без һәрвакыт әзер, күнегеп торасы юк, анысы. Бер көнне Володя Коростылев безнең янга кереп чыккан иде. Үзен армия разведкасына алганнар, лейтенант дәрәҗәсендә шунда хезмәт итә. Сер итеп кенә миңа бик күп кызык нәрсәләр турында сөйли. Җае чыкса мине дә шунда тәкъдим итәм дигән була. Татар булуым гына комачауларга мөмкин дип шикләнә.
1947 елның 27 нче декабре. Татьяна белән 2 елга якын дустанә генә түгел бик якын ук мөнәсәбәттә йөрибез. 21 нче яшькә кадәр җитеп минем әле бер генә хатын-кыз белән дә бу кадәр озак дуслашып йөргәнем булмады. Ул мине бөтенләй үк туйдырды дип әйтмәс идем. Татьяна бөтен яктан да килгән диярлек. Төскә-биткә дә, буй-сынга да шәп үзе. Өстәвенә генерал кызы дияргә була, чөнки әтисе әлеге генерал вазыйфасын тагын ел ярым башкарган очракта ул генерал йолдызларын алачак. Безнең бергә кушылуыбызга бердән-бер киртә рәвешендә аның марҗа кызы булуы тора.
1948 елның 17 нче июле, инде берничә ай буена көндәлеккә тотынганым юк иде. Ниһаять училищены төгәлләгән ел да килеп җитте, лейтенант дәрәҗәсендә берәр частька гаиләле булып китү файдалы, диләр – андыйларга фатир алу җае бар икән. Минем алда ике мөмкинлек бар; берсе бик перспективалы - Таняның ата-анасы эчтән риза булмасалар да, кәсебенә керешсәм, аны ябышып чыгарлык итә алам. Әмма шул ук вакытта минем әти-әни дә марҗа килене алып кайтуымны өнәп бетермиләр. Авылга кайтып, әнә шул Асияне эләктерсәң, теләсә кайда күкрәк киереп йөреп була инде анысы да, тик һаман да аның койрыгын тотып булмый тора.
1948 елның 15 нче августы. Күрдем мин аны һәм миңа чыгарга риза булмаячагын алдан сизгәнгә, урлап кайтырга карар иттем. Ике таза гына егет белән сөйләштем дә, әтинең тарантаслы атын алып, сагалый башладык үзен. Аннары авызын томалап тарантаска күтәреп салдык та – син күр дә мин күр. Әйдә, ничек кенә анда тыпырчынып ятмасын, безнең йортта келәттә урын-җир көйләнгән, ай-ваена карамастан хатын ясадым үзеннән. Әмма ләкин иртән торгач, Асия дигәнем аның сеңелесе Суфия булып чыкмасынмы? Зыян юк анысы, апасыннан чибәр сеңелесе дигән кебек, үзе принцессага тиң инде дә, тик минем хатыным булырга дигән тәкъдимне ишетергә дә теләмәгән булып кылана.
Әти олы башын кече итеп, Шәүкәт абыйларга кодалап барырга мәҗбүр булды. Шәүкәт абый белән Зәлифә апа зур каршылык күрсәтмәделәр, кияүләре Совет Армиясе лейтенанты булсын да, канәгать калмасыннар тагын!!!
1948 елның 23 нче сентябре, мине взвод командиры дәрәҗәсендә Чиләбе өлкәсенең Чибәркүлдәге хәрби частена билгеләделәр. Суфия генә һаман да кулга ияләшми, гел ялгыз гына ятарга тырыша. Мин анысы, күңелне бастырырга аңардан башкаларны табарга да аптырап тормыйм. Ресторанга кереп утырсам, кызлар үзләре янга килә, теләсәң кайсын алып кит. Частьтагы элемтәче кызлар да күзгә генә карап торалар, чакыруга ук теләсә кая ияреп баралар.
1948 елның 6 нчы ноябре, кичә часть буенча кизүдә торган идем, бүген ял итәм. Суфия мәктәптә пионер әйдәманы булып эшли, Казан дәүләт педагогигия институтында рус теле укытучысына читтән торып укып маташкан була. Аның укуы миңа бер тиенгә дә кирәкми инде, болай да кирәгеннән артыкны белә, нәрсә әйтмә - каршы сөйләнеп маташа.
1948 елның 2 нче декабре, частьта берничә татар малае хезмәт итә. Шулар килде-кирәкмәгәнгә башка офицерлар белән булганда да янга килеп, татарча мөрәҗәгать итеп йөдәтәләр. Җен ачуларым чыга шуларга. Нигездә шул мәсьәлә генә борчый да инде мине. Хәер, өйдә тагын Суфия мәлгун җанга тынычлык бирми икән бит. Минем белән сөйләшмәгән дә булып кылана. Аның белән сөйләшергә бик теләп тормыйм әле. Барыннан да элек шунысы әйбәт, балабыз юк, кирәкми дә. Булган очракта да тик Суфиядән генә тумасын, аннары баласын миңа каршы тәрбияләр тагын.

1951 елның 21 нче ноябре. Бервакыт кизүдә торганда ничә төрдәге милләт хатыннары белән булырга өлгерүемне махсус санап утырдым – 13 кә җыела икән. Хәтта арада чегән хатыны да бар, югыйсә алар чегән ирләреннән башкалар белән әллә нигә дә ризалашмыйлар дип сөйлиләр иде – сафсата! Сорый белеп сорасаң, бирүченең тәкате тотмый, дип юкка гына әйтмәгәннәрдер инде. Кыскасы, шәп хезмәт минем, ашау – байдан, үлем – Ходайдан дигән кебек, күтәрәсе-төшерәсе түгел, ә акча бара. Әнә шулай Чиләбе өлкәсендәге Чибәркүлдә өч елым үткән дә киткән.
1951 елның 7нче декабре. Чираттагы йолдызны пагоннарга тагып, Германиягә җибәрделәр, менә. Көнчыгыш Германиянең Дюсельдорф шәһәре янындагы гарнизонга урнаштырдылар. Фатир Чибәркүлдәге бараклардан йөз тапкырга әйбәтерәк. Ә немец кызлары турында сөйләп бетерерлек тә түгел. “Фрейлейн, фик-фик”,-дип бармаклар белән шартлатып күрсәтсәң, шунда ук сузылып ятарга торалар. Эльза+, Анне+, Клара+!! Күп инде алар...”
1951 елның 30 декабре. Хезмәт сөйләп аңлата алмаслык бик әйбәт бара. Монда армия разведкасында хезмәт итүче танышымны очраттым әле менә. Капитан минем белән, әмма югарырак курста укыган Володя Коростылев булып чыкты. Аның белән җае чыккан саен очрашып торабыз. Ул күпме генә эчсәң дә исерттерми торган таблеткалар бирде. Бездә ниләр генә юк, дип сөйли Володя. Әгәр дә берәр кешене юк итәргә теләсәң, аның эчә торган чәенә яки ашына бер таблетка саласың да, кирәк икән ул бер cәгатьтән, телисең бер көннән, кирәксә бер атнадан үләчәк икән. Ә табиплар аның йөрәк авыруыннан үлүен әйтәчәкләр, ди. Шәп әйбер, хатыныңнан туйсаң, дару төймәсен, эчә торган чәенә генә салып куясың. Шәп! Бик шәп!
С Ө Й Г Ә Н Е Ң Б Е Л Ә Н Ш А Л А Ш Т А
О Җ М А Х
I
Әүхәтнең әлеге “күтәренке рухта” язылган, әмма җан өшеткеч куркыныч сүзләр белән тәмамланган “мемуарлары” белән танышып чыккач, беравык миңгерәеп торгандай булдым. Минем шундый халәттә түшәмгә карап, дәшми торуым Суфиянең күңеленә тия башлады булса кирәк, ул шаяртып кына янбызыма төртеп алды:
- Нәрсә, зур кайгыга баткандай булдың әле, әйт инде берәр сүз.
- Иреңнең шундый әшәкелекләрен белгән килеш ничек аның белән тора аласың? Мин шуңа гына аптырыйм,- дип куйдым ничектер Суфиягә үпкәләгән кебегерәк.
- Ю-ук, һич тә аның белән яшәргә җыенмыйм. Ул гомумән, җанга чи нәрсә, хи-хи-хи, дип көлүе генә дә ир-атларга хас түгел. Кыскасы, язганнары белән танышмаган булсам да, барыбер аннан аерылачак идем. Мин гомумән аның белән ятканым юк. Ә бу дәфтәренә очраклы гына, сейфын ачып тап булдым. Сейфын да ачмаган булыр идем, тик штабта калдырган ачкычларын алып килделәр дә, тиз арада кирәк дип, ниндидер кәгазьләр тәлап иттеләр, шунда дәфтәре дә килеп чыкты. Әйтәм дә аны, минем гарәп хәрефләрен тану-танымавым белән кызыксынып торган иде. Мин ул чагында танысам да, белмим дидем.
- Инде хәзер нишләргә җыенасың?
- Дәфтәренең соңгы битенә зур хәрефләр белән Айрат дип язып, биш плюс һәм биш өндәү билгесе куям да, җыенып кайтып китәм, Аллаһы боерса. Көнләшүдән түгел, миңа димәгәе йөзләгән хатын белән ятсын шунда, исем дә китми. Минем өчен гомумән, җанга чи бәндә ул. Ә менә синең, башка хатын-кызларга каравыңнан көнләшер идем, Айрат абый, - дип Суфия тагын мине назларга керешеп, ләззәт хисләрендә исертте...
-Дәфтәрендәге соңгы язма сине бер дә шикләндермиме? Аңарда әнә нинди куркыныч агу бар икән ич!
-Бүредән курыксаң, урманга кермисең инде Айрат абый, ә мин аңардан бер дә куркып тормыйм.
Суфия белән саубуллашканда ул мине шактый ук уйга калдырырлык, алай гына да түгел, нык борчылырлык сүзләр әйтеп озатты:
-Айрат абый, ачулансаң ачулан, тик мин синнән барыбер бала табачакмын,- аның йөзендә күңел дәрьяларын актарырлык искиткеч гүзәл елмаю җәелсә дә, ниндидер сагышлы моңсулык белән әйтте ул бу сүзләрне.
Ә минем өстемә гүя бозлы су сиптеләр, нишләптер югалып калып, аңа каршы бернинди җавап кайтара алмадым. Болай булгач, иренең минем хакта беләчәген уйлап, күңелне шик тә кимерә башлады: һәрхәлдә мин солдат кына, ә ул офицер, теләгәндә юкка да чыгарта ала. Шуңа күрә бу турыда Суфияне кисәтеп куярга кирәк таптым:
-Бәлки аңа белдерегә кирәкмәстер, сиңа да миңа да зыян итәргә мөмкин.
Тик ул йөзендә һаман да шул моңсу елмаюын саклаган килеш мине тыныч ландырып куйды:
-Борчылма, син инде ул белә калганда кайтып киткән булырсың, ә үземә зыян иттермәү җаен әллә кайчан уйлап куйдым. Хәтта үзе үк миңа бер нинди хәвеф-хәтәр булмавын кайгыртачак. Чөнки ул бит коммунист санала, карьерасы өчен үлеп торган бәндә. Миңа бер-бер хәл була күрсә, дәфтәреңнең фотокүчермәсе штабка җибереләчәк, дип кисәтеп куячакмын. Куркак җан ул, тыныч бул.
Суфия шулай дип торса да күңелдән, барыбер шик китмәде. Шуңа күрә өлкән лейтенант Әүхәт Шәйхетдиновның частька әйләнеп кайтканыннан алда, үзем тизерәк демобилизацияләнеп китмәмме дип өметләнеп көттем. Юк шул инде, яшь солдатларны алып килми торып, җибәрәләрме соң. Кыскасы, теләсәм-теләмәсәм дә җенем сөймәгән Әүхәт белән очрашырга туры киләчәк...

Белмим, Суфия безнең мөнәсәбәтләр хакында иренә әйткәнме-юкмы, тик өлкән лейтенант Әүхәт миңа ничектер шикләнеп карый кебек тоелды. Әнә шундый шикле уйлар мине тәмам демобилизацияләнеп киткәнче ташламады. Ә зарыгып көткән демобилизация фәкать 1952 нче елның декабрь ахырында гына насыйп булды. Җыелып килгән немец маркаларына шактый гына, чемодан тулганчы бүләкләр сатып алдым. Сөеклем өчен махсус, алсу төстәге кофта сайладым. Гөлҗимеш чәчәге төсе ул, ихтыярсыз минем бик еракта калган балачагымны хәтерләтә шул... Күзләремне йомып, мин кабат аякларымны игеннәре урылган кырда камыллардан тырната-тырната еракта, Ком Сызасы буенда, әтиләрнең нокта гына булып күренгән тракторы белән тагылып йөри торган комбайны янына йөгерүемне, гүя читтән күзәтеп торам... Ә анда яхшы ат җиккән трантаста минем Сөеклем, алсу күлмәкле кыз утыра...
Тиздән, бик тиздән, Аллаһы теләсә мин аны күрәчәкмен, кулларыма күтәреп йөртәчәкмен. Шундый якты хыяллар белән декабрьнең зыкы салкын бер көнендә туган авылыма кайтып кердем. Мин кайтканчы энекәшем Рәшит мәктәптә тәртипсезлек кылуы аркасында, Кемерово өлкәсендәге Прокопьевск шәһәренә ФЗУга китеп барган иде инде – китүе турында августа ук язды. Күршедә үскән дустым Хафиз да солдат хезмәтеннән кайтып өлгермәгән иде әле. Өйдәгеләргә алып кайткан бүләкләремне өләштем дә, тизерәк Сөеклемне күрү максаты белән дәү әни янына барып килим дигән булып, Иске авылга ашыктым.
Сөеклем минем килгәнне тәрәзәләреннән күреп алды, шунлыктан дәү әниләргә артымнан ук кереп җитте һәм тартынып та тормыйча кочагыма ташланды. Моннан да рәхәт мизгелләрнең булуы һич мөмкин түгел, дәү әни аңышып өлгергәнче, Сөеклемне кулларыма күтәреп алып, матча турысыннан бәрелмәс өчен башны ия төшеп, ишекле-түрле йөрттем. Армиядән мин тагын бер башка үсеп кайттым шул. Әллә шуңа да дәү әни белән Сөеклем миңа башларын артка ук ташлап, сокланып карап тордылар. Мин шул арада аларга дип аталап алып кайткан бүләкләремне тапшырдым.
-И-и бәпкәм, әниең дә күргән булса бу пәһлевандай бәдәнеңне, ницек үсеп катькан бит, сүбөхәнәллаһи! Нинди асыл егет булып зитешкән, Ходай бәхетле тормыш күрергә генә насыйп итсен иде инде үзеңә.
-Һичшиксез бәхетле булыр ул, Саимә апа, чөнки ул бик максатчан кеше. Ә барыннан да мөһиме эчкерсез, беркемгә начарлык теләми торган асыл зат. Аның кебек саф күңелле кешеләр бик сирәк булалар, -дип куйды Сөеклем миңа сөеп карап,-шуңа күрә аңа ышаныч зур.
Бу сүзләрдән соң бик уңайсызланып киттем: Сөеклем безнең Суфия белән булган мөнәсәбәтләрне белсә, һич алай уйламас иде. Күз алдына елмаеп Суфия килеп басты. Әйе, үзәкләреңне өзәрлек чибәр иде шул ул. Ләкин шулай да минем Сөеклемә беркем җитә алмый инде, аңардагы җан елымлылык, кем әйткәндәй, сөйкемле сөякле булуы белән ул күңелне рәхәт иркәли.
Дәү әни безнең мөнәсәбәтләрне яхшы аңлаганлыктан “ашыгыч эшләр” табып, чыгып китте. Ә безгә шул гына кирәк тә инде. Мин тизерәк Сөеклемә үземнең якындагы планнарымны җәеп салдым:
-Бүген үк сезгә башкода җибәрәм, Аллаһы теләсә. Ничек уйлыйсың, синекеләр каршы килмәсләрме икән минем ише хәерчегә кызларын бирергә?
-Алай димә инде Алтыным, хәзер байлар, хәерчеләр юк заман бит. Шул, әнидән генә шикләнеп торам инде, әллә нинди генә сылтаулар табып куймаса.
-Ярар Сөеклем, хәзергә саубуллашып торыйк, мин кайтып әти белән киңәшләшим, кемне башкода иттереп җибәрергә,- дип кадерле вакытны сузмыйча өйгә ашыктым.
-Бернинди башкодалар эзләп йөрмибез, әллә үзем сүләшә алмаммы? -дип әти шунда ук кырынырга хәстәрләнә башлады. Әти малае Җәүдәт куркынычсыз пәкене стакан эчендә үткәрергә тотынгач, мин тиз генә Германиядән алып кайткан лезвие төргәген суздым.
-Немец пәкесе белән кырынып кара әти, ничек алганын сизмәссең дә.
-Сүз дә юк, алар ясый белә инде. Урысныкыдай бөтен нәрсәсе цапмаган-юынмаган кебек төгел,-дип мин биргән пәкене мактый-мактый кырынып куйды әти. Шунда ук хатыныннан кадергә кия торган киемнәрен барлатып алды да, Аллага тапшырдык дип, утырып дога кылгач, икәүләп зур эш артыннан, Сөеклем яшәгән авылга таба чыгып киттек.
Әле ярый авыллар арасы ерак түгел, өч чакырымлап чамасы гына, югыйсә чатанлап йөргән әти өчен бик кыенга туры килгән булыр иде. Мин исә үземнең куашавымны басарга тырышып, әтине бер узып китеп, бер артта калып атлый бирдем. Сөеклем яши торган йортка якынлашкан саен, йөрәккәем күкрәк читлегенннән чыгарлык ярсып типте: ничек каршыларлар ата-аналары?!
Сизеп торам, әнисе Нәзирә апага минем шикелле чыгышсыз, ярлы кешедән битәр бай кияү кирәк, ә менә әтисе, элеккеге МТС директоры, коммунист Таһир аганы байлык кызыктырырга тиеш түгел кебек, бар өмет аңарда инде. Ниләр генә булып бетәр. Шундый икеле-микеле уйлар белән кызылга буялган калай башлы зур йортның бик ыспай эшләнгән, бизәкле урыс капкасын ачып, иркен өй алдына үттек. Афәрин, әти үзен кем әйтмешли, партизаннарча кыю тота:
-Хузялар үдәләрме?- дип көр тавыш белән аваз салды ул таягы белән ишеккә кагып.
-Әйе-әйе, кем бар анда?- тышка бу бөркеп ишек ачылды. Кыска җиңле күлмәктән генә, уң кулы урынына бер чәнти бармагы гына тырпаеп торган, түгәрәк сакаллы, 70 яшьләрдәге ир-ат әтине танып алып, безнең белән җылы күреште,-әйдүк-әйдүк Хәйдәр, үтегез әйдә, бу солдат синең улыңмы?
-Әйе, минем зур малай, шоның йомышы белән йөрү инде Таһир,- дип сөйләнде әти аякларын кагынып өй эченә үтүешли,-зәмәгатең Нәзирә дә үдә булса сезнең белән киңәшләшергә килдек, менигынак.
-Өйдә, кая булсын тагын, әйдәгез.
Таһир ага чагыштырмача ачык каршыласа да, безнең сәламне Нәзирә апа авыз эченнән генә мыгырдангандай: “Ярый әле шунда”,-дип чытыгырак чырай белән җаваплады.
-Таһир кордаш, Нәзирә, мени шул, күз алдыгыздагы малаема кызыгызны димләү нияте белән килүебез иде,- әти капылт кына шулай диде дә бер Сөеклемнең әтисенә, бер әнисенә карап куйды,- яшьләр бер-берсен яхшы беләләр икән. Эш фәкать сезнең ризалыктан гына тора диләр.
Мин нык дулкынланудан калтырана ук башладым, бугай. Үземнең эчке халәтемне сиздермәскә тырышканга күрә, башымны иеп, аяк очларына текәлеп торам. Башка чаклардагы кыюлыгымнан гүя берни дә калмаган – шулай Сөеклемнең әти-әнисенең карарын көтәм, секундлары да сәгатьтәй озак сузыла.
-Улың булган егеткә ошаган Хәйдәр, мин аның Сәвия белән кушылуына каршы түгел.
-Каршы түгел дә бит, ә кайда яшәрләр соң алар? -дип сүзгә кушылды Нәзирә апа, гадәттә татар гаиләсендә ир-атлар сөйләшкәндә хатын-кыз почмак яктан башын чыгармыйча, тыкшынмый торырга күнеккән булса да,-безнең кызыбыз иркенлектә яшәргә өйрәнгән лә ул.
-Баштан дәү әниләрдә яшәп торырбыз, аннары әкеренләп үзебезгә йорт салып чыгарбыз,-дидем мин ниһаять кыюлыгымны җигеп.
-Белмим-белмим.
Шул вакыт алдагы бүлмәнең ишегеннән минем Сөеклем башын тыгып: “Әни, каршы килмә инде”,-дип аваз салды һәм аның сүзләре җитә дә калды:
-Ярар, үзегезгә карарсыз,- диде дә кызы катына кереп китте Нәзирә апа.
Таһир абзый исә, бөтенләй ачылып китеп:
-Кияү буласы егеттән зур кеше чыгачагына минем шигем юк,-дип балкып кулымны ук кысты,-тик эшкә урнашуга ук партиягә керү ягын карарга кирәк булыр, рекомендациянең берсен үзем бирермен.
-Ә мин бит армиядә үк партиягә кергән идем инде, иртәгә баш көн, хәрби комиссариатка баргач, бер исәптән райкомга да керергә исәпләп торам. Шунда берәр эш тә сорармын, авыл хуҗалыгы техникумы белемем бар.
-Алай булгач барысы да тәртиптә икән инде. Бер нәрсәдән шикләнмә, эше дә, ашы да булыр.
II
Әти никах мәсәләсен күтәреп караган иде дә, Таһир ага шунда ук кулларын кагып каршы килде: “Син нәрсә сөйлисең Хәйдәр, малаеңның да, минем дә партиядән куылганын телисеңме әллә? Мин инде пенсиядә булгач, әллә ни куркынычы да булмас, ә бит Айратның киләчәгенә шунда ук киртә куелачак.”
-Нинди хәл инде ул никах та укытмагац, һиц аңнамыйм,-дип сөйләнде әти
каршы килеп,-юк инде, сез катнашмасагыз катнашмассыз, ә мин шыпырт кына картларны зыячацмын.
-Ярар, үзеңә карарсың, тик Айрат өйдә юк чагында эшлә син аны. Мин белмәдем дип әйтерлек булсын, берәрсе әләкләп, райкомда сизә калсалар, ахыры начар бетәргә мөмкин.
Зурдан кубып, кызыл туй үткәрмичә генә, фәкать авыл Советында язылышып өйләнешергә хәл кылынды. Ә миңа нәрсә, Сөеклем белән кушылу булса, башка берни дә кирәкми. Шулай итеп, 1952 нче ел төгәлләнергә берничә көн калганда, без Сөеклем белән язылышып та куйдык һәм дәү әнинең кысан өендә көн күрә башладык. Яңа ел башыннан исә, якындагы кечкенә генә авылдан торган “Йолдыз” колхозына агроном булып эшкә урнашып куйдым, ә Сөеклемә китап ханә мөдире вазыйфасы табылды.
Безне барыннан да нык сөендергәне хуҗасыз торган бер сәләмә йортка кертеп урнаштырулары булды. Бу инде ни генә әйтсәң дә үз куышыбыз иде. Колхоз рәисе Низам абзый ике балта остасы биреп, ватык тәрәзәләрен куйдырды, ишеген төзәттерде, баскан саен баш-башы күтәрелеп, шыгырдап торган идәннәрен беркеттерде һәм эшләре беткәч, минем белән бергә килеп, кушканнарының ничек үтәлгәнен үзе тикшереп кабул итте.
-Мени шонда яши торыгыз әле улым, зәйгә цыккац значытса, зае белән яңыны зитештересез,- дип күңелне күтәреп куйды колхоз рәисе,-да канишны, буралык бүрәнәләр белән колхоз булышыр, эфчүтеки.
Низам абзыйның тормыш тәҗрибәсе берничә кешегә җитәрлек булса да бар белеме 2 сыйныфтан узмаганлыктан, еш кына ул минем белән киңәшләшергә дә тартынмады. Миңа хәтта андый чакларда ничектер уңайсыз да була торган иде. Әтинең чордашы булып, берничә орденлы, күкрәге тулы медалле фронтовик килеш минем шикелле малай-шалайдан ничек эшләргә киңәш сорасын инде! Хәер, нигездә ул агрономиягә, җир эшләренә кагылышлы сорауларны ешрак бирә торган булды.
Шулай да телгә оста кеше ул Низам абзый: җыелышларда, нәрәт вакыт ларында нинди генә сүзләр табып кызартмый колхозчыларны. Һәр җөмләсендә “ыслушый”, “эфчүтеки”, “да канишны”, “канса кансуф”, “значытса” кебек паразит сүзләрне дә кушмый калмый. Күп чакны әлеге сүзләрнең икесен дә бер үк җөмләдә кулланып җибәрә: “Да канишны, эфчүтеки безнең кайбер заваплы иптәшләргә бөек Сталин аңлатканча эшләү зитеп бетми. Канса да кансуф мин бит значытса, үзем өцен эшләтмим инде..,”- дип башлап җибәрә ул гадәттә үзенең чыгышларын.
Үзе артыннан аны Чүтеки Низамы, яки Чүтеки дип кенә атап йөртәләр. Ни генә булмасын, минем өчен якын кешегә әйләнде ул. Гомумән Низам абзый яратты үземне: “Ыслушый, син эфчүтеки, минем сугыш кырында ятып калган Замир улыма охшаган, значытса,- дия торган иде ул күңеле тулган чакларда,-Алла насыйп итсә мин ялга киткәц, персидәтел булып калырсың. Эфчүтеки, бу урынга куярга синнән дә грамотныйрак кеше барыбер авылда юк, канса кансуф”. Мин исә, андый вакытларда тыйнак кына баш тартам: “Әле сиңа ялга китәргә иртә, Низам абзый, 60 та тулмаган килеш,-дигән булам аны тынычландырырга тырышып, -ә мин бик яшь сине алыштырырга”.
-Юк инде улым, зитәкце булып эшләргә исәнлек тә кирәк, ә миндә ул юк. Ничава, эфчүтеки быел әпәй генә уңсын, беренче секретарьга үзем барып әтәцәкмен сине куярга дип, канса кансуф.
“Йолдыз”да 1953 нче ел урагында дөрестән дә икмәк бик уңды, колхозчылар әлегә кадәр мондый уңышның күренгәне булмады, дип сөйләделәр шатланышып. Хәер, ул елны уңыш һәр җирдә яхшы чыкты, дияргә кирәк. Әти исә, Сталин дөмеккәнгә шулай булды ул, дип әйтергә дә тартынмады. Ләкин мин аны күңелем белән бик хупласам да, андый сүзләрне чит-ятлар янында һич тә әйтмәскә дип кисәтеп куйдым. Чөнки ул елларда бер генә чара да: партия җыелышлары, авыл советы сессияләре, тагын әллә нәрсәләр Сталинга мәдхия укымыйча үтмидер иде. Җыелышлар исә атна саен диярлек уздырылып, гадәттә шимбә көннәренә билгеләнә торган булды. Ә мин нәкъ шул көнне җыелышлардан соң булса да, урман аша гына, турыдан 7 чакырымдагы туган авылыма кайтырга гадәтләндем. Шуңа күрә бетмәс-төкәнмәс җыелышларны эчемнән генә каргый да торган идем.
Безнең авыллар арасындагы юлның 3 чакырымлабы карурман аша үтә, шуңа күрә анда кереп китүе бераз күңелне дә шомландыра. Аю, бүредән битәр ике аяклы җанкыярлары куркынычрак. Мондый имеш-мимешле шикләнүләр сугыш елларыннан күңелгә сеңеп калган, чөнки ул чакларда анда сугышка барудан качып йөрүчеләр дә бар, алар урманга керүчеләрне талап үтерәләр дип сөйлиләр иде. Тик шуңа да карамастан, әйләнечтән 25 чакырым юл үтеп тормас өчен мин һәр вакыт, елның теләсә кайсы фасылында фәкать турыдан гына йөрдем. Әлбәттә инде үзем белән һәрчак мылтык ала торган булдым.
Аннары шунысы да бар, атны үз уңаена ашыкмыйча гына атлатып, урман шикелле табигать кочагында бару бернигә дә җитми инде. Ул чакларда тәндәге барлык күзәнәкләр дә рәхәтлектә ял итә булыр. Балачакта урманга җиләк җыярга да хәзергедәй иркенләп барып булмый иде бит, чөнки урман сакчысы – палишчик чыбыркысы сыртка эләгүеннән бик курыктык. Әлбәттә инде, эләккәләде дә, мин үзем шикеллеләрне һәм вак-төяк бала-чаганы ияртеп җиләккә дә, чабаталык юкә кайрыларына да йөрегәнгә, палишчик килеп чыкканда башкаларны качырып, кыенны үземә алырга тырыша идем. Миндәй эрерәк тәртип бозучы кулга төшкәндә, ул башкаларны куып та азапланып тормый, бөтен зәһәрен чыгарып, кыллы чыбыркысын баштан бер шартлатып чага да, минем аркага сыдыра. Әнә шул хәтирәләрне күңелдә яңартып, газиз туган авылыңа урман аша кайтудан да ләззәтлерәге юк инде аның.
Ә авылга мине балачак һәм яшьлек дусларым тарта, аеруча Хафизулланы күрәсе килә. Армиядән миңа караганда атна – ун көнгә соңга калып, старшина погоннары тагып кайтты ул. Мин шул, үзмнең “кырку характер”ым белән, башлыча, җыелышларда командирларга уңайсыз сораулар биреп йөдәтүем аркасында, ефрейтор дәрәҗәсен дә ала алмадым. Хафизулла өстәвенә Сара исемле карар күзгә сөйкемле генә тоелган, җирән чәчле яһүд кызына өйләнеп тә кайтты әле. Әмма хатынының еврей икәнен ул миңа гына сер итеп әйтте. Дөрес рәге, аның әтисе яһүд, әнисе марҗа булганга Сара үзен еврейдан битәр, марҗа хатыны итеп танытырга тырышты.
Хафизулла кайту мәленә кешеләргә хатынын Бибисара исеме белән үзебезчә тәкъдим иткән булган да. Әмма хәләле баштагы мәлләрне Бибисарага чыраен сытып түзгән булса да соңырак: “Какая я вам Бибисара, у меня своя человеческая имя есть. Нашли какую-то каля-баля!”,- дип тегеләрнең аптыраудан күзләрен акайткан.
Ничек кенә булмасын, балачак һәм яшьлек дустымның хатыны беренче күрүдән үк минем күңелемә ятмады. Әмма еврей кызларына өйләнгәннәрнең карьера баскычыннан тиз үсүләре хакында да ишеткәнем бар иде минем. Димәк, Хафизуллага бу яктан да җае чыгарга мөмкин.
Хәер, иң олы Абдулла абыйсы райкомның икенче секретаре булып эшләгәч, Хафизуллага болай да карьера баскычыннан үсеп китәргә җиңел булды. Мин “Йолдыз”да эшләп йөргәндә ул безнең туган авыл колхозының партоешма секретаре иттереп билгеләнде. Озак та узмады, үзен читтән торып,югары партия мәктәбенә укырга керттеләр. Кәлимулла белән Хәнифулла абыйлары да дәрәҗәле урыннарда эшләделәр. Бәлки шуңаргадыр да, Хафизулла белән очрашкан вакытларда сүзебез күберәк район җитәкчелегенең кадрлар белән ничек эшләү мәсьәләләренә кагыла торган иде: кемне кая куйганнар, кемне югары урыныннан төшергәннәр.
Турысын әйткәндә, мин дә Хафизулла кебек үк берәр колхозның рәисе булу хакында хыялланмадым түгел. Өстәвенә Низам абзый да минем урынымда калырсың, дип гел ымсындырып торды. Әмма 1953 ел уңышы әйбәт булса да, аның рәислектән төшәргә биргән гаризасын кабул итмәделәр. Шуңа күрә ул вәгъдә иткән кәнәфи күңелемне ымсындырса да, һаман эләкми торды. Ходай сөзгәк сыерга мөгез бирми, дигәндәй миңа да үземнең “тискәрелек” – “үзсүзлелек” сыйфатларым белән югары урыннарда эшләргә язмаган икән.
-Энем, син бу характерың белән ерак бара алмассың,- дия торган иде Абдулла абый да урындагы түрәләр белән бер кайчан да бәхәсләшмәскә киңәш итеп,- фикерләрең алтын булганда да аларны тышка чыгармыйча, эчеңдәрәк тотарга өйрәнергә кирәк. Югыйсә йомырка тавыкны өйрәткән кебегерәк килеп чыга бит ул. Иренеңне тешләп булса да, каршы сүзеңне әйтмиерәк тор. Бигерәк тә безнең беренче Равил Хабилович үз фикере белән килешмәгәннәрне яратмый торган кеше.
Кыскасы, шул рәвешле Низам абзый 1957 нче ел башында эшеннән киткәндә, ничек кенә мине үзе урынына колхоз җтәкчесе иттереп калдырырга тырышмасын, ул урынга беренче секретарь Баһаветдинов, Шәрифуллин Сабир дигән сугыштан кече лейтенант дәрәҗәсендә кайткан, 5 сыйныф белемле кешене китереп утыртты. Минем аның белән беренче көннәрдән үк борчак пешмәячәге сизелде. Мөгаен ул минем йөздә үзенең беренче конкурентын күргәндер. Чөнки дустан дошманы күп дигәндәй, колхоз рәисенә минем кандидатурам торуын аңа җиткерергә өлгергәннәрдер. Аннан соң белем буенча да белгечләр арасында, гомумән бөтен колхозында минекенә тиңе юк иде. Ни әйтсәң дә техникум дипломы өстенә авыл хуҗалыгы институтының икенче курсын читтән торып тәмамлап киләм. Шунысы үкенечле, Низам абзый җитәкләгән вакытта ул ничә тапкыр әйтсә дә, яңа йорт өлгертеп керергә вакыт тапмый калдым.
III
Баштагы мәлләрне яңа рәиснең урынсыз, күп чакларны минем адреска карата мәгънәсез үк булган төрткеле сүзләрен тешемне кысып булса да, колак аша гына үткәрә тордым. Ул үзенең белеме булмаса да тәҗрибәсе зур, тормышны күп күргәнлеген җае чыккан саен сиздерергә тырышты. Моны ассызыклау өчен эшлекле нәрәт барган вакытка карамастан, төрле гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәсьәлләр үк сөйләп, безнең белемне тикшерә торган булды. Үзенең шундый һәр “акыллы” сүзтезмәсенә нәтиҗә ясатырга тырыша һәм гадәттә миңа карап: “Я сорняк, син моңа ни әтерсең, син нинди нәтизә цыгара аласың?”- дип куяр иде. Мин ул теләгәнне әйтә алмасам: “Ә-ә-э, шолаймени сорняк, баш эшләп бетермиме?- һәм ул бик канәгать төстә каяндыр ишеткән тәкбирләрен үзенеке иттереп тагын сөйләп җибәрә:
-Бөгенге кебек зөмһәрир салкын, цыпцыклар оцып барган зирләреннән егылып төшәрлек зыкы көндә, бер цыпцык туңып, цитәннән үк егылып төшә. Шонда ерак булмаган сыер моның өстенә үзенең кимагын сала. Мескен цыпцык елыда хәлләнеп китеп, селкенә башлый. Аның селкәнгәнен күреп алган мәце моны ялаштырган булып, ашап та куя. Я-ә малайлар, бу мәсьәлдән нинди мораль цыгарып була? Сорняк, син ницек диярсең?
- Нәрсә диим, ашаган беткән.
-Алай төгөл шул, Крылов мәсьәлләре кебек мында, бик эцтә яткан нәтизәсе бар аның.
- Крылов бит һәр мәсьәле ахырында үзе үк морален да чыгарып куя, иптәш персидәтел, син дә үзең генә әйт инде, безне алай аптыратма,- дим мин хуҗа кеше белән бәхәсләшергә теләмичә.
-Баш кирәк, баш,- төптән уйлый белгәндә аның морале бик өстә ята. Сыер, цыпцык өстенә пыцрак атты, шылай бит, әммә ләкин өстенә тәрәт итсә дә аны исән калдырды. Зәмгыятьтә сыеры да, цыпцыгы да кеше инде аның, бу тиклесен генә беләсез. Ягъни мәсәлән, берәве әтик, зыелыш барышындамы, бүтән цактамы икенце берәүгә авыр булса да турысын, дөресен әтеп, оршып, туры юлга бастыра. Сиңа туры сүз әтүцеләр, пыцрак атуцылар төгөл, дигән мораль цыга моннан. Яра-ар, мәсьәлнең икенце морале дә бар бит. Анысын ницек аңнатырсыз? Мәценең цыпцыкны ялавын диюем.
- Мында мәце, синең янда наньыкам-посьыкам дип матур сүләп, зае цыгу белән башыңны ашарга торуцы кешеләр ролен башкара, - дип үзенең “ачышыннан” кош тоткандай шатланып, әйтеп куйды пенсия яшенә җитеп баручы зоотехник Равил әзи Әхмәтшин.
-О-о! Күрдегезме навозникны, уйлаганда башы эшли икән бит үзенең. Хазер бүтәнцәрәк сынап карибыз без аны. Французларда шындый әтем бар, һәрбер баланың башыннан сипап уз, диләр алар. Нәрсә өцен, кем әтә? Ә-ә-э, шыны да белмисезме, наданнар? Ул бала синеке булырга мөмкин, эх-хе-хе-хе. Һәр картны күрсәң, сәдака бир, диләр. Мынысы нәрсә өцен?
-Ул синең атаң булырга мөмкин, шулаймы?- дип җавап бирәм тизерәк аның мәгънәсез имтиханын туктатырга теләп.
- Дөрес, сорняк.
Минем, нигездә тыныч, кушканны үтәүчән булуымны сизеп, Шәрифуллин үзе белән Чистай, Казан кебек калаларга да алгалады. Командировкада чагында крестьян йортына, ягъни кунакханәгә урнашып алгач, колхозның яңа рәисе бик тугарылып китә, эчә-кәефләнә торган булды. Үзенә иптәшкә эчәргә бик кыстаса да мин гел кире кага килдем. Ул исә лаякыл исерә дә, төне буена яткан җиреннән генә ках-ках какырып, төкеренергә тотына. Аның төкереге өскә төшмәсен дип баштан-аяк томаланып ятам. Гомумән, Низам абзыйның тырнагына да тормаучы, адәм актыгы булып чыкты бу колхоз рәисе Сабир Шәрифуллин дигәнебез.
Тагын да бер тискәре сыйфатларыннан шуны әйтергә була: “ колхоз хуҗасы” гади колхозчыны санга да сукмый торган адәм актыгы иде. Берәрсен чакырганда аларга хәтта исеме белән дә эндәшми, ә урысның өч хәрефтән торган әшәке сүзе белән генә кычкыра торган булды ул: “Э-эй, х..., бирегә кил әле!” Я инде кеше аркылы булса: “Теге х...га әт әле; теге х...ны цакыр әле; һәм башка шундый рәвешле әдәпсезлек аның өчен чүпкә дә тормады. Ир-ат белән генә түгел хатын-кызлар белән дә бик үк церемонияләнеп маташмады ул. Аларга: шул ук урысның әшәке сүзе белән “П...”-дип кенә җибәрер иде. Алай гынамы, хәтта колхозның партоешма секретаре Солтан Идиятовичны да идиотыч дип кенә җибәрә.

Ә көннәрдән-бер көнне ул, гомумән үзенең нәрсә сөйләгәнен аңламыйча бугай, бөтенләй әдәп дигән нәрсәнең киртәсеннән үк чыкты:
-Сорняк, -дигән була бу миңа, ул шулай һәр белгечкә үзенчә кушамат тагып : агрономга “Сорняк”, зоотехникка “Навозник”, ветеринария табибына “Коновал” дип кенә эндәшә. Нәрәт вакытында, кешеләр булганда каршы дәшеп тормыйм, ә бу юлы беркем дә булмагач: “Минем үз исемем бар”,-дип куйдым.
-Дәшмә, агрогном икән - сорняк инде,- моның чыраена канәгатьлек билгеләре җәелеп китте, кесәсеннән тарак чыгарып, үзенең Сталинныкына охшатып ясаткан чәчләрен тарап җибәрде, аннары кабарып торган без күзләрен миңа төбәп елмаеп торды да, тагын сүзен башлады,- ыслушый сорняк, синең Сәвияң бик цибәр хатын икән бит, давай без аны отдел кадрга утыртыйк, ату миңа тыңнамица киреләнеп тора. Безнең первый, Равил Хабилыч шундый шәп хатыннарны бик ярата бит ул. Первый килеп кергәц, бер елмаеп зибәрсә, Равил Хабилыч эреп төшәцәк. Вапше-то, синең хатын офицерларны бик ярата икән, диләр.
Мин бөтен тәннәремнең кызыша баруын тоеп, кузгалмый утыра бирдем. Шулай Ходайдан сабырлык сорап, түзеп тордым-тордым да:
-Юк инде, синең хатының Нурзифа апага берсе дә җитми, әгәр первый аның артларын уйнатып атлаганын да күрсә, егылып китәчәк. Ул, арт чаннары дәү булган хатыннарны ярата икән дип ишеттем мин дә. Отдел кадрыңа аны гына утыртып куй инде, Равил Хабилыч килгән чакларны артын җәеп, тик елмаеп утырсын шунда,-дип үзем дә колхоз рәисеннән узып тупасландым.
-Ыслушай, сорняк! Син нәрсә сүләгәнеңне аңныйсыңмы? Мин сине ыф порошок сатыру хазер!
- Давай сотри, если можеш, конторская крыса,-дип торып басып, мин дә урысчага күчтем.
Ул йөгереп килеп, минем йөземә сугып җибәрде, әмма кан кызганлыктан аның сугуын сизмәдем да, колхоз рәисенең йодрыгы минем өчен черки тешләгән кебек кенә тоелды.
-Син сугышта булдым дип, күкрәк тутырып медальләр тагып йөрсәң дә, егетләрчә суга да белмисең икән бит. Сиңа фашистлар белән кулга-кул сугышырга туры килмәгән, ахырысы? Без яшерәк чакларда аны болайрак иттереп бирәдер идек, -дип күтәреберәк торган киң ияге төбенә чәпәп җибәрүем булды, колхоз рәисебез очып ук барып төште. Мин аның бүлмәсеннән чыгып киткәндә: “Белеп тор, сине монда эшләтмәяцәкмен!”-дигән сүзләре ишетелгәч, кире борылып кердем. Сабир куркына ук калды.
-Ишетсен колагың, -мин аның борыны төбендә үк бармагымны селтәп, калку бәбәкләренә карап тордым,- алай-болай избачка (изба читальня) кереп, Сәвиягә килделе-киттеле сүз катсаң, аягыңны бәреп сындырам. Мин кисәттем, белеп тор! Җитәкче булып бер ел эшләмисең, колхоз призводствосы турында кайгыртасы урыныңа хатын-кыз тикшереп йөрисең, мәгънәсез...
КПССның егерменче съездына кадәр минем бу гамәлләрем өчен, партиягә каршы барган дигән гаепләр тагып, утыртып та куйган булырлар иде, бәлки. Әмма хәзер инде илдә демократиягә тартым чалымнарны да тоеп-сизеп торганлыктан, кайчакларны чама белеп кенә үзеңнең фикереңне белдереп, партком секретаренә, колхоз рәисенә каршы да әйтергә мөмкинлек чыга башлады. Әмма райком секретаре Баһаветдиновның ирекле фикер йөртүчеләрне бик үк яратып бетермәве турында да ишетелә иде. Беренче секретарь башкалардан идеаль саф күңеллелек – намуслылык таләп итсә дә, үзе андый сыйфатларга ия була белмәде.
Гомумән, райкомның беренче секретаре Равил Хабиловичның хәмерне яратып, хатын-кызларны аздырып йөрүе хакында бер генә кат ишетмәгәч, Сөеклемне күргән очракта аның азгын тәкъдим ясавын күз алдыма китереп, эсселе-суыклы булып киттем. Чөнки беренченең бер итәкне дә игътибарсыз калдырмавына хәтта шаһит булырга да туры килде миңа. Дөрес, күрүен күрмәдем, әмма аның үз авызыннан ук моны тануын ачыктан-ачык ишетеп тордым, анысы хак.
Инде байтактан, әле “Йолдыз”да Низам абзый рәис булып эшләгәндә үк мине ни өчендер райкомга чакырдылар. Әлбәттә инде, билгеләнгән вакытка солдатларча, беренче бүлмәсенең ишеге төбенә килеп бастым. Кабул итү бүлмәсендә исә, кизүдәге чагыштырмача олы яшьләрдәге абзый, беренченең ярымачык ишегеннән ярыйсы ук аңлаешлы ишетелеп торган сөйләшүне тыңлап утырудан кәефе килеп бугай, авызын ерган килеш, миңа кермәскә икәнлеген аңлатып, бармагын күтәрде:
-Равил Хабилыч янында аның яңа гына кодалашкан дусты МТС директоры Һади Халитович, тавышланмыйча утырып тор. Әнә, бик кызык сөйләшәләр анда.
Дөрестән дә бүлмәдән көлешә-көлешә сөйләшкәннәре бик ачык ишетелә икән шул: “Кияү әтисенә дә охшаган булса, минем мескен кызга көндәшләр бик күп буласы икән, ха-ха-ха!” – ди берсе. “Малайның әтисенә охшавы бик яхшы ул Равил Хабилыч, менә киленнең, әтисе кебек мәхәббәткә бик бай булуын теләмәс идем, эх-хе-хе”.
Бу сүзләрне ишетеп, кабул итү бүлмәсендә утыручы абзый, үзе дә сизмәстән бугай, шаркылдап көлеп җибәрде. Шул чакны беренче ишегеннән райком секретаренең кызарып-бүртенгән чырае күренде:
-Сез нәрсә монда ишек артында колагыгызны салып, тыңлап утырасыз әле? – беренче миңа текәлде,- син кем буласың, ник эштә түгел?
Мин үземнең чакырылган булуымны аңлаткан идем, Равил Хабилович: “Ярар, минем буш вакытымда бер килерсең әле, кирәксә чакыртырбыз”, - дип кулын гына селтәде.
Шәрифуллин белән булган бәрелештән соң минем башыма ихтыярсыз беренче секретарь ишеге төбендәге әнә шул кыска гына очрашу күз алдыма килеп алды. Бәлки минем Равил Хабилович күзенә кирәкмәгән вакытта чалынуым колхоз рәисен билгеләгәндә хәлиткеч рольне уйнагандыр да. Кыскасы, колхоз рәисе белән килеп чыккан хәлләрдән кәеф төшеп киткән йөземне күреп булса кирәк, өйгә кайтып кергәч, Сөеклем мине үзенчә тынычландырырга тырышып карады:
-Алтыным, зинһар йөрәгеңә авыр алма, тик син бу сыйфатың белән колхоз рәисе булып барыбер эшли алмас идең,- дип куймасынмы ул, минем чәчләремнән сыйпап.
-Нишләп алай дисең әле?- мин җилкәләремне җыерып, аңардан тартыла төштем.
-Чөнки син киресенчә эшләп, нәчәлстводан кала бер кемгә дә кырт кисеп: “Юк!” дип каршы килә алмыйсың, ләкин шуны аңла Алтыным минем, бөтен кешегә дә беркайчан ярап бетеп булмаячак. Барысының да ертыгын-тишеген ямап бетерерлек түгел лә ул. Киң күңелле кешегә безнең илдә җитәкчелеккә урын юк, бу аксиома.
Д А В Ы Л Д А Н С О Ң Д И Ң Г Е З Т Ы Н А
I
Кирәк бит, шушы эчкерсез, бернинди явыз ниятсез, киресенчә, миңа чын күңелдән теләктәшлек белдереп әйтелгән сүзләрдән хәтерем калырга.
-Сәвия!- дидем мин гадәттәге “Сөеклем” урынына шактый салкын тонда, аны сагайта калдырып,- син шундый акыллы башлы булгач, нишләп Әүхәткә алдандың соң әле, ә менә аның урлап алып кайткан хатыны Суфия синнән биш яшькә кечерәк булса да ире, әнә шул синең Дон Жуан Әүхәтеңнән алдатырга бер дә юл куймый.
Минем шушы, ахырын уйламыйча гына әйткән сүзләремнән Сөеклемнең йөзе агарып китте. Ул битен куллары белән каплап, почмакка барып сыенды да тавышсыз гына үксергә тотынды. Әле бит шуның белән генә телемнән тыелып калу юк, кытыршы сүзләремне Сөеклем тарафына тагын да мулданрак чәчә бирдем:
-Сиңа мөгаен хәрби форма киеп йөрүчеләр артык ошыйдыр. Әтиең дә гел кительдән йөри иде бит. Әнә офицер киемнәреннән ялтырап йөрергә яратучы яңа персидәтелгә дә бик җәелеп китеп елмаясың икән,- мин тукталуны белми агулы укларым белән Сөеклемнең бәгырен җәһәрәтләвемдә булдым. Бәлки шунда берәр каршы сүз әйтсә, болай ук әшәке кыланмас та идем, юк шул, һәр сүзем саен бөрешә генә төште ул. Ниһаять мин хайван, Сөеклемнең йөрәгенә үк кададым,- өч елдан артык торуыбызга карамастан һаман да бала таба алмыйсың. Әнә Ислам миннән бер елга якын соңрак өйләнде, ә Саҗидәсенең икенчегә корсагы шартлардай булып тулган. Хафизулланың кызы инде аякка баса башлаган!..
Мин сөекле хатынымны тынычландырасы урынга, ишекне тәрәзәләр калтырарлык иттереп каты бәреп ябып, бөтенләй, өйдән үк чыгып киттем һәм атны җиктереп, юлны туган авылыма турыладым. Гүя минем эчке халәтемне аңлап, һавасы да бозылып тора. Урамда үтеп баручы февраль аеның соңгы бураннары котыра. Юлны карт көртләре томаласа да, әле ярый акыллы ат кая барасын белеп юырта. Хәер, Үрәтник урманына кадәр ара 1-2 чакырым гына, ә агачлар арасында тыныч үзе.
Буран тузынган кырдан урман юлына кергәч һава гына түгел үзең дә күпмедер күләмдә тынычланып калгандай буласың икән. Монда, ярсыган йөрәгеңне тынычландырыр өчен алда булып узган вакыйгаларны бәйнә-бәйнә анализларга берни дә комачауламый. Әмма барыбер күңел тынычлыгы тиз генә килми тора әле. Чөнки баштагы мәлне гаепне үзеңнән эзләргә теләмисең икән шул, анысына соңрак төшенәсең.
Баштан әтиләргә керәсе урынга атны Хафизулланың шушы елда гына җитештереп кергән иркен, алты почмаклы, башы калай белән япкан яңа йорты капкасына бәйләп, өй эчләренә үттем. Хафизулланың эшләре гөрләп бара шул аның, картлар әйтмешли әтәче дә кубыз уйный. Абыйсы райком секретаре, үзе дә югары партия мәктәбен читтән торып тәмамларга тора. Хатыны Сара район хастаханәсендә табип, кечкенә кызчыклары Лениза тупырдап үсеп килә – тагын нәрсә кирәк?!
-Хафиз, чыгар теге зур кешеләргә генә тарттыра торган Казбегыңны,-дип куйдым мин керә – керешкә, янган йөрәгемне басарга тырышып һәм тәмәке тартырга әзерләнеп, өй алдына чыктым.
-Нәрсә гадук, тарта башладыңмы әллә,- диде Хафиз Казбек тартмасын миңа сузып, безнең 13 яшьләр чагында ук башка беркайчан тартмаска ант итеп, кулларыбызга ясаган татиуровкага ишарәләп, -онытмадыңмы?
-Онытмадым онытмавын, тик тарту түгел йөрәк янудан аракысын да эчәрсең монда.
Әмма Хафизулла мине ишетмәгән дә сыман үзенекен сөйләргә кереште:
-Беләсең бит инде, теге вакытта тәмәкеләрен чәлдереп чыгуымны апа әтигә әйткәннән соң, әти кулына аркан тотып, үземне “асып” куярга алып чыкты да: “Әйдә улым, бу зәхмәтне башка беркайчан авызга алмыйк”,- дип тәмәкеләрен җиргә салып таптаганын сөйләгән идем. Тик ул барыбер бездән яшереп кенә тарткалаган икән. Мин армиядән кайткач, әни өстенә зиратка баргач: “Улым, гафу ит, алай-болай пипирусың юкмы?”-дип сораган иде. Кара син аны укымаса да нинди оста педагог, психолог акылы булган үзендә, хәзергеләр бөтенләй башка. Безгә әтиләр акылына җитәргә бик ерак шул әле.
Мин Хафизулла сөйләгәнгә игътибар итмәстән, Казбек папиросын бер-ике суырдым да, сындырып таптадым:
-Тарту гына алмый малай, күәтлерәк берәр нәрсәң юкмы соң?
-Табабыз аны,- Хафизулла эчкә үткәч, пыяла ишекле савыт-саба шкафыннан шешә алып, тулар-тулмас бер стакан агызды да миңа сузды,- нәрсә булды шуның кадәр?
-Үзеңә салмыйсыңмыни?-дидем мин аның соравына җавап бирмәстән.
-Ю-ук, абый белән беренче секретарь безгә килгәч, төнге бергә шае сыйланып утырып, икенче көнне махмырдан бик каты авыргач, Сарага ярты ел буена, туган көнгә кадәр авызыма да алмаска вәгъдә биргән идем. Инде ай ярымы узып китте, күрәсе дә килми. Шундый рәхәт малай, бер җир авыртмый. Бәлки син дә эчмәссең?
-Бер дә борчылма, мин эчкече түгел, әмма монысын күтәрәм,-дип бер тын белән салып җибәрдем дә, стаканны шап иттереп өстәлгә куйдым,-нәрсәдер ачысы да сизелмәде, әллә су салып бирдең инде?
-Әйе, су шул. Менә кара 45 градуслы гына,- Хафизулла шешә этикеткасындагы градусы язылган җирен күрсәтте,- беренче секретарь шундыйны ярата дип, абый бер яшчек алдырып куйган иде, алар өчен генә саклыйм.
-Син безнең ишеләр белән күтәрмәгәч, беренчеләр белән генә эчәсең инде болай булгач.
Тик Хафизулла минем төрттерүемне ишетмәмешкә салышты:
- Я-ә, хәзер сөйләп җибәр инде, нәрсә булды шуның кадәр?-дип хәлгә кергәндәй итте.
-Булды шул менә. Сәвиягә тавыш күтәреп, ачуланып чыгып киттем.
-Каршы сөйләнәме әллә, андыйга охшамаган кебек иде бит ул?
-Андыйга охшамаган шул менә, хет каршы берәр сүз әйтсен иде, миңа җиңелрәк булыр иде, алай күз яшьләре агызып, җанны кыйнаганчы!..
Хафизуллаларда озак тукталмадым, кызчыгын кулына алып юана да башла гач, андагы атмосфера тынны бугандай тәэссир итүдән, ничектер үземнең аларда артык кеше булуымны сизендем, яштием гадәт буенча гына: “Утыр әле бераз”,- дип торса да тизрәк чыгып, әтиләргә керү ягын карадым. Бергә үстек дигәч тә алар минем көемне көйләп торырга тиеш түгелләр лә. Турысын гына әйткәндә, Сарасының бала тынычсызланмаган да килеш иренә шактый ук дорфа рәвештә : “Дөньяңны онытып утырма, баланы кара!”- диюе белән миңа чыгарга вакыт икәнне искәртте. Әти юкка гына: “Кунак барында хуҗа, мәчегә кычкырса да, ул сиңа кычкыруга тиң”, -дими торган иде шул.
Гомумән, Хафизулланың бу Сарасы миңа һәрвакыт, беренче тапкыр күргәннән бирле, ничектер җанга чи тоела. Йөзендә дә ясалма, салкын матурлык кына чагыла кебек. Бөдрәләткән җирән чәчләре дә, сыек зәңгәр, зур күзләре дә, түгәрәк битенә, чаклы гына кечкенә борыны һәм һәрчак кызартылган җәенке иренле авызы да үзенеке түгел, курчакныкы шикелле күренә. Нечкә ботлы сыйракларына тикле курчакныкы инде, Хафизулла нәрсәсенә генә кызыккандыр шуның, һич аңлашылмый. Хәзер Хафизулла мескен, теләгәндә Сарасы өендә чакта гармун тартып җырлый да алмый, хәтта. Бервакыт шулай гармунын өстәлдән кулына алып биреп: “Әйдә әле яшти, Шахта көен тартып җибәр әле”,-дигән идем, кая анда, шунда ук Сарасына гаепле сыман карап куйды да, тегесе кирегә баш какты күрәсең, уен коралын киредән өстәлгә куйды: “Ачуланма яшти, хатынга да,балага да тавыш ярамый”,-дип акланган булды.
Юк инде, күренеп тора, Хафизулла Сарасының татарларны бөтенләй җене сөйми икән. Шуңа күрә дә татарча сөйләшергә өйрәнергә атлыгып тормый ул. Безнең газиз телебездә сөйләшкәнне бер дә өнәмичә кимсетеп, йөзен җыерып карый. Нәтиҗәдә Хафизулла гына түгел, аның туганнары да Сара катында фәкать урысча гына сөйләшергә мәҗбүрләр. Ә мин алар өендә Хафизулла миңа урысча эндәшеп, урысча җавап биреп азапланганда да махсус үзебезчә сөйләшәм, мондый хәл исә, Сарасының җеннәрен үк кузгата бугай – миңа шулайрак сизелә.
Мескен Хафизулла болай булгач, чыннан да хатын колына әйләнеп бара. Ә бит әтисе Фәретдин әзи бик коры кеше үзе, күрәсең бу малае, холкы буенча әнисенә охшаган. Әнисе Хәлимә апага Фәретдин әзи, кем әйткәндәй, чебен иманы да күрсәтмидер иде дип сөйлиләр. Бер чакны Хәлимә апа да күршесе Фатыйма апа өйрәтүе буенча ирен акылга утыртмакчы булган, ди. “Мин Мансурны, алай-болай салып катьса, ишекне бикләп куеп, үгә дә кертмим, айныганцы келәткә кереп йоклый, син дә шолай итеп кара әле!” – дип киңәш биргән булган аңа Фатыйма апа. Бервакыт Фәретдин әзи исереп кайткач, ишекнең бикләнгәнен күреп, тәрәз кага икән. Хәлимә апа исә, күрше хатыны киңәше буенча: “Айнып катькац керерсең!” – дигән булган. Фәретдин әзи: “Әле шолаймы, анаңны... ? – дип лом алган да ишекне каерып ачып өйгә үткән һәм хатынының чәченнән сөйрәп чыгып, урамга аткан да, - бар үзең урамда йокла, ир кадерен белмәсәң! - дип ишекне эчтән бикләп куйган” Ә менә Сара, Хафизулла исереп кайта күрсә, урамда йоклата да йоклата инде. Юк, минем Сөеклем әллә нигә дә алай эшләмәячәк, билгеле.
II
Сөеклем дигәннән Мансур әзи дә хатыны Фатыйма апаны гел “Иркәм” дип кенә йөртә иде, анысы. Ә менә хатыны аны бик санга сукмый торган булды шул. Шундый хәлгә барып җиткәннәр, берчакны Мансур әзи хатынын “акылга утырта, имеш”, асылынган булып кыланып, абзарда бауны биленнән дә урап, эленеп тора икән. Күрәсең, исәбе Иркәсен үкендерү, үзен җәлләтү булгандыр. Хатыны исә, абзарга чыгып, бауда эленеп торган ирен күргәч: “Әле ярый котылдым шул мөртәттән”, - дип кулларын ук чәбәкләп куйган. Шул вакыт Мансур әзи дә җепләреннән арынып: ”Әле шолаймы, котылдыңмы? Котылырмын мин сиңа әнкә эт!” –дип Фатйма апаны куып йөргән дип сөйләгәннәре хәтердә.
Шуларны уйлап, әтиләргә шактый ук тынычланып, күңел басылып килеп кердем. Ни әйтсәң дә туган нигез, торган йорт кадерлерәк тә, якынрак та шул инде. Әти барында без – балалары анда кайчан да сыярбыз һәм беркайчан артык булмабыздыр. Күчтәнәчкә дип алган бер капчык ак онны да кертеп куйгач, шатлыклары эчләренә сыймады инде. Аны кибетче Исхак әзи: “Бер капцык ак он катькан иде, аны килолап сатып ятасым юк ла , монда тыцканнар ияләштергәнче алып цык”,-дип тәкъдим иткәч, әтиләргә булыр дип ният итеп, алып куйган идем. Менә шул, күчтәнәчкә бик тә ярап куйды.
Күчтәнәч дигәннән, мин аны авыл хуҗалыгы техникумында укып йөргәндә үк каникулларга кузгалганда һәрвакыт алып кайтуны, үзем өчен катгый бер кагыйдәгә әйләндердем. Бәлки шуның өчен дә үги әнием Мәклифә апаның миңа карата мөнәсәбәте җылынгандыр. Гомумән, әти өчен генә түгел, Мәклифә апа өчен дә, әти малайлары Җәүдәт белән Гамилләр өчен дә шул еллардан ук башлап, мин һәрвакыт иң кадерле һәм көтеп алынган кунакка әйләндем шикелле. Шуны тоеп тору миңа үземә дә бик рәхәт иде, билгеле.
Әти һәм Мәклифә апа белән тирләп-пешеп дигәндәй, баллап-сөтләп чәй эчеп утырганда кинәт кенә миемне бер хакыйкать бораулап узды: Ә нигә соң әле мин үземнең Сөеклемә күчтәнәчкә бер нәрсә дә алып кайтканым юк. Ул бит үзе һәр көнне эштән кайтып кергәч тә миңа я елмаеп карамель суза, я печенье, я башка нәрсә. Кеше күчтәнәчтер, яисә кечкенә генә бүләк мәсьәләсендә бик тә сизгер һәм әлеге игътибардан аның күңеле нык күтәрелә икән бит. Үзебез соң, Рәшит белән һәрчак әнинең каяндыр кайтып, я булмаса дәү әнинең безгә килеп кергән чакларында алардан куян калачы көтеп, кулларына өмет белән карамый идекмени?
Мин шушы хатамны тизерәк, кибетләр ябылганчы төзәтергә теләп, өйгә кайтырга җыена башладым. Исәп, Сөеклемә нинди дә булса бүләк алып кайту иде. Бүгеннән кала мин аңа һәр көнне нәрсә булса да алып кайтачакмын, Аллаһы боерса. Урман эченнән кайтканда уйларым Сөеклемә күрсәткән нахак тупаслык мизгеленә тоташып, яңабаштан бөтен тормыш юлым күз алдыннан кино тасмасындагыдай чагылып үтте. Әти-әни, дәү әни, Рәшит, бергә уйнап үскән малайлардан Хафизулла, Хәбир, Ислм, Шәраф, Кыңгыр Иреге, Минсалих – барысы да искә килде. Уйларым аларның тормышларын анализларга кереште.
Бергә үскәннәр арасыннан эшләре иң җайлы барганы Хафизулла һәм Кыңгыр Иреге, билгеле . Хәер, Хафизулланың карьера ягыннан эше уң барса да, Сара кебек хатын белән торганда, миңа калса искитәрлеге юк. Ә менә Кыңгыр Иреге безнең Рәшиттән бер яшькә генә олы булса да бик тиз күтәрелеп китте, 22 яшендә колхоз рәисе кәнәфиенә утырды. Алар энекәшем Рәшит белән минем тәкъдим буенча без укыган техникумны тәмамладылар. Анда укыганчы Рәшит Прокопьевскидагы ФЗУны бетереп кайтты. Инде икесе дә читтән торып, авыл хуҗалыгы институтында укып йөриләр, балачакта гел генә сугышып үссәләр дә, хәзер үзләре аерылмас дусларга әверелделәр…
Ә менә Хәбирнең тормышын җайга бара дип әйтеп булмас иде. Мәктәптә әйбәт кенә укып йөрсә дә, ул шуннан ары китмәде – тракторчы хөнәре белән чикләнеп калды. Өстәвенә эчүгә дә бирелде әле. Мин үзем монда уңыш сызлыкның сәбәбен, дәү әни тарафыннан еш кына сөйләнә торган, хакыйкатькә бәйле дип уйлыйм. “Ата-анаңа нинди мөнәсәбәт күрсәтәсең, соңыннан үзеңнең балаларыңнан да шуны көтәрсең”,-дия торган иде ул.
Хәтердә, балачакта Хәбирләргә еш кереп йөрелә иде. Аларның көнбатыш тарафка каратып салынган өйләренең ишекләреннән килеп кергәч тә, сул кул диварга янәшә сәкедә Хәбирнең сукыр әбзәнисе Хәтимә әби ята булыр. Шул әби берәр теләген белдереп ыңгыраша башласа, Хәбирнең әтисе Сәкай (Сәхәбетдин) әзи бик тупас кына иттереп әнисенә кычкырып куя: “Тик кенә ята белмәдең инде кортка, кеше конлы үлә дә алмыйсың!” Бу коточкыч авыр сүзләрдән минем тәнемдәге бала йоннары тырпаерлык була. Ә Хәбирнең моңа исе дә китми, көлеп кенә тора. Алай гынамы, үзе дә дәүәнисе белән бик тупас кылана, хәтта төрткәләп тә куя әле. Мондый хәлләрдән миңа гүя алар өендә һава җитми башлый, тизрәк аннан чыгып китү җаен карый идем.
Билгеле инде, күргәннәрем, ишеткәннәрем хакында әнигә, дәү әнигә сөйлим.
-И-и улым-улым, үрнәк төгел, гибрәт кенә алырлык хәл инде бу, -диярләр иде алар башларын чайкап,- шоларны күреп үскән улы, боларны Сәкайның картаймыш көнендә үзенә катярып күрсәтергә дә күп сорамас бит.
Шулай килеп чыкты да бугай, Сәкай әзи алтмыш бише дә тулмас җиреннән, яман шеш белән ярты ел тирәсе газапланып, фани дөньядан китеп барды. Хәбир исә, хәмергә акча даулап, авыру әтисенең изүеннән алып селкегәч, Сәкай әзи: “Мин сине уцта гына тотып үстердем. Газиз атаңа кадер күрсәтәсе урынга, рәнзеткән өцен, Аланың ацы кәһаре төшсен үзеңә”,-дип каргаганлыгы турында авылдашларның сөйләгәннәрен ишетергә туры килгәләде. Хәбире аның саен явызлана икән: “Үзең әбзәнигә картаймыш көнендә кадер күрсәттеңме соң? Яхшы атлы булып, сүләнеп торасың син дә тагы! Нинди әүлия табылган, рәнзетәләр, имеш.”
Безнең яшьтәшләр арасыннан Хәбир, Кыңгыр Иреге шикелле үк, чорына күрә чагыштырмача хәлле гаиләдә үсте. Абыйсы сугыш кырында ятып калды, апалары үз тормышларын корганга күрә, әти-әнисенә бер иркә малай булды ул. Сәкай әзи яше узганга күрәме, фронтка алынмады глубинка (бөртек саклый торган урын) мөдире булып эшләде. Сәкай әзи кесәгә салып алып кайтырга рөхсәт итмәсә дә, без анда Хәбир белән баргач, учлап-учлап бодай чәйнәп, авызда үзенчә сагызга охшаган нәрсә –җилем чыгара идек... Җан асраулары ифрат авыр булса да, нинди кызык чакларыбыз бар иде бит безнең...
Урманны чыгып өйгә якынлаша төшкәч, уйларым яңадан бүгенге, минем өчен үтә дә катлаулы халәтенә китереп бастырды. Сөеклемә күчтәнәч алып чыгарга кибет кенә ачык булсын иде инде... Әле ярый Исхак әзи кибетендә үзеннән кала бер кем дә юк. Мин киштәләрне күзләп, анда күңелгә ошарлык нәрсә күрмәгәч, кеше-кара кергәнче тизерәк, кибетчедән хатын-кызның күңелен күтәрерлек берәр нәрсә табып бирүен үтендем.
-Нәрсәдер бар иде кебек шонда, бетмәгән булса - дип сөйләнә-сөйләнә Исхак әзи бер тартма конфет чыгарып сузды,- бәрәмгә хатынга алып катьырмын дип торадыр идем, синең хатыныңның бәхетенә язган икән.
Конфет тартмасын алып, мин Сөеклем катына очтым гына, ә күңелдә борчулы уйлар ташкыны, мең төрле сорау бөтерелә: ул ничек каршы алыр, тынычланганмы икән, мәгънәсез бәйләнүемне кичерерме?..
Кечкенә өебезгә якынлашкан саен йөрәккәем үзенең читлегеннән чыгардай булып бәргәләнә - тыпырчына. Нишләптер Сөеклем ут элмәгән, тәрәзәләр кап-караңгы. Өйгә йөгереп кергәч: “Сөеклем”, -дип аваз салдым, бернинди җавап ишетелмәде. Ашыга-кабалана унлы лампаны кабызып куйдым. Карыйм, мин ишекне каты ябып чыкканда Сөеклем почмак якта ничек бөрешеп калган булса, һаман да шул халәтендә утыра, тик ул тагын да кечерәя төшкән кебек күренә.
Мин аны бала тоткандай кулларыма күтәреп алып, ишекле-түрле йөри башладым:
-Сөеклем, зинһар өчен мин – хайванны кичерә күр. Колхоз рәисе синең хакта начар сүзләр әйткәч, чыгырымнан ук чыгып кителгән. Башка үз гөмеремдә дә сине болай рәнҗетмәм, кичерәсеңме бәгърем минем?
-Ә үзең, минем уйламыйчарак әйткән сүзләрем өчен ачуланмыйсыңмы соң? Башка чакларны мин дә телемне тыебырак торырмын.
-И-и, нәрсә сөйләгән була, син бик дөрес әйттең. Чыннан да дәрәҗәләре миннән зур кешеләр белән үземне тиешенчә тота белмим. Әнә, колхоз рәисенең ияк төбенә дә очып төшәргә туры килде бүген, нәрсә сөйләгәнен белмичә, кулларын уйната башлагач.
-Нәрсә, сугыштыгызмы әллә? –Сөеклем сагая калды, -зинһар кирәкмәс иде Алтыным, үзеңә берәр зыян эшләмәсә генә ярар иде инде.
-Сөеклем, гафу ит. Әмма синең хакта кем генә начар сүз әйткәндә дә җавапсыз калмаячакмын, белеп тор шуны.
-Ярар, ярар Алтыным, дәшмим. Нишләргә икәнен үзең беләсең, сак кына була күр диюем.
-Онытып та торам Сөеклем, сиңа конфет алып кайткан идем,-мин Сөеклемне сәкебезгә сак кына утыртып, Исхак әзидән алган тартманы суздым, -бүгеннән кала синең яныңа беркайчан буш кул белән кайтмам, Аллаһы теләсә.
Күчтәнәчемнән Сөеклемнең шуның кадәр күңеле булды ки, ул хәтта балалар шикелле сөенеп, кулларын чәбәкләп алды. Аннары тартмадан бер конфет алып тешләде дә, икенче яртысын миңа каптырды. Өстемнән бик авыр йөк төшкәндәй булды, җиңел сулап куйдым – кичерде димәк Сөеклем, мин хайванны. Әлеге фикеремне үзеннән дә җөпләттерәсем килеп:
-Син минем хайваннарча мөнәсәбәтем өчен ачуланмыйсыңмы инде Сөеклем,-дип зәңгәр күзләренә текәлдем.
-Алтыным, беләсең ич инде сиңа беркайчан да ачулана алмаганымны. Әгәр син булмасаң бу дөньяда яшәүдән миңа мәгънә дә юк. Син мине тормышка яңадан кайтаручы бердәнберем, -Сөеклем минем куе чәчләрем аша бармакларын йөртеп иркәләде. Аның бу гамәле миңа искиткеч рәхәт,- мин сине өзелеп яратам бит, Алтыным...
III
Без төн уртасына тикле утны сүндермичә, үзебезнең балачак елларны, үсмер һәм яшьлек чорыбызны хәтеребездә яңартып яттык. И-их, берәр балабыз да булса, дип хыялланып алдым мин. Шушы хыялымны аздан гына кычкырып әйтеп куймадым, югыйсә тагын Сөеклемнең күңелен җәрәхәтләр идем. Әллә каян гына күңел түреннән Суфиянең искиткеч чибәр, көләч йөзе калкып чыкты: “Ачулансаң ачулан Айрат абый, тик мин синнән барыбер бала табачакмын!”- дип калган иде ул минем артымнан. Ниләр генә булып бетте икән анда? Уйларымнан Сөеклемнең һич көтмәгәндә:
-Алтыным, син нинди Суфия турында сүз алып бардың әле?-дигән соравыннан йөрәккәем жу-у итеп куйды. Берара мин дәшми яттым, тик Сөеклем үземне яңадан чынбарлыкка кайтарды,- кем ул Суфия?
-Әй-й лә, Германиядә хезмәт иткәндә старшинабыз өлкән лейтенант Шәйхет динов Әүхәтләргә йорт эшләрен башкарырга җибәргән иде. Шуның хатыны химия укытучысы Шәүкәт абый кызы, Әүхәтләр белән укыган Асиянең сеңелесе була.
Cөеклем үзенең Суфия турында нигә сүз башлавына үкенде бугай, бөтенләй тынып калды. Ә минем уйлар ихтыярсыз яңадан Суфиягә күчтеләр. Иренә минем белән хыянәт итүен Әүхәте сизмәдеме икән? Әгәр дә сүзендә торып, бала да тапкан булса?! Ю-ук, андый хәлнең булуы мөмкин түгел, югыйсә ишетелер иде, авылга кайтып йөрим бит. Хәер, Суфия хакында берсеннән дә сорашканым да юк бит әле минем. Авылга кайткач аның турында кемнәрдән белешергә мөмкин? Иң уңайлы вариант Хәбир хатыны Сания. Аның әнисе Шәүкәт абый сеңелесе ич, димәк Суфия белән туганнан туган. Ул һичшиксез үзенең туганнан туган сеңелесенең хәлләрен белергә тиеш. Мин сигезенче март бәйрәменә авылга кайтырга планлаштырып, таң алдыннан гына йокыга талдым.
Әле ярый кыш айларында иртәнге нәрәт сәгать җидедә генә башлана, соң гына йокыга киткәнлектән җиде тулып килгәндә генә уянылды. Ичмаса битемдәге Сабирның йодрыгы тигән урын кызарыбырак та тора. Мин рәис белән авыр очрашуны күз алдына китереп, теләр-теләмәс кенә идарә йортына юнәлдем. Ни гаҗәп, Сабир өстемә әйләнеп карамаса да, аны-моны әйтмәде. Бүген гадәттәге “Сорняк”, “Навозник”, “Коновал” кушаматлары да яңгырамады.
Идарәдән чыккач, туры ындыр табагына, чәчүлек орлыкларның язгы чәчүгә ничек әзерләнүен тикшерергә китеп бардым. Дөрес, орлыкның күпчелек өлешен район үзәгендәге заготзернодан кайтарырга туры киләчәк. Үзебезнең складларда исә, дәүләт планын үтәгәннән соң яшереп дип әйтерлек калдырылган орлыклык кына. Монда склад мөдире Кәшаф абзый белән 5 хатын-кыз шөгыльләнә. Мөдир үз эшен әйбәт белгәнгә күңелем тыныч. Сабир эшемнән азат итүгә ирешкән очракта да ахырыдан: “Орлыкларны да чәчүгә яхшылап әзерләп кала алмады”, -дип әйтерлек ясамаска. Күңелдә әнә шундый шомлы бушлык хөкем сөрүгә карамастан, складтагылар белән исәнләшкән арада:
-Кәшаф абзый, син орлыкларны бутап тордыңмы соң?- дип Кәшаф абзыйның кушаматы “Бутамый” булуына ишарә итеп, шаяртырга да тырыштым әле.
-Кәшаф абзый бутамый да бутамый инде ул,- дип көлештеләр хатыннар.
-Бутармын мына мин сезгә хазер, алдыгызга карап эшләвегезне белмәсәгез!
Ул “Бутамый” кушаматын Кәшаф әзигә хуҗалыкка килгән һәр яңа кешедән әйттерергә тырышалар иде. Аеруча урак чорында райкомнан килгән вәкилне беренче эш итеп, Кәшаф әзигә өсләтү гадәткә кергән.
Райком вәкиле колхозга килеп, урак торышы белән танышып та өлгерми, комбайнчылармы, тракторчылармы: “Иптәш уполнамуч, мени без алны-ялны белми тырышып урак урабыз, ә завтук Кәшаф ындыр табагына катярган ашлыкны бутап тормыйца, яндыруга юл куя. Берәр цара күрегез, болай булмый бит инде, бутасын эше шул булгац». Һәм вәкил Кәшаф абзыйны акылга утырту өчен, ашыга-кабалана ындыр табагына чаба: “Ник кырдан кайтарылган әпәйне бутап тормыйца, яндыруга юл куясың, панимаеш? Төрмәгә утыргың келиме әллә?!”
Мескен Кәшаф абзый андый очракларда һәммәсенә үзенең кушаматы “Бутамый” икәнлеген аңлатырга тырышырга мәҗбүр була торган иде. Әлбәттә инде, мин дә, яңа килгән колхоз рәисе дә ул кармакка капмый кала алмадык. Бу юлы да без әнә шулай юктан да кызык табарга тырышып, көлешеп тордык.
8 нче март бәйрәменә кадәр ара шулай тыныч кына узып китте. Бәйрәмгә Сөеклемне әниләренә илттем дә, әбине хатын-кызлар көне белән котлаганнан соң әтиләргә барам дип, туган авылыма юл тоттым. Гадәттәгечә урман аша үтүче туры юлдан элдерергә булдым. Ат әйбәт булса да урманга кергәч, атлатып кына баруга күчтем. Яратам шулай урмандагы сихри тынлыкта артлы чанада толыпка төренеп, уйланып барырга. Ә күңелгә нинди генә уйлар килми андый чакларда. Алар арасында ләззәтле рәхәтләре дә, куркыныч шомлылары да бар. Тын, ышык һәм кара урман куркыныч шомлы уйларны тагын да куерта төшә сыман. Миңа аеруча Әүхәтнең дәфтәрендә язылган соңгы җөмләләр тынгылык бирми. Димәк аңа мине дә, Суфияне дә юк итү чүп тә тормый икән бит.
Минем бу хакта тизерәк тиешле органнарга хәбәр итеп куясы килә башлады. Ә ничек һәм кем аша моны эшләргә була икән соң? Тик мин бу хакта ничек иттереп, каян белеп хәбәр итә алам? Суфия берәр җиргә мөрәҗәгать итсә бер хәл, ул аның белән тора... Урманны чыгып тәмам туган авылыбызга кергәнче шундый ямьсез уйлар баштан чыкмый йөдәтте.
Әтиләргә кереп, күчтәнәчләремне калдыргач, бераз эшем бар дигән сылтау табып, Хәбирләргә киттем. Хәбирнең салырга яратканлыгын белгәнгә, юл уңаенда бер ярты аракы да алдым, Саниясе иремне эчерәсең дип үпкәләмәсен өчен аңа да күчтәнәчкә бер кило конфет ала бардым. Шушы кечкенә генә күчтәнәчемнән дә Саниясенең күңеле булды инде, рәхмәтләр укып бетерә алмады.
Үзем белән аракы ала баруым да Хәбирнең хатыны өчен җайлы гына булды әле, югыйсә килеп керүем белән сыйныфташым: “Сания, табып кайт әле безгә берәр нәрсә”, - дип җәмәгатен хәмер эзләргә җибәрергә исәпләгән иде.
-Яшти, менә шушы нәрсәне эзләргә җибәрергә идеме әллә планың? -дип күкрәк кесәсеннән яртыны чыгарып өстәлгә утыртуым булды, Хәбирнең йөзе яктырып китте. Аның белән балачакларны, яшьлек чорларын искә алып утырганда, мин хәйлә белән аңардан бар булган фоторәсемнәрен күрсәтүен сорадым, ә ул хатынына гына китерергә кушты.
Фотолар арасында Суфия рәсемен күргәч, мин ташып чыккан хисләремне сиздермәскә тырышып, Саниядән туганнан туган сеңелесе хакында сораш кандай булдым.
-Мына сиңа мә,- дип куйды чәрелдәвек тавышлы Сания миңа бармагы белән янагандай итеп,- Суфия дә һәр хатында синең турыда сорашып яза, әллә арагызда бер-бер хәл бар инде?
-Булса, анда синең ни эшең бар? -Хәбир хатынына кырын карап алды, -кысылма!
-Юк-юк яшти, син Саниягә ачуланма, иртәгә алар бәйрәме икәнен дә онытма. Хатын-кыз кызыксынучан була инде ул. Суфияне Германиядә хезмәт иткәндә күргән идем. Ә шундый ерак чит җирләрдә күрешкәндә, авылдашың туганың кебек якын була икән ул. Аңа хат язганда миннән дә сәлам диярсең.
-Язармын-язармын, тик миннән аңа хатлар барып зиткәнце үзе дә катьып өлгерергә мөмкин ул. Май бәйрәменә баласын алып, бөтенләйгә катьырга торадыр иде. Алла кушып, исән-сау гына катьып зитсен инде, илаһи.
-Мин хезмәт иткәндә баласы юк кебек иде әле.
- Хазер инде Айратыбызга да өц тулып узды. Тик мына Әүхәте генә катюларына бик нык каршы килеп маташа икән,.. - Сания тагын нәрсәдер сөйләнде кебек, әмма бу вакытта минем уйларым инде бик еракларда дәрья гизә иде шул. Уйларымнан айныгач, мин Хәбирләр белән саубуллашырга ашыктым, күңел урамга тартылып, хисләрем белән берүземә генә калырга боерды.
Әллә чыннан да Суфия: “Барыбер синнән бала табачакмын!” –дип, үз сүзендә торган инде? Әгәр дә Айрат дигәннәре минем малай булса? Ул чагында Суфия белән минем арадагы сер бөтен авылга билгеле булачак. Сөеклем каршында ничек акланырмын икән инде? Бәлки гаебемне танып, барысын да түкми-чәчми сөйләп бирергәдер? Ичмаса киңәш сорап мөрәҗәгать итерлек кешем дә юк шул.
Майга кадәрге ике айдан ким вакыт бик тиз үтеп китә бит ул.
Әмма минем бик катлаулы мәсьәлә каршында калуым озакка сузылмады. Бу хакта Сөеклем белән алда торучы мин көткән авыр аңлашу ничектер үзеннән –үзе хәл ителеп куйды. Күрәсең, аптыраулы эчке халәтем тышка, йөземә үк бәреп чыккан, үзебезнең өебезгә кайткач Сөеклем: “Авырап киттеңме әллә Алтыным? Нәрсә бирим, әллә мәтрүшкә белән чәй кайнатыйммы?” –дип борчылып, янымда бөтерелә башлады.
-Авырмыйм, бер нәрсә дә кирәкми,- мин авыр сулап, башымны аска идем,- синең каршыңда минем бик зур гөнаһым бар бит Сөеклем, шуны танырга кайчаннан бирле үземдә кыюлык таба алмыйча, ут йотып йөрим.
-Сөйлә соң, без бит бер-беребездән бер нәрсәне дә яшермәскә сүз куешкан идек. Арабыздагы мөнәсәбәт барыбер кайчан булса да ачыкланырга тиеш,- Сөеклем миңа артка чигенергә юл калдырмыйча, катгый торды.
-Армиядә чагымда Әүхәт хатыны Суфия белән минутлык хискә исерүдән, үзем дә аңламаган халәт кичереп, сиңа хыянәт иттем,- Сөеклем каршында искиткеч зур гөнаһымны танып әйтелгән соңгы сүзләрем, бөтенләй пышылдап кына чыктылар, - үземчә Әүхәттән синең өчен үч алдым, имеш.
Белмим, бу мизгелләрдә Сөеклемнең күңелендә нинди генә давыл тузын магандыр, әмма ул бер сүз дә катмады, башын иеп, аяк очларына текәлеп утырды. Аның бу паузасы минем өчен мәңгелек булып сузылды. Ниһаять ул, гүя гаепледәй уңайсызланып, саран гына елмайгандай итте һәм ярым пышылдап сорап куйды:
-Суфия үзенең Асия апасыдай бик чибәрме ул?
Мин раслап баш кактым.
-Аңлашылды, -Сөеклем авыр гына сулап көрсенде дә, эшне хәл итеп хөкем чыгаргандай, бу хәлләргә үзенең мөнәсәбәтен белдерде, -чыннан да хәтәр үч алгансың. Алай-болай ире сизенеп, үзеңә зыян итә күрмәсен тагын, ул бик эчкерле бәндә.
Мин бер сүз дә дәшмәдем, шулай озак кына үз уйларыбызга бирелеп, өй эчен караңгылык басканчы сөйләшми утырдык. Сөеклемнең дә Әүхәтне эчкерле дип бәяләве мине тагын борчулы уйларга этәрде. Дөрестән дә хәтәр үч алырга мөмкин ул бәндә бездән. Тынлыкны беренче булып Сөеклем бозды:
-Ут элимме, әллә урын җәеп йокларга гына ятабызмы?
- Үзеңә кара, миңа барыбер. Башка көннәрне без радиодан татарча концертны тыңлаганнан соң, төн уртасына кадәр диярлек, кызыклы китап укый торган идек. Моннан тыш мин әле батареялы радиоалгычтан да төрле станцияләр тотып азаплана торган булдым. Ә бүген бер нәрсәгә дә күңел тартмады. Урынга яткач та безнең сүзләр ялганмады, икебез дә үз уйларыбызга бирелгән идек...
Мин бер мизгелгә генә Суфиянең, кечкенә малаен ияртеп кайтуын һәм аларның авыл урамыннан үтүләрен күз алдыма китереп карадым. Әгәр кечкенә адашым миңа охшап, аны Сөеклем күрә калса?! Шул мизгелдә минем үземнең дә ул баланы бик нык күрәсем килә башлады. Бәгырьдән нәрсәдер өзелеп төшкәндәй булып, күңелне сызлану биләп алды. Минем Суфиядән улым булу ихтималын да Сөеклемә искәртергәме икәнни соң, әмма үзе һаман да бала таба алмагач, бу хәл аңа бик нык орын ясарга мөмкин бит. Шуңа күрә Ходай ни язса шул булыр дип, мин хәләлем алдында кечкенә малайның атасы кемлеге хакында фараз кылырга алынмадым...
П А Р К А Н А Т К А Е Р Ы Л Г А Ч
I
Әгәр дә бала миннән булган очракта аны минем исем белән атауның хаҗәте дә юк кебек. Бездә бит урыслардагы шикелле Сан-Саныч дип эндәшүләр, гомумән кулланылмый. Фәкать миңа булган мәхәббәте хакына гына малаен Айрат дип атаган булырга тиеш ул. Сәер, бик сәер хәл билгеле. Ярар, күрешкәч барысы да ачыкланыр, озак көтәсе калмаган инде болай булгач...
Суфиянең Май бәйрәменә кайтуын бер үк вакытта бик теләп тә, шом белән дә көтә башладым. Ә көткән нәрсә барыбер килеп җитә ди бит ул, ниһаять май башларында, яңгыр сибәләп ятканлыктан чәчү тукталып торган арада, әтиләргә чираттагы баруымда, Суфияләрнең кайту хәбәрен дә ишеттем. Үзем сорамасам да, бу хакта үги әни Мәклифә апа җиткерде. Кибеткә баргач күргән икән, Германиядә хезмәт иткәндә күрешкән идек дип, миңа сәлам әйтергә кушкан.
Моны ишеткәч мин, әтиләрдә чәй эчәргә дә утырып тормыйча, битемнең кызышуын сизүдән, тизерәк чыгып китү өчен, йомышым бар иде дигән сылтау белән, Хәбирларгә бару ягын карадым. Ә яшьтиләремә килеп кергәч исә, Сания сөйләшеп тә тормыйча: “Хәзер Суфияне яшеп киләм”, -дип ашыгып чыгып китте. Мин яңадан үземнең бөтен тәнемнең янгандай кызышуын тоя башладым.
Суфияләрне ут йотып көткәнгә күрә, Хәбир белән рәтле-юнле сүз дә ялганмады, чөнки бөтен уй-фикерем тиздән булачак күрешүгә юнәлтелгән иде. Һәм менә ниһаять Саниянең чәрелдәвек тавышы ишетелде:
-Әйдәгез, әйдә-әйдә, бер нинди уңайсызлыгы юк. Үзең: “Айрат абыйны ницек булса да күрәсе иде”,- дип ашкынып тордың бит. Мени, күрәсең инде хазер Айрат абиңны.
- Алай кычкырып әйтмә инде, ишеттерәсең бит, -монысы Суфиянең бик тә йомшак һәм ягымлы тавышы.
-Ишетмәгәйләре, гайбәт сүләшмибез әле.
Менә шыгырдап ишек ачылды һәм Суфия кечкенә малайны бусагадан күтәреп өй идәненә бастырды. Мин урынымнан атылып торып, кечкенә малайны күтәреп алдым:
-Кемнең шундый зур малае бу, күз тимәсен.
-Синең кечкенә Айратың, -диде Суфия пышылдап кына һәм тартынып та тормыйча мине кочаклап алды, -кемнеке булсын тагын, фәкать синең белән икебезнеке генә.
Мин каршы сүз әйтмәстән, Айратның битләреннән сөеп үптем, аңардан аңкыган үзенчәлекле әчкелтем бала исен тоюы бөтен җаныма искиткеч рәхәтлек дулкыннары таратты.
- Син шатмы балабыз булганга? - Суфия миңа кояштай көләч йөзе белән балкып, сөеп карады.
- Шат кынамы соң, бик тә-бик тә шат. Ул минем яшәвемнең мәгънәсе, гөмерлек хыялым.
Ә Сания белән Хәбир исә, күргәннәреннән гаҗиз булып, шаккатып тордылар. Аннары Сания әйтерсең лә онытып торган сүзен исенә төшергән, әй тотынды инде малай белән минем арадагы охшашлыкларны санарга:
-Айрат, малаеңның борыны да, күзләре дә синеке генә, цәцләре дә синеке кебек кара.
Сания сүзләреннән күңелем булып, минем дә авыз колакка җитеп ерылды, билгеле. Шул вакыт Хәбир үз мәнфәгатен кайгыртып:
-Яшти, малайны юмица булмый бит, -дип миннән хәмер таптырырга кереште,- әгәр минем малай булса, бер атна бәрәм итәр идем әле.
- Суфия каршы килмәсә, хәзер үк кибеткә йөгерәм.
-Юк инде, үзем генә барып килермен, бир акцаңны,- дип хәлгә керде Сания,- син малаең белән аралаш, күнегә төшсен үзеңә.
-Балаларга да тәмне-томны алып кайт, уенчыклар юкмы, кара анда. Булса Айратка да, үзеңнекенә дә сатып ал,- дип Саниягә акча бирдем дә яңадан Айратны кулыма алдым.
-Күп безнең Айратыбызның уенчыклары, шулай бит улым. Бала башын кагып җавап бирде. Мин әле аның тавышын да ишеткәнем юк, бик елак түгелме икән?
-Елак түгелме, бик борчымадымы үскәндә? - дип уемны телдән дә әйттем.
-Аның елаган чагын хәтерләмим дә инде. Еламый ул безнең Айратыбыз, шулай бит улым. Бала тагын әнисенең сүзен җөпләп башын какты. Суфия Айратның битләреннән үбеп алды,- менә бу синең әтиең була, әттә диң әле улым.
-Әттә, - диде ниһаять Айрат тавышы барлыгына шигемне калдырмыйча. Мин моннан да рәхәт мизгелне күптән татыганым юк иде.
- Рәхмәт Суфия, мине сөендергәнең өчен, сиңа мәңге бурычлымын.
-Алай димә инде Айрат абый, минем үзем өчен дә сөйгән кешемнән бала табуы бик зур шатлык булды. Онытып та торам, сиңа кечкенә генә бүләк, -дип Суфия үзе белән алып кергән кәгазь төргәген сүтте дә, аннан миңа яшел бәрхет тышлы альбом алып бирде. Анда исә, Айратның туган көненнән башлап төшерелгән фотолары тезелгән иде. Фотолар өй эчендә дә, тышта да төшерелгән булган, араларында Әүхәтнең йөзе бер дә күренмәвенә аеруча шатландым.
-Бу инде кечкенә бүләк түгел. Минем өчен моннан да зур бүләкнең булуы мөмкинме соң?- дидем мин аңа сөеп карап,- Суфия, Сания сезнең хакта бөтенләйгә кайталар дип сөйләгән иде, дөрес сүзме шул?
-Өйе, бөтенләйгә кайттык.
-Әүхәт тә кайттымы?
-Ниемә кирәк ул миңа, күрәсем генә түгел, исемен дә ишетәсем килми.
-Аерылыштыгызмыни?
-Мин ташлап киттем, аерылышырга теләгемне белдереп, судта эшне миннән башка гына карауларын сораган гариза да язып калдырдым,- Суфия чыраен сытып, кулын селтәде,- Айрат абый, күрешү шатлыгына күләгә төшереп, сөйләшмик инде шул кәбахәт турында. Мин ничә ел синең йөзеңне күрергә хыялланып көттем бит. Суфия Хәбир җизнәсеннән тартынып та тормыйча минем белән онытылып үбешергә кереште.
Шул арада Сания дә кибеттән кайтып керде. Моңа барыбыздан да битәр Хәбир шатланды:
-Базай белән беренце баланы, әле шуның өстенә малайны юмасаң гөнаһ булыр. Шулай бит базай, - дип минем кулымны кысты Хәбир. Мин уңайсыз ланып кына Суфиягә карап алдым, аңардан җизнәсенең баҗай дигән сүзен кире кагуын ишетмәгәч:
-Шулай билгеле, баҗай,- дип куйдым.
Гомумән, бу минуттан Хәбирнең минем иң якын дустыма әйләнә баруын тоя башладым. Чөнки аерылмас дустым булган Хафизулла үзенең Сарасы арка сында миннән читләшә бара кебегерәк сизелә. Шуңа күрә Май бәйрәменә кайткан көнне мин беренче тапкыр Хафизуллаларга кермәдем, Сарасының чытык чыраен күрәсем килмәде. Хәер, партоешма секретаре булып алгач, Хафизулланың үзенең дә эреләнә төшүен сизми мөмкин түгел иде. Ә менә Хәбир гади һәм гадел кеше, эчүен дә киметсә, нинди әйбәт булачак та бит.
Хатыннар чәй эчеп, ә без Хәбир белән авыл хәлләре турында сөйләшә-сөйләшә хәмердән авыз иткән арада кич тә җитте. Суфия белән Айраттан аерыласы килмәсә дә кичке нәрәткә кайтып өлгерәсемне әйтеп, өстәл артыннан кузгалдым.
-Суфия, ант әгәр сездән аерыласы да килми, ләкин нишләп тә булмый. Аллаһы теләсә 9 майга килеп чыгармын,- дип мин Айратны кулыма алып сикерттем дә, саубуллашырга мәҗбүр булдым…
Башка вакытта булса язгы чәчү чорында хәзергедәй яңгыр сибәләп торуын бер дә җенем сөймәс иде дә, бүген шушындый һавага мин шатландым гына. Әгәр аяз көн булса мин туган авылга кайтып, Суфия белән Айрат улымны күргән булыр идеммени? Һаман да билгесезлек хөкемендә ут йотып ятарга туры килер иде. Хәзер бер яктан күңел күпмедер күләмдә тынычланып калса да, икенче яктан хатын белән каршыда торган аңлашуны уйлап, эчне нәрсәдер борчуын да тойдым.
Белмим, Сөеклем белән котылгысыз күрешүне, аның каршында яңалыкны ачып салу мизгелен кичектереп торырга теләүдән вакытны сузу өченме, ниндидер үзем дә аңламаган хис-тойгыларга буйсынып, урман эчендәге аланда атны туктатып, арбадан төштем. Алга бернинди максат куймастан чәчәк җыярга керештем. Чөнки бу, минем өчен иң ошаган шөгыльләрнең берсе булып тора. Аны миңа балачагымда, Сөеклем күңелемнең түренә салып калдырган иде. Шул чаклардан бирле болында булыйммы, урмандамы – чәчәкләр күрсәм, ихтыярсыз алардан такыяләр үрергә керешәм.
Өстемдә яңгырлы көннәрдә кия торган, тиредән булмаса да кожан дип аталучы, брезенттан тегелгән, башны япмалы көтүчеләр плащы. Ул булмаса яңгыр астында торырлык түгел, үтәли юешләтә. Көн әнә шундый елавык һавалы, сүрән торса да минем күңел, уллы булуымны төшенүдән, күтәренке.
II
Кечкенә улымны беренче тапкыр күрүдән минем шатлык эчкә сыймады билгеле, аздан гына сөнечемне, кереп, әтиләр белән уртаклашмадым. Хәтта Сөеклем катына да күтәренке рухта кайтып кердем. Аңа серемне ачаргамы-юкмы дип мин озак баш ватмадым, ахыр чиге хакыйкатьнең барыбер ачылачагын аңлап, хәлне үзем аңлатырга булдым.
-Сөеклем, мин сиңа үземнең... Суфия белән булган якын мөнәсәбәтемне... ачкан идем инде..,- дип башладым сүземне шактый ук дулкынланудан тотлыгып сөйләп, - шул хәлләрдән соң... ул миннән бала... Айратны тапкан...
-Шулай мени? – Сөеклем елмаерга тырышып карады, - әйбәт булган, котлыйм. Син бит балаң булуын бик теләгән идең.
-Әйе-әйе, менә ул нинди минем кечкенә Айратым, -дип Сөеклемә альбомны ачып күрсәттем.
-Күз генә тимәсен, нәкъ сиңа охшаган икән,- Сөеклем альбом битләрен карагандай итте, әмма бөтен барлыгым белән аңа бик кыен булуын сизеп, аңлап тордым. Аннары ул миңа сагышлы елмаеп, әйтеп куйды, - Суфия сине бәхетле иткән шикелле бала табырга Ходай язмагандыр инде миңа.
- Алай димә әле Сөеклем, баланы да берне генә тапмассың, барысы да алда.
-Юк инде, Айрат,- диде ул көрсенеп, бергә тора башлаганнан соң беренче тапкыр исемем белән эндәшеп, - әнә шул эт җан Әүхәттән алданып, харап булдым. Ә менә аңардан тиешле үчен алуың өчен сиңа мең рәхмәт, моннан соң масаеп йөри алмас инде ул.
Эңгер төшкәнче шуннан ары безнең сүз ялгана алмады, хәтта лампаны да кабызып тормадык. Ә икенче көнне иртә үк торып, Сөеклемне борчымыйча гына, мин язгы чәчү эшләрен оештырырга чыгып киттем һәм фәкать караңгы төшкәндә генә кайтып кердем. Сөеклем өйдә күренмәгәч, әбиләргә киткәндер дип уйлап, утны да кабызып тормыйча гына йокларга яттым.
Иртән сәгать бишенчеләрдә тагын эшкә чыгып киттем һәм уннар тирәсендә бригадирга әйтеп, өйне әйләнеп килергә уйладым. Чөнки ул китапханәсендә дә юк иде. Тик ни гаҗәп, хатыным һаман да беркайда күренмәде. Колхоз рәисеннән сорап, әбиләргә барырга ниятләп торганда, радиоалгыч өстендә яткан кәгазь кисәген күреп алдым. Ачып карасам, Сөеклемнең язуы:
-Айрат, улыгызны ятим итмичә, Суфия белән кушылып яшәгез, мин сезгә комачауламыйм. Суфиядән белештем, ул ирен бөтенләйгә ташлап кайткан. Сез тулы гаилә булып, матур тормышта яшәргә лаек. Мине эзләп йөрмә!
Зинһар гафу ит, пар ромашканы үзем белән алып китәм, югыйсә ул сине күңелсез уйларга этәреп торыр.

Әмма Сөеклем эзләп йөрмәскә кушкан булса да, мин атка атланып, район үзәгендә яшәгән әбиләргә очтым. Менә хикмәт, ул анда кереп кенә чыккан да, ни тарафка юл тотасын да әйтмичә, каядыр китеп барган. Шундый билгесезлек аркасында миңа әби белән бабайның сорау алуларын башны иеп тыңлап торуы искиткеч авыр булды. Мин аларның әрепләвен түзеп, тыңлап тордым-тордым да, хатынны эзләргә кирәген аңлатып, чыгып киттем. Ни кылырга да белми аптыраудан, бөтенләй мием катты, эшкә кулым бармады.
Шулай борчулы уйлар белән хәсрәткә баткан берничә көн үтеп китеп, Җиңү бәйрәме дә якынлашты, кечкенәдән үз сүземдә торырга гадәтләнгәнлектән, Суфиягә 9 нчы майда килермен дигән вәгъдәмне истә тотып, туган авылыма кайтырга чыктым. Урманны үткәннән соң, ике-өч чакырымга урау булса да, үзем дә аңламаган ниндидер көч мине Кизләү Тавы юнәлешенә борылдырды. Ә бит Сөеклемнең Әүхәт тарафыннан алдануы көненнән бирле, минем бу тарафка борылып та карыйсым килми торган булып калган иде. Сугыш вакытындагы ачлык чорында үзенең кузгалагы, какысы, кыр суганы, чамбыры һәм барыннан да бигрәк кызарып пешкән җиләкләре белән туендырган, минем өчен изге саналган, Кизләү Тавының аңа үпкәләрлек нинди гаебе булды икән соң?!
Бу ат юлы иң баштан кизләү тавының чәчәкле Такыя Аланына китереп бастыра. Мин арбадан төшеп, тирә-юнне күзәтергә керештем. Уйларым бирегә беренче тапкыр Сөеклем белән бергә ясаган балачактагы тәүге сәяхәтемә әйләндереп кайтарды. Әлегә барлык чәчәкләр дә ачылмаган, тик шулай да болын матур һәм әнә шул гүзәллек күңелне тагын да моңсуландыра гына төште. Чөнки биредәге бар нәрсә дә Сөеклем белән беренче тапкыр монда килгән көнне искә төшерә иде шул.
Инде ул вакытлардан бирле 15 елга якын гөмер узса да, гүя без әле кичә генә Сөеклем белән монда булып киткән кебек: бар үсемлек, чәчәкләр үз урыннарында үсеп утыралар, тик ул гына юк, мин ялгыз. Сөеклемнең янымда булмавыннан күңел шуның кадәр сызлана ки, әйтерсең мин ниндидер төпсез базда чарасызлыктан бер ни эшли алмыйча ятам һәм менә шул халәт тынны буа кебек. Сөеклем белән монда такыяләр үрешеп, бер-беребезнең башларыбызга кигерешкән идек. Мин ихтыярсыз такыя үрергә керештем, бу шөгылемнән соң ул чаклардагы кебек бер тармактан үскән пар ромашканы өзеп, такыя белән бергә арбага куйдым.
Аннары ат арбасы эзе буенча Кизләү Чишмәсенә юнәлдем. Чишмәгә җитәрәк Сөеклем белән Әүхәтнең бергә булган тау итәгенә күз төшеп алды. Шул мизгелдә үк үземнең Германиядә хезмәт иткән чакта, Суфияләр йортында булуым һәм Әүхәтнең көндәлегендә әлеге, минем өчен коточкыч вакыйга турында көлеп язылган юллары күз алдына килде. Аннары Суфия белән Әүхәттән үч алуыбыз һәм инде әнә шуның нәтиҗәсендә кечкенә Айратның үсеп килүе хакындагы уйларга килеп төртелүем, үземне яңадан чынбарлыкка кайтарды. Берничә тиен акча салып, Кизләү Чишмәсеннән куш учлап салкын суын эчтем дә, авылыма, әтиләрне һәм үземнең улымны күрергә юл алдым...
Әйе, ичмаса хәзер минем бик зур куанычым бар – Айратым үсә, Сания сүзләре хак, дөрестән дә кечкенә малайның борыны, күзләре минекенә охшаган кебек. Хәер, ошаса-ошамаса да Суфия үзе үк: “Синең улың”,- диеп торганда икеләнергә бернинди урын юк, исән-сау булып үссен генә. Әтиләргә әнә шундый уйлар белән бераз тынычланып кайтып кердем. Аны Җиңү бәйрәме белән котлап, күчтәнәчләремне тапшырганнан соң, Хәбир дусларга ашыктым.
Мин килеп кергәндә Суфия баласы белән анда көтә иде инде. Хәбир эштән кайтмаган, өйдә Сания кечкенә кызы белән. Суфия Саниядән тартынып та тормыйча мине кочаклап каршы алды, әллә ничек кенә кеше алдында хәтта уңайсыз да булып китте. Мин Кизләү Тавында үргән такыямны Суфиянең башына кидереп, пар ромашканы кулына тоттырдым. Бу гамәлемнән бик канәгать калган Суфия шундый шатланып балкыды ки, аның болай да көләч-чибәр йөзе алсуланып китеп, тагын да матурлана төште.
-Кил улым, әтиеңне кочакла, -диде Суфия үзенең искиткеч йомшак һәм ягымлы тавышы белән. Аның бу тавышы мине беренче тапкыр Германиядә күрешкәндә үк бик әсәрендергән иде инде, -әти, мин сине яратам диген.
Айратым минем аякларымнан кочаклап, нәрсәдер бытылдаган булды, мин аны кулыма күтәреп, чөеп-чөеп алдым. Суфия исә каршымда кулын җәеп, төшереп җибәрсәм тотып алырга торды. Төшерәмме соң, Аллам сакласын, мәрхүм әни әйткәндәй, ул бит минем йөрәк маем, димәк минем кан! Айратымны идәнгә бастыргач, Суфиягә Сөеклемнең югалуы турында борчылуымны белгертеп, аның язуын күрсәттем.
-Сәвия апа минем белән дә килеп сөйләшкән иде, каядыр китүешли керүе булдымы икәнни? Балабызны күреп: “Күз тимәсен, бик матур малай, Айратка охшаган”,- дип сөеп алды да, бер-ике сүз сөйләшүгә, ашыгып чыгып китте, чәй эчәргә дә утырып тормады. Мин аңа бер нинди кытыршы сүз әйтмәдем, Айрат абый, аның китүендә минем гаебем юк. Киресенчә, безнең арада булган хәлләр өчен: “Сез ул чагында өйләнешмәгән идегез бит әле”, -дип гафу да үтендем. Сәвия апа үзе үк: “Ул эт җаннан үч алып, дөрес эшләгәнсез”, -дип торды әле.
-Ю-ук Суфия, нишләп мин сине гаеплим ди инде, үзем генә гаепле монда...
Сөеклемнең Әүхәт белән кыска вакытлы һәм мәҗбүри никахыннан соң кара эчеп агуланырга ниятләгәнен белгәнемә күрә, бар курыкканым аның яңадан үз-үзенә кул салу ихтималы иде. Минем бөтенләй тынычлыгым качты, Сөеклемнең кая, кемнәргә баруы мөмкинлеген исәпләп, үзен кайлардан гына эзләп карамадым. Ниһаять, мәктәп елларыннан аралашып, әле һаман да элемтә тоткан дус кызы, Казанда яшәп ятучы Тәскирә, Сөеклемнең Үзбәкстанга китеп бару хәбәрен җиткерде.
Мин әлбәттә, чәчүләр төгәлләнеп тә килгәнлектән, бер нинди уңайсызланусыз колхоз рәисеннән, сәбәпне аңлатып, ун көнлек ял сорадым. Әле ярый безнең арада булып алган бәрелешүдән соң, Шәрифуллин минем белән конфликтка керүдән тайчына торган булып калды, аны-моны әйтмичә генә эштән җибәрде. Тәскирәдән белешкән адрес белән Алмалыкка барып төшкәннән соң, Сөеклем урнашкан йортка килеп, хуҗа хатынга кем булуымны аңлаттым. Кызганычка каршы, Сөеклемнең өйдә юк чагына туры килдем. Кайтасына тагын 4-5 сәгать вакыт барлыгын белеп, гөнаһ шомлыгына каршы, шәһәрне карарга ниятләдем. Яңадан килгән җиремә Сөеклем тарафыннан язылган кәгазь кисәге генә тоттырдылар. Анда исә:
Айрат, мине башка күрергә тырышма, югыйсә үз-үземә кул салачакмын. Кечкенә малаегызны ятим итмичә, Суфия белән кушылыгыз. Шулай булмаганда мин мәңге бәхил түгел, - дип язылган иде...
II
Әнә шулай итеп мин, Урта Азиядән Сөеклемнән башка гына, кайтып китәргә мәҗбүр булдым. Турыдан Хәбирләргә кереп, Саниядән Суфияне чакырып китерүен сорадым. Суфия: “Нәрсә булды Айрат абый?” -дип Саниядән алда борчылып килеп керде. Аңа җавап биргәнче, беренче чиратта Суфиягә язуны күрсәттем:
-Син моңа ничек карыйсың Суфия? – дидем мин аның язуны укып, миңа текәлеп торуын күреп, - Әүхәт комачауламаса Айратны бергә үстерү әйбәтрәк булыр иде, минемчә. Аны бик эчкерле бәндә диләр бит, бик хәтәр үч алып куймасын тагын.
- Әйе, сүз дә юк, эчкерлегә эчкерле инде. Дәфтәренең ахырында язган сүзләре дөрес булырга охшаган. Хәтта бервакыт мине куркытырга теләпме: “Минем КГБда хезмәт итүче дусларымда нинди генә препарат юк. Чәй белән бергә тәмен дә сизмичә эчкән агудан соң кирәксә 1-2 сәгать эчендә, телисең икән 2-3 көн үткәч, теләсәң 2-3 атна үтеп, аякта йөреп торган җиреңнән, йөрәгең ярылып дөмегәчәксең. Бернинди тикшерү органнары да үлемеңнең чын сәбәбен ачыклый алмаячак”,-дип шапырынып торган иде. Мин дә кыюланып: “Җиңел генә үтереп котыла алмассың. Алай-болай миңа бер-бер хәл булса Әүхәт гаепле, дигән язуым бер генә җирдә түгел”,- дип авызын тиз томаладым.
-Барыбер сак булырга кирәк, -дип искәрттем дә алдан башлаган сүземә күчтем,- Сәвия киткәч, хәзер мин тол. Бәлки Айратыбызны бергә үстерербез, ничек карыйсың бу фикергә?
-Айрат абый, синең белән кушылу ул минем яшьлек кенә түгел, балалык хыялым да, бөтен тормышымның мәгънәсе дә - Суфия балкып китеп, минем муеныма сарылды һәм сусыл иреннәре белән суырып-суырып үбәргә кереште, - нинди киң күңелле кеше икән бит бу Сәвия апа, синең кебек ир-егет тә өзелеп яратырлык булгач... Үзенең газиз ирен башкага калдырырга риза...
- Ашыкма әле, әти-әниең ничек диярләр бит анда, Суфиякәй – асылъяр.
-Мин инде Айрат абый, әнигә шыпырт кына Айратыбызның синнән булуын аңлаттым. Бергә кушыла калсак, ул әтине тиз үз көенә көйләр, безнең әни дипломат ул.
-Син билгеле, холкың белән Зәлифә апага охшаган инде, шулаймы?
-Аның кызы булгач, бардыр мөгаен.
-Я, нишлибез, сезгә барып кулыңны сорыйммы?
-Әйдә генә, хәзер үк бергә кайтабыз, Айрат абый.
-Алай булса мин сиңа хәзерге мизгелдән Айрат абый түгел, фәкать Айрат кына, белеп тор. Әти- әниең янында тагын абый дия күрмә, аңлашылдымы?
-Аңлашылды.
-Аңладым Айрат, диң.
-Аңладым Айратым,- Суфия бөтен җаны-тәне белән миңа сарылды. Мин аны бала күтәргәндәй генә кулларыма күтәреп алып сөйдем.
-Базай, син хазер курыкмицаа әбиеңнәргә барырлык булгац, безне дә онытып бетермә инде, - дип күз кысты яштием.
-Борчылма баҗай, - дидем мин дә сыйныфташымны тынычландырып. Әгәр дә Шәүкәт абыйларның миңа кызларын бирергә ризалыкларын алсам, озак тормам килеп тә җитәрмен.
-Әйдә-әйдә, кызуырак тотыгыз алайса.
Турысын әйтим, Суфияләр капкасын ачып кергәч, үземне ниндидер калтырану, нык кына дулкынлану биләп алды: “Өлкәннәр белән сүзне нидән башларга булыр? Бер хатын аерып, икенчегә өйләнергә тели икән дип карамаслармы?” Әйтерсең лә Суфия минем нинди кичерешләр белән янганымны сизеп алды: “Борчылма, үзем барысын да аңлатырмын,” – дип тынычландырып куярга ашыкты. Дөрестән дә, аның теләктәшлегеннән миңа ничектер җиңеләеп киткәндәй булды бит, әй.
Суфия өй ишекләрен ачып, мине алдан үткәрде дә үземне шактый ук каушатып калдырып:
-Улым, әттәң килде, я әле каршы ал! – дип аваз салды.
Айрат алдан өйрәтеп куелгандай йөгереп килеп, аякларыма сарылды:
-Әттә-ә. Мин аны: “Әй акыллы улым бар шул минем”,- дип кулларыма күтәреп алып чөйдем. Бу күренештән аеруча Суфия балкыды, шатлыклы һәм шул ук вакытта горур төстә әти-әнисенә карап алды:
-Әтием-әнием, Айратның хатыны безгә бергә булырга фатиха биреп, аерылып ук киткән. Сездән дә безгә фатиха бирүегезне сорыйбыз.
Зәлифә апаның йөзендә хәйләкәр елмаю төсмерләре чагылса да Шәүкәт абыйның канәгатьсезлеге әллә каян күренеп тора иде.
-Шәүкәт абый, -дидем мин батырлыгымны җигеп, - мин үземдә бик зур җаваплылык тоеп, кызыгызга лаеклы ир булырга вәгъдә итәм, Сәвияне мин аерып җибәрмәдем, ул үз ихтыяры белән китеп, безнең Суфия белән кушылып яшәвебезне теләвен белдергән язу язып калдырган. Менә ул язу.
Шәүкәт абый язуга күз йөртеп алды да Зәлифә апага сузды:
-Кызыбыз шулай синең белән кавышырга дип атлыгып тора икән, уртак балагыз да булгач, каршы килүдән мәгънә юктыр инде. Шулай бит, карчык.
-Шулай-шулай, - дип җөпләде Зәлифә апа да, -без каршы түгел.
-Рәхмәт әтием, - дип Суфия әтисенә башын иде дә, шатлыктан чырылдап, әнисен кочаклап алды, - рәхмә-әт әнием.
Минем җилкәмнән авыр йөк төшкәндәй булды:
- Рәхмәт Шәүкәт абый, бик зур рәхмәт Зәлифә апа,- дидем мин икесенә дә башымны иеп,- сезнең ышанычыгызны аклармын, Аллаһы теләсә.
-Бик дөрес әйтәсең кияү, Аллаһы теләсә дип, иманлы бәндә икәнсең әле, - диде минем сүзләремне хуплап, Зәлифә апа, - шуңа күрә никах укытып алганда да шәп булыр иде.
- Мин каршы түгел, тик партиядәге кешеләргә моны ачыктан-ачык эшләргә ярамый шул, Шәүкәт абый яхшы белә бу турыда. Бәлки безнең әтиләр белән бергәләп шыпырт кына укытып алырга булыр. Мин хәзер үк әтигә әйтермен. Суфия, ничек уйлыйсың, бергәләп Айратны да әтиләргә алып барганда тагын да әйбәт булмасмы икән?
-Мин риза, - диде шатлыгыннан очып кына йөргән Суфия һәм мин Айратны кулларыма күтәрдем дә, әтиләр өе тарафына атлап киттек...
Хәзер инде мин үземне сират күперен үткәндәй сизеп, әтиләргә сөенеп кайттым. Өстәвенә әтинең: “Онык та алып кайта алмыйсыз”, - дип әйткәләгәне дә булгалап торды. Шуңа күрә дә әтиләргә килеп кергәч беренче сүз итеп:
-Әти, оныгыңны каршы ал! - дип кычкырып җибәрдем.
- Нинди онык ул тагы, – әти агач аягына титаклап чыккач, шикләнеп кенә Айратыбызга карап алды, - каян килгән?
- Менә Суфия киленең белән алып кайттык, - дип яңа гына барлыкка килгән хатынымны алгарак этәрдем.
- Син нәрсә сүлисең малай? – диде әти төксе генә, Суфиянең: “Исәнме әти”, -диюенә игътибар да итмәстән, - ә Сәвияң кая?
-Әти, Сәвия бала таба алмагач, Суфия белән кушылуыбызны үзе теләп, аерылып китте, менә үз кулы белән язган язуы, ышанмасаң.
- Ярар алайса, үзе шолай келәгән икән - нишләп тә булмый, хаерле булсын,- дип ниһаять әти оныгына кулларын сузды, - кил әле бәпкәм, дәү әтиеңне пәп ит әле.
- Бар улым, дәү әтиеңне ярат әле, - диде Суфия балкып китеп,- бар улым бар дәү әтиеңә.
Айрат тартынмыйча дәү әтисенә атлады. Әти бик канәгать төстә оныгының башыннан сыйпады: “Әй, бәпкәм минем”. Шул арада Мәклифә апа да мәш килеп чәй куярга, өстәл көйләргә кереште. Суфия исә, юл уңаенда кибеттән алган күчтәнәчләре белән үги әни янына кереп, аңа булышырга ашыкты. Без әти белән өй алдында никах укыту мәсьәләсен сөйләшә калдык. Ул озак тормастан Мәклифә апа белән бергә Шәүкәт абыйларга барырга ниятләвен әйтте:
-Барысын да эшләрбез улым, аня бер ярканы цалырмын. Аллага шөкер, син апкатькан ак он да зитәрлек цәк-цәкиләр, кош телләре пешерергә.
-Әти, ризык хакында борчылма, сарыгын да колхоздан үзем яздырып алырмын, җитәрлек кадәр конфет-печениесен дә, бүләкләрен дә сатып алырмын, кайгырма бер дә.
Чәйләп алгач, әти тиз генә кырынып та куйды һәм без бергәләп Суфияләр йортына киттек. Яңа хасыйл булган әби белән бабай безне бик ачык каршы алдылар. Өстәвенә әти белән Мәклифә апа кода-кодагый дип сайрашып кына торалар. Ахыр килеп, никахны картлар минем катнаштан башка, бик киң җәелмичә, фәкать авылның мулла ролен башкаручы картны чакырып кына укытырга хәл иттеләр. Сораштыра калсалар, мине никах укытканнарын белмәде дип җавапларга сөйләштеләр.
Бу төнне мин яңа хатыным Суфия янында уздырдым, ә икенче көнне таң белән эш урыныма барып күрендем. Колхоз рәисе кайтуыма шатланып та куйды әле, чөнки иртә культураларны чәчү төгәлләнгәнлектән, ничек иттереп кукурузаны квадратлап-оялап чәчүне оештыруга килеп терәлгән булганнар. Мин исә бу эш белән фәнни әдәбият укып та таныш идем, моңардан тыш кышын махсус курсларда да булырга туры килде. Кукурузаны чәчүдә агрономның теорияне яхшы белүе генә җитми, тракторчының тәҗрибәле булуы мөһим. Әле ярый бу яктан тракторчыбыз Фоат әзи сынатмый, әйтү белән төшенеп ала.
Колхоз рәисенең дә райком кушуы буенча көне буена кукуруза чәчелә торган кырда булуыннан файдаланып, аңа Сәвиянең беркемгә әйтмичә генә мине ташлап Урта Азиягә үк китеп баруын да җиткердем:
- Бу хакта әти-әниләре беләме-юкмы миңа аларга озакка сузмыйча әйтергә кирәк,- дидем мин Шәрифуллинга, - әтисе Таһир Сөнгатуллин ни әйтсәң дә карт коммунист, заманында МТСны да җитәкләгән, райком секретаре да булган. Иптәш Шәрифуллин, рөхсәт итсәң мин барып килер идем.
-Барырсың, барырсың, канишны.
III
Бу ниятемне озын-озакка сузмыйча гына, атка атланып, район үзәгендә яшәүче Сәвиянең әтиләре Таһир абыйларга очтым. Күңелдә шөбхәле уйлар: әби тагын битәрли башлар инде. Гадәттәгечә: “Сары сандугачтай кызыбызны кемгә ышанып бирдек бит, мин баштан ук бу никахның хәерлегә илтмәсен сизгән идем”, - дип чәпчергә тотыныр. Кызының язуын бабайга күрсәткәч ул тынычландырса гына инде карчыгын. Хәлләр шул чамадарак килеп чыкты да диярлек.
-Нинди йөз белән килеп кердең монда, -дип дөрестән дә ут чәчеп каршылады Нәзирә апа, - алма бөртеге кебек, сары сандугач баласыдай кызыбызны саклый алмадың, оятсыз. Кая югалттың Сәвиямне, табып китергән бул!
Димәк әти-әниләре белеп өлгермәгәннәр кызларының Урта Азиягә үк китеп барганын. Шуңа күрә күңелдән тынычлана да төштем һәм Сәвиянең үз теләге белән аерылып китүен җиткереп, аның язуын бабайга суздым. Таһир абзый исә язу белән танышкач, аны Нәзирә апага бирде.
-Нәзирә апа,- дидем мин элеккеге “әби” урынына, - мин Сәвиянең китүен бер дә теләмәгән идем, үзе бит беркемгә дә сиздермичә китеп барган. Көч-хәл белән эзләп таптым үзен. Кызганычка каршы, күрешеп кенә булмады, шунысы үкенеч.
- Ниндидер Суфияләр белән зина кылып йөргәч, хыянәт иткәч, китми нишләсен ул.
- Суфия белән якынлык мин армиядә чакта, Сәвиягә өйләнгәнче булган хәл ул. Аның ире Сәвиянең беренче кияве Әүхәт иде. Суфия аның этлеген сизгәннән соң, махсус рәвештә иреннән үч алыр өчен мине сайлаган.
-Ярар, монда бөтен мәхәббәт тарихыгызны сөйләп чыгарга кирәкми. Булган эш булган, кызыбыз исән-сау бит, - дип ниһаять, Таһир абзый аңлашуга нокта куеп, хәлемне җиңеләйтте. Миңа исә, Нәзирә апа хөкеменнән тизерәк котылыр өчен шул гына кирәк иде дә.
Мин атланып килгән байтал яхшы, уктай атылып, үземне Суфия катына кайтарып та җиткерде. Өстән зур йөк төшкәндәй булгангамы, күңелем күтәренке, өстәвенә мунча да ягып куйганнар, чәчү кырында кунган тузаннардан арыныр өчен моңардан да кулай тагын ни бар? Димәк, Ходай кушса, бу хатынымнан да уңачакмын. Барыннан да битәр Суфия мине бик тә яратуын яшермичә, моны һәр гамәлендә сиздереп үк тора.
Бабайлар үзләренең күршеләренең бөтен диварлары кара корымга баткан, мөрҗәсез, тәбәнәк кара мунчасын якканнар булып чыкты. Бөтен авылына мунчалар бер-ике кешедә генә булганга күрә, үз утының белән күршеләр мунчасын ягу оят түгел. Кулга керосин фонаре тотып, без дә күл буена урнашкан мунчага барып кердек. Кечкенәдән эссене яратмаганлыктан мин ләүкәгә менү турында уйламыйм да. Ә Суфиянең исе дә китми, шундый эсседә пар өстәп, әле чабынырга да курыкмый. Ул пар салганда мин мунча алдына ук чыгып китәм.
-Яп ишекне, салкын кертәсең, - дип ул минем арттан көлеп кала. Шул эссе аркасында мин Суфиямнең искиткеч сылу, шәрә гәүдәсен рәхтләнеп карый да алмавыма гарьләнеп үк куям. Хәзер гомумән, Германиядәге кебек көпә-көндез сөеп-сөелешеп яту турында хыялланырга да юк. Бабайларның утыз-кырык квадрат метрлы өйләрендәге, безнең өчен чаршау белән генә бүлеп куелган почмагында интим мөнәсәбәтләр хакында уйларга да туры килми.
Хәер, үзебезгә аерым йортта тора башлаганда андый мөмкинлек туачак инде, билгеле. Ләкин “Йолдыз” колхозындагы шикелле сәләмә ызбага күчеп тору турында Суфиягә тәкъдим итәргә дә оят. Әмма шуңа да карамастан Суфия мин эшләгән җиргә күчәргә дип атлыгып тора үзе.
-Анда үзеңне бер алып барып күрсәтсәм, ул сәләмә ызбага кереп карарга түгел, өстенә борылып карарга да теләгең булмаячак, -дип Суфияне минем янга күчеп торырга дигән хыялыннан ваз кичтерү ягын карыйм. Әмма ул гадәттәгечә сөйкемле елмаеп:
-Сөйгәнең белән бергә булганда, шалаш та оҗмах! – дигән әйтем белән каршы сүз әйтмәслек иттереп җавап кайтара.
Суфиянең тавышы гына түгел, төрле гыйбарәләр, әйтемнәргә бай сөйләм теле дә бик матур шул аның. Юктан гына тел белгече түгел, диләр андыйлар турында. Ни әйтсәң дә Суфия Казан дәүләт педагогия институтының рус теле бүлеген читтән торып тәмамлаган кеше. Өстәвенә алман телендә дә иркен сөйләшә ала. Быелгы уку елы башыннан мәктәпкә эшкә керергә исәбе. Тел төбеннән мин эшләгән авылдагы мәктәпкә урнашу хыялы барлыгы аңлашыла.
-Икебез ике авылда эшләп йөрү ничектер килешеп бетми, - дигән сылтау белән үзен бер “Йолдыз” колхозына алып барып күрсәтүемне үтенә.
Аның үтенеченә каршы килеп була димени? Ә мин гомумән, кеше үтенечен кире кага алмый торган бәндәләрдән. Хәер, үз якыннарымның соравын канәгатьләндерми торган гадәтем булуын да искәртә иде Сәвия. “Син бер дә белми торган кешегә дә өстеңдәге соңгы күлмәгеңне салып бирергә әзер инде үзең, Алтыным, - дигән иде бервакыт авылның иң чыгышсыз, эчкече ТаҺир әзигә акча биреп чыгаргаруымны һич тә ошатмыйча, - нәрсә, яхшы атлы булырга телисеңме, шуның ише эчкечеләргә дә каршы килә алмыйча? Кайчакларда минем сорау-үтенечләремне колак аша гына үткәрүне нигә дә санамыйсың бит.
Дөрестән дә Сөеклемнең сорау-үтенечләрен кире кагу очраклары да була торган иде шул. Ә менә Суфия әлегә миңа ятрак, Сәвия кебек үк якын түгел сыман, шуңа да аның мин эшләп йөргән авылга алып барып күрсәтүемне сораган үтенечен канәгатьләндерергә туры килер, мөгаен. Насыйп булса, ат җигеп кайтып, мин аны шушы араларда, үземнең яраткан җирем Кизләү Тавы аша алып барачакмын ул авылга.
Вәгъдәмне үтәүне озакка сузмадым, өченче көнендә үк өйләдән соң ат җигеп
кайттым да, Суфияне утыртып, Кизләү Тавы юнәлешендә чыгып киттек. Биредә кайчандыр Әүхәтнең Сәвияне мәсхәрәләгән җиренә җиткәч, мин шул урында Суфия белән иркенләп ятуны планлаштырып килә идем. Шуны тәкъдим иткәч, Суфия танымаслык булып үзгәрде:
-Моңардан да кире, цинизмга тиң нәрсә булырга мөмкинме тагын!? – Суфиянең сөйкемле күзләреннән әйтерсең яшен утлары чәчрәде, аның моңа кадәрге ягымлы тавышы корычтай каты һәм салкын яңгырады, - һәрхәлдә ул эт җан кылган гамәлне аның түбәнлегенә төшеп, шушы урында тәкъдим итәрсең дип һич тә уйламаган идем. Бөтен ир-ат та хатын-кызга карата шундый мөнәсәбәттәме икәнни?
-Суфия, зинһар кичерә күр, бу минем синең гүзәллегеңнән исерүем аркасында килеп чыккан юньсезлегем. Кичер, башка бер кайчан да мондый хәл кабатланмас,- үземнең тәкъдимемнән миңа шундый оят булып китте ки, хәтта эшләгән авылыма аны алып барудан мәгънә дә чыкмас кебек тоелды. Әлеге уемны телдән дә әйтергә мәҗбүр булдым, - хәзер инде синең мине күрәсең дә килми башлагандыр. Әниеңнәргә кайтарып куйиммы?
-Нишләп инде нияттән кире кайтырга, син эшләгән җирне, яшәгән йортыңны бик тә күрәсем килә минем. Бәлки ул өеңдә кунып та калырбыз әле, - Суфия кабаттан электәгедәй балкып елмайды. Аның шулай яктырып китүеннән, гүя күкрәгемне басып торган авыр таш төште.
-Миңа ачуың басылдымы соң инде? Турысын әйтәм, югыйсә мин хәтта курка да калдым. Бик тә усал була беләсең икән бит син. Ә мин, бу үзенең йомшак холкы белән ничек мәктәптә эшләргә җыена икән дип, борчылып та йөридер идем әле. Уйлап-уйлап торам да, Мансур әзинең “Иркәм” генә дип йөрткән хатыны Фатыйма апа шикелле, ирләрен тәтәт биетә торган, бик усал хатын булырсың дип, хәзер шикләнә дә башладым әле.
Суфия чыңлап торган искиткеч матур тавышы белән, бөтен Кизләү Тавын яңгыратып, көлеп җибәрде:
-Борчылма, сиңа андый куркыныч янамый. Фатыйма апа бит ул ирен санга да сукмый торган хатын, ә мин сине өзелеп яратам. Тик зинһар өчен башка андый мәгънәсезлекләр белән минем күңелемне кайтара күрмә. Һәр нәрсәнең үзенең вакыты һәм урыны бар аның. Без бит кыргый хайваннар түгел.
-Һичшиксез шулай, гаебемне таныйм һәм башка кабатламаска ант итәм.
-Айрат, әйдә без шунда, син изге җир дип табынган Кизләү Тавында бер-беребезгә гомер буена тугрылык сакларга ант беркетик, ризамы?
- Риза гынамы соң, мин ихлас күңелемнән бар гөмерем буена сиңа тугрылыклы булып калырга, гамәлдә түгел, уй-хисләремдә дә, нинди генә шартларда да син гүзәлемә хыянәт итмәскә ант бирәм.
- Ничек шулай туры китереп, нәкъ менә мин ишетергә теләгән сүзләрне әйтә алдың ? - Суфия миңа үзенең зур кара күзләрен киң ачып, сөйкемле-назлы карап торды, ә аның карашлары шундый тәэсирле, йөрәккә үтүчән ки, ул карашлар сине гүя бишектә тирбәтә, я инде язгы кояш кар-бозларны эретеп тараткандай, рәхәткә талдырып изрәтә.
-Синең күзләр гипнозлы бит, димәк миннән үзең ишетергә теләгәннәрне әйттергәнсең дә.
-Юк-юк, бер нинди гипноз да, башкасы да юк. Мин дә син әйткәннәргә тулысынча кушылып, бер Аллаһы каршында үз гомеремә сиңа тугрылыклы булачакмын дип, улыбыз Айрат исеме белән ант итәм, - Суфия Кизләү чишмәсенннән учларына су алып минем иреннәргә китерде,- үзебезнең антларыбызны бозсак, эчәр суга тилмереп үлик, дип беркетик.
Я Ң А Т О Р М Ы Ш К О Р Ы П
I
Без шулай, Кизләү чишмәсенең салкын суын бер-беребезнең кулларыннан эчертешеп, ант бирештек һәм бик җаваплы гамәл башкарганлыгыбызны тоеп, үз алдыбызга беравык җитдиләнеп үк калдык.
Аннары мин арбага яңа печән чабып түшәдем дә, Суфиямне күтәреп алып утырттым һәм атны куаламыйча, үз адымына гына җибәреп, без “Йолдыз” колхозына таба юл алдык. Суфия минем итәгемә җайлап кына ятып, соңгы вакытта бик популярлашып киткән, “Умырзая” җырын сузды. Аның тавышы бик ягымлы һәм йөрәкләргә үтеп керә торган моңлы да икән бит. Шуңа күрә мин Суфия җырлавыннан аерым бер ләззәт кичереп бардым. Ә ул бер җырдан икенчесенә күчә биреп, моңланды да моңланды. Әнә шундый рәхәт халәт кичерүдән вакытның үткәне сизелмичә дә калып, мин яши торган иске өйгә кайтып та җиттек.
Суфиягә әлеге йортны күрсәтергә дә оялып торуыма карамастан, ул аны яшәргә ярарлыкка санап, өй эчен ничек ямьлерәк итү өчен кайларга нәрсәләр кую турында планнар да корырга кереште.
-Айрат, монда гөлләр җитми, син шома такталардан зур иттереп гөл савытлары ясап бирсәң, үстерә дә башлар идем.
-Белмим дә инде, берәр остадан ясатсак кына, мин аның ише нәрсә белән кайнашканым юк шул.
-Чиләкләргә утыртырбыз алайса, ә чиләк тышларын я буярбыз, я инде матур чүпрәк белән тышларбыз.
Суфия шулай сөйләнә-сөйләнә тиз генә өй эчен җыештырып алды. Аннары алып барып, мәктәпне күрсәтүемне сорады. Көн кичкә авышса да мәктәп директоры Сәмик абый анда иде. Аның белән күрешеп, Суфиягә эш белештек. Мәктәптә югары белемле бер педагог та юк, кайберләре институтларда читтән торып укып кына йөри икән, шуңа күрә директор бик риза булып, күп иттереп сәгатьләр бирергә дә вәгъдә итте.
-Рус теленнән дә, немец теленнән дә сәгатьләр җитәрлек булыр сеңелем, әйдә килеп эшлә генә,- диде Сәмик абый.
-Дөнья хәлен белеп булмый, әгәр колхоз рәисе белән аралар бозылып китсә, миңа да берәр төрле эш булмасмы соң Сәмик абый? –дигән булдым мин дә сүз арасында, - читтән торып авыл хуҗалыгы институтының икенче курсында укып йөрим.
-Кем белгән бит аны, эш чыгып тора инде, анысы.
Мәктәп директоры катыннан без күңел күтәренкелеге белән чыгып киттек. Суфия әниләренә кайтып тормаска булды, ул калгач мин дә көн кичкә авышканлыктан, колхоз идарәсенә барып тормаска иттем. Кибеттән чәй янына куярлык коры – сары сатып алып тамак ялгарга исәп итеп, өйгә кайту юлында Исхак әзи янына кердек. Ул миңа һәрчак хәерхаклы буларак, бу юлы да хәлгә кереп, ашамлыкларны үзе сайларга булышты.
-Иптәшеңә әнә яхшы кәнфитләр алып җибәр. Уылдыклы, бик яхшы селедка бар, бәрәңге белән ашап куйсаң, чәй генә эчәсең килеп тора инде. Келиндерләр дә яңа гына кайткан, янына хәлбә дә алсаң, самавыр артыннан торасыгыз да килмәс,- дип азык-төлекне салырга букчага кадәр алдырып, күңелне күреп җибәрде. Без Суфия белән башка кибетчеләр дә сатып алучыларга Исхак әзи үрнәгендә сәүдә хезмәте күрсәтсә, нинди әйбәт булыр иде диешеп, соклануыбызны яшермәдек.
Суфия җырлый-җырлый казан асып, бәрәңге пешергән арада мин йортта яткан утын бүкәннәрен яра тордым. Кичке ашыбыз дөрестән дә Исхак әзи әйткәнчә, өстәл артыннан тиз генә тормаслык булып, бик күркәм килеп чыкты. Бу безнең Суфия белән беренче тапкыр икәүдән-икәү генә калып, тамак ялгап алуыбыз булды. Бәлки шуңа күрәдер дә мин аеруча бер рәхәтлек кичереп, әти әйтмешли, тормышым түгәрәкләнүенә сөенеп утырдым. Яныбызда Айрат та булса бөтен ләй гаиләгә охшап калачак, димәк. Бу уйларымны хатыныма да җиткердем:
-Айратыбыз гына монда юк, ул да булса тулы гаилә килеп чыгасы. Тик бу сәләмә йортка алып килү ярап бетәрме икән?
-Исең китмәсен, моннан да кирерәк өйләрдә бишәр-алтышар бала белән мәш килеп яшәп яткан гаиләләр әзме әллә? Икебез дә эшләп торсак, яңасын да җиткерербез әле.
-Аллаһы теләсә диң, Суфия.
- Әйе-әйе, Алла боерса йортыбыз да булыр, өй җиһазлары да. Мәскәү тиз генә төзелмәгән диләр бит.
Без Суфиянең беренче сентябрьдән башланачак укытучы хезмәте биогра фиясе хакындагы хыяллары белән мавыгып, бик озак сөйләшеп яттык. Югый-
сә ул моңа кадәр 8 елга якын фәкать пионер әйдаманы булып кына эшләп алган. Ә укытучылык эше исә бөтенләй башка, әмма Суфия үзенең каушап калмаячагын белдерде. Минем моңа хәзер инде үземнең дә шигем калмады, чөнки аның нинди коры, җитди һәм усал була белүен Кизләү Тавында татып карарга туры килде. Әмма мин аны андый халәткә башка беркайчан да китермәячәкмен, монысы хак.
Безнең бергә төн үткәрү эзсез калмаган үзе, көннәрдән-бер көнне Суфия:
-Айратыбызга эне яки сеңел алып кайтырбыз ахыры, көмәнем барлыгы сизелә -дип сөендерде.
-Бирсен Ходай, балалар күберәк булган саен алар бер-берсен тәрбияләп үсәчәкләр.
-Тик уку елы барышында бала табуы гына яхшы түгел кебек.
-Бик яхшы, хатын-кызлар бала да тапмаса сезгә мәктәптә эш калмаячак аннары. Бер дә борчылма аның өчен, күп дигәндә берәр атна гына укытуың бүленер инде...
Язгы кыр эшләре төгәлләнеп, печәнгә төшкәнче иркенрәк 2-3 атна арасында мин йорт салырлык агач өстерәтеп кайтартып, аңардан алты почмаклы бура да буратып куйдым. Ул ике-өч ай кипшенгәч, осталар яллап, авыл кырыендагы иркен бер урынга йорт корырга керештек һәм август ахырларына үз өебезгә кереп тә куйдык. Чөнки икебезнең дә әтиләребез осталар белән бергәләп эшләгәнгә тиз тоттылар. Ә Зәлифә апа төзүчеләргә ашарга көйләп торды.
Суфия йорт салырга кирәк дип даими тукып тормаса, әле кайчан гына булыр иде икән шундый әйбәт өебез. Әнә бит Сәвия таләп итмәгәч, яңа йорт төзү турындагы планнар хыял булып кына кала бирде. Суфиянең әти-әнисе дә, минекеләр дә бик шатландылар инде, аларның хуплавын ишетеп тору безгә дә бик рәхәт булды, әлбәттә. Аеруча Суфиянең шатлыгы эченә сыймады, чөнки беренче килгән көннән үк ул: “Бу сәләмә йорттан мәктәпкә укытырга чыгып китәргә укытучылардан түгел, укучылардан да уңайсыз булыр инде”, -дип мине яңа өй өлгертергә даими рухландырып торды. Ә йорт өлгергәч: “Хәзер инде мәктәпкә күкрәкне киереп, горурланып бара алам, чөнки бер укытучының йорты да безнекенә җитми! Йорт алдына бакча ясап, чәчәкләр дә утыртып куйсак, гөлт итеп торачак.”
-Алла теләсәңне әйтергә онытма дим мин сиңа.
-Әйе-әйе, Алла теләсә,- дип куя Суфия як-ягына карангалап, чөнки ятлар алдында укытучы кешегә Алла сүзен әйтергә ярамый дигән фикердә тора ул.
Шатлык өстенә шатлык өстәп, йортыбыз өлгергән җиргә генә Казан артыннан Суфиянең апасы Асия, ире Харас белән кайтып төштеләр. Шөкер, өебез йөзне кызартмыйча, теләсә нинди кунакны каршы алырлык килеп чыкты. Асия миннән нибары ике яшькә олы булгач, аңа исеме белән генә эндәшәм. Фронтовик ире бераз олырак булса да, аңа абый диясе урынга баҗай дип җибәрәм. Ул үз районнарында кулланучылар җәмгыяте, ягъни райпо рәисе булып эшли икән. Аңа кадәр озак кына колхоз җитәкләгән. Ә Асия үзе райсобес мөдире булып чыкты. Тел төпләреннән аңлашылганча, Харасның абыйсы райкомның беренче секретаре булып эшләгәнлектән, миңа да берәр колхозга рәис булып бару мөмкинлеге бар икән. Баҗай бу хакта абыйсының кылларын тартып караган, ул исә килсен генә дип тора ди.
Яшермим, мин инде күптән берәр хуҗалык белән җитәкләп карарга хыялланып йөри идем. Шуңа күрә бу тәкъдим күңелгә бик хуш килеп, баҗайга үземнең риза булуымны да яшермәдем. Суфиямне дә мондый перспектива бик кызыктырды. Баҗайлар китеп, бер атна үттеме-юкмы, колхоз рәисе урыны бар дип хат та килеп төште. Эш әти-әниләр белән сөйләшүгә килеп терәлде. Суфиянекеләр бик үк теләмичә генә ризалашканнар, ә менә минем әти аяк терәп каршы төште:
-Зинаһар өцен улым картайган көнемдә миннән еракка китеп барма, һиц кенә дә ризалыгым юк, -дип кырт кисте, -энең Рәшит тә зәһәннәм цитендә.
-Рәшит әллә ни еракта түгел анысы, чакыртсаң кайтып күренер, аңарда гына эш терәлсә. Соң, тагын ике малаең үсеп килә бит әле әти. Үзең дә Аллага шөкер, аякта нык торасың.
-Улым, синнән дә ышаныцлысы юк инде аның. Яңы йортыгызны ташлап китү дә килешмәс. Китмә, атаң сүзен аяк астына салма.
Ходай сөзгәк сыерга мөгез бирми дигән кебек, миңа да хыялыма ирешергә язмаган булып чыкты. Инде Суфиягә дә мәктәпкә эшкә барырга санаулы көннәр генә калып барганлыктан, күченеп тормаска дип, ашкынган күңелебезне бастырып куйдык.
Көткән нәрсә барыбер килеп җитә дигәндәй, ниһаять яңа уку елы да башланып китте. Беренче сентябрьгәчә мәктәптә уздырылган укытучылар киңәшмәсендә Суфиягә бишенче “Б” сыйныфын җитәкләү һәм атнага 24 сәгать укыту йөкләнүе билгеле булды. Мәктәптән кайткач шул хакта Суфия үзенә бер горурлык катыш шатланып сөйләп алды:
-Кайбер укытучылар: “Нигә аңарга гына шуның кадәр күп сәгать бирәсез?” –дип шаулаша башлаганнар иде дә тик директор: “Аның шикелле югары белемле булыгыз да, сезгә дә сәгатьләр күберәк эләгер”, -дип авызларын тиз япты. Әле ярый берсе дә уку елы дәвамында бала табачагымны белми, югыйсә тагын мыгырданган булырлар иде.
-Ярар, син олы укытучылар белән бәхәсләшмәскә тырыш инде бәгерем, тешеңне кысып булса да түз.
-Бәхәсләшмим билгеле, әмма үземне кыерсытырга бирмәячәкмен, белеп торсыннар.
II
Беренче сентябрь көнендә Суфия көмәнем барлыгы бик сизелмиме дип күлмәк сайлап, көзге каршында озак кына боргаланып алды. Мин бу вакытта иртәнге нәрәттән соң тамак ялгап алырга кайткан идем. Мәктәпкә кадәр бергә атладык та аңа каушамаска дип уңышлар теләп, уракны оештыру эшенә китеп бардым.
Минем кичен эштән кайтканны “Нигә шуның кадәр озак?” -дип түземсезләнеп көтеп алды Суфия. Беренче эш көненнән алган тәэссирләре белән уртаклашырга кирәк булган икән ич аңа. Сыйныфындагы 23 баланың һәркайсын характерлап чыкты инде, тыңлап кына тор. Дәресләре атнаның өч көнендә бишәр, калган өч көнендә өчәр сәгать иттереп билгеләнгән. Болар өстенә агитация һәм пропагангда эшләрендә актив катнашып, клубта халык каршында график буенча лекцияләр уку да йөкләнәчәк икән әле.
-Борчылма, син ерып чыкмаслык эшләр түгел, -дип тынычландырган булдым хатынымны.
-Юк, бик кайгырып тормыйм әле, башкалар эшләгәнне генә мин дә булдырырмын, анысы.
-Сүз дә юк.
-Ә менә концертлар, спектакльләр әзерләп, тирә-күрше авылларга йөрергә бер дә күңел тартмый инде.
-Йөрмәссең, синең җитди сәбәбең – бала табачагың бар. Шуның өчен бу яктан берсе дә ирексезли алмаячак.
Чит авылларга бармаса да мәктәптә һәм авыл клубында үткәрелүче чараларда Суфия актив катнашып, тиз арада укучылар, аларның ата-аналары һәм үзләренең педагогия коллективларында абруй да казанып өлгерде ул. Аның һәр кичне мәктәп тормышы хакында сөйләгәннәреннән ихтыярсыз, минем дә тизрәк колхоздан китеп, хатыным янына урнашу, укытучылар коллективына кереп китү теләгем уяна башлады. Бу турыда мәктәп диреторы Сәмик абыйга да, завуч Саимә апага да бер генә кат әйтмәдем. Ниһаять, яңа ел каникулы узып, химия-биология укытучысы Әмир абый, җитәкчеләре бик нык авырып киткән бер мәктәпкә директор иттереп күчерелгәч, миңа да андый җай килеп чыкты. Колхоз рәисе Шәрифуллин минем китүемә шатланып кына торды ахырысы, бернинди каршылык күрсәтмичә җибәрде.
Иртәгегә беренче дәрескә Суфия белән киңәшләшә-киңәшләшә план төзедем. Хәзер инде ул мине тынычландырырга кереште:
-Һич тә кайгырма, беренче дәресеңдә укучыларың каршында каушап калмасаң, калганы майлаган кебек барачак.
Беренче сәгатем 8 нче “А” сыйныфына химия дәресе бирүдән башланып китте. Үземчә тыныч һәм әйбәт шикелле үтте. Дөрестән дә укучылар төрле яклап сыный икән үзеңне. Мин моны тәнемдәге бөтен күзәнәкләрем белән тоеп тордым. Сугыш елларында туган балалар булсалар да, аларга без күргән авырлыклар тәтемәде, ни әйтсәң дә тормышлар елдан-ел җайлана барды, әйберләргә бәяләр киметелә торды. Укучылар арасында өс киемнәреннән үк аерылып торучылар бар. Араларында шуклары, астыртыннары булуы да сизелә.
Берәр ай тирәсе сынадылар да хөҗүмгә күчтеләр укучыларым. Аеруча 9 нчы “В” сыйныфының чит авыллардан йөреп укучы малайлары нервыга нык тия башладылар. Берәр нәрсә язарга дип тактага борылуың була, кайсысыдыр кәгазь төерләп ыргыта да бөтенесе бергә пырхылдап көлеп җибәрәләр. Сыйныфка борылып басасың – барысы да тәртиптә, тыныч. Бик игътибар белән тактага текәлеп, сине тыңлыйлар шикелле. Әмма яңадан борылуың була, тагын пырхылдыйлар. Йөземә елмаю җәеп: “Нәрсә, бик күңеллеме әллә?”-дигән булам, җавап юк. Шулай сыный торгач, кемнең бозыклык кылуына төшендем – сыйныфның атаманы Рифат икән бу. Кыска буйлы, әмма төптән нык малай. Җен ачуларым чыкса да сиздермичә генә бу башы бозыкны ничек бер акылга утырту җаен уйлыйм. Колхозда икенче бригада бригадиры булып эшләүче әтисенә әйткәндә, колагын борачак инде дә бит, тик үземнең көчсезлегемне күрсәтәсе килми. Мәктәптәге хәлләрне хатыныма сиздермим, барысы да тәртиптә дигән булам. Ә мәктәпкә барганда уемда хаман да шул Рифат, аның бүген тагын ниндиерәк этлек эшләячәге җанымны изә. Ничек кенә шуны бер авызлыкларга?!
Көннәрдән-бер көнне аның чираттагы юньсезлегеннән соң берничә минут узгач, мин нәрсәнедер исемә төшергән кебек: “Каюмов, сиңа бер йомыш бар иде бит әле”, -дигән булып, моны сыйныф бүлмәсеннән алып чыктым да аның иңбашына дустанә кулымны салып, “Г” хәрефенә охшаш бинаның кеше-кара күренми торган почмагына таба алып киттем. Аңа киң җәелеп елмаеп, баштан як-якка каранып алдым, аннары кинәт кенә изүеннән эләктереп күтәрдем:
-Тәрәзә аша тышка атыйммы?-дим моңа пышылдап кына.
-Ат! –ди бу исе дә китмәгәндәй.
-Син хайван аркасында кыш көне мәктәпне суытып, тәрәзәне ватасы килми, - дип моны физкультура дәресләре өчен кулланыла торган юрган- матылар өстенә атып бәрдем,- тынчлан да 5 минуттан ишекне шакылдатып кына керерсең. Ишетсен колагың, качып китәсең булма, барыбер эләктерәчәкмен! Аннары миннән игелек көтмә, дуңгыз!
Шуннан соң аны калдырып, бер нәрсә дә булмагандай, сыйныф бүлмәсенә кереп, дәресне дәвам иттем. Ә үзем борчылып көтәм: теге малай мин әйткәнчә ишекне шакылдатып керерме юкмы? Менә ишек каккан тавыш, мин ул якка борылып та карамыйча гына: “Кереп утыр!”-дидем. Каюмов кереп утырды, як-яктан моңардан кызыксынып сораштырмакчы булуларына карамастан, бу аларга игътибар итеп тормыйча, усал ырылдап, терсәкләрен генә тырпайта, тегеләр шунда ук шым була. Ә миңа шул гына кирәк тә инде. Шул мизгелдән, шул сәгатьтән башлап, антипедагогик ысул кулланып булса да, укучыларымның дәресләремдә генә түгел, хәтта коридорда да мине күрүгә үк, тынып калуларына ирештем.
Әле ярый Ходай миңа эре бәдән биреп, мускулларымны нык иткән. Ә тазалык буенча кайтышырак укытучыларга нишләргә кала? Хатын-кыз укытучылар ничек түзә икән? Хәер, алар арасында да төрлесе бар. Мисал өчен, алгебра-геометрияләрне алып баручы Сәлимә апа күренүгә укучылар: “Әнә, утлы кисәү килә”, - дип, кайсы кая кереп китеп, аның күзеннән югалырга тырышалар. Татар теле һәм әдибияты укытучысы Рәхимә апаны бик тә тыныч, йомшак булуына карамастан, беренче сыйныфтан унынчыга шае барысы да хөрмәт итә. Аңа карата тупаслануны күз алдына да китереп булмый. Минем Суфиям һәм тагын яңа килгән математика укытучысы Сәвия мөгаен чиксез чибәр булулары белән алдыралардыр. Чөнки минем үземә дә Суфиям күренү белән, бөтен тирә-юнь яктырып киткәндәй тоела.
Турысын әйтим, мин аны ир-ат укытучылардан гына түгел, югары сыйныф укучыларыннан да көнләшәм. Мәктәпкә эшкә урнашуым да тик аның янында даими булып, күз уңында тоту өчен. Ләкин ул миңа көнләшерлек бер нинди җирлек тә калдырмый, анысы. Сизеп, күреп торам – аның өчен миннән башка ир-ат гомумән, дөньяда юк. Ул үзе дә миннән шундый ук бирелгәнлек таләп итә, мәктәптәге яшь укытучы хатын-кызларга гына түгел, югары сыйныфларда укучы кызларга тикле, кырын күз белән дә карамау шартын куя. Чөнки болай эшләргә аның сәбәбе дә бар дияргә була.
Унынчы сыйныф укучылары белән биология дәресеннән мәктәп бакчасында эшләргә чыккан идек. Ничектер сыйныфның иң чибәр кызы Исмегөлнең аты тел очында торып, исемә һич кенә дә төшми бит. Читтәрәк җир казып торганга аңа бирегәрәк күчәргә дип әйтергә теләгәч, ахыр килеп: “Кара әлә, Вафа абый кызы, читтә үзеңә генә күңелсездер”,- дигән идем: “Абый, минем исемем дә бар иде бит, Исмегөл”,- дип куйды. Аңа каршы минем телемнән исә:
-Гафу ит Исмегөл, әнә әниләрегез берәрегезгә эндәшергә теләгәндә бөтен балаларының исемен атап уза, мин бит гел синең исемең турында гына уйлап тора алмыйм инде,- дигән мәгънәсез сүз боткасы тезелеп чыкты.
- Ә мин гел уйлап торам шул менә!
Болай әйтеп ул кыз бала нәрсәне күз уңында тоткандыр, тик минем ярыма ул бөтенләй кирәкмәгәнчә барып ирешкән. Ул шактый озак Исмегөл белән колак итемне ашады. Юләр димә инде, янымда балкып торган хатыным булган килеш мин башкаларга карыйммы соң, Алла сакласын, моның өчен райком секретаре Баһаветдинов шикелле бөтенләй азгын булырга кирәк.
Баһаветдинов дигәннән, безнең районнан КПССның өлкә комитетына эшкә күчеп китәр алдыннан үткәрелгән райком пленумында ул оятсызлыкның чигеннән үтеп, үзенең саубуллашу чыгышында циникларча: “Иптәшләр бу районнан киткәндә бер үкенечем кала, ике җитәкченең хатыны белән булырга өлгерә алмадым”,- дип көлгән. Аның каравы, “Правда” колхозы рәисе Ибәтев Баһаветдиновның үзен дә бик әйбәт башваткыч белән миңгерәтеп калдырган шул:
“Район үсеше хакында кайгырту урынына синең уеңда гел мир үгезенеке кебек азгынлык кына булуы беребезгә дә сер түгел иде, Равил. Хәер, үгез синең өчен зуррак исем инде, хәзер белсеннәр институтта үзеңне кәҗә тәкәсе дип атап йөрткәннәрен. Син бит Кәҗә тәре миңа тәмәке эзләп, чәй әзерләп йөри торган бер мәхлук идең. Минем йомышчым булып йөрүең өчен генә үзеңне башкалардан кыерсыттырмадым. Оныттыңмы әллә, ә-ә? Минем хатынның обкомда эшләүче абыйсы бу районга беренче иттереп сине түгел мине килергә кыстаган иде, сасы кәҗә тәкәсе. Тик мин синең кебек куштан була белмәдем шул. Бездә махсус кунып калып, мин иртән нәрәткә киткәннән соң хатынга кул сузарга маташкач, аңардан күз төбеңә эләккән, хәтереңдәме? Ачуны китереп торсаң, хәзер мин өстәрмен. Күгәргән күз төпләреңне күрмәсеннәр өчен атна буена өеңдә бикләнеп эчеп яттың, анысы хак. Бәхетең, күз төбеңә алып, китеп баргансың, миңа эләккән булсаң, тукмак борыныңны кыйшайта идем.
Минем Сәриямә тешең үтмәде, тагын кайсыбызныкына үтмәгәндер, анысын коллегалар үзләре чишеп башларын ватсыннар. Ә син соң үзең Розочкаңның гел яңадан-яңа киемнәр алып, киенеп-бизәнеп йөрүен юктан гына дип белдеңме әллә? Менә хәзер үзең башыңны ват инде, маңгаеңа хатының куйган пошиныкы кебек мөгезләреңнең кемнәрдән икәнен? Ах-ха-ха!..” - дип Баһаветдиновны әдәм мәсхәренә калдырган. Тегесе: “Син, син нәрсә сөйләгәнеңне беләсеңме?” – дип мыгырданудан башка сүз дә әйтә алмаган. “Мин беләм, ә син менә белмисең кебек күренә, ах-ха-ха. Кәҗә тәре, трибунадан төш тә тизрәк ычкын инде моннан. Югыйсә коллегалар үзеңә темный оештырырга мөмкиннәр...”- дип Ибәтев моңар авыз ачарга да калдырмаган.
III
Бу турыда Хафизулладан ишетеп, шаклар каткан идем. Райкомның беренче кадәр беренче секретаренә шулай әйтергә курыкмаган Ибәтевне күреп белмәсәм дә, ул мине бик нык сокландырды. Кызганычка каршы, сирәк шул андыйлар. Күбесе үз шәүләләреннән дә куркып йөри – сталинизм чорыннан калган куркаклык һәм ялагайлану чире тагын күпмегә тикле барыр ннде? Райкомның пропаганда бүлеге планы буенча үткәрелүче лекцияләрдә без – укытучылар Сталин шәхесе культының тетмәсен тетсәк тә, Хрущевны әүлия урынына күреп, күкләргә чөеп мактый бирәбез. КПСС карарларын Көръән сүрәләреннән дә өстен күрәбез. Бер генә педсовет та КПСС карарларын ничек иттереп тормышка ашырырга кирәклеге турында төкерек чәчеп, чыгыш ясаулардан башка үтми.
Мин мәктәпкә урнашкач, укытучылар коллективында коммунистлар саны өчкә җиткәнлектән, партия оешмасы ясап, үземне аның секретаре иттереп сайлап куйдылар. Минем өчен ай саен бер җыелыш ясау һәм райкомга шул хакта хисап тоту белән бергә, кәгазь боткасы тутырудан торган мәшәкать тагын да арта төште, билгеле. Аның каравы, партоешма сәркәтибе булу бер яктан иммунитет ролен башкарып, башкаларның миңа тел-теш тидерүләреннән сакларга да нык ярдәм итсә, икенчедән, партия-хуҗалык активы җыелыш ларына йөрү, райком пленумнарында, район советы сессияләрендә катнашу районның җитәкчеләре арасында еш булып, җирлектәге вазгыятне эчтән белеп-тоеп торуда да булышты, билгеле...
Көннәр атналарга, атналар айларга авыша биреп, гөмер үтә торды. Ничек шулай туры килгәндер, 1958 нче елның 22 нче апрелендә икенче улыбыз туды. Мәктәп коллективы Ленин туган көнгә бәйләп, кечкенәгә дә Ленар исеме кушарга тәкъдим иткән иде дә, тик әби: “Кеше көлдермәгез, үзебезчә чын татар исеме дә бетмәгән”,- дип каршы төште. Без Суфия белән аның сүзен тыңлап, Маратка тукталдык. Безнең исемнәргә рифмасы да килеп тора: Айрат – Марат. Ике як әти-әни дә оныклары артуга бик нык сөенделәр инде. Миннән яшереп дигәндәй, әбиләрдә шартына китереп, исем куштырдылар.
Май бәйрәмнәре үткәннән соң Суфия Маратны әнисенә карап торырга бирде дә, укучыларымны имтиханнарга әзерлисе бар дип, укытырга да чыкты. Шуңа күрә Суфия урыс теленнән сочинение яздырып, аларны тикшергәнче буша маганлыктан, әби бездә бала карап торды. Билгеле, май урталарындагы ял көннәрендә гаилә белән бергәләп, бәрәңге чәчкәндә булышыр өчен, туган авылыбызга да кайтып килдек. Ул өмәләр чын-чынлап бәйрәм төсен алган иде, чөнки минем әти малайларын – энекәшләрне дә чакыргач, анда бер көтү кеше җыелды.
Үзебезнең бакчабызны исә, фәкать үзебез генә эшкәрттек, тәрбияләдек. Анда бәрәңге чәчә торган өлешен үзебезгә икенче уңышка кадәр җитәрлек, җиде-сигез сутый гына калдырып, калган җиргә яшелчә, җиләк-җимеш утыртуны кулай күрдек. Көзеннән утыртып калдырылган алмагачларыбыз, чияләр, карлыганнар барысы да тамырга китте. Бакча кырыйларына урманнан алып кайтып утырткан балан-миләшләрем дә яфракланды. Суфия исә, төрледә - төрле чәчәкләр утыртып, күп вакытын шуларга бирде. Кыскасы, Суфиянең дә, минем дә күңелләребезгә хуш килеп торырлык бик матур гөл- бакча килеп чыкты.
Яз башыннан әти өч оя умарта да биргән иде, мин буш вакытым булуга шулар белән мәш киләм. Аларга күч аерырга ирек бирмичә, һәрберсен икегә бүлеп, алтыга җиткердем әле менә. Җилсез, кояшлы көннәрдә кортларның тыз-быз нектар һәм аякларына урап серкә ташуларын карап торуы үзенә бер ләззәт инде. Айрат та гел минем янда буталып, бөтенесе белән кызыксына – эшкә өйрәнә.
Әтидән умарталардан тыш теше бозау белән буаз сарык та артты әле. Алар өчен йорт торгызудан калган бүрәнәләрдән, бабай белән җыйнак кына лапас та күтәреп куйдык. Аның алдына тактадан янкорма ясагач, кош-кортка да урын ишәйде. Шушы гамәлләрдән күңелем булып, эчемнән генә колхоз эшеннән китүемә сөенеп бетә алмыйм. Югыйсә күп чакларда андагы бушка вакыт уздырудан шуның кадәр күңел кайткан иде ки, иртән нәрәткә торып китүләре ул чакларда минем өчен чын мәгънәсендәге газапка әйләнә башлады. Тик шулай да кайберәүләр әнә шул нәрәттәге ләтчит сатулардан тәм табып, изге бурычларын үтәгән хис белән, аңа ниндидер мөһим эш башкарырга баргандай йөри бирделәр.
Ә еллар үз җае белән үтә тордылар. Заманы өчен без бик иркен – мул тормышта көн күрдек. Авылда беренче булып “Урал” мотоциклы да сатып алгач, эшләр бөтенләй җайланып китте. Хәзер инде яздан җирләр кибеп, көзге пычракларга шае, ял көннәрендә берничә сәгатькә генә булса да, машинага тиң матайда, әтиләргә кайтып йөри башладык. Бу вакытка Хафизулла совхоз директоры булып алган иде инде. Хәер, моңа ис китәсе юк, минем энекәшем Рәшит тә, Кыңгыр Иреге авыл хуҗалыгы идарәс башлыгы булып эшләгән, бездән әллә-ни ерак булмаган бер районда, совхоз директоры дәрәҗәсенә ирешеп куйган.
Әмма ул туган нигезгә бик сирәк кайта шул. Мөгаен яшьтән үк читкә - ФЗОга чыгып киткәнлектән, авылны сагынмаска күнегеп җиткәндер. Мин исә, туган йорттан якында гына тормыш корып ятсам да, авылымны даими сагынып, юксынып яшим. Хәзер шунысы җайлы, Хафизулла колхоздан совхозга әйләндерелгән хуҗалыкның директоры булып алгач, аның белән күрешер өчен өйләренә үк үтеп, җанга чи Сарасы күзенә чалынасы юк, алдан шалтыратып куеп, конторасына гына керәм. Аның белән сәгатьләр буе, кайчакларда кем әйтмешли, салам калынлы гына ликер кабып, гәп корып утырабыз.
Ә аракыны мин гадәттә теләр-теләмәс кенә, әңгәмәне җанландыру өчен дигәндәй тоткалап куйсам да, үз гөмеремә күралмадым, яшьтием моны белгәнлектән, минем өчен сейфында махсус ликер тота да инде. Эчәргә керешкәнче ул аны чәйнеккә салып куя һәм беркем дә болар хәмер эчеп утыралар икән дип башларына да китереп карамыйлар. Шуңа күрә ул ишекне дә бикләп тормый, шулай күпкә ышанычлырак, имеш. Хәтта көтмәгәндә-уйламаганда беренче секретарь килеп керә калса да чәйнекләр саны берничә булганлыктан, беренче тели калса аңа безнең ликерыбыз урынына чын чәй агызырга була.
Ликерны исә мин әчкелтем-татлы булганга хуп күрәм. Моның икенче сәбәбе дә бар: әти Мәклифә апаны алып кайтканчы, кайбер фронтовик иптәшләре белән кызыл шәраб эчкәндә, аларның эчемлекне мактап куюларына мин – үсмер, почмакны каплаучы пәрдә ярыгыннан бик тә кызыгып карап тора идем. Алар чыгып киткәч, стакан төбендә калган тамчыларны кабып карап, ул әчкелтем-татлы тоелганга, күңелдә әнә шул балачактан калган тойгыларны кабатлау теләге тугалый иде.
Хафизулла белән шулай тәмләп кенә гәп куертканда ул гадәттәгечә, мине үзе янына партком секретаре иттереп килүемне кодаларга керешә:
-Совхоз белән икәү җитәкчелек итәчәкбез, властең минеке шикелле булыр, әйдә кил. Берәр елдан үзең дә хуҗалык җитәкчесе булып җибәрер идең.
-Юк инде дустым, хәзерге шикелле җайлы эшемнән ирексезләп җибәрмәсмәләр, әллә нигә дә китеш юк. Мәктәптә эшләгәндә йорт-җирдә шөгыльләнергә вакыт иркенрәк кала. Ә хуҗалык эшендә газиз балаларыңны да кулыңа алып сөяргә вакыт калмый. Син иртән таң белән эшкә чыгып киткәндә алар йоклап калган булсалар, караңгы төндә кайтып кергәндә, тагын урында булалар.
-Чамалыйм, чамалыйм, вакытыгыз күп булгач, Суфияңне өченче балагызны алып кайтырга әзерлисең инде – корсагы борынына җитеп бара, афәрин.
-Аллага шөкер, дөрестән дә хуҗалыкта эшли калганда өсте-өстенә бала алып кайту турында уйларга вакыт та калмас иде, мөгаен. Әнә сез совхоз дия-дия бер Альбинагыз белән чикләнеп калдыгыз бит әле, ичмаса малаең да юк.
-Анысы шулай, синең белән килешәм. Әмма колхоз эше дип исләре дә китмәгән җитәкчеләр дә аз түгел. Әнә “Заря” рәисе Черновны гына ал. Мескенне бюро саен сүгәләр, партия сызыгы буенча алмаган җәзасы калмады, ә ул: “Строгач не грыжа, ходить не мешает»,- дип тик йөри шунда, авызын ерып.
-Теге сихерчеләр, сихер кайтаручылар авылы рәисе турында әйтәсеңме?
-Әйе, шул кырык алдар Чернов турында инде.
-Бездән бер сыйныфка югары укып йөргән Исламов Дамир анда зоотехник булып 2 ел эшләп алды. Әй зарланып та карады инде анда эшләгән вакытларын исенә төшереп. Корчаңгы ияртеп кайтуларын да, бер чуваш кызына аздан гына өйләндерми калуларын да – берсен дә калдырмады.
-Мин дә ишеткән идем шул, ниндидер Оля атлы кыз белән буталулары хакында. Оляга өйләнмәгән өчен бик көчле сихерләнгән дә әле мескен. Хатыны Рәзилә аздан гына аерылып китмәгән үзеннән. Ярый әле Рәзиләнең анасы үз вакытында чарасын күргән.
-Нәрсә булган шуның кадәр?
-Тукта әле, баштан бишәр грамм тотып куйыйк, аннары тыңлап бетерерсең, -Хафизулла чынаякларга чәйнектән ликер тамызып,чәкештереп алды,-күтәрдек әйдә.
- Дәвам ит хикәятеңне.
-Кыскасы, Дамирга кияүгә чыккач, Рәзиләнең күңелсез йөрүен күреп алган Нәфисә апа, кызыннан эшнең нәрсәдә булуы турында кызыксына башлый. Рәзилә әйтергә оялгач, апасы аша белештертә. Рафидә апасы бик төпченгәч, Рәзилә оялып булса да: “Аның ул әйбере эшләми, мине генә азаплап бетерә”,- дип Дамирының ирлек вазыйфаларын башкара алмавы турында әйтергә мәҗбүр була.
-Кит инде, янында ялангач яткан хатынының да күңелен күрә алмаска.
-Олясы сихерләткән булгач нишләсен?
-Анысын каян белгәннәр тагын?
-Нәфисә апа, кодагыена – Дамирның әнисе Хәлисә апага: “Малаең кызымнан хатын да ясый алмый, аерып алып кайтырга туры килер, ахыры”, - дип эшне җиткерә. Хәлисә апа, үз чиратында, ире Сахап әзигә хәлне аңлата. Ә Сахап әзи Дамирдан турыдан-туры сорарга кыенсынып, бу мәсьәләне олы улы Габбас аша хәл итә. Дамир, абыйсына: ”Теге чуваш кызына теләсә кайчан күңел күтәрелә, ә Рәзиләнең бөтен җире килгән булса да күтәрелми”,-дип зарлана.
-Аннары нәрсә булып бетә соң?
-Нәрсә булсын, Сахап әзи Дамир эшләгән авылга бер сарык алып барып, икенче бер сихерче әбидән малаена ясалган сихерне чыгартып кайта. Шуннан Дамир белән Рәзиләнең эшләре хутка китә. Дөрес анысы, беренче балалары ай да яши алмады, әмма хәзер бер кыз белән бер малайлары матур гына үсеп киләләр.
-Сихерләүче, сихер чыгаручылар авылында торып, Чернов үзе дә сихер белән эш итәргә өйрәнеп китмәгәнме икән соң?
-Ник алай дисең?
-Соң бит инде райондагы хуҗалыклар арасында “Заря” елның-елында артта сөйрәлеп бара. Шуңа карамастан Черновны һаман да алып бәрмиләр. Бер дә оялмыймы икән? Белмим тагын, мин әллә нигә дә алай булдыра алмас идем.
-Шулай, әлбәттә. Синең шундый булуыңны белгәнгә күрә партком вазыйфасын башкарырга чакырам да бит инде.
-Рәхмәт яшьти, рәхмәт зурлавың өчен. Тик кара аны, тагын райкомда бу хакта әйтә күрмә.
-Ул яктан борчылма, мин сине ирексезли алмыйм, аны белеп торасың.
Хафизулланың гәп башында үзенең директор хәнәфиендә утыруына: “Без дустым, Галимҗан Ибраһимовның “Кызыл чәчәкләр”ендәге кебек түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелдек!”- дип масаюы сиземләнсә дә, ахырга таба ул күберәк зар елый башлый:
-Җитәкче дөрестән дә, бәйләп куелган эт кебек инде. Күрше районга барырга йомышың төшкәндә дә райкомнан рөхсәт сорарга кирәк...
О Ч Р А К Л Ы К К О Т К А Р А
I
Аннары безнең әңгәмә район тормышын гына түгел, Татарстан, СССР җитәкчелеген төрләндерә башлауга ук күчә. Бездән әллә ни олы булмаган Табиевның өлкә кадәр өлкә комитеты беренче секретаре дәрәҗәсенә ирешүнә көнләшеп сокланабыз да, Хрущевның илне җитәкләүдә җибәргән хаталарын җентекләп тикшерергә керешәбез. Бу арада икенче ликер шешәсенең дә төбенә төшелә, билгеле. Хафизулла янына әнә шулай хәл белергә генә керүдән башланган утыру караңгы төшкәннән соң, Сарасының телефон аша иренә тиз арада кайтып җитәргә кушып, әрләргә тотынуына тикле дәвам итә һәм без шуннан соң саубуллашырга мәҗбүр булабыз.
Әлбәттә, әбиләргә Суфия янына кайтып кергәч, миңа да хатыннан кечкенә генә шелтә эләкми калмый:
-Кая югалдың шулай, дөньяңны онытып, әллә эчкән дә инде үзе? – дип куя Суфия кырыс карап, - хәмер исе аңкый үзеңнән, укучыларың, я булмаса аларның ата-аналары күрә калса яхшы түгел, исереп йөрергә!
Мин исә, гаепледәй нәүмиз елмаеп, Суфиямне иңеннән кочып алам да, Хафизулла белән ничек гәп куертып утыруыбыз хакында тыныч кына хисап тотам. Һәр вакыттагыча, беркайчан да башны югалтырлык эчмәячәгемә ант итәргә дә онытмыйм, билгеле:
-Минем өчен һич борчыла күрмә җан кисәгем, биш грамм ликердан авыз иткәнемне шайтан да сизмәс. Читләргә дә, үз балаларыма да беркайчан начар үрнәк күрсәтмәм.
Нәкъ менә балаларга бик тә әйбәт мөнәсәбәтем өчен Суфиянең мине хөрмәт ләвен белгәнгә күрә, әнә шундый бераз гына хәмер-шәрабтан авыз итү кебек гөнаһларым вакытында, балаларны яратуым аргументын күпертеп, җәзадан котылып та калам инде. Ә ул үзе баларыбызга карата миңа караганда күпкә корырак, кырысрак кылана. Хәтта матчага кыстырып куйган пеши тал чыбыгы да кайчагында эшкә җигелә. Шунлыктан миңа аларны еш кына әниләренең әче әрепләвеннән, кайчакларда хәтта “чәбәкләвеннән” аралап калырга да туры килә:
-Атагыз эшкә генә китсен, мин сезне нишләтергә белермен, җен табагачлары,- дип әниләре очып кунарга торганда Айраты да, Мараты да: “Әти коткар!” –дип йөгереп килеп, минем кочагыма кереп ышыкланалар.
-Ю-у-ук, беркемнән тидермимен мин сезгә. Тик шуны белегез, сезнең өчен әни изге кеше, аны ачуландырырга да үпкәләтергә дә һич тә ярамый. Аңлашылдымы?!
-Аңлашылды,- диешәләр алар башларын түбән иеп.
-Ә хәзер барыгыз да: “Әнием, кичерә күр, башка тәртипсезләнмәбез”, - дип гафу үтенегез.
-Ул безгә тимәсме соң?
-Тими, билгеле. Әнисе, Айрат белән Маратка тимисең бит?
-Әтиләре тияргә кушмагач, мин берни эшли алмыйм шул инде. Әле ярый әтиегез бар, сез юнсезләрне якларга.
Әмма ул мин өйдә булмаганда малайлар бераз шукланса: “Атагыз гына кайтсын, җен табагачлары!” - дип минем белән дә куркытуына бер вакыт тап булгач: “Мин өрәк түгел, балаларны минем белән куркытуыңны ташла!” дип кисәтергә дә туры килде хәтта. Чөнки Аллага шөкер, малайларыбыз тиешле чиктән беркайчан чыкмадылар...

Марат туып, тагын өч елдан соң, бөтен нәселебезгә шатлык өстенә шатлык китереп, гаиләбез өченче малаебыз – Ринат белән тулылана төште. Суфия кыз бала алып кайтырга бик хыялланган иде дә, сау-таза малай табуына да нык сөендек. Миңа калса, үсеп җитеп, киләчәктә үзләренә карьера ясар өчен өч туган ир балага берсенә-берсе үзара булышып тартырга бик кулай булачак, Ходай кушса. Мин шуңа эчтән генә бик куанып торам да инде...
Мәктәпкә урнашканнан бирле, мин мөкин булган кадәр колхоз эшеннән читтәрәк йөрергә тырышсам да, педагогия коллективының партоешмасы секретаре вазыйфаларын үтәгәнлектән, авылның җәмәгать тормышыннан да, район күләмендә даими үткәрелеп килүче төрледән-төрле җыелышлардан да берничек азат ителә алмадым. Нәтиҗәдә район җитәкчелеге күзләренә чалынгалауның зыянын да күрергә туры килде, шулай итеп.
Декабрьнең тымызык салкын көннәреннән-бер көнендә үземне партия райкомының оештыру бүлеге мөдире Замир Хуҗиәхмәтев чакыртып алып, үзәктән 35 чакырым ераклыкта урнашкан бер чуваш авылына партоешма сәркәтибе урынын тәкъдим итте:
-Бу хакта Мансур Нурхакович белән килешенгән, перспективада шул ук колхозда рәис булып калу планы белән, сине “Заря”га җибәрергә исәплибез. Каршы килү турында уйларга да ярамый, иртәгә үк барып карап, андагы хәлләр белән танышып кайт та, аннары монда килерсең.
“Заря” исемен ишеткәч: “Иртәгә 5 дәресем бар, мине кем алыштыра кинәт кенә? Бер атна алдан әйтелсә, сәгатьләрне күчереп-алыштырып булыр иде,- дип караган идем, бүлек мөдире күтәрелеп бәрелде:
-Хәзер, синең дәрес сәгатьләреңә яраклашып, райком планын үзгәртергә булыр! Мин мәктәптә эшләмәгән кешеме әллә, монда акыл сатып утырасың. Бар, кушканны үтә, син партия солдаты!
Нишләргә кала, икенче көнне мәктәпнең атын җигеп, кушылган авылга китеп бармассыңмы. Тирә-ягын карурман чолгап алган сәләмә генә бер авыл шунда. Урман эчендә яшәүләренә карамастан, кайбер йортларының түбәләре юкә кайрысы белән генә ябылган, салам башлылар да аз түгел. Кыскасы, беренче күрелгән манзара күңелдә матур хисләр уята алмады. Пенсия яшьләрендәге рәис Федор Иванович Чернов белән дә танышып алдык. Беренче аралашып сөйлә шүдән үк бик шома, хәйләкәр һәм кырык алдарга охшаганлыгы үзен нык сиздерә. Сиңа туры карарга базмагандай, карашларын як-якка тиз-тиз сирпеп алып, кулларын бутап-бутап сүз боткасы сиптерүеннән үк шул аңлашыла. Андыйларны безнең авылда “Шомагур” дип йөртәләр.
Федор Иванович минем гаиләм күчеп килергә тиешле ызба сәләмәсен дә күрсәткән булды. Аның “Йолдыз” колхозында яшәгән ызбадан да кирерәк булып, Суфиягә күрсәтергә оят кына түгел, гомумән бу хакта авыз ачып карарга да мөмкин түгеллеген күз алдыма китереп, котым очты.
-Тагын өч-дүрт айдан язлар җитеп көннәр җылытыр, аңа кадәр түзеп торырга була, -дип үзенең бушка охшаган вәгъдәләрен тезәргә тотынды рәис бер алдыма, бер артыма чыгып әйләнеп,- сугыш елларында моңардан ун тапкыр кирерәк шартларга да түздек әле. Чәчүләр бетеп җәйгә кергәч, йорт корырлык бүрәнә ташытып, бура буратырбыз, барысы да җйланыр.
Мин әлеге буш сүзләрнең тормышка ашмаслыгына гаҗизлектән бер сүз әйтмичә, башымны чайкап торудан гайре бер нишли алмадым, ә Чернов сөйләде дә, сөйләде, мактанды да, мактанды. Имеш, ул рәис булып торган чорда елга буып, электр станциясе ясаганнар, шунлыктан башка авылларда керосин лампасы яндырсалар, мондагы йортларда Ильич лампалары яна; ике ГАЗ-51 машинасы, 1ДТ-54 тракторы сатып алганнар, бөртеклеләрнең гектарыннан уңыш 32 поттан 45 потка җиткән һәм тагын әллә нәрсәләр.
Чернов әкиятен тыңлыйсы урынга, минем башымда фәкать, ничек иттереп райком кешеләреннән үземне бирегә җибәрмәүләренә күндерергә дигән борчулы уйлар гына кайный иде. Сугыш ветераны һәм инвалиды әти риза түгел дию генә аларны ышандырмаячак билгеле, чөнки ул аерым тора, җитмәсә ике үги, үз малайлары үсеп килә, хатыны да артык карт түгел. “Үземнең балаларым кечкенәләр, хатынга анда эш юк”,- дип карасам гына, белмим инде, белмим.
Дөрестән дә икенче көнне райкомның оештыру бүлеге мөдиренә мин әнә шул дәлилләремне чыгарып салган булдым. “Ул салкын, үтәли җил уйнаган сәләмә йортка хатын әллә нигә дә яшь балаларны алып барырга риза булмаячак, сугыш инвалиды әти-карт та каршы килә дигән идем”,- ә ул аны-моны әйтеп тормыйча гына үземне җилтерәтеп, беренче бүлмәсенә алып кереп китте.
-Безнең “Заря”га партком урынына кандидатыбыз бойкот белдермәкче була бит әле Мансур Нурхакович, колхозга бармас өчен мең төрле сылтау таба. Имеш, ызба салкын; әтисе җибәрергә риза түгел; башлангыч сыйныфлы гына мәктәпләрендә хатынына эш юк; балалары кечкенә; фәлән-фәсмәтән,- оештыру бүлеге мөдире Замир Әмиревичнең теле-телгә йокмый, кызып-кызып сөйләгәндә аның иреннәренә чирканыч күбек җыела, ул моны үзе сизәме-юкмы, фәкать аның гына сүзе-сүз булсын,- демагог, әйтерсең партиянең район комитеты аның белән церемонияләп торырга тиеш.
Беренче секретарь канәгатьсез генә кыяфәттә бүлек мөдиренә кырын карап алды да Черновны чакыртырга кушты.
-Мансур Нурхакович, кирәге чыгар дип мин аны монда чакыртып китергән идем инде,- Хуҗиәхмәтев кыланчык кызлардай җилкәлерен уйнатып боргаланды, -ул пропаганда бүлеге мөдире Борис Иванович янында утыра, Сезнең янга керсенме?
-Да, да, давай чакыр үзен монда!
Чернов беренче бүлмәсенә кош тоткандай балкып килеп керде дә:
-Иптәш беренче секретарь, Сезнең фәрман буенча килеп җиттем. Отставкадагы гвардия кече лейтенанты Чернов доклад бирә,- дип маймылланды.
-Ярар, шаяртуларыңны калдырып тор! Син шуны әйт, партком өчен йорт әзерме?
-Нәкъ шулай, йорт әзер, караган-җыештырган. Миченә шыгырдап торган каен утыннары тыгып куелган, коры чыра теленеп, утыннар астына урнаштырылган, фәкать шырпы сызып, кабызып җибәрәсе генә бар. Әйтәсез икән, анысын да эшлибез.
-Кирәкми, учакны үзләре дә кабызып яга белерләр. Хатынына күрше авыл мәктәбендә эш белештеңме соң?
-Эш бар,-дип алдашты Чернов, күзен дә йоммыйча. Чөнки РОНОдагы бер танышымнан мин барырга тиешле авылдан 7 чакырым читтә урнашкан урта мәктәптә эш урыны булмавы турында белешеп куйган идем инде. Әмма Шакировның миңа карап: “Ишеттеңме?”,- диюенә башымны гына кагып, бу мәсьәләдә хәбәрдарлыгымны тышка чыгармадым, чөнки минем бөтен уем-теләгем, бернигә дә карамастан, райком тәкъдимен кире кагуга юнәлтелгән иде. Кыскасы, беренче секретарь миңа күченү эшләренә бер атна вакыт биреп, аның сүзен үтәмәгән тәкъдирдә, мәктәптә эшләтмәячәген кисәтеп җибәрде.
II
Күңелдә туфан уйнаса да, өйдәгеләр алдында кәефсез булуымны йөземә чыгармаска тырышып йөрдем. Шул ук вакытта хатыныма да колхоз партия оешмасы секретаре ясап куярга теләүләрен әйтми булдыра алмадым билгеле, әмма аңа партком булып барырга тиешле авылның күңелгә чит, ә яшәргә тәкъдим ителгән ызбаның ни дәрәҗәдә сәләмә булуы турында белдерергә һич мөмкин түгел иде. Чөнки үзебез җитештереп кергән, барлык яктан уңайлы йорт-җиребездән кубарылып китүне мин күз алдыма да китерә алмадым һәм теләмәдем дә. Шуның өчен:
-Алай-болай мәктәпкә килеп, күчәргә үгетли башласалар, зинһар өчен риза була күрмә тагын, -дип Суфиямне кисәтеп куйган булдым, - өч бала белән бер кая күчеп йөри алмыйм диген.
- Сүз дә юк, алтынлаган урын тәкъдим итсәләр дә, син риза булмаган килеш мин кая барыйм инде?
- Юк Суфия, син аңлап бетермәдең. Райком яки РОНО кешеләре: “Ирең син барсаң бара”,- дияргә мөмкиннәр, чөнки мин хатын күченүгә каршы дидем.
- Аңлашылды, ике аягымның берсен атламаячакмын, гаиләдән аерып, иремне ят авылга эшкә күчерүегезгә дә каршы,- диярмен.
- Әйе, нәкъ шулай. Тик барыбер монда тынычлап эшләргә бирмәячәкләр инде, анысы хак.
Шундый күңелсез уйлар белән беренче тарафыннан билгеләнгән атна да үтеп, райкомга барыр вакытым җитте. Мин чакырганнарын да көтеп тормастан, иртәдән үк райкомга барып, Хуҗиәхмәтов катына кердем.
-Нәрсә, кайчанга күченәсең? –дип каршылады ул мине күрү белән үк.
-Сугыш инвалиды әти дә, өч кечкенә бала анасы булган тормыш иптәшем дә күченүгә катгый каршы киләләр, -дип мин үз туксанымны туксан иттем.
-Ю-ук, парин, болай булмый. Хәзер Мансур Нурхакович янына керәбез, каршы килеп маташсаң, ул партия билетыңны өстәлгә куйдырачак, белеп тор.
-Ярар куйдырса, карарбыз! – дип әтәчләнгән булдым мин эчемнән калтырана башлавымны тоеп.
Дөрестән дә Шакиров минем белән күп сөйләшеп тә, аклануларымны тыңлап та тормыйча РОНО мөдирен чакырып кертте дә:
-Бу, партия карарына каршы килергә маташкан тискәрегә, бүгеннән мәктәптә урын булырга тиеш түгел, аңлашылдымы?! – дип өстәлгә йодрыгы белән кыйнап, РОНО мөдире белән икебезне дә бүлмәсеннән куып чыгарды.
Мөдир Сәлим абый Салахов мине үз бүлмәсенә ияртеп кертте дә шыпырт кына акыллы киңәшен бирде:
-Син бик үк борчылма алай Айрат. Мин хәзер: “Райкомның беренче секретаре кушканны үтәмәгәне өчен эштән азат ителә”,- дигән фәрман язармын. Ә мондый фәрман канунга сыешмый, аны судка биреп, кире кактырып булачак. Ләкин үзең аңлыйсың, район судьясы беренчегә әллә нигә дә каршы бармаячак. Шуңа күрә вакытны сузмыйча, өченче гыйнварга - эш сәгате башланган җиргә Казанга, профсоюзлрның Хезмәт Сараена барып, мин язган фәрманны юкка чыгартып кайтырсың, бер дә кайгырма. Яңа елга кадәр дәресләреңне алып барырсың, мин 3 нче гыйнвардан эштән азат ителә дип куярмын. Әгәр бәйләнә башласалар, чирек чыкканчы укытырга кушуымны әйтермен. Тик мондагы сүзләрне чит-ятларга гына түгел, борчылырга калдырып, хатыныңа да белдерә күрмә, - дип хезмәт кенәгәмә үзе әйткән рәвештә фәрманын язды да, уңышлар теләп, озатып калды.
Мин нәкъ Сәлим абый кушканча, икенче гыйнвардан ук Казанга барып кундым да, иртәнге сигезгә чаклы өлкә профсоюзының мәгариф хезмәткәрләре профсоюз комитетына килеп җиттем. Тик аннан мине: “Районыгыз бетерелде, шуңа күрә кайт та, тынычланып үз урыныңда эшли бир”,-дип хезмәт кенәгәмә фәрманның канунсыз булуын тамгалап, бер үк вакытта районның юкка чыгуына көендереп тә, ә эш урыным саклануына сөендереп тә, кайтарып җибәрделәр. Районнарны эреләндерү нигезендә, мин партком булып барырга тиешле “Заря” колхозы, күрше район биләмәләренә кертеп калдырылды.
Мин исә, башка беркайчан да Хуҗиәхмәтев шикелле каныгучан партия функционеры, Шакиров кебек дуамал район җитәкчесе каршында бернинди гаепсез килеш, гаепле сыман башымны иеп басып тормаячагыма шатланып туя алмадым. Хәтта “Йолдыз” колхозының мөстәкыйль булмаган партоешма сәркәтибе вазыйфаларын алып барырга да ризалаштым. Чөнки хәзер инде хуҗалык белән идарә итәргә теге дуамал Сабир Шәрифуллин урынына миннән яшерәк белгечне куйганнар иде. Ниһаять, баш түбәмдә моңа кадәр нинди куркыныч эленеп торганын, Суфиямә дә тыныч күңел белән ачып салдым. “Шундый авыр минутларыңда нишләп хәсрәтеңне уртаклашмадың?”- дип ул үпкәләгән дә булды әле.
-Юк инде үземнең кайгыртулар гына җитмәгән, сине дә борчып ятарга мине кемгә саныйсың? Әле син үз чиратыңда, берәрсенә чишелеп тә куйсаң?
Суфия бәгыремә үтәрлек, шундый иттереп карап куйды ки, мин нигә генә дип ачылып китүемә үкенеп тә куйдым.
-Айрат, христиан динендәгеләр никахлашканда: “Шатлыгын да, кайгысын да гөмергә, бергә!” -дип рухани алдында ант итешәләр, - Суфия миңа шелтәле сынап карап, үгетләвендә булды,- безнең халыкта кияү белән килен мулла каршында андый антлар кабул итмәсәләр дә, аларның никах мәҗлесендә чаршау артында утырып: “Риза булып алдым, риза булып бардым” дигән сүзләренә боларның бөтенесе дә салынган. Шул мизгелдән алар икесе бер бөтенне тәшкил итеп, алга таба һәр эш-гамәлләрен икәүләп чишеп, бер-берсе белән киңәшеп аңлашып, яши башлыйлар. Ә син авыр хәсрәтле ничә көнеңне берүзең газап чигеп кичереп яткансың.
Суфиянең үземнән биш яшькә кечерәк булган килеш акыл өйрәтүе эчемне пошыра башласа да каты бәрелмәдем:
- Мин коммунист буларак, никах мәҗлесендә катнашмадым, аның кадәр нечкәлекләрен белеп бетермим шул,- дип көлеп, шаяртуга күчкән булдым, тик кая анда, үземне укучы балаларыдай әрләп ташламасынмы:
-Җитди нәрсәләр турында сөйләшкәндә, син башыңны юләргә салып утырма инде. Бала түгелсең, минем чын йөрәктән әйткән сүзләремне көлкегә алырга!
-Аңладым, гаеп миндә, ханым-солтаным. Башка кабатланмас.
-Ай-яй Айрат, артык кыланасың, көлүеңне туктат инде, мин бер дә шаяртмыйм бит.
Мин сүз катмыйча гына бирелгәнемне аңлатып, ике кулымны күтәрдем дә күзләремне йомып, салмак кына башымны кагып тордым. Күз алдыма ихтыярсыз Сәвия килеп басты. Ул кирәгеннән артык йомшак булды шул, бер кайчан каршы фикерен белдереп, сүз көрәштереп тормады. Йомшак күңелле ана, көйсез баласының барлык капризларына күнгәндәй, ни теләгәнемә, нәрсә әйтүемә һәрчак ризалашты. Шуның аркасында гына мин аңа карата гафу ителмәслек дәрәҗәдә тупас булдым һәм ахыр чиге үземнән читкә качырдым. Хәзер ничекләр генә иттереп тормыш күреп ята икән минем тәүге, Кизләү чишмәсе суыдай саф, бернинди тап кунмаган эчкерсез мәхәббәтем?..

Күңелем түреннән, иген кыры буйлап ялан аякларымны арыш камылла рыннан тырната-тырната Ком Сызасы юнәлешендә әтиләр эшләгән урынга йөгерүем, затлы атка җигелгән ыспай тарантаста утырган алсу күлмәкле кыз бала, ачык манзара булып, үз гөмеремдә инде ничәнче кабат, кино тасмасыдай тагын чагылып узды. Бәгыремне телгәләп, сагышлы моңсулык, сызлану биләп алды. Иләмсез иркен йортыбыз атмосферасы гүя дә күкрәкне кыса башлавын тоюдан, мин торып җиңелчә, әмма эчтән җылы киенеп, йортка чыктым. Исәп - чаңгыда урман тирәсен әйләнеп килү иде. Чаңгыларымны аякка элүемне күреп, артымнан Суфия атылып чыкты:
-Бераз гына көтеп тор, мин дә синең белән шуарга чыгам, -дип чоланнан чаңгыларын алып, ишек төбенә куйды.
-Ярар чыгарсың, чаңгы юлын сала торыйм.
-Биш минут көт, хәзер өстемә генә киенәм.
-Ю-ук-к, юл сала торам дип әйттем бит! -дип Суфия белән яши башлаганнан бирле беренче тапкыр аңа катгый каршы килдем. Хәер, моңа кадәр дә Суфиянең бар сүзен баш өсте, дигәндәй кабул итсәм дә, ахыр килеп, барыбер үземчә эшли идем. Бу юлы минем шактый ук кычкырып әйтелгән сүзләрем хатынымны тораташтай катырып калдырды. Ә мин аңа игътибар итеп тормастан, капкадан чыгып урман юнәлешендә шуып киттем. Суфия минем артымнан чыкса да, ул куып тота алмаслык иттереп, эре-эре алдырып шуып, тиз арада урман эченә килеп кердем һәм күздән югалдым. Авыл кырыендагы өебез тарафыннан минем арттан килүче шәүлә күренмәвенә тулысынча инангач, балачак хәтирәләремә иң нык бәйле булган Кизләү Тавына юл тоттым.
Күз алдыма яңадан Сәвия – Сөеклем гадәттәге тыйнак елмаюы белән килеп басты. Чаңгыда шуа барып, мин аны Суфия белән чагыштырырга керештем. Шик тә юк, Суфия янып-балкып торган чибәр, төсле рәсеменнән хет открытка ясап, почтага сатуга куй инде, артискаларың бер читтә торсын. Сәвия дә ким-хур түгел, билгеле. Тик аның чибәрлеге ничектер эчкәрәк яшерелеп, аннан ниндидер илаһи нур бөркелә кебек. Аның әнә шул җан-елымлылыгыннан минем тәнемдәге бөтен күзәнәкләргә рәхәт дулкын таралып, бәгырькәем сулкылдап куя торган иде...
III
Көрпәк кар өстеннән яңа эз салып барганда, чаңгылар батканлыктан, бик үк тиз шуып булмый. Әмма шулай да иркен, ялан кырда уй-хисләрең белән бер үзең генә калудан күңел канәгать – тыныч. Өйдә Сәвия белән Суфияне чагыштырып ятарга шундый җай чыгар идеме әллә? Шулай да төптән уйлап караганда мин ике хатынымнан да уңдым шикелле бит. Сөеклем белән торган вкытта, соңгы аңлашылмаучылыкны санамаганда, без бер сулыш белән яшәдек. Кем әйткәндәй, бары – бергә, югы – уртак булып, барысы да җитүдә иде.
Моның өстенә Сәвия бик тә кунакчыл хатын булды. Тирә-күршеләр бала-чагаларын ияртеп кич утырырга кергәч, ир-атлар карта сугып, хатын-кызлар көнбагыш чиртә-чиртә кул эшләре белән унлы лампа астында уннарга-унберләргә тикле шау-гөр килеп вакыт үткәргәндә дә, бер сүз әйтми генә түгел, аларны чәйләр белән дә сыйлый торган иде әле.
Ә Суфия белән мондый хәлнең булуын күз алдына китерү кыен. Кая анда карта уйнатып, көнбагыш чирттереп утырту?! Тирә-күрше генә түгел туган-тумачаларга да алай ук җәелеп утырырга рөхсәт итмәс. Сүз әйтеп түгел, күз карашы белән дә үзенең кырыс холкын сиздерер. Ничектер шулай Хәбирләр килгәч, күңеллерәк булсын өчен якынлап аралашкан бер-ике укытучыны да гаиләләре белән кич утырырга чакырган идек. Билгеле инде, татарлар табынына да хәмер шикелле зәхмәт иң тәҗел сый рәвешендә кунаклый башлаганлыктан, Суфиянең каршылыгын сындырып булса да бер яртыны өстәл түренә утырттырдым. Ул төгәлләнеп икенчесен шкафтан үрелеп алуым булды, шунда хатын шешәне кулымнан тартып диярлек үк алып, үземне хур итмәсенме. Күп сөйләшеп тормыйча гына мин ул шешәне дә барыбер куйдырттым-куйдыртуын, әмма күңелдә ачы төер калды инде. Бу вакыйгадан соң без берничә көн сөйләшмичә, үпкәләшеп тә йөргән идек әле, ахырысы.
Хәер, Суфиянең гаиләдә үзен әйдәп баручылардай тотуыннан мин нәрсә югалтам соң әле? Тормышыбыздагы барлык эш-гамәлләрдә соңгы сүзне барыбер мин әйтәм ич. Аның шулай чыбыркылап торуы гаиләбез өчен фәкать файдага гына. Әгәр дә ул дәртләндереп тормаган булса, шундый ыспай – мәһабәт йортны кайчан гына җитештереп кергән булыр идек әле? Кайчан машинага тиң “Урал” матаен сатып алып булыр иде? Я булмаса балаларны гына алып карыйк. Әнә ничек берсеннән-берсе күреп – өйрәнеп, өч малай матур гына үсеп килә. Айратыбыз 4 нче сыйныфта гел бишле билгеләренә генә укый. Энесе Марат та беренче сыйныфка бик теләп йөри. Шуның өстенә ул балаларыбызны татар теле белән бер үк вакытта немец һәм урыс телләрендә дә камил рәвештә сөйләшергә өйрәтә.
Билгеле, өч бала гына безнең кебек чагыштырмача яшь гаиләгә чик түгел, бигрәк тә Суфия дүртенче сабыебызга йөкле булып, кыз бала алып кайтырга хыялланып торганда. Өч өстенә өч түгел, унөч бала туса да өй иркен. Ул гына җитмәсә яңасын төзеп, малайлар үсеп җитлегә барган саен өйләндереп, берәм-берәм башка чыгарып була. Сүз дә юк, баштан барысын да югары уку йортларын тәмамлатырга кирәк булыр...
Шундый матур хыяллар белән шуып бара торгач, Кизләү Тавының иң текә җиренә дә килеп җиттем. Үсмер чакта бу текә таудан шуып төшкәндә, үзем ясаган чаңгы сәләмәсе карга кадалып, башыма бәргәне бер дә онытылмый. Чөнки ул егылуның истәлеге булып, башымның арткы өлешендә әле һаман төер саклана. Мин махсус рәвештә ерактан куып килеп, текә таудан аска очтым. Фабрикада ясалган әйбәт чаңгыларның башлары кадалырлык түгел шул, теләсә нинди таудан курыкмыйча шуып төшәргә була. Мин шулай тәмам күңел булганчы, берничә тапкыр текә таудан шуып төшеп карадым да, Кизләү Тавы аралыгыннан, чишмә бәреп чыккан җиргә юнәлдем.
Чишмәгә җитәрәк, Сәвия белән Әүхәтнең моннан 17 еллар элек бергә булган урыннарын күз читләре белән генә карап уздым. Әгәр дә ул чакта алар арасында шундый хәл килеп чыкмаган очракта, кем белгән, бәлки без Сәвия белән аерылышмаган да булыр идек. Күңелемне тагын үкенечле сагыш тойгысы биләп алды. Шундый әрнүле халәттә беравык Кизләү Чишмәсе агышын күзәтеп тордым. Шарылдап аккан су тау астыннан бәреп чыккан җиреннән берничә метр агып узуга, кар астына кереп яшеренә. Ничәмә йөз, ә бәлки мең еллар буена шулай агадыр ул? Күпме генә яшь йөрәкнең мәхәббәте уты кабынуы урыны булып, никадәр гашыйкларның бер-берсен мәңгегә сөячәкләре турындагы антларын ишетмәгәндер бу изге чишмә?..
Кыш уртасында сәгать өчләрдән соң караңгы төшә башлаганлыктан, мин өйгә кайту юлына борылдым һәм шуу тизлеген мөмкин кадәр кызулатырга тырыштым. Чөнки ни әйтсәң дә урман аша да үтәсе булганга, өйдә борчыла башларга мөмкиннәр бит. Җитмәсә Суфияне көтмичә китеп баруым да матур килеп чыкмады. Ярар, иелгән башны кылыч кисми дигән кебек, “гаепне” танып гафу үтенергә булыр. “Йөкле хатыннарга чаңгыда йөрү куркыныч, я егылып зыян күрерсең дип уйладым”,-дияргә булыр.
Ләкин ни гаҗәп, мин гафу үтенәсе урынга Суфиям үзе, капканы ачып керүемә үк, өй алдына мине каршы алырга йөгереп чыгып, муеныма сарылмасынмы.
-Зинһар кичерә күр Айрат бәгърем, әллә нәрсә генә булды үземә, инде болай да аптыраган башыңны тагын мин дә катырырга керештем бугай. Без юләр хатыннар йөкле вакытларда артык капризланабыз шул,- Суфиянең шуның кадәр дулкынланудан тәннәренең калтырануы минем шактый ук калын кием аркылы да сизелә иде. Ул миңа сүз әйтергә бирмичә, үбә-үбә сөйләнергә кереште,- нык ачуланасыңмы миңа?.. Ачулан-ачулан, чөнки син хаклы... Ташлап китүең дип мин бик курыктым... Мин бит сине өзелеп яратам... Синнән башка тормышны күз алдыма да китерә алмыйм... Ташламыйсыңмы безне?
- Нәрсә сөйлисең син Суфия, бәгырь кисәгем? Синең белән шулай мәңге бергә булырга безгә Алла язгандыр. Тупырдап торган өч малаемның әнисен мин ничек калдырып китә алыйм ди инде, Алла сакласын берүк! Үзең гафу ит, минем яшь малайларча кылануымны,- мин Суфиямнең чәчләреннән сыйпап, шатлыктан балкыган битләреннән сөеп үптем дә кулларыма күтәреп, өй эченә алып кердем,- я салкын тидерерсең тагын.
- Димәк кичердең, ачуланмыйсың?
- Мин сиңа ачулана алам димени соң? Кайчан күргәнең бар ачуланганымны, ә-ә? Исеңә төшереп кара әле.
Суфия киң елмаеп, иңбашларын җыерып алды:
- Белмим тагын. Әйдә чәй эчеп алыйк, мин инде самавырга өченче кат күмер өстәдем. Үзем генә эчә алмыйм.
- Малайлар белән эчәргә идең. Аларның тамагы ач тормасын тагын.
- Эһе, ач калдырырсың ди син аларны, адым саен өстәл артына җыелып, өстәп торалар.
- Туклансыннар, аларның үсә торган чаклары. Без үскәндә Рәшит энекәш белән мондый ризык турында берничек хыяллана да, күз алдына да китерә алмый торган булдык...

Рәшит дигәннән, телефон аша хәбәрләшеп торсак та, елына бер дигәндәй, бик сирәк күрешәбез шул без аның белән, ә үскәндә мәңге бергә булырбыз кебек тоела иде. Юк, болай ярамый, иң якын туганнар арасындагы аралашуның очраклы гына килеп чыккалавын көтеп яшәү бернинди киртәгә дә сыймый. Безгә даими күрешеп, бер-беребезнең хәлләрен белешеп тору, кирәк икән бер-беребезгә булышу зарур. Ходай кушса, иртәгә үк телефон аша хәбәрләшеп, әтиләргә кайтып күрешү хакында килешергә кирәк. Гаиләсен дә алып кайтса тагын да күңеллерәк булыр.
Гадәттә мин колхозда эшләгән вакытлардагы көн тәртибеннән күнегеп калып, кыш айларында да сәгать бишләрдән үк торам. Иң әвәл терлек асларын чистартып, азык салып керәм дә, аннары Суфиямне борчымыйча гына иртәнге ашны үзем ләззәтен табып көйләп, әйбәтләп чәйләп алам. Шуннан соң бу көнне керәсе дәресләремнең планын кабат барлап чыгам һәм мәктәпкә барырга җыенганчы газета – журналлар, алар булмаса кызыклы китап укып утырам һәм җиделәр тулар алдыннан идарәгә иртәнге нәрәткә барам.
Бүген Рәшиткә шалтыратып алу максатыннан, матбугат белән танышуны янга куеп, сәгатьнең уклары җиденчене вакларга керешүгә үк, колхоз идарәсенә юл тоттым. Хуҗалыкның партоешма сәркәтибе булганга күрә рәис катына, кем әйткәндәй ишекне тибеп ачып керәм. Колхоз рәисе Рамил Гизетдинов Буа районы егете, белгечлеге буенча ветеринар. Командасы нигездә яшь, әлегә тәҗрибәләре саерак белгечләрдән тора. Шуңа күрә үсемлекчелек мәсьәләләре буенча ул даими минем белән киңәшләшә.
Бүген дә мин Рәшиткә шалтыратып алганчы колхоз җитәкчесе үзен кызыксындырган сорауларын биреп, минем белән киңәшләшеп алды. Рәшитне тәки күндердем бит берәр көнгә туган якка кайтып килергә. Хәер, сәбәбе дә бик җитди иде. 1895 нче елның 11 февралендә туган әтигә 70 яшь тула. Бу юбилей датасы кинәт кенә, телефоннан Рәшитне өйгә кайтырга кыстаганда искә килеп төште, нәтиҗәдә аңа берничек тә боргаланырга җай калмады.
Дөрес, безнең халыкта алай туган көннәрне, юбилей даталарын билгеләп үтү гадәте юк, анысы. Шуңа күрә бу хакта әтинең үзенә дә алдан хәбәр итмәскә булдык. Көтмәгәндә, уйламаганда әтиләргә аның туган көнендә Рәшитнең дә минем дә гаиләләр белән бергә килеп керергә сөйләштек. Бүләккә телевизор алырга хәл иттек. Туган авылыбызда әлегә бер Хафизуллаларда гына телевизор бар, шуңа күрә әйбәт сюрприз булыр дип фараз кылдык. Бөтен азык-төлекне дә алдан әзерләп, үзебез белән алып барырга килештек. Әйдә, үги әниебез Мәклифә апага без килгәч, самавыр куярга гына калсын, дип уйладык…
Т У Г А Н Н А Р О Ч Р А Ш К А Н Д А
I
Суфиягә юбилейга 2 көн кала, әле анда да инициативаның үземнән чыгуы турында шапырынып тормыйча: “Унберендә әтинең туган көненә Рәшитләр кайтырга җыена”,- дип кенә белдердем. Билгеләнгән көнне өйләдән соң Рәшит хатыны Әклимә, уллары Илшат белән безгә килеп төштеләр. Кайткан җиребезгә көйләнеп торырга кушып, без шунда ук энекәш белән икәү генә район үзәгенә телевизор һәм азык-төлек сатып алырга китеп бардык. Аннан кайткач, Рәшитнең 8 урынлы “Бобигына” шыгырым тулы төялеп, туган авылга таба кузгалдык. Мин бер көн алдан ук урман аша үтүче юлны колхоздан бульдозер сорап чистарттырып куйган идем инде. Шуңа күрә яхшы юлдан бик тиз барып та җиттек.
Көтмәгәндә бер көтү кеше шау-гөр килеп керүгә Мәклифә апа каушап та калды, бугай. Аны тынычландырып, хатыннар азык-төлекне алып керделәр дә табын әзерләргә керештеләр. Ә без әтидән агач эше кораллары сорап алып, юл уңаена урманнан тагып кайткан 15 ләп метрлы колгадан, телевизор антеннасы ясарга керештек. Җаен белгәнгә антеннаны тиз көйләдек, аны бастырып кую гына караңгы төшкәнгә күрә кыенга туры килде. Шуңа да күтәрешергә тирә-күршедән ирләр дә чакырдык әле. Машина уты яктыртып торгач, озак азапланмадык, анысы. Антеннаны куеп, телевизорны кабызып җибәргәч, әти-әнинең ис-акыллары китте. Барыннан да бигрәк әтинең үги әнидән туган малайлары шатландылар, билгеле. Мәклифә апаның үзе белән ияртеп килгән малайлары бу вакытта инде икесе дә армиядә иделәр.
Шулай антенна белән булашып, әвәрә килеп йөргән арага шактый гына вакыт узып китте, ул арада өстәлләр көйләнеп, табын да әзерләнеп өлгерде. Кичке җиделәргә минем әби белән бабай, алардан аз гына соңарып Сарасыннан башка гына Хафизулла килеп керде дә бүтән көтәсе кеше булмагач, мәҗлесне башлап җибәрдек. Мондый табыннарда өстәл өстенә хәмер дә куелганга күрә без дә ир-атларга салып чыгып, мин әтине юбилее белән котлар өчен сүз алдым. Аңа безне үстереп, тормышка аяк бастырганы өчен рәхмәт белдереп, исәнлек – саулык, иркен тормышлы картлык теләдем. Әтинең күңеле тулып, хәтта күзләре дә яшьләнеп алды.
-Мондый көннәрне күрермен дип һиц уйламаган идем, Алланың биргәненә шөкер,- диде ул бик тә канәгать булып,- рәхмәт яусын сезгә улларым- киленнәрем, бик зурладыгыз, рәхмәт барыгызга да. Бу хөрмәтегезне Ходай меңе белән катярсын үзегезгә дә.
Берәр сәгать утыргандырбызмы-юкмы, без Хафизулланың тәкъдиме белән балачак һәм үсмер елларны искә төшереп сөйләшеп утырыр өчен аның, янәшәдәге совхоз конторасына кереп киттек. Ә анда Рәшитнең үсмер чоры бездән читтә ничек үткәнен белер өчен күберәк үзен тыңладык...
14 яшеннән җиде ят җиргә бер үзең чыгып китү җиңел эш түгел, билгеле. Безнең Рәшиткә мин армиягә китәр алдыннан, мәктәптә тәртип бозганы өчен, нәкъ менә шундый “бәхет” татыды да инде. Кирәгеннән артык шуклыгы аркасында, тарих-география укытучысы Карип абыйның ачуын китергәннән соң, шундый хәлгә тарыды ул. Без Рәшиттән шул хакта тәфсилләберәк сөйләвен сорадык.
- ... Сезне укытырга эләктеме икән, юкмы. Карип абый үтүкләмәгән күлмәк-чалбар, таушалып беткән бик җыйнаксыз пинҗәк киеп йөргәнгә, аның укучылар арасында абруе бер дә юк иде инде,- дип хикәяләп китте Рәшит безнең бик диккать белән тыңларга әзерләнгәнне күреп,- шуңа күрә шугырак малайлар аны үртәргә, кызык ясарга ярата торган булды. Аның сыек чәчле ярым пеләш башында я мендәр йоннары тырпаеп торыр, я пинҗәгенең сәдәпләре чалыш төймәләнер, я таушалып беткән чалбарының бер балагы сызганган булыр. Ул велосипедта чалбар балагы чылбырга кысылмасын өчен сызгана торган иде.
Җиденче сыйныфта укып йөргән чак. Көннәрдән-бер көнне дәрескә, төймәләре каптырылмаган чалбар ярыгыннан ак күлмәк чабуы чыккан килеш, килеп керде бу. Мине “тәртипсез” булганга иң алгы партада утырталар. Карип абыйның партага килеп терәлеп үк сөйли торган гадәте бар. Бу минем партага сөялеп сөйли башлагач, мин моның чалбар ярыгыннан чыгып торган күлмәк чабуына булавка белән киптергеч тагып куйдым. Кызык ясыйм имеш, ул вакытта хайван булганымны хәзер бик яхшы аңлыйм да бит, акыл җитеп бетмәгән булган инде.
-Ул чакларда барыбыз да шундый идек инде анысы, -дип куйды Хафизулла кулын селтәп,- кызык та ясамагач, малай да булмый ул.
-Арттырып җибәргәнемне сизеп, Карип абыйның яңадан партама килеп сөялүен көтәм дә, юк шул. Сыйныфны көлдереп, тик йөри шунда киптергеч салындырып. Соңыннан эшнең нәрсәдә икәнен сизеп: “Кара аны Сафин, кулыма гына эләк, аннары миннән рәхим-шәфкать көтәсе булма инде!”,- дип кисәтеп куйды. Андый форсат озак көттермәде, бер чакны тагын аның дәресендә, артта утыручыларның кайсысыдыр букча тондырды, мин борылып та тормыйча гына аны кире селтәп җибәрдем. Букча арткы диварга эленгән СССР картасының союздаш республикалар герблары төшерелгән җирен ерткан. Карип абый җенләнеп китте: “Син, син СССР гирбын ерткан өчен нәрсә, нәрсә буласын беләсеңме?, -дип өскә җикереп килә бу. Мин кымшанмыйча да торгач, аның саен тузына биреп, тактага СССР гербын элеп куйды,- нәрсә бу, ничек аталганын әйт! ”-дигән була.
-СССР грибы.
- Ә-ә-е,- дип сузды бу кош тоткандай шатлыклы елмаеп,- әле син Дәүләт символыннан гөмбә дип көлмәкче буласыңмы? Бөтен сыйныф ишетеп торды, бер кая борыла алмассың. Әйдә хәзер үк диликтырга,- ул минем җиңемнән эләктереп, мәктәп директоры бүлмәсенә алып керде.
Директор Хатип абый безнең әти кебек сугыш инвалиды, уң кулының баш бармагы гына бөгелә, калганнары кәкерәеп каткан,-дип хикәяләвендә булды, Рәшит, ә без үзебезнең, мәктәптә укыган елларны күз алдына бастырып, дәшми генә тыңлый бирәбез,- әмма әнә шул чулак кулы белән беләгеңнән эләктереп алса, каз талагандагы кебек атна буе күгәреп йөри. Мин дә, хәзер бу, беләктән чеметеп алыр дип шикләнә калдым. Тик ул күзлек өстеннән генә миңа акаеп карап тора башлады.
-Бу малай бик азды Хатип, СССР гирбы төшерелгән картаны ертып, аны бөтен класс алдында гриб дип мыскыллый. Милице чакырырга кирәк районнан, алып китеп япсыннар үзен,- дигән була.
-Ябырга тык, ябырга! Әйдә киттек силсәвиткә!- дип тора директоры да Карип абый сүзенә карап. Әле мин юләр, мәсьәләнең шундый җитдиләнә баруын һаман да төбенә кадәр төшенмим. Фәкать кизүдәге Әминә апага әтине авыл советына чакырырга кушкач кына уенымнан уймак чыкканын аңладым. Берара, Сирай абзыйлар тыкырыгыннан үткәндә, качарга да уйлап караган идем дә, тик күтәртмәле чабаталар белән ерак китеп булмаслыгын чамалап, ул ниятемнән кире кайттым.
Авыл советы рәисе Исмай әзи мине усал карап каршы алды:
-Тагын нәстә зимергән инде бу юнсез малай? – дип куйды ул әйтерсең минем өчен кайгырып.
-Җимерү генә булса, без монда килеп тә тормас идек,- дип Карип абый мәктәп директорыннан узып минем “җинаятьне” ачып сала башлады,- СССР гирбын ертып, аннан көлә малай актыгы, гөмбә – гриб дигән була, мәнсез. Давай милице чакыртыйк, мәктәптә антисоветчина тарата дигән сүз бит бу.
Шул вакыт аксаклап әти килеп керде дә таягы белән җилкәмә менеп төште:
-Тагын нәрсәләр генә эшләп өлгергән инде бу йөзе кара малай? Исмай, Алла хакы өцен зурга зибәрә күрмә инде. Үземнең улым була торып, Мәклифә белән килгән теге үги малайлар кулында калдырма зинаһар өцен. Шунда әтине җәлләп куеп, күзләрдән яшьләр килде. Югыйсә моңа кадәр үги әни малайларыннан нык кына көнләшә дә торган идем.
-Нәрсә булсын, малаең совет властен хурлый, менә хәзер милице чакыртабыз да, алып китеп ябарлар үзен!-дип Карип абый әтәчләнүендә булды,-әйдә Исмай, бор телефоныңны!
-Ашыкма әле, үеңә катьып, хатының белән командавать итәрсең, иттерсә әгәр. Ни кылына, хузя булганмыни.
-Ничек ашыкма була инде, тагын нәрсә көтәргә? Әтисе монда, белеп торсын малаеның юнсезлеген. Бор әйдә, бор телефоныңны!
-Нәрсә дип борыйм синең сүзеңә карап. Язып бир ниләр булганын.
-Нәрсәгә язып торырга, әйтәм бит СССР гирбыннан көлде дип.
-Синең сүзеңне дилыга тегеп булмый, мә барысын да зентекләп язып бир!- дип Исмай әзи Карип абыйга кәгазь-каләм тоттырды,-гариза да яза белмисеңме әллә, мәктәптә эшләп?
Әй абый, шунда Карип абыйның ничек тирләп-пешеп чыкканын күрсәгез сез, ул елт-елт итеп бер мәктәп директорына карап ала, я Исмай әзигә, әйтәм бит гариза язганчы тәмам тирләп-пешеп чыкты мескен.
Игътибар иткәнегез булдымы икән, Исмай әзинең шундый гадәте бар иде, ул кайбер чакларда әңгәмәдәшен тыңлап тора да, берәр төрле хата сизсә, баштан шаркылдап көләр. Ә аннары аның йомышын үтәмәгәнне я булмаса начар башкарганны ачыклагач, кинәт кенә күзләрен акайтып, йөзен җыерып җибәрер иде. Шунлыктан авыл халкы аның көлүеннән үк эшнең хөрти булуын аңлап, җыерылып кала торган булды...
II
Бу юлы да ул елмаеп, ашыкмыйча гына Карип абыйның гаризасын: “Ы-е-е, ы-е-е”,- дигән авазлар чыгарып, башын кага-кага укып карады да, шаркылдап көлеп җибәрде:
-Хатип, мында кара әле, мә укы работнигыңның гаризасын, дөрес язганмы?- дип Карип абыйның гаризасын сузды. Директор язуны бик җентекләп, озак кына өйрәнеп торды. Аннары авыр сулап:
-Монда “г”дан соң “е” кирәк бугай бит, “р”дан соң “ы” кирәкми,- диде ул сорау катыш үтенечле карашын Исмай әзигә төбәп.
-Ы-е-е, шолаймыни әле? Болай булгац, кем СССР гербыннан көлә булып цыга инде, 13 яше тулар-тулмас малаймы, әллә Совет мәктәбендә тарих укытып йөрүцеме?
Карип абый дулкынланган вакытындамы, ачулангандамы, я инде яңалык ишеткәндәме күзләрен челт-челт йомгалап ала торган иде. Тотынды бит шунда күзләрен йомгаларга, мин көч-хәл белән көлеп җибәрүдән тыелып торам. Ә Исмай әзи Карип абый өчен “хөкем карарына” тиң гаепләү актын салмак кына җәеп салуын дәвам итә:
-Укытуцы кадәр укытуцы үзе герб сүзен генә дә дөрес иттереп яза да, әтә дә белмәгән килеш, укуцы ницек дөрес әтсен инде? Бәлки әле ул малай гриб димәгәндер дә, моңарга гына шолай ишетелгәндер? Ницек әттең малай?
-Герп дидем.
-Мына күрдегезме инде? – Исмай әзи кулларын җәеп куйды, - Карип, ә синең СССР гербын мәсхәрә итеп язган кәгазең минем кулда!
Исмай әзи Карип абыйның гаризасын аның борын төбендә селтәгәндә тегесе кәгазьне эләктереп алырга омтылган иде дә булдыра алмады. Гариза авыл советы рәисенең күкрәк кесәсенә тыгып куелды. Эшләр бөтенләй икенче юнәлеш ала башлагач миңа да, әтигә дә җан керде. Хәзер Карип абыйның кыланмышларын кызык карагандай күзәттек, ә Исмай әзи мәче тычкан белән уйнагандай, тәм табып, салмак кына бастырып сөйләп, эзәрлекләвендә булды үзен.
-Нәрсә цакырикмы милицене?Милице цакыртик дип бит әтәцләндең бит, әдә цакырик сың, алар кемнең гаепле, кемнең гаепсез икәнен шонда ук ацыклап, СССР гербыннан цынлап торып көлүцене алып китеп ябарлар, цакырикмы? -дип телефон боргычын әйләндерергә кереште, -әлү-әлү, милиция?
Карип абый йөгереп килеп, Исмай әзинең кулына ябышты:
-Исмай, зинһар өчен балаларым хакына калдыра күр. Бигерәк кечкенәләр, кул арасына да керергә өлгермәгәннәр бит әле, бик җәл.
-Ы-ы-е, балалар хакына, димәк! –Исмай әзи миңа төртеп күрсәтеп, өстәлгә сугып кычкырып җибәргәч, минем өнем алынып куйды,- бу бала зәл төгелме?
Сиңа зәл булмаса әтисе Хәйдәр әзигә ул да бик зәл. Ул малайны төрмәгә тыгып куйсалар, анардан юнле кеше цыгар дип уйлыйсыңмы? Күпме гаепсез кеше синең кебекләр нахак яла ягудан төрмәдә цереде?!
Карип абый тәртип бозган укучыдай башын иеп баскан килеш, Исмай әзинең әрепләвен тыңларга мәҗбүр, ә тегесе туктарга уйламый да:
-Сигезенцедә укып йөрүце Сәкай әзи малае Шәрифнең: “Сәнәкләрегезне күтәреп, күпер төбенә зыелыгыз да, район үзәгендәге урысца сүләгез дип татарлардан көлүце түрәләрне бәреп төшереп, алар урынына татарларны куябыз!” дип язып элгәне өцен генә дә үзенә 10 ел цәпәп куйдылар, әле ярый бик үткен малай булып, конвойдан каца алган. Хазер кая кацып йөрүе дә билгесез.
Бу малайга да 10 ел төрмә цәпәтмә келисеңме? Ул бит кецкенәдән ана назы күрмицә үскән бала. 3 яшенә зитми ятим калып, белештермицә үлгән әнисенең петәен имәргә ябышкан. Әллә син ул малайларга үги әниләре рәхәт көн күрсәтеп үстергән дип уйлыйсыңмы? Шолар турында уйлап караганың булдымы, юкмы? Завап бир, уйладыңмы?
-Хата миндә, уйлап бетерелмәгән.
-Ә син нәстә Хатип, директор башың белән шул мәгънәсезнең сүзенә карап йөрисең? Без бит мына Хәйдәр әзи дә, синең белән мин дә мылтык тотып, сугыш дәхшәтенең эцендә кайнаган, цын тәмугны күргән фронтовиклар. Карип хоз-обозда ат дилбегәсе генә тотып йөргән. Мин әтмим, хоз-обозда хезмәт итү зиңел бирелгәндер дип, тик ницек кенә булмасын, кеше булып калырга кирәк. 13 яшьлек малайларны да тыңната алмаган, политически безграмытный кешеләрне нәстәгә дип укытуцы иттереп мәктәбеңдә тотасың?! Ку да зибәр, тик бүтән мында килде-китте нәстәләр буенца борцып йөрисе булмагыз! Мында минем сезнең әкиятләрне тыңнап ятудан башка да эш зитәрлек! –дип тегеләрне утка бастырып куалап җибәрде.
Аннары әти белән без үзебез генә калгач, салмак кына сөйләп, мине дә утлы табага бастырды, билгеле: “Юньcез малай, тырышып укысаң синнән бер дигән зитәкце цыгарга мөмкин бит. Хазерге яшеңнән юкка цыкма келисеңме әллә? Укы, кеше бул, атаң синең белән горурланып, минем улым дип сүләсен!”
Без Хафизулланың сейфыннан чыгарылган ликерны иллешәр грамм гына капкалап, казылык белән авыз итеп, Рәшитне тыңлый бирдек. Ә ул ярыйсы гына, аудиториянең игътибарын җәлеп итәрлек, матур сөйли үзе. Әнә, Кемерево өлкәсенең Прокопьевск шәһәренә ФЗУга баруы да бик мҗаралы булган икән аның. Рәтле-юнле урысча да белмәгән килеш, бер паравыздан икенчесенә күчә-күчә шундый ерак ара гизү 14 яшьлек татар малае өчен могҗизага тиң, билгеле.
-Бер араны мин бара торган паравызга төрмәгә озатылучы хатын-кызлар төягән вагон тактылар. Безнең газиз Татарстаныбыз хатын-кызлары иде алар, бахырлар. Шуларны күз алдыма китерсәм, әле хәзер дә тәнемдә бала йоннары тырпая. Терлекне да андый коточкыч, түзеп булмаслык авыр шартларда ташымыйлар. Араларында бөтенләй укучылар кебек кенә күренгән кыз-балалар да байтак иде. Паравызыбыз сәгатьләр, көннәр буе тукталып торган чакларда эсселектән, сусаудан бик тилмерделәр, мескенәр. Мин аларга якындагы колонкылардан катилук белән су ташый идем. Ут чаткысы урынына, сикерә-чаба йөгергәнгә, мине алар Тарзан дип атадылар. Ул елларда “Тарзан” фильмы искиткеч популяр иде шул.
Кино куючы Сәлих әзи шул картинаны алып, безнең авылга килгәч, билетка түләргә акча табар өчен, киросинлы шешәләрнең исен бетерәм дип, сәгатьләр буена көл белән юып чайкатканмындыр шәт. Фильм безнең ише малай-шалайга ул вакытта бик тә ошаган иде инде. Барыбыз да Тарзанга охшарга тырышып, читәннәр аша сикердек, агач башларына үрмәләдек һәм дә билгеле инде, аның рәвешендә улю-лю-лю, дип колак яргыч яңгыратып, ачы кычкырырга өйрәнергә азапландык. Яшермим, минем кыланулар башка малайларныкына караганда әйбәтрәк чыга торган булды. Инде менә тоткын хатыннарның да мине Тарзан дип атаулары йөрәгемә сары май булып ятты.
-Тарзан-Тарзан, миңа бир инде нанем, түзәрлек хәл юк бит, телем аңкавыма ябыша, -дип дистәләгән куллар берьюлы су тулы катилукны электерергә өметләнеп сузылалар. Бер-ике литр су сыйдырышлы катилук белән ташып өлгереп була димени. Бер-берсенең кулларыннан тартып алып диярлек, су савытын мизгел эчендә бушаталар да, яңадан миңа сузалар һәм аны тутырып килүемне: “Бу юлы беренче миңа бирерсең инде, Тарзан”. “Монысында тамчы да эләкмәде бит Тарзан, миңа бирерсең”..,- дип шау-гөр килеп көтәләр.
Бер араны күзләремә вагон читендә бөрешеберәк торган арык кына кыз бала чалынып алды. Ул башкалар шикелле кычкырмый-каударланмый да, су тулы катилукны тизрәк эләктереп алырга да омтылмый. Фәкать ябык йөзендәге эчкә батып торган зур күзләре генә тилмереп, ялварып багалар. Әгәр дә аңар сулы катилукны аталап кулларына китереп тотырмасаң, үзе мәңге сорап алачак түгел.
Шуңа күрә мин махсус аңа бирергә дип, су алып килергә ашыктым. Аның хәлсез кулларыннан башкалар тартып алмасын дип баштан ук кисәтеп куйдым һәм берсе дә ул туйганчы эчми торып, катилукка үрелмәде.
-Алланың рәхмәте яусын Тарзан, Ходай бу игелегеңне меңе белән кайтарсын иде-дип аның пышылдап кына әйтүе әле хәзер дә колак төбемдә зыңлап тора кебек. Мескенне колхоз икмәген урлаган өчен дигән матдә буенча 8 елга хөкем иткәннәр. Белмим исән-сау әйләнеп кайта алдымы икән, ул бик зәгыйф иде шул. Әмма минем күңелдә шул кыз баланың ихлас рәхмәте өчен эшем, тормышым уңышлы бара кебек.
Әнә шундый маҗаралар күреп, атнага якын паравызда барып, ФЗУ дигән, эшкә өйрәтә-укыта торган җирләренә дә килеп эләктем. Ә анда һәр әйткән сүземнән минем шикелле малайларның гына түгел, аларга кушылып укытучыларга кадәр: “Я твой чучмецкий язык не понимаю, говори нормальным, русским языком!” дип көлгәннәре өчен урыс телен тәмам күрәлмас хәлгә килдем. Татарлардан аларның кайсы җирләре артык, әле ким булмаса,- Рәшит үзалдына көлемсерәп торды да тагын сөйләп китте,- татарлардан бер үзем, тагын өч казах малае гына, калганнары барысы да урыс. Шуңа күрә казах малайлары белән тупланып, бергәрәк йөрергә тырыша идек.
Математика укытучысы, сугыш елларында Идел буеннан сөрелгән Крыс фамилияле немецның гына минем кебек урыс телен белмәгән малайларга карата мөнәсәбәте кешеләрчә булды, рәхмәт аңарга. Ул миннән көлгән урыс малайларының авызларын тиз томалый торган булды. Мин аеруча математик төшенчәләр, терминнарның урысча атамасын белмичә йөдәдем. Аларны кулларымны бутый-бутый ничек кенә аңлатырга тырышсам да урыс малайларының хор белән көлүенә юлыга идем.
Берчакны тамыр асты турындагы дәрестә шул төшенчәне аңлата алмый гына йөдәп торам бит. Ә урыс малайлары йотыга-йотыга көләләр: “Как еще говорит этот чеплашка, тамрааста что-ли?” Укытучы Владимир Эрнестович көлми дә, урыс булмаган малайлар миңа дәшми генә теләктәшлек белдереп, көлүчеләргә рәнҗеп карап алалар. Шул арада урыс малайлары миңа бармаклары белән төртеп күрсәтә-күрсәтә тамрааста - тамрааста дип үрти башлап, Тамрааста кушаматын да тагып куйдылар. Мин бүтән бер сүз дәшмичә, башлап көлүче җирән чәчле, киң борынлы Грачев Володя атлы малайдан үч алачагымны планлаштырып, аңа акаеп карап торуымны гына белдем.
-Көлеп туйдыгызмы? –дип көтмәгәндә өстәлгә сугып алды Владимир Эрнестович,- Сафин теманы сездән яхшырак аңлый, әнә мәсьәләләрне ничек җиңел чишә. Ул фәкать әлегә төшенчәләрнең урысча атамаларын әйтергә генә авырсына.
III
Укытучы ул дәрестә миңа үзенең иң югары билгесен – дүртлене куйды. Гомумән, Крыс бөтен укытучылардан, хезмәткә өйрәтүчеләрдән дә гаделрәк һәм белемлерәк иде. Ул үзенең дәресләрендә математикага кагылмаган фәннәр буенча да безнең дөньяга карашларыбызны киңәйтергә күп булышты. Әлбәттә инде үз фәненә зыян китермичә. Киресенчә, шул юл белән үзенең фәнен дә яраттыра белде. Миңа аеруча ошаганы, ул татар халкы турында яхшы фикердә кебек иде. Мин моны әнә шул тамыр аслары темасын өйрәнгән дәрес вакытында да сизендем.
-Менә син Володя күз алдыңа китереп кара, руслардан бер үзең рус телен аңламый торган француз укучылары арасында дәрестә утырасың ди. Синең һәр әйткән сүзеңнән сез менә хәзер Сафиннан көлгән кебек француз укучылары көлеп утырсалар сиңа күңелле булыр идеме? –дип мине яклады Крыс.
-Владимир Эрнестович, ничек инде француз телен ниндидер каля-баля татарин-чеплашкалар теле белән чагыштырып булсын?- дип чәрелдәде җирән.
Ә мин үземне көчкә генә очып барып, аның борынын җимерүдән тыеп торам.
Шул чакны укытучы Володя белән икебезне дә торгызып бастырды.
-Володя, Сафинга кара әле, син кайсы җирең белән аңардан артык, кулларың дүртме, башың икеме? Икегездә дә бер үк төрле куллар, шундый ук башлар.
-Ул русча белми.
-Ә син татарча белмисең.
-Ха-ха-ха, миңа нәрсәгә татар теле? Ә ул рус теленнән башка бер кая бара алмый!
-Грачев, белеп тор, һәрбер тел үзенчә матур һәм шул телдә сөйләшүче милләт өчен якын да, бик кадерле дә. Гомумән алганда да татарлардан көләрлегегез юк. Моннан 6-7 йөз еллар элек хәзерге СССР, Кытай, Һиндстан, Иран һәм башка бик күп илләр татар ханнары кул астында булганнар.
-Әмма барыбер соңыннан руслар татарларны җиңгәннәр бит,-дип үзсүзләнде Володя.
-Грачев, тарихта бернәрсә дә мәңгелек түгел. Анда бик күп җиңүләр, җиңелүләр булган. Әнә Рим империясе беркайчан җиңелмәс кебек тоелган. Аңа кадәр греклар да, Мисыр фиргәвеннәре дә таркалмабыз дип дөнья тоткан. Наполеон, Һитлер да “җиңелмәс армияләр” җыеп караганнар. Тик шуны белегез, мәңгелек империя дә, беркайчан җиңелмәс армия дә була алмый. Математика теле белән әйткәндә бу – аксиома. Димәк, исбатлап торасы да кирәк булмаган канун дигән сүз.
- Совет армиясе барыбер бер кайчан җиңелмәгән һәм җиңелмәячәк.
-Чагыштырып карыйсың да инде Грачев, әлбәттә Совет армиясе җиңелмәс армия. Ә ни өчен, шуны әйтеп бирә аласызмы?
-Чөнки рус гаскәрләре һәрвакыт гадел сугыш алып баралар, шуңа күрә бер кайчан җиңелмәячәкләр, дөрес әйтәм бит Владимир Эрнестович?
-Бик дөрес Грачев, афәрин, тик рус армиясе дияргә кирәкми, дөресрәге Совет армиясе. Тагын-тагын ни өчен җиңелмәс армия? Әйтә алмыйсызмы? Мин бит басым ясап рус армиясе түгел, совет армиясе дидем, я? Әйтә алмыйсыз димәк. Менә дәрестән чыккач бер чыбыкны һәм унлаган-егермеләгән чыбыкны берьюлы сындырып карарсыз. Бер генә чыбык сынар, күп чыбыктан торган бәйләм әллә нигә дә сынмас. Шуның кебек совет армиясе күпмилләтле армия булганга аны сындыру мөмкин түгел, хикмәт тә шунда. Үзара дус булган милләт егетләреннән торган армия җиңелмәс була. Ә сез монда Сафиннан татар дип көләсез. Бөек Ватан сугышында татар егетләре кылган батырлыклар хакында генераллар бик мактап һәм сокланып сөйлиләр.
-Җиңелмәүнең иң беренче сәбәбе барыбер, рус армиясенең һәрчак гадел сугыш алып баруында,- дип үзенекен итәргә тырышты Грачев,- тарих укытучысы Федор Михайлович безгә шулай аңлатты.
- Килешәм, үз җирләреңне яклау өчен алып барылган сугыш гадел була һәм анда бөтен халык: картлар, хатын-кызлар һәм балалар да катнаша. Әнә, мәсәлән, Совет халкы СССРга басып кергән Һитлер фашистларына каршы көрәшеп, аларны ил чигеннән куып чыгарганчы, гадел сугыш алып барды.
Мин шул дәрестә үземнең надан башым белән дә укытучының тел төбеннән Совет армиясенең дә СССР биләмәләрен азат иткәннән соң, шул ук фашистлар Германиясе шикелле үк, яулап алу сугышына күчкәнен аңладым. Шуңа күрә хәзер мин Македонскийны да, Чыңгыз ханны да, Иван Грозныйны да, Беренче Петрны да, Наполеонны да, Һитлерны да, Сталинны да, Жуковны да бер үк төрле басып алучылар, бер үк төрле вәхшиләр дип саныйм.
Кыскасы, Владимир Эрнестович шул вакытта гадел һәм яулап алу сугышлары турында минем күзләрне ачкан иде. Югыйсә урыс тарихчыларының фалнамаларына караганда, Россиянең яулап алу сугышлары ахыр чиге гадел булмасалар да прогрессив дип аталалар. Я алар европага тәрәзә ачу өчен сугышканнар, я диңгезгә чыгу максатыннан, я инде себер халыкларын “караңгы” татарлардан “коткарырга” дип, Ермак шикелле башы бозык бандит җитәкчелегендә гаскәр җибәреп, иксез- чиксез Себер киңлекләрен яулаганнар.
Гомумән, техникумда укыганда да, институтта да мин башка аңа тиң педагогны очратмадым. Татарстаннан ничәмә мең чакырым читтә бер ялгызым калгач, үземнең татар булуым белән горурлануым аның күземне ачуы аркасында, шул үсмерчаклардан ук башланды да инде минем...
-Рәшит белән килешми булмый, нәкъ менә җиде-ят җирдә үз халкыңнан аерылып торганда, туган җирең бик нык сагындыра, үз милләтеңнән булган һәр бер очраган кеше туганыңа әйләнеп, аңа таянырга тырышасың,- дип җөпләде Хафизулла да, - без армия хезмәтен Пенза ягыннан чакырылган өч татар малае белән туганнар шикелле, кирәк чагында бер-беребезне яклашып, үткәрдек.
- Ә миңа татарлардан бер ялгызым булгач, фәкать үземә генә ышанырга туры килде шул. Шуның өчен Володя Грачев шикеллеләрне аерым-аеырым сагалап торып: абый дип әйттергәнче тукмап, акылга утырттым да, башка миннән бер кайчан да көләргә кыймадылар шул инде. Урысчаны үзләштерә төшкәч, уку да, эшкә өйрәнү дә җиңел бирелде. Без укуны, өйрәнүне тәмамлаганда ФЗУлар да бетерелеп, алар урынына илленче еллар башларында ПТУлар (профессиональ техник училище) ачылды.
Безне нигездә, шахтада кысылган һава белән эшли торган ваттыручы чүкеч кулланып, күмер казучы булырга өйрәттеләр. Тик шахтага төшкәч, шунда ук пневмочүкечне кулга тоттырырга ашыкмадылар. Күбесенчә йомышчы малай иттереп йөгерттеләр. Шулай иттереп, армиягә киткәнче ике ел шахтада да эшләп алырга өлгердем әле мин...
Рәшит шул урында хикәяләвеннән аерылып, “Шахта” көен җырлап җибәрде:
Шахтер егет күмер чаба...
Мин моңа кадәр аның шундый матур, моңлы иттереп җырлаганын белми тора идем әле. Нәкъ инде Габдулла Рәхимкулов тавышлары үзендә. Хафизулла да минем кебек Рәшитнең җырына әсәрләнеп, кулына биш рәтле өр-яңа баянын алып, җыр артыннан иярде. Өендә Сарасы янында иркенләп баянда уйный алмаганга күрә, ул бөтен рухын биреп тартты. Менә дигән номер килеп чыкты – икесен бергә сәхнәгә чыгар да бастыр, валлахи. Аларга мин дә эчемнән генә кушылып, шыңшыган булдым:
Китәм җаныем, китәм җаныем,
Китәм җаныем Донбаска...
“Шахта” дан соң Хафизулла “Зәңгәр күлмәк”кә күчте. Кинәт кенә миңа бик тә, бик тә ямансу булып китте. Аеруча:
Зәңгәр күлмәгеңне киясең дә,
дип башланган куплетыннан соң йөрәккәем сулкылдап-сулкылдап тибеп, бөтен җанымны-бәгыремне юкысыну биләп алды. Сөеклемне сагынудан тамакка төер тыгылып, күзләрдән ихтыярсыз яшьләр тәгәрәде. Шул чагында мин ислам дөньясында берничә хатынга өйләнү мөмкинлеге булуга бик кызыгып куйдым. Күрше Сәет әзинең апалы-сеңелле Зәйнәп һәм Зәйтүнә апалар белән бергә яшәвеннән чынлап торып көнләштем. Халык арасында аларның мунчаны да өчәүләп керүләре турында сүзләр йөри иде хәтта. Сәвия мөгаен, Суфия белән безнең арага сыяр да иде, ә менә Суфиянең мондый юлга баруын күз алдына китерүе дә мөмкин түгел, билгеле...
Мин шундый хыял диңгезендә йөзгән арада Хафизулла бию көйләрен уйнарга күчте. Аның уйнавына аяклар үз алдына тыпырдый башлый диярлек. Бик тә бастырып уйный инде ул, чөнки алтынчы сыйныфта укыганда ук, гармунчы егетләр сугышта булганлыктан, Хафизулла аулак өйләргә үзеннән олы кызлар янына гармун күтәреп йөреде. Сугыштан яраланып кайткан егетләр анда безнең ишеләрне кертмәсәләр дә, Хафизулла гармун күтәрешеп кайтырга дигән булып, мине үзе белән алып керә торган иде.
Яз җитеп, болыннарда җирләр карлардан ачыла башлауга, кичләрен яшьләр анда уйнарга чыга. Монда да Хафизулланың урыны түрдән, билгеле. Без малайлар ялан аяк болында учак ягып, йөгереп-сикереп җылынабыз. Аннары карлы, пычрак җирдә ялан аяк уйнап йөреп өч-дүрт көн үтүгә, аяклар яргаланып, бәпкә чыга. Дәү әни аларга әрнетеп катык сөртеп, дәвалаган була.
-Язларын болынга кызларны биетергә чыга идек, хәтерлисеңме Хафизулла, ничек күңелле була торган иде?- дип уйларымны телдән дә әйтеп куйдым.
-Сүз дә юк, яз бик күңелле чак та, әмма ләкин колхозда кыр эшләре башлангач, син аны күрмисең,- дип Хафизулла миңа җавап бирүдән битәр үз алдына сөйләнгәндәй әйтеп куйды,- шул инде берәр җаен табып, киек кошлар атарга чыга алсаң гына.
У К Ы Г А Н - Ю Г А Л М Ы Й
I
Хафизулланың сүзләренә каршы көтмәгәндә Рәшит:
Тын һаваны шомлап, ник аталар?
Төзәмәгез мылтык кошларга!
Бәпкә чыгарырга кайткан алар,
Киткән җирләреннән кышларга,- дигән шигырь юллары белән безне шаккатырып куймасынмы.
-Син нәрсә малай, шигырьләр чыгарасыңмы әллә?- дип исе китүен яшермәде хәтта Хафизулла да, башын чайкап.
-Юк инде, нинди шигырь булсын Хафизулла әзи, әйттең син дә сүз. Балалар такмагы диген. Дәү әнинең:
Әй, Алланың фәрманы –
Тавык түккән ярманы.
Боткага дип тора идем,
Өйрәгә дә калмады, -дип такмаклаганы кебек, бу да шуның ише генә: бара – кара рифмасына китереп чыгарган нәрсә инде шунда. Балачакта аеруча безнең ишеләрдән 5-6 яшьләргә олырак Мөрәвәт әзи һәрвакыт сүзләргә рифма китереп сөйләргә ярата торган иде: “Имеш – авызында җимеш”; “Махруйның сүзе – күңелемнең күзе; “Бибисара –кая суга бара?”; “Бала – иренеңне яла”... Аннары ул, мөрәҗәгать иткән кешесенә җаваплап, каян алыптыр: “Хак булсын” сүзтезмәсен кертә башлады: “Кайтасыңмы Исхак абзый?” “ “Кайтам әле”,- дип куя Исхак абзый. Мөрәвәт әзи моңа җаваплап: “Кайтуың хак булсын”,-дигән була. Аңа карап без дә һәр җөмләбезгә “Хак булсын”ны кабатларга гадәтләнеп киттек һәм шуңардан кызык таба торган идек.
-Ә менә кызлар арасында безнең вакытта серле сөйләм дигән нәрсә бервакыт модага кереп алды, шулай бит Айрат,- бу хәбәрне әйтеп Хафизулланың күзләре ялтырады, - мәгънәсез нәрсә инде шунда, әмма барыбер кызыгын таба идек. Анда һәр иҗеккә “В” авазы кушыла торган булды: “Каваява баваравасывың?” Бу “Кая барасың?” була инде, имеш.
-Дөрестән дә, юктан да кызык таба торган идек инде. Уйнарга хәзерге кебек уенчыклар турында хыялланырга да юк. Шуңа күрә төрле башваткычлар, тагын әллә нәрсәләр уйлап чыгарып юана идек инде. Хафиз, хәтереңдәме берчакны алтыдамы, җидедәме укыганда бөтенсе “Б” авазыннан гына башлана торган сүзләрдән бер-беребез белән ярыша-ярыша хикәя төзергә керешеп киттек: “Без, бабай белән Биләр базарына барганда,- дип тезә башлаган идем, Хафизулла мине бүлдереп сөйләргә тотынды:
-Без, биш бала: Барый, Булат, Бибисара, Бакир, Бәрия, Бикмөхәммәт бабай белән Болгар биләмәләренең берсе булган Биләр базарына барганда, букча -биштәрләребездәге барлык бәрәңгеләребезне багана башларындагы бытбылдык балаларына бәрә-бәрә барып, бәрәңгеләребезнең бөтенесен бәреп бетердек. Бәрәңгеләр беткәч, балчык белән бәрә башладык. Бикмөхәммәт бабай безнең бытбылдык балаларына бәрәңге белән бәрүбезне белгәч, без – балаларны бик битәрләде: “Бибаш балалар, бинамазлар, бу – башбаштаклык, бытбылдык балалары бик бәләкәйләр бит, башка беркайчан бәләкәчләр белән болай булашмагыз!” Без, билгеле, Бикмөхәммәт бабай белән бәхәсләшмәдек, барыбер, бәрәңгеләребез бетте бит.
Борынгы Биләр базары бик бай булган. Без барганда болынлыктагы базар балыктай болгана. Базарда бездәй балалар байтак, бөтенесе бай Биләр базарын бага. Базарда бөтенесе бар: балыктыр, балдыр, борчактыр, бәрәңгедер. Бәрәңгесе бик бәһале, без – башсыз бәрәннәр, бөтен бәрәңгеләребезне багана башларындагы бытбылдык балаларына бәреп бетердек. Бозау Барые бытылдаган була:
- Бәрәңге барында баясы булганбыз бит...
Хафизулла тукталып торган арада мин дә:
- Бөек Болгарны Батый баскыннары биләгәч, Биләр бөтенләй бетерелгән. Билгеле, болгар бабаларыбыз Батый баскыннарына байтак баш бирмәгәннәр – бөек бәрелешләр булган. Батый баскыннары бабайларның, балаларның барысын бергә ботарлаганнар – баткаклыкларга батырганнар, базларга бәреп бимазалаганнар. Бәрелешләрдә болгар батырлары баскыннарга бирелмәстән,- дип тезә башлаган идем Хафизулла кулын селтәп туктатты:
-Юк инде малай, синең белән минем “Б”га багышлап сүз уйнатуларның берсе дә Рәшит хәзер генә әйткән куплетка җитми. Син Рәшит малай, мине сокландырып куйдың әле.
- Төзәмәгез мылтык, кошларга дигән куплетның үз тарихы бар аның Хафизулла әзи. Мине Минзәлә ветеринария техникумын тәмамлаганнан соң, Башкортстан чигендәге район авылларының берсенә эшкә юлладылар, -дип хикәяләвен дәвам итте Рәшит,- колхоз рәисе бик чандыр булгангамы Җиңел кушаматлы Гарифҗан Җәләлетдинович Баһавиев әллә инде үзе кебек үткен булганыма күрәме мине башка белгечләргә караганда үз итә төште. Аның каравы партоешма секретаре Илгиз Гамилович Хамматов белән безнең эшләр бер дә пешмәде. Әллә Җиңелнең мине үз итүеннән көнләште шунда.
Билгеле, баштагы мәлне мине дә ул аты-юлы белән сүгәргә маташып карады, әмма бер тапкыр кеше-кара югында “Анаңны”,-дип бик тупас сүккәч, изүеннән күтәреп алып: “Беренчедән, минем әни җир астында ята, икенчедән, әни исән булган булса аны карар өчен әти бар, башың белән җиргә бәримме?” – дигән идем. “Зинһар калдыра күр энем!”,- дип инәлгәч кенә җибәрдем. Шуннан соң син күр дә, мин күр, башкаларны черетеп сүккәндә дә миңа җил-яңгыр тимәде.
Алай гынамы, берәр җиргә барса, аеруча үзенең коллегалары – хуҗалык җитәкчеләре белән очрашканда гел мине ияртә торган булып китте. Ә анда хуҗалык җитәкчеләре берсен-берсе үртәп, төрле такмаклар да әйтергә яраталар иде. Такмакларны исә үз биләмәләре авылларындагы “шагыйрьләр”дән алдан заказ биреп чыгартып куялар. Минем аның ише такмакларны бик тиз уйлап чыгарганымны белгәч, Җиңел үзенә берәрсе үртәп такмак әйткәндә күз генә кыса да:
-Егетләр, минем исемнән җавапны урынбасырым Рәшит әйтәчәк, - дип миңа башын кага.
Минем исә, хуҗага карата ясалган андый төрткеле сүзләргә һәрчак җавап әзер, чөнки Җиңел, очрашуларга килер алдыннан һәр хуҗалык җитәкчесенә агымдагы вакыйгаларга бәйләп, бигрәк тә райкомда каралган эшләр буенча характеристика биреп куйган була.
Бервакыт Баһавиевка карата авторын күрсәтмичә генә “Җиңел бәете” дигән, машинкада бастырылган, 10 куплетлы нәмәстәкәй язылган дәфтәр битен төреп, кемдер сиздермичә, машинасының тәрәзә чистарткычына кыстырып куйган.
- Беләм мин моны кем язганын, Шелдермә кушаматлы Сәлим Сәлихович эше бу, безнең уңышлардан көнләшә, - дип язуны миңа укырга бирде колхоз рәисе. Анда минем өскә дә күләгә төшерелгән, үзенең Санчо-Пансосын ияртеп йөри дип көлгәннәр. Бу мәгънәсез, пычрак нәрсәне укыгач, мин бәетнең фаҗигале үлем очрагында гына язылуын искәрттем.
- Ә син аның турында шушының ишене уйлап чыгара алмыйсыңмы соң?- ди бу миңа үтенеп карап,- чуваш авылында эшләвен, Шелдермә кушаматын да тыгып, башка миңа каршы сүз әйтмәслек итәсе иде үзен. Аннары шуны да онытма, ул ничек эләгептер, нефтьчеләр белән Африка илендә дә булган. Анда прокатка машина алып тәртип бозган өчен, полициядә артын таяк белән ярганнар. Бервакыт Болгарга баргач, башы миңгерәпме урманга кереп егылган, әле ярый бәхетенә урманчылар хуҗасы күреп алган – барсын да кыстыр. Кыскасы, саранлыгына басым яса. Ул бит колхоздан бушлай ашамлыгын гына түгел, чүпрәк чапрагын да КБО дан колхоз доверенностына ала.
-Уйлап карарга була,- дип мин Сәлим Сәлиховичка багышланган такмакны күңелдән әвәли дә башладым, чөнки “бәет”тә миңа да кагылып, ачуны чыгардылар бит, шуңа күрә язганда үт суын кызганмаска була,- Гарифҗан Җәләлетдинович, Сәлим Сәлихович турында барлык белгәннәрегезне сөйләп, бер көнгә эштән азат итсәгез “Кыйсса –и- Сәлим” әзер булыр, мәйтәм. Хуҗа риза булгач, мин ял алып, аның өстендә тәүлек буе диярлек утырдым. Бер көн үтеп, нәрәттән соң икәү генә калгач, Җиңелгә әзер кыйссаны яттан сөйләп тә чыктым:
II
Аттан узып тузына ди, сыер дулап бер кызса.
Игътибар белән тыңлагыз, сөйлимен Сезгә кыйсса.
Тарих мең дә тугыз йөз дә, утызынчы санәдә,
Дөньяга бер малай туган Әстән дигән салада.
Шыбыр-шыбыр яңгыр ява өй түбәсе – калайга
Минсәлим аты кушканнар чирле, елак малайга.
Ай үсәсен ел үскән ул, ун ашаса да көнгә.
Метр ярымнан узмаган, кепкасы белән бергә.
Буй үсәргә хыялланып, армиягә омтылган.
Йортына турник куйдырып, тартылган да, сузылган.
Хыяллары кабул булып, бер сөямгә ул үскән.
Тиешле яшенә җитеп, армиягә дә киткән.
Армиядән кайткачтан соң, өйләнергә уй тоткан.
Үзе бер йолкыш булса да, гүзәл кызга кызыккан.
Кыз яшь булып, аңышмыйча вәгъдәсенә ышанган.
Сәлим шуннан файдаланып, гүзәл белән кушылган.
Гүзәлебез кем дисәгез, Мөнирә атлы буладыр.
Никахлары исенә төшсә, күңеле аның туладыр.
Ялгышуын тиз аңлаган, булып алгач корсаклы.
Хәзер инде үкенүдән, тешләп булмый терсәкне.
Сәлим вакчыл, көнчел икән, хатын шуны күрмәгән.
Нәселләре саранлыгын, ни гөмергә белмәгән.
Ә Сәлимнең хыялы зур, нәчәлник булмак тели.
Түрә күрсә койрык болгый, куштанланган эт кеби.
Хыялы тормышка ашкан, техникум тәмамлагач.
Партиягә үрмәләгән, кандидат елы тулгач.
Куйганнар парторог ясап, Әстән дигән авылга
Шуннан эше киткән хутка, менә башлаган тауга.
Бака белән елан теле охшаш була, белегез.
Директор булырга тели, елагыз да, көлегез.
Тик бәла бар – тынычлык юк, хатын белән өендә.
Арып-талып эштән кайтса, утыра берәү түрендә.
Күрше авылдан Талип икән, хәл белергә дип кергән.
Акыш-макыш Сәлим исә, аңарда көндәш күргән.
“Егерме яшькә олы бит, кешеләрдән көлдермә!
Нишләп сөяркә булыйм мин, үзеңне бел, Шелдермә!”-
Дип акланган Мөнирәсе, күзләреннән яшь түгеп,
Минсәлим Талипны куган, затсыз сүз белән сүгеп.
Директордан үрнәк алып, Минсәлим дә типтергән,
Теге барабан какканда, маймылланып сикергән.
Грузинча бии имеш, авызга пычак кабып,
Белми юк-җан икәнлеген, эче черек – буш кабык.
Кыланулары чиктән ашкан, кукурузникта очкан
Эштән буш вакытлар табып, Ришат хатынын кочкан.
Ришат дигәнебез исә, физкультурник простой.
Шуларның тормышын бозып, Сәлим йөри ул оста.
Төгәллеккә немец кебек, кремль сәгатедәй.
Ришат хатынына килә һәркөнне уникедә.
Характеры шундый аның, куштан үз гөмеренә.
Первый, директор каршында эт кебек бөтерелә.
Минсәлимнең самолетта очасы килгәнме әллә?
Хатын-кыздай артын или, кыярак чыкканмы әллә?
Артын иләп йөрүенең сәбәбе башка икән,
Бервакыт ул юлын табып, гарәп иленә киткән.
Барып җиткәч чүл иленә, кызыккан бит юк-барга.
Шәраб авыз итеп чыккан, кереп шундагы барга.
Бераз кызып алгачын да, утырган машинага,
Юл йөрү тәртибен бозып, эләккән полицайга.
Ыштанын төшереп Сәлимнең, чәпәгәннәр ун камчы,
Ант иткән ул машинага, утырмаска үлгәнче.
Тукран тәүбәсе булган тик, антын бик тиз оныткан
Шуңа күрә озакламый, зур бәлага юлыккан.
Акча кысып, бик очсызга кулдан Москвич алган.
Барып чыккач башкалага, машина таранлаган.
Саран ике түли диеп, юктан гына әйтмиләр,
Шуңа да башы җитми бит, ни көтәсең – ул юләр.
Түләткәннәр бәрдергәне, өчен чит машинаны.
Миңгерәп калган шуннан соң, эшләми башы аның.
Шулай бервакыт Болгарга, барып чыккан ул факыр,
Урманга кереп егылган, хет скорыйны чакыр.
Әле ярый очрап шунда, урманчылар хуҗасы,
Үлемнән йолып калган ди, өстенә алып нужасын.
Рәхмәтен дә тиешенчә әйтә алмаган бит бахыр,
Имеш хәтереннән чыккан, булгачын мие такыр.
Үзенә кирәкне онытмый, тиенен калдырмый ятка.
Корчаңгы тай алмаштырыр, бура кадәрле атка.
Ун ел кия трусик-майка доверенностька алып,
Ничек бушлай мал кертим дип, тора гел уйга калып.
Ал микән тараклары ла, гөл микән тараклары?
“Әстән” колхозында икән замана караклары.
Ай саен сарык ташый ул идарә хуҗасына,
Чөнки шулай итмәгәндә карьерасы тиз сына.
Ходай барыбер тигезли, бирми барысын бергә.
Байлык бирсә, саулык китә, иртәрәк кертә гүргә...
Мәңге үлми яшәрмен дип, “Боржоми” суын эчә,
Аракы кабып кайтса әгәр, яшь хатын тотып печә.
Мөнирә куып чыгаргач, озак йөри аптырап,
Атаказ кебек шашына, йөри мескен, каңгырап.
Бер мокыт булса да үзе, яшь кызларга кызыга,
Күзе төшә бит азгынның, механизатор кызына.
Тып-тып итеп яңгыр ява, трактор калаена.
Шәриф абзый кызын бирә, Минсәлих малаена.
Яши хәзер Сәлимебез, яшь хатын көен көйләп.
Үткәрә эш вакытын да юк-бар гайбәтләр сөйләп.
Кеше эше тикшерергә Минсәлим ай-хай оста.
Карта сугып көне уза, аңа тиң юк бу очта.
Сөйләргә була ул озак, куркам чыгар сасысы,
Әрәм итмик телне шуңар, тәмам Сәлим кыйссасы...
Шул кыйссаны сөйләгәч, Җиңел: “Моңардан да шәберәк әйтеп булмый,- дип, балаларча шатланып, тәгәрәпләр көлде, -җитәкчеләр алдында сөйләрсең!”
-Гарифҗан Җәләлетдинович, иң яхшысы секретарьдан кирәк санынча машинкада бастырырга да мәҗлес барышында үзләре кебек үк сиздермичә генә җитәкчеләрнең машиналарына кыстырырга,-дип тәкъдим иттем мин һәм шулай килештек тә. Бу хәзер түземсезләнеп хуҗалык җитәкчеләре белән очрашу көнен көтә башлады. Андый очрашулар шактый еш, нигездә райком пленумнары, район советы сессияләре, я инде партия-хуҗалык активы үткәрелгән көнне, әлеге чаралар узганнан соң оештырыла иде.
Бу очрашуларда чират буенча шашлыклар кыздырып күңел ачалар, эчәләр, винтовкадан консерва банкаларына атып ярышалар, көрәшәләр – ду киләләр. Көрәшкәндә Гарифҗан әзи мине чыгарып масая. Чөнки дуслары арасыннан минем билне ала алучы юк. Бер тапкыр кушаматы Боксер Әдһәм Сөләймановичка каршы чыгардылар. Сабан туйларында бил алышын хөкем итеп торучы элеккеге көрәшче икән. Күңелдә күпмедер шик туса да тәвәккәлләп Боксерга каршы атладым.
Центнердан артык бәдәнле көрәшчегә каршы үзеңнең 80 кило авырлыгың белән чыгуы җиңел эш түгел, билгеле. Барысы да Әдһәм Сөләймановичның җиңәсенә инанган, фәкать Гарифҗан Җәләлетдинович кына миңа көч биреп тора. Бер-беребезне сынап, тартышып әйләнештек тә, мин хәйләле алым ясап, я-ә-ә күтәреп сыладым моны, урманда агач еккандагы тавыш чыгарып, гөрселдәп ауды Боксерыбыз. “Кара-кара, ботинкасы багана биеклегенә күтәрелде, башыгызга төшмәсен!”- дип көлде берсе. Әмма Боксерның хәле көләрлек түгел иде, ул берара тора алмый ятты мескен, хәтта җәлләп тә куйдым үзен.
Юк, зур зыян булмаган икән, ахылдап авыр сулап торып басты да миңа елмаеп, башын чайкап:
-Син чын көрәшче икәнсең бит, нигә Сабан туйларына чыкмыйсың? –дип кулымны кысты,-булдырасың.
-Кыйсса белән ничек килеп чыкты соң? - дип кызыксынды Хафизулла.
-Бомба булды ул, Сәлим Сәлиховичтан калганнары эчләре катып көлделәр.
Аннары көрәш хөрмәтенә берәрне тоттык та консерва банкаларына атарга тотындык. Кирәк бит бервакыт сүз ара сүз чыгып, армиядә хезмәт иткәндә бик төз атуым турында әйтеп куярга. “ Я әле сынап карыйк, әнә шул акчарлакның берсенә тидерә алырсыңмы икән?” -дип куйды “Уракчы” колхозы рәисе әлеге дә баягы Сәлим Сәлихович дигәне. Ә мин юләр тоттым да атып җибәрдем – акчарлагым мәтәлеп төште. “Уңыш”тан шатланырга өлгермәдем, үлгән акчарлакның иптәше ачыргаланып кычкырып бер безнең баш түбәсеннән очып үтә, бер иптәше өстеннән – бик тә җан әрнеткеч манзара булды ул. Мин винтовканы теземә куеп бөкләп аттым – бер кем, бер каршы сүз әйтергә базмады. Ул акчрлак берничә тапкыр төшләремә кереп тә эзәрлекләде әле. Шуннан бирле киекләргә ауга чыгучыларга минем хөрмәтем юк...
III
Без Хафизулла белән ауга чыккалаган кешеләр буларак, Рәшитнең соңгы сүзләрен ишетеп, бер-беребезгә кырын гына карашып куйдык, чөнки бу яктан гөнаһларыбыз, ягъни киекләрне аткалап алган очраклар бар иде. Әмма моның хакында Рәшиткә ачыласы итмәдек. Фәкать атып үтерелгән акчарлак темасыннан гына читкә борылдык.
-Җиңел үзе көрәшә идеме соң? – дип сораган иттем мин Рәшитнең сүз сөрешеннән үк аның гәүдәгә сыек, физик яктан көчсезлеген чамаласам да,- шулай кемнең-кемлегенә карамастан бастырып сүгәрлек икән, бик сәләмә булмагандыр инде ул.
-Аракы белән генә көрәшә иде. У-у-у, кәмитләр күрсәтә дә иде инде Баһавиев. Көрәшерлек тазалыгы булмаса да колхоз белгечләрен камаринскига биетеп тотты. Иртәнге нәрәткә ул без җыелып беткәч кенә килеп керер иде. Коридордан ук унтыйлары белән юри тавыш чыгарырга теләп, лас-лос каты басып килеп кергән җиренә партком Илгиз Гамилович рәискә графинадан стакан тутырып аракы салып суза да:
-Салкын чишмә суы эчеп җибәрегез Гарифҗан Җәләлетдинеч, ул тәнгә сихәт биреп, йөрәккә көч өсти.
-Ә-ә-е-е, дөрес әйтәсең, -дип йөзенә бернинди ачыну кыяфәтләре чыгарып тормыйча аракы тулы стаканны каплый да куя Җиңел. Аннары берәм-берәм белгечләрнең, парткомның үзен дә, райкомның өченче секретаре энесе булуына карамастан, утлы табага бастырырга керешә. Фәкать минем адреска гына бер сүз дә юк, хәтта коллегалардан да уңайсыз булып китә.
Әмма Җиңел анысының да җаен тапты. Үзе үк бервакыт миңа: “Рәшит, аңлыйсыңдыр, сиңа бер сүз әйтмәгәч, башкалардан яхшы түгел. Нәрәтләрдә әйткәләсәм үпкәли күрмә”, - дип мөрәҗәгать итте. “Әйтегез соң, тик анага тотынмагыз да, Аллаңны дип сүкмәгез. Калганына бер сүзем юк, минем тире калын”,-мәйтәм.
Тик шулай да Баһавиев берәр җиргә китсә, яки ялга чыкса, белгечләр арасында югары белемлеләр дә булуга карамастан, үзе урынына гел мине калдыра торган иде. Дөрес анысы, мин үзем дә читтән торып институтта укый идем инде ул вакытта.
Бервакыт хатыны авырагач, Әлмәткә хастаханәгә китеп барды бу. Борчак урагына төшкән идек, ул бик нык кипкәнлектән, ап-ак булып кырга коелган. Партком секретаре тоткан да бу хакта абыйсына әйткән. Өченче секретарь, үз чиратында, халык контроле комитеты рәисенә җиткергән. Көтмәгәндә кич җитәрәк ындыр табагына килеп төште дә бу халык контроле комитеты рәисе дигәне төкерекләрен чәчеп, миңа җикеренергә тотынды:
-Борчак кырыңда нинди безабразие икәнлеген беләсеңме?
-Беләм.
-Белсәң шул, иртәгә комиссия чакыртып акт төзетәм дә эшеңне тикшерү органнарына тапшырабыз, белерсең аннары, геррой, беләм дип тора тагын.
-Ярар, анысы Сезнең эш.
Мин үземне тыштан тыныч тотып, каударланмаска тырышсам да, яшермим, эчкә ярыйсы ук шом керде. Нишләп була мондый очракта? Киңәшләшергә баш агрономга мөрәҗәгать иттем. Рәхмәт аңа, сарык көтүен урып алынган борчак кырына кертергә киңәш бирде. Бәхеткә партком секретаре район үзәгендә иде. Баһавиев үзе булмаганда, аның үзәктән кайтуышлый колхоз эшләренә тыгылып тормастан, туры өенә генә борылуы гадәтен беләбез. Көтүчегә, беркемгә дә сөйләмәү шарты белән, сарык көтүен тәмам караңгы төшкәндә генә, катгый су эчермичә кардага алып кайтып ябарга куштым. Иртәдән үк кырга килеп карасам, ул мәхлуклар үз эшләрен бик яхшы башкарганнар булып чыкты – шул чагында шатлыгым эчемә сыймады инде.
Иртәнге нәрәт тәмамланырга өлгермәде, райкомның өченче секретаре Фоат Гамилович белән халык контроле комитеты рәисе Габдеразак Габделхакович килеп керделәр дә баш агроном белән икебезне җилтерәтеп диярдәй, урылган борчак кырына ияртеп киттеләр. Юл буена, икәүләп торып мине битәрләп бардылар болар:
-Хәлеңнән килмәгән килеш, яшь башың белән колхозны җитәкләргә ничек үз өстеңә алып калырга була, һич аңлашылмый? -дип нәкъ менә энесе сүзләрен кабатлады өченче секретарь.
-Мин командир приказын тикшереп тормыйча үтәргә күнеккән гади солдат.
-Менә булырсың гади солдат, биш ел төрмә чәпәп куйсалар,- дип куркытырга теләде ахыры, халык контроле җитәкчесе.
-Мин урламаган, кеше үтермәгән, нәрсә өчен утыртырга тиешләр? – дип каршы сөйләнүемдә булдым. Баш агроном: “Дәшмә!”,- дип пышылдап кына, янбызыма төртеп куйды.
-Дистәләгән тонна борчакны – дәүләт малын әрәм иттерүең урлашудан нәрсә белән аерыла?
-Минем бер нәрсәне дә әрәм иттергәнем юк,- дип мин тегеләрнең ачуын чыгарып, һаман да үзсүзләндем.
-Хәзер, күрерсең әрәм-шәрәм итүеңнең нинди масштабта булуын, оятсыз,-дип янавыннан туктамады халык контроле комитеты рәисе.
-Ярар, күрсәм күрермен.
Әмма борчак кырына килеп төшкәч, яшен яшьнәтеп, күк күкрәтергә җыенган Габдеразак Габделхаковичның чышы пышка калды. Әйтерсең, яу кырыннан туган авылына кайтып төшкән фронтовик йорт тирәли әйләнеп, бомба төшүдән хәрәбә хәленә килгән нигезен карый – аның кыяфәте шуны хәтерләтә иде. Мин үземне көч-хәл белән генә шаркылдап көлеп җибәрүдән тыеп тора алдым.
-Шунда гына иде бит, бөтен кыр ап-ак борчак белән капланган иде бит,- дип бик нәүмиз кыяфәттә өзгәләнеп, ахирәте – өченче секретарь каршында акланды ул. Фоат Гамилевич миңа сораулы карашын юнәлтте:
-Кая илттегез коелган борчакларны?
-Габдеразак Габделхакович кичә кичкырын борчак кырыгызда безобразие дигәч, мин бөтен эшне ташлап, ашыгып шунда киттем. Бөтен кырны әйләнеп, берәр килограммлап булыр, борчак җыеп алып кайтып, ындыр табагындагы борчак өеменә салдым. Фәкать шуны гына әйтә алам.
Без Хафизулла белән Рәшит хикәятен тыңлаудан тәм табып, рәхәтләнеп көлдек. Ә ул дәвам итте:
-Бу хәлләрдән соң Габдеразак Габделхакович үч алыр дип көткән идем, тик киресенчә, ул миңа башка каныкмады. Ә менә өченче секретарь миңа бәйләнергә җаен гына көтеп торды. Безнең колхозда үзен беркем дә яратмаган Ленин орденлы савымчы Сания апа Бакирова бар иде. Шул хатынның һәр көнне сыерларга тиешле фуражны урлап кайтуы турында иптәшләре үк әйтеп торгач, бервакыт мин моңардан өенә алып кайтырга көйләгән чиләген бушаттырдым.
“Үз башыңа кыланасың син мишәр тәресе, - дип ысылдады бу миңа,- кара аны үкенергә булмасын!” Вәгъдәсендә торды бит орден йөртүчем. Бер көнне көтмәгәндә райкомга өченче секретарь янына чакырталар үземне. “ Мә, таныш шушы хат белән!” -ди өченче. Хатны Ленин ордены кавалеры Сания апа Бакирова яздырган булып чыкты. Эчтәлеге ни өчен минем ике сыер асыравым, аларга азыкны каян алуым турында кызыксынган шикаятьтән гыйбарәт.
-Ике сыер тотасыңмыни? Җитәкче, белгеч коммунистларга гомумән, сыер асырау килешмәгәнен белмисеңмени син? –дип сорау ала башлады миннән Фоат Гамилевич.
-Минем өч яшь балам бар, аларга сөт кирәк, шуның өчен сыер асырыйбыз һәм асыраячакбыз,- мин тагын да тупасрак җавап бирүдән үземне көчкә генә тыеп тора алдым.
-Дөрестән дә ничек инде авылда яшәп терлек тә асырамаска,- дип үзенең канәгатьсезлеген белдерде Хафизулла да,- анда кемнең ни эше бар?
-Кибеттә шәһәрләрдәге кебек һәрчакны сөте-катыгы булып торса, бәлки коммунистларга терлек асырамаска кушып булыр иде,- дидем мин дә шундый мәгънәсезлеккә шаккатып,- ниндидер хайванизм шунда - теге ярамый, бу тиеш түгел. Хәлләреннән килсә халыкны читлектә генә тотарлар иде бугай. Нәрсә, райкомның өченче секретаре фәрманы буенча сыерлар тотмыйсыңмы инде хәзер?
-Шулай итәрләр, райком бюросына куйдырам дип янаган иде дә, тик беренче үз янына чакыртып, мәсьәләне җиңел чиште: хәл-әхвәлне сораштырды да, “Бер дә борчылма, ничек эшлисең, шулай эшли бир”,- дип кайтарып җибәрде.
-Ярый ла шундый аңлый торган беренче секретарьлар булганда. Теге орденлы савымчысы да нинди явыз икән бит, ә-ә?
- Болай килеш-килбәте әйбәт кенә, шыркай бер хатын инде шунда, ферма мөдире сөяркәсе булганлыктан, күрсәткечләре һәрвакыт яхшы, ә үзе хат та яза алмый торган бер надан.
-Наданнарга Ленин ордены тапшырмыйлардыр инде анысы, сөйләп торма, -диде Хафизулла ышанмыйча.
-Хәзер бер кызык вакыйга сөйлим, шуннан наданмы-юкмы икәнен ачыкларсыз. Бервакыт моңа авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзы райкомы рәисе курортка барырга юллама тәкъдим итә. Чираттагы ялга чыгарга дип сораган гаризаны Бакировага ферма мөдире язып бирә. Мөдир моның курортка китүенә эче пошып, гаризага Сания апа исеменнән:
-Күңелем нигәдер ашкына, берәр диңгез буена барып, ял итәсе килә. Шуңа күрә чираттагы ялга чыгаруыгызны сорыйм,- дигән сүзләр яза. Колхоз рәисенә кадәр гаризага бригадир үзенең ризамы, түгелме икәнлеген белгертеп кул куярга тиеш. Икенче бригаданың бригадиры Әхмәтриза абый исә, җае чыкканда теләсә кемнән көләргә генә тора торган кеше. Шуңа күрә ул:
-Артың кычытса, Әчтерханга барып, кашытып кайт! –дип өсти. Миңа исә, колхоз рәисе Баһавиев: “Менә кара энекәш, миңа нинди кешеләр белән эшләргә туры килә бит”,-дип Сания апа исеменнән язылган гаризаны укыткан иде.
- Соң, колхоз рәисе белән шундый әйбәт мөнәсәбәттә булганда ул нишләп райкомнарга чакырып җәберсетергә юл куйды икән?
-Абый, яхшы мөнәсәбәтләр соңырак урнашты шул инде, ә аңа кадәр синең абынганыңны гына көтеп торучылар, үзенә шуңардан файда күрергә өметләнгәннәр белән дөнья тулы, сагалап кына торалар иде. Минзәлә ветеринария техникумын бетереп, колхозның дуңгызлар асырала торган өченче бригадасында ветеринария табибы вазыйфаларын башкарып йөргәндә, ышанычлы кеше дип исәпләнгән бригадир Гариф абый, аздан гына үземне төрмәгә утырттырмады. Әле ярый яшь булсам да, дөньяны күреп өлгергәнлектән, саклык чараларын гел истә тотып эшлим...
IV
Шулай бервакыт бу, имчәктән аерылган чучка балалары абзарының идәннәрен алмаштыртырга кереште. Мин моңа идән җәеләсе җирне баштан сары балчык белән тыгызларга, шуның өстенә имән тактасы җәйдерергә киңәш иткән идем. Чөнки, әгәр идән җиргә ара калдырып җәелсә, ул арага бактерияләр тулып һәм күселәр төрле авыру таратып йөреп, терлек, бигерәк тә яшь чакта, авырып үләчәк дип торам. Мәйтәм безне техникумда шуңарга укыттылар. Ә теге, нәрсәгә миңа синең техникумың, мин практик, йомырка тавыкны өйрәтми дип, үзенекен эшли бирә.
Хәлләр нәкъ мин кисәткәнчә килеп чыкты да – бер ай эчендә 270 чучка баласы үлде. Авыл хуҗалыгы идарәсенә тапшырыласы хисапка Гариф абый үлгән чучкалар санын 12 дән арттырмаска куша, дуңгыз балаламыйча тормас, кварталныкын чыгарганда үлене күберәк күрсәтербез дигән була. Мин ясаган хисапка кулын куймый. Ләкин мин аерым журналга күпме чучка барлыгын көннекен-көнгә яза барып, дуңгыз караучылардан имза куйдырып килдем. Әлеге журналны сейфка бикләп куеп, ачкычын гел үзем белән йөртә торган булдым.
Айлык хисап белән авыл хуҗалыгы идарәсенә килгәч, элек гел күрешеп хәл- әхвәлне белешеп торган башлык бу юлы кулын да бирмичә, миңа кырын гына карап узды. Эшнең яхшыга бармавын күңелем шунда ук сизенде. Шуңа күрә хисапны авыл хуҗалыгы идарәсе бүлегендәге кызларга биреп калдырдым да, ашыгыч фермага чакырдылар дигән булып, колхозга кайту юлына чыктым. Әмма идарә каршына бәйләп куйган атым урынында ферма мөдире Габделбәрнең йолкыш аты гына тора. Аның белән 25 километрдан артык араны 3-4 сәгатьсез әллә нигә дә кайтып җитеп булмый. Минем бар курыкканым сейфны ватып журналны юк итүләре.
Бәхеткә, сөт китерергә килгән трактор авылга кайтып китәргә өлгермәгән, тракторчы белән мин яхшы мөнәсәбәттә. Хәер, бригададагы халык белән, гомумән мөгамәлә яхшы булды минем. Тракторчы Шамил абыйдан үтенеп, авылга куалавын сорадым. Рәхмәт үзенә, хәлне аңлаткач, берсүзсез тыңлады Шамил абый. Ферма мөдирен авылга кайтып җитәрәк куып тотып, алдына чыгып туктаттык. Мин Шамил абыйга кайта торырга кушып, Беларусьтан сикереп төштем дә, Габделбәрнең изүеннән эләктереп алдым: “Нишләтим үзеңне?” мәйтәм.
-Рәшит, үтерә генә күрмә, бригадир Гариф абый бер сәгать эчендә кайтып җитмәсәң, үлгән дуңгызларың өчен төрмәгә утыртам дигән була. Минем ат белән анда 5 сәгать кайтырга кирәк дигәч, әнә ветврачныкы белән кайт, әле аңа кичкә кадәр отчетлары белән утырасы бар, диде. Мин нишләргә тиеш идем соң?
-Миңа кереп әйтергә тиеш идең,- дип моны кар өстенә атып бәрдем дә чаптырып, фермага юл тоттым. Ә анда колхоз рәисеннән, Гариф абыйдан тыш терлекчеләр йорты тулы җаваплы кешеләр: авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы, аның янында мин танымаган, башкалардан затлырак киенгән җитди кыяфәтле берәү, халык контроле комитеты рәисе һәм башка шуның ишеләрдән торган комиссия утыра. Сөйләшү урысча бара, читтән килгән кеше өчендер инде, дип уйлап куйдым мин. Ахырдан аңлашылганча, җитди кеше дигәнем партия өлкә комитетыннан килгән икән.
-Менә кем гаепле дуңгызларның юкка чыгуында, -дип каршы алды үземне бригадир төксе генә,-дуслары күп, көн саен яшь дуңгыз итеннән шашлык ашавы гына җитми, көмешкәгә алыштырып эчәргә тагын никадәр кирәк булган? Әнә, дуңгыз караучылар алдаларга бирмәсләр. Факия ничә дуңгыз үлде үткән айда, әйтеп бир әле дөресен?
-12 баш үлде Гариф абый,- дип алдалашты Факия дигәне күзен дә йоммыйча,- вакытында тиешле уколын кадамагач, үлми нишләсеннәр ул мескеннәр.
-Әлфия, Факия дөрес әйтәме?- дип сораган булды Гариф абый икенче дуңгыз караучыдан. Анысы да 12 дип җөпләде, башкалар да “шулай-шулай” диештеләр.
Мин шул вакыт эшнең җитдиләнә баруын сизеп, тиз генә сейфтан журналны алдым да куеныма тыктым, югыйсә Гариф абый кулымнан тартып алырга омтылган иде. Көтмәгәндә бүлмәгә ферма каравылчысы Вакыйф абзый кереп, Гариф абыйга усал гына:
-Гариф, мин тышта – ишек артында тыңлап-тыңлап торам да, исәбегез бу егетне батыруда икәнне чамалагач, дәшми тора алмыйм, минем исәп белән генә дә 200 дән артык үлгән чучка баласын урманга чыгарып бәрдердең түгелме соң үземнән? Кая анда 12 генә булсын? Син бу хатыннарга утын бирәм дигән вәгъдә белән гаепсез кешегә наһак бәла яктырасың. Утыннын да барыбер, бирмисең бит инде.
-Син Вакыйф абзый, ат аягын дагалаганда бака ботын кыстыра дигән күк, кысылып торма монда, бар ферма корпусларының тирә-юнен кара! –дип котылмакчы булган иде дә, әмма партия өлкә комитеты вәкиле:
-Мин татарча аңлыйм, комедия уйнамагыз монда!-дип идарә башлыгын кисәтте. Шунда җаен китереп мин дә әлеге иптәшкә журналны ачып, үлгән чучка балалары турында дуңгыз караучылар кул куйган битләрне күрсәттем.
Дуңгызларның массалап үлү сәбәпләренең идәнне дөрес җәймәүдә икәнлеген аңлаттым:
-Бу турыда бригадирга ничек иттереп идәнне дөрес җәяргә тиешлеген, мөмкин булса астан җылытып, таштан ясаганда тагын да әйбәтрәк буласын киңәш иттем, ә ул мине тыңларга да теләмәде, -дидем.
-Барысы да аңлашылды, -диде ул колхоз рәисе белән авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгына,- тәртип юк икән монда сезнең. Бу егетне түгел, ә бригадирны җавапка тартырга кирәк...
Эш менә нәрсәдән гыйбарәт булган икән, бригадир авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы белән дуслык мөнәсәбәтендә йөргәнгә күрә, ул аңа мине дуңгызларны юк итүдә гаепләп, җавапка тартырга тәкъдим иткән. Башлык мәсьәләнең асылына төшенәсе урынга бригадир гаризасына: “Тикшерү органнарына юлларга!” -дигән язма өстәп, прокуратурага юллаган. Әгәр Вакыйф абый яклап чыкмаса, терлекләр хәрәкәте турында журнал тутырып бармаган булсам, ике дә уйламыйча төрмәгә тыгып куярга иде исәпләре.
-Вакытында синең бәхеткә өлкә комитет вәкилен үз башларына алып килгәннәр диген,- Хафизулла гайрәтләнеп, бик нык өстәлгә сугып куйды,- минем тормышта да шушыңа охшаган очраклар булгалады. Дөрестән дә абынганыңны сагалап кына торалар, брат.
-Бу Гариф дигәне без үскәндәге Кыңгыр Газизе шикелле әшәке эчле кеше булган икән, шулай бит Хафиз.
-Дөрестән дә, Рәшит ферма мөдире турында сөйләгәндә минем күңелгә дә шул Чатан Газизе килеп алды.
-Кем соң әле ул Кыңгырмы, Чатанмы Газиз дигәнегез, ничектер исемә төшереп бетерә алмыйм.
-Соң, синең дустың Ирекнең әтисе бит инде, сиңа 3-4 яшьләр чагында ук Карлыгач Кыясыннан мәтәләп төшеп дөмекте,- дип чыраен сытып куйды Хафизулла кулын селтәп, - нәрсә, Иреге дә шундый канечкечме, бергә эшлисез бит?
-Мин бер дә начарлыгын сизгәнем юк...
Безне күңелле генә сөйләшеп утырган җиберездән Рәшит хатыны белән минем хатын килеп, аерып алдылар:
-Дөньягызны онытып утырасыз, үзләре әтине юбилее белән котларга кайтканнар, имеш,- дип безне Хафизулланың эш бүлмәсеннән пыр туздырып алып чыкты минем Суфиям, - бөтенләй оятлары качкан.
Әтиләр янына яңадан кергәч тә, без берәр сәгатьләп сөйләшеп утырдык әле. Чөнки Рәшит белән шактый озак күрешмәгән идек бит. Алга таба исә, һәр бәйрәмдә әтиләрдә очрашырга сүз куештык. Иртән таңнан торып, энекәш гаиләсе белән үзе җитәкләгән хуҗалыгына китеп барды, ә без исә эшли торган авылыбызга беренче сәгатьләрдә дәресләребез булмаганлыктан, соңырак кузгалдык. Әтиләр мондый олылауга бик тә канәгать калдылар, билгеле. Рәшит сүзендә торды, һәрвакыт гаиләсе белән булмаса да, бәйрәмнәрдә дә, Казанга эш белән килгәч тә машинасын йөртүчесе белән безгә керергә гадәтләнде. Аннары без аның белән әтиләргә, Хафизулла янына бара торган идек.
Тагын ике ел үткәч, 30 яше дә тулмаган килеш, һич көтмәгәндә ул безнең туган районга авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе дәрәҗәсендә кайтып урнашты. Аны бу эшкә ярты еллап алдан, район башкарма комитеты рәисе булып килгән дусты – Кыңгыр Газиз малае Ирек тартып алды. Ирек мине дә: “Син Айрат абый, колхоз рәисе, я инде совхоз директоры булып эшләргә тиеш, шуңа хәзерләнеп тор! –дип кисәтеп куйды, - безне бит син техникумга үгетләп, юллап кертүче. Яхшылык онытылырга тиеш түгел.”
Ирекнең сүзен чынга да, уенга да алмастан Суфиягә җиткереп караган идем, ул ике куллап каршы төште:
-Аннары колхоз эшеннән кайтып та кермәс иде, бугай. Апа Харас җизнинең колхоз рәисе булып эшләгән елларын юкка гына фронт сызыгы белән тиңләмәгәндер. Синең барыбер үзеңчә эшләвеңне беләм Айрат, әгәр минем фикерне тыңлыйсың килә икән – белеп тор, ике куллап каршы. Мәктәптә җаның тыныч, ичмаса. Эшләткәндә басылып торып эшләвеңне бел.
-Аңлашылды, мин үзем дә хәзер хуҗалык җитәкчесе булырга бик ашкынып тормыйм инде, анысы. Мондый тәкъдим кимендә 5-6 еллар элегерәк булса ике дә уйлап тормас идем, билгеле.
Дөрестән дә, Низам абзыйдан соң колхоз рәислегенә бик тә ашкынган идем дә бит, Ходай сөзгәк сыерга мөгез бирми дигән кебек, җитәкчелектә эшләргә язмаган, күрәсең. Турысын әйткәндә, күңел ымсынып алды алуын, әгәр райкомның беренче секретаре үзенә чакыртып, “Йолдыз”ны җитәкләргә алынасың дисә, мөгаен Суфиягә әйтеп тормыйча да ризалашкан булыр идем. Ә болай Ирекнең сүзләрен мин күңел булсын өчен генә әйтелгәндер дип кабул иттем. Тәгаен кайсы хуҗалыкка икәнен дә белдермәде, җитмәсә. Агроном чагымда парторог ясап җибәрергә теләгән авыл шикелле бер җәһәннәм читендәге төш тә булса, кирәге дә юк.
М Ә К Т Ә П Җ И Т Ә К Ч Е Л Е Г Е Н Д Ә
I
Мин инде бу хакта уйламый да башлаган идем, әмма Ирек белән икенче бер очрашуда ул әлеге темага әйләнеп кайткач, бераз аптырап та калгандай булдым. Аннары хатынның да бу үзгәрешкә күңеле тартмавын әйткәч, Ирек көтмәгәндә мәктәпне җитәкләргә тәкъдим итмәсенме.
-Хуҗалыкка бармыйсың икән Айрат абый, мәктәпне җитәкләргә алынасың. Бу директорыгыз алтмыш бишенче белән бара, җиткән инде аңар шундый авыр йөкне тартып барырга,- дип каршы килергә урын калдырмады Ирек,- мин район советы башкарма комитетын җитәкләгәндә сине гади бер укытучы итеп кенә эшләтә алмыйм инде, гафу ит. Атна башыннан минем янга килерсең, аңа кадәр беренче белән сөйләшеп куермын. Сөйләштек-бетте. Тик бу хакта беркемгә дә, хәтта Суфия апага да әйтми тор.
Мин ни әйтергә дә белмәдем елмаеп, җилкә сикертүдән башка җай калмады. Ә яңа атна башыннан, мәктәпкә Сәмик абый янына кереп, райбашкарма комитетына ашыгыч чакыралар дип хәбәр иттем дә, Ирек сүзе буенча, янына бардым. Райбашкарма бинасына таба атлавымны тәрәзәдән күреп булса кирәк, Ирек мине каршы чыгып алды. Шунда ук бүлмәгә “Тыңлыйм Ирек Газизович”,- дип мәгариф бүлеге мөдире дә кереп басты.
-Игътибар белән тыңлыйсыңмы?
-Әй-йе.
-Айрат Хәйдәровичны беләсеңме?- дип миңа башын какты райбашкарма комитеты рәисе.
-Беләм, укытучы.
-Юк, укытучы түгел, бүгеннән, хәзерге минуттан ул үзе укытучы булып эшләгән мәктәпнең директоры. Хәзер мәктәпләренә икәү барасыз да аны коллективка тәкъдим итәсең. Пенсиягә китәчәк директорга райком һәм райбашкарма комитеты исеменнән рәхмәт әйтергә онытма. Белеп тор, киләчәктә яңа директорга һәр яктан ярдәм күрсәтәсең. Аңлашылдымы?
- Аңлашылды.
- Аңлашылса, алга! Айрат Хәйдәрович, Сезне яңа вазыйфагыз белән тәбрик итәм,- дип минем кулны кысты Ирек. Мин дә аңардан калышмыйча:
-Ышанычыгызны акларга тырышырмын, Ирек Газизович,- дигән булдым.
Мин шулай җиңел генә мәктәп директоры булып эшли башлавымны күз алдына да китермәгән идем, әлбәттә. Хәер, коллектив ничек кабул итәр бит әле. РОНО мөдире мине бүлеккә алып кереп, директор иттереп билгеләү турында фәрман яздырды да инспекторын да үзе белән алып, артлы чанага утырып, район үзәгеннән 6 чакырымлап ераклыктагы безнең мәктәпкә кузгалдык. Турысын әйтергә кирәк, мәктәпкә якынлашкан саен мин үземне уңайсыз сизә башладым. Ничектер үземне эшкә алган Сәмик абыйдан да яхшы түгел кебек иде. Кыскасы, педколлектив каршына ниндидер гаепле кеше сыман чыктым.
РОНО мөдире фәрманны укыгач, кинәт кенә җиңеләеп тә китте. Мин үз чиратымда, коллектив мәнфәгатьләрен кайгыртуны, мәктәпнең матди-техник базасын яхшырту мәсьәләләрен беренче чиратка куеп эшләргә вәгъдә иттем. Шул ук вакытта эленке-салынкы эшләргә юл куелмаячак дип кисәтергә дә тайчынмадым. Шулай килеп чыкты ки, бу сүзләрем нәрсәдәндер Суфиягә карап әйтелде. Аның күзләрендә үпкәләү чалымнары күрүдән ахыры күңелсез бетәчәген сизеп, йөрәккәем жу итеп куйды инде.
Дөрестән дә өйгә кайткач битәрләп, җанымны алды Суфиякәем. Көч-хәл белән генә тынычландыра алдым үзен.
-Каян чыгып эленке-салынкы эшләтмим дип миңа карап әйттең инде? Мин шулай бөтен халык алдында кычкырып әйтерлек начар эшлиммени? Беләсең килсә мин җитәкләгән сыйныфның уку сыйфаты мәктәптә иң зурысы. Башлангыч сыйныфлар булса бер хәл, ә мин утыз җиде укучыдан торган тугызынчыларны җитәклим бит. Чирек алдыннан берәр укучыга өчле чыгу мөмкинлеген сизсәм, шул фәнне алып баручы белән махсус сөйләшәм: “Барлык фәннән яхшыга өлгергән укучы ни өчен Сездән генә өчлегә үзләштерә, димәк аңлатуыгыз шуның кадәр генә!?” дип бәхәсләшәм. Ә син миннән эленке-салынкы гына эшләүче ясадың,- дип үкси-үкси елап, миңа сүз әйтергә бирми битәрләде үземне.
-Суфиякәй, гаеп миндә. Әмма шуны бел, сиңа карап әйтүем бер дә начар эшлисең дияргә теләүдән түгел иде. Миңа бик якын кеше булганыңа күрә нәкъ менә сиңа карап әйөтелгәндер, тынычлан бәгырем,- дип миннән тартылырга тырышса да, аны селкетмичә дә күкрәгемә кысып алгач, җайланды ахыр килеп, иртәгә мәктәпкә нәрсәләр киеп барачагымны кайгырта башлады..
Мин әнисез үскәнгә күрә, үземнең кием-салымга игътибар итәргә өйрәнмәдем. Колхозда агроном булып эшләгәндә Сәвия дә бу мәсьәләгә җитди карамады. Шуңа күрә кул астына нәрсә килеп эләгә - шуны кидем. Ә Суфия исә, минем өс-башны бер дә күз уңыннан җибәрмәде инде. “Бу күлмәгең костюмыңа килешеп бетми”,- дисенме; “Галстугың тапланган, икенчесен так!”- дип кисәтсенме; “Әйдә әле чалбар балакларыңның сырын тазарак үтүклик”,- дип салдырып алып, үтүкләргә ябышсынмы – үзенең өстен-башын ялт иттереп карау өстенә, мине дә иртән эшкә барырга әзерләнгәндә, әйләндереп-әйләндереп карап, энә күзеннән үткәрә торган булды.
Мәктәп директоры да булып урнашкач, шул ук көнне, караңгы төшә башлауга карамастан, район үзәгендәге универсаль кибеткә барып, ике пар яңа костюм-чалбар, күлмәкләр, галстуклар сатып алдырды. Иртән торгач, директор сыйфатында беренче эш көненә мине ул мөгаен, сәгатькә якын әзерләгәндер. Әйтерсең лә беренче сыйныф укучысын әнисе беренче кыңгырау көненә мәктәпкә барырга көйли инде, тәмам тәннәрем тыгызлана башлап, кычытырга тотынды. Әмма нишләп тә булмый, Суфиянең холкын белгәнгә күрә, түзәргә туры килде.
Директор кәнәфиендә беренче эш көнем тарификациягә үзгәрешләр кертү һәм башка вак-төяк оештыру чаралары белән үтте. Үзгәрешләр күбесенчә гади укытучы булып калган Сәмик абый белән минем сәгатьләргә кагылды, билгеле. Миңа 12 сәгать кенә тиеш булганлыктан, югары сыйныфлардагы гомуми биология һәм ботаника дәресләре калдырылып химияне алып бару башка укытучыга кушылды. Сәмик абыйның географияләренә тагын алты сәгать рәсем өстәлде. Кыскасы, берсенә дә үпкәләрлек урын калмады шикелле.
Тарификациягә үзгәрешләр кертү мшәкате беткәннән соң, әле Бөек Октябрь революциясенең 50 еллыгына ярты елдан артык вакыт булуга карамастан, шушы датага багышланган чараларны кабат барлап чыктым. Ә аның очы-кырые күренми, ләкин иң зур игътибар шуңа юнәлтелергә тиешлеген дә аңлап эш итәргә кирәк. Әмма бу сәяси мәсьәлә, РОНО гына түгел райкомның пропаганда бүлеге контроленнән дә читтә калмый.
Чыгарылыш сыйныфына берьюлы дүрт сыйныф – ике унберенче, ике унынчы әзерләнә. Унбер еллык укуның соңгы тапкыр чыгарылышы. Алар өстенә кичке мәктәпне тәмамлаучылар да байтак – барысы турында да беренче чиратта җитәкчегә борчылырга туры килә.
Ә иң зур мәшәкать хуҗалык эшләрен кайгырту дисәң дә хата булмас. Ел башыннан, хәтта көзеннән үк мәктәпне җылыту өчен, укытучыларга утын бирергә урман бүлемтеге яздырып алырга кирәк икән. Сәмик абый әллә китәсен сизгән, көзеннән дә, ел башыннан да бу эшне эшләмәгән. Мәктәп завхозы Галимҗан абзый директор булып эшли башлавымның беренче көненнән үк урман хуҗалыгына барырга кирәклеге турында колак итемне чәйнәргә кереште.
Әле ярый, мәктәпнең кем әйтмешли, мамай елгы булса да полутыркы машинасы бар. Шуның белән 20 километрдагы урман хуҗалыгына да, шундый ук ераклыктагы “Сельхозтехника” берләшмәсенә запчаска да, пыяла, башка материаллар өчен Ульяновск өлкәсендәге безгә иң якын урнашкан тимер юл станциясе - Салаванга да барырга ярап тора үзе. Хәтердә, шуның белән кузовына утыргычлар көйләп, 1964 нче елда Суфия җитәкләгән 6 нчы сыйныф укучыларын иң күп тимер-томыр җыйган өчен, хатыным урынына мин, Куйбышев гидроэлектростанциясе урнашкан Ставрополь шәһәрчегенә (хәзерге Тольятти), бер көнлек экскурсиягә алып барган идем. Укучылар шырланмасыннанр өчен кузовтагы иң арткы утыргычка – барысы да күренерлек җиргә утырып барганым нык истә калган.
Йөртүче Сабир әзи өлкән кеше, Бөек Ватан сугышы ветераны машинаның җене дияргә кирәк, аңа вакытында запчасе генә булып торсын. Шуңа күрәдер, яңа вазыйфамда эшләвемә атна-ун көн узмады, Сабир әзи Сельхозтехникага барырга кыстый башлады. Берләшмә җитәкчесе Гамил безнең Рәшитләрдән дә бер-ике яшькә яшьрәк яхшы таныш егет, мине үз итеп каршы алды. Аннары склад мөдире янына ияртеп алып барып, мөмкин чагында миңа булышырга кушты. Шуны күреп торган Сабир әзинең шатлыгы эченә сыймады инде:
“Болай булгач эшләр пешәчәк”,- дип юл буена сөйләнеп кайтты. Аның сөенүе минем күңелне дә күтәрде, әлбәттә – эшләр матур башланып китте ич. Атна-ун көн эчендә урман бүлемтеге дә яздырып алдык, Салаванга барып пыяла да алып кайттык. Кечкенә генә биналарда урнашкан мәктәптә балалар бик күп булып, укыту ике алмашта барганлыктан, тәрәзәләр еш ватыладыр иде. Гомумән, директор вазыйфаларыма керешкәч, хуҗалык эшләре буенча да, башка мөһим эшләр дә җитәрлек эшләнде ...
Бер айлап эшләү дәверендә мин мәктәп директорының күпчелек вакыты хуҗалык эшләренә китүен тулысынча аңладым. Әле бит җәй җитмәгән, көз-кыш айларында мәктәпне җылыту өчен утын көйләү чоры, яңа уку елына сыйныф бүлмәләрен, биналарны хәзерләү – ремонт эшләре башланмаган. Димәк, башка укытучылар җәй айларында ял иткәндә, директорга ял турында уйлап та карамыйча, икеләтә көч белән тырышырга туры киләчәк икән. Хәер, миңа андый эшләргә күнегеп торасы түгел, колхозда агроном вазыйфаларын башкарганда, иртәдән кичке караңгыга тикле кыр белән ындыр табагы арасын таптарга туры килә иде инде, анысы.
II
Атнага үземә тиешле 12 сәгать дәресне мин көн аралаш, өч көнгә дүртәр сәгать иттереп куйдырттым. Чөнки атнага кимендә ике көнең читтә үтә, нигездә район үзәгенә еш йөрергә туры килә: әллә ничә төрле җыелышларга гына барасың. РОНОга, райсовет сессиясенә, райком пленумына, партия-хуҗалык активы җыелышына – санап бетерерлек түгел. Шул арада Чистайга, я Казанга ук барырга йомышың төшә. Бер нәрсәне дә китереп бирмиләр бит, бөтенесе артыннан үзеңә чабарга туры килә.
Мин тиз арада директорлар компаниесендә дә үз кеше булып киттем. Моңа башкалар белән чагыштырганда эре бәдәнле булуым этәреш ясагандыр, мөгаен. Аннан соң Ирекнең миңа карата булган бик якын мөнәсәбәтен сизеп, РОНО мөдире алдымда биеми генә иде инде. Башка иптәшләрдән хәтта уңайсыз да булып китә иде. Кайбер директорлар шуңа күрә: “РОНО мөдире туганыңмы әллә?”- дип кызыксына да торган булдылар.
Яшермим, Ирекнең мине яклавын РОНОдан башка оешмаларның җитәкчеләре дә белеп алгангадыр, кая гына, нинди генә сорау белән керсәм дә бөтенесе җиңел хәл ителеп килде. Хәер, Ирек кенә түгел, энекәшем Рәшитнең авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы булып эшләве шулай ук минем эшчәнлегемә уңай этәреш ясады дияргә кирәк. Әмма мин үзем дә төшеп калганнардан булмадым, районнан башка җирләргә баргач, бер кайчан да буш кул белән борылып кайтмадым. Кешеләр белән җиңел аралашып китеп, уртак тел табу сәләтен, шөкер, Ходай мулдан биргән булган. Моны хәтта Суфиям дә танып: “Син шайтан белән дә уртак тел табарсың, бөтенесен авызыңа гына каратып торасың инде”,- дия торган иде.
Суфия, билгеле бу сүзләрне минем башка хатын-кыз белән дә җиңел сөйләшеп китүемә бәйләп, көнләшү чалымнары сиздереп әйткәләде. Чөнки үзе үк: “Хатын-кыз ул елан кебек, синең шикелле йомшак күңелле ир-егетне тычканны гипнозлагандай эләктереп алырга гына тора, шулаймы?”- дип мине сынап карамакчы булды.
-Белмим, нинди хатын-кызны еланга тиңлисеңдер. Әмма мине синнән башка бернинди хатын-кызның да гипнозы алмый, анысын гына үзең дә сизәсеңдер.
-Белмим-белмим, үзебезнең педколлективта да кайберәүләрнең йотардай булып сиңа карап торганнарын мин күрмим дип уйлыйсыңмы әллә?
-Суфия, юкка башыңны авырттырма сана. Синең белән чагыштырырлык районда гына түгел, бөтен Татарстанында, дөньясында башка юк бит аның. Шуңа күрә үзеңнең бәяңне белеп тор, әллә нинди көндәшләр уйлап чыгарып, зинһар түбәнсенә күрмә.
- Чынлап та шулай дип уйлыйсыңмы?- Суфия кояштай балкып муеныма сарылды.
- Шулай уйлау гына түгел, шулай икәнен беләм дә. Чөнки синең белән чагыштырырлыкларны киноларда да күргәнем юк. Тик кара аны, масаеп китеп, матур сайраучы берәр яшь егетнең тозагына гына каба күрмә!
- Шул гына җитмәгән иде, миңа калса синнән дә матуррак сөйләүче барыбер табылмаячак.
-У-у-у, без бер-беребезне әтәч белән күкедәй макташа башладык кебек, туктатыйк,-дип көлдем мин Суфиямне суырып үбеп.
- Менә хәзер үзеңә бер яңалык әйтсәм мактарсыңмы икән, белмим?
-Нинди яңалык бит?
- Дүртенчегә балабыз булачак. Я ничек?
- Искитмәле, Аллага шөкер дияргә кирәк. Бала ул, бәгырь кисәгем, һәрвакыт шатлык. Афәрин Суфиякәй! - дип хатынымны кулларыма ук күтәреп алып әйләндердем.
- Ә син кемне телисең?
- Сиңа кыз кирәк инде, белеп торам анысын. Миңа барыбер, хет игезәк малай тусын.
- Ю-ук, бу юлысында кыз була Аллаһы теләсә.
- Булсын гына, бирсен Ходай. Әйтәм ич, хет игезәк тусын.
Менә сиңа мә, минем болай гына әйткән сүзләрем фәрештәләрнең амин дигән вакытына туры килде ахрысы, 1967 нче ел азагында игезәк Ришат белән Рифатыбыз дөньяга килде. Бу вакытта кечкенәбез Ринатка 7, уртанчыбыз Маратка 10 тулып бара, ә олы улыбыз Айратка 14 тулып узган, ул сигезенче сыйныфта бик әйбәт билгеләргә генә укып килә иде. Мөгаен яшь кенә математика укытучы апалары Резидә кызыктыргандыр, исәбе сигезне тәмамлауга ук, Казан финанс-кредит техникумына укырга керү.
Минем дә, Суфиянең дә планы аны урта мәктәпне тәмамлатып, университетка кертү дә бит, әмма баланың теләген дә исәпкә алмый булмый. Ә безнең балалар үзләренең теләкләре белән исәпләштерә белә торган булып үсеп киләләр. Шуңа күрә әнә әнисе дә, ничек кенә җене кузгалмасын, улының математика укытучысы Резидәне мактавына тешен кысып булса да түзәргә мәҗбүр.
Резидә дигәннән, аңа укучы малайлар гына түгел, хәтта Сәмик, Әхмәт абый шикелле өлкән укытучыларга кадәр күзләрен майландырып карыйлар. Чөнки килеш-килбәте дә, төсе-бите дә бик күркәм. Ә һәрвакыт балкып, елмаеп сөйләшүен ир-ат җенесе, Резидә фәкать аңа карата гына шундый игътибар күрсәтә дип кабул итә, ахырысы. Ләкин Резидәнең ире бар, күптән түгел район үзәк хастаханәсе баш табибы булып алган стоматолог Әгъдәс Әхмәтов. Авылда фәкать аның гына “Москвич”ы бар. Стоматолог булу өстенә баш табип урынбасары вазыйфасын башкарганда 5 – 6 чакырымдагы район үзәгенә шушы машинасы белән йөри иде, ә хәзер хастаханәнең ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машинасында чаба.
Авыл халкыннан: “Москвич”ын такси урнына йөртеп акча эшли”,- дип сөйләнүләрен еш ишетергә туры килде ул вакытларда. Моның өстенә өендә акчага теш дәвалавы да билгеле, әлбәттә. Алтыннан теш куя дип тә сөйлиләр. Белмәссең, булыр да, коры хезмәт хакына гына “Москвич” кебек машинаны әллә нигә дә сатып алырга мөмкин түгел. Әтиләрдән бурычка акча сорап, “Урал” мотоциклы алыр өчен күпме тырышканымны үзем генә беләм. Әнә шулай сәнәктән көрәк булып баеп киткәч, халык үзенә Салам Торхан дигән кушамат тагып куйды.
Ире шундый мөһим җиргә җитәкчелеккә күчкәч, Резидәнең үз-үзен тотышында һавалану элементлары да күзәтелә башлады. Моны аеруча минем Суфиям тиз сизеп алды, бәлки Резидә йөзендә ниндидер көндәшлек чалымлагандыр. Чөнки чибәрлек буенча ул минем хатынымнан гына калыша иде бит. Әмма Айратыбызның авыз суларын корытып гел Резидә апа дип сөйләве Суфиянең җен ачуларын чыгара торган иде инде.
-Сөйләп торма әле әүлиягә әйләндереп, шул җилбәзәк хатын турында, нәрсәсен тапкансыңдыр.
-Дәресне бик яхшы аңлата.
-Шулайдыр инде, син үзең башлы, шуңа бик тиз тотып аласың. Нигә соң бик яхшы аңлатса, иң түбән укыту сыйфаты аңарда? Дистәләгән укучысы математика фәннәреннән өлгерми.
Ана белән баланың бәхәсен өйдә чагымда мин туктатырга ашыгам, югыйсә малаеның егет булып өлгерә башлавына карамастан, Суфиянең кызып китеп, матчага кыстырып куйган тал чыбыгын алырга да исәбе юк түгел. Ә Айратымны минем, һич кенә дә җәберләтәсем килми, чөнки ул миңа үземнең кыен алып үткән үсмер чагымны хәтерләтә.
-Суфия, акылыңа кил, буйга үзеңнән биегерәк булып үскән малаеңа чыбык белән сугарга телисеңме әллә?- дим мин тизерәк арага кереп, -укуы, тәртибе буенча Айрат кебек ата-анасын шатландырып торганнар сирәк булалар.
-Анасы суккан җир тәмугта янмас,- дигән була ул тәмам тынычланганнан соң, -әйе, Аллага шөкер анысы, балаларыбыз шатлык кына китерә, эшебез дә бик әйбәт бара...
Шундый шатлык – куанычлар өстенә дөрестән дә мәктәптә дә эшләр әлегә бик матур бара, алдагы планнар да зурдан. Мәктәпне җылытырга һәм укытучыларга таратырга дип рәсмиләштереп алган урман бүлемтеген кисүчеләргә черек булмаган, туры бүрәнәләрне утынга турамаска куштым. Иң беренче эш итеп аларны мәктәп йортына ташытып куйдым да техник хезмәткәрләрдән каерысыннан чистарттырдым – исәп ул бүрәнәләрдән әйбәтләп, җыйнак кына куян фермасы бураттыру. Югыйсә гади укытучы булып эшләгән вакытта, укучылардан куяннарны карату буенча кизүдә торганда, ат абзарына керү юлында аннан-моннан ясалган читлекләр тәмам күңелемне кайтарганнар иде инде. Аеруча буранлы кыш көннәрендә ул мескен читлекләрне кар күмә яза торган була иде. Андый шартларда укучыларда куян карарга-тәрбияләргә нинди кызыксыну уятып була ди инде?
Барлык мәктәпләрдә дә утынны нигездә җәен көйлиләр. Әмма җәй айлары җылы, рәхәт булсалар да, аның җитешсез яклары да юк түгел. Урман бете тешләү, елан чагу куркынычлары өстенә кисү алдыннан, вак чыбык-чабыклардан чистарту берничә кадерле көнне ала. Әлеге дә, баягы урман бете тешләү, елан чагу очраклары елның-елында булгалап тора. Әнә, Фаиза апа малае Шамилне урман бете тешләгәч, ул мескеннең хәзер куллары да рәтле-юнле эшләми. Минем, инде укытучы булып эшләгән вакытларда ук директор Сәмик абыйга урманны кышын – эшләр җәй айларындагы шикелле тыгыз булмаганда, кисәргә тәкъдим итеп караганым булды. Әмма ул “Тагын бер Америка ачма инде”,- дип миннән көлде генә.
III
Инде менә үзем директор булгач, утынны кыштан әзерләп куярга ниятләдем. Салкында ул җиңел ярыла да бит әле, югыйсә техничка хатыннар, яра алмаган бүкәннәрне ярдырырга мәктәп йортына ирләрен дә алып килә торган иделәр.
Ә техничкаларның утын кисүгә, яруга көзен-кышын тоткан вакытларын җәйайларында, үз бакчаларында эш күп вакытта бирергә сөйләштем.
Турысын әйтим, яшел яфраклары белән җилфердәп утырган агачларны кисүне беркайчан да тыныч күңел белән күзәтеп тора алмадым. Эре агачларның ыңгырашкандай тавыш чыгарып гөрселдәп авуларыннан, аларны җәлләп йөрәккәем телгәләнә иде. Кечкенәдән үк яшеллекләре белән күзләрне рәхәт иркәләгән агачларны кискәндә һәрчак күңелем әрни торган булды. Иске Йортка әти белән читән тотар өчен тал чыбыклары кисәргә баргач, аңа яшел агачларны кисмик инде дип ялына идем хәтта. Ләкин ул: “Тилереп торма сана, агач җәлләргә. Кеше дә үлә әле”,- дип кенә җибәрә иде.
Язгы каникул вакытында мин ир-ат укытучыларның яшьрәкләрен һәм техничкаларның ирләрен өмәгә чакырып, куян абзары өчен бура бураттым. Үзем исә һәр көн диярлек, район үзәгенә, Чистайга, Казанга һәм башка нокталарга җәйге ремонт эшләре өчен материал юнәтергә йөрдем. Көннәрнең берендә Суфия, мәктәптә укытучылар бүлмәсенә кереп барганда, берничә өлкән укытучының минем хакта матур булмаган сүзләр сөйләп торуларын ишетеп алуын әйтте:
- Син мәктәп өчен үз-үзеңне аямыйча чапканда Әхмәт абыйлар: “Ни кыланырга тели икән инде бу Хәйдәр малае, эшләгән эшенең бер файдасы булса иде”, - дип сөйләнеп утыралар иде. Мин килеп кергәч шым булдылар. Бик каты иттереп әйтергә дә исәп бар иде дә, түздем инде. Белеп тор, кемнәр белән эшләгәнеңне! Синең каршыңда койрык болгаган булалар, үзең юкта гайбәтеңне чәйниләр.
-Ярар ла, чәйни бирсеннәр, тиз генә чәйнәп өзә алмаслар, минем тире калын.
-Юк инде җан кисәгем, чәйнәми генә торсыннар әле. Шулай юл куйсаң, артыңда гына сөйләп калмаслар, каршы да әйтә башларлар. Чара күрергә кирәк, Айрат.
-Ярар, борчылма, болай булса чарасын да күрми ярамас.
Каникулдан соң беренче уку атнасында узган педсоветта, дөрестән дә, чара күреп, артымнан сөйләп йөрүчеләрне туктатырга ниятләдем.
-Хөрмәтле аксакал укытучылар, әфәнде хәзрәтләре! Сезгә мөрәҗәгать итеп әйтүем Әхмәт абый, - дидем махсус, кинаяле төшенчәләр белән, гайбәтчеләрне акылга утыртырга исәпләгән нотыгымны салмак кына, тавышны күтәрә барып сөйли башлап,- алай-болай апрель ае хезмәт хакыгыз башка айларныкыннан азырак чыкса аптырамагыз, ул каникул вакытында укытучылар бүлмәсендә ләтчит сатып, гайбәт сөйләп торуыгызга акча язмаганлыктан булыр. Каникул – укытучылар ял итәр өчен түгел, укучылар өчен ул. Ә сез үзегез җитәкләгән сыйныф бүлмәләрен яңа стендлар, башка төр укыту-тәрбия әсбаплары белән баету өстендә, тематик планнар язу, фәнни журналлар укып белемегезне күтәрү буенча шөгыльләнергә тиеш идегез. Югыйсә күбегез дәреслектә язган коры фактларны сөйләп чыгу белән генә чикләнә. Белеп торыгыз, бездельникларны камаринскига биетермен, чуртывый матери!
Фальцетка җитеп кычкырган “Камаринскига биетермен” сүзтезмәсе, колхоз рәисе “Җиңел” турында Рәшит сөйләгәннәр кинәт кенә искә төшеп, телдән ычкынды. Чынбарлыкта моңа кадәр камаринский биюенең нинди булуын күргәнем дә, ишеткәнем дә юк иде. Ә өстәлгә бармак белән кыйнап, “чуртывый матери”, дип тә әйтеп кую ул минем иң усал сүгенү сүзе иде инде. Әйтергә кирәк, минем бу кисәтү бик эффектлы килеп чыкты ки, күз чите белән генә Суфиямә карап алган идем, аның күкрәләрен киереп, бик җитди төстә, кул чабарга әзер булып җиңгән кыяфәттә, горур утыруын күргәч, сүзләремнең педколлективка тиешле тәэссир ясавына бернинди шигем калмады.
Бу педсоветтан соң, моңа кадәр минем белән үзләренең иптәшләре итеп, дустанә якын күреп сөйләшә торган укытучыларга кадәр читләшә, тизрәк күз алдымнан югалырга тырыша башладылар. Баштарак мондый хәл сәерерәк тоелса да, тора-бара күпчелек коллегаларымның миңа ярарга тырышуларын күреп-тоеп тору хәтта ошап та китте әле. Коллектив белән үзем арасында хасыйл булган әлеге дистанция мине һәр яктан канәгатьләндерде. Югыйсә беркемнең дә үтенеч-соравына каршы килә алмавым аркасында, үзем үк изалана торган идем. Чөнки үтенечләр арасында минем вазыйфама бөтенләй кагылмаган, шунлыктан тормышка ашырырга хәлдән килмәслек гозерләр дә бик күп була. Ә мин хәлемнән киләме-юкмы: “Ярар, тырышып карамын”,- дип үз өстемә бурыч алам. Ниһаять, әнә шулай характер күрсәтеп алып, андый өстәмә мәшәкатьләрдән бөтенләй котылдым. Хәзер мин бөтен көчне, сәләтне фәкать яңа уку елына мәктәбебезне алдынгы урынга чыгару максатына юнәлттем.
Яңа уку елына мәктәпне һәрьяктан үрнәк диярлек дәрәҗәгә китереп көйләдек – чистарттык, ремонтладык, буядык. Дөрес, берничә иске бинадан торган мәктәпне берничек тә таштан салынган җыйнак мәктәпләр дәрәҗәсенә китерергә мөмкин түгел иде. Шунлыктан биналарның эче, әйләнә-тирәсе ялтыраса да, чалышайган, кыйшайган корпусларны әллә нигә дә әдәм рәтле ясап булмады. Ә фәкать мәктәп йорты: бакчалар, хуҗалык корылмаларындагы чисталык-пөхтәлек белән генә югары урынга өмет итү урынсыз да икәне миңа да, коллективка да яхшы аңлашылды.
Мәктәпләрнең яңа уку елына хәзерлеген тикшергән комиссия безгә өченче урынны бирде. Сүз дә юк, башкарган эшләр күләме буенча без беренче урын бирелгән район үзәге мәктәбенә караганда ике-өч тапкыр күберәк тә тырышкан, эшләгән идек инде, анысы. Әмма ләкин безгә алдынгы урынны бирергә ярамавы шуның белән дә аңлатылды, ул чагында беренче уку көненә алай-болай башкаладан вәкил килгәндә, аны һичшиксез лидер мәктәпне күрсәтергә дә алып килергә туры киләчәк иде бит.
Мәктәбебез укучыларның тәртибе буенча да районда алдынгы урынга чыкты. Башка елларда укучыларның кайсы да булса милиция бүлегенә чакырылып, уку йортына тап төшерә торган иде. Андый тискәре күренештән сыйныф бүлмәләренә радио кертү аркасында котылдык дияргә дә була. Әлеге мәктәп радиоузелын үземнең директор бүлмәсенә урнаштырттым. Ә ул аппаратура теләсә кайсы сыйныф бүлмәсен тоташтырып, анда нәрсәләр сөйләнгәнен ишетергә мөмкинлек бирә. Тик шунысы начар, аны тоташтырганда сыйныф бүлмәсендәге динамиктан чыкылдап алган тавыш ишетелеп куя. Әмма шул чыкылдап алу бүлмәдәгеләрне дә кисәтеп куя – директор тыңлый!
Райондагы башка бер кайсы мәктәптә дә булмаган әнә шундый яңалыклар кертү өчен, сүз дә юк, күңелдә бәлки беренче урын бирерләр дигән өмет тә уяткан иде уятуын. Аннары өченче урын да призлыга керә дип, үзебезне тынычландырган булдык билгеле, тик шулай да гаделсезлектән минем күңелдә үкенечле әрнү калды. Чөнки беренче урынны алган мәктәп без эшләгәннәрнең чиреген дә башкармады ләбаса. Яхшымы-яманмы соңгы кыңгырау бәйрәменә җиткәнче бишкә ун метр зурлыгында иркен, якты куяннар абзары төзеп өлгердек. Өстәвенә анда йөз чебеш алып җибәреп, көзгә кадәр аларның сиксәннән артыгының әтәчләре иткә чалырлык, тавыклары йомырка салырлык булып үстеләр.
Мәктәп бакчасының үрле өлешенә кыш көннәрендә дә иркенләп кереп-чыгып йөрерлек, өсте корылмалы баз-подвал ясатып, кышлык өчен анда җиләк-җимеш кайнатмалары, яшелчә тозламалары, бәрәңге, аш чөгендере, кишер кәбестә кебек яшелчәләрне урнаштырырга планлаштырдык. Чөнки без Суфия белән үзебезнең бакча җимешләрен шулай саклыйбыз. Алма-чиядән, виктория җиләкләреннән өчәр литрлы банкаларга компотлар ясап куеп, аннары кыш буена рәхәтен күрәбез. Исәп мәктәпкә дә шул тәртипне кертү.
“Сельхозтехника” җитәкчелеге белән мөнәсәбәтләр бик әйбәт булгач, аннан кирәге чыгар дип, язгы каникул чорында ук җиңел корыч почмаклыклар алып кайтып куйган идем. Алардан колхозның эретеп ябыштыручысын чакырып, бер машина утын хисабына каркас ябыштыртырттым да, хезмәт укытучысыннан пыяла куйдырттым – бер дигән, зур гына җылытма (теплица) килеп чыкты. Кыскасы, мәктәп яны тәҗрибә бакчасында һәм фермасында үстерелгән нигмәтләр белән чит авыллардан килеп, интернатта яшәгән укучылардан тыш, авылныкыларны да тукландырырга планлаштырылды. Мондый тәҗрибә әлегә бер мәктәптә дә юк иде.
Шунысы шәп булды, барлык корылмаларны да фәкать кадак, пыяла, цемент, кирпеч шикелле төзелеш материалларына гына акча сарыф итеп, эшләтүен бушлай эшче көчләрдән – чыгарылыш сыйныф укучылары, ир-ат укытучылар көче белән башкардык. Мин аны аттестатлар алыр алдыннан үткәрелә торган аккорд эше дип игълан иттем. Чөнки без армиядә хезмәт иткәндә шундый гамәл башкарыла иде. Армиядән демобилизацияләнгәндә алданрак җибәрәбез дип, бер төркем тәртипле солдатлар көче белән нәрсә булса да эшләтеп алалар иде. Мин дә шундый үрнәктә, чыгарылыш сыйныф укучыларына банкет өчен бер тиен акча да җыймаска, дигән шарт куеп эшләттем бу эшләрне.
Ни әйтсәң дә, ата-аналары аена күп дигәндә 60 – 70 сум алып эшләгән укучылардан чыгарылыш кичәсенә дип 10 ар сум акча җыю яхшы гамәл түгел. Югыйсә инде болай да башка елларда: “Укытучылар чыгарылыш кичәсендә кәеф-сафа кору өчен укучылардан акча җыялар”,- дигән сүзләр килеп җитә торган иде. Чыгарылыш кичәсен бай табын көйләтеп, аңа РОНО җитәкчелеген дә, райбашкарма комитеты җитәкчелеген дә чакырырлык кына, мәктәпнең махсус хисабына утын сатудан кергән акчадан, берничә мең сум мая тупланган иде инде.
Чыгарылыш кичәсе моңа кадәр мәктәп тарихында булмаганча бик зурлап, искиткеч югары дәрәҗәдә үткәрелде. Чөнки анда Ирек районның бөтен җитәкчелеген катнаштыруга иреште, хәтта беренче секретарьны да алып килгән иде. Беренче секретарь: “Сезнекенә җитәрлек мәктәп районда башка юк”,- дип үзебезне бик мактады ул чагында. Әмма РОНО җитәкчесе аны башкаладан берәр вәкил килсә, аңа мондый иске мәктәпне күрсәтеп булмый дип, яңа уку елына хәзерлек буенча беренче-икенче урынны бирмәскә күндергән. Аның каравы район җитәкчесе икенче елга яңа бина салдыру планына кертү буенча сөйләшүләр алып барачагын вәгъдә итте.
Б Ә Х Е Т Е Ң Н Е Ң Ч И Т Е К И Т Е Л С Ә
I
Әлеге чыгарылыш кичәсендә кызык кына хәл дә килеп чыкты. Вальска бию вакытында минем Суфияне районның яңа гына баш табибы булып алган Әгъдәс Әхмәтов әйләнергә чакырды, әмма хатыным авырып торам дип тыйнак кына баш тартты. Менә әкәмәт, дамалар вальсы игълан ителгәч, Әгъдәс хатыны Резидә очыптай килеп, мине биергә чакырмасынмы. Нишлисең, мондый урында хатын-кыз теләгенә каршы килеп була димени. Мин Суфиягә сораулы караш ташлаган идем, ул да хуплап башын какты.
Кичә дәвамында Әгъдәс тагын минем хатын янында бөтерелеп, аңа алтын тешләр куярга да тәкъдим итеп караган әле. Бу турыда Суфия өйгә кайтканнан соң әйткәч, аптырап та калдым, хәтта. Имеш, беренче секретарь хатыннарына тикле аңардан алтын тешләр куйдыртканнар. Хәер, үзебезнең педагогия коллективыннан да берничә хатын-кызга Әгъдәснең алтын тешләр куеп бирүе билгеле. Әнә, авыз тулы алтын тешләрен ялтыратып балкучы тарих укытучысы Венера үзе генә дә ни тора. Ул шулай кирәксә-кирәкмәсә дә авызын ерып йөреп, районның баш табибына яхшы реклама ясый, билгеле.
Кыскасы, шул ук Венера да Суфиягә алтын теш куярга димли башлагач, хатыным ымсынып та куйды бугай. Германиядән алып кайткан кайбер алтын бизәнү әйберләрен тешкә тотаргамы әллә дип киңәш сорагач, каршы килеп тормадым: җаны теләгән – елан ите ашаган дигәндәй, теләсә нишләсен, үз тешләре, үз алтыннары ла. Әмма Суфия баш табип өеннән бик ярсып, үзен-үзе кая куярга белмәгән кешедәй кайтып керде.
-Оятсыз, кулларын тезгә куярга омтылган иде, торып чыгып киттем. “Мин Сезне алтынга күмәр идем”,- дигән була адәм актыгы. Әле: “Айрат абыйга әйтә күрмәгез инде”,- дип ялвара җан имгәге, тыңлап та тормадым Салам Торханны. Резидәсе дә шул чакны атылып чыгып, “Нәрсә булды тагын? - әллә барлык хатын-кызны Хисмәт Хәлимәсе шикелле җиңел акыллы дип уйладыңмы, азгын?”- дип Әгъдәсенә бәйләнеп калды.
- Ярар, күреп акылга утыртырмын мин аны!
- Кирәге бар тагын, халык арасында сүз ясап аңа бәйләнеп йөрергә. Мин тиле Венера сүзенә карап кемгә теш ясатырга барам. Әле бит хастаханәдә кабул итсә дә ярар иде. Өенең бер почмагында, бар мәйданы 4-5 квадрат метрдан артмаган шакшы бүлмә кисәге әвәләп куйган шунда. Андагы җыйнаксызлык, андагы антисанитария – коточмалы. Кулларын да юып тормыйча авызга тыгылмакчы булган иде, якын китермәдем. Аллаһы боерса үземнең бер дигән тешләрем була торып, бүтән, алтын түгел агалтын куябыз дисәләр дә ризалашасым юк.
- Ярар ла, тынычлан инде. Шуның кадәр күңелеңә якын алма ул адәм имгәгенең мәгънәсезлеген. Әллә ни озак эшли алмас әле андый майлы урында, шундый законсыз гамәлләр белән кәсеп итеп ятса.
Инде мин бу вакыйгалар турында онытып та бара идем, бер вакыт кичләтеп бүлмәмә Әгъдәс хатыны килеп керде дә миңа йотылып карап:
-Айрат абый, минем ир кисәгенең этлекләренә түзәр хәл калмады, хәтта өйдә чагымда бүлмәсенә хатыннар алып кереп бикләнәләр дә, фәһешлек кылып яталар. “Комачаулама, мин теш куям”, -дигән була, ә үзләренең оятсызарча ыңгырашулары әллә кая ишетелеп тора. Үземнең дә аңардан кимен куймыйча үч аласым килә. Тик авыл җирендә кая барасың, Сез ярдәм итсәгез генә,- дип тезде генә.
- Ә мин ничек ярдәм итә алам? Ирегез минем кул астында эшләми бит.
- Аңламамышка салышмагыз инде Айрат абый, - дип Резидә кофтасының өске сәдәфләрен чишеп, күкрәген ачкач, минем котым очып, сикереп үк тордым. Шул гына җитмәгән, берәрсе килеп керсә, әллә нәрсә уйларлар тагын!
- Җитди йомышыгыз булмаса, әйдәгез чыгабыз Резидә. Мин махсус рәвештә ачкычлар төргәген кулдан-кулга күчереп, ишеккә юнәлдем,- минемчә иң дөресе райбашкарма комитеты рәисе, авылдашыбыз Ирек Газизовичка мөрәҗәгать итәргә.
Бу вакытта минем күңелдә ачу катыш аптырашлы хисләр өере купты: “Ничек иттереп ул мәхлук бәндә минем хатыным - Суфия шикелле саф затларга хайваннарга хас җенси нәфесен суза ала?! Нишләргә, Иреккә я булмаса Рәшиткә әйтеп акылын укытыргамы, әллә үземә генә берәр тыныч урында саклап торып, тукмап ташларгамы?” Тик ике варианты да ир-егеткә хас эш түгел. Чарасыз калудан тәмам миңгерәдем, минем урынымда шул ук Ирек булса да каршында чишенеп ятарга торган Резидәне кире какмас иде.
Белмим, әллә Резидә минем киңәшне тоткан инде, озакламый ул район советы бапшкарма комитеты секретаре вазыйфасына күчеп эшли башлады. Ирек билгеле, әтисе Кыңгыр Газизедәй, Резидә шикелле хатын-кызларны кулыннан ычкындыра торган кеше түгел. Әнә, район авылларына Резидә белән икәүдән-икәү генә дә бик еш чыгып киткәлиләр. Димәк болай булгач, Резидә үзенең Әгъдәсеннән үчен уны белән кире кайтаргандыр инде. Шулай кирәк аңа дип, хәтта мин дә хөсетлек күрсәтеп, канәгатьләнеп куйдым.
Бу хәлләрдән соң берничә ел үтеп, Ирек райкомның беренче секретаре булып алгач, Резидәне үзенең өченче секретаре иттереп юктан гына куймагандыр, мөгаен. Мин үземнең коллегаларым – мәктәп директорлары белән аралашканда ярым шаярту, ярым чыны белән: ”Яшьләребез үсә, безнең мәктәп, беләсегез килсә районның кадрлар алачыгы булып тора!” – дип борын да чөя торган булдым. Чөнки Резидәдән тыш, әмма аның димләве буенча тагын бер укыту чыбыз район мәдәният бүлеге мөдире, икенче берәве комсомол райкомы секретаре, тагын берсе райком инструкторы дәрәҗәсенә ирештеләр. Аңа кадәр, 1971 елда безнең Рәшитне дә Татарстанның үзәгендә урнашкан районнарының берсенә район советы башкарма комитеты рәисе иттереп күчереп куйдылар. Безгә, дөрестән дә әнә шулай, яшьләр үсә дияргә генә калды.
1971 нче ел безнең гаилә өчен тагын ике әһәмиятле вакыйгасы белән истәлекле булды: ниһаять Суфиянең олы хыялы тормышка ашты – ямьле яз аенда игезәк кызларыбыз Алия белән Гөлия дөньяга килде, ә җәй айларында өлкән улыбыз Айрат мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, Казан Дәүләт университетының математика факультетына бер генә имтихан тотып, укырга керде. Бәлки математика укытучысы Резидәнең райкомга күчеп эшләве сәбәпче булгандыр, Айрат безнең бәхетебезгә каршы, сигезне тәмамлауга ук финанс-кредит техникумына укырга керергә ашкынуыннан бизде. Тик шулай да математика фәннәренә мәхәббәтен суытмады. Суфия белән миннән аермалы буларак, Айратка карапмы, аның энекәшләре дә барыннан да элек, математика фәннәрен ярата төшәләр.
Ике тапкыр янәшә игезәк бала алып кайтуыбызга күрә, Хафизулла шикелле кайбер дус-ишләр: “Сиңа малай, райондагы бала табарга тилмергән гаиләләрне шефлыкка алырга оештырырга кирәк”,- дип үрти дә башладылар. Алай гынамы, хәтта Резидә дә бер җаен китереп: “Айрат Хәйдәрович, теге вакытта яныгызга кергәч, ярдәм дә итмәдегез. Мин дә бала тәрбияләү бәхетенә ирешкән булыр идем”,-дип ачыктан-ачык әйтеп куймасынмы. Хәзер, ул безнең ише мәктәп директорларыннан өстен торгач, бик тартынып маташмый. Шунда мин аздан гына: “Ирек ярдәм итмимени?”,- дип ычкындырмадым. Вакытында тыелып кала белеп: “Ирек “Бәкер” санаториясенә ялга җибәрсен, анда булып кайтканнар балага тиз узалар икән”,-дип шаярткан булдым.
Җитмешенче еллар матур гына башланып, Айраттан соң Марат та абыйсы артыннан 1975 елда университетның шул ук факультетына бик җиңел укырга кереп, безне шатландырды. Ә менә 76 нчы елда үзем, яхшы нияттән ясалган гамәлем белән бөтен нәселебезгә зыян да эшли яздым. 1977 нче елга СССРның яңа Конституциясен кабул итүгә хәзерлек буенча проектны тикшерү-өйрәнү барган чорда, Верховный Советка Татарстанга союздаш республика статусы бирергә кирәк, дигән тәкъдимемне язып җибәргән идем. Шуның өчен кайларга гына чакырып тикшермәделәр үземне, министрлык таләбе буенча директорлыктан да очырып чыгардылар. Университетта укучы малайларым белән дә, Суфия белән дә КГБ органнары бик җитди әңгәмәләр корганнар, әле ярый юләрләр йортына озатмадылар, дип шатланышкан булдык, ахырыдан. Ярый инде, укытучы булып эшләүдән тыймадылар.
Билгеле, укытучылыктан киткәндә дә югалып калмас идем, анысы. Мәктәптә эшләмәсәм, агроном булып эшләр идем. Ахыр чиге бер кайда эшләмәгәндә дә гаиләмне муллыкта яшәтерлек кенә мөмкинлегем бар иде ул чакларда. Умарта гаиләләрем 20 башка җитте, аларның барысы да икеләтелгән корпуслы – лежаклар, сезонга һәрберсеннән берәр фляга бал суыртып алам. Шулар өстенә йорт тулы терлек, кош-корт тотабыз. Фәкать очраган берсенең канга тоз салып, “юк гамәл” кылуымны исемә төшереп, кызганып маташулары йөрәккә тия.
Үземне кемнәр генә битәрләргә теләп карамадылар бу гамәлем өчен. Пед коллективтагы укытучыларның да күпчелеге читләшергә тырыштылар. Минем белән аралашсалар үзләрен гаепләрләр дип курыктылар, ахыры. Пенсионер укытучылар хәтта бер педсоветта, көн тәртибендә булмаган килеш, мине гаепләп маташкан булдылар. Аларның күпчелеге белән бәхәсләшеп тормасам да, килешмәдем билгеле. Ә менә якыннарым, дусларым белән бу хакта бәхәсләшеп, изүгә-изү генә килми идек. Мине барыннан да нык гарьләндергәне – “ТАССР булып торсак та бик яхшы яшибез бит әле, сиңа нәрсә җитми соң?”- дип бөтенесенең бу җитди проблеманы тамак туклыгы, корсак тулы булу халәте белән генә чикләп калдырулары җен ачуларымны чыгара иде.
Әйтерсең лә аларның берсенең дә Мәскәүгә, Ленинградка, Балтика илләренә, союздаш республикаларга барып, анда Татарстан халкыннан артык эшләмәсәләр дә, бездәгедән ун тапкыр яхшырак яшәүләрен күргәннәре булмаган. Әйтерсең Татбригада сугышчылары Совет властен урнаштыруда Латыш укчыларыннан кимен куймыйча көрәшмәгәннәр. Союздаш республикаларда балалар үз телләрендә белем алалар, ә безнең башкалабыз Казанда да бер-ике генә татар мәктәбе эшли.
Халык шулай ач тормыйбыз әле дигән принцип буенча барысына да канәгать булып яшәсә, озакламый ул мәктәпләре дә бетерелер, дип дусларымның-якыннарымның никадәр генә күзләрен ачарга тырышсам да ачыктан-ачык теләктәшлек күрсәтүчеләр табылмавы гүя бөтен җанымны таптый-изә торган иде. Ә күңелемне иң әрнеткәне – бу мәсьәләдә Суфиямнең дә, Ринаттан кала ике өлкән малайларымның да миңа теләктәшлек белдермәве булды.
Хәер, Маратыбыз хатын колына әйләнә барып, ул гомумән бер кая тыкшынмаучы бер мәхлүк халәтендә яши инде. Марҗа хатынлы олы малайга үзем дә исәп тотмыйм, анысы. Игезәк улларым белән кызларым әлегә сәясәттә бер нәрсә аңламаган балалар гына. Барысы да, хәтта ки гаилә әгъзалары да синнән йөзен чөергәндә Ринат кебек улыңның булуы искиткеч нык таяныч икән бит ул.
Чыгыралыш сыйныфында бик яхшы билгеләренә генә укып килүче Ринат, абыйлары артыннан китмичә, бу елларда шактый престижлы югары уку йортына әйләнеп баручы, финанс-экономика институтын сайлады. Бу улымны миңа ошапмы шунда, абыйларыннан эрерәк бәдәнле, үзем шикелле үк сабыр булуы беләнме ныгырак яратканга да, шундый авыр вакытта теләктәшлек күрсәтүе өчен дә, бик сөендем. Миңа калса, ул абыйларына караганда төплерәк, тормышчанрак фикер йөртә. Әнә бит ничек хәзерге яшеннән үк: “Алга таба җәмгыять тормышы нык үзгәреп, анда социаль-экономик мөнәсәбәтләр беренче планга чыгачак, чөнки уңганны да ялкауны да бер үлчәүгә салып тигезләү илне экономик упкынга китереп териячәк”,- дип тора.
-Улым, мин синең белән тулысынча килешәм, әмма бу фикереңне зинһар өчен башка бер кемгә дә кычкырып әйтә күрмә,- дим якк-якка каранып алып, аны кисәткән булам.
-Революциягә кадәр татар капиталистлары бөтен Россиясендә бик зур байлыкларга ия булып, илдә ныклы позиция тотканнар,- дип дәвам итә Ринат тавышын әкеренәйтә төшеп, - дөньялар шулай барган булса, алар да Американың еврей миллионерлары шикелле татарлар өчен мөстәкыйльлек алуга ирешерләр иде бәлки.
-Нәкъ шулай улым, нәкъ шулай!
-Мин әти, шуның өчен син каршы килмәсәң, финанс-экономика институтында укуны сайлыйм.
-Тулысынча хуплыйм теләгеңне, улым. Шулай кирәк.
Аллага шөкер, аңа КФЭИга укырга кергәндә, атаң шундый-мондый гамәл кылган дип бәйләнеп тормаганнар әле – барлык фәннәрдән дә сынауларын бик яхшы билгеләренә тапшырып, җиңел үтте үзе. Мәктәпне алтын медальгә тәмамларга лаек булса да, РОНОдагылар куркынып булса кирәк, аттестатына берничә фәннән билгесен төшереп куйдылар. Шуның өчен хатынымның битәрләве бәгырьләремә тиде инде. Ихтыярсыз: “Сәвия булса һичкайчан болай кыланмас иде”,- дип өзгәләнгән чаклар күп булды ул көннәрдә. Ә менә улымның үзенең алтын медаль ала алмавына исе дә китмәде...
II
Минем “юләрлегем”нең парысы тәмам яңа конституция кабул ителгәнчегә кадәр барды. Мин тиле әле һаман да, яңа конституция кабул ителгән көнгә тикле бәлки Татарстанга союздаш республика статусы бирерләр дигән өметтә яшәдем. Әмма яңа конституция СССР Верховный Советы Президиумы рәисе вазыйфасын Подгорныйдан алып, Брежневка өстәп тагудан кала илгә дә, җәмгыятькә дә бернинди яңалык китермәде. Әкеренләп мәктәптә миңа кырын караулар да юкка чыкты. Моңа райкомның беренче секретаре Ирек Газизовичның авырап торуым аркасында эштә булмаган чагымда мәктәпкә килгәч, анда минем тарафтан оештырылып калдырылган башлангычларның бетерелә башлавына бик нык ачуы чыгып:
-Мәктәп директоры иттереп яңадан Айрат Хәйдәровичны куймый торып, биредә тәртип булмас ахыры,- дип әйтүе дә тәэссир иткәндер шәт. Бу хакта миңа Суфия, югарыда хикәяләнгән матавыклардан соң беренче тапкыр мәктәптән яктырып кайтып кереп, хәбәр итте. Яңа атна башыннан терелеп эшкә чыксам, элек кырын караган коллегаларым ничек кенә сырпаланмыйлар каршымда, хәтта көләселәрем килеп китте. Ә Ирек педколлективны кисәтеп кенә калмыйча, көннәрдән бер көнне райкомга ук чакырмасынмы. Минем беренче секретарьның кабул итү бүлмәсе ишеге төбенә килгән җиремә үземне РОНО мөдире дә көтеп тора иде инде. Икәүләп район җитәкчесе катына килеп кердек. Ирек урыныннан сикереп торып, мине кочаклап ук каршы алды:
- Айрат абый, син безгә ачу сакламыйсыңдыр инде шундый хәлләр килеп чыгуына, -дип гафу да үтенде.
- Сез нәрсә Ирек Газизович,- дип мин дә ачык күрештем аның белән. Икәү генә булганда мин аның белән “син”, “Ирек” дип кенә мөрәҗәгать итсәм дә мөдир барында шулай күплек санда һәм әтисенең исемен кушып эндәшеп,- ул чагында гаеп үземдә булды бит.
-Ярар, оныттык алар турында. Самат Исмәгыйлевич, монда кара. Мин шундый гөрләп эшләп торган мәктәпне бетерттерергә юл куймам синең ул Баязитовыңнан. Айрат абый вакытында һәр яктан гөлт иткән мәктәптән бер нәрсә калмаган, әйтерсең аннан Мамай гаскәре таптап узган. Хәзер үк мәктәпкә бар да Айрат абыйны билгеләп, гаделлек урнаштырып кайт.
-Ирек Газизович, бер киткәч яңадан башларга килешерме соң?- дидем мин ничектер яхшысынмыйча.
-Айрат абый, бер дә кайгырма, кемгә килешми – ул китсен, ә син килешмәгәнне дә килештереп эшли белә торган зат. Барыгыз әйдә,- дип каршы әйтергә урын калдырмыйча, бик кыска тотты беренче, -мин инде бу турыда мәгариф министрына җиткердем. Нәрсәгә сәләтле икәнлегеңне районга гына түгел, республикага да таныт әле. Безнең тарафтан теләсәң нинди ярдәмгә таяна аласың. Шулай бит Самат Исмәгыйлевич!
-Әлбәттә шулай, -дип үрә катты мөдир.
Самат белән РОНОга кереп ул, инспекторыннан мине директор иттереп билгеләү турында фәрман яздырып алды да, бүлекнең искереп, таушалып беткән ГАЗ-69 ында, мин үземнең “Урал” мотоциклында газиз тугандай якын мәктәпкә юл тоттык. Октябрь ае булса да көннәр җылы һәм коры. Без мәктәпкә дәресләр тәмамланган вакытка туры китереп килеп җиттек. Мин укытучылар бүлмәсенә үтүешли кизүдә торучы җыештыручыга совхоз директоры Хафизуллага РОНО мөдире килүе һәм аның белән бергә конторага да керәчәгебезне җиткерергә кушып калдырдым. Ярты еллап элек кенә “Йолдыз” хуҗалыгы Хафизулла биләмәләренә кушылгач, үзәкне дә ул монда, элеккеге байдан калган ике катлы ыспай идарә бинасына күчергән иде. Ә Хафизның ике мең гектардан аз гына артык булган, райондагы иң аз җирле хуҗалыгын бермә-бер үстерүгә минем дә турыдан-туры өлешем тиде.
“Йолдыз” иң артка сөйрәлгән хуҗалык булганлыктан, аның халкы Хафизулланың бар яктан алдырган хуҗалыгына кушылып эшләү хыялы белән янды. Бер вакыт авылның иң үткен һәм булдыклы затлары миңа Хафизулла хуҗалыгына ничек булса да кушылу мөмкин түгелме икән, дип мөрәҗәгать итте. Мин баштан аларның фикерен яшьтиемә җиткердем дә, авыл халкы исеменнән, алардан имзалар куйдырып, өстәге инстанцияләргә хат җибәрдем һәм менә ниятебез тормышка да ашырылды. Шуңа күрә педсоветтан соң Хафизулланың безне көтеп торачагына бер дә шикләнмәдем.
Коллективта үземне яңадан директор иттереп билгеләүләре хакында ишетеп тә өлгергәннәр ахыры, укытучылар бүлмәсенә РОНО мөдире атлап кергәндә торып басмаган укытучылар да, мине күргәч сикереп тордылар. Самат Исмәгыйлевич фәрманны укыган арада мин укытучыларның күзләренә усал төбәлеп карап чыктым. Минем күзләргә багулары була – үзләрендә гаеп тоючылар бөрешеп төшәләр. РОНО мөдиреннән соң сүз алгач:
-Нәрсә, бергә эшлибезме, әллә инде арагызда минем кул астында эшләүне үзләре өчен түбәнлеккә санаучылар да бармы?- дип сораган булдым бармакларымны өстәлгә бәрә торып.
Җавап ишетелмәгәч, үземнең Суфиям генә:
-Безгә кем белән булса да эшләргә инде, - дигән булды.
-Әйе, эшләргә. Тик беркемгә дә эленке-салынкы гына эшләргә юл куелмаячак,- дидем мин һәр сүзне авызымнан келәшчә белән тартып чыгаргандай озын-озын паузалар белән сузып әйтеп,- сезгә фәкать шуны гына вәгъдә итә алам.
Бу коллективның күп кенә әгзасына шуның кадәр бәгырем каткан иде ки, йөземә елмаюның әсәрен дә чыгарасы килмәде. Аеруча тарих укытучысы Саимә апаның чираттагы бер педсоветта: “Ленин бабай төзеп калдырган социалистик республикалар союзына төзәтмәләр кертергә тәкъдим итү мәгънәсезлек кенә түгел җинаять ул. Сталин исән булса, моның өчен стенага терәрләр иде”,- дигән төрттермәле сүзләре җаныма кадалганы бер дә истән чыкмый. Билгеле, мин дә аңа каршы сүзсез калмадым ул чагында:
-Хөрмәтле Саимә ханым, беләсегез килсә союзга үзгәрешләрне шул ук Сталин кертеп тора. 36 нчы елгы конституцияне кабул иткән вакытларда Татарстан кебек үк АССР булган Казахстан союздаш республика иттереп үзгәртелә. Аңа кадәр Кавказ арты социалистик республикасында өч республика хасил ителә. Хәер, боларны белеп бетерергә Сезнең белемегез җитенкерәми шул, күрәсең, югары уку йортына керүегезне таләп итәргә минем вакыт җитеп өлгермәгән,- дип авызын томалаган идем.
Кинәт кенә шушы репликалар искә төшеп китеп мин:
-Иптәшләр, коллективта югары белемнәре булмаган укытучылар да бар әле. Аларга хәзердән үк белемнәрен күтәрү турында ныклап торып уйлана башларга тәкъдим итәм. Югыйсә андыйларга безнең арада калып эшләү бик нык кыенлашырга мөмкин,-дип кисәтеп, Саимә апа кебекләрнең өннәрен алып куйдым.
-Айрат Хәйдәрович, тик элеккеге вакыйгалар өчен үч алу кебек нәрсәләр була күрмәсен инде тагын, - дип кисәткәндәй итте РОНО мөдире.
-Нинди үч, нинди үч?! Сез нәрсә сөйлисез Самат Исмәгыйлевич? Онытмагыз, мин коммунист кеше һәм ул исемемне лаеклы тотам, - РОНО мөдире тарафына канәгатьсез кырын караш ташлап, сүземне дәвам иттем,-кемнең кем булуына карамастан таләпләр мәктәп уставындагыдан ким булмаячак, белеп торыгыз! Ә хәзер болай эшлибез, яхшы киемнәребез пычрана дисәгез, өегезгә кайтып эш киемнәренә алыштырып киләсез дә мәктәпнең бөтен тирә-ягын чүп-чардан, кычытканнардан, әрекмәннән, шайтан таякларыннан арындырасыз. Алай-болай берәр тәмәке төпчеге күрә калсам, үзегезгә үпкәләгез! РОНО мөдиренең туган мәктәбебездә шушындый башбаштаклыкларны күреп торуыннан миңа оят! Мәктәптә югары сыныф укучыларын да исәпләгәндә йөзләгән эшче көчләр була торып, алардан эшләтмәгәнсез икән – инде үзегез эшләрсез. Бөтен җир ялт иткән булсын, мин өстегездә тормыйм, РОНО мөдире белән совхоз җитәкчелеген күрәсебез бар. Әмма нәтиҗәне тикшерәчәкмен, ишетсен колагыгыз! Җаваплылыкны завучка тапшырып калдырам.

Хафизулла гадәттәгечә, бүлмәсенең кеше күзеннән читтәге эчке өлешендә өстәл көйләп, безне көтеп утыра иде инде.
-Ишеттем-ишеттем, яхшы ният белән йөрүегезне Самат Исмәгыйлевич, -ул Баязитовыгыз белән аптыраган идем инде мин,- дип шау-гөр килеп сөйләнеп каршылады безне Хафизулла,- укытучыларын түгел укучыларын гына да тыңлата белмәгән нинди директор була инде ул? Айрат тиз тәт-тәткә биетер үзләрен, аның талканы коры.
-Айрат Хәйдәровичның нәрсәгә сәләтле булуын бөтен район белә инде анысы. Хәзер минем дә сезнең мәктәбегез турында кайгым бетәчәк.
-Ярар, җәмәгать вакытыннан элек мактап куймагыз әле алай. Менә монда Хафизулла Фәретдинович безне үзенә генә билгеле рецепты буенча кйләгән чәе белән сыйламакчы була ахыры, шулаймы яшьти? – дип мин сүзне икенче юнәлешкә борып җибәрү ягын карадым.
-Әйе-әйе егетләр, дөрестән дә сандугачны җыр белән сыйламыйлар дигән кебек, әйдәгез утырыштык. Безнең Айрат гөмер-гөмергә ликер яратты инде ул, ә Сезгә Самат Исмәгыйлевич, коньякмы, “Столичный”мы?
-Белмим инде, килешерме соң? – дигән булды РОНО мөдире бер миңа, бер Хафизуллага карап алып.
-Килешер-килешер,-дип сөйләнде Хафизулла ике төрле чәйнектән чына якларга сыеклык агызып,- без бит эшләр беткәннән соң чәй генә эчеп утырабыз.
Гәпләшеп утыру барышында без совхоз директоры белән үзара ярдәмләшү шартларында мәктәп совхозга эшче көчләр белән, ә совхоз мәктәпнең ярдәмчел хуҗалыгына һәм укытучыларына-хезмәткәрләренә терлек азыгы бирергә дип килешеп алдык. Мин үз алдыма, юкка чыга башлаган ярдәмчел хуҗалыкка кичектергесез җан өрергә дигән максат куйдым. Гомумән, мәктәпнең бөтен тормышына-көнкүрешенә ашыгыч ярдәм таләп ителүен бик ачык күзалладым мин. Совхозда яшьлек дустым идарә иткәндә, районга үземнең кул астында үскән, энекәшемнең якын дусты хуҗа булганда минем өчен бер нинди кыенлык булмавын алдан ук чамалап, артык борчылмадым да. Иң мөһиме – мәктәп белән идарә итүдә 10 ел тәҗрибәм булганлыктан, андагы барлык нечкәлекләрне төбеннән-тамырыннан беләм. Кыскасы, эшләрем яңадан хутка киткәнлектән, мин баштан-аяк үз стихиямә чумдым...
Яхшымы-яманмы, минем шундый гадәт бар: мәктәптә бөтен дәресләр тәмамланып, җыештыручылар үз эшләрен бетереп киткәннән соң да берәр сәгатьләп өйгә кайтмый торам әле. Иртәгә башкарыласы эшләрне планлаштырам һәм иң соңыннан барлык бүлмәләрне җентекләп карап чыгам. Бер көнне шулай укытучылар бүлмәсендәге өстәл читендә ятучы машинкада басылган кәгазьләргә күзем төште. Идәндә ятканга, җыештыручылар күтәреп куйган булырга тиеш дип фараз иттем. Чөнки аларга шулай кушылган. Беренче биттә: “Ир иткән дә хатын...” Гыйбрәтле хикәя дип куелган. Соңгы битен карап, авторы кем икәнлеге язылмаган булу күренеше мине шактый ук кызыктырып куйды һәм әлеге язманы бүлмәмә алып кереп, укып карарга булдым:
О Х Ш А Ш Я З М Ы Ш Л А Р
I
Заһитка кечкенә чагыннан ук ата-анасы, туганнары гына түгел, бөтен авыл халкы зур өмет баглады. Чөнки ул мәктәптә беренче сыйныфтан башлап, бик яхшы укуыннан тыш йорт эшләренә ябырылып ятуы, үтә дә тыйнак һәм инсафлы булуы белән дә башка иптәшләреннән бер башка өстен торды. Әмма Заһит үзенең булдыклылыгы, сәләтлелеге белән һичкайчан масаймады, киресенчә, бөтен җирдә дә риясыз гади була белде.
Заһит киләчәктә хуҗалык җитәкчесе дәрәҗәсенә ирешү максатына омтылып үсте. Моңа аны үз авылларында баш агроном шоферы булып эшләүче әтисенең энесе Сабир абыйсы күргән саен ымсындырып торды:
-Менә шулай тырышып укысаң, өлкәннәрнең киңәшен тыңлап үссәң, синнән кеше чыгачак, энекәш. Иң мөһиме – урта мәктәпне медальгә тәмамлап, укуыңны авыл хуҗалыгы, я булмаса ветеринария институтында дәвам итәргә кирәк булыр, ә аннан соң синең каршыңда киң юллар ачылыр. Әле син колхоз рәисе генә булып калмассың, райком секретаре дәрәҗәсенә дә ирешерсең, Ходай кушса, -дип Заһитның үзен дә, аның ата-анасын да тәгаен бер максатка омтылдырырга кирәк тапты,-югыйсә әллә кайлардан килеп безнең халык белән җитәкчелек иткән булалар, әйтерсең лә үзебездә лаеклы кадрлар юк! Менә Заһитыбыз гына үсеп җитсен, күрсәтер әле ул үзен! Шулай бит нанем, тырышырсың бит.
-Тырышачакмын билгеле, - Заһит, абыйсы әйткәнчә булачагына үзе дә шикләнми, чөнки укырга сәләте барлыгын яхшы аңлый ул.
Әмма тормыш дигәнең син теләгәнчә һәм ниятләгәнчә генә бармый икән шул ул, ә әллә нинди бормалы юллардан алып китәргә дә мөмкин. Заһитка да менәтерәк, алдан корылган уй-хыялларын үзгәртергә язган булган. 8 сыйныфны бик әйбәт билгеләргә генә тәмамлаганнан соң Чистай совхоз-техникумына укырга керергә туры килде аңа. “Техникумнан соң югары уку йортында укулары күпкә җиңелрәк булачак”,- дип инандырды аны хуҗалыкның баш зоотехнигы Гаваз бер вакыт Заһитның әтисе Талип янына йомыш белән килгәч.
Хуҗалыкның иң алдынгы терлекчесе Талип үзе башлангыч белемгә генә ия булса да районның иң нәтиҗәле эшләүче рационализаторы саналып, һәрвакыт нәрсә булса да уйлап чыгара һәм шуның аркасында баш зоотехникка да авыл хуҗалыгы идарәсеннән мактау эләгә иде. Билгеле инде, Заһит та тәпи йөри башлавыннан ук әтисе аяк астында буталганлыктан, техника өлкәсендә яшьтән бик ушлы булып үсте. Ул да инде өченче сыйныфны тәмамлаган вакытына бакчаларында фонтан, түтәлләргә әйләнеп тора торган су сиптергеч ясап иптәшләрен генә түгел, өлкәннәрне дә шаккатырды. Өй һәм абзар түбәләреннән аккан яңгыр суларын җыяр өчен полиэтилен торбаны ярып, улаклар ясап куюына да ата-анасы бик сөенде, билгеле.
-Техникумны бик әйбәт билгеләренә генә тәмамлап кызыл диплом алып чыксаң, ул мәктәптән медаль алып чыгуга тиң. Димәк югары уку йортына да бер генә фәннән имтихан тотып керәсең,- дип үгетләде аны баш зоотехник Гаваз абыйсы,- институтның механика факультеты дипломы белән авылда гына түгел шәһәрдә дә яхшы эшкә урнашуы кыен булмаячак. Әнә мәсәлән, безнең районның беренче секретаре да белгечлеге буенча инженер-механик.
Әһә, Заһитка нәкъ менә шул гына кирәк тә инде. Ул һичшиксез 8 не төгәлләгәннән соң күрше Гаваз абыйсы әйткән техникумга барачак. Аны тәмамлауга ук институтка керер, аннары инде үзенең тормыш мәгънәсенә әверелгән хыялларын гамәлгә ашырырга да кыен булмас – Заһитта үҗәтлек тулып ашкан, берәр нәрсә турында уйладымы, аны тормышка ашырмый торып тукталмый инде ул.
Әмма Заһит әлеге олы максатына бару юнәлешендә ашыга-кабалана төшеп, ихтыярсыз, юлдан бераз тайпылып куйды шул. Чистай совхоз-техникумын төгәлләгән җиренә аны армия сафларына чакырып алдылар. Солдат хезмәтен аңар Мәскәү өлкәсендә, ракета гаскәрләрендә хезмәт итәргә туры килде. “Укырга беркайчан соң түгел, армиядән кайтуга ук керермен”,- дип тынычландырды ул үзен. Ә язмыш дигәнең, синең уй-ниятләреңә үз төзәтмәләрен кертеп куя шул.
Зур тырышлыгы һәм үрнәк тәртибе өчен бер ел хезмәт иткәч, Заһитны 10 көнлек ялга җибәрделәр. Кайтуының беренче кичендә үк клубка чыкты ул һәм анда күрер күзгә күркәм генә, буе-сыны зифа кызга игътибар итте. Иптәш егетләреннән кыз хакында белешеп, соңыннан озата да китте. Венера югары очның усаллыгы буенча даны чыккан сатучы Саҗидә кызы булып, Заһит аның олы апасы Сания белән бергә укыган иде.
Әче телле булганга Санияне “Зәһәр натр” дип үртәгәннәрен исенә төшереп, Заһит аздан гына Венерага шаяртып шулай эндәшмәде. Мәктәптә химия дәресеннән “Зәһәр натр” темасын үткәндә, Заһит үзе үк шушы төшенчәне Саниягә кушамат иттереп такканын хәтерендә яңартып, берара Венера белән мавыкмаска да уйлап куйды: “Алай-болай гыйшык-мыйшык тирәнгә үтеп керсә, моның аҗдаһага тиң әнисе өйләндереп куярга да күп сорамас! Өстәвенә әнәтерәк, туганнан-туган абыйлары прокуратурада эшли ди”.
Тик.., кая инде анда! Ел буена урман эчендә бер тере хатын-кыз очратмыйча, солдат хезмәте белән генә шөгыльләнеп, нәфис затларны фәкать журнал битләреннән һәм киноларда күреп дәртләнүгә канәгатьләнеп калган яшь йөрәк, әлбәттә инде салкын акылга буйсынмый. Куенына сарылып кергән кызны Заһит та үзеннән читкә тибәрә алмады, таң атканчыга тикле ләззәт дәрьясында йөзде ул. Шуның нәтиҗәсендә егет, өенә ярым исеректәй халәттә кайтып кергәч, анасы улының төзәтә алмаслык хата кылуын аңлап, имәнеп куйды. Чөнки Заһитның сеңелкәше Рәмзия, абыйсының Венераны озата китүен анасына җиткереп, аны хәсрәткә салырга өлгергән иде инде:
-Ә-әй улым, улым! Анасына карап кызын сөй, атасына карап улын сөй, дип халык юктан гына әйтми бит инде ул. Аның анасының нинди зәһәр хатын булуын, ирен санга да сукмыйча, көн күрсәтми яшәвен бер дә ишеткәнең юк идемени соң синең?! Яшь башың белән хараплар гына буласың бит!
- Юкка борчылма сана әни, әллә мин аңар өйләнергә җыенаммы?- Заһит күңеленнән шактый ук шикләнеп калса да, батырайган булып, әнисен тынычландырырга тырышты.
-Ничек борчылмыйсың ди инде, мәҗбүри өйләндереп куйсалар үзеңне, нишли алырсың? Укыган җиреннән ияртеп кайткан егете, халык көтү куган чакта тәрәзәләреннән чыгып качкан ди бит, менәтерәк! Синең белән укыган Сания апасын Таһирга ирексезләп бирделәр түгелме соң?
Ярый әле Таһир акыллы булып, озак тормады – аерылышты. -Мине Бозау Таһиры белән чагыштырма инде әни, башыма алай ук тай типмәгән әле, хәзерге яшемнән өйләнергә.
-Ходай саклый күрсен инде, берүк!
Әмма Ходай, сакланганны саклармын, дигән шул. Ә Заһит исә, ак күргән, акайган дигән шикелле, саклану хакында уйламады да. Хәер, саклану дип, кыз аның кадәр үк тирәнгә керергә җөръәт тә итмәде – егет фәкать кызның шома ак тәннәрен, йомры күкрәкләрен сыйпаулардан гына да дөньясын онытып, югары дәрәҗәдә ләззәт кичерде. Аның каравы Венера уяулыгын бер дә югалтмады, егет аның гүзәллекләрен сыйпап-капшап утырганда, Заһитны үз ятмәсенә ничек каптыру максаты хакында уй йөртте: әнисе һәм апасының киңәшен тотып, кулга керергә торган Заһиттай кәттә егетне тизерәк йөгәнләп кую җаен карады.
Әнә бит югыйсә, Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында бергә укып йөргән егет нинди хәйләкәр булып чыкты, үзенә кирәген алу белән Венерадан койрыгын борды. Үзенә тозак корырга ниятләнүен сизенгән егет Венера, апасын “көчләнүенә” шаһит иттереп чакырыга чыгуы белән тәрәзәдән генә төшеп, качу ягын карады. Инде хәзер бер авызы пешкәч, ул Заһитны кулыннан ычкындырмаячак. Югары уку йортына керергә дип Казанга китәр алдыннан ул аны үзе янында йоклатып калдырып, шаһитлыкка хәтта егетнең ата-анасын да чакыртып китерәчәк. Прокуратурада эшләүче туганы ярдәме белән егетнең “көчләнгән” кызга өйләнүдән башка чарасы булмаячак!
Тик Заһитны уйланмаган адым ясаудан очраклы хәл коткарып калды. Урысның теге: “Не было бы счастья, да несчастье помогло” дигән әйтемендәгечә килеп чыкты – ялы төгәлләнеп, берсе көнгә башкалага китәргә дигәндә аны хуҗалыкта партком секретаре вазыйфаларын башкаручы Тәлгәт Сираевич кызы Гөлфиянең туган көненә чакырдылар. Заһит шикелле тәүфыйклы егетне кияве итеп күрергә өметләнгән йорт хуҗасы ул төнне Венера янына бару җаен калдырмыйча, аягында да басып тора алмаслык рәвештә сыйлады. Икенче көнне аэропортка да хезмәттәге “Москвич” машинасында үзе озата китте. Юл уңаенда исә, аңа армиядә чакта партиягә керергә дигән бик акыллы киңәшен бирде. “Яшьли партиягә кергәннәр карьера баскычыннан тиз күтәрелүчән булалар, шуны онытма,- диде ул егетне бөтенләй үз итеп,- Гөлфия белән дә шулай дуслашсагыз, үзем исән чагында мин сине һичьюгы совхоз директоры иттереп ясап калдырачакмын. Райбашкарма комитеты рәисе баҗай булганда ул эш безгә кыен түгел!”
Партком секретаре үзенең кызын һәр яктан килгән потенциаль кияүгә ярәшер өчен инициативаны тулысынча үз кулына алып, Заһитны читтән торып укырга кереп кайткач та күз уңыннан җибәрмәде. Совхоз директоры белән килешеп, техникум белеменә ия “киявен” хуҗалыкның баш механигы иттереп билгеләтүгә иреште. Тик “булачак кияү” генә бик тиз тәртәгә типте шул – Гөлфиягә әйләнеп тә карамады. Заһит ахыр чиге, Тәлгәт Сираевичның чынлап торып кызына өйләндерергә маташуыннан гарык калып, совхоздан китү әмәлен эзләргә мәҗбүр булды. Озакламый эштән китүнең дә матур гына җае килеп чыкты: авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең профсоюз комитеты рәисе булып эшләүче авылдашы Ирек Батыршин аны үзенең урынбасары иттереп урнаштырды.
II
Әмма аңа шушы җайлы яңа урында тынычлап эшләргә Ходай насыйп итмәгән икән шул, һич көтмәгәндә Заһитка комсомол район комитетының беренче секретаре вазыйфасы тәкъдим ителде. Бергә эшләүче Ирек абыйсы каршы килергә киңәш иткәч, ул комсомол комитетын җитәкләүгә барудан катгый баш тартты. Алай гынамы, Сабир абыйсы үзенең Казан тирәсендәге районда хуҗалык җитәкчесе булып эшләүче дусты, армия буенча хезмәттәше аша перспективада колхоз рәисе булырлык урынга, әлегә баш инженер вазыйфасына чакырып торгач, шунда китәргә карар итте. КПСС райкомының беренче исекретаре өчен бу гайре табигый булып күренгән хәл аны чыгырыннан чыгарды: Заһитның шәхси эшен бюро утырышында тикшертеп, аны партиядән чыгарырга дигән тәкъдим белән дә куркытып карады: “Аңа җылы туалетлы, шәһәрчә ясап төзелгән фатир кирәк булган! Җаваплы, әмма катлаулы авыл хуҗалыгы хезмәтеннән качарга торган ул нинди коммунист! Мин аны Ленин партиясе рәтләреннән чыгарырга тәкъдим итәм, ул анда өлгереп җитмәгән килеш үтеп кергән булган. Кем дә кем аны партиядән чыгарырга дигән фикердә, аларның тавыш бирүен сорыйм”.
Әмма беренче секретарь үзе кулын күтәрмәгәч, башкалар да моңа кыюлык итмәде. Аның каравы берничә куштан бюро әгъзасы: “Хәзер ул инде хатасын аңлады. Алай ук каты җәзаламыйк, комсомол секретаре булырга теләми икән, башка андый җавплы постларны тәкъдим итәргә түгел, эшли бирсен шунда тимер-томыр арасында казынып, мазутлы механик хезмәтендә, я инде профсоюзында кәгазь арасында күмелеп ятсын”,-дигән кебек сүзләр кыстырган иттеләр.
Бу бюро утырышыннан соң Заһитның күңелендә әллә нишләп кенә авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына тискәре караш кереп оялады. Шуңа күрә читтән торып беренче курсны тәмамлагач, ул кинәттән экономфакка күчеп куйды. Ә инде институтны тәмамларга бер ел кала, өйләнеп тә өлгерде. Язмыш дими, ни генә дип атарсың мондый хәлне. Ата-анасы ничек кенә теләмәсен, зур өметләр баглап үстергән газиз уллары, тормыш иптәше иттереп, һаман да шул Венераны сайлап куйды бит, әй.
Заһитның әнисе Маһирә күңеле сыкрап, йөрәге әрнүләре аша гына туйны үткәреп җибәрде. Килене белән дә ачылып китеп сөйләшә алмады ул. Хәер, Венера үзе дә каенанасына ачык йөз күрсәтергә ашыкмады, аның киңәш итеп әйткән һәр сүзен, инәләрен кабартып, авыз эченнән мыгырданып кына тыңлагандай булды.
- Әле ярый безнең белән тормыйлар, югыйсә икегезнең берегез акылыннан язар иде һәм ахыр чиге, яшь килен барыбер сине җиңеп чыгар иде, -дип танырга мәҗбүр булды Заһитның әтисе Талип, хатынын әллә үртәгәндәй, әллә инде хәленә кереп, -аҗдаһа Саҗидәнең үзеннән дә явыз кызы өчен үстереп биргәнбез бит малайны.
Инде ниһаять, Заһит та үзенең нинди камыт киюенә төшенде кебек, чөнки ял көннәренә авылларына кайткач, Венера каенаналар йортына керүдән катгый баш тартып, үз әниләре ягына гына каера торган булды. Дөрес, киявен үзе белән чакырган итте ул, әмма Заһит, әбиләрендә беренче тапкыр “кунак” булгач, башка ул тарафларга бармаска тәүбә кылды. Әбиләренең бик сәер гадәте сагайтып калдырды аны: чәй өстәле артына утырышканда, бабасы нишләптер арага сыймый кала иде. Бу хәлгә аптыраган кияү:
- Нигә бабай да безнең белән утырмый?-дип сорамый түзә алмады.
- Әле ул хәзер генә өстәл артыннан торды, дияргә ашыктылыр беравыздан Заһитның әбисе белән Венераның кияүдән кайткан апасы Сания. Аннары Саҗидә иренә төксе генә кычкырып куйды: “Нәрсә, авызыңа су капкандай дәшми торасың, әйт, хәзер генә торып киткәнеңне, югыйсә кияү әллә нәрсә уйлар.
- Әйе-әйе кияү, минем ашыйсы килми, әйдә үзегез ашагыз,- дияргә мәҗбүр булды бабай кеше Нәсих, өстәлдәге нигъмәтләрнең тәмле исеннән авыз суларын йоткалап.
- Юк инде бабай, болай килешми,- Заһит, хатынынына нәүмизләнеп карангалап алып, аның нинди хөкем чыгаруын көткән Нәсихны ай-ваена карамый өстәл артына утырырга кыставында булды. Нәсих исә, Саҗидәсе: “Ярар, кыстатып торма сана, ашамасаң бит, утырып торырсың инде!”- дигәч кенә табынга кушылырга җөръәт итте һәм хатыны кушканча тәгамнәргә кагылып та карамады. Ахыр чиге Заһит: “Бабай, тагын бер өчпочмак ашаганнан гына бер дә артык булмас, сиңа ашарга да ашарга әле. Инде болай да гәүдәң чыра кебек кенә калган”, дип өчпочмакны кулына тоттырмакчы иде, әмма Нәсих итле тәгамнәр ашамый торган кеше булып чыкты. Шуңа күрә Заһит гөбәдия кисәге алып бирәсе итте. Нәсихның гүя ризыгын кулыннан тартып алалар, мизгеле белән гөбәдияне авызын чапылдата-чапылдата бөкләп куйды ул. Шунда гына Заһит бабасының кунак бар чагнда ни өчен гомуми өстәл артына сыймаганын аңлады.
- Кайсы җиренә генә шуның кадәр тыгынадыр, тәненә барыбер ит кунмый,- Саҗидә иренә акаеп карап алды, тегесе “гаеп эшләгәнен” аңлаган рәвештә куырылып төште, - кит сана, булса да булыр икән бер нәфесен тыя алмаган бәндә.
- Безнең әти мән белмәгән шундый тәрбиясез инде ул,- дип өстәде Венера да атасына төксе карап,- вегеториан бит әле җитмәсә, хих-хи- хи.
Әбисе белән хатынының бу кыланышларыннан исе киткән Заһит тизерәк өстәл артыннан кузгалырга ашыкты.
-Булмаса, бер тәмәке көйрәтеп керик бабай,- Заһит кесәсеннән затлы сигарет чыгарып, Нәсихка сузды. Анысы тәмәке дә тартмый икән, ахыр чиге кияү кеше шыпырт кына, бабасы аңларлык рәвештә баш бармагын бугаз тирәсендә йөртеп күзен кысты.
Нәсих тәкъдимне аңлады – шунда ук кияве артыннан иярде. Ишек алдына чыккач, ул киявенә ишарә ясап, үзенең хатыны күзеннән яшерен, иркенләп ял итә торган урынга – бакчада эшләү кораллары саклау корылмасына чакырды. Биредә ул явыз хатыныннан, аңардан да кансызрак кызларыннан беразга булса да арынып, чын мәгънәсендә ял итеп алырга ярата торган иде.
Әнә шул рәхәт мизгелләре исенә төшепме, үзе белән киявен нигәдер ишектән түгел, ә ике тактаны ян-якка аерып кереп, ахырдан аларны тигезләп тә куйгач һәм Заһитның күкрәк кесәсеннән чыгарган җәйпәк шешәле коньяктан авыз иткәннән соң, ниндидер ләззәтле бер канәгатьлек кичереп , кеткелдәп алды: “Монда икәнлегебезне алар әллә нигә дә белмиләр”, -диде Нәсих як-ягына каранып алып, аннары кинәт кенә җитдиләнеп китеп, пышылдап сөйләүгә күчте:
-Кияү, күңелеңә авырга алма, әмма мин алай әйтергә тиеш булмасам да кисәтеп әйтәм, Хуҗа Насертдин малаен чүлмәк ватылганчы кыйнаган кебек, хатыныңны бер кире сүз әйтү белән тотып яр. Хәзердән кулыңда тота белмәсәң, соңга калуың ихтимал.
-Син нәрсә сөйлисең бабай, ул нинди сүз инде тагын?
-Тавышланма, - Нәсих бармагын иреннәренә тидереп алды,- бик белеп сөйлим мин кияү. Менә минем Саҗидә белән чирек гасырдан артык ничек җәфаланганымны аңласаң инде син. Миңа чебен иманы да күрсәтмиләр бит монда, кызларын каршы котыртып, бергәләшеп тукмыйлар, һич кенә дә чыдар әмәл юк. Алай-болай берәр туганнары килеп табын корылса, миңа анда утырырга ярамый, фәкать алардан калган сынык-сары белән генә тукланам.
-Алай булгач ник үзең шундый хәлгә юл куеп, яшьрәк чагыңда ук аерып җибәрмәдең соң?
-Саҗидәнең хәзер прокуратурада эшләүче туганы участковый иде ул чагында, әнә шуның белән һаман куркытып торды инде. Катырак сүксәм, сукты дип күлмәген ертып, беләкләрен тырнап энекәше янына йөгерә торган иде. Аннары тегесе килеп җитеп, икәүләп яралар иде. Хатын дигәнем тибеп кабыргамны да сындырды инде. Кызлар үсә төшкәч, энесенең дә ярдәме кирәк булмый башлады. Ул вакытта инде минем дә каршы көрәшерлек мидәтем бетеп киткән булып чыкты.
Заһит, бабасын кызганырга да белмәде, хөкем итәргә дә аптырады; ир-егет ничек шулай җебеп төшә ала икән, дип уйлады ул. Үзе исә һич кенә дә моңа юл куймаячак инде. Әнә бит аның ата-анасы ничек бөтен авылны сокландырып пар күгәрчендәй гөрләп яшиләр. Заһит, әнисенең үз газиз ирен кунаклар килгәндә табынга утыртмавын күз алдына да китереп карый алмады. Чөнки аның атасы андый чакларда һәрвакыт табынның иң түрендә утырыр иде. Әниләре балаларын үз аталарына каршы котыртуны да аңлый алмады ул. Киресенчә, Заһитмы, энесе яки сеңелләре берәр кирәкмәгән гамәл кылганда әниләре шунда ук: “Әтиегез генә кайтсын, берүк!”- дип аталарын һәрвакыт гаиләнең башы икәнен искәртүне кирәк табыр иде. Үз чиратында аталары да ана дәрәҗәсен бик югары куя белде. Берәрсе әниләре әйткәнне мизгеле белән үтәргә алынмыйча, иркәләнеп торуларын ишетү белән үк:
Сез оятсызлар, ничек шулай әниегез сүзен аяк астына салырга җөрьәт итә аласыз, ул бит сезне йодрык кадәр вакытыгыздан күкрәк сөтен имезеп үстергән иң изге зат, тәмугъ кисәүләренә әверелмәкче буласызмы әллә? Карагыз аны, тагын бер генә күрим анагызны тыңламаганны! – дип озак кына бармагын селкеп торыр иде.
Әйе, аларның Венера белән үзара мөнәсәбәтләре һичшиксез үзе тәрбияләнеп үскән гаиләсендәгечә булачак. Ул бабасы Нәсих шикелле җебеп тормаячак инде, ә үз сүзен әйтерлек, шул ук вакытта хатынын хөрмәт итеп торучы ир булачак. Моңа ирешү өчен туган нигезгә ешрак кайтып, әти-әни арасындагы матур мөнәсәбәтне Венерага мөмкин кадәр күберәк күрсәтергә кирәк булыр.
Заһит бу өмет-хыялларына бөтен барлыгы белән ышанса да, тормышта башкача юлдан китәргә дә мөмкин икән шул. Район үзәгеннән һәр ял көненә туган авылларына кайтып йөрсәләр дә ул, хатынын үзләренә керергә күндерә алмады, икесе ике җирдә кунып кала торган булдылар. Әмма яшь гаиләдәге аңлашылмаучылыкларның болары баласы гына булып, анасы тора-бара ныгырак ачыклана башлады. Заһит өчен иң кыены – өйгә дус-ишләрне генә түгел, туганнарны да алып кайтырга ярамавы белән бәйләнгән булды. Ул үзе белән берәрсен ияртеп керү түгел, аерым гына берәрсе килеп керсә Венерасының йөзе каралып төшә. Әгәр дә Заһит шунда: “Эш өчен кирәкле кешеләр”,- дип чәй дә көйләргә кушса хатыны күтәрелеп бәрелә торган булды.
-Сиңа кирәкле кешеләр булса, үзеңнең әниеңнәрең янына алып кайтып сыйла, миңа берсе дә килми бит әле. Әллә мине официант дип белдеңме, җыен алкашлар көен көйләп торырга!
-Ярар, тавышланма гына, үзем барысын да көйләрмен,- дип Заһит Ходайдан сабырлык сорап, кунакларына өстәл әзерләрләргә мәҗбүр була иде. Әмма чит күзләрдән бер нәрсәне дә яшереп калып булмый икән шул, хатынының “кыргыйлыгы” аркасында ул үзенең карьерасын үстерү өлкәсендә дә нык оттырды.
III
Тик шулай да Заһитның бәхете йокламаган булып чыкты. Озакламый аңа районның яңа гына оешкан хуҗалыгына баш икътисадчы белән параллель рәвештә партком секретаре вазыйфаларын башкару тәкъдимен җиткерделәр. Хуҗалык җитәкчесе бик тә энергияле һәм булдыклылыгы өстенә шактый ук коры кеше икән, шунлыктан ул Заһитларга беренче тапкыр килеп керүендә үк Венераның чит кешегә карата чытык чырай күрсәтү гадәтен сизеп, бик тиз аның кикриген шиңдереп кую җаен тапты:
-Нәрсә, синең хатын урманда үскәнме әллә Заһит Талипович, инәләрен тырпайтып каршылый кешеләрне,- дип керә-керешкә үк турыдан бәреп әйтеп куйды совхоз директоры. Заһит уңайсызланып, җилкәсен сикерткәч, Венераның үзен “тәрбияләргә” кереште,- сеңелем, мин сезгә нәрсәдер сорап кермәдем бит. Чыраеңны сытып торма, киресенчә минем ярдәм итү мөмкинлегем дә юк түгел. Әле монда керүешли үзеңне контора тирәсендәге берәр җайлы эшкә чакырырмын дип уйлаган идем. Тик миңа мондый төксе бәндәләр кирәкмәс шул.
-Юк инде Исхак Гавазович, бүген иртәдән бирле башым авыртып торганга гына чырайның рәте киткәндер. Сезнең шикелле затлы кунакларны да тиешенчә, ачык кабул итә алмадым,- дип төче телләнде Венера кинәт кенә алмаштырып куйгандай,- әйдәгез түрдән үтегез, чәй эчәсезме, кофе ясыйммы?
-Кәефне бер җибәргәч, кофең да кирәкми, чәең дә. Белеп тор сеңелем, татар халкында: “Кеше кергәч, мәчегә кычкыру да кунакка тупаслык күрсәтү булып кабул ителә”.
Шушы аңлашудан соң Венера совхоз директоры кергән очракларда майлап куйгандай тәртипле кыланса да, нигездә үзенең анасына хас сыйфатын һич кенә дә үзгәртә алмады, төгәлрәге – үзгәртергә теләмәде дә. Ул һаман да ире үзе белән берәрсен ияртеп керсә, йөзен турсайтуын белде. Ә җаваплы хезмәт урыны тоткан кешегә үзе шикеллеләр һәм югарырак урыннарда утыручылар белән аралашмыйча һич мөмкин түгел. Югыйсә сине санлаучы да, кирәк икән, өскәрәк менәргә ярдәм итүче дә булмаячак.
Әле ярый совхоз директоры Исхак Сәйфуллин Заһитның хәлен яхшы аңлап, югары даирә җитәкчеләр белән очрашуларга, табигать кочагына аны үзе белән алып чыга торган булды. Соңырак, Сәйфуллин башка хуҗалыкка күчеп киткәндә, үзе урынына Заһитны тәкъдим итеп калдырды.
Тик менә Венерасы гына үзе башкаларга кунакка йөрергә бик яратса да, иренең хезмәт буенча дусларын-иптәшләрен генә түгел, хәтта туганнарын да үз фатирларында күрергә теләмәде. Аның каравы әйбәт киенеп, Заһитның хезмәттәге машинасында директорша булып, кукыраеп йөрергә күнегеп китте. Туганнары, дус-ишләре мондый хатын белән алга таба бергә тору мөмкин түгеллеген даими кисәтеп тә килделәр, билгеле, әмма үсеп баручы ике малаен яратканга күрә һаман да хатыны белән аерылышырга үзендә ихтыяр көче таба алмый торды ул.
Янган йөрәген бастырырга, гаиләдә килеп чыккан барлык күңелсезлекләрне эчкә җыя бармаска аңа очраклы бер танышу ярдәм итте. Яшь хуҗалык җитәкчесе буларак аны Казанга ике атналык курска җибәрделәр. Авыл хуҗалыгы кадрларының квалификацияләрен күтәрү институты тулай торагында торып укырга җайлы икән. Янәшәдә генә укытучылар өчен шундый ук уку йорты эшли. Бервакыт Заһит кичен шәһәрдән тулай торагына кайтканда “Роторлы” тукталышында төшеп, үзеннән алда атлаган кызның буй-сынына мөкиббән китте. Кыз искиткеч төз һәм шома аяклары белән шуның кадәр матур атлый иде ки, Заһит ул чагында күңеленең әллә кай җирендә үзенең салкын акылына буйсынмаган хисләрнең тулып ташуын сизеп, кызга мөрәҗәгать итми түзә алмады.
Дөрес, туташ күрер күзгә хуш китәрлек чибәр түгел икән, тик шул ук чагында аның үзенә генә хас җан елымлыгы, ягъни өлкәннәр әйтмешли, сөйкемле сөякле булуы бәхәссез иде. Бигрәк тә аның күзләре тәэссирле, гүя аларга ниндидер сер яшерелгән дә, елмайганда алар бит урталарында хасыйл булучы чокырлар белән үзара гармония тудырып, синең җаныңа шифалы нурлар рәвешендә үтеп керәләр иде. Заһитны кызның нәкъ менә шушы серле күзләр белән күңелләргә тирән үтеп каравы һәм балкып елмаюы әсир итте дә инде.
Менә хикмәт – кыз Заһит белән бер үк районнан булып, авыл мәктәпләренең берсендә директор урынбасары вазыйфаларын башкара икән бит. Ул да квалификация күтәрү курсларына килгән булып чыкты. Заһитны бик әйбәт белүе белән Гөлсинә исемле бу мөлаем туташ аны бераз сагайтып та калдырды әле. Чөнки район үзәгендә яшәгән чакларында Заһитның хатыны мәгариф бүлегендә сәркәтип ваыйфасында эшләп алды.
Әмма Гөлсинә үзенең Заһитлар гаиләсе хакында хәбәрдар булуын җәеп салырга ашыкмады, чын педагогларга хас тыйнаклык күрсәтә белде. Ул шулай ук Венера шикелле кыргыйланып та кыланмады, ачык йөзле булуы белән Заһитны тагын да сокландыра төште – якташ дип хәтта үзе урнашкан бүлмәгә чәйгә дә чакырды. Заһит исә кыстатып маташмады үзенә дә аңлашылмаган ниндидер көч тәэссирендә, карусыз кыз артыннан иярде.
Бүлмәдә өчәү торалар икән. Гөлсинә Заһитны алар белән: “Районның иң перспективалы, бик булдыклы хуҗалык җитәкчеләренең берсе”,-дип таныштырып, үзе турында кабат уңай тәэссир тудырырга өлгерде. Гомумән, Заһит торактан саубуллашып чыккач та Гөлсинә турында бик озак уйланып торды. Әле хәтта бүлмәдәшләрен дә булачак очрашулар белән ымсындырып алды. Чөнки ул Гөлсинәләрдә чакта аларга иртәдән арыга театрга барырга чакырып, ризалык алып куйды:
-Егетләр, күршедә өч фәрештә кебек кызлар яшәп ята. Буйлары буенча гына да безгә тач килеп торалар. Безнең Сәүбәнгә үзе кебек озын буйлы Баулы кызы Айсылу, миңа үзебезнең райондаш Гөлсинә булыр инде. Син Гамил дускай күңелеңә авыр алма, буеңа туры килеп торган Тәтеш кызы Тамара белән уртак тел табарсың кебек.
-Анысын кызлар янына баргач хәл итәрбез,- дип сер бирмәскә тырышты эшләпәсе һәм биек үкчәле ботинкалары белән бергә метр ярым тарткан Гамил,-тотармын да иң озын буйлысын озатырмын.
Һәм Гамил әйткәннәрен рас китерде дә – үзеннән бер башка озын булган, күз явын алырдай чибәр Айсылуга эт тигәнәгедәй ябышып катты, ә озын буйлы, әмма бик тыныч холыклы Сәүбәнгә исә култык астыннан гына булган Тамара янәшәсеннән атларга туры килде.
Гөмерләр узу белән театрга ул чактагы сәяхәтне Заһит та, Гөлсинә дә сагынып һәм көлешә-көлешә искә алалар. Ә өч пар бергә караган истәлекле ул спектакль Заһит тормышында 180 градуслы борылышка тиң вакыйга булды. Ниндидер серле, тәннәрдәге барлык күзәнәкләрне ләззәт гармоннары белән тутыручы искиткеч рәхәт халәт кичереп утырды ул тамаша вакытында.
Юк, спектакль карау тәэссиреннән түгел иде ул, сәгатьләргә тикле җыелган ләззәт мизгелләре. Баштан Заһитның боты кызныкына тигәч, тәннәрдән дылк-дылк итеп җанга рәхәт дулкыннар йөгереп узды, ә инде кыз тәненнән дә җавап дулкыннары килеп ирешкәннән соң ул, Гөлсинәнең шушы ымсындыргыч шома ботына сак кына иттереп кулын салды. Бу кадәрле дә ләззәтле хисләрне Заһитның, ни гөмер хатын белән яшәп тә татыганы юк иде әле. Тамаша барышында кичергән шушы тойгыларын Заһит спектакль карап чыккач, Гөлсинәгә дә җиткерми түзә алмады:
-Мин үземне беренче тапкыр кыз озатырга барган мәктәп укучысы халәтендә тойдым Гөлсинә. Һәм андый ләззәтле хисне татырга син ярдәм иттең. Ышанасыңмы, 5 ел хатын белән торып та миңа шулай рәхәт булганы юк иде әле.
-Хатыныгыз бик чибәр бит Сезнең Заһит абый. Сез дә шулай сөйләп торгач, кемгә генә ышанырга кала?
-Беренчедән, синдәгедәй күңелне иркәләп, сирпелеп торучы сөйкемлелек юк аңарда, икенчедән, аңарда салкын, ялган матурлык кына.
-Өченчедән?
-Анысын да әйтимме инде?
-Әйтмичә ярамас Заһит абый.
-Өченчедән, Заһит абый дип бик картайтмасаң иде.
-Юк, ю-у-ук. Ничек абый димисең үзеңнән өлкәннәргә?! Без бит татар кешеләре. Өченчедәнен дә ачсагыз, һич югы Заһит әфәнде дип эндәшермен.
-Өченчедәнме, өченчедән ятакта фригид хатын ул, аңлыйсыңмы?
-Аңламыйча, анысын гына ишеткәнем бар әлбәттә. Тик хатыныгызның үз сүзләренә караганда, ул һич кенә дә андый булырга охшамаган.
-Нинди сүзләренә, аңламадым?
-Юк инде, юк-юк, болай гына.
-Алай булмый, Гөлсинәкәй, кара күзкәй,- Заһит каушап калган кызны кочагына кысты,- әйтмәсәң җибәрмим!
-Җибәрә күрегез, әйтәм-әйтәм. Заһит кулларын ычкындыргач, Гөлсинә бәян итте,- безнең район мәгариф бүлегендә баш методист булып эшләүче Гөлчәчәк апа бик үткен хатын бит. Шаяртырга да, котыртып алырга да ярата. Бервакыт мин килеп кергәндә, Сезнең Венерагызны үртәп тора бу. “Син Венера, ирең өйдә юк вакытны гына саклап торасың ахыры, бер көнне ят ир-ат белән машинада урман буендагы “Гашыйклар күле”нә кереп бара идегез. Вакытны бер дә бушка уздырмыйсың инде үзең”,- дигәнен ишеткәч, шаклар каткан идем. Үзенең шундый ир асылы була торып, ничек хыянәт итәргә мөмкин икән? Әле Сез аның җавабын ишетсәгез иде: “Үз ирең белән этле-мәчеле торуга караганда чит ир-атның сөяркәсе булып яшәвең мең әйбәт. Алар хет иркәли-назлый, бүләген бирә белә!”
-Ә мин аның шундый икәнлеген белеп торам, -дигән булды Заһит исе дә китмәгәндәй, эчендә гарлегеннән ут янса да, тыштан тыныч күренергә тырышып,- аның белән без формаль рәвештә генә ирле-хатынлы саналабыз. Әгәр дә каршымда утыручы Гөлсинә исемле, фәрештәдәй кыз үз язмышын минеке белән бәйләргә ризалашканда, моннан кайтуга ук аерылышырга гариза язачакмын. Син ничек уйлыйсың гүзәлем?
Заһит Гөлсинә аңышып өлгергәнче аны кочагына кысып, суырып үпте:
-Я, әйт минем өчен хәлиткеч сүзеңне, ризамы?
-Заһит абый, Сез алай шаяртмагыз сана.
-Беренчедән, абый түгел, икенчедән, мин бервакытта да булмаганча шаяртмыйм, ә бик җитди әйтәм. Ризалашып, кирәк санасаң әти-әниеңә башкода җибәрәм. Әйт сүзеңне!
-Кем инде капылт кына андый җитди мәсьәләдә җавап бирә ала, вакыт күрсәтер.
-Вакыт шулай күрсәтә, кыскасы, моннан кайтуга мин Венера белән аерылышу процессын башлап җибәрәм, син дә никахка хәстәрләнә тор!..
-Әйтерсең җилкәсенә атланып утырган “Кайгы”дан котылган диңгезче Синдбад инде, Заһит үзен әлеге сөйләшүдән соң бөтен җанын-тәнен басып торган бик авыр йөктән котылгандай хис итте. Шуңа күрә ул квалификация күтәрү курсларына бирелгән вакытның соңгы көннәрен ашкынып көтеп алды. Чөнки аның алдагы көннәргә планы барлык нечкәлекләренә кадәр уйланып куелган иде инде.
Венерасының хыянәтен ишеткәнлектән аның белән “аңлашу” Заһит өчен бик кыен булмады. Чөнки “Гашыйклар күле”ндә булуы турында Венера акланып та тормады:
-Тыныч кына торасың килмәсә чык та кит минем йортымнан!- дип җикерепнде ул иренә, чынбарлыкта фәкать Заһит тырышлыгы белән генә совхоз исәбеннән корылган ыспай йорт бусагасына төртеп күрсәтеп,-синең кебек бозау ирләр белән дөнья тулы, ә малайлар минем белән калалар. Үсеп җиткәч күрсәтерләр әле алар үзеңә. Әйтәм бит, синең кебек ир сәләмәләре белән дөнья тулы дип.
-Әйе-әйе, әнә кияүдән куып кайтарылган апаң да шулай дип тора.
Венера белән бергә яшәүләренең соңгы мизгелләре әнә шундый “чын йөрәктән чыккан аңлашу”, сөйләшү белән тәмамланды. Заһит ул йортка башка аяк та басмады – барысын да үсеп килүче малайлары хакына калдырды. Ә тагын ярты елдан соң алар Гөлсинә белән ярәштеләр һәм элеккесеннән дә иркен, биек, якты йорт-җир өлгертеп керделәр...

И Х Т Ы Я Р С Ы З Ч А Р А
I
“Гыйбрәтле хикәя”не укып чыктым да, аның кем тарафыннан язылган булу ихтималын күңелем түреннән актарып карадым. Район авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең профсоюз комитетында соңгы елларда эшләүчеләр арасында да андый яшь адәм күренми лабаса, комсомол комитетын җитәкләргә кемнәрнең тәкъдим ителеп каралуын да исәпләгән булдым. Юк, барыбер чамалый алмадым, кызык өчен Хафизуллага да биреп, укытып карарга кирәктертер шәт. Аннары бу уемнан да кире кайтып, язманы укытучылар бүлмәсендә ятканча куеп калдырдым. Бәлки чит районнан килгән берәр укытучының иҗатыдыр. Исәпләп карасаң, әллә нинди гыйбрәтле язмышлар бар икән бит.
Кинәт кенә минем күңелдән: “Тукта әле Айрат, бу “Гыйбрәтле хикәя”не икенче улың Маратка төрттереп язмаганнармы икән соң?”-дигән уй йөгереп узды. Хикәядәге Венера аның хатына Флераның прототибы түгелме, алай-болай? Төптән уйлап карасаң, бөтенләй дә туры килә бит. Маратның мәктәптән үк яратышып йөргән Мәдинәсе арасына кереп, явызлыгы белән даны авылга чыккан, Флераның әнисе Вәсилә, аларны мәҗбүриләп диярлек өйләндерде. Тагын бер туры килү - Вәсиләнең туганы прокуратурада эшләмәсә дә судья булып утыра. Хикәядәгечә, Вәсилә шулай ук ире – минем кода тиешле кешем Шәрифне санга да сукмый.
Инде Флерасы үзенең күлмәген ертып, беләкләрен тырнап, Маратны 15 тәүлеккә КПЗга (камера предворительного заключения) утыртырга өлгерде. Аннары Флераның Маратка тугрылык саклавы да хикәядәгечә, зур шик астында. Маратлар шәһәрдә яшәп, үзе фән белән шөгыльләнсә дә охшашлыклар артык күп. Күңелдәге шикләрне тарату максатында язманы кире алып, Суфиягә дә укытып карауны кирәк санадым.
Менә сиңа мә, мин әйтмәгән көенчә Суфия:
-Нәкъ безнең Маратлар язмышы икән, -дип куймасынмы.
-Нишләп нәкъ кенә, ә дөрестән дә Маратлар язмышы турында махсус язганнар дип уйламыйсың?
-Белмим тагын.
-Белмәсәң белерсең, Маратны чакыртып кайтарып, ныклап сөйләшергә кирәк үзе белән. Вакытында чара күрмәсәк, ул дәдҗал Флера улыбызны харап итәчәк.
-Ә нинди чара күрә алабыз без?
-Аерылышсыннар, ахыр чиге.
Телефоннан сөйләшеп, Маратны ял көненә туры китереп, өйгә кайтырга чакырдык. Маратның үзен генә чакырган булсак та, аңа башка вакытларда бездән читләшүне кулай тапкан Флерасы да ияреп кайткан. Мин икенче бүлмәдә аларның чәйләп алганын көттем дә, килен алдында бик үк церемонияләнеп маташмыйча, турысын ярып салдым үзенә:
-Килен, сез кайчан кешечә, бер-берегезне аңлашып яши башларсыз икән?
-Без хайваннарча торганыбыз юк әле,- дип авыз эченнән мыгырдап җаваплады Флера.
-Нәрсә, минем улым берәр җире белән башкалардан кирерәкме, аена бәшәр йөз сумга якын, райком секретарьлары да ала алмаган акча алып эшли. Буе- сыны килмәгәнме, заманында Сабан туен тоткан егет. Кемнән ким ул? – мин Флераның җавабын колак аша гына уздырып, салмак кына Маратның асыл сыйфатларын санавымны дәвам иттүемдә булдым, ә килен исә һәр дәлилемә “Кирерәк дигәнем юк әле”, “Минем ким дигәнем юк әле”, -дип һаман да мыгырдануын дәвам итте, - ничек газиз иреңне 15 тәүлеккә милиция бүлегенә кертеп яптырырга мөмкин, мин һич аңламыйм?
-Кулын озайтмасын, төртеп җибәрде аздан гына егылмый калдым.
-Син малай, бөтен гөмерең буена хатының кубызына биеп яшәмәкче буласыңмы, – мин Флераның сүзләренә игътибар итмәстән, Маратны тәрбияләргә керештем, - бабаң Шәриф хәлендә калуың ихтималы турында бер дә башыңа уй килгәне юкмыни соң синең, юньсез?
-Әти, нишләп алай дисең? –дип әйтергә өлгермәде Марат, Флерасы чәчрәп торды:
-Бу нинди хәл инде, мин безнең тормышка кысылырга беркемгә ирек куймам, -дип чәрелди башлаган иде, түзмәдем:
-Дәшмә мәлгун, ата белән улның гәбенә тыгылырга сиңа кем рөхсәт бирде, мәгънәсез, мин үз өемдә синнән идарә иттерә торган кеше түгел! – эчемдә кайнап чыккан ачудан өстәлгә китереп суккан идем, андагы чәйнек, чынаяклар идәнгә очып төшеп, йомычкадан гына катырып ясалган өстәл тактасы урталай ярылды. Марат хатыны:
-Коткарыгыз, үтерәләр! –дип урамга атылып чыкты, ә мин артыннан:
-Кем синең белән кулын пычратсын!? Бар ычкын моннан, башка эзең дә булмасын! – дип кычкырып калдым, - бик ачуымны китерсәң, артыңнан этне ычкындырып җибәрермен тагын, әшәке җан!
Маратка исә, фатирларын малае Фердинат хакына, Флерага калдырып булса да, аерылышырга киңәш бирдем. Бу мәсьәләдә Суфия дә мине тулысынча хуплады:
-Улым, атаң дөресен әйтә, бу хатын белән тора калсаң, башыңа җитәр ул кара елан. Сиңа тиң яр түгел ул.
- Фатирдан китсәм, мин кайда яшәп эшләрмен соң?
- Фатирга кертүчеләр Казанда беркайчан беткәне юк, табылыр торыр җир,- диде Суфия,- апалар белән сөйләшеп карармын, берәр киңәш бирерләр.
Без Суфия белән бергәләп, Маратны үзебезнең якка бора алдык шикелле. Ул тулысынча Флера белән алга таба шундый мөнәсәбәттә бергә яши алмаячагына инанды бугай. Икнче көнне без аны, сөйләшенгәнчә булачагына тулысынча өметләнеп, озатып җибәрдек. Суфия телефоннан апасы белән сөйләшеп, фатир тапканчы Маратны үзләрендә сыйдырып торырга килеште. Асия сүзләреннән аңлашылганча, аларның биш бүлмәле фатирларында улыбызга һич тә кысанлык булмаячак.
Әмма без планлаштырганча барып чыкмады шул. Марат Асия апаларына барып та тормаган. Соңыннан ишетелгәнчә, Флерасы иренең сүзеннән чыкмаячагына вәгъдә биреп, бергә яшәргә күнектергән үзен. Бу хәбәр килеп ирешкәч, мин Мараттан бөтенләй өметне өздем – ул малай безнең нәселгә лаеклы ир булып җитешмәде, димәк. Тик шулай да үз каның бит, мин дә Суфия дә шыпырт кына Маратларның күршеләре белән бәйләнешкә кереп китеп, телефоннарны алыштык та хәбәрләшеп торырга сөйләштек. Әлегә шөкер, Флера майлап куйгандай “Маратым” гына дип тора дигән хәбәр ишетелә. Белмим инде, ул кара елан безнең күршеләр белән сөйләшеп куйганны сизеп, алар аркылы безне дезинформацияләп тормаса...
Үзем алай ук ярамаганын бөтен тирәнлеге белән сизеп-аңлап торсам да, мин яңадан мәктәп директоры вазыйфаларын башкарырга керешкәч, кирәгеннән артык кырыс, таләпчән администраторга әверелеп киттем кебек. Хәтта ике олы малай һәм хатын белән үземне эштәгечә тотып, аларга ачык чырай күрсәтәсе килми башлады. Чөнки алар - миңа авыр чакларда терәк булырга тиешле иң якын кешеләрем, бернинди теләктәшлек күрсәтмәделәр. Мин моны аларның үземне сатулары рәвешендә кабул иттем.
Олы малайлар Казанда торганлыктан, аларга минем төксе йөземне кунакка кайткан чакларында гына күрергә туры килә иде, билгеле. Ә менә Ринатым һәм игезәкләр белән рәхәтләнеп, рухи канәгатьлек табып аралаштым. Гомумән алганда, миңа кем белән булса да аралашуга караганда мәктәптә бүлмәмдә берүземә генә калып эшләү, я инде бакчабызда умарталар янында шөгыльләнү күпкә рәхәтлек китерә. Кыскасы, кайчандыр бер дә ялгызлыкта калырга теләмәгән күңел һәрчак ялгызлыкка – тынычлыкка омтыла торган була башлады.
Хәер әти, Рәшит, Хафизулла белән булган чакларда миңа һич тә уңайсыз түгел, киресенчә комфортлы, һәм уңай, дөнья мәшәкатьләре дә онытылып тора. Әнә, хәтта мин бер араны җәмгыять тарафыннан тибәрелеп торган вакытымда да бернигә карамастан әтинең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткәндә башлап йөрүче булдым. Аннан соң да өч еллап гөмер узып киткән. Минем өчен сөенечләргә дә, көенечләргә дә бай булган җитмешенче еллар да төгәлләнеп, тарих чоңгылларына күмелеп калырга җыена...

Яңа 1980 нче елга бер атнадан ким вакыт калып барганда, көтмәгәндә әти Рәшит белән мине бер баланы да калдырмыйча алып кайтыгыз дип, ашыгыч чакыртып алды. Рәшит белән телефон аша хәбәрләшеп, әтинең бу сәер фәрманына аптырашып та алдык, әмма аның сүзеннән чыгарга ярамаганын аңлап, вакытны сузмыйча туган нигезгә кайтып кердек. Авырыймы икән әллә дип бик борчылган да идек, билгеле, тик аның әүхәтендә булып, аягында йөрүе тынычландырып калдырды. Гаиләләрнең хәл-әхвәлен сорашкан булды. Аннары мин олы малае буларак, ни сәбәпле чакыруын сорадым.
-Нәрсә бергәләшеп атагыз катына зыелырга да ярамыймы әллә сезгә?- дип куйды ул коры гына,- салыгыз йөзәр грамм.
Аның сүзе закон, чынаякларга салганны бик сәерсенеп кенә әти белән чәкештереп күтәрдек. Ә аның моңа кадәр мәҗлесләрдән башка гөмердә бер безнең белән чәкештереп, спиртлы эчемлек капканы юк иде әле. Аннары ул безне тышка чакырып, тагын бер кат аптырашта калдырды:
-Касьыгызда пирус бар, кем тарта, әдәгез берне кабызып зибәрик- дип бер Рәшиткә, бер миңа карап алды. Без әлбәттә тарткан тәкъдирдә дә аңа тәмәке тартуыбызны күрсәтмәс идек. Шуңа күрә икебез дә юк дигәнне аңлатып, кулларны җәйдек.
-Алайса оныкларның берәрсендә юкмы, барыгыз табып китерегез!
Мин Рәшиткә: “Бар шуфирың тартмаса, күршеләрдән булса да табып китер”,- дип куштым. Ул йөгереп кенә урамга чыгып сигарет алып керде. Әти бер ике тапкыр суырды да сигаретны ишек бусагасына басып сүндереп бәрде.
-Улларым, артымнан килделәр... минем китәргә вакытым зитте... Мәклифәдән туган энекәшләрегезне... циткә тибәрмәгез,-дип өзек-өзек сөйләргә кереште..,- сезнең кебек укымадылар бит.., аларны да үз артыгыздан үстергән... булыр идегез... Әнигез Хадицә укымышлы.., мулла нәселеннән иде шул... Сез аня... әнигезгә тартканнар... Шолай анысы.., балалар күберәк әниләренә карап... я укымышлы... я надан булып туалар.., үсәләр...
Без сүз дә әйтергә куркынып, әтинең һәр сүзен җөпләп, башларыбызны кагып тордык.
-Ярар.., әдәгез... кердек... ятам...
Әти өйгә кереп, бер сүз әйтмичә кулларын изәп барыбызны да янына җыйды да урынына ятты:
-Талашмыйча, матур яшәгез... Син малай.., Суфия киленгә... балалар шикелле турсаеп йөрмә...бел.., Рәшитләр кебек... тату яшәгез... Бу минем васыять... бәхил булыгыз... мин киттем...
Әтинең аяклары тартышып алды да ул тынып калды. Без бер ара миңгерәгәндәй, өнсез тордык. Аннары: “Табипны чакырырга”, “Нишләп берни эшләми катып торабыз?”- дип кабалана шаулаша башладык. Әмма ниһаять, кадерле әтиебезнең арабыздан мәңгелеккә китеп баруын аңлап, сүзсез калып, тынычланыштык. Үги әниебез Мәклифә апа мәет өстендә ясин укыды. Дога кылганда мин Ходайдан матур мизгеләреннән битәр күңелсез хәлләре чамадан тышка киткән җитмешенче елларны, башка хәвеф-хәтәр китерми генә тизерәк үткәрүен, ә сиксәненче елларны фәкать хәерле вакыйгаларга гына бай китерүен сорадым. Әмма Яңа елга каршы төндә дә минем өчен нигездә, мәхшәрле-ямьсез вакыйгалары белән күңелгә сеңгән җитмешенче еллар, соңгы агуларын чыгарып, чагып өлгерергә омтылгандай, 50 градустан артык зәмһәрир салкыны белән дә хәтергә уелып калды әле. Ул китергән зыянның күләмен исә, ямьле язлар җиткәч кенә чамалый алдык.
II
Яңа оя корып кергән елда утырткан алмагачларыбызның иң тәмле җимешлеләре, чияләрнең кайберләре, кара җимеш агачлары салкынга чыдамаганнар булып чыкты. Бакча артында матур гына булып үсеп килгән минем яраткан дүрт имәнемнең дә өчесе яфрак та яра алмыйча корыды. Аларны без Суфия белән ул чакларда бик популяр булган “Яшь имәннәр” җырын көйләп утырткан идек. Җырның:
“Без утырткан өчен, биреп бөтен көчен,
Җиңәр алар коры җилләрне”,- дигән өлешен мин үземнең ямьсез-тонык баритон һәм бас арасындагы тавышым белән, хатынымнан узарга тырышкандай, кычкырып җырлаганым әле дә колагымда яңгырый кебек...
Безнең гаиләдә яңа, 1980 нче елның иң зур вакыйгасы булып минем ярты гасырлык юбилеемны үткәрү торды дип санарга кирәктер. Мин март башында туласы 50 еллыгымны билгеләп үткәрергә катгый каршы торсам да, хатыным һәм балаларыма да белгертеп тормыйча гына, райкомның беренче секретаре Ирек, түгәрәк датаны район күләмендә зурлап үткәрергә хәзерләнергә кушкан икән. Әйтерсең ниндидер күренекле кешемен инде, районның үзәк мәдәният йортында барлык партия-хуҗалык активын чакырып билгеләгәч, әллә ничек кенә уңайсыз да булып китте.
Хәтта мәгариф министры үзе дә тантанага килгән иде. Ул мине Татарстанның атказанган укытучысы исеме бирелү белән котлады. Ә Ирек исә мине хәтта үзенең остазы, юл күрсәтүчесе дип атады:
-Иптәшләр, билгеле булганча, безгә сугыш алды елларында туган балаларга кечкенәдән үк бик зур кыенлыклар күреп үсәргә туры килде. Айрат Хәйдәрович, минем шикелле үзеннән 6-7 яшькә кечерәк малайларны да үз араларына сыйдырып, беркемнән җәберсетергә бирмәде. Хафизулла Фәретдинович, алдашырга бирмәс әнә, Айрат Хәйдәрович безнең кечкенә генә авылыбыз үсмерләре арасында һәрвакыт лидер булды. Ә хәзер ул район гына түгел, министр әйткәнчә, республика мәгарифе маягы. Аңарда хезмәт коллективын югары эшчәнлеккә ирештереп җитәкләү, үз артыннан ияртә белү сәләте бар. Без үсә төшкәч, энесе, минем якын дустым, коллегам, Казанга якын гына районнарның берсенә беренче секретарь иттереп билгеләнгән Рәшит Хәйдәрович белән икебезне, үзе укып чыккан авыл хуҗалыгы техникумына алып барып урнаштыруына мин әле дә рәхмәт укып бетерә алмыйм. Бер сүз белән әйткәндә ул безгә һәрвакыт остаз, дөрес юл күрсәтүче булып торды һәм шулай булып кала да. Партиянең район комитеты, район советы башкарма комитеты, район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре профсоюзы комитеты һәм комсомол комитеты исеменнән без аны күркәм юбилее белән кайнар котлап, “Жигули” җиңел автомобиле белән бүләклибез,- дип ачкыч тапшыргач, зал бу сүзләрдән соң торып басып, дәррәү килеп кул чапты.
Тантанадан соң районның иң мөхтәрәм кешеләрен пионер лагерында әзерләнгән мәҗелескә алып киттеләр. Өстәлләрнең деликатес ашамлыклардан сыгылып торуына караганда, җитмешенче еллар азагында башланган куллану товарларына, азык-төлеккә дефицитлык гүя тормышыбызга кагылмаган да кебек иде. Әлеге юбилейдан тыш, шулай ук үземнән яшерен генә, мәктәптә дә ныклап әзерләнеп, туган көнемне билгеләп үтәргә мәҗбүр иттеләр...
Әтинең соңгы васыятен үтәп, мин Суфиягә генә түгел, педагогик коллективка да төксе мәгамәләмне йомшарта төштем, кечкенә генә җитешсезлекләргә дә бәйләнү гадәтен мөмкин кадәр киметергә тырыштым. Кызып китәргә торганда гына күңелем түренә әти калкып чыга да гүя: “Син малай, Суфия киленгә балалар шикелле турсаеп йөрмә!”-дип кисәтә. Мин аңа җавап итеп, эчемнән генә: “Исемдә, әти”,- дип пышылдыйм. Кайчакларда пышылдавым көчлерәк килеп чыгыпмы, Суфия: “Нәрсә әйттең?” –дип кабатлап та сорап куя әле. Мин җавап кайтармыйча, кулны гына селтәп, үз уемны дәвам итәм. Ничек кенә утыз яшеннән узып барган әти малайлары Җәүдәт белән Гамилне фермада ат белән эшләп йөрүләреннән арындырырга? Быелдан калмыйча үзләрен техникумга гына булса да читтән торып укырга кертергә кирәк булыр. Кемгә охшаганнар алар, ник укымаганнар?
Әтинең үләр алдыннан нәселнең күберәк ана сызыгы буенча дәвам итүе хакында әйтеп калдыруы нигезле кебек бит, әнә. Мисалга, Хафизуллаларны гына алыйк. Аның барлык абый-апалары да укып чыгып, урыннарда эшләделәр һәм эшлиләр. Чөнки әниләре Гыйшкиҗамал апа муллалар нәселеннән булган. Ә Фәретдин абзыйның, гомер буе колхолз бригадиры булып эшләгән, бик башлы Бәдертдин атлы энесенең барлык җиде баласыннан берсе генә дә 10 сыйныф түгел, җидене дә төгәлли алганы булмады. Бәдертдин абзыйның хатыны Мәхүпҗамал апа наданрак иде шул. Юкка гына еврейларда нәсел хатын-кыз – ана сызыгы буенча алып барылмыйдыр шул...
Васыятьне үтәү уңаеннан, әти малайларын ферма эшеннән чыгару җаен энекәш белән бергә киңәшләшеп карадык. Югыйсә алар анда яткан тәкъдирдә башка терлекчеләргә ияреп, туры килгәндә аракы, көмешкә эчүдән ары китә алмаячаклар. Рәшит белән бергә барып, Җәүдәт белән Гамилне Чистай совхоз-техникумының механизация бүлегенә читтән торып укырга урнаштырып кайттык. Шуңа таянып, озак та үтми Җәүдәтне механизаторлар эшен исәпләп бару эшенә, Гамилне фермаларны механизацияләү бригадасына урнаштыртырырга булыштым. Бу эшләрендә тәҗрибә туплый биреп, техникумны тәмамлаган җирләренә, югарырак урыннарга куярга да юл ачылыр, Аллаһы боерса. Хафизулла, Ирек кебек үз кешеләр властьта чакта моны тормышка ашыру бик авыр булмаячак. Кем белгән, бәлки киләчәктә хуҗалык җитәкчесенә кадәр үсәрләр. Анда да әллә кемнәр эшләмиләр бит әле, “Йолдыз”да җиде ел колхоз рәисе булып утырган биш сыйныфлы Сабир Шәрифуллинның әти малайларыннан нинди артык җире бар иде, әнә?..
Сүз дә юк, Хафизулла шикелле республикага билгеле хуҗалык җитәкчесе дәрәҗәсенә җитешү өчен Хафизулла булып туарга кирәк, әлбәттә. Әнә ул Сарасы еврей булганлыктан, тагын да югарырак үрли аладыр иде дә, нигәдер ары китәргә күңеле тартмады, ахыры. Югары даирәләрдә ныклы бәйләнешләре булган нинди генә яһүд агалары килеп, кодалап карамадылар үзен. Югары партия мәктәбен тәмамлаган кадр буларак, киләчәктә беренче секретарь иттереп билгеләнү перспективасы белән партиянең өлкә комитетына инструктор сыйфатында барырга да, министрлар кабинетында бүлек башлыгы булып эшләргә дә үгетләделәр, тик Хафизулла барыбер “кире татар” булып, авылда кала бирде.
Әти малайлары перспективасы хакында без Хафизулла белән дә сөйләшеп куйдык. Эшләрен шулай тәртипле генә башкара бирсәләр, баштан механик-фәлән, гараж мөдире вазыйфаларына беркетергә, аннан бүлекчә идарәчесе ясап куярга да була дип киңәшләштек. Э-эх, миңа кадәр туган зур абый Талип белән миннән соң туган Карибә һәм Мәсәлимнәр сабый чактан ук үлеп калмаган булсалар, без дә Хафизулланың туганнары шикелле бер-беребезгә карьера баскычы буенча үсәргә булышып, үзара аралашып яшәр идек, дип үкенечле хисләргә бирелеп китәм. Димәк, бу җәһәттән Суфия белән миңа үзебезнең балаларның да үзара ярдәмләшеп яшәүләрен тәэмин итәргә ирешергә кирәк.
Айрат белән Марат университетның математика факультетын тәмамлап, шунда ук фән белән шөгыльләнәләр, үзләренең гаиләләре белән Казанда яшиләр. Аларга фатир алуда Асия апаларының ире, башкаланың Идел буе партия район комитетында эшләүче минем Харас баҗайның ярдәме зур булды.
Өченче улым Ринатның да эшләре хутта, КФЭИны тәмамлаганнан соң бер ел армия хезмәтен үтәп кайткач, хәзер әнә, дәүләт банкында матур гына эшләп йөри.
Унбишенче яшьләре белән баручы Ришат белән Рифатның да укулары сөендерерлек, фәкать бишлегә генә өлгереп баралар. Боларын кем котырткандыр, мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан авиация институтына барабыз дип торалар. Ә без әнисе белән бер малаебызга да үзебезнең теләкне ирексезләп такмадык – кем кая тели, шунда укысын дидек. Хәер, Суфия җае килгән саен, төпчек кызларының колагына, үзе кебек укытучылыкны сайларга кирәклеген тукый тора. Имеш, кызлар өчен укытучы һөнәре иң кулае. Билгеле, алар әле дүртенче сыйныфта гына абыйлары шикелле үк безне сөендереп, фәкать бишле билгеләренә укып йөргән булалар, әмма унны төгәлләгәнче дөньялар да, балаларның уй-хыяллары ун төрлегә үзгәрергә мөмкин.
Дөрестән дә, дөньясында да, СССР җәмгыятендә дә зур үзгәрешләр даими булып тора башлады. 1980 елда Мәскәүдә үткәрелгән җәйге олимпия уеннарына АКШның бойкот белдерүеннән үк, кайбер кешеләр күңеленә, өченче бөтендөнья сугышы гына башланмасын инде тагын дигән шөбхә керде. 1982 елның ахыргы айларында Брежнев вафат булып киткәч, өлкән яшьтәгеләр куркуга төшеп, күз яшьләрен дә агыздылар хәтта.
Әмма тәхеткә Андропов килеп утыруга ук кырыс тәртип кертергә тотынгач, шул ук өлкән як тынычланып калды. Шәһәрләрдә генә түгел, район үзәгендә дә урамда максатсыз йөрүчеләрне милиция әһелләре тоткарлый башладылар. Тоткарланучылар эшләгән яки укыган оешмага хәбәр җиткереп, аларның ни өчен киләп сарып йөрүләренә аңлатмалар таләп итәргә керештеләр.
Бу уңайдан мин җитәкләгән мәктәптән дә берничә укучының милиция кулына эләгүен җиткереп, нишләп йөрүләре хакында аңлатма сорадылар. Сыйныф җитәкчеләреннән район үзәк хастаханәсенә тешләребезне дәвалатырга барабыз дип сорап китүләре ачыклангач, миңа укучылар гына түгел, хәтта укытучыларга да район үзәгенә, башка шәһәргә барырга сорап кергән чакларында йомышларын кире кагырга үтемле сылтау чыкты, әлбәттә. Хезмәт коллективларында минем шикелле кырыс дисциплина тотарга яратучылар өчен, сүз дә юк, Андропов режимы ифрат та кулай булды. Тик, кызганычка каршы, Юрий Владимировичның патшалык итү чоры гына Леонид Ильичныкыдай бик озакка бармады.
Ә инде Черненконың идарә итү чоры нинди дә булса үзенчәлеге белән хәтергә уелып калырлык та булмаган, ичмаса. Аның каравы Горбачев властька килеп, берничә ай үтүгә, Брежневлар чорын торгынлык еллары дип игълан итеп, яңача фикерләүгә, ул уйларыңны кычкырып әйтергә дә юл ачылды. Минем ише татар халкының бәйсезлеге хакында хыялланучыларга оппонентлар белән ачыктан-ачык бәхәсләшергә, кулларга яшел әләмнәр, транспорантлар күтәргән килеш, властьлардан Татарстанның азатлыгын таләп итеп, мәйданнарга чыгарга мөмкинлек бирелде...
А Ч Ы Ү Ч Н Ә Т И Җ Ә Л Ә Р Е
I
Татарстан азатлыгы өчен ныклап торып көрәш “Татар иҗтимагый үзәге” (ТИҮ) оешканнан соң сиксәненче еллар азагында көчәеп китте. Бу вакытта университетның татар теле бүлегендә укучы төпчек кызларыбыз Алия белән Гөлия дә минем арттан көрәшнең алгы сафына ыргылдылар. ТИҮгә бәйле нисбәттә гаиләбез ике лагерьга бүленде. Суфия, олы һәм игезәк малайлар ачыктан-ачык татар җитимагый үзәген илне таркатырга пропагандалаучы экстремистик оешма дип атап, Татарстанга азатлык кирәкми дигән фикерне алга сөрделәр. Ә Ринат нейтральлекне сайлады.
1989 нчы елгы сайлауларга доцент дәрәҗәсенә ирешкән олы улыбыз, үзенең кандидатурасын Татарстан Югары Советы депутатына теркәтте. Ләкин ул, 11 альтернатив кандидатура арасыннан, сайлауларның беренче баскычында ук төшеп калды. Сайлау алды дебатларында: “Татарстанга суверенитет кирәкми, фәлән-фәсмәтән”,- дип кирәкмәгәнне сөйләнеп йөрүе харап итте аны. Мин аңа гомумән, суверенитет, Татарстан азатлыгы мәсьәләсендә сораулар булмаганда авыз да ачмаска киңәш иткән идем дә бит, тыңламады акыллы баш. Югыйсә аларның сайлау округында сан ягыннан татарлар берничә йөзгә генә булса да күберәк иде. Әмма шуңа карамастан урыс кандидатын сайладылар.
Чираттагы бер кайтуында Айратым минем белән Татарстан суверенитеты хакында кызыксынуын белдереп, сораштырырга керешмәсенме. Алай гынамы, ул хәтта тулысынча диярлек минем фикерләр белән килешә башлаган кебек күренә:
- Дөрестән дә татар халкы башка союздаш республикалардагы халыклардан, шул исәптән урыслардан да берние белән дә ким түгел. Татарстан җирләреннән 2 миллиард тоннадан артык карамай суырдырып алып та, республика юллары ташкүлчим. Барлык табылган, җитештерелгән байлыкның 98 проценты Мәскәүгә озатылып, безгә аның 2 проценты гына кире кайтарыла, -дип үзенең кангатьсезлеген белдерә,- бу гаделлек түгел.
- Ә мин әллә кайчаннан ук шулай дип тормыйммы соң сезгә? Нәрсә булды сиңа улым, нинди хәл яки вакыйга фикерләреңне кардиналь рәвештә үзгәртергә этәрде?
-Миңа, бик хөрмәт итеп йөри торган бер прфессорның кем беләндер сөйләшеп торуын, ябылып бетми калган ишек ярыгыннан, ихтыярсыз тыңлап торырга туры килде. Аудиториядә алып барган лекцияләрендә бер төрле сөйләсә, монда татарларны надан һәм кыргый азиатлар дип атады. Иван Грозный аларны юкка гына кырып бетермәгән, менә хәзер үсенделәр дә азатлык сорыйлар, дигән була. Сакалыннан тотып, башын диварга орырдай булдым шовинистның.
-Менә, төшендеңме инде хәзер минем ни өчен татар халкы өчен җан атуымны? Сиңа улым, татар тарихы турындагы китапларны күберәк укырга кирәк, мин сиңа биреп җибәрермен. Ә марҗа хатының синең шундый карашларыңа түзеп торырмы соң?
-Мин инде аңа бу хакта сөйләдем. “Син дә шул профессор фикерендәме, әгәр дә шулай икән, фатирны сезгә калдырып китәм”, дигән идем, кая анда. “Мин тулысынча синең яклы, ничек әйтәсең, шулай эшлим”,- димәсенме. “Мәйтәм, алайса кайтабыз да Русланны сөннәткә бирәбез, үзебезгә никах укытып, синең Мария исемен Мәрьямгә алыштырабыз”. “Ничек әйтәсең, шулай булыр”,- ди. “Әзерләнеп тор, кайтып әтиләр белән сөйләшеп киләм”, -дип калдырып кайттым менә, үзен.
-Бик әйбәт, бик әйбәт булган улым. Бу инде нәкъ безнеңчә, Сафиннарча дигән сүз, афәрин! Бу сүзләрең йөрәгемә сарымай булып ятты. Рәхмәт, бик шатландырдың үземне, улым. Югыйсә минем сезгә күңел рәнҗи башлаган иде инде,-дип тездем генә мин,- хәзер инде сүзеңне ярты юлда калдырма, килен белән оныкны алып кайт та, үзләрен мөселман өммәтеннән итик. Инде болай да татар егете марҗага өйләнсә дә, татар кызы урыска китсә дә урыс баласы туып, урысча тәрбияләнеп үсә. Урыс үрчетеп яту бик җиткән, үзебезчә яши башларга да әллә кайчан вакыт. Башка халыклар бәхетсезлегендә бәхет ясап булмаганын аңламамышка салыша Россиянең идарәче даирәләре. Шуңа күрә дә Россия барлык милләтләргә дә мөстәкыльлек бирми торып, урыс халкы бәхетле булмаячак. Бу аксиома.
Картлар әйтмешли хикмәти Ходай икән. Ике көннән соң Айрат, гаиләсе белән кайткач, киленебез телен ватып: “Исәнмесез әти, исәнмесез әни,- дип сәламләмәсенме. Минем белән гел татарча сөйләшегез, тизерәк иремнең телен өйрәнергә телим”, - диюе белән дә сөендерде ул мине. Әй-й әти исән торып шуларны күргән булса, дип уфтанып куйдым мин шул чагында. Аллага шөкер, барысын да Айрат әйткәнчә эшләдек. Бер көнне хастаханәгә барып, Русланны сөннәткә утыртсак, икенче көнне авылга әбиләргә кайтып, картлар җыйдык та, киленгә Мәрьям исемен кушып, шунда ук никахын да укыттык.
Киленнең ялы икән, ул үзе дә авылда калырга теләген белдергәч, улыбыз, гаиләсен калдырып, ялгызы гына Казанга китеп барды. Килен инглиз теле укытучысы булып, өстәвенә алман телен дә яхшы белгәнгә, Суфия белән теттеләр генә немец телендә сөйләшеп. Әмма Мәрьям кайнанасыннан күберәк татарча сөйләшүен үтенде. Ялы төгәлләнгән җиргә үз алдына татарча минимумны өйрәнеп өлгерү максаты куйган икән.
Мин исә күберәк оныгым Руслан белән аралашырга тырыштым. Шул ук вакытта үзе кебек малайлар белән уйнаганда телне тизерәк үзләштерүен истә тотып, аны Җәүдәт белән Гамил балалары янына да җибәргәләдем. Гаиләдә зур малай белән киленнең татар ягына авышуы Суфиягә дә, калган малайларга да көчле йогынты ясады. Суфиядән калганнарыбыз Татарстан суверенитетын яуларга багышланган зур митингларның берсен дә калдырмый катнашып, анда барысы белән беррәттән “А-зат-лык, а-зат-лык, а-зат-лык!” –дип, өлкә комитеты бинасы тирәли, кычкырып йөри башладык.
Суфия күңеленнән безнең белән булса да, кычкырып йөрүдән баш авырта дип, безнең шикелле сафларда атламады, ә фәкать теләктәшлек белдереп, читтәрәк басып торды. Хәер, ул безнең белән атларга теләсә дә мин моңа юл куймас идем, чөнки халык ташкыннына ияреп өлгерә алмый абынып егылып, аяк астында калу ихтималы куркытты. 1990 елның утызынчы августына кадәр без мәктәпнең педагогик коллективы белән дә берничә тапкыр митингларда катнаштык әле. Укытучыларның барысы да диярлек әлеге чаралардан рухланып, канатланып йөрделәр. Пенсия яшендәге тарих укытучысы Сабир абый миңа калса, акыллы гына тәкъдим дә ясады әле:
-Айрат Хәйдәрович, Ирек Газизович Сезне тыңлый торган кеше. Райкомнан мондый митингларга балалар укуынаа зыян итмичә, ял көннәрендә барлык мәктәпләргә дә митингка барырга киңәш ителсә, халык бермә-бер күберәк булыр иде. Әмер димим, киңәш кенә итсеннәр. Югыйсә Мәскәү телевидениесеннән һәрчак Татарстан башкаласында митингта 2-3 мең кеше катнашты дип алдалашалар. Чынбарлыкта халык мәйданга гына түгел урамнарга сыймый бит, кимендә 15-20 мең бар монда,- дип үзенең кәнәгатьсезлеген белдерде.
-Яхшы фикер бу, дөрестән дә беренчегә әйтеп карарга ярый шул.
Бу митингларда мин өсләренә начаррак киенеп килгән беренче секретарьләрне дә күргәләдем күрүен, алар гадәттә бер читтәрәк басып, күзәтеп торалар. Шунда Иреккә Сабир абый фикерен җиткереп караган идем дә, әмма ул өстән кушмаган килеш, андый инициатива күрсәтергә ярамас, дип кенә җаваплады.
Ельцин Казанга килгәч, олы улларым үземне аның белән очрашуга УНИКС залына үткәрергә булыштылар. Югыйсә район авылыннан килеп, анда һич кенә дә эчкә үтәрлек түгел иде. Ил башлыгы биредә татар халкының чынлап торып, кыю рәвештә суверенитет яуларга омтылышын үз күзләре белән күрде, үз колаклары белән ишетте. Әйе, суверенитет яулап алу көннәре бик тә эчтәлекле һәм онытылмаслык булып истә калдылар.
Мин бу чорда Татарстанның озакламый тулы бәйсезлек алачагына чын күңелдән инанып йөрдем. Әмма озакламый хыялларымның тиз генә тормышка ашмаячагына төшендем. Аеруча Ичкериядә алып барылган империячел-колониаль сугыш бу мәсьләдә күзләрне нык ачты. Бу хакта улларым белән дә без еш гәпләшеп, Татарстанның нинди шартларда Россиядән тулы бәйсезлеккә ирешә алу мөмкинлеген фаразлап караган булдык.
Банк идарәчесе дәрәҗәсенә ирешкән Ринатыбыз фикеренчә, Россия алга таба барыбер бүлгәләнеп бетәчәк. Шундый зур масштабтагы җирләр белән ерактагы үзәктән җитәкчелек итүе елдан-ел кыенлаша бара. Барлык акчаларның 80 проценттан артыгы бер Мәскәүдә генә әйләнүе дә бер нинди киртәләргә сыймый һәм ахыр чиге, төбәкләр моның белән ризалашып тормаячаклар.
Өстәвенә чит илләр дә бер туктамый кысырыклап килә: Якын елларда Урта Азия илләре һәм Кытай эммигрантлары белән тулып, күп кенә төбәкләрдә урыслар азчылыкны тәшкил итә башлаячаклар. Ә мондый хәл сайлауларда урыс булмаган һәм Россиягә лояль булмаган сәясәтчеләрне дә акырынлап сайларга тотынып, аларны идарәгә китерә барачак. Нәтиҗәдә, бүлгәләнү процессын бер нинди көчләр белән дә арканлап тотып булмаячак.
Без-татарларны, мондый перспектива ифрат та канәгатьләндерер иде, әлбәттә. Чөнки безнең халык моңа күптәннән әзер һәм лаек. Татарстанның кадрлар потенциалы да, җир асты ресурслары да, сәнәгать белән авыл хуҗалыгыбыз да үзенә аерым ил булып, иркенлектә һәм муллыкта яшәргә тулы мөмкинлек бирерлек. Фәкать ул бәхетле көннәргә, үзенең гыйбрәтле тарихында зур афәт-михнәтләр кичергән милләтебез, исән-имин генә барып җитә күрсен иде, Илаһи...
II
Россия президентын сайлауда катнашмыйча, Татарстанда референдум уздыру да миндәй татар рухлы кешеләр күңеленә сары май булып ятты, билгеле. Без инде әлбәттә, яшебезгә карата бераз басыла да төштек кебек. Тик шулай да Суфия белән пенсиягә чыгуыбызга карамастан, икебез дә мәктәптә эшләвебезне дәвам иттек. Бу вакытка барлык җиде балабыз да үзләренең гаиләләрен булдырып һәм кайсы кайда эшләп, төп йорттан аерым торалар иде инде.
Игезәк улларыбыз белән игезәк кызларыбызның парлары да әйбәт гаиләләрдән булдылар. Шулай килеп чыкты: Ришат белән Рифатыбыз игезәк кызларга : Сания белән Даниягә өйләнделәр, ә ул кызларның туганнан-туган абыйлары: Җәлил белән Җәмилгә игезәк кызларыбыз Алия белән Гөлия кияүгә чыктылар. Инде аларның да бөтенесеннән оныкларыбыз бар. Җәй айларында оныкларыбызны безгә кайтарып куйгач, көзгә тикле алар белән әвәрә килеп ята торган булдык.
Оныклар дигәннән, балаларыбызның һәрберсенә өчтән дә ким бала алып кайтмаска дигән шарт куйдык һәм моңа ирештек тә. Маратның тәртәгә тибәргә
яраткан Флерасына кадәр сүзебездән-киңәшебездән чыкмаска өйрәнде. Аллага шөкер, минем теге чакта үзен тәрбиягә укытуым бушка китмәде, хәзер безнең каршыда әти-әни дип, майлагандай йөрергә күнекте. Бу аңлашыла да, чөнки Марат кебек эчми, тартмый торган тыныч холыклы, күп акча алып эшләүче ирне тагын кайдан таба алыр иде ул?
Балалар арасыннан барыннан да бигерәк Ринатыбызның эшләре әйбәт бара, билгеле. Хәзер ул банк идарәчесе дәрәҗәсендә, иң кәттә чит ил машинасында йөри, хан сараедай йортта яши. Әле үзен финанс министрлыгына перспективалы бик әйбәт вазыйфага килергә эшкә дә чакыралар икән. Ринат мин үсмер чакта ясарга хыялланган кышкы бакчасына тикле булдырып, анда нинди генә экзотик үсемлекләр үстерми. Бассейнында кыш айларында да чумып-чумып коенырга мөмкин. Ике кыз, ике малайлары үсеп килә.
Бәхетебезгә хатыны Мәйсәрәдән дә бик уңды ул. Киленнең әтисе зур гына төзелеш идарәсе җитәкчесе, әнисе укытучы. Гаиләләрендә ата кешене әниләренең ничек олылап, хөрмәтләп торуын даими тоеп, күреп үскән өч кызның өлкәне. Университетның юридик факультитын тәмамлап, хәзер судья дәрәҗәсенә җитсә дә, үз әнисе үрнәгендә, гаиләдә ирен ир итеп тота белүче уңган, булган хатын.
Гомумән, Маратыбызның да хатыны Флера белән тормышлары эзгә салынгач, балаларыбызның барысының да тормышлары җайлы бара дияргә була. Безгә Суфия белән аларның шушы ипле-җайлы баручы тормышларын читтән күзәтеп, кечкенә төзәтмәләр кертә-кертә майлап-көйләп торырга гына кала. Ә без үз көебезгә, Сафиннар дигән олы бер нәсел оясын саклаучы аталы-әнкәле кошлардай, бәпкәләребезгә зыян килмәвен, куркыныч янамавын тәэмин итү буенча, күз-колак рәвешендә, гүя даими, уяу сакта торабыз...
Тик ни аяныч, безгә уяулыгыбыз, игътибарыбыз, ә иң дөресе үзебезнең тормыш тәҗрибәбезне йөрәк җимешләребезгә күчерә бару җитеп бетмәгән икән бит, ләбаса. Балаларыбызга бөтен кешегә дә ышанып бетәргә ярамавын төшендерергә өлгерә алмый калганбыз. Иң өстә торучы гади хакыйкатькә – кешеләр арасында явыз ниятлеләрнең дә биниһая күп булуы, аларның җайлы мизгел генә көтеп алып, корбаннарын саз еланыдай чагып калу мөмкинлеге булуы турында кисәтмәгәнбез.
Үзебезнең дә, барлык балаларыбызның да тормышлары бик җитү булганлыктан, алар безгә эштән китеп, фәкать аларның тәрбиясендә генә ял итеп, дөнья гизеп, рәхәт күреп яшәргә тәкъдим иттеләр. Яз-җәй чорында безне бакчабыздан аерып булмаса да, анда эшләр төгәлләнгәч, шифаханәләрдә дәваланып, аларның берсеннән-берсенә кунакта гына йөрергә күндерделәр. Шунлыктан 1993 елда икебез дә эштән китәргә булдык. Эштән китү генә җитмәгән, йорт-җиребездәге мәшәкатьләребезне дә бик нык киметтек, 20 баш умарталарны гына калдырып, терлек-туарны, кош-кортны бөтенләй бетердек. Хәзер инде печән әзерлисе дә, азык көйлисе дә булмагач, баштагы мәлләрне без мондый эшсезлеккә бик озак күнегә алмый тордык әле. Аннары эшләр хутка китте; көз кергәч, берәр шифаханәгә барып дәваланып алабыз да, балаларыбыз берсеннән-берсе алып китеп, кунакта гына йөртәләр үзебезне.
Суфия кызлары янында булганда зур канәгатьлек кичерсә, миңа аеруча Ринатларда яшәп торуы рәхәт. Аеруча аның кышкы бакчасы бөтен җанга-тәнгә сихәтлек бирә. Ринат буш вакыты булу белән тимераякларын киеп, шугалакка чыгарга ярата һәм мине дә шунда ияртә. Атның яманы тайга иярә дигәндәй, мин дә тимераякта яшьләргә ияреп шуган булам. Үсмер чакта агачка чиләк бавын кагып ясалган тимераякта ярыйсы ук әйбәт шуа белгән булсам да, ботинкалы тимераякта исә, басып торырга да озак кына күнегә алмый азапландым. Бер өйрәнеп алгач, Ринат шикеллеләргә ияреп, хоккей алкасы куып йөрергә дә бик хәвәсләнеп киттем.
Бу мавыгуымны Суфия генә бик өнәп бетермәде: “Олы башың белән кеше көлдереп йөрмә сана!” -дип тимераякларыма тикле яшереп куйды. Өстәвенә Ринатны да мине ияртеп чыкмаска кисәтте. Кем белгән, алай эшләмәгәндә бәлки шундый зур трагедиягә юлыкмаган да булыр идек. Хәер, Аллаһ язмаган эш булмый диләр бит, язмыштыр инде.
Көннәрдән-бер көнне Ринатыбыз кош тоткандай балкып килеп кермәсенме:
-Әти, әни, беләсезме мин нинди солидный кеше белән таныштым. Хәер, ул сезне яхшы белә, Германиядә бергә хезмәт иткән идек ди, сезгә сәлам әйтте полковник ди, кем икәнен беләсездер инде? Кичкә монда сезнең янга кереп чыгарга исәбе бар.
Бу сүзләрне ишеткәч, мин бер мизгел үземне кинәт кенә упкынга очкандай хис иттем. Ә Суфиянең бөтенләй хәле китеп, диванга авышып төште.
-Нәрсә булды сезгә, әллә шатлыклы хәбәр ишетүдән хуштан киттегезме?- дип шаяртуында булды улыбыз.
-Бик тә начар хәбәр улым, ул искиткеч куркыныч кеше. Зинһар өчен аңардан сак була күр.
-Син нәрсә әти, ул миңа нишли алсын?
-Ринат улым, син аның кулыннан алып бер нәрсә ашамадың, эчмәдеңме? -дип сүзгә килде Суфия бик хәлсез тавыш белән, урыныннан күтәрелә төшеп.
-Й-юу-ук,-дигән булды Ринат ничектер ышанычсыз рәвештәрәк.
-Дөрестән дә юкмы?- диде Суфия ачыла төшеп, аның йөзендә елмаюга охшаган канәгатьлек төсмере чагылып китте.
-Ну, без аның белән кафеда бик дустанә әңгәмә корып, берәр чынаяк кофе эчтек, шул гына.
-Синең игътибарны читкә җәлеп итеп, чынаягыңа берәр нәрсә салырга өлгермәдеме икән? – Суфия тагын кайгыга калып, шулай төпчеләвендә булды.
-Юк инде әни, кеше көлдермә. Ул миннән тартырга сораган иде, минем тартмаганымны ишеткәч: “Не в службу, а в дружбу» дип, миңа акча сузды да, барменнан сигарет алып килүемне сорады. Мин аңардан акча алып тормыйча, үземнекенә сатып алып килдем, шул гына.
-И Аллакай гынам, шуннан соң кофеңны эчтеңме соң?
-Эчмичә бит, минем кофе яратканымны беләсең бит инде.
Суфия агарып китеп, тагын урынга ятты.
- Алланың ачы каһәре төшкән бәндә икән,- диде Суфия бөтенләй хәлсез пышылдап,- Айрат, тизерәк ашыгыч ярдәм машинасы чакыр, Ринатны коткарып калырга кирәк. Барлык балаларыбызны кисәтеп чыгарга онытма, ул әшәке җан белән бер нинди элемтәгә керә күрмәсеннәр.
Мин ашыгып телефонга барып ябыштым да ашыгыч медицина ярдәме машинасын чакырырга керештем, ә Ринат шаркылдап көлеп:
-Ни кыланасыз сез, нинди комедия бу?- дип әйтергә өлгермәде, кинәт күкрәген тотып, иелеп төште,- миңа... нәрсә... бул...
Ул чайкалып китеп, урынга ауды. Аның янына йөгереп килеп җиткәндә улыбыз инде тынсыз калган, ә йөзенә сабыйларча сораулы, гөнаһсыз-нәүмиз елмаю җәелгән иде. Мин үзем дә сизмәстән йодрыкларым белән күкрәгемә кыйнап, аюдай үкереп, елап җибәрдем:
-Үтер-рәм мин аны, кабәхатьне!
Тышта эт өргән тавыш ишетелде, ашыгыч медицина ярдәме килгән икән. Мин аларны каршы чыгып алырга ашыктым. Тик газиз улыбызга медиклар ярдәме кирәк тә булып чыкмады шул инде. Аларга Ринатны Шәйхетдинов Әүхәт дигән әшәке җанның агулап үтерүен җиткереп, шунда ук милиция хзмәтенә дә хәбәр бирдек. Суфия урыныннан күтәрелмичә генә, бөтенләй хәлсез тавыш белән, калган балаларыбызга да куркыныч янавы хакында, ашыгыч хәбәр җиткерүемне таләп итүендә булды. Тик гөнаһ шомлыгына каршы, аларның берсе генә дә телефонга килмәде.
Ичмаса Мәйсәрә дә балалары белән кичә әниләре ягыннан дәү әнисенең кырыгына авылга кайтып киткән иде. Менә хәзер аңа шалтыратырга да куркып торам. Алар иртәгә генә кайтырга тиешләр. Шундый шомлы көтү ярты сәгатьләп дәвам иткәннән соң ниһаять Айратның хатыны Мәрьям телефонны алды. Аңа мәсьәләнең бик җитди булуын аңлаткач, ул дөрестән дә үткән көнне бер кешенең килеп, Айратны сорашуын җиткереп өнемне алды. Әле ярый ул килгәндә Айрат өйдә булмаган.
-Айрат миңа үз улым кебек якын. Германиядә яшәгәндә без бер гаилә кебек яшәдек, -дип бик озак аның кайтуын көтеп утырды. Сезнең турыда да сорашкач, мин юләр бернидән шикләнмичә Ринатларда булуыгызны, ә аның шугалакта еш шөгыльләнүен әйтеп бирдем,- диде Мәрьям бик нык борчыла калып,- алай булгач, тизерәк Айратны кисәтергә кирәк.
Мин Мәрьямгә ул бәндәнең дөрестән дә бик куркыныч булып, Ринатны агулап үтерергә өлгерүен, инде хәзер аның башка туганнарын сагалап йөрүен әйтеп, тиз арада, Айрат телефонны алмаган очракта, эш урынына такси белән барып булса да кисәтергә, оныкларга да, ә аларга, үз чиратларында, башка туганнарына бу турыда хәбәр итәргә йөкләдем.
Ләкин без тагын өлгерә алмый калдык, озакламый телефоннан илереп елаган Мәрьям тавышы ишетелде: Айрат эшләгән институттан шалтыратып, аның җәенке инфаркттан вафат булуын җиткергәннәр. Тагын бераздан, Флера елый-елый Маратның тиктомалдан урынга егылып, аңсыз ятуы турында шалтыратып әйтте. Шушы мизгелдә мине коточкыч бер курку хисе биләп алды: Шәйхетдинов дигән Алла каргаган бәндә безнең бөтен нәселне корытырга җыена бит. Бу курку үземнең гөмер өчен түгел, ә калган балаларыбызны аяусыз вәхшәттән саклап, яклап калырга бернинди мөмкинлек булмау гаҗизлегеннән килеп чыккан инстинктив курку иде. Әгәр дә ул җан кыючы миңа: я синең гөмер, я балаларыңныкы дисә, ике дә уйламыйча әлеге җәлладның үтергеч коралы астына кереп ятар идем.
Инде хәзер гаиләбез тормышында килеп чыккан котчыкмалы трагедия хакында, ярым аңсыз яткан аналарына, ничек кенә иттереп җиткерергә?! Бер-ике сәгать эчендә имән баганасы кебек таза, ыржыктай эре бәдәнле өч улың сугыш кырында түгел, ә тыныч тормышта егылып үлсен инде!? Әле ярый игезәк малайларыбыз һәм кызларыбыз гаиләләре белән Болгариягә, туристлык юлламасы буенча киткәннәр иде.
Сизелеп тора: теге җәллад балаларыбызның берсен дә кызганып тормаячак һәм аның кулы Болгариягә дә җитәргә мөмкин. Шуңа күрә ничек кенә булса да аларны кисәтеп өлгерергә кирәк. Мин бер фикергә килеп, ишекләрне яхшылап өстән бикләп чыктым да, ашыгыч рәвештә почта бүлегенә барып, аларга: “Абыйларыгызны Германиядән кайткан Шәйхетдинов Әүхәт дигән маньяк үтерде, сезгә дә үлем куркынычы яный, Болгариядән бик сак булып кайтыгыз. Белмәгән кеше кулыннан бер нәрсә алмагыз!” –дигән эчтәлектәге телеграмма суктым.

III
Берничә сәгать эчендә өч улны югалту кебек күз алдына китергесез зур орыннан миңгерәп китсәм дә, тиз арада үземне кулга алып, аек акыл белән якындагы арага план кора башладым. Беренче чиратта калган балаларны саклау бурычы алга куелды. Үлем куркынычы турында кисәтеп сугылган телеграмма һичшиксез аларны тагын да берләшергә, сакланырга этәрәчәк, билгеле. Һәрхәлдә ул маньяк аларга граната ташламас, нигездә Әүхәт астыртын эш итүче, куркак бәндә. Шуңа күрә ул балаларыбызны берәм-берәм юк итү юлын сайлар дип уйлыйм.
Кылган җинаятьләреннән күренүенчә, аны безнең оныклар һәм балаларыбызның җәмәгатьләре бик кызыксындырмый да. Димәк, улларыбыз, кызларыбыз чит илдә булгач, ул вакытын бушка сузарга теләмәстән, безнең белән араны өзәргә тырышачак. Икебезнең арасыннан Шәйхетдинов беренче чиратта, Суфияне сайларга теләр кебек. Миңа нишләргә, милициягә хәбәр итсәң, анда аңлап бетерә алмаслар кебек, чөнки бу каһәр төшкән Россия чынбарлыгы. Фәкать үземә генә ышанырга кала. Рәшиткә шалтыратып хәлне аңлатсам, ул берәр милиционерны җибәрергә яки үзе килергә мөмкин, билгеле. Тик алай килешеп бетмәс шул. Хәер, турысын гына әйткәндә, аңа вакыт та калмады инде.
Әүхәт корал кулланмаган очракта мин аңа каршы тора алырмын дип уйлыйм. Кул астына якынга гына, ишек төбенә балта, чүкеч үк булмаса да, хоккей кәшәкәсен алып кую комачауламастыр. Шул уй белән кәшәкәне ишекнең эчке ягында калдырып, урамда эңгер төшә башлаганга күрә, тыштагы утны кабыздым да, этне дә чылбыры белән ишек төбенәрәк күчереп бәйләргә кирәк булыр дип, йортка чыктым. Әмма немец овчаркасы нишләптер чакыруга килмәде.
-Арыган ул, йоклый, иххи-хи-хи,- дип ничектер чинау катыш кыткылдап, чирканыч көлүнең хуҗасы кем булуын аңлаудан, йөрәккәемә кадәр салкын йөгерде.
-Кем бар анда? – дип куйдым көр генә, үземнең калын тавышым белән каушавымны сиздермәскә тырышып. Мин үземнең хоккей кәшәкәсен ишек яңагының эчке ягына терәп калдыруыма үкенеп, муенны бик бормыйча гына, тирә-якта кулга тотарлык берәр нәрсә юкмы икән дип күзәтергә керештем.
-Каранма як-ягыңа, Суфияне генә чакырып чыгар! Минем синдә бернинди йомышым юк.
-Өйдә юк ул, хастаханәдә. Нәрсә кирәк?
Шул вакыт Шәйхетдиновның:
-Ай-яй-яй, педагогка алдалашу бер дә килешми инде,- дип әйткән җиренә әлегә кадәр кыл өзәрлек тә хәле булмаган Суфиям, минем: “Зинһар монда чыга күрмә!”-дип тоткарлап калырга тырышуыма карамастан, бик кыю рәвештә болдырга чыгып басты да:
-Ул палачка мин генә кирәк, читкәрәк кит Айрат, үтерсен әйдә, баларымның гөмерен алу гына җитмәгән Алланың ачы кәһаре төшкере бәндәгә.
- Яле, тыныч кына, тыныч дим. Мин синең чучка балаларыңны кулымны пычратып үтермәдем, атмадым, кисмәдем. Дөмеккәннәр икән, аларның юлы шунда, бу беренчедән. Ә болай дөрестән дә әлегә син генә кирәк миңа.
-Ах паразит, үтермәдем дигән була! - мин атылып болдырдан төшә башлаган идем, ул кинәт пистолетын чыгарып миңа төзәде. Шул вакыт Суфия дә: “Китә күр Айрат, миңа атсын!” - дип минем каршыма чыгып басты.
-Иххи-хи-хи, инде хәзер минем канунлы хатыным буларак, бирегә кил, ә син арткарак чигер, - диде Әүхәт пистолет тоткан кулы белән изәп.
Мин Суфияне тотып калырга тырышкан идем дә, ләкин ул миннән тартылып, Әүхәткә таба атлады:
-Язмыштан узмыш юк диләр, миңа шулай язгандыр инде.
Әүхәт Суфияне үз янына тартып алды:
-Ә хәзер без синең белән Суфиякәй, үзең чәйгә чакырмагач, бергә яшәгән вакытларны искә төшереп, шифалы су эчеп алырбыз,- Әүхәт кайры тунының сул кесәсеннән пластик шешә чыгарып, капкачын бер кулы белән генә борып ачты да, бер йотым эчкән булды һәм шешәне Суфиягә сузды. Тик Суфия шешәгә тотынырга да теләмәде:
-Үзең генә эч инде. Шифалы суларың белән эчереп үтергәннәрең болай да хәттин ашкандыр.
-Теләсәң нишлә, ә мин эчәм менә. Ләкин ничек кенә сакланырга тырышсаң да синең язмыш хәл ителгән инде, миңа күрсәткән явызлыгың өчен барыбер түләргә туры килер сиңа. Әлегә Болгариядә ял итеп яткан чучка балаларың да син әйткән язмыштан котылмаячаклар. Әмма син ике-өч атна эчендә бавырың череп, газап утында янып беткәнче калган балаларың да җир астында булыр. Сине әллә нинди генә клиникаларда да коткарып калып булмаячак, аның чарасын күрермен инде мин, иххи-хи-хи. Хәзер артык тавыш чыгарып, сиңа атып та ятмыйм, менә кесәгә үк тыгып куйдым,- Әүхәт дөрестән дә пистолетын кесәсенә тыгып куйды кебек. Мин йөрәгемнең күкрәк читлегеннән сикереп чыгардай булып тибүен тоеп кына түгел, ишетеп торгандай, Әүхәтнең һәр хәрәкәтен җентекләп күзәтүемне дәвам иттем. Әгәр дә өстенә сикерсәм, ул пистолетын алып өлгерәчәк, дип фикер йөрттем үз алдыма.
Шул вакыт Әүхәт Суфиянең янбызына төрткән кебек хәрәкәт ясаган иде, Суфия: “Чәнечте”,-дип илереп, маньякның колакларына чатырдатып ябышты. Шәйхетдинов Суфияне селтәп җибәрергә маташкан арада, мин мизгеле белән үк очып килеп, аның уң кулыннан өстерәп алдым да, болдыр баскычына таба очырдым. Әмма ул сул кулындагы сыеклыгы белән күзләремә нәрсәдер сибәргә өлгереп калды. Тик мин күзләремнең бераз ачыттырып алуына игътибар итмәстән, шунда ук атылып килеп, эт җанга торырга ирек бирмичә, башын болдыр бусагасына төйгечләргә керештем. Бу гамәлемнән фәкать Суфия: “Үтерәсең бит!” -дип артымнан килеп, муеныма ябышкан килеш, корбаным өстеннән өстерәп алып кына туктата алды үземне.
-Шакалга шакал үлеме, дөмексен әйдә! – дип үкереп, мин әле һаман балаларыбыз җәлладын тетеп бетерү максаты белән, алга ыргылуымда булдым.
-Ул болай да дөмекте инде бугай, башы изелеп беткән әнә.
-Бетсен, аңа шул кирәк!
- Әйдә-әйдә керик, милициягә хәбәр итәргә кирәк булыр. Кеше үтергән дип санала бит, кеше дип әйтерлеге булмаса да.
Милиция бүлегенә шалтыратканнан соң озак тормый, олы урам ягыннан махсус машинаның ялт-йолт утларын ялтыратып килеп җитүе белән, аннан сикерешеп төштеләр дә, мәсьәләне тикшергәнче-ачыклаганчы, Россия армиясенең отставкадагы полковнигын үтергән өчен, минем кулларыма богау салып, бүлекчә изоляторына алып китеп яптылар. Ниһаять монда тәннәрнең калтырануы бетеп, тынычланып калгандай булдым. Әмма шунда күзләремнең бик нык тоныкланып калуын сизеп, зур борчылуга саптым. Ишекне дөбердәтеп, күзләремне су белән чайкатып алырга рөхсәт сораган идем, сакта торучы резина таягы белән янап, тыныч ятырга боерды.
Берәр сәгать үткәндерме-юктырмы Суфия белән Мәйсәрә килен килеп төштеләр. Мәйсәрәнең сөекле ирен – безнең кадерле улыбыз Ринатны югалтуы аркасында елаудан күзләре шешенеп чыккан булуын тонык кына шәйли алдым. Ул мине бикләп тотуның тәртибе шундый дип, иртәгә үк моннан азат итәсенә вәгъдә бирде һәм күзләремне чайкатып алырга чыгарттырды. Әүхәтнең Суфиягә шприц белән кадаганы, минем күземә сипкән шешәнең ике бүлемле булып, аның берсендә агулы матдә сакланганлыгы ачыкланган. Кесәсендәге пистолетының ядрәләре дә агулы булган. Шунлыктан минем, хатынымны коткару һәм үз-үземне саклау ниятеннән полковникны үтергәнче кыйнавымны акларга мөмкин дип фараз итте судья киленебез.
Турысын әйтим, бу минутта мин хөкем итеп утыртып куйсалар да, кылган гамәлемә үкенмәвемне таныячагымны сизеп яттым. Чөнки калган балаларыбызны коткарып калу максатында, мин бернигә карамыйча, белә торып җинатькә барудан да тукталып тормас идем. Берьюлы өч улымны югалтуны минем баш мием әле һаман да чынбарлык рәвешендә кабул итеп бетерә алмый. Мондый хәл белән гомумән, килешергә мөмкин түгел! Кичә бу вакытта алар исәннәр, сау-сәламәтләр иде бит. Ничек бу хәлгә юл куелды соң, һич кенә дә төшенмим. Аннары берничә сәгать эчендә дөм сукырга әйләнеп, бичара калуым да бөтен рухымны таптады, изде.
Тикшерү изоляторында мин ничек кенә онытылып торып йокыга китәргә тырышсам да булдыра алмадым. Икенче көнне өйләгә кадәр үк, Мәйсәрә вәгъдә иткәненчә, мине тикшерү изоляторыннан азат итеп, поликлиникага алып барды. Бу вакытка мин ак белән караны, дөресрәге шәүләне аз гына аера торган булып калганмын. Әүхәт сипкән сыеклык шундый тиз тәссир иткән, димәк. Рәхмәт Мәйсәрәгә, шундый кайгылы вакытында да безнең хакта кайгыртырга үзендә көч тапкан. Ул Суфияне дә поликлиника ачылган җиргә табиплардан тикшертергә алып килергә өлгергән. Икебезне дә хастаханәдә бер палатага яткызып, тикшеренергә калдырдылар.
Хастаханәгә ятарга өлгермәдек, бер-бер артлы оныклар килеп хәлләрне белделәр. Кичке якка Рәшиткә ияреп Ирек белән Хафизулла килеп керде.
-Нишләткәннәр сине? - дип алар минем кыяфәтне күрүдән шаккаттылар. Үзем көзгегә карап күренә алмасам да, Суфия әлегә кадәр кара чәчләремнең бөтенләй чаларып чыгуын, күзләремә ак төшүен белдереп, “сөендереп өлгергән” иде инде. Әмма мине бу вакытта үз кыяфәтем аз гына да борчымады. Калган балаларыбыздан һаман да бернинди хәбәр булмый торуы җанны кыйнады. Шуңа күрә мин Хафизуллалар белән электәгечә ачылып китеп гәпләшә алмадым инде. Әле ярый аңлы кешеләр, нинди халәттә булуымны сизеп-чамалап, озак тормадылар, алга таба күзләрне дәвалатуның бөтен юлларын эзләп табуда ярдәм итәчәкләренә ышандырдылар һәм безне ничек кирәк-алай тынычландырырга тырышып, саубуллаштылар да чыгып киттеләр. Ә мин ул минутларда аларның вәгъдәләренә игътибар бирмәстән, фәкать калган балаларыбызның сәяхәтләреннән исән-сау кайтып, безнең янга керүләрен генә теләп, Ходайдан сорап яттым.
Ниһаят коридорда шәфкать туташының: “Кабул итү сәгате үтте бит инде, нишләп йөрисез монда көтүегез белән?”- дип канәгатьсезлек белдергән тавышы белән бер үк вакытта палатабыз ишеге ачылып китеп, балаларыбызның зарыгып көткән тавышлары ишетелде:
-Нишләттеләр сезне әни, әти?
-Менә, күреп торасыз, язмыш, -дип елап җибәрде әниләре, аңа ияреп минем дә күңел сыкырап, күрмәс күзләрдән яшьләр тәгәрәде, - без әлегә исән дә бит, абыйларыгыз гына юк. Ә сез һаман да кайтмый торасыз, инде иртәгә авылга алып кайтып күмгән вакытта да булмассыз дип куркып тора идек әтиегез белән.
-Әни без телеграммагызны алу белән кайтырга җыендык та бит, әмма Болгария чит ил, билет алдың да утырып кайтып киттең түгел, -дип акланды Гөлия - үткенрәге.
-Әле ярый кичә өйдә юк идегез, ул әшәке җан сезнең дә башыгызга җиткән булыр иде, - дип мин дә сүзгә кушылдым,- эт җан ата-ана өчен балаларыннан да кадерле кеше юклыгын белеп, астыртын-явыз максат белән иң беренче улларыбызны харап итә башлады.
-Миңа агулы энәсен кадаганчы ул сезне дә юк итәчәкмен дип янады. Әгәр дә әтиегез бәреп үтермәгән булса үзен, Алла гына сакласын, сезнең башка да җиткән булыр иде, бәдбәхет. Менә хәзер шул кабәхәт аркасында әтиегезне суд көтә.
-Ярар ла Суфия, юк кайгы анысы, мин сукырны суд ничек кенә җәзалар инде тагын, алган җәзаларым да тиешеннән ашкан. Улларың исән кала дисәләр, мин үз гөмеремә төрмәдә утырырга риза булыр идем...
IV
Улларыбызны соңгы юлга озатырга, табиплпр бик дулкынланмаска дигән шарт белән генә җибәрделәр. Һәм менә без туган авылыбыз зиратында. Суфия сүзләренә караганда, монда авылыбыз гына түгел бөтен район җыелган, әнә. Эшләгән җирләреннән дә ике автобуста, дистәләгән затлы машиналарда килгәннәр икән. Тик мин аларның берсен дә күрә алмадым шул. Килеп-килеп исәнләшүчеләр, кайгыбызны уртаклашучыларның тавышларыннан авылдашларны, нигездә бергә эшләгән коллегаларымны, укучыларымны җиңел таныдым.
Мәетләрне күмгәндә гадәттә, зират эченә хатын-кызлар үтмәгәнлектән, казылган кабер чокырлары янына мине Ришат белән Рифат улларым ике яктан җитәкләп алып керделәр. Һәлак булган улларым белән бергә эшләгән зур урындагы кешеләр дә булгач, митинг кебек церемония дә оештырылды. Минем янга баскан район башлыгы Ирек озак еллар җитәкчелектә эшләгәнлектән, сөйләргә шактый остарган, аның чыгышы бик тәэссирле-эмоциональ яңгырады.
-Мөхтәрәм җәмәгать! Без бүген бирегә халык Сабан туендагыдай бик күп килсә дә зур тантанага, тамашага җыелмадык. Бу бик зур кайгы, матәм җыены. Әле моннан 3 көн генә элек тә яшәү дәрте белән тулы, эчтәлекле-матур тормыш алып барган, өлкәненә нибары 40 кына тулган, баһадирлардай олпат гәүдәле, таза-матур 3 бер туган ир-егетләрне хәзер без салкын кабер куенына салырга мәҗбүр булабыз. Без аларны бер көнне, барлы-юклы 2 сәгать эчендә мәңгегә югалттык.
Минем күз алдында үскән малайлар иде алар. Укып чыккан мәктәпләренең, авылның горурлыклары булып гел бишлегә өлгереп бардылар. Алга таба да бик әйбәт укып чыгып, өчесе дә хезмәт иткән, үзләре җитәкләгән коллективларының һәрвакыт ышанычлы таянычы булдылар. Шул ук вакытта алар туган авылларын, укыган мәктәпләрен дә онытмыйча гел матди ярдәм күрсәтеп тордылар.
Ходай шулай язгандыр инде, үзләре ятачак зират тирәсен әнә ничек әйбәтләп, алар тоттырып куйганнар иде. Бу, районыбызга алар күрсәткән изге-игелекле эшләрнең зур булмаган бер өлеше генә әле. Исән торып, шулай уңышлы гына эшләп яткан булсалар, аларның перспективалары бик зурдан иде. Заманында безнең районда яшәп, шунда укып чыккан ниндидер бер үчле маньяк аларның ышанычын казанып, астыртын-хыянәтчел рәвештә гөмерләрен кыйды. Аның исәбе Айрат Хәйдәрович белән Суфия Шәүкәтовнаның барлык 7 баласын да үтерү була. Әмма Айрат Хәйдәрович баштан-аяк агулы һәм утлы корал белән коралланган маньякны ялан кулларына гына таянып, берүзе юк итә.
Кызганычка каршы, ул вәхши Суфия апага озак җәфалап үтерә торган агулы шприцын кадап өлгерә һәм үзе дөмеккәнче, менә күрәсез районыбызның Мактаулы гражданы Айрат абый Сафинның күзләренә бер көн эчендә сукырайтып калдыра торган агулы сыеклык сибә. Әмма шундый олы кайгыны да алар сабыр күтәрә беләләр. Хәзерге авыр вакытларында мин бөтен район халкы һәм үземнең исемнән аларның зур кайгыларын уртаклашып, ныклык һәм түземлелек телим. Нинди генә йомышыгыз, соравыгыз булса да бернинди тартынусыз мөрәҗәгать итегез. Без бөтен мөмкинлегебездән чыгып, Сезгә ярдәм итәрбез. Шикләнмичә бөтен халык каршында вәгъдә бирәм: без Рәшит Хәйдәрович белән Айрат абыйның күзләрен яңадан күрә торган иттерү өчен барлык мөмкинлекләрдән файдаланачакбыз.
Иректән соң Рәшит энекәш кыска гына чыгыш ясап, үзе язган бәетен укыды. Аның артыннан улларыбызның Казаннан һәм тирә-күрше районнардан килгән дуслары, коллегалары чыгыш ясап, кайгыларыбызны уртаклаштылар. Мулла ясин чыгып, балаларыбызны җир куенына иңдергәндә, йөрәкнең бер чите кителеп төшкәгдәй халәттә калдым мин, халык булмаса үкереп елар дәрәҗәгә җитеп, дер-дер калтыранып тордым. Шул вакыт бер малай килеп, Суфиянең хуштан язып егылуын хәбәр итте. Ришат белән Рифат мине ашыгып әниләре янына алып киттеләр.
Без халык таралгынчы ук, Суфия нашатыр спирты иснәтеп аңына китерелсә дә, хәле бик зәгыйф булганлыктан аны алып, авылның шәфкать туташы озатуында, районның үзәк хастаханәсенә юл тоттык. Анда табипка күрсәтеп, вакытны артык озакка сузмыйча, башкала хастаханәсенә тикле алып китәргә мөмкинлекне ачыклау белән, юлыбызны дәвам иттек. Хастаханәдәге палатабызга Суфияне кызларыбыз, ә мине улларым җитәкләп алып кереп салдылар.
Хәлләребезне белергә дип һәркөнне я балаларыбыз, я оныкларыбыз килеп йөрде. Мин дөм сукырга әверелүдән кала үземне сау-сәламәт сиздем, ә менә Суфиянең хәле көннән-көн авырлаша барганлыктан, кызларыбыз алмаш-тилмәш аның янында кизү тора башладылар. Кайчакларда ул үзен балалар кебек тотып, көйсезләнә дә сыман, я инде саташыпмы, төшләнепме, сәер генә нәрсәләр сөйләп ала торган булып китте. Бер көнне ул аек акылында үзенең шундый хәлдә калуын Сәвия апаның рәнҗүе төшкәндер дип фараз итеп, мине шактый ук аптырашта калдырды.
-Нишләп Сәвия сиңа рәнҗесен ди инде, ул үзе безнең кушылуыбызны шарт итеп куйган язу калдырган иде бит, хәтерләмисеңме әллә?
-И-и Айрат-Айрат, ир бирмәк җан бирмәк дип халык юкка гына әйтмәгәндер инде. Ул бит сине миңа йөрәгеннән өзеп калдырды, мин аңламыйммыни?
- Ярар, Суфия тынычлан инде, сиңа бик борчылырга ярамый.
- Айрат, озак яшисем калмады, шуның өчен Сәвия апаны бернигә карамый эзләп табарга кирәк. Гөмер буена балалар кулында яталмассың, сиңа иптәш кирәк булыр.
- Җитте дим мин сиңа әйтәм, башыңны авырттырып, әллә нәрсәләр турында уйлап ятуыңны туктат! Сиңа борчылырга ярыймы соң шулай?
Әмма Суфия минем сүземне тыңламыйча үзенекендә торып, барча балаларыбызга да Сәвияне эзләп табарга нәзер иттереп әйтте. Элек миннән ишеткәне буенча, аның Урта Азиядә Алмалыкта яшәгән булуын җиткерде.
-Хәзер Урта Азиядән безнең якларга кайтып урнашучылар бик күп. Миграция эшләре белән шөгыльләнүче оешмага керегез дә, Алмалыктан кайтучылар исемлеген алып, алардан сораштырыгыз,- дип боерды кызларына һәм улларына гына түгел, кияүләргә-киленнәргә дә. Сез аны ничек кенә булса да табарга тиешсез. Тапкачтын аңа менә шушы хатны тапшырырсыз.
Миңа аның безнең беренче елларда яшәгәндәге шикелле шундый властьлы боеру тоны ошап та китте хәтта.
-Болай булгач тереләсең Алла теләсә, әнә тавышыңа электәге кебек боеру тоны кайта башлаган,-дип шаярган булдым мин, аның күңелен күтәрергә теләп.
-Ю-ук шул, бу минем гөмеремдәге боеру тонында әйтелгән сүзләрнең иң соңгысыдыр инде. Белеп-сизеп торам күп булса атна-ун көн яшисем калгандыр,- диде ул хәлсез тавыш белән,- минем сезнең Сәвия апа белән яңадан кавышачагыгызга тулысынча инанып китәсем килә, бәхил генә була күрсен иде ул миңа...

Минем сәламәтлегем борчылырлык булмагач, хастаханәдә ятуымның хаҗәте калмады. Күзләрем сау булсалар, әлбәттә хатынымны карарга калдырулары хакында ничек тә сөйләшеп булыр иде әле. Ә бу хәлемдә минем үземне караучы кирәк. Суфия дә: “Минем ничек җан имгәге булып аунавымны тыңлап ятарга, монда калма инде, авылдагы өебезгә кайтып тор. Башка күрешә алмасак бәхил бул”, -дип ул сөяккә генә калган куллары белән минем башымнан , битләремнән сыйпады. Күзләремнән яшь таммаса да, мин тавышымны чыгармаска тырышып, эчемнән әрнеп еладым.
-Кирәк түгел, елама Айрат, син минем күңелемдә соңгы сулышыма кадәр иң матур, иң батыр ир булып кал. Мин сиңа үлгәнче рәхмәтлемен, матур эчтәлекле тормыш бүләк иттең. Күңелеңнең иң нечкә түрендә Сәвия апаны һаман да сагынуңны-юксынуыңны сизеп-тоеп торсам да, син аны миңа сиздермәскә тырышып яшәдең. Кичер мине, бөтен йөрәгем белән сиңа бәхил, бәхетле бул...

Нишләргә кала, бу вакытта мин Суфиянең теләгенә каршы килә алыр идеммени. Миңа авылда вак-төяк йомышны башкаруда, нигездә кибеттән ашамлыклар алып кайтуда, әти малае Җәүдәтнең дүртенчедә укучы оныгы Фаил булыша. Мин шулай ук аңардан яңа килгән гәҗиттән район хәбәрләрен укыттырам. Аңар, куйган хезмәтенең әҗерен, кибеттән акчаның калганын үзендә калдырырга рөхсәт иткәч, ул минем янда бик теләп бөтерелә. Телефоннан даими шалтырып торучылар да күп булгач, миңа эшсезлектән боегып ятарга вакыт та әллә ни калмый.
Мин кайтканнан соң 8 көн үткәч Суфиянең вафат булуы турында кайгылы хәбәр җиткерделәр һәм озак та үтми мәетен өйгә алып кайттылар. Үләсенә бер көн кала аның янында бик озак кына бер хатынның утыруы турында җиткерде ул вакытта кизүдә торган Алия кызым.
-Ул кергәч әни миңа чыгып торырга кушты, шуңа күрә нәрсәләр сөйләшкәннәрен белмим, -дип сөйләде ул миңа Суфиянең соңгы көне турында бик җентекләп,- ул киткәч әнием үзен ванна бүлмәсенә алып кереп коендырырга кушты. Күтәреп алып кереп, белгән догаларны укый-укый коендырдым үзен. Ул анда: “Мин үлгәч, җидемне үткәргәннән соң әтиегез өйләнсә, аңа кырын карыйсы булмагыз!” -дип кушты. Хәле авырайгач, сине алып киликме дип сораган идем, “Без аның белән бәхилләштек инде, азапланып үлгәнемне карап тормасын әле!”- дип рөхсәт итмәде...
V
Суфияне өчәү рәттән тезелеп киткән олы малайларыбыз каберләре янына янәшә җирләдек. Өче белән җидесен үткәргәнче исән калган балаларыбызның дүртесе дә минем янда тордылар. Әниләре, абыйлары исән чакта ничек тәгәрәшеп уйнап үскән вакытларындагы аеруча истә калган мизгелләре хакында сагынып сөйләшүләрен, тыныч күңел белән генә тыңлап торулары миңа бик авыр булды, билгеле. Вакыт-вакыт: “Туктатыгыз йөрәгемне телгәләвегезне!”-дип үкерүдән үз-үземне көчкә тыеп тора алдым. Хәтта кай араны: “Казаннарына да китеп бармыйлар тизерәк”,- дип уйлап куйгалаган чакларым да булдыы. Чөнки Суфиямнең дөньяда башка юк булуын тоюдан, күңелем ялгыз гына калуны теләп ятты. Шуңа күрә җидесен үткәрү белән үк өйне җыештырып куеп, өйләдән соң китеп баруларыннан хасыйл булган тынлыктан җиңел дә сулап куйдым әле хәтта.
Әлеге тынлыкта Суфиям белән үткән тигез матур тормышыбызны күңел түрендә яңартып, аеруча хәтердә калган сәхифәләргә тукталам. 40 ел бергә яшәү дәверендә безнең арада тавыш-гауга купкан, савыт-саба шалтыраган вакытлар булдымы икән – шулар хакында искә төшереп карыйм. Аллага шөкер, юк кебек. Хәер, хезмәткә бәйле рәвештә туган кайбер үпкәләтүләрем булды да кебек, мескенкәемне. Аеруча мин мәктәп директоры вазифасына күчерелгәч, аның укыту фәне булган рус теле буенча безнең фикерләр еш чәкәләшә торган иде. Оккупантлар теле булганлыктан, минем җенем сөймәгән урыс телен Суфиянең адым саен мактавы саруымны бик тә кайната иде шул. Шуңа күрә ул, мәктәптә рус теле атналыгы үткәрергә ашкынып йөргәндә, мин аны бер дә хупламыйча тешмне кысып түзеп, бик авырлык белән генә барлык фәннәрне рус телендә үткәрергә, тәнәфес вакытларында да русча сөйләшергә ризалык бирә торган булдым.
-Сәмик абый беркайчан каршы килмичә, рус теле атналыгы оештыру инициативамны мактап кына торды, ә син башкаларның юк кына тәкъдимнәрен дә күтәреп алганда миңа гел аяк чалып киләсең,- дип Суфиям авызын сала башласа мин уен-көлкегә алып, тизерәк аның күңелен күрергә тырышам.
-Бәгырь кисәгем, Алла каргаган ул урыс телең атна гына түгел, гөмер буена тормыш-көнкүрешебездә кулланыла бит инде, -мин карчыгымны кочып алып, чәчләреннән сыйпыйм,- сиңа тагын нәрсә генә җитми соң, газиз татар телебез һаман саен кысыла бара, күберәк шуңа борчылсаң иде.
-Ай-йай Айрат, бигрәк каты милләтче инде үзең,- Суфия бөтенләй тынычланып калып, үзе үк мине иркәләргә керешеп, бармакларын чәчләремдә йөртә башлый. Ә мин тузынып ук китәм:
-Нинди милләтче, нинди милләтче, мин фәкать Татарстанда татар телебезнең урыс теле белән бер дәрәҗәдә йөрүен генә телим. Безнең телебез аларныкыннан кайсы ягы белән ким? Шул бер алкуйма – приставкалары белән мактана алалар бетте китте.
-Чагыштырып булмый инде анысы, рус теле бик бай тел бит ул.
-Ха-ха-ха,- дип үртәлеп-үчекләнеп, шартларга җитешеп, үземне ирексезләп көләм. - Сүзләренең чиреген татар-төрек алынмалары, чирегеннән артыгын грек-латин, немец-француз алынмалары тәшкил итә. Нос – борыннары, һерц – йөрәкләре, сестра-братлары гына да үзләренеке түгел бит. Бай тел имеш, сөйләп тора тагын! Татарлар инде 450 ел урыс игосы астында, дәүләтчелексез килеш яшәп тә шундый бай һәм камил телләрен саклап кала алганнар.
-Нинди урыс игосы булсын, кайдан таптың тагын андый мәгънәсезлекне?
-Ә татар игосы мәгънәсезлек түгелме? Татар Ханнары нибары 10 процент күләмендә ясак түләткәннәр, ә Татарстаннан табышының 90 процентын талап калалар.
Суфиям дәшми, мин татар теленең урыс теленнән ким булмаганча бөек тә, көчле дә булуын дәлилли бирәм:
- Әйдә мисалга кешелек җәмгыяте өчен иң мөһим булган матурлык төшенчәсенә караган синонимнарны гына алып карыйк. Урысларныкын санарга бер кул бармалары да артык булганда, татарныкына ике кулныкы җитми: асыл; матур; гүзәл; чибәр; күркәм; сөйкемле; назлы; ягымлы; мөлаем; сылу; томат; көләч; шәп, җан елымлы һәм башкалар. Шуларга өстәп табигать күренешләрен тасвирлаганда тагын ямьле төшенчәсен кулланырга да була. Әмма синең, күзләрне чагылдырырлык илаһи матурлыгыңны тасвирлап бирү өчен бу сүзләр генә дә җитми әле, чөнки син минем кара янып торган, соклангыч чибәрем, сылуым, гүзәлем. Йә, урыс төшенчәләрең белән матурлыкка карата шуның кадәр синоним табып кара әле!
-Анысы һәр телнең үзенә күрә өстенлекләре, кимчелекләре бар,- дип килешергә мәҗбүр була ул минем комплементларымнан тагын да матурланып- балкып эреп китсә дә үзенең халәтен сиздермәскә тырышып.
Үз фәне өчен минем Суфиям кебек янып-көеп эшләгән укытучы мәктәбебездә түгел, районыбызда бүтән очрамаса да, бөтен мөмкинлек була торып, РОНОның даими тәкъдим итеп ятуына карамастан, аны бернинди мактаулы исемнәр белән дә, бүләкләр белән дә билгеләп үтмәдем. Кешедән яхшы түгел, имеш. Әле ярый Сәмик абый директор вакытта мәгариф отличнигын да, атказанган укытучы исемнәрен дә алып өлгергән иде.
Ә үзем андый исемнәрне директор вакытымда алдым, бер дә кешедән яхшы түгел дип тормадым, имеш мине РОНО күтәрде. Ирек мәгариф министры белән мөнәсәбәт шәп, әйдә Суфия апага СССР халык укытучысы исемен бирик дип торганда, мин хайван аяк терәп каршы килдем. Аның каравы коллектив каршында яхшы атлы булып калдым. Ни гомер кимсетеп яшәткәнмен икән бит хәләл җефетемне, хәзер шул мәгънәсезлекләремә үкенеп бетә алмыйм. Һәр яктан булган, уңган шуның өстенә үткен һәм үзен беркемнән кыерсытырга бирмәүче сөекле ярым үзенә карата искиткеч тыйнак та иде шул. Ә шул ук вакытта башкалар өчен сораганда, аларның мәнфәгатен яклап, теләсә кем белән якалашырга әзер булды ул.
Ә бервакыт Суфиямне һаман да шул рус теле атналыгын югары дәрәҗәдә үткәрәм дип тырышып йөргәндә күз яшьләре түгүенә тикле җиткергән идем. Ул чагында районнан кайтып кергән җиремә мәктәпнең парад капкасы башында Тукай сүзләреннән торган шигарь урынында Тургеневның: “Великий, могучий”е эленүен күргәч, бик нык ачуым чыгудан каерып төшереп сындырып бәрәм, дип дуамал кыланып тузынган идем.
-Мин тиле мактарсың, дип көткән идем, ә син,.. – дип Суфия бик озак үкси-үкси елады. “Киңәшеп эшләргә кирәк”, - дип, көч-хәл белән тынычландырдым үзен...

Шул рәвешле үземнең бетмәс-төкәнмәс уйларым-хыялларым, хәтирәләрем һәм истәлекләрем белән сәгатьләр-көннәр буена тынлыкта калып утыру минем өчен иң уңайлысы һәм күңелем теләгәне. Нәрсә бу картаю галәмәтеме, әле бит миңа тулыр-тулмас 64 кенә. Мин шулай тынычлык кына түгел гомумән тынлык тансыклап ята торган кеше идеммени соң?! Әгәр өч улым да, Суфия дә хәзерге вакытта исән торган булсалар, мин шулай эшсез тик ятар идеммени?! Бүгенге чарасызлыгым минем өчен иң зур җәза һәм нинди гөнаһларым өчен бирелде ул? Суфия уйлаганча, Сәвиянең рәнҗүе аркасында башыбызга төштеме икән шундый зур трагедия? Рәнҗегән булдымы икәнни ул бахыр? Үзе риза-бәхил булып, безнең кавышуыбызны орыша-ачулана таләп итте бит Сөеклем. Кайларда гына яшәп ята икән ул, күзләрем исән булса, күреп таныр идемме икән мин аны – балачагым, үсмер һәм яшьлек елларымның бердән-бер сөекле җанын?..
Ихтыярсыз, ашлыгы урылган иген кырлары буйлап, әтиләр эшләгән җиргә – Ком Сызасы тарафына, бик еракта кара нокта гына булып күренгән комбайн янына, ялан аякларымны камыллардан тырната-тырната чабуым күңелем түреннән, бр-бер артлы узып китә. Менә яхшы атка җигелгән тарантаста утыручы алсу күлмәкле кыз бала, миңа боерулы усал тонда: “Кит аннан малай, атны куркытасың!”- дип аваз сала. Ләкин мин кыз баланың сылулыгыннан әсәрләнеп-мөкиббән китеп, тораташтай кымшанмый басып тора бирәм. “Син ничәдә укыйсың,- ди ул безнең авыл сөйләменнән аермалы чиста әдәби телдә, йөзенә сөйкемле елмаю җәеп, бу юлы аның тавышы йомшагырак тонда чыга,- әллә инде бөтенләй укымыйсың дамы?” “Быел икенчегә барам”,- дип җаваплыйм мин ниһаять күркәм-назлы тәэсораттан арынып. “Ә мин өченчегә барам”,- ди ул бөтенләй балкып елмаеп. Тик безгә озак гәпләшергә мөмкинлек бирмичә, кыз баланың әтисе тарантаска утырып, атын кузгатып китеп бара. Кыз бала артына борылып миңа кулын изи...
Мине шушы татлы уйларымнан шөрчек черкелдәгән тавыш айнытып җибәрә. Моңа кадәр бар идеме икән бездә өй чикерткәсе. Хәер, мүкләп күтәрелгән йортларда ул гөмер-гөмергә була торган иде инде, анысы. Без үскәндә, кышкы озын төннәрдә аларның чыркелдәве бер дә тынып тормады. Кайчакларда без Рәшит белән аны тотарга теләп азапланабыз, ә ул күренми генә караңгы мич аралыгында һаман саен черкелдәвен белә. Мин балалык еллары танышым белән очрашкандай, ялгыз җаныма иптәшкә әйләнгән чикерткәгә куанып та куйдым.
Ә бит ул Суфия белән корып чыккан ыспай йортыбызда моңа кадәр ничектер барлыгын да белдерми яши биргән. Һәрхәлдә аның черкелдәвен колакка саңгырау булмаган кеше әллә каян ишетергә тиеш иде дә бит үзе, белмим ничек ишетелмәгәндер. Алар аеруча җәйге тыныч төннәрдә болында үзенә күрә бер хор шикелле туктап тормый черкелдәшәләр, гомумән миңа ошый иде аларның җырлары. Тик менә Суфия генә өйдә күренгән бернинди бөҗәккә ирек куймый иде инде, кая анда чикерткәдән черкелдәтеп торсын, бер генә чебен-черки тавышы ишетелсә дә аларны юк итү өчен куып йөреп, дөнья куптара торган булды.
Мәрхүмәм искиткеч чисталык-пөхтәлек сөючән хатын булды шул, миннән дә, балалардан да һәрчак шуны ук таләп итте. Шул уңайдан Германиядә хезмәт иткән вакытта Суфия фатирында булган чагындагы беренче очрашу хәтердә яңарды. Моңа бәйле рәвештә кинәт кенә Шәйхетдиновның өрәге каршыга килеп баскандай булды. Уемнан аның шакшы йөзен куаулап җибәрү өчен янәдән матур үткәннәргә күчәргә тырыштым.
Менә Германиядән кечкенә Айратны ияртеп кайткан Суфия Хәбирләргә килеп керә. “Кемнең шундый зур малае бу , күз тимәсен?” –дим мин күз явыңны алырлык чибәр хатын кулындагы балага күрсәтеп. “Синең кечкенә Айратың,- ди Суфия кояштай балкып,- син шатмы безнең уртак балабыз булуга?” Аннары Айратның, әнисе кушуы буенча “Әттә”,- дип минем аякларны килеп кочаклавы, бергәләп әтиләргә баруыбыз, яшерен генә никах укыту, икенче елны Марат, аннары Ринатыбызның туулары, аларның сабый чаклары ап ачык булып бер-бер артлы күз алдына килеп басалар...
Шунда бәгырьне өзеп, күңел төпкелендә шигъри юллар калка:
Бик күрәсе килә Чирмешәнне,
Кизләү Тавын, Торна Сазларын.
Көтеп алган ямьле яз көнендә,
Туган җиргә очкан казларны.
Эчсәң иде Кизләү Чишмәсенең
Челтер-челтер аккан суларын.
Ялан аяк кабат урар идем,
Тырнатса да, урган кырларны.
Күрерменме тагын аланнарны,
Җәйрәп яткан болын, кырларны.
Кабат сыйпый алырмынмы икән,
Сөеклемнең кайнар кулларын?..
Уйларымны бүлдереп тагын шөрчек черкелдәп җибәрде. Шунда ук ишек ачылып ябылуын да абайлап алдым. Күрәсең, Җәүдәт оныгы мәктәптән кайтып кергән. Тик нигәдер “Фаил!” - дип эндәшүемә җавап бирүче булмады. Күптән түгел булып узган трагедиядән соң куркасы кешем калмады кебек, миңа тагын нинди начарлык эшләсеннәр инде? Тик шулай да тәннәрем инстинктив рәвештә җыерылып килде, кемдер шул чагында саламмы-печәнме шикелле үсемлек белән битемнән кытыклатып узгандай итте. Мизгеле белән үсмер чагымда Сәвиянең Кизләү Тавына ияртеп баруын, анда аның такыя үреп башыма кигезүен, аннары үзенчәлекле матур кылган үләне өзеп, шуның белән битемнән шуытып кытыклавын исемә төшерүдән бәгыргем әллә нишләп китте. Әллә чынлап та Сәвия булдымы бу! Мин ышанмыйчарак кына сорап та куйдым:
- Синме әллә, Сөеклем?
- Мин, Алтыным....
-------------------------------------------------------------------------------------------------------
Романны китап иттереп чыгаруда бераз ярдәм итәргә мөмкинлекләре булганнарга хисап саннары: 63900262 9007108920
Фикерләрегез булса: т. 8927 440 2552



















Приложенные файлы

  • docx 7552122
    Размер файла: 634 kB Загрузок: 0

Добавить комментарий