ЖИР ХАКЫ.Повесть




СӘМИГА СӘҮБАНОВА

ҖИР ХАКЫ
Бәян
Сәйдә әби үзен йөртә иде әле. Тик моңарчы бер җире авыртудан да зарланмаган Әнүр картка кисәк кенә сабый акылы керә башлагач, аларның ялгызын гына калдырып булмасын аңладылар. Авыл-авыл инде ул, күрше-тирә һәр таң саен бер-берсенең хәлен белешеп торса да, берсе сиксәнгә, берсе туксанга җитеп килгән картлар белән ни булмас?
Бу хәбәр моңарчы үз көйләре белән тыныч кына яшәп яткан балаларына аяз көнне күк күкрәткән яшен шикелле булып тоелды. Моңарчы кунакка кайтып, алар үстергән кааз-үрдәк, яңа суйган сарык итләре белән сыйланырга яраткан, кадер-хөрмәт күргән балалары кайчан да булса моның өчен җавап бирергә тиешлекләрен уйларына да кертмәгәннәр иде әле.
Әти-әнине кемгә алып китәргә?
Бу сорау котылгысыз булып килеп басты.
Кайтып карау турында сүз дә булуы мөмкин түгел, һәркайсының гаиләсен ташлап китәргә мөмкинлеге юк – заманасы авыр, эшләгән өчен дә акчаны бик авырлык белән генә түлиләр, ә авыру карыйсың дип акча бирмиләр, ипи ашап, сохари кимереп тамак туймый, ите-мае, алар янына чәе, чәй янына кәнфите дә кирәк , дигәндәй, шуның өстенә бала-чаганы да күз уңыннан җибәрергә ярамый, аларга үскән саен күз-колагы да гына түгел, акчасы да күбрәк кирәк...
Юк, кайтып карау турында сүз дә булырга мөмкин түгел...
Дүрт малайның икесенә дә өмет итү мөмкин түгел – олысы Әзһәре – ярым-йорты, кырык дүрт яшендә инсульт бәреп, ярты ягын йөртә алмаслык ук булып калды. Таяк белән үз хаҗәте өчен йөри алганы өчен килене Лузиягә рәхмәт, аның тәрбияләве аркасында урын өстенә үк калмады. Ә әти-әнисе белән бер авылда яшәргә тиешле, олыгайган көндә таянычыбыз булыр дип өметләнгән Фәрите дә кырык яшен тутырып озак яшәмәде, инфарк дигән чир уйламаганда алып китте үзен. Бигрәк тә ата-ана җанлы, күңелләре нечкә иде дә соң икесенең дә...
Калган ике улы да ата-ана җанлы... Рашат белән Айдар ... Тик Рашатка әти-әнине алып китеп кара , дип ничек әйтәсең? Үзеннән генә торамыни?
***
Рашатның хатыны Рәфилә үги әни белән үскән кыз иде. Тик үги булмады ул аның өчен. Үз әнисе түгел икәнен яхшылык теләгән булып әйтүчеләр аңа белдергәч тә, үги итеп күрә алмады ул аны. Ничек үги булсын инде? Ачуланырдай чакларда да каты бәрелмәде. Күңеленнән генә үз балам булса кирәген бирер идем дә, ятим баланы ничек рәнҗетәсең, дип тә уйлагандыр. Үгилеге шунда күренсә генә инде... Үсеп, башлы-күзле булгач та, кайтканда сөенеп каршы алды, җәйге каникулларда оныкларын кайтартты, өстәленнән сые өзелмәде, киткәндә күчтәнәчен төяп җибәрде.
Гел шулай гына булыр кебек иде... Тик син бер төрле уйлыйсың, ә тормышта бутенләй башкача була да куя.
Үзләре нык чагында да ихата тулы малны ташлап китә алмаган иде әти-әнисе. Шуңа күрә яшьләр янына җитди сәбәп белән барырга туры килгәндә генә кереп, күп булса бер-ике кич кунудан ары узмадылар. Аннан соң башта тулай торакта, соңыннан бер бүлмәдә генә яшәп яткан балаларында сәбәп чыкса да озаклап ятарга кыенсынган булырлар иде. Тик хәзер әти-әнисенә рәхәтләнеп үзләре теләгәнчә яшәрлек тә шартлар булгач, Рәфилә иреннән рөхсәт сорады. Сорамаса да була иде, чөнки дүрт бүлмәле фатирны картларны пропискага кертеп, әтиләренең сугыш ветераны булуыннан файдаланып алган иделәр.
Ирнең сүзе катгый булды.
- Юк, кайткан чагында да командалык иткәне җиткән. Бабай кубызына яшәп ятарга җыенмыйм, - диде ул.
Рәфилә:
- Авылдагы йорттан да гел без файдаландык бит, - дигәч тә:
- Башка кайтып себерелмәм алайса. Кайтса, без анда бот күтәреп ятмадык, - диде.
- Эшләргә кайтмыйм дисәң, сатарбыз. Акчасы эчне тишми бит.
- Ике-өч ботинка бәясе дә тормаган йортнымы? Аны сату артыннан йөргәндә чыккан расхуды күбрәк әле...
Рашатны тегеләй дә, болай да йомшартырга тырышып карады Рәфилә. Тик ире хезмәттәшләренең арасында хатынның ата-анасы белән торучыларның зарларын еш ишеткән, картларның яшьләрнең тормышында да үз заманнарындагы тәртипләрне сакларга тырышып араларына кереп ирекләрен кысудан зарлануларын һәм:
- Бәхет басты үзеңне, үз өеңә үзең хуҗа, ни теләсәң шуны эшлисең, - диюләрен күп ишеткән иде.
Хәдичә түти нык иде әле, үз ихатасыннан китәргә уенда да юк иде. Балалар үз җайлары белән кайтып йөриләр, җәйләрен оныклар авыл янындагы елгада су коенып, песи сыйланырлык булса да балык тотып үткәрәләр. Бабалары аларга балта-чүкеч тотарга өйрәтте. Авыл һавасы гына түгел, сөте, катыгы, каймагы да бик килеште.
Рашатның әти-әниләрен дә онытмадылар. Җәйгә бер-тке тапкыр булса да күренделәр. Машина белән cәгать ярымлык ара – арамыни ул? Тик балалар барыбер Рәфиләнең әниләрендә булды.
Улларын яраткач, Рәфилә Рашатның әти-әнисен дә яратты. Кайнатасы белән кайнанасы да ачык йөзле, тәмле телле, кайбер кайнаналар кебек йорт-җирен ташлап, айлар буена кунакка килеп, киленнең гаебен табып йөрмәделәр.
Ике-өч көнгә түгел, озаккарак килсәләр дә сүз әйтмәс иде Рәйлә. Кирәк чагында балаларга күз-колак булырлар, үзләре әзер ризыкка кайтып керерләр иде. Бала авырып эшкә бара алмый калган чакларда, эшкә килгәч, бүрегә карагандай каршы алмаслар иде. Аларны да аңларга була, синең эшеңне дә башкарырга туры килә бит. Әйтерсең, үзләре бала үстермиләр! Шулай чиратлашып авырый-авырый эшләргә туры килә шул. Эшләмичә дә булмый. Бер кешенең хезмәт хакы белән генә яшәп булмый.
Үзең генә яшәү бер яктан рәхәт булса да , әнә шул исәпсез-хисапсыз уңайлыкларны уйлап, уңайсызлыкларына бик тә түзгән булыр иде ул.
Нишләптер, андый чакларда ул кайберәүләр кебек баланы кайнанасы белән кайнатасына кайтарып торырга кирәк түгел микән, дип башына да китермәде. Үги әнисе генә вакыт-вакыт:
- Атаңны үз өеннән бер көнгә дә алып китеп булмый шул, көзге эшләр беткәч, озаккарак килеп, сезгә булыша да алмыйм, - дип зарлана иде.
Яшьрәк чагында кунакка да йөрисе килгәндер. Әтисеннән күпкә яшьрәк иде бит. Тик әтисе сугышның башыннан ахырына йөреп кенә түгел, сугыш беткәч тә әле ике елдан артык кайта алмагач: “Исән-имин кайта калсам, авылдан беркая да китмәс идем”, - дигән нәзерен бозмады. Шуңа бик җитди сәбәп булса гына бер, күп булса ике көнгә генә китеп торган чаклары да сирәк иде.
Баласы авырып эшкә чыга алмаган чакта, үги әнисе :
- Ныгыганчы безнең янда яшәрсез, шәһәр һавасы белән балагызны бозып бетерәсез, саф һавага кайтарыгыз, - дигән иде дә... Бердән, баласын ялгыз калдырудан, үзе дә кайтса - ирен ялгыз калдырудан шикләнде Рәфилә. Ирләрнең башына ялгыз чагында ни килмәс? Хатыннары юк чакта күз-колак булырга теләүчеләр азмыи? Аның ире кебекләргә бигрәк тә. Бала кочаклап калуыңны көт тә тор аннары.
Аннан соң маңкалаган саен тыз-быз йөри башласаң... Үтә торган чир белән шулай йөрсәң... Ходай үтмәс чирдән сакласын, андый чакта батып баручы саламга да тотынган кебек, якыннарыңа таянмыйча хәлең юк.
Үги әни яшь иде шул әле, әтисеннән күпкә яшь, алтмышын яңа гына тутырган үги әнисенең күңеле гел яхшылыкта иде... Җитмәсә, фатир алганда зурырагын алыр өчен аларны да теркәткән һәм хәзерге дүрт бүлмәдә аларның да өлеше бар, Рашат теләсә-теләмәсә дә хаклы рәвештә монда килеп яши алырлар иде. Тик өлкәннәрнең андый уе юк, хөкүмәт биргәндә алып калырга кирәк, дип кенә теркәлгән иделәр. Андый нечкәлекләрне Рашат та әллә белеп бетерми, әллә ул ягын уйламаган идеме икән? Әллә башта алып калыйк, аннан уйлашыырбыз дидеме инде...
Карт әти дә үз-үзен йөртә ала, эчү-тарту белән мавыкмый, пенсиясе дә начар түгел, ташламалары да җитәрлек. Тик менә соңгы елларда хатыны тазалыкка туймый. Авыру синең яшеңә карап килми шул...Ул хатыны авырып аяктан егылгач, яшьләрнең бәхәсләреннән дә хәбәрдар түгел, шул ук вакытта сугышның башыннан ахырынача төрлесен күреп, бу дөньяда кунак кына икәнебезне белеп, инде икенче хатынын бакыйлыкка озата калса да, Ходай ташламаса, бәндә ташламас, дип, һәр капкан ризыгына, һәр туган таңга куанып яши торган, нык рухлы карт иде. Аның балаларындагы өлеше дә кирәк түгел, үзе кебек күпне күргән, кичергән, әмма ныклы ихатасы карап-кагып торганда яшәрлек, “өч көнлек гомерең калса, өйлән яисә кияүгә чык”, дигән корьән кануннарыннан читләшми торган карсак буйлы булса да бәдәне нык, шактый сөйемле карт иде әле. Беренче хатынының да зиратын караштырып кайтканда, алай-болай ялгыз калырга туры килсә, тагын кемгә сүз кушарга микән дигән борчулы уе да бар иде әле.
Һич кенә дә балаларына йөк булырга ниятендә юк иде..
Сәйфи абзый бу яшькә үк җитәрмен дип уйламаган иде дә...Туган җиремә кайтып егылсам, тупсама башым салсам, үлсәм дә үкенмәс идем дигән сүзе булса да, кайткач, бу сүзләре өчен кат-кат тәүбә итте.
Инде менә ни гомер яшәде, Аллага шөкер.
Юк, ул кайбер иркә ирләр кебек хатыннан башка ике кулсыз булып, нишләргә белмичә яши торганнардан түгел иде. Хатыны авырып егылган чакларында балаларга мәшәкать тудырмады, өен дә чиста тотты, ашарына да пешерде, башкасын да эшләде. Тик ир-ат ничек кенә кәттә кыланмасын, хатын-кыз кулы тимәгән йорт бөтенләй икенче инде. Бер атна гына өйдә булмаган чакта да анда хатын-кызлы өйдә генә була торган нур бетә. Идәнен пычак белән кырып юса да, кат-кат тәртип ясаса да, ялгыз ирнең өе исенә хәтле башкача була...
Шулай да башына шундый вәсвәсәле уйлар керсә дә , карт ялгыз калудан үлеп курка, чөнки аның кабат өйләнәсе дә килми, гомер иткән йортыннан кузггалып китәргә дә уйламый иде Аның үз өендә, үз көнчә иркенләп яшисе, авыл урамнарыннан үзе теләгәнчә күкрәген киереп үтәсе, ишегалдына чыккач ике яктагы күршесе белән дә хәл-әхвәл белешәсе килә һәм тагын моңарчы әһәмияте тоелмаган әллә ниләрдән аерылып, алардан башка бөтенләй башка җирдә - гәрчә үз балалары янында булса да яшәргә нияте юк иде әле. Һич тә булмаса авылда картлар йорты бар , соңгы көннәрен анда да авылдашлары арасында үткәрергә була...
Ә хәзергә ул үз көчендә , балаларның ашына таракан булып төшәргә һич уенда юк аның.
***
Сәйфи абзый шулай уйлар да, яшьләр икенче төрле уйлый бит әле. Рәфилә уенча, алтмыштан уздымы, яшен яшәгән , ашын ашаган, берүзе көн күрә алмаслык хәлгә калгандыр тоела иде. Парлашып яшәгәндә ярый әле. Сыңар канатыңны югалткач, җитмәсә ялгыз калучы ир-ат та булса... Кем аның керен юар, кем үтүкләп киендерер, кем ашарына пешерер һәм пешкән ризыкны савытка салып алдына китереп утыртыр?
Рәфилә дә шулай уйлады.
Кыз бала үз әнисе белән үссә дә , әтисенә ныграк тартыла, аны ныграк ярата. Әнисен ул үзе олыгайгач кына аңлый башлый. Эштән арып кайткан ир-ат акчасын алып кайтып бирсә үз вазифасыян үтәгән, Мәскәүне алган шикеле хис итә. Ә бит шул акчаны күз күрмәгән һәм күңел күреп бетермәгән әллә-нинди хаҗәтләргә тартып-сузып җиткерәсен ир кеше белми һәм гомергә дә аңламый. Андый нечкәлекләрне хатын-кыз гына белә. Шуңа күрә ул күбрәк чәпчи, иреннән дә күбрәк таләп иткән кебек тоела.Үги әнисенең: “Балаларга тегесе кирәк, бусы кирәк, тегесенә җитми, бусына җитми”, - дип дөньяны җитеш тотарга тырышып чәпчегәннәрен, әтисенең күп вакыт үзен гаепле сыман дәшми калуларын ул үзенчә аңлый, кызганып та куя иде
Үги әни начар түгел иде. Үги булмаган балаларны әрләделәр дә сүктеләр дә, йомшак җирләренә бәргәләп тә алдылар. Үз әниләренә ярый... Ямаулы киемен дә кигерттеләр. Тик Рәфиләгә бу кагылмады.
Кияүгә чыгып балалар үстерә башлагач, Рәфилә үги әнисен аңлады. Һәм әтисе ялгыз кала-нитсә аны нишләтергә икән дип башын вата башлады. Бу борчу хәзер аның баш авыртуына әйләнде.
- Әтигә әнине карау авырга туры килә. Кыш чыгарга аларны монда алып килергә иде, - ди башлады.
Элек тә кунакка килеп тә шәһәр фатирындагы кысанлыкка чыдамыйча тиз кайту ягын караган картларның гадәтен белгәнгә, башта Рашат моңа җитди карамады. Аның үзенекеләр дә өй ташлап монда килергә атлыгып тормыйлар, алган фатирларын да килеп караганнары юк әле. Әнисе җае чыкканда салгаларга яраткан әтисен калдырудан да, үзе белән алып килсә, шул гадәте өчен улы белән тавышланудан курка. Элек тә шуның аркасында сүзгә килешеп алалар һәм аның шушы гадәтен яратмавын Рәфилә яшереп тә тормый иде. Андый чакта ятып йокласа , я һич булмаса тик утырса бер хәл иде, ә ул кулына гармун алып төне буена шуны шытырдатып, “Алмагачлары”н сузып утырганга ничек чыдамак кирәк?
Бу гадәтенең ярамаганын да белә дә соң... Авызына бер грамм да кан кыздыра торган эчемлек капмаган егетне унсигезе дә тулмас борын илбасарлар белән сугышлка җибәрделәр. Юньләп ата да белмәгән килеш беренче көнне үк атакага керттеләр. Керер алдыннан бер стакан аракы эчерттеләр. Мәҗбүриләп. Аннан соң үләсеңме - каласыңмы - барыбер, курку хисе юкка чыкты. Һәр атака алдыннан шулай... Шунда ияләнелде... Шулай да аның исән калуы - үзе бер могҗизага тиң иде... Сугыш аның өчен кайткач та бетмәде. Төннәрен анда югалткан иптәшләрен күреп, алар белән аткага бара, аларны терелтә, сөйләшә, кабаттан җирли, һәм бу хал гомер буена сузылды. Ул алар рухына стаканга үрелде, алар белән җырлаган җырларны яшь аша искә төшерде.
Сугыш аның өчен шулай дәвам итәте...
Яшьләр аны аңлыймы соң? Аңласыннар да дими ул. Йөрәк ярасына чыдый алмаганнан шулай йөри. Ул башка ирләр кебек көчле рухлы түгел. Башкалар кайттылар да берни дә булмаган кебек яшиләр әнә. Искә дә аласылары килми. Балаларның аны аңлавы кирәкми. Ул кичергәннәрне аларга кичерергә язмасын. Бәхетле яшәсеннәр.
Ә болай ул башын ташлап эчә торган кеше түгел. Җәйге урак өстендә комбайнда эшләде, урып-җыю эшләре беткәч, кышкы озын кичләрдә киез итек басты. Ул баскан киез каталар аякка йомшак, озак чыдыйлар, табан асты тишелеп эштән чыгып олтан салгач та ыспайлыгын югалтмыйлар. Шуңа күрә аңа алдан ук заказ биреп һәм акчасын түләп тә куялар. Вакыт-вакыт ул акчаларны әнә шулай гармун тартып җилгә очыруына да карамыйлар... Комбайнда эшләгән өчен тигән хезмәт хакын, аның бу йомшак ягын белгәнгә , әнисе кул куеп алса, бу шабашка акчасы турыдан-туры үз кесәсенә кергәч, әнә шулай җилгә дә очкалый иде шул...
Шуңа күрә якын арада гына үз әти-әнисенең килү перспективасы алда тормый, алар шулай үз көйләренә генә яшәп яталар. Җәйләрен вакыт –вакыт балалары кайтып, туган нигезне шаулатып алалар да, тагын киләсе җәйгә хәтле хушлашып, кире китәләр...
Әти-әниләренә юаныч булып, авылда Фәрит белән киленнәре Зәбәйдә , оныклары кала. Берәр хәл була калса күз колак булырга алар бар... Үзләренең мунчасы булса да юынырга әниләренә йөриләр. Мунчадан соң ул пешергән таба ашы белән чәй эчәргә яраталар алар.
Шулай булгач аңа үз әти-әниләре килер дип баш ватасы юк. Ә хатынныкыларны чакырып, аларны өйгә хуҗа итеп, картларның кирәк-кирәкмәгәнне дә күреп, инде чыгып барган акылларын сизмичә үзләренә акыл бирүләренә түзеп, буйсынып яшәргә планында юк иде Рашатның. Андый хәлдә калган ирләрнең гаиләләренең таркалып бетүен күреп-ишетеп тора бит ул.
Үз әниең булса бер хәл әле. Аңа хатын буйсына, ә менә хатын ата-анасына сиңа буйсынырга туры килә, син артык кашыкка әйләнәсең.
Хатынының вакыт-вакыт:
- Әти-әниләр карт инде, аларны үзләрен генә яткырып булмас. Әле ярый үз-үзләрен йөртәләр. Синекеләр дә яшь түгел инде, - дигән сүзләрен дә ишетмәмешкә сабышып, колак читеннән генә үткәреп җибәрә.
Үзенекеләр өчен баш ватып торасы юк. Апасы алар өстенә ташламас. Чөнки әнисенең һәрвакыт:
- Кызым – картайган көнемдә бар ышанычым. Малай кеше хатын сүзеннән уза алмый. Ә кыз бала – алтын сандыгым ул, әни кешенең сердәше. Ирләрнең беләге генә көчле, хатын сүзеннән чыга алмыйлар , алар тамчы азлап тишкән кебек барыбер ирне ничек тели шулай бөгәләр, - дигәнен гел ишетеп тора.
Юк инде! Рашатны алай гына бөгә алмас.
- Фатирда аларның да өлеше бар, - диде Рәфилә.
- Өлеш сорыйлармыни әле?
- Сорасалар да гаеп түгел.
- Менә шул өлешен үзләрен караган кешегә тотарбыз.
- Кешедән оят. Ничек инде без була торып кешедән каратасын?
Болар әле сүздә генә. Чынлыкта эш аларны карауга килеп терәлмәгән. Рашат бер әйткән сүзеннән кире кайтмаячак , кунакка килсәләр килсеннәр, тик ике сарык башы бер казанга сыймаган кебек, үз өендә әбине дә, бабайны да баш итмәячәк. Картлар алар хәзер генә: “Кияү дә кияү”, - дип сандугач кебек сайрыйлар, ә бергә яши башлагач, козгын тавышлары килә башлавын көт тә тор.
Рәфиләнең:
- Син дә балалар йортында үсмәгән, синекеләр дә яшь түгел, - диюенә дә исе китми.
Әйе, Гөлчирә апаларының абруе әниләре алдында зур. Шуңадыр, кызына кирәк чагында: “Атагыз ялгыз кала”, - дип тормый, бервакытны бәбидән авыр котылгач аның янында атналар буе гына түгел айлар буена да торды.
Андый чакларда әтисенә авылдагы улы белән килене күз-колак булса да ялгыз ир ялгыз ир инде. Җитмәсә сугыштан ияреп кайткан яман гадәте дә булса... Болай башкаларга зыяны тими үзенең. Өйдә кеше җыеп торган гадәте юк, өч борынга да бүлешеп тормый, җайлап кына үз җаена бушата һәм гармунын шыгырдата. Тыючы юк, ачуланучы юк. Кулы эш белгән кешегә бу хаҗәттән ярдәм итүче табыла...
Иптәшкә радиосы да, телевизоры да эшләп тора...Өлкәннәр ярата торган тамашаларны хәйран күрсәтеп , сөйләп торалар анда...
Шуңа күрә картларны карау мәшәкате үзе өстенә төшәр дип курку түгел, бу турыда уйлап та карамый ул.
Аннан соң авыл кешесе элек кенә шәһәргә атлыгып тора иде. Хәзер аларны алтын таулары белән кызыктырсаң да яшәгән урыннарыннан кузгатып булмый. Утынны мунча ягар өчен генә әзерлисе, өйдә бөтен уңайлыклар да бар. Җылы өйдә хаҗәтханә белән душ дә ясаучылар бар, тик карт әтисе моңа биш куллап каршы торды.
- Ашаган җиреңне бәдрәф ясарга үз үз аягымда әле, - дип кырт кисте. – Минем бәдрәф исенә түгел, таба ашы пешергәндә дә, исеннән күңелем болгана. Ашарга яратканга гына түзәм..
Башка чакта әтисен аңлата торгач, үз фикереннән кайтарып булса да, бәдрәфкә һәм душка кагылса, аның сүзе катгый иде. Шуңа күрә әнисенең шәһәр йортларындагы кебек уңайлыклардан файдаланасы килүгә карамастан, бу хыял гына булып калды.
Аннан соң әти-әниләрен карарга авылда абыйсы да бар бит. Шулай булгач, алар өчен жаны тыныч.
Шуңа күрә хатынының: “Синекеләр дә бар бит”, - дигәнен бөтенләй ишетмәмешкә салыша иде.
- Алайса балаларыңны алырсың да, кайтып карарсың, сүзем юк, - диде.
Балаларыңңны... Ялгыш ишетмәде, шулай диде. Ул балалар аныкы да бит югыйсә.
Аңардан мондый сүзләрне көтмәгән Рәфилә тәмам аптырады. Ике арадагы салкынлыкка беренче адым шуннан башланды . Шулай да ул тора-бара ирен әкрен-әкрен бу уеннан кире кайтарырына өметләнә иде әле. Шулай булмыйча! Фатир аларныкы гына түгел! Алар булышмаса дүрт бүлмәлене түгел, икелесен дә кайчан күргән булырлар иде әле. Югыйсә картларга аерым фатир алырга да мөмкинлек бар иде.
- Бабай, ныклап уйлагыз әле. Аерым алсагыз, коммуналь хезмәтләр өчен дә хөкүмәт үзе түли бит, - диюләренә дә:
- Ул чагында бездән соң фатир балаларга каламы соң? - дип кызыксынды карт.
- Законнар гел үзгәреп тора. Әле үләргә җыенмыйсыздыр бит.
Аерым алган чагында, балаларына үз чиратларын күпмедер вакыт көтәргә кирәк иде. Тулай торак бүлмәсендә ике бала белән җик күргән гаиләнең аз гына да көтәрлек түземе калмаган иде.
Башта зур фатир болын кебек тоелды. Картларга шунда ук кереп утырасы калган да... Яшәмәсәләр дә бер бүлмәне үзләренә бикләп куясы булгандыр. Тик алар балаларына ярдәм итә алуларыннан канәгать булып авылда яшәүләрен дәвам иттеләр.
Рәхәткә тиз ияләшенә. Озакламый картларның алар белән яшәргә килү перспективасы Рашатның канын кайната башлады. Әгәр башкалар кебек: “Монда без хуҗа”, - дип теңкәгә тиеп яши башласалар? Картлар янына үзләре кебек әби-сәбиләр дә йөри башласа? Шәһәр фатирында авылдагы кебек иркен ишегаллары да, бакча-мунчасы да юк - бөтенең дә бер кухняга чыгып тәгам җыя башласа һәм тагын әллә ниләр аның башыннан узды.
Тик андый-мондый хәл булса аларны ялгызын калдырып та булмасын ул аңлый иде. Шуңа күрә:
- Якын-тирәдә алар өчен фатир арендага алырга туры килер, авылда яшәргә көчләре калмаса, – диде.
Рәфилә ялгыш ишетмәдемме дип кабатлап сорады.
- Нәрсә дидең?
Рашат алда торган перспективадан чыгу юлын табуына канәгать иде.
- Арендага алганны әйтеп тормабыз. Сезнең өчен махсус фатир алдык диярбез.
Әйе, алай да итеп була. Тик аренда өчен түлисе дә була бит. Рашат анысын да уйлап куйган.
- Бераз бурычка керелде, дияргә туры килер. Алардан бурычка алып торган булырбыз.
- Ничек кире бирербез соң? - дип ирен бу фикереннән кайтармакчы булып талпынды Рәфилә. – Аны барыбер түлисе була бит.
- Хуҗа Насретдин ишәге турында ишеткәнең бардыр бит?
- Нинди?
- Аңынчы я патша үлә, я ишәк үлә әле дигәнне...
Бу мәзәкне ишеткәне юк иде Рәфиләнең. Әмма ул аның асылын төпченүне кирәк тапмады. Мәгънәсен яхшы аңлады ул. Болай да түләнми торган һәм түләнмәячәк бурычлары шактый җыелган иде инде.
Картлар үзләре дә гомер иткән авылдан кузгалырга җыенмыйлар бит әле . Шулай да элекке бурычлары өстенә аерым фатир алырга җыенганнарын белгәч, тагын сүз әйтмәделәр. Үзләренең нәфесләре зур түгел, дөньяныкын кем белә, ярый да икен бергә, берәүгә дә авырлык китермичә генә, Ходай каршына китә алсаң? Андый бәхет бик азларга гына эләгә, барыбер көчең беткәч балалар кулына калмый кая барасың? Аерым фатир диюләре дә күңелгә май кебек булып ятты. Әйе, бер фатирда җыелып яшәү эш түгел. Ничә буын ничә төрле уйлаганда, телеңне күпме тешләргә тырышсаң да, өйдән фәрештәләр барыбыр чыгып качачак. Ә акчаны күпме җыйсаң да аның бәһасы төшеп тора. Ичмаса, күчемсез милеккә әверелә торсын. Ул хәтле пенсияне ашап та , киеп тә бетереп булмый. Аннан соң, соңгы араларда картлар белән төрле хәлләр турында да ишеттереп торалар. Банкта да, өйдә дә, акча тоту куркыныч...
Шулай итеп картлар авылдан кузгалырга ашыкмады. Карчыгы вакыт-вакыт каты гына авырып алса да, картның бирешергә исәбендә юк иде әле. Шуңа күрә балаларның нәфесе зур булса да, карт та капчыгының төбен бөтенләй бушатып бетермәде. Биргәнне алалар да, оныталар аны. Бер тиен запассыз да калырга ярамый. Үлем-китем бар. Бөтен йолаларын туры китереп озату шактый мәшәкать һәм чыгым сорый...
Тик үги әни тагын авырып китте. Элекләрне тирәк аякка баса иде, бу юлы озаккарак сузылды. Авыру карау мәшәкатьле эш. Авыл җирендә кирәк чагында табибка күреним дисәң дә, район үзәгенә, я шәһәргә үк барырга кирәк. Шуңа күрә картлар балалар янына килү турында сүз кузгаттылар. Әниләре аякка басканчы.
Тиз-тиз генә торак ягын хәл итәргә керештеләр. Күршеләрендәге фатир бушаган чак иде – ата-ананы алдау кыен булмады.
- Шактый бурычка керергә туры килсә дә, сез иркенләп яшәсен өчен тырыштык инде, - диде кияү.
Картларның бу сүзгә күңеллләре булды. Алар бер төрле уйлап, икенче төрле сөйләргә күнекмәгән шул.
- Бурыч ул гомер озынлыгын сорап тора, - дип кеткелдәде карт. – Без дә хәлдән килгәнчә булышырбыз.
- Өй җиһазын алыштырып булмый әле. Болай начар булмагач, алмый торырга булдык.
- Ярар, ярар, нәрсәсен алыштырасың аның. Безнең гомергә җитәрлек әле алар.
Картларның нәфесе зур түгел иде.
Рәфилә:
- Үз фатирлары булып әти-әнине кеше фатирында яшәтүе бер дә әйбәт түгел инде, - дигәндә Рашат:
- Кем әйтә аларга кеше фатиры икәнен? Аннан соң бу фатир безнең өчен дә бирелде , - дип кырт кисте. – Сүзе буласын белсәм, үз чиратымны көтә идем.
Сабырлыкның да чиге була. Шундый сөйләшүләрнең берсендә Рәфилә:
- Үз әти-әниең барын да онытма! Синекеләр дә яшь түгел, - диде үзәге өзелеп.
Үзенекеләр өчен җаны тыныч иде Рашатның. Тик син бер төрле уйлыйсың, Ходай Тәгалә икенче төрле хәл итә, шаулап торган имән кебек Фәритне инфарк көн эчендә бу дөньядан алып китте.
Таяну ноктасы яртылаш кимеде...
Яшен биек агачны суга диюләре дөрестер инде. Шыгырдап кына йөргән картлар калды.
Бу барысының да башына китереп суккандай булды. Картлар кайгыны сабыррак кичерсә дә, кайгы ялгызы гына йөрмидер инде, олы уллары Әзхәр башта юл фажигасына тарыды, аякка басты дип сөенеп йөргән җиреннән инсульт зәһмәте тиеп, гомерлек гарип булыпа калды.
Ә тормыш дәвам итте. Картлар Фәритнең ятим калган кызлары белән юандылар, киленнәре Зөбәйдә дә аларны ташламады.
Начар исем күтәрмәде. Чибәр хатынга уйнап та, чынлап та сүз кушучылар булды. Тик ул:
- Фәритемне алыштырыдай кеше юк, - диде.
Рашат арттырыбрак җибәргәнен аңлый башлады. Авылдагы җиңги белән ничек кенә аралары әйбәт булмасын, әти-әнисен аның җилкәсенә ташлап булмый хәзер. Дөрес, монда күрше йортта гына яшәүче төпчек энесе Айдар бар барын. Ул нечкә күңелле, аның да фатиры да зур, үз тырышлыгы белән алынган. “Минем аркада алынган”, - дип җай чыккан саен төрттереп торучы да юк. Тик менә хатыны... Карап торганда гына песием кебек кечкенә генә хатын иркен фатирга тиенгәч, чыгырдан чыга башлады. Гаиләдә әз генә савыт-саба шалтырый башласа да милиция чакырып теңкәсенә тия башлады. Әллә иреннән шулай котылырга җыена инде.
Чакыргач , милиция килә инде. Тик алып китеп, һич булмаса бер кич кундырып чыгарлык та сәбәп тапмыйлар. Ир бераз салган булса да, балалар әниләренең ник тавышлануына аптырап , әтиләренә елышканнар. Дөрес, иренең дә түземе беткәнгә ошаган... Шуңа күрә хатыны бераз суынсын өчен үзләрендә кундырып та чыгаргалыйлар. Кемне якларга икәнен алар да күрә - тырнак белән чиртсәң дә егылып китәргә торган хатынның ирен үзенә кул озынайтыр дәрәҗәгә җиткереп, төрмәгә ябып куярга омтылуыдыр дип уйламас җиреңнән уйларлык шул...
Үзе алган фатирына хуҗа була алмагач, картларга анда да урын юк...
Казанда яшәүче Гөлчирә апаларының тормышы иркен анысы. Җизнәләре дә ата-ана өчен үлеп тора. Бар туган-тумачаны да сыйдырдылар, кайнанасы ничә кышны аларда үткәрде хәтта. Кыз бала әнигә аерата якын.
Апасы ташламас анысы... Нишләп әле Айдар хатынының әти-әнисе өчен аларның фатиры үз өйләре кебек, аныкылар да яшь түгел бит. Тик аларны монда алып килик дип авызны да ачырмый, гел тавыш чыгара. Хәл аңа килеп терәлмәсә дә, бу аның җанын әчеттереп торган бер борчуга әйләнде. Аннан соң:
- Вакыты җиткәч, күз күрер әле. Аңынчы бәлки әби белән бабай да урнашып куяр, - дип тынычландырды.
- Урнашып куяр,- дигәне - шулай уйлавы гонаһ икәнен аңласа да, өч аршиннан торган урын турында иде...
Юк, ул аларга үлем теләми... Яшәсеннәр... Әнә бит өрлектәй ике туганы белән нәрсә булды. Тик хәлнең котылгысыз булуы гына шушы уйга этәрде. Алай булганчы картларның вакытында китүе хәерле... Берәүгә дә мәшәкать тудырмыйча гына. Тик алай буламы соң?
Гонаһ шомлыгына каршы әтисе дә ялгыш сөйләшә башлады. Ходай Тәгаләгә ул гына аз тоелды ахры, әнисенең бот сөяге сынып урын өстендә калды. Апасы белән җизнәсе аларның икесен дә үзләре белән алып китте. Әтисе башта китмәскә җан тартышты. “Әни терелгәнче генә бит, гармуныңны да алабыз”, - дигәч кенә риза булды.
Карт фатирны ишегалды белән бутап кече йомышын фатирның теге я бу почмагында үтәп озак теңкәгә тимәсә дә, акылы җиңеләеп бер-ике ай йөрде әле. Әнисе әтисеннән олырак булса да зиһене ачык иде.
Китәр алдыннан әнисе:
- Бер кузгалгач бүтән күрмәвебез бар. Айдарларга бер кичкә булса да тукталыйк. Рашатны да дәшәрбез. Алдагысын кем белә, - диде.
- Юкны сөйләмә әни, рәхәтләнеп үз аягыңда йөрер көннәрең алда әле - дисәләр дә, карчык үз сүзен итте.
- Карт агачны кат-кат бер урыннан икенче урынга күчереп утыртсаң, тамыр җибәрә алмый ул.
Кызының аларның берсенә дә тукталасы килми иде. Соңгы арада туганнар арасында элекке якынлык сүрелә төшкән иде шул. Хатыннары да җай чыккан саен колакларына теге я бу гаеп табып тукып торгач, әкренләп теләкләренә ирештеләр. Шуның аркасында тавыш-гауга да күп булды. Гаеп атта да, тәртәдә дә бар иде... Шулай да җан тартмаса да, кан тарта, бөтенләй үк аерып та бетерә алмадылар. Ир-ат – үзенекеләрне, хатын-кыз барыбер үзенекеләрне якынрак күрде. Апалары хатын-кыз буларак моны яхшы аңлый. Шуңа күрә болай да катлауланган тормышларын тагын да ныграк катлауландырасы килми иде. Әниләре аның үзенә дә бик кадерле. Ата-ананы карау – баланың бурычы. Ходай ничек кушса – шулай булыр...
Тик әнисе:
- Оныкларымны күреп каласым килә, - дигәч, Айдарларга тукталмыйча булдыра алмады. Бер кичкә ничек тә түзәрләр әле...
Ишекне Айдар ачты. Яңа гына тавышланып алганнарын сиздермәскә тырышып, кояштай балкып Сәхиясенең бер алдына . биш артына төште. Тик Сәхия кунаклар белән салкын гына исәнләште. Олы улы кайтмаган, өйдәге үсмер малайлар исә әниләренең бу гадәтенә ияләшеп беткәннәр иде инде, исәнләштеләр дә , бүлмәләренә кереп киттеләр.
Әнисе утырып дога кылды һәм тирә-якка күз йөртеп чыкты.
- Аллага шөкер, иркен яшисез икән, - диде.
Аның монда беренче тапкыр булуы иде.
Айдар чәй куйды, өстәл әзерли бишлады.
- Иркен яшибез әни, - дип хуплады ул. – Сезнең хәер фатихада инде.
Ул арада Сәхия бер сүз дәшмичә каядыр чыгып китте.
- Киленгә ул-бу булмагандыр бит? - диде әнисе. – Йөзе көл кебек. Авырмыйдыр бит?
- Өстәлгә куярга сый булмаганга борчылгандыр. Хәзер тәм-тәм күтәреп кайтыр ул, - диде Гөлчирә.
- Безгә сөтле чәй, ипи, якты чырай булса шул җиткән. Юкка борчылмаска иде, буш кермәдек.
- Ризык юктан түгел. Өянәге башланды бугай, - диде Айдар.
- Нинди өянәге?
- Рөхәткә чыдый алмый торган. Фатир алганнан бирле шулай кылана. Бер сәбәпсез тавыш чыгара да милиция чакыра. Бу юлы да шулай булмагае. Сез борчылмагыз түлке. Милициядәгеләр белән туганлашып беттем инде… Сигнал булгач килми хәлләре юк. Аларга да эшләрен үрсәтергә кирәк...
- Ай-һай, улым... Үзеңдә түгел микән гаеп? Син дә карап торганда гына песием кебек, кызып китә торган гадәтең бар.
Чәй эчү кайгысы бетте. Ул арада ишек кыңгыравына бастылар.
- Килделәр! – диде Айдар. Әйткән идем бит!
Айдар ишек ачарга бармакчы иде, Гарифулла җизнәсе аны туктатты.
- Иң эчке бүлмәгә кереп утыр. Юкса сине алып китәләр. Гөлчирә хәлне үзе аңлатыр.
Милиционер өйгә кергәч, аптырашта калган әби белән бабайны күрде.
- Без бер кичкә кунарга гына кергән идек. Киленнең кайда чыгып киткәнен аңламый да калдык.
- Гражданка Хәйриева: “Ирем өйгә теркәлмәгән кешеләр яшәргә алып кайтты, чыгарып җибәрә алмыйм”, - диде. Сез буласызмы инде алар?
- Әйе, мин Айдарның апасы, бу – ирем, ә картлар - әти белән әниебез.
Милиционер картлар белән кул бирешеп, танышып, сөйләшә башлагач, тиз уртак тел таптылар.
- Нәрсә, үзең картаймам дип беләсеңме әллә Хәйриева? - диде ул. – Ялган донослар белән килүеңне туктатасыңмы- юкмы берәр? Бүтән киләсе булма. Ә син энем, бу хатынннан саклана күр. Барыбер сәбәп табып синнән котылырга тырышыр . Кач тизрәк моннан.
- Балалар бар бит... Алар кызганыч.
-Балаларыңа ата булудан туктамыйсың бит. Башыңны төрмәгә тыкса, әйбәт булмас?
Саубуллашу булмады . Күзгә йокы да кермәде. Икенче көнне иртән Айдар аларны озатканда үзе белән документларын да алды:
- Мин дә бу өйгә бүтән кайтып кермәскә булдым, - диде ул аларны автобуска утырткач. – Башка чагында түзә идем . Сез килгәнгә дә шулай кылангач, яшәү түгел инде бу...

***
Әнүр абзый фатирны ишегалды белән бутап озак яшәмәде. Гармунын шыгырдатып өйдәгеләрне генә түгел, күршеләрне дә бимазалап йөрде-йөрде дә, ишегалдына чыгам дип җиденче катның ачык тәрәзәсеннән гармунын тоткан килеш урамга атлады...
Сәйдә апаның да сынган бот сөяге култык таягы белән йөрерлек итеп ялганды. Ул шуңа да канәгать, таягына таянып тәрәзә янына килеп, урамны күзәтә. Мондагы ыгы-зыгы аңа бик ят.
- Сездә көн саен сабантуй кебек, - дип гаҗәпләнә.
Гомерен авылда үз җаена гына үткәргән карчык шәһәр ыгы-зыгысына ияләшергә тырышты. Хәер, үз бүлмәсеннән ары китә алмаган карчыкка ул кагылмый да кебек. Ашарга да бүлмәгә кертеп бирәләр, хаҗәтенә дә аның өчен кияве утыргычка җайлап утыртылган бәдрәф чиләге бүлмәсендә генә. Үз йомышын алардан башка йомышлый алуы өчен дә Ходай Тәгаләгә көненә мең шөкрана итә.
- Әнкәй, безне үстергәндә намазын укырга да, дин тотарга да вакытың булмады, ак яулыгыңны ябынып рәхәтләнеп укып утыр хәзер, - дип намазлыгын да, кирәкле китапларын да мәчеттән бер кочак алып кайтты кызы.
Гөлчирә икенче баласын тапкач, эшләгән урыны ераклыкны сәбәп итеп, өйдә эшләргә күчкән иде. Өйдә эшләүнең җаена бер төшенгәч, баласы үсә төшкәч кабат чакырсалар да, транспортта этелә-төртелә йөрүдән бизгән иде , ризалашмады. Кулы бәләкәй чагыннан ук тегүгә ятып тора иде .
Кияве дә тәүфыйклы, ирләр эшенә дә кулы ятып тора, “бу хатын-кыз эше”, дип тә вакланып тормый. “Әни”, - дип өзелеп кенә тора. Тәмле сүздән дә, ризыктан да өзмиләр, тамагы тук, яткан урыны – коры, өе – җылы, тагын ни кирәк? Киң караватта аркылыга да, буйга да җәелеп ятарга була. Тик адәм баласы михнәткә чыдый, рәхәткә чыдый алмый дигәнннәре шулдыр инде. Аяклары ныгыса , ул монда бер көн дә тормас иде, җәяү булса да кайтып китәр иде. Гомер иткән карты почмактан почмакка йөрсә дә зарланмас иде, артыннан җыяр иде, тик үз өендә генә яшәр иде. Ишегалларын бер урап чыкса да күңеле булыр иде. Карчык шуларны уйлап, култык таякларына таянып, фатир буйлап йөрмәкче була, тик каршы тәрәзәгә барып җиткәч, анда ял итәр өчен махсус куелган урындыкка утырып ял иткәч тә кире кайтырлык хәле калмагач , мүкәйләп үз урынына барып ята. Кеше ярдәменнән башка караватына менеп ята алуына да шөкрана итә ...
Кияве:
- Әни, олы кешеләргә дә операция ясыйлар бит. Әллә шуның артыннан йөреп карыйкмы? – дигәч, күңелендә өмет чаткысы уянган да иде. “Операция”, -диде бит. - Үз аягыңа басып йөрер идең”, - диде. Ай-һай, йөреп булыр микән? Бер урыннан ямасаң иске тукыма икенче урыннан ертылган кебек, бүтән җирдән сынмас дип кем әйтә? Хәмдия ахирәтенә ул яшь тә юк иде, табиб уллары кат-кат ямаштырып интектерделәр генә үзен.. Кирәк чагында арбага утырып, кирәк чагында мүкәйләп булса да селкенә , зиһене аек иде . Кат-кат наркоз ясата торгач , чираттагысында уянмады. Шулай яхшырак та булмады микән әле? Урын өсләренә калып кеше кулларына озаклап калганны, йоклаган килеш китте дә барды.
Яшен дә яшәде инде. Тик шулай да якты дөньядан кем туйган? . Әле баштарак, яңа сынган мәлдә үз хаҗәтен сабый бала кебек үтәгән чагында да : “Их , үлсәм иде”, - дигән уй бер генә тапкыр да кереп карамады. Әкренләп мүкәйләп булса да йөрергә тырыша башлады. Балалар да:
- Әни, урыныңда гына ятма, шулай йөрүнең дә файдасы зур, - диделәр.
- Иптәшкә кеше булмагач, күңелсезрәк шул ичмасам , оныклар да үсте бит, - дип уены-чыны белән шаяртып та куя ул алырга каршы.
- Кайгырма әни, үзең уч төбендә үстергән Рөстәмең гернадирдай. Өйләндерербез дә сиңа иптәшкә бер-бер артлы бәби дә алып кайтырлар. Бергә -бергә мүкәйләп кенә калмассыз, тәпи дә йөри башларсыз әле.
Күңеленнән зурырагына да өмет итә. Култык таяклары белән булса да җиргә ныграк басып атлый алса , җәйләрен авылга кайтып бераз булса да яшәп, күршеләре белән аралашып, ишегалларын рәхәтләнеп урар иде. Намазын да урамнан туктаусыз узган машиналар гөрелтесе астында түгел, кошлар черкелдәвен тыңлый-тыңлый укыр иде. Белә бит ул, кызы белән киявенең дә авыртмаган башларына тимер тарак кебек икәнен.
- И, әни, ата-ананың хакы – тәңре хакы белән бер, сине карау ул бик мактаулы эш, син безне дөньяга китергәнсең, кадерләп үстергәнсең, гомереңне багышлагансың, ул бурычны хәзер безгә кайтарырга вакыт, - дисәләр дә .
Кызы вакытында кайнанасы белән кайнатасына кадер-хөрмәт күрсәтергә тырышкан иде . Аларның фатихасын алып калды. Шуңа күрәдер, кияве дә аңардан калышмый.
Үзенең кайнанасы... Әнисе дә, кайнанасы да... Һичкемгә бер авырлык та китермичә, бер атналап ялгыш сөйләште дә, китеп барды. “Өч көн иләсләнеп йөргән кешегә кабер газабы да булмый, сөаль дә алмыйлар, сират күперен дә очып кына үтә”, - диләр бит, шулай булгач, аның җаны турыдан-туры оҗмахтадыр инде. Тән газапларын гына түгел. җан газапларын аз кичермәгәндер дөньялыкта. Әйе...
Ул шушы көнгә хәтле яшьтән кушылган кешесе белән яшәде, рәхәтен дә, михнәтен дә аның белән күрде. Ә менә кайнанасы...
***
Авылдагы ерак туганнарының тома ятим калган кызын кызганып үзләренә яшәргә алдылар. Үсмер кыз Нурлыҗиһанга рәхмәтле булып, көченнән килгәнчә ярарга тырышты. Баласын да карашты, өй эшләрен дә эшләде. Кулы хатын-кыз эшләрдәй бөтен эшкә дә ятып тора, “шулай ит”, - дип икенче тапкыр аңлатып та торасы юк, бер әйтү, бер күз төшерү белән эләктереп ала.
- Ходай Тәгалә рәхмәте белән килде бу бала, - дип сөенде Нурлыҗиһан. Чынлап та, ул килгәч, өйгә нур керде, бәрәкать иңде.
Тик кыз бала – кунак кына. Озак тормас, кош кебек үз оясын төзи башлар. Тотып калып та булмас, чәчәкне вакытында өзеп иясенә тапшырырга кирәк...
Чынлап та элек тә үзен “туганым апа”, дип якын күреп йөргән кыз аңа тагын да ныграк якынайды. Кырыс холыклы Бәдретдин дә йомшарды, элекләрне юк-барны күреп сәбәпсез кызып китүләрен туктатты.
Малайлар гына түгел, араларында бердәнбер кыз бала булган Нуриясе дә бик шук иде шул. Үзе исә аларны тынычландырырга кирәк булганда күп сөйләшеп тормый. Ишек өстендә эленеп торган сыек чыбыкка гына күрсәтә. Ә инде аның да тәэсире булмаса:
- Кайткач атагызга әйтәм, - дип кенә куркыта. Кырысрак булмый нишлисең. Ишле баланы гел сөеп кенә торып буламыни?
Шуңа күрә ул ирен арттырып җибәрмәсен, дип кенә ачуланган була.
Сәйдә яши башлагач, бала-чага да тынычлана төште, әллә үсәләр инде? Кысып, тыеп торучы булмагач, бала-чага да басылдымы әллә? Ире эштән кайтыр вакыт җитә башлагач, үзе дә ак яулыгын җилфердәтеп, аны ашыга-ашыга каршы алырга җай таба башлады. Элекләрне кулын-битен юганда комган белән су салдырып торуына ачуы килгән булса, хәзер бу эшне яратып башкара. Тик соңгы араларда:
- Бар, эшеңне кара. Комганны Сәйдә тотсын, - дип аны бу эштән азат итте.
Күзгә күренеп яшәреп, йомшарып киткән иренә сокланып туя алмады. Төннәре дә дәртле, кызыклы үтә башлады. Әйтерсең, яңа өйләнешкәннәр...
Аңардагы үзгәрешне бүтәннәр дә күрделәр.
- Бу бала өегезгә иминлек алып килде, - дип көнләшүчеләр дә, кызыгучылар да, сокланучылар да булды.
Аларга каршы:
- Сез дә өегезгә берәр ятимәне сыендырыгыз. Әҗере булмый калмас, - дип уйлады. Теле белән әйтсә, Ходай Тәгалә бәхетен күпсенүеннән курыкты.
Хәер, хатыннар аның ни уйлаганын аңлыйлар иде.
Бервакытны кичке ашны ашап, кузгалгач, ире бик җитди хәбәп әйтте:
- Балалар ишәйгәч, өй кысан тоелмыймы? - диде ул.
- Нәфеснең чиге юк анысы... Теләп кенә күктән төшми ул.
Әйе, өй чынлап та кысанрак иде шул. Тик аларныкыннан кечерәк өйдә яшәүчеләр дә бар бит. Өй салу – сөйләнү түгел. Шуңа күрә бу турыда әйтү түгел, уйларга да курка иде. Гомумән, Нурлыҗиһан булмастай тоелган нәрсәләрне уйлап башын ватмый. Кечкенә өйнең озын кышларда бик уңай ягы бар – утын күп кирәкми. Ә җәйләрен бала- чага өйдә утырмый, эшкә ярардае эшли, уйнардае көнозын уенда, ашарга гына кайта. Җәйге эссе көннәрдә көн аралаш мичкә ягып ипи салганда өй кызгач, кайсы кая - ишегалдына ат арбасынамы, печәнлеккәме кереп йоклый. Аларның күплеге сизелми дә. Тик җәйләрнең гомере генә бик кыска.
- Әллә янкорма куярга уйладыңмы?
- Искегә тимим , торсын шунда. Бер расхудлангач, яңага тотынырга исәп. Сылый-сылый арыгансыңдыр.
Әйе...Искерәк шул. Җәй саен яр буеннан ак балчык казып алып кайта һәм анннан измә ясып, өйнең тышкы яктан мүк кыстырган урыннарын сылап чыга. Черегән бүрәнәләре дә, ярыклары да юк югын... Шулай итсәң , өйдә җылы нырак торыр шикелле тоела. Ул гына түгел, барысы да шулай эшли...
Ул ире шаяртмыймы дип аңа карады. Юк, мондый сүзне шаярып әйтмиләр.
- Өй тиз салына торган эш түгел. Хәзер хәстәренә керсәк, берничә ел үтәр дә итәр әле, - диде Бәдретдин. – Торырга урыныбыз бар, ашыкмый гына эшләрбез. Башта бурасын күтәреп күтәрербез. Ул утыра торсын. Баш исән булса , ерып чыгарбыз, Алла теләсә.
- Ак... акча каян алыырбыз ул хәтле?
- Ике игезәк бозауларбыз тана бит хәзер! Гадбелхәй белән Мисбах алабыз, диделәр.
- Аларның сыерлары бар бит?
- Берсенеке ничәнче ел кысыр калды бит, икенчесенеке картайган. Безнең сыерның сөте дә майлы, үрчеме дә яхшы. Игез бозаулар да китерә.
- Ай-һай... кул арты авыр бит Мисбахның. Хәдичәтәй : “Аларга суган кыягы өзеп бирсәң дә, уңыш булмый”, - дип зарлана.
- Җыен ырым-шырымга ышансаң, туып азапланасы да юк.
- Габделхәйнең күзе каты... Ул озаграк карап торса, чәчәк атып утырган гөлгә хәтле корый...
- Гөлгә карап торырга ул хатын-кыз түгел. Дөрес, хатын-кызга күзе тигәли, диләр. Ике хатынын тиккә җирләмәгәндер. Бусы белән озак яши әнә. “Күзем тиеп харап булмасын дип иң ямьсез, иң шадра хатынга өйләндем”, - ди.
Хатыны ямьсез түгел аның. Күзе тиюдән куркып кына әйтүе. Өйләндерерсең аны ямьсез хатынга… Кабат хатынсыз каласы килми. Шуңа күрә чибәр хатынына исеме белән дәшәсе урында:
- Шадрабану! – гына ди.
Дөрес, хатынының ике як бит очында балачагында чәчәктән калган чокырланып торган тимгелләре бар барын. Тик алар аны ямьсезлисе урында елмаеп җибәрсә , тагын да сөйкемләндерәләр генә...
Килеп кергәндә шыксыз үрдәк бәбкәсе булып күренгән Сәйдә ризыклы, миһербанлы өйгә килгәч, чәчәктәй бөреләнеп китте. “Бераз гына көтегегез, барыгызны да шаккаттырырмын әле”, - дигәндәй, тәненә ит, йөзенә нур иңә башлады. Ул үзенә иткән игелеккә каршы игелек белән җавап бирергә тырышты, җеп эрләргә дә, бәйләм бәйләргә дә, аш-су пешерергә дә өйрәнде. Аның чибәр кыз гына түгел, уэган хуҗабикә дә буласын гоманлаган авылдашлары:
- Бу кызыгызны озак тотмаслар, яңа ояга алып китәрләр, - диләр һәм Сәйдәне булачак киленнәре итеп күз алдына китерәләр иде.
Ә һәр гаиләдә кияү булырдай егетләр үсеп килә иде.
Нурлыҗиһан да шуңардан курыкты.
Үзеннән торса, ул аны беркемгә дә бирмәс иде.
- Бу бала өйгә тынычлык, иминлек алып килде, - дип сөенде ул. Чөнки вакыт-вакыт чыгырдан чыгып ала торган Бәдретдин дә өйдә өлгереп килгән кыз бала булгач, колакка ямьсез тоелган сүзләр сөйләүдән тыелды.
Назга тулы төннәр карынына яңа җан иңдерде.
Куаныч өстенә куаныч булып ишегалдының каршы ягында яңа йорт күтәрелде. Нигезен өйгәндә дә, бурасын күтәргәндә дә өмәгә җыелган ирләрне ризыкландыру мәшәкате Сәйдә булмаса авырга туры килер иде. Өй эшләрендә инде шомарган Сәйдәнең кулы кулга йокмады, яңа йорт төзелү куанычыннан очып кына йөргәндәй булды. җитмәсә, булышырга кергән Габделхәйнең балтасы Сәйдә күренгәндә тизрәк тукылдавының тикмәгә булмавын Нурлыҗиһан да сизенә. Бу ояда озак торгызмаячаклар аны, торгызмаячаклар. Әнә бит, Сәйдәнең дә күзләре ул якка караганда гадәттәгедән ныграк нурлана. Габделхәй дә уены-чыны белән тегене я моны сораганда, “килен”, дип җибәргәли. “Күзем каты, тияр”, - дип тә тормый, ичмасам.
- Өйдәге гадәт белән әйтелә инде, – дип акланган була. Аннан соң: - Узган ел гына килен төшергән идек бит, әллә тагын төшерергә туры килер микән? Кыз тапкан кешенең эше рәхәт, кияүгә бирә дә котыла, ә малай үстергән кешегә ничә оя торгызырга, ничә туй үткәрергә кирәк, – дип зарлана. Юри генә зарлана ул. Шулай итеп кызлы кешегә үзләренең нияте турында сиздертүе. “Тиздән яучы килә, әзер булып торыгыз”, - диюе.
- Күзең каты, кызыбызны харап итә күрмә, - ди Бәдретдин. Ул да әллә яңа йорт салынуы уңаеннан , әллә тагын әти булу сөенеченнән канатланган, егет чагындагы шикелле шукланып күз кысып ала.
Ичмасам, Әнүре да кияү булырлык яшькә җитмәгән. Дөрес, бер өч елдан кызлар күзли алырлык булыр да булуын. Аңа хәтле ничек оядан очырмастай сәбәп табарга?
Сәбәп көтмәгән яктан килде. Башка чакларда баладан җиңел генә котылып, тиз генә аякка баса торган иде. Ишегалдында күтәрелгән яңа йорт куанычыннан бәби тапкач та җиңеләеп йөгерә-йөгерә ике өй арасында йөрү сәбәп булдымы, әллә башкамы – кинәт эченнән кан коелып, башы әйләнеп егылды .
Күзен ачканда ул башта үзе белән нәрсә булганын аңламый торды әле. Башы авыртуын басарга теләп, маңгаен кысмакчы кулды. Тик хәлсез куллары һавада эленеп тордылар, маңгаена ук барып җитә алмыйча кире төштеләр. Авыртуына чыдый алмыйча ыңгырашып җибәрде.
Өйдә ыгы-зыгы башланды. Кайсысыдыр әллә куанып, әллә куркынып:
- Әни! Әни! -дип кычкырып җибәрде.
Соңыннан ул үзенең шул егылган җиреннән ярты ел буена ни үле, ни тере хәлдә ятканын белде. Аны: “Менә-менә өзелә, менә-менә үлә”, - дип карчыклар бер атна саклаганнар . Кат-кат йасин чыкканнар. Тәнендә җаны барлыгын борын төбенә көзге куйгач, дымлануыннан гына белгәннәр.
Кайсыдыр улы әтиләрен чакырырга йөгерде. Шөкер, Бәдретдин ихатада гына булган ахры, озак көттермәде. Ул хатыны янына килеп утырды һәм аның әле кулын, әле маңгаен, әле аякларын тотып карады.
- Җылы! Тәнең җылы! Менә бит Ходай рәхмәте! – диде.
Нурлыҗиһан үзе белән ни булганын исенә төшерергә тырышты. Әйе, ул бәби тапты. Аннан соң ни булды әле? Нишләп ята ул? Торырга кирәк! Бәбинең ашыйсы киләдер бит! Балаларның да тамагы ачтыр, ашарга хәстәрләргә кирәк. Йорт җиткергәндә болай иркәләнеп яту килешә торган эш түгел!
Ул торырга теләп талпынды, утырырга теләде, тик авыраеп урынына сеңде.
- Нәрсә булды соң миңа? - диде ул.
Ире аның аркасына мендәр терәп, утырырга булышты.
- Я, ничек? Шулай ярыймы? - диде.
- Баланы... имезергә кирәк....
Нурлыҗиһан хәлсез кулы белән күкрәген капшады. Сөт төшкән күкрәк мондый булмый... Юк, болай ятып булмый. Баланы ничек тә ашатырга кирәк.
Ул торырга талпынып аякларын төшерде. Иренә тотынып торып утырды. Басмакчы булды. Хәлсез аяклар аны тыңламады.
- Ят,ят...
- Күкрәгемә сөт төшмәгән... Бала ачтыр...
- Сәйдә, Нурлыҗһанга берәр нәрсә алып кил ! Баланы куеп тор!
Почмак яктан Сәйдәнең кабаланып:
- Хәзер, хәзер! - дигәне ишетелде.
Шунда гына Нурлыҗиһан ул якка башын боргач, Сәйдәнең бала имезеп утырганын абайлап алды.
Шулай озак йоклаганмыни ул? Кай арада Сәйдә кияүгә чыккан да , кай арада бала да тапкан соң? Кая соң аның баласы? Үлде микәнни? Шул гомер ят та, үлмичә нишләсен?
Ни гаҗәп, ул баласы юклыгыннан әрнү дә, хәсрәт тә кичермәде. Ходай үзе биргән икән, үзе дә алган, димәк шулай кирәк булган. Калганнарына исәнлек бирсен. Кирәк тапса, тагын бирер әле. Сәйдә алып килгән сөткә болгатып кыздырылган йомырканы кашык белән авызына капты. Аңа аякка басарга кирәк. Яңа өйгә күчәм дигәндә генә иркәләнеп яту килешми.
- Ашаган малда өмет бар, - диде Бәдретдин. – Балалар хакына аякка басарсың Алла боерса. Ятим баланы сыендырган өчен Ходай рәхмәте белән исән калдың син. Сәйдә сине яшь баладай карады. Тәнең чиләнмәсен, үпкәң кабармасын өчен кат-кат әйләндердек, ул эретелгән каз маен бал белән кушып сылап торды, сөлгене җылы суда чылатып тәнеңне сөртте, башың бетләмәсен өчен тарарга кыен булгач, кыркырга туры килде... Кайгырма үсәр...
- Шулай озак яттыммыни? Сәйдәне кияүгә бирүегезне күрми калгач, озак ятканмындыр шул...
- Сәйдә безнең кызыбызны имезә. Бик елагач, тынычланмасмы дип, имиен каптыргач, Ходай рәхмәте белән сөте төште. Балабыз да, син дә аның аркасында исән калдың.
- Иткән игелегебез үзебезгә игелек булып кайткан алайса...
Нурлыҗиһан күпме генә тырышса да күкрәгенә сөт төшмәде. Ә Сәйдә баланы ризыкка аптыратмады. Бала да аларны артык борчырга теләмәгәндәй елап интектермәде. Әйтерсең, үзен ач үлемнән коткарган өчен ул аларны кирәк-кирәкмәгәнгә борчырга теләми иде. Асты юешләнсә дә тынгысызланмады, килеп алыштырганнарын, ими каптырганнарын тыныч кына көтеп ятты.
Беренче тапкыр баласын аның куенына китереп салгач, туктый алмыйча елады әле.
- Озак юынмагач, тәнем исләнгәндер, - диде ул.
Мәтрүшкә кушып бәйләгән пиннекне пешереп, аны Сәйдә белән Бәдретдин икәүләп мунчага алып килделәр..
- Ир-ат хатын-кыз тәнен юууның нечкәлеген белми, юындырырга булыш, – диде Бәдретдин.
Бәдретдин кайчандыр бетле бәз дип аталган тупас ак тукымадан хатыны теккән эчке ыштаннан гына калды. Сәйдә чишенеп тормады. Аның озак ятып ялгыш кагылсаң да ертылырга торган тәнен сакланып юдылар, каны таралсын өчен озак таралмаган чәчне аралаган шикелле сыладылар. Кан тамырлары киңәеп, сулышы иркенәеп китте.
Килгәндә күтәреп алып килгән булсалар, кайтканда ике яктан ире белән Сәйдәгә тотынып булса да үз аяклары белән кайтты ул.
- Ярар, мин юынырга киттем. Габделхәйне аркамны ышкырга чакырыйм әле.
- Озак юынма. Сәйдәнең бөтен киеме юеш, салкын тимәсен.
- Кергәч юынмыйча булмый инде. Бар, Сәйдә, син башта юын инде алайса...
- Юк, юк. мин ахырдан... Бер уңайдан мунчаны да чистартып чыгармын. Ничек инде мин сездән алда керим ди... Коры күлмәгем бар минем... Туганым апаның чәй эчәсе киләдер...
Бу юлы сабыйны кулына алгач еламады.
- Имиңне каптыра күрмә туганым апа, - диде Сәйдә аның ими очын баскалап бала авызына каптырмакчы булуын күреп..
- Нигә?
- Электән төшкәне калып бозылган булуы бар...
Ә-ә... Әйе шул. Кайлардан шундый акыллы уйлар килә диген снн...Бөтенләй бала гына бит әле. Алай дисәң... Кызлар тиз өлгерә. Аның яшендә ул үзе дә кайсы минем өлешкә чыгар дип егетләр күзли башлаган иде бит... Аның өлешенә Бәдретдин тиде... Их...Озак тотмыйлар аны бу ихатада , тотмаслар... Аңардан башка ике кулсыз бит ул... Әнә бит, өйдә ничек йөзеп кенә дигәндәй эшләп йөри, кулы кулга тими, эшләгәне сизелми дә...
Сәйдә аңа бавырсак белән сөтле чәй ясап китерде. Бал куйды.
- Бавырсак та пешерергә өлгердеңмени?
- Кая ул миңа бавырсак пешерү... Мәстәүдигаттәй кертте.
- Кайсы Мөстәүдига?
- Бездә берәү генә Мөстәүдига бит... Ә балын Хәмденисәттәй керткән иде. “Тәнен сыла, шулай итсәң каны оешмый аның”, - дигән иде. Ярдәме тиде, икәүләп бөтен тәнеңне әйләндерә-әйләндерә сылагач, манма су булдың. Шуннан соң үлә-үлә дип карчыклар өч төн саклап чыкты ... Хәмденисәттәй: “Үлми ул, зәхмәте чыгып беткәч, аякка баса”, - дигән иде, шулай булып чыкты да...
Әкренләп Нурлыҗиһан аякка басты. Озак ятып бушанган буыннары хәлсез иде әле, әмма ул тотына-тотына булса да йөрергә өйрәнде. Бәдретдин аңа таянып йөрергә уңай булсын өчен ике таяк ясап бирде. Аягын күтәребрәк басарга хәле булмагач, аларны шуыштырып атлады, буыннары ныгысын өчен шул таякларга тотынып басып торды.
- Бу баланы миңа җибәргән икән, тиккә булмагандыр, - диде ул иренә.
- Әйе, аңардан башка бик читен булыр иде...
Нурлыҗиһан баласын имезә алмады. Аңа карап ул ана сөтеннән мәхрүм булмады. Ходай рәхмәте, Сәйдәнең сөте мулдан иде. Тапкан әнисе ул булса, сөт анасы Сәйдә булып калды. Ул инде килгәндәге кебек ашау , тәрбия җитмәгән ач яңаклы ябык бәдәнле кыз түгел, алмадай пешкән, менә-менә өзелеп төшәргә торган җимешне хәтерләтә иде.
Өйләнергә вакыт җиткән уллары бар хатыннар аның хәлен белер өчен килгән чагында сүз кызга кагылмыйча калмый иде.
- Бигрәкләр дә сабыр бала... Сабый гына булса да яшь баладай карады үзеңне... Ничекләр өлгергәндер барысына да... Кемнең бәхетенә генә үстерәсез бу баланы? Бер игелек итсәң меңе белән кайтарырмын дигән шул Ходай Тәгалә...
- Бик еракка җибәрәсе түгел иде дә... Улым өлгермәгән... Хәзер үк өйләндереп куяр идем дә...
- Бал ачымас, кыз картаймас дигәндәй... Сездән үтеп кияүгә чыга алмас. Яшьләр тиз үсә... Өлгерер... Мин үзем дә Габделхәйдән биш яшькә олы. Мин кыз булып җиткәндә ул синең Әнүреңнән дә яшьрәк булмады микән әле? – диде Габделхәйнең хатыны да
- Ничек тәвәккәлләдең соң?
- Күзем төшкән егетем дә бар иде барын... Күктәге никаһым башка белән укыласы булгандыр, күрәсең. Шөпшә генә чакты үзен... Гомерең бетсә юктан да китәсең икән... Яратканмындыр , шуннан соң берәүгә дә күзем төшмәде. Хәлле генә кешеләр дә сорады... Күз алдымда ул егет торды, бик озак беркемгә дә бирмәде. Әйткән сүзе бар иде, беркемгә дә бирмим дип, шактый вакыт сүзендә торды шулай... Кая барсам да артымнан йөри. Кем белән сөйләшсәм дә күзәтеп тора сыман. Кешегә дә сөйли алмадым , сөйлим дип авызымны ачу белән, күкрәгемне кыса да ала... Әнкәй: “ Карт кыз булып калыр”, - дип куркып, минем кебекләргә булыша дигәч, Әмәәкәй авылындагы багучыга 3 тапкыр алып барып өшкертте... Шуннан күзем ачылды. Бәләкәй чагында ук: “Үскәч, сиңа гына өйләнәм”, - дип артымнан елый-елый тагылып йөргән Габделхәй дә ике тапкыр буйдак булырга өлгергән иде...
- Әллә аның күзе тиде микән? Күзе каты диләр бит аның...
- Сөйлиләр инде... Болай караганда гына кырыс кебек , шуңа әйтәләр аны. Ә болай ул чынлап та бик нечкә күңелле, йомшак кеше. Мин аңа чыкканыма бер тапкыр да үкенмәдем. Хатын-кыз иреннәр бераз олырак икән әйбәтрәк кенә ул. Акыл утырткан була инде, юк-барга үпкәләп иренең дә теңкәсенә тими. Сәйдә акыллы синең. Сезнең сүзне аяк астына салмас... Улыма дисең... Тик ул хәзер балаларыңа әни кебек бит... Ничек инде сеңлесен имезгән, әни урынына калган апасына өйләнсен ул? Сәйдә аның үскәнен көтте дә ди... Улың да үсеп җиткәч фикерен үзгәртер... Тик кыз урлау йоласы да бар бит аны... Сорап бирмәсәң, урлаячаклар аны... Акыллы кызның да , җүнсезенең дә даны еракка тарала... Ярый ла авылдан гына булсалар.... Еракка алып китсәләр?
Хәмдениса әнә шулай сүзне үзенең улына китереп җиткерде. Улына өйләнергә вакыт. Сәйдәдән дә кулайрак килен, ә аларга улымнан да әйбәт кияү булмаячак...
- Ходай ни кушса шул булыр. Барысы да аның кулында. Без бертөсле уйлыйбыз, икенче төрле була да куя. Аңардан узып булмый...
Ихатаны биек койма белән әйләндереп тә була. Читләрне якын китермәслек усал эт тә асрарга була. Тик менә кызны түгел, кире малны да алай саклап булмый. Хәмденисә дөрес әйтә, әллә кая алып китүләре бар. Ә ул әле бу дөньяны алып барырлык хәлдә түгел. Үлеп-китә калса? Әллә иртә булса булсын, улын өйләндерергә микән? Ә ник булмасын? Бер ихатада ике йорт бар, йөрсен шунда хуҗабикә булып.
Ишегалдында улының тавышы ишетелде.
- Сәйдә әни! Менә нинди балык тоттым! Кара әле!
Сәйдә әни!...
- Булдыргансың! Баланы гына йоклатам да, чистарытып пешерермен.
Сәйдәнең ишегалдында әкрен генә балага бишек җыры җырлаганы ишетелде.
Ыштан балакларын сызганган, куанган Әнүр өйгә килеп керде.
- Сәйдә әни, дидеңме улым? Күпме әйтергә була әйтмә, дип. - Бүтән алай димә инде . Апа да димә, исеме белән генә дәш... Әллә ни зур түгел арагыз... Син дә атаңның уң кулы, тиздән егет булырсың. Өйләнерсең дә озакламыйча...
- Ярар, әни... Балык шәп чиртә анда... Тагын эләкмәсме...
- Сәйдәгә сеңлеңне карарга булышыр идең...
- Ул аны миңа тоттырмый әле... Бала карый белмим мин... Тәпи йөри башласын әле, уйнатырмын.
Әле уенда балык тотудан башка кайгысы булмаган малайга өйләнү турында сүз кузгатуның мәгънәсезлеген аңлады ул. Унбиш-уналты яшькә җитәр өчен дә ничә ел бар... Ә ул элекке кебек итеп дөнья көтә аламы-юкмы әле... Үзе белән бер-бер хәл булып, Бәдретдин тол калса? Ялгыз яшәмәс бит ул, ирләр ялгыз яшәргә тиеш түгел. Кем хуҗабикә булып килер? Ярый ла ул балаларпга миһербанлы булса? Үги әниләрнең ниндие генә юк... Үлсә үләр, Сәйдәне читкә җибәрмәячәк! Үзе ныклап аякка баса калса, нишләргә икәнен күз күрер әле. Ә хәзер ничек тә булса тотып калырга !
Чираттагы мунчаны яккач, Бәдретдин Сәйдәгә:
- Бу юлы җиңгәң белән үзем генә керермен. Син баланы гына юындырырсың, - диде.
Бәдретдин хатын-кыз назын тансыклаган иде. Ул хатынын бәби юындыргандай юындырды, үзенең дә аркасын ышкырга кушты. Нурлыҗиһанның хәлсез куллары белән йомшак кына аркасын мунчала белән сыпыруы аны исертте, исәрсетте...
- Әллә аркаңны ныграк ышкырга Сәйдәне дә чакырыйкмы? – диде хатын ни гомер буе хатынсыз яшәгән ирнең күңелен күргәннән соң. Үзе әле ир назын тансыкламаган, тәне аның өчен уянмаган икән иде әле.
- Син нәрсә? - диде ире аптырап.
- Теге чагында минекен юдыгыз бит... Аның нәрсәсе бар?
- Синекен бит... Анда башкача иде...
Әйе, башкача иде... Үзен анадан тума чишендереп юсалар да, алар чишенеп бетмәгән иде... Ә Сәйдә бөтенләй күлмәктән иде... Бер генә күлмәген түгел, ике чыланган күлмәген элеп киптерде бит ул кер бавында...
Аның башында адәм ышанмаслык план туып килә иде...
Икенче тапкыр мунча кергәндә ул инде ул иренә:
- Мине Сәйдә генә юындырсын. Мунчала белән ныграк ышкып җибәргәнсең. Бөтен тәнем ачырта, әллә кара янган, инде - диде.
Аннан соң иренең аркасын юарга Сәйдәне җибәрде.
Җиңгәсенең ни уйлаганын белсә, Сәйдә дә каршы килү әмәлен тапкан булыр иде. Тик ул бер яктан хуҗабикәсенең терелү сөенеченнән, икенчедән олы хуҗалыктагы эш-мәшәкатьләрдән арынасын һәм ул ишегалдында чагында Хатипның да аңа таба утлы караш ташлап куюларыннан тиздән үз оясы булырына да өмет итеп, ул әйткән бөтен эшне карусыз башкарды.
Шулай уйласа да, ул Гөлиягә дә ияләшкән, аның сөт әнкәсе дә бит әле. Бәби табу газабын кичермәсә дә, бала имезү тәмен татыган кызның үз оясын тизрәк булдырасы килә иде. Ул Хатипның уен-көлке аша үзенә тиздән яучы җибәрергә җыенуын әйтүенең уен булмавын сизенә иде. Үзләре әйткәнчә якында алам диюче барда аны еракка җибәрмәячәкләр.
Шуңа күрә ул үзенә әйткәннең барын да карусыз үтәде. Нурлыҗиһанның мәкерле планы аның башына да кереп карамады.
- Абзаңның аркасын бик каты ышкыма! - дигән иде ул.
Тик ул бераздан атылып кайтып керде.
- Абзый чак кына кисәү агачы белән ярмады. Күземә күренәсе булма бүтән, - диде...
Ниһаять, хатынының ни турында уйлаганы Бәдретдинең башына килеп җитте. Ул аны бер сүкте, бер кочып елады.
- Бүтән алай итәсе булма, - диде. – Ходай ни кушса, шуны күрербез. Ятим баланың рәнҗеше төшмәсен. Балалар хакына исән калдың, алга таба да рәхмәтеннән ташламас, Иншалла.
Тормыш әкрен генә үз җаена керде. Яңа йортка күченгәч, иске йортны кышын мал өе урынына тотарбыз, яңа туган бозауны, бәрәннәрне шунда кышлатырбыз, нык салкыннарда сарыкларга да җылы урын булыр дип , кузгатмаска булдылар. Ихатаны яңа койма белән дә әйләндереп алырга иде исәпләре... Ятимә дип кимсенмәсен өчен Сәйдәне дә кешедән ким итми генә кияүгә дә бирәсе бар. Эшләр шуңа таба барды...
Тик син бертөсле уйлыйсың, икенче төрле килеп чыга... Әзрәк ныгып, кеше шикелле яши башлагач кына авыл советына : “Фәлән кулакны Себергә җибәрергә”, - дигән әмер килеп төшкәч, чарасыз калдылар. Үтәмисең икән – халык дошманы буласыяң, үтисең икән – авыл дошманы... Халык дошманнарын тоталар да аталар, авыл дошманнары яши әнә... Авылда кулаклар итеп куылмыйча калган кешеләр калмаган иде инде. Аңлылары авылны ташлап каядыр качкан, авылдан китәсе килмәгәннәр маллары белән колхозга кергән.
Рәис тегеләй дә болай да бу әмерне читләтеп үтү юлларын карады. Элекләрне барып чыккалый торган иде. Тик бу юлы әмерне үтәү котылгысыз булып чыкты – кемдер районга : “Авылда күрше булып яшәүче ике кулак яши, берсенең ихатасында ике йорт бар, хезмәтчегә хәтле тота”, - дип җалу җибәргән булып чыкты. Райондагылар белән генә килешеп тә булыр иде, жалу өлкәгә хәтле барып җиткән.
Ике ихатадагыларның барысын да Себергә кудылар. Ятим бала белән Сәйдәгә вакытлыча иске йортта яшәп торырга рөхсәт иттеләр. Вакытлыча дигәннәре озакка сузылды. Яңа өй дә шактый вакыт буш торды әле... Ярты ел мәрткә китеп уянган Нурлыҗиһанның рәнҗешеннән курыктылармы, кем белсен... Киткән чагында да каты авырудан ныклап аягына басмаган Нурлыҗиһан күкрәк баласын хәлсез куллары белән Сәйдәгә сузды. Аннан соң дога укып , битен сыпырды һәм:
- Кая барсак та Ходай безнең белән, - диде ул. – Гомерем бетмәгән булгач, ярты ел ни тере ни үле ятып та үлмәдем. Инша алла, Себердә дә яхшы кешеләр бардыр.
Рәис алдан хәбәр биреп, сатардай әйберләрен, булган акчаларын төне буена кат-кат ямаулы иске сырманың мамык арасына яшереп текте Бәдретдин. Ул аны бер кирәксез әйбер шикелле баскычның тышкы ягындагы чөйгә элеп куйган иде. Инде кузгалдык, дигәндә генә , берсе аны алар утырган арбага ыргыты.
- Ерак барасыгыз бар. Кирәге чыгар. Җәеп булса да йокларсыз, - диде.
Кайсысыдыр яшь баланы Сәйдә кулыннан тартып алып әнисенә бирмәкче иде. Тик Сәйдә баланы күкрәгенә кысты.
- Бирмим! Бала минеке! Минем бала ул! Юлда үлә бит ул! – диде.
Баланың кемнеке икәнен беләләр иде.
- Улым, юл озын. Олы йомышыңны йомышлап кил булмаса , - диде Бәдретдин Әнүргә.
Малай бакча артындагы бәдрәфкә китте.
Аны бәдрәфтән килгәнер озак көттеләр. Ыгы-зыгы белән , бәдрәфкә кермичә бәрәңге арасыннан шуышып, бакча артына киткәнен күрми калганнар иде.
Көтеп тә килмәгәч, эзләп арадылар, аннары алырга килүче хәрби кулын селтәде.
- Ярар... Калсын... – диде.

***
Юлда ук үләрмен дип уйлаган Нурлыҗиһан әйләнеп кайтты, сиксән яшькә хәтле яшәде әле, ә имәндәй нык Бәдретдин Себер тайгаларында юкка чыкты. Габделхак гаиләсе, балалары белән төпләнеп калды. Аларны баштагы мәлдә иске мамык сырма коткарды. Тылсымлы ашъяулык урынына булды ул. Җирне казып ясалган землянкада кызыл балчыктан әмәлләп учак ягып кыш чыктылар. Тайгада утынның исәбе юк, аны табу кыенлык тудырмады. Җәнлеген дә капкынга эләктерергә өйрәнделәр. Сөрелгән кешеләр балта-пычкы тота белә, эшкә оста, бергәләшеп йортлар да җиткерделәр һәм тайга уртасында картада теркәлмәгән яңа авыл барлыкка килде. Инде аякка бастык дигәндә генә яңа афәт авылны кырып салды - сугыш башланып эшкә яраклы ирләрне яу кырына алдылар.
Габделхакның яше узган иде. Ә менә Сәйдәгә күз атып йөргән Хатип сугыш кырына китте һәм шунда ятып калды.
Нурлыҗиһан кайтыр алдыннан гына унсигезенче яшенә чыккан Әнүрен дә армиягә алганнар. Ә менә ул киткәндә күкрәк баласы булган Гөлиясе кул арасына керерлек булып, Сәйдә белән икәүләшеп район үзәгендә ялгыз карчыкта фатирда яшиләр иде.
- Сезнең яңа йортны башлангыч мәктәп иттеләр. Ә иске йортта укытучы гаиләсе белән яши. Мин башта мәктәпкә идән юдым, мичен яктым. Шунда ук укыдым да, – диде ул. - Хәзер тегү артелендә эшлим.
Сәйдәнең кулы тегү-чигү, бәйләү кебек эшләргә ятып тора шул.
Сәйдә кияүгә чыкмаган иде әле. Кияүгә чыгарга вакыты җиткән дә, узып та киткән кызлар да, япь- яшь тол хатыннар күп иде. Ул инде язмышы белән килешкән, үзен әни дип санаган имезеп үстергән Гөлиясе белән бер-берсенә таяныч булып яшиләр иде.
- Сезне алып киткәч, Әнүр дә миңа “әни-апа” дип йөрде башта. Сугышка китәр алдыннан гына апа ди башлады, - диде ул.
Нурлыҗиһанның олырак балалары кайсы – кайсы кая урнашып, үз тамагын туйдыра башлаган иде.
Теләге кабул булды Нурлыҗиһанның. Хәзер инде Сәйдә өемнән китәр дип кайгырасы юк - өйләнердәй егетләрнең кайтканнары да кайсысы гарип, кайсысына кызларның бүтәннәре өлгергән... “Тели белсәң – теләк, тели белмәсәң имгәк”, - диюләре шул була микәнни?
Әнүр сугыш беткәч тә японнар белән сугышып, ил чиген ныгытып йөрде әле. Ходай саклады – исән-имин әйләнеп кайтты. Ул инде әнисен озатып калгандагы үсмер малай түгел, ә менә нәкъ атасы кебек таза бәдәнле, типсә тимер өзәрлек ир булып кайткан, сугыш аны да олыгайткан иде.
Авылда килен итәрлек кашыкка салып кына йотарлык кызлар мыж иде. Улы исән-имин кайту сөенеченнән күңеленә бөтенләй ошамаган кызга өйләнеп куйса да сөенеп риза булачак иде.
Тик Әнүр озын-озак уйлап тормады.
- Исән-имин кайтсам, ярәшкән егете сугышта гаип булган кызга өйләнәм, - дигән нәзерем бар иде. Мин Сәйдәгә өйләнергә уйлыйм. риза булса...
- Ярәшкән егете кем иде соң? – диде Нурлыҗиһан.
- Хатип иде бит... Ул сугыштан хатлар язып торды, без аны икәүләп укый идек...
Әнисенең дәшми торуын ул үзенчә аңлады.
- Яшь арасы зур диярсең инде. Әлләни күп түгел, сигез генә ел бит.
Шулай итеп миллионнарны кара кайгыга батырган сугыш Нурлыҗиһанның хыялын тормышка ашырды.
Әнүр белән Сәйдә әкренләп үз ихаталарын, үз йортларын булдырдылар. Әниләре дә сыйды, Гөлия дә. Бүтән балалар да кайтып-китеп йөрделәр. Гөлия бәхет эзләп Урал тауларына шахтага китте, кияүгә чыкты. Ул да гөл кебек матур , Сәйдә кебек кашыкка гына салып йотарлык булып үскән иде . Тормышы җайланганчы шактый кыен ашатты әле. Кияүләрне алыштырып кына торды. Баштагы ирен туганнарына алып кайтып күрсәтсә дә, калганнарына андый бәхет эләкмәде. “Гөлия тагын аерылган, тагын кияүгә чыккан”, - дигән хәбәрләр килеп кенә торды. Шулай булмыйча, аның белән киткән авылдашлар да бар иде.
- Унга барам, уңганчы барам! – дип авызларын каплады ул үзен гаепләүчеләрнең. Унга ук җитмәде бугай. Шулай йөри торгач, ул да үзеннән шактый яшь егеткә чыкты һәм менә дигән итеп картайганчы яшиләр һаман. Балалары гына булмады. Пенсиягә чыккач, туган якка кайтып Яр Чаллыга төпләнделәр.
Үзләре дә кешедән ким яшәмәделәр. Балалары үскән чакта да, тормыш иткәндә дә йөзгә кызыллык китермәделәр. Шушы көнгә хәтле...
Яшь чагында кыенлыклар күп ашарга туры килсә дә Сәйдәнең картлыгы бәхетле булды, озак яшәде.
Уйларның иге –чиге, очы-кырые юк...
Әйе... Ир-ат карт кешене карау нечкәлекләрен белми, ул бары тик хатынына булыша гына. Ә хатыны карамыйм дип аяк терәп тора икән, сүзен кире алмый инде ул. Ярый әле кызы бар...
***
Ул үзе кайнанасының хакын кайнанай итеп кенә түгел, әни итеп тә хаклады. Үзен имезеп үстергән Гөлия дә аңа гомер буена: ”Әни”, - дип дәште. Ул да аны үзе белән Чаллыга алып китәсе иде. Тик Әнүрнең үз йомышын теләсә кайда йомышлап, өй белән бәдрәфне саташтыруын, аннан соң урамга чыгып китеп кайта алмыйча йөрүен күреп, берничә тапкыр танышлары кайтарып куйгач, бу уеннан кайтты. Иреннән иртә тол калган икенче килене дә:
- Әнине бер урыннан икенче урынга интектереп йөрмик инде. Үзем күз –колак булырмын, күршеләр дә бар бит әле, - дигәч:
- Алга таба күз күрер әле, - дию белән генә чикләнделәр.
Сәйдәне карауның авырлыгы әлләни юк иде. Элек тә юк-бар белән зарланып якыннарының теңкәсенә тими, булганына канәгать, ипи белән чәйгә дә риза, авыртуларга түзем, кирәк-кирәкмәстән зарланып теңкәләренә тимәде, элекке кебек үк йөри алмасын белсә дә аягына басарга , балаларга авыр йөк булмыйча калган гомерен үткәрергә тырышты. Тора-бара әкренләп култык таяклары белән йөрергә өйрәнде. Шуңа да канәгать булды . Авырлык күп күргән кеше үзен аздан гына да бәхетле итеп тою сәләтенә ия.
***
Рашат әти-әнине карау чираты үзләренә дә килергә мөмкин булуы турында баш ватканда, аның уйларын белгән кебек Рәйлә:
- Карыйсың икән, сүзем юк. Минекеләр дә бар иде, - дип кырт кисте.
Аның әтисе белән әнисен кеше фатирын арендалап яшәтүләре беленде шул. Чөнки фатир хуҗасы айлык түләү акчасын алырга килгәндә , үз өенә дә кагылды. Хуҗабикә сөйләшергә ярата торган хатын иде, алар уртак тел тиз таптылар. Карт белән карчык аңа квартирант булып түгел, хуҗабикә булып чәй әзерләде. Алар әңгәмәдәшкә бик шатландылар, җитмәсә яшь чагындагы дуслары да ерак туган булып чыкты. Сүз иярә сүз китте. Фатирга килеп терәлде.
- Кызың белән киявеңне башта бик өнәп бетерми идем . Тик хәзер фикерем үзгәрде. Бергә дә түгел, аерым да булмасын өчен фатир хәтле фатир арендаларга акча кызганмыйлар бит. Шундый балалар күбрәк булсын иде, - диде.
Карчыгы башта аңлап бетермәде. Аның каравы карт зиһенле иде, сүзнең нәрсәдә барганын тиз аңышты. Башта авызына кайнар чәйне зур йотым белән йотып җибәрде дә бугазы яндыра-яндыра төшереп җибәрде.
- Фатир арендалап? - диде ул. – Кемгә?
Үз фатирым дип аяк терәп тә тора алган булыр иде. Дөньяның ачысын да төчесен дә татыган, күпне күргән карт икенче көнне җыенды да карчыгын алып авылына кайтып китте. Каргамады, рәнҗемәде. Бергә яшәсәләр , болай да селкенеп тора башлаган тормышлары бозылачагы көн кебек ачык иде. Кайсы ата-ана баласына сыя хәзер? Әнә бит икешәр катлы сарай кебек йорт салган ата-ананы да балалары ташлап, аерым яшәүне өстен күрә. Шулай да аларны үлгәнче имүдән туктамыйлар. “Балалар, туганнар белән аралашып яшәрбез”, - дип салган сарай хәтле йортларында каңгырып гомерләрен үткәрәләр. Әле бит андый ихатаны тоткан өчен түләрәгә дә кирәк. “Сатып, кечерәк йортта яшик”, - дисәләр дә , алучы юк, үз бәясенә түгел, ярты бәясенә дә сатып булмый, чөнки яңа йортны салу караучысыз торган ихатаны алып рәткә кертүгә караганда арзанракка төшә...
- Ярый әле җүләрләнеп зур йорт салмаганбыз, искесен сатып җибәрмәгәнбез, - дип сөенделәр алар.
Иске йортлары карап-сипләп торгач , урыны да әйбәт булгач, алырга кызыгучылар бар иде.
Картлар фикеренчә, кияү начар түгел иде . Начар булса фатир арендалап тормаслар иде. Белә бит карт, ата-аналарын гомер буена савып, эштән чыккач, картлар йортына илтеп тапшырган кешеләрне. Ярый ла балалары үзләре илтеп тапшырса... Китеп бүтән җиргә төпләнгән балаларының ата-аналарын үз яннарына ала алмаулары да, кайтып карый алмауларының да сәбәпләре бардыр... Кызын гаиләсеннән аерып үзләрен карарга кайтарта алмый бит инде ул. Бөтенләй яшәргә дип тә түгел, кыш чыгарга гына, дип килүләрен әйтеп кенә тормаган иде.
Шулай дип юатсалар да үз-үзләрен, картларның хәтерләре калган иде. Акчага кысан яшәмиләр, моңынчы да пенсияләрен үзләре генә тотмадылар, алга таба да балалары белән бүлешәсе килгән иде...
Сугышның башыннан ахырына йөреп бер җире дә сыдырылмаган картның йөрәгенә мәңге төзәлмәстәй яра кебек тоелды бу ул чагында. Яшьләр сабырсыз, картлар кызу булды. Картлар тиз сүнүчән, яшьләр озак хәтердә тотучан. Берсе сабыр була, икенчесе гафу үтенә белмәде...
***
Бер айдан карт белән карчыкның газга агуланып үлгән хәбәре килде. “Төтен юлы тыгылган”, - диделәр...
Бу хәл ир белән хатынның арасын тәмам бозды. Әлегә гаиләдә ир буларак, үзенә ничек җайлы - шулай яшәгән , хатынын да үз көенә торырга өйрәткән ирнең абруе юкка чыкты дисәң, йомшак булыр иде. Хатыны гына түгел, балалары да аны яраткан әби-бабаларының үлемендә гаепле санадылар. Якыннарыңның бар чакта гына кадере беленми, ә юкка чыккач, сизелә икән. Тик балалар аны әтиләренә турыдан-туры әйтә алмыйлар иде әле, ләкин аның абруе да элеккечә түгел иде. Аларны җирләп, өчесен, җидесен, кырыгын, елын да үткәрделәр. Гаеплене эзләп, тәмсезләнеп алар рухын рәнҗетергә ярамый иде. Җитмәсә төшендә әнисе кереп:
- Үлемгә бер сәбәп була, Ходай безгә шулай бергә бер көнне китәргә язган, безгә монда бик рәхәт, - дип тынычландыра иде...
Аларның елын уздыргач , Рәфилә:
- Мин синең белән башкача яши алмыйм.Безгә аерылырга кирәк. Өлешеңне ал да кит, үзең генә яшә, - диде.
- Фатир минеке , - дия алмады Рашат. Фатир бабай исемендә, аның өлеше бердәнбер кызына күчте, аңа тиясе өлеше бөтенләй аз иде.
Бергә яшәүнең мәгънәсе юк кебек иде.
- Аерылырга гаризаны кайсыбыз бирә?
- Синең инициатива бит. Ахырына кадәр үзең эшләп бетер инде.
Уйлар, ахырына хәтле җиткермәс дип уйлаган иде. Башка чакларда да аерылу белән куркыткан чаклары булды. Тик эш судка хәтле барып җитмәде. Аннан соң ул чагында моны чынга да алмый иде, хатыны да чын-чынлап әйтми иде бит. Кайчакта тәртәгә типкән чаклары булса да, тормыш итәр өчен уңай яклары да җитәрлек бит. Эчүгә хиреслеге юк, тәмәкене авызына алу түгел, тарткан кешенең янында да торырга яратмый, эшләгән акчасын кайтарып бирә, көндәлек вак-тяккә дә сорап интектерми,тиешлесен алып кала да, шуны җиткерә, кирелеге чамасыз булса да, балаларга артык коры да түгел...
Я, андый ирне каян табасың?
Тик бу юлы хатын сүзендә торды. Эшне судка китереп җиткерде. Аерылуның сәбәбен җитдигә санамадылар. Чөнки судья хатын мондый дәгъвалар аерылуга сәбәп түгеллеген дәлилләп аңлатырга , ата-ананын шулай фаҗигале һәлак булу очраклары бер аларда гына түгел, ил белән, аңа карап балаларны ятим итәргә кирәк түгеллеген үз тәҗрибәсеннән белә иде. Шуңа ул аларны сынау шарты белән аермыйча калдырып торырга булды.
Аңа карап ике арада гына түгел, балалар тарафыннан да салкынлык диварларга бәрелеп, җанны өшетә, әби белән бабасын өйнең түренә бик китереп утыртыр да иде, тик эш узган, тун тузган, үзенең чамадан артык кыланганын аңласа да берни дә үзгәрмәячәк иде.
Шуның өстенә үз әти-әнисе белән дә әнә нәрсә килеп чыкты.
Авылга кайтып әти-әнисе белән яшәү турында ныграк уйлана башлаган иде ул. Тик элек алар үз көчләрендә иде әле. Ә хәзер бөтенләй башка хәл. Аннан соң аерым яшәсәләр дә балаларга булышырга кирәк. Шулай да ул ял көннәрендә кайтып , картларга булышып, икенче төрле әйткәндә аларны борчып йөрде әле. Чөнки аның ялгызы кайтып йөрүе күңелле хәл түгел бит. “Авылдагы берәр йомшак күңелле хатынга өйләнеп, әти-әнине карап яшим”, - микән дигән уй да кереп карады. Алар мәңгелек түгел, яшәгән хәтле дә яшәмәсләр, тик үзенә кызыгучылар, якты чырай күрсәтүчеләр булса да, карарга теләк белдерүче генә булмады. Андый кеше очраса, тәвәккәлләр дә иде бәлки...
Апасы да картларны уйламыйча урыныннан кузгатып зур хата ясаганын аңлады . Җитмәсә, әтисе киртә аша чыгам дип , балконнан тышка чыгарга азапланды. Кайтып карыйсы гына калган да... Саклап булмады...
Карт әнинең артык мәшәкате юк иде. Карчык алар алып кайткан дога китапларына бик куанды. Зиһене әйбәт, күзлек белән укый ала иде. Тик эре хәрефле дигән коръән аның өчен артык авыр булып чыкты. Шуңа күрә кияве берничә кисәккә бүлеп тышлатты.
Рашат авылдагы йортка кайтып яшәү турында сүз кузгатты.
- Апа, син рөхсәт бирсәң, мин шунда бөтенләйгә кайтып яшәр идем.
- Әни ни дияр бит, - диде апасы.
Аралары бозылуның сәбәбен апасы белә иде. Шуңа күрә әнине аларда яшәтү түгел, бер кич кундыру турында да сүз булмады. Яңа өйне күрәселәре бик килгән иде дә, менә нәрсә килеп чыкты.
- Юк! – диде әни кеше.
Гаиләсен бозуга апасы да риза булмады.
- Авылда ялгыз ирләр синнән башка да җитәрлек. Кайтып, исерекләр җыеп эчеп ятаргамы?
- Эштән чыгып эчмәгәнемне беләсез бит.
- Кайткач, эштән чыгачаксың. Хатының белән кайтып яшисең икән – анысы башка мәсьәлә. Ул чагында берсүзсез сиңа бирәбез йортны. Иелгән башны кылыч кисми, гафу үтен. Бер төзегән дөньяны җимерүе генә җиңел. Әнине сиңа такмыйбыз, үзебезгә дә кадерле ул. Балаларың бар. Аларны аякка бастырасы, кеше итәсе...
Әти кадерле булса да, башы эшләгән чакта гына кадерле. Акылы юк, баш миендә элекке әтидән берни дә калмаган , аны кая куярга, нишләтергә белми аптыраганнар иде, табиблар да өметле сүз әйтмәделәр, үлеме фаҗигале булса да артык кайгырмадылар. Газапланмыйча , шулай җиңел генә койма аша атлап чыккандай бакыйлыкка күчте ул.
Сәйдә әбинең үзенә аерым бер бүлмә, зур караватны бирделәр. Бәдрәфкә йөрү уңайсыз булыр дип, бүлмәсендә үк аңа утырырга җайлы итеп урындыкны тишеп, аска биотуалет кебек нәмәрсә эшләделәр. Исе килмәсен өчен шунда ук ашламага әйләндерә торган нәмәрсә дә бар икән, анысын да алып кайттылар.
- Кибетләрдә әти белән әнидән башка барысы да бар, и дөньяның рәхәтлекләре. Яшисе дә яшисе иде дә, гомерләр узды шул, , - дип уйлады Сәйдә. Шундый хәлдә дә якты дөньяны ташлап китәсе килми иде әле.
Кызы янында уңай да соң... Тик аларның да яшәү рәвеше башка иде шул, Сәйдә гадәтләнгән тормыш түгел иде бу. Ашау-эчүләре дә ташка үлчим, ул гадәтләнгән түгел. Ит ашамыйлар, йомырка, балык , чәй ише нәрсәләр дә юк. Баштарак сөякне ныгытыр өчен шулай кирәктер дип уйлаган иде. Үзләре дә шулай ашыйлар икән бит. Ул гадәтләнгән сөтле чәй дә, ул яраткан кәнфит тә ашарга яраклы түгел икән, чәйне компот, кәнфитне җимеш алыштыра. Итле ризык урынына борчак, ясмык, чикләвек. Тешсез авызга чикләвекне он урынына төеп биргәч, тәме дә калмый. Сөткә, эремчек, ак майга аптыратмадылар анысы. Тик ул бит гомер буена куе сөтле чәй эчкән. Үзләренә килгән дуслары белән сәламләшүләре дә догалары да әллә нәрсә. “Харе. Харе, Харе”... Берзаман ул аның колагына карга каркылдаган кебек: “Кар-кар-кар”, - дип ишетелә башлады.
- Әни, ул авыр догаларны укыганчы, безне кабатла. Барыбер Ходай ишетә аны, - дип карады аны кияү дә , кызы да.
Кемнең чанасына утырсаң, шуның җырын җырларга кирәген белгән әни карчык сабыр гына тыңлады, сабыр гына күзәтте. Сабыр булмыйча нишлисең? Әнә күпме ата-ана җүнсез балалары белән интегә, пенсияләрен сорыйлар, бирмәсәләр, талап алалар һәм: “Карт тәре, үлмисең дә ичмаса”, - дигән сүзләрне ишетеп интегәләр. Аларга сөтле чәй, итле аш түгел, изелгән чикләвек тә түгел, каткан ипи дә эләкмәгән көннәре буладыр. Ә аның авызы ризыктан өзелми. Ашамаган ите, эчмәгән чәемени? Өе җылы. Урыны коры, ашарына җитәрлек. Килгән кешеләре дә тәмәке, аракы исе килгән әтрәк әләмнәр түгел. Залның иң түрендәге бүлмәгә көзгеле-пыялалы шкаф эченә шәрә дисәң – шәрә түгел, киенгән дисәң - киеме дә юк - әллә нинди яңа елл чыршысын бизәгәндәге уенчыклар тезелгән муенсалар белән тәнен каплаган ир дисәң- ир, хатын дисәң - хатын булмаган җенесе билгесез кеше рәсеме эленгән, ә алдында шәмнәр көне-төне янып утыра, авылның саф һавасына ияләшкән Сәйдә ул бүлмәгә керү белән тыны кысыла, тизрәк чыгу ягын карый. Җитмәсә вакыт-вакыт үзләренең генә түгел, аның да бүлмәсен ниндидер таяк яндырып төтәслиләр.
- Әни, ул төрле үләннәр катнашмасыннан ясалган, аңардан чыккан төтеннең файдасы бик зур, - диләр.
Файдасы бар дигәч, иснәргә тырышып та, түзеп тә карады, ияләшә алмады. Төтен чыга башлау белән күз кабагы тарта, күзе яшьләнеп туктала алмый төчкерә, тыны бетә башлагач, бүтән бүлмәләрне төтәсләгәндә аның бүлмәсенең ишеген ябып куя башладылар.
Вакыт-вакыт алар өенә ял көннәрендә таныш булмаган кешеләр җыела, кайчагында аның бүлмә ишеген ачып исәнләшәләр дә, өстәл әзерлиләр, ашап-эчеп нәрсәләрдер турында сөйләшеп утыралар.
Башка чакларда һәр шимбә аның берүзен калдырып, каядыр чыгып китәләр һәм икенче көнне генә кайталар.
Үзе имезеп үстергән Гөлиянең бервакытны алар янына кунакка барып кайткач:
- Әни, алар динне дөрес тотмыйлар икән, - дигәненә артык игътибар итмәгән иде. Каян белсен инде ул үзе дә кайчан гына намаз укырга өйрәнгән кеше. Ул аны олыгайгач та: “Әни”, - диюен ташламаган иде. Килгәч, башта аңа динне бөтенләй тотмаганнар шикелле тоелган иде. “Әллә Алланы онытып, берәр сихерчеләр яисә шундый берәр алдагыч агымга кереп киттеләр микән”, - дип тә курыккан иде. Соңыннан беленде тагын, бар икән аларның диннәре, Аллалары да бер генә түгел, әлллә ничәү икән, баш ватып дога да ятлап утырмыйлар, шул бер-ике сүз тулы калын бер коръәнне алыштыра икән бит!
Үзе дә төрле чорда яшәгән, заманалар үзгәреп, тарихи мирасыбыз булып динебез кайткач кына иркенләп сулыш алып догасын да өйрәнгән, намазына да баскан карчыкның алар белән килешеп яшәмичә чарасы юк иде. Аның Алласына тимиләр, шулай болганып алырлар-алырлар да, үз динебезгә бер кайтырлар әле.
Үз нигезендә элекке кебек яши алмасын аңламыймыни ул? Гөлне бер савыттан икенчесенә күчереп утырткач та күпме интегеп утыра әле ул. Туфрагы әйбәт, вакытында кояш нуры кереп, вакытында тиешле суын сипсәләр, ул яңадан үсеп китә . Ә ул гөл түгел шул. Аның гөл кебек тернәкләнәсе калмаган. Кайчан китәсе генә билгесез. Әллә бүген, әллә иртәгә... Эчмәгән чәе дә, ашамаган ите дә түгел. Ашалды да эчелде дә. Нәфесне тыярга вакыттыр.
“Сөйләшәсе килә”, - дип әллә кемнәрнең башына авыртмаган тарак буласы да килми. Я, нәрсә сөйләсен ул алар белән! Үткәннәрне искә алып утырсынмы? Үзенә дә кызык түгел, үзенең дә күбесен искә төшерәсе килми. Ә кадерле хатирәләре аларга кадерлеме? Аннан соң ул хатирәләрне читләргә кадерсезләп сөйләгәнче, ачык тәрәзәдән җилгә очырасың. Уйлары, күргән кайгы-шатлыклары да аның үзенеке генә, ә аларныкы – үзләренеке.
- Әни, бармакларыңны хәрәкәтләндер, - дип кулына бәйләм энәсе белән кибеттә эрләп сатылган җеп тоттырды Гөлчирә. Бармакларының элекке җитезлеге юк шул инде. Кулыннан нинди киемнәр генә үтмәде – теккәне дә, бәйләгәне дә. Тегүен тексә дә, кызы бәйләм белән утырмый. Акчаң гына булсын – кибеттә барысы да бар. Күз бетереп утырып баеп булмый. Үзе дә баемады, ач-ялангач та булмады...
- Бәйлә дә сүт. Бәйлә дә кире сүтеп чорна, кулыңа эш булыр. Бармакларың катып кала күрмәсен.
Кызы белмичә кайгырмый. Күршесе Һава карчык бөтен тәне генә түгел, куллары да катып калгач, кашык белән генә авызына салдылар. Әле аның, Аллага шөкер, аягы гына кәҗәли.
- Әни, хәтерең минекеннән дә әйбәтрәк. Минеке әтинекенә ошамаса гына ярар иде, - ди Гөлчирә . – Мин бит ризыкларны да шуның өчен үзгәрттем.
-Ризык төрләндергәнгә карап акыл артса иде! Атаң белән аерым-аерым ризык ашап утырмадык бит әле.
- Әткәйгә бала чагында баш миен ныгыта торган ризык эләкмәгән. Үзең әйтәсең бит: “Кычыткан, черегән бәрәңге ашадык”, - дип! Анда нинди витаминнар калсын!
- Икебез дә ашадык бит.
- Син олырак булгач, тиешле витаминны алып калгансың.
- Тиешле витаминны хәзер дә алалар, нигә яшьләр кырыла соң?
- Ярар, әни, синеке дөрестер . Мин каян белим инде . Син бала чагында кояшы башкачарак яктырткандыр. Әнә һиндстанда ел буе эссе булгач, бар витаминны кояштан алалар, кеше бер уч дөге белән дә көне буена тук йөри, анда эчәсе генә килә, - ди кызы.
Кызы белмичә әйтмидер. Анда барып ике ай яшәп кайткан иде.
- Безнекеләр андагы җәйгә чыдый алмый. Шуңа кыш көне барып, җәйне озайттым. Яланаяк ярты Һиндстанны йөреп чыктым, Хаҗ кылып йөрдем, - дигән иде.
Әллә атасы кебек алмашына башлады инде, дип куркып кызына карады.
- Хаҗ кылу урынын күчергәннәрме әллә?
Заманасы тотрыклы түгел бит. Күчерерләр дә.
- Син тоткан дингә хәтле Аллаһ йөргән урыннарда, әни.
Карчык елый башлады. Күрәселәре бар икән. Нигә сөйләп аның йөрәген авырттыра инде? Йөриләр икән, йөрсеннәр, нишләп йөргәннәрен күзе күрми, колагы ишетми, исән-сау гына йөрсеннәр. Бер акылга утырырлар әле. Алар үскәндә: “Алла юк”, - диделәр, шуңа хәзер үз иманнарын юллап йөриләрдер шул. Асылларына барыбер кайтырлар.
Алай дисәң - бармы соң аларның асыллары, үз кыйблалары? Айнып эзли башлагач, тагын башка чоңгылга кереп батмаслармы?
Берара үзләрендә җыелганнарның ни сөйләгәннәренә колак салгалады. Аллага шөкер, колагы ишетә. Элеккедән дә әйбәтрәк инде әллә? Тик болай икәнен сиздерми, кайбер сүзләрне ишетмәгәндәй кабат-кабат сорый. Юк, сөйләгән сүзләре бер дә куркыныч түгел. Яшәеш турында, җанның мәңгелеге, үлгән кеше кабат нинди дә булса җәнлек, кошка әйләнеп, кире кайтуы турында...
Совет заманында: “Үлгәч күмәләр дә бетәсең, оҗмах та , тәмугы да юк”, - диюгә караганда бу әйбәтрәк әле... Ерткычка әйләнүдән куркып, миһербанлырак булырлар.
Аның кебек карчыклар нишли микән анда? Яшьләр бер уч дөге ашап та тук булырлар, ә картлар кояштан кайда яшеренә, кем карый, нәрсә ашыйлар? Ялгыз калгач кем карый ?
Араларыннан бер хатын килгәч аның янына кереп утыра. Бу сорауларга ул җавап бирде.
- Анда ялгыз кешеләр бөтенләй юк. Бар кеше дә парлы яшәргә тиеш, бер-береңнән калырга ярамый.
- Ничек инде?
- Ялгыз калудан уттан курыккан кебек куркалар анда. Ирләре үзләреннән алда үлеп китсә, хатыны да яшәми.
- Хатыннары да ирләре белән үләмени?
- Юк. Тере килеш учакка ташланалар. Анда бит үлгән кешеләрне бездәге кебек җиргә иңдермиләр, учакта яндыралар. Шунда ташланалар инде. Иреннән башка яшәүне күз алдына да китерми алар. Бездәге хатыннар кебек ирдән-иргә йөрү юк анда. Дөньялыкта да, ахирәттә дә бергә анда.
- Ишеткәнем бар иде бу турыда. Бездә дә ислам дине кергәнче андый очраклар булган. Борынгы бабаларыбыз ниләр генә кыланмаганнар.
- Анда хәзер дә шулай . Дөрес, ире янына тереләй учакка ташлану закон белән тыелган, тик анда тол хатын үзеннән-үзе учакка ташланырга мәҗбүр була. Тол хатын иреннән калса , хокуксыз бер җан иясенә әверелеп яшәргә тиеш. Аның чәчен кыркалар, байлыгын да алалар, калган гомерен тупас ак тукымага төренеп кенә йөрергә тиеш ул. Синең сөйләшергә дә , башкалар ашаганны ашарга да, киенергә дә , елмаерга да , гомумән, бернәрсәгә дә хакың юк. Аның каравы, хатыны үлгән ир кабат өйләнә.
- Кайда да хатын-кызны кешегә санамыйлар икән. Тере килеш учакка атмасалар да була бит.
- Кадерле хатын булып яшә-яшә дә , телсез күләгә хәлендә яшәр идеңме? Аллага шөкер, бездә андый закон түгел.
- Шуны аңлагач нишләп монда йөрисең соң?
- Кызымны эләктерделәр шул. Менә шуңа йөрим дә инде. Секта бу, бик куркыныч секта. Менә шулай һиндстан диненә аркаланып, кешенең баш миенең уйлау сәләтен зәгыйфьләндерә торган диета уйлап чыгаралар да әкренләп йортсыз да , җирсез дә калдыралар. Шуңа күрә кызымны сагалап аларга ияргән булып йөрим дә инде.
- Югалтыр байлгыгыз күпмени?
- Кызым - бар байлыгым шул. Һинд ирләренә кызлар җитми. Чөнки үзләрен нинди язмыш көткәнен белган хатыннар кыз бала табарга теләми, карында ук юк итәргә тырыша. Шуңа анда кызларны урлыйлар. Аннан кыз баланы үстереп бирнә җыю да гаилә бюджетына суга. Кыз бала өйдән төяп ир өенә китә. Ярый ла бер генә кыз булса. һәр тапканың кыз булса, аларга ничек ир табып бетерерсең. Ир бала малны өйдән алып китми. Шуңа алар кадерле, ир малай тапкан хатынның кызым яшьли ирсез калса, учакта тере килеш янасы бар дип куркасы юк. Шуңа үзләренә алып китәрләр, дип куркып артыннан калмыйча йөрим. Бала чактан матур киенергә, һинд кызлары кебек булырга кызыкты, биюләрен, җырларын өйрәнде. Һинд егетенә кияүгә чыгарга хыялланды. Шуңа монда килеп эләкте дә инде. Кая эләккәнен аңдлый башлады башлавын. Тик бер кергәч, тиз генә чыгып ту булмый икән. Керү генә җиңел монда.
- Шулай укмыни? Нүҗәли хәзер дә ир үлде дип тере килеш учакка керәләр? Тыелган дисең бит.
-“ Учакта үз теләгем белән янам”, - дип нотариус аша килешү төзиләр. Ул чагында берниди закон да киртә була алмый. Шуңа анда ялгыз хатыннар да, законсыз уйнаштан бала табучылар да юк. Анда күпме халык яшәвен төгәл белүче дә юк. Халык санын алып, күпме кеше яшәгәнен белергә тырышып караганнар , миллиард ярымга хәтле санаганнар да , ялкып туктаганнар. Исәпкә кермичә чүплектә яшәгәннәре дә шул чама, ди Син бездә йөргән чегәннәрнең ниндидер сәбәп белән үз илләреннән куылган һиндлар икәнен беләсеңме? Ничә йөз ел яшиләрдер инде бездә, һаман да бала урлау гадәтен ташламыйлар. Аеруча кыз балаларны урларга ярата. Чир китә, гадәт бетми .
Шулай дип әңгәмәдәше карчыкның йөрәгенә ут салды. Оныкчасы күзгә күренеп үсеп килә. Үзләре йөрсә йөрсен, берүк аны чит илгә алып чыга күрмәсенәр!
Аннан соң оныгының шәһәрдән еракта, урман эчендәге бик матур авылда яшәвен уйлап җиңел сулады. Шәһәрдән башлангыч мәктәбе дә күрше авылда булган җиргә күченеп китүенә эче пошкан иде башта. Күчкәч-күчкәч, урта мәктәбе булган зурырак авылга күчеп булмады микәнни? Китәсен әйтмәделәр дә, ә беленгәч кызы:
- Алар анда берничә гаилә күченделәр . Бүтән яклардан кайтырга теләүчеләр дә бар икән. Ярар, кайгырма. Цивилизациягә бер өйрәнгән кеше урман эчендә озак тора алмас. Кортын коеп кайтсын да басылыр, - дигән иде.
Хаталанды. Килергә теләүчеләр күп булып, килеп-килеп карап, ошатып китсәләр дә, күченеп килүче булмады. Карт-карчыклар гына яшәгән кечкенә авылның ниен үз иткәннәрдер. Андагы матур табигать, җиләк-җимеш белән генә озак яшәп булмас дип уйласалар да, шунда яшәүләрен дәвам итәләр. Газ торбасы яныннан гына узса да авылга газ кертмиләр. Мондый матур табигатькә кызыгып, тәртипсез тормыш алып барган теләсә кем йорт салып яши башлавыннан куркалар. Элеккечә утын ягып өйне җылыталаор. Дөрес, ризык пешергәндә электр энергиясеннән файдаланалар...
Ташландык ихатаны гөлләр кебек яңартуын күреп, югары белемле кияүләрен берничә авылны берләштергән хуҗалыкка рәис булырга өндәделәр. Риза булмады.
- Анда мал суясы була. Җан иясенең канын коярга кулымнан килми, - диде.
Кияве белән оныгы да шул сектага кереп киткән микәнни? Бәлки кермәс өчен качканнардыр?
Аллаһы Тәгалә малны адәм баласы туклансын өчен яраткан бит Малның канын коярга ярамый, ә сау-сәламәт хатын-кызны учакка тереләй яндырырга ярагач, нинди дин ул?
- Хәзер анда тол хатыннар өчен приютлар тотучы хәйрия оешмалары бар икән. Бездәге кебек картлар йорты инде, тик хатын-кызларныкы гына. Яшьли ирсез калганнар да бар анда. Кайберләрен балалары шунда илтеп бирә, кайберләре үзе юллап таба. Чөнки әтиләренең көлен очыру белән тол хатынны балалары да якын китерми, алар кайда нәрсә таба, шуның белән тукланып бездәге сукбайлар кебек йөрергә мәҗбүр. Анда бит ел буена урамда яшәргә була, кышын да утыз градустан артык эссе. Иркен, бай тормыштан соң шул көнгә калмас өчен үзеннән үзе учакка ташланадыр инде алар.
Ничә мең ел буе дәвам иткән йолаларын һаман дәвам итәләр.
- Тыя торган закон чыгарганнар, дисең бит.
- Бездә дә нинди генә законнар юк. Аларны үтиләрме соң?
Хатынның: “Кызым аркасында болар арасында мин”, - дигәч, күңеле тынычланды. Оныкчасын саклап йөриләрдер ирле-хатынлы бергә. Үзенең кызы белән кияве дә шуңа йөриләрдер. Ниндидер шөгыль кирәк кешегә, заманалары да ул яшь чактагы кебек түгел бит. Мал асрамыйлар, бәрәңге утап чиләнмиләр, печән әзерлисе, утын табу кайгысы кебек мәшәкатьләрне бетергәч, калган вакытын нишләтергә белми теләсә кая барып бәргәләнәләрдер шул.
Адәм баласы михнәткә чыдый, рәхәткә чыдый алмый шул. Булганына канәгать итеп, тыныч кына үзебезчә яшәргә иде дә... юк шул, аларга әллә нәрсә кирәк, ни кирәген белмиләр генә...
Гөлчирә аның көне буе бер эшсез, дөресрәге эш эшли алмый утыруыннан кызганып:
- И-и, әни, бу озын көннәрне ничек үткәрәсең? – дигән иде.
Ул үзе дә нык чагында кулыннан эше төшкән картлар турында шулай уйлый торган иде. Ялгышкан икән. Көннең үткәнен сизми дә каласың, әллә яшь чагындагы озын көннәр картайгач кыскара микән? Ул ташбака кебек култык таякларына таянып бүлмәнең бер башыннан икенче башына үткән арада, кызы әллә ниләр эшләп өлгерә.
- Ник интегеп йөрисең инде әни, урыныңда гына утыр, нәрсә кирәк - алдыңа китереп куям бит инде, - ди ул аны кайчагында кызганып. Тик хәрәкәттә - бәрәкәт, диләр бит әле. Әгәр утырып кына торса, буыннары әллә кайчан таштай катар иде. Ә болай бераз хәрәкәтләнгәч, караватына авып, көне бе эшләп арыгандай ял итәсең. Аннан тагын хәрәкәтләнәсең. Адәм баласы җаны барда булдыра алганча хәрәкәтләнергә тиеш. Ә болай аның алга таба йөгереп үк булмаса да, таяклар белән булса да җиңеләрәк атлап китүенә өмете бар әле.
Кызының эшләгән фабрикасын яптылар. Соңгы вакытта теккән әйберләрне сата алмый интегәләр иде, хәзер бөтенләй алмыйлар, алмагач, акча да түләмиләр. Кызы эшсез калды. Элек кулында тегү һөнәре булган кеше аптырап яшәми торган иде, хәзер тектереп азапланмыйлар, әзер киемне генә алалар. Дөрес, яңа чакта матур гына күренсәләр дә, бер тапкыр югач, идән чүпрәгенә дә ярамаска әйләнәләр. Аның каравы, юганчы кияләр дә, тагын яңаны алалар.
Кызының кулы пешерергә дә оста иде. Пирог, сумса, пирожки кебек ризыкларны пешереп, базарга чыгарга өйрәнде. Базар якын аларга.
Авылдагы килене дә кайнанасының хәлен телефон аша белешеп кенә калмады, берничә тапкыр килеп тә китте. Итле ризыкларны ярата торган Зәбәйдә, кафедан алып кайтып сыйлады, аның белән озаклап сөйләшеп утыра башлады.
Карчыкның күңелендә өмет чаткысы кабынды.
– Җәйгә хәтле аякларым ныгыр әле, аннан авылга кайтырмын, - дип уйлый башлады.
Зөбәйдә дә:
- Ямьле җәй генә җитсен, авылга кайткач, үзем карыйм сине, - дип күңелдә өмент уятты.

***

Төпчеге Айдар арада иң нечкә күңеллесе иде. Ул әнисе алдында үзен гаепле сыман сизә, шуңа гел шалтыратып хәлен белешә торгач, үзе дә килеп җитте.
- Җыен, әни, безгә яшәргә киттек. Апа бераз ял итсен, - диде.
- Юк, аждаһага караган кебек килен янына бараммы соң, - диде карчык коты очып.
- Ул киленең түгел инде хәзер, мин башка хатын белән яшим. Теге вакыйгадан соң мин өйгә бүтән кайтмадым. Күңелем бизде.
- Минем аркада тормышыгыз бозылмасын. Кайсы килен кайнананы яратып яши хәзер. Яратып өйләнгән идең. Өч улың бар.
- Яратуны үзе юкка чыгарды, әни. Улларымны ташламыйм мин. Сиңа шулай караганына риза булсам, аларга нинди үрнәк бирәм мин? Картайган көнемдә ; “Әби белән бабайны әнидән үзең кудырдың”, - дип әйтәчәкләр. Белеп торам, әйтәчәкләр! Һәм хаклы булачаклар!
Айдарның яңа хатыны Фәимә аларны ачык чырай белән каршы алды. Улы Себердә эшләп өйләнергә акча җыя икән. Шуңа аның буш торган бүлмәсенә Сәйдә әбине урнаштырдылар. Җыйнак кына ике бүлмәле фатирның кечкенә бүлмәсе аның өчен бик кулай иде – тәрәзәсе ишегалдына карап тора, андагы балалар мәйданчыгында шау-шу да аңа тансык кына иде.
- Ирем эчте, акча кайтармады, холыксызланып теңкәмә тигәч, аерылмыйча булмады. Түземем беткәч, аны ташлап монда килдем. Бүлмә өчен ишегалдын себердем, әкренләп шулай тормышымны җайладым. Фатирлы да булдым. Бүтән кияүгә чыкмыйм дип ант иткән идем, Айдар антымны боздырды...
Урамның каршы ягында торган Рашат әнисе янына кергән саен сүзне авылдагы өйгә кайтып тору ягына бора иде.
- Улым, ашыкмыйк әле. Минем аркада берегез гаиләсен бозды бит инде. булганны вату гына җиңел, яңадан җыеп алу авыр ул, ашыкма, - диде .
Рашат нинди зур хата ясаганын аңлаган иде инде. Шулай булыр дип кем уйлаган? Әтисе белән әнисенә бер , әби белән бабайга икенче бүлмәне бирсәләр ни була? Һич булмаса, чиратлап карарбыз дияргә була иде бит. Югыйсә хатынының әтисе газ белән бик сак эш итә, төтен чыга торган торбаны да гел каратып кына тора иде.
Күрәчәкне күрми гүргә кереп булмыйдыр шул.
***
Ияләшкән ризыгыннан мәхрүм булса да, Сәйдә әби барыбер кызы белән киявеннән риза иде. Карт кешене каравы җиңел түгел. Ярый ла кода-кодагыйлар кебек йоклаган килеш кенә китеп барсаң... Бер караганда алар бәхетле дә әле. Дөньялыкта да бергә, ахирәттә дә...
Айдар хатыныннан киткәндә өстендәге киеменнән башка берни дә алмаган иде. Соңыннан алырга дип килгәч, Сәхия киемнәрен бирмичә интектерде. Аннан соң тавыш чыгарырга тырышты. Өйне туздырып, тагын милиция чакырды. Тик милициядә төн куна торгач, Айдар анда үз кеше булып беткән, соңгы вакыйга исә аларның күзен ныграк ачкан иде. Шуңа күрә алар килергә ашыгып тормады. Айдар да киемен алырга кат-кат барып йөрмәде. Теге чагында милиционерның:
- Бүген булмаса, иртәгә барыбер утыртачак сине, - дигәнен онытмаган иде.
Киеме дә табылды, шәрә йөрмәде Айдар. Хатыны бер ирне кертеп караган иде, бик каты ялгышканын аңлап, кире ирен өенә кайтарырга бик теләде, тик эш узган иде инде. Ул гаепне барыбер иренә аударып калдырды.
- Син башка хатынга киткәнгә үч итеп кенә керткән идем мин аны. Сиңа гына түгел, өч балам белән миңа да карыйлар, дип. Инде үчемне кайтардым. Кайт, бүтән көнләшеп интектермәм, - диде.
Хикмәт көнләшүдә генә булса икән! Хәзер хатыны да арттырып җибәргәнен аңлап, утлы табага басты. Аерылышу, мал бүлешү китәчәк бит инде. Ул гомер буе аз акчалы җиңел эшләрдә генә эшләгән иде. Балалары да берсе артыннан берсе авырып кына торды, шуңа күрә алар юклык кичермәсен дип икешәр смена куды Айдар, дүрт бүлмәле фатирын да булдырды. Барысы да аның акчасына. Ә Сәхия ире кайчагында дуслары белән берәр чәркә салып кайткан чагында юри тавышны зурга җибәреп атналар буена дәшми йөрде. Бары тик акча аласы көннәр җиткәндә генә чырае яктырды.
Дөрес, башка ягыннан зарланып булмый, өе дә чиста, ашарга пешерергә дә оста, тик аның шундый кыланышыннан тәмле ризык та тамакка тыгылды.
Фатир бурычы түләнеп беткән генә иде . Малайлар да тиздән бер-бер артлы аякка басып, үз көннәрен күрә башлаячаклар. Уч тутырып акча да керүдән туктар, фатирдан үз өлешен дә сорар. Берничек тә котылып кала алмаячаксың. Әнә бит олы улы эшләгән җирендә ипотека чиратына басарга да өлгергән.
- Әти өлешен алса, фатирны сатырга туры килә инде, минекен беренче взноска салам, - дип әйтеп куйды.
Ияләшкән фатирын бишкә бүлергә туры киләсен күз алдына китергәч, йөрәге өшеп китте. Бергә яшәгән булсалар, фатирны да бүләсе булмас, ә балаларга ничек тә булышырга җаен чыгарырлар иде. Хәзер аның үзенә кайсы да булса улы белән чиратка басарга туры киләчәк бит. Фатир хәтле фатир алырлык акча җыю түгел, үз тамагын туйдырырга да җитми икән бит аның акчасы! Үзе дә кайнана булып, килен белән яшисе!
Адәм баласы михнәтле үзе эзләп таба.
Сәхия белән дә шулай булды.
Әнисен алып килгәннәрен ишетеп, яңа хатыны эштә чагында кайнанасы янына килеп, яхшы атланып та карады. Улын кире кайтырга күндерүен үтенде, җәлләтте, аның холкы авыр булуыннан зарланды. Шуңа гына чыгырыннан чыккан булган чакта килеп кергәннәр икән. Тик күпме яшәп аңарда күрмәгән якты чырайга күңеле булган карчык гаепнең кемдә икәнен аңларлык хәлдә иде әле .
Сәриягә ул каты бәрелмәде.
Ике ае рәхәттә үтте карчыкның. Сөтле чәеннән, итле ашыннан, камыр ризыгыннан өзелмәде.
Яңа килене:
- Әни, күңелсез булса, яныңа күрше карчыкларын чакырам, - дисә дә, аны мәшәкатьләргә яхшысынмады, тик күңеле булды.
Бүлмәсендәге зур телевизорны каршы стенага элеп куйганнар иде. Рәхәтләнеп татарча тапшырулар карады. Кызы өендә телевизор да, радио да юк иде, алар үз эчләренә бикләнеп, үз төркемнәрендә яшиләр иде.
Ә күңеленә иң хуш килгәне – Фәимә аңа тәгәрәтеп йөри торган арба бирде.
- Әни, йөрим дип әле куш таякка атланасың, әле дүрт аяклап мүкәйлисең. Рәхәтләнеп утырып барасы килгән җиреңә тәгәрәт, - диде.
Бүлмәнең бер башыннан икенчесеннән үткәндә озын урам кебек тоела иде. Утырып арбасын тәгәрәткәч “эһ” дигәнче барып та җитте.
- И, киленкәем, каяннар башыңа килде бу арбаны алып кайту? – диде ул күз яшен сөртеп.
Үз кызының да башына килмәгән иде. Үз башына төшмәгән кеше аңламыйдыр шул. Бигрәкләр игелекле бала икән бу килен. Шул гамәле белән ул аның улын гаиләсен ташламаска үгетләргә микән әллә, дигән икеләнүләрен юкка чыгарды.
- Минем дә авариягә эләгеп аяксыз утырган чакларым бар иде. Чыгарып ташларга , дип, күпме талпындым, ярый әле ташламаганмын, - диде Фәимә. – Ташлаган булсак та барыбер яңаны алып кайткан булыр идем.
Шулай итеп Сәйдә балалар эштә чагында арбасын тәгәрәтеп бер бүлмәдән икенчесенә биләмгә йөри башлады. Алар өйдә чагында кирәк-кирәкмәгәнгә бүлмәсеннән чыкмады. Кызы ризыкны бүлмәсенә алып килә иде, монда аны үзләре белән бер табынга утырттылар. Шулай итеп иске гарипләр арбасы аны бүтәннәргә бәйлелектән коткарды.
Гөлчирәнең гаиләсе белән таныш булмаган дин тотабыз, дип, ят сектага кереп китүе турында сүз кузгалгач, Айдар:
- Алар безнеңчә яшәмиләр шул инде, - диде уфтанып. – Бервакытны Казанга баргач башым бик каты авыртты. Куе чәй эчкәч басыла торган иде. Ә алар чәй бөтенләй юк икән, ачуым килеп әрләгән идем. Шуннан соң минем өчен генә чәй тоталар, - диде.
Сәйдә карчык: “Чәй эчермиләр”, - дип зарланып тормады. Эчермәүләре әниләренә яхшы булсын , тизрәк терелсен, озаграк яшәсен диюләре бит. Үзләре дә әллә кайсы ил диетасы белән йөздән артык яшәргә җыеналар. Теләкләре кабул булсын, кайгы-хәсрәт күрмичә, озак яшәсеннәр. Ә ул диета тотмыйча, Ходай биргән ризыкны гына ашап та нихәтле яшәде.
Һәр үткән көненең мәңгелеккә якынайтуын, җирдәге тормышына куелган чикне тизләтүен ул аңлый. Ана рәнҗеше үзләренә генә түгел, җиде буынга төшә, шуңа ул усал килененә дә, икенчесенә дә рәнҗеми. Кан катышкан, оныклар туган, үзенеке бит алар да. Үзеңнекеләрне җәзалыйм дисәң генә рәнҗе.
Бу киленнән күреп, Сәхия дә каяндыр арба тапкан. Өйдә кеше юк чагында килеп тә җиткән.
- Әйдә, әни, үзебезгә кайт. Бу калтырча арба белән кеше өендә интегеп ятма. Урамга һавага да үзем алып чыгам, төрмәдәге кебек яткырмам, - диде.
Шулай дип , ул карчыкны арбага утырта башлады. Үзенә кирәктә көче дә бар икән. Тәгәрәтеп алып та чыкты, лифтка кермәкче булды. Тик зур коляска лифт ишегеннән кермәде. Ул лифт ишеге белән мәш килгән арада астан җәяү улы менеп килә иде.
Карчык зиһенен җыеп өлгерә алмаган иде әле.
- Кесәдәге ачкычым кая киткән дип аптыраган идем, менә кем чәлдергән икән, - диде Айдар. – Минем кесәдәге әйбер синеке түгел инде.
- Кайт, Айдар. Әнине эштән чыгып үзем карыйм. Ялгыштым, нык ялгыштым. Балалар сине юксына. Кире кайт ! - диде Сәхия яшенә тыгылып.
- Әнине сиңа ышанып тапшырыргамы? Бер атнадан гүргә кертәсең бит син аны.
- Үзең кайтмыйм дисәң , кайтма. Әнине генә үземә бир. Балаларым; “Әби белән бабайны кудың”, - дип күземне ачырмый.
Карчык тагын икеләнеп калды. Бәндә хаталанмыйча тормый. Әллә чынлап та анда кайтыргамы? Әнә бит юк акчасына арбага хәтле алып килгән!
Олырак, уңайлырак арба аңа иркенрәк дөнья булып тоелды.
Тик аек акыл үзенекен итте.
- Улым кайда, мин шунда инде килен, - диде ул. – Кайтам дисә, кайтырмын. Ризык булса, синдә дә кунак булырмын. Анысы миннән дә, улымнан да , синнән дә тормый хәзер, Ходай кулында.
Улы әнисен арбадан күтәреп алып өйгә алып керде дә залдагы диванга утыртты.
- Чын күңелдән йөрми ул, әни. Акча янчыгын кулыннан ычкындырганын аңлаганнан йөри.
Карчык күзләрен сөртте.
- Барыбер кызганыч. Ни гомер иттегез бит. Балаларың анасы.
Әллә уйлап карыйсыңмы? Мин ничек тә түзәрмен.
- Юк, әни. Апа белән мин сине ташламыйбыз.
- Үзең дә кеше өендә.
- Минеке дә булыр. Барысы да җайланыр, борчылма, әни. Мин Фәимәне яшьтән беләм. Ире белән аерылса да, кайнанасы белән тату яшәде, авыргач та үз әнисе урынына карады. Белмәгән кеше аларны килен белән кайнана дип түгел, әни белән кыз, дип уйлыйлар иде.
Фәимә эштән сумка тутырып ризыклар алып кайтты.
- Нәрсә, әнигә арба уңайсыз идеме әллә? – диде ул.
- Ник алай дисең?
- Коридорда арба торганга әйтәм. Күршеләрнең берәрсе бәлагә тарганмы әллә?
Айдар җәһәт кенә коридорга чыгып керде.
- Сәхия калдырган арба ул, - диде. - Кайтып өлгермәсәм, әнинең кайда икәнен дә белмичә аптырап утырган булыр идек. Чыгарып атам хәзер.
- Калдырган икән, әйбәт булган. Әнине урамга алып чыгарга әйбәт булыр. Тегесе иске, кешегә күрсәтә торган түгел. Яңа арба яңа инде.
Тик яңа арба иркен тоелса да, тәгәрәтеп йөрергә авыррак икән, шуңа карчык искесен кулайрак күрде.
- Кирәкми , урамда бәби кебек арбага утырып йөрмим инде, - диде ул. – Лифтка сыймый, җиденче каттан күтәреп төшүе сезгә авыр. Күрмәгән ишегалдым, йөрмәгән урамым түгел.
- Ярар алайса, картайгач үзеңә кирәк булыр, дип кире илтеп бирәм үзенә. Өйдә урын биләп тормасын.
Арбаны Сәхиягә кире илтеп бирделәр.
- Кайнанайның әйбәтеннән дә козгын тавышы килә, диләр. Үзем карт, үзем ямьсез, үзем гарип, - диде ул кыенсынып. Ул киленнең якты чырае вакытлы булуыннан шикләнә, егерме ел буена белгән килене белән шундый хәл килеп чыккач, бусына артык ышанып бетмичә.
- Дөнья көтәрлек , юньле ир насыйп булса, аждаһадай кайнанайга да түзәр идем, - дигән нәзерем бар иде, - диде Фәимә. - Ә син әүлиядәй карчык. Үз әнием кебек син миңа.
Әбине кияве белән Гөлчирә килеп алырга җыенды. Сәйдә карчык яңа киленне үз итеп бетергән иде .
- Карт кеше белән тору ялкыткандыр инде сезне, - диде Гөлчирә.
Сезнең һаваа килешкән үзенә - егерме яшькә яшәреп киткән.
Дөресе дә шулай иде. Карчык тәмам тулыланган, сынган җире дә ялганып, сызлавы кимегән, каткан аяклары да йомшарып, култык таяклары да җиңеләйгән сыман, тәрәзә төбенә тотынып, урамга да озаграк карап тора ала башлаган иде.
- Әнине ияләшкән ризыгыннан өзмә. Ит ашамасаң, баш миенә аксым җитми, кибә, - диде Айдар. – Әни сыер түгел, силос ашап сөт бирергә.
Алар ашаган ризыкларны силос дип кенә йөртә иде ул.
Гөлчирә каршы бер сүз дә әйтмәде. Гомумән, сектага йөри башлаганнан бирле ул ачыктан-ачык беркем белән дә бәхәсләшми, үзен игътибар үзәгенә куймаска , күзгә бәрелеп тормаска тырыша. Әмма файдасы булырдай дус-танышларына секта китапларын таратырга тырыша. Элек шук, шаян, тапкыр сүзле Гөлчирәнең хәтерен калдырасылары килми, китапларны алып калалар, ачып карыйлар да я чүп савытына ыргыталар, я макулатуага тапшыралар. Кайсы битен генә ачсаң да бер фикерне төрлечә кабатлап, үзләренең санын арттырырга тырышалар.
Бу динне тоту бик җиңел кебек. Баш катырып гарәп хәрефләрен өйрәнеп, гарәпчә коръән догаларын укып торасы юк, көненә биш тапкыр намаз укыйсы да, ай буена ураза тотарга кирәкми, “Кришна, Рама”, дип кабатлый-кабатлый җырлый-җырлый биисең, атна саен җыелып шулай бәйрәм ясыйсың... Бөтен догалары шул.
Татарча радио тыңлап, татар концертларын телевизордан карап рәхәтләнгән карчыкның бу юлы кызы янына барасы килми иде. Таза чагында үзенең теләге закон иде. Тик кеше кулына калгач, кем карый, шуның ихтыярына буйсынасың. Икенче төрле әйткәндә кемнең чанасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың. Аның бу чанага утырасы да, үзенә ят тәртипләргә буйсынасы да, аларча җырлыйсы да килми иде Буйсынмыйча чара гына юк. Үз кызы, ничек булса да килешерләр. Бер акылына килер. Телевизор карамаганнан, концерт тыңламаганнан үлмәс әле. Харап икән, патша кызымыни, алар ашаган ризыкны ошатмый утыра бит. Сукбайлар чүплектә казынып та тамак туйдыра, ә ул сайланып маташа.
Карчык үзен шулай тынычландырды.
“Адәм баласы михнәтчә чыдый, рәхәткә чыдамый”, - диюләре дөрестер дә” , - дип сүкте ул үзен. Җиңеләйгән карты артыннан чүпрәк тотып йөрисе юк, чыгып китсә, кайларда адашып юкка чыгар, дип тә куркасы түгел, бер үзе дә, бер башы. Гомере бетәргә булгандыр гел каядыр ашкынды, бер дә урында утырып тора белмәде.
Килене Зөбәйдә соңгы тапкырында монда килгәч:
- Әни, авылга алып кайтам сине. Үзем карармын, - дигәч, күңелендә өмет чагылган иде. Айдар аның өметен сүндерде.
- Сине карарга теләгәннән түгел, авылдагы йорт кирәк булганнан гына әйтми микән ул аны, - диде.
- Аның яшәгән йорты менә дигән, нишләп алай дисең, улым? – диде карчык ышанмыйча. – Безнекеннән соңрак салынган бит ул.
- Иске тегү артелен сүткән бүрәнәләрдән генә салынган , ди. Ирләр кулы тимәгәнгә дә ничә ел. Нигезе дә әштер-өштер салынган, идәннән җил өреп тора, дип зарланганын ишетмәдеңме әллә?
- Күптән шулай ди бит инде. Шуны ныгытырга булышсагыз, ни була?
- Бүрәнәсе тегенди-мондый гына түгел, Шакир бай Себердән су белән агызып кайтарткан бүрәнәләр алар. Нигезеннән дә җил өрми. Кияү белән яшисе килмәгәннән әйтә ул.
Анысы бар икән. Кияү дә килен өенә баш була башлады микәнни? Тату гына яшәгәннәр кебек иде бит. Үзенә дә бер дә килен кебек түгел бит. Әйтүе чын булса, нишләп кайтмасын? Үз өеңнең һавасы да икенче.
- Яшьләр бит әле аерым яшиселәре киләдер.
- Аерым яшисе килгәч, үзләре тапсыннар! Без сезне өйдән кумадык , үзебез булдырдык!
- Элек белән хәзергене чагыштырма.
- Безнең якта гына үскән булса бер хәл. Үзбәкстаннан кайткан егет бит ул. Аны бөгеп булмый. Ләйсәнә бөгелсә генә... Аларда хатын-кызга бөтенләй башка мөнәсәбәт. Хатын ир сүзеннән чыгарга тиеш түгел, ирнең сүзе дөресме-түгелме аның өчен закон. Озак чыдар микән?
- Әйттем мин аңа , үзебездә егетләр беткәнмени, алар бөтенләй башкача тәярбия алганнар, дип... Безнекеләр кебек эчми дә, тартмый да, тәрбияле , дип кызыкты бит...
- Безнең халыкка яшәргә хут калмагач, ата-аналары да кайтырга җыена икән.
- Кемнең йортын алырлар микән?
- Куылып кайткан кешенең йорт алырлык акчасы каян булсын? Алары да Зөбәйдәгә инде. Алар, кайткач аңа урын бетә. Шуңа сине алып китәргә, бергә яшәргә теләведер.
- Нишләп минем үземә әйтми соң? Өй биктә тора, яшәсен . Сорамаса да була бит.
- Ә алай-болай ... үзең әйтәсең бит яшәгән хәтле яшәмәм, дип. Шуңа син исән чакта йортка ия булып калырга тырышмый микән?
- И, ходаем... Әле балаларның мирас дип тарткалашып йөриселәре бар икән...
Әйе, күршесе җиренә керә дип судлашып беткән иде бер авылдашы. Берсенә ни кирәк булгандыр, ә икенчесенә нәрсә җитмәгәндер? Тавыш-гауга чыгарасы килде микән әллә? Бакча тутырып бәрәңге утыртса, ишегалды тулы мал асраса, бер хәер иде. Юк бит, бакчасында кычытканнан башка әйбер үсми, чүбе дә кеше күмәрлек булып үсеп , утаучы булмыйча кибеп, ялгыш шырпы төшсә дә янып китүеннән куркып бакчасына кереп чалгы белән чабып, чүбен күмеп үк чыккан иде. Кайбер кешенең чүбе дә кызганыч... Әллә шул чүпкә берәрсе шырпы сызып, күршесенең ихатасы янып бетсен, диде микән? “Әйдә, җиреңне арендага биреп тор, акчасын да түлим, чүбен дә үстермим”, - дип әйтеп тә караган, диделәр. Аннан соң ихатасын биек койма белән әйләндереп алырга мәҗбүр булды. Бәладән башаяк... Аңардан күреп башкалар...
- Әни, миңа йорттан бернәрәсә дә кирәкми. Син барда да еш кайта алмадым соңгы вакытта. Мал бүлешәм, дип, адәм көлдереп вакыт уздырып йөрсәм, артыгы белән үземнән чыга бит. Мин лутчы эшлим, шулай итсәм артыгы белән керә.
- Берегезгә дә кирәкмәгәч, Зөбәйдә тотсын да яшәсен. Йорт шулай ташландык хәлдә генә тормасын . Апаң кайтмый, Рашатка ярамый, син кирәксенмисең, абыегыз чирле, үзе хатын кулында, Берегез кайтмаганда да , Зөбәйдә килен килеп хәлебезне белеп йөрде бит әле...
- Нишләп килмәсен? Әзер мунча, әзер ризык, балаларга күз-колак сез булдыгыз бит!
- Сез кайтсагыз да әзер мунча көтеп тора иде!
Дөрес сүзгә җавап юк. Сәйдә карчык үзе дә балаларның хәлен аңлый – аларга эшләргә, үз балаларын аякка бастырырга кирәк. Авылда эш булмагач, армиядән кайту белән кайда эш бар – шунда төпләнү ягын карадылар. Фәритен дә авылда калдырасы булмагандыр, гомере кыскалыкка сәбәптер инде.
Әзһәр... Бигрәкләр дә нечкә күңелле бала иде... Техниканы яратты. Хыялы – машина алу иде. Бер кешедә дә юк чагында машина алды. Озак йөри алмады, юл һаләкәтенә очрап, машинасы эшкә яраксыз хәлгә килде. Үзенә бернәрсә дә булмаган кебек иде. Шуңа да ашыгыч ярдәм белән больницага барудан баш тартты. Баш авыртудан даруын да эчкән иде. Бер атнадан инсульт… Башы бәрелүнең нәтиҗәсе булгандыр, диделәр...Шуннан соң ярты ягы эшләми торган булып калды...
Балаларны тарату гына җиңел, ә җыеп алуы авыр гына да түгел, бөтенләй булмастай эш икәнме әллә?
Әзһәрдә авылдагы йорт кайгысы түгел шул инде.
Төп йортның кемгә каласы турында нишләп элегрәк уйламадылар микән соң? Бөтенләй башкача сукаладылар бит ул чакта алар. Киресенә, балалар читкә урнашкан саен ныграк сөенделәр. “Берүк, авылда кала күрмәгез, авылда кеше була алмассыз”, - диделәр.
Яшьрәк чакта шәһәрдә урнашканнарның әти-әниләре парлы чакта бергә гомер итсәләр дә, кулларыннан эш төшкәч балалары я үзләренә алып китеп чиратка салып карыйлар, я шәһәрдә төпләнгәне янына алып китәләр иде. Ул аларның хәлен аңламый иде, шәһәрдә рәхәт чигеп яталар, дип кенә уйлый иде. Гүр иясе булгач, авылга алып кайтып күмүләренә, алып киткән җирләрендә бер аршин җир таба алмауларына аптырый иде.
- Туган җиремә алып кайтып җирләргә кушты, - дип акланулары да аңа сәер иде. Үлгәч кайда ятсаң да барыбер түгел микәнни?
Түгел икән шул.
Менә аның яткан җире – йомшак, урын-җирен гел алыштырып, юып , үтүкләп кенә торалар, “ялгыш тотсам бөгәрләнмәс микән”, дип куркасың хәтта. Ярый әле, арба белән йөрергә кыен, таяк белән йөргәндә абынып егылырлык булгач, паласны алып куйдылар. Бөтен җирдә чисталык-пөхтәлек...
Оҗмах булырга тиеш тә менә. Тик нигә соң күңел гел урынында түгел, нигә җан тынычлыгы юк? Өсте-башы чиста, караулы да бит югыйсә. Ашыйм дисә - ризыгы, ятыйм дисә ястыгы, ябыныыйм дисә - юрганы бар, дигәндәй...
Тик боларның берсе дә аныкы түгел бит. Аны үз дөньясыннан вакытлыча гына – аякка басканчы гына, дип алып киттеләр. Картын- табибларга күрсәтергә, дәваларга дип. Больницага салырга, дип килешкәннәр дә иде. Теләсә ничек пычранып йөрмәсен дип памперс та кидерделәр. Ә ул шул хәлендә дә каядыр ашкынды. Чыгып китеп адашып йөрмәсен өчен таныш табиб аркылы сары йортта дәваларга сөйләшкән дә иделәр. Өлгермәделәр. “Аякка бастырабыз әтине”, - дигәннәр иде дә югыйсә... Әллә тынычландырыр өчен генә әйттеләр микән?
Киткәндә бик җиңел генә кузгалып киткән иде дә... Менә ни өчен балалары янына яшәргә күченгән картлар турында:
- Гомер иткән җирләрен сагынып-саргаеп үлделәр, - диләр икән. “Нишләп алай булсын, балаларың янында саргаялармыни?” – дип аптырый торган иде.
Киленнәргә сыеп булмас дигән иде дә, менә сыйды бит әле. Килен дә түгел, югыйсә. Улының кызыгырлык байлыгы да, бүләрдәй малы да юк, иллегә җитеп килгән ирнең ниенә кызыкты икән? Әллә үзенең дә кайнана буласын уйлыймы? Улы өйләнгәч, ялгыз калудан куркамы? Хәзерге киленәрне дә, кайнаналарны да аңламассың.
Карчык иртәгә турында уйламаска тырышты. Бүгене әйбәт, бүгеннең ямен җибәрәсе түгел. Ул монда кунак кына. Аның кызы – арка таянычы бар. Йөрисен йөрдек, тукта, башкаларга йөрергә ирек бир, дип туктаткандыр әле аны Аллаһы Тәгалә. “Бер дә әкрен йөри белмисең”, - диләр иде , әллә күз тидерделәрме?
Тышкы кабыгы шәлперәйсә дә, күңел барыбер яшь икән бит. Шулай булмаса, ул яшь чакларын уйлап утырыр идемени?
Айдарның күңеле төшенке түгел. Бер дә бер кат кием белән өйдән чыгып китүенә кайгырып утырганга ошамаган. Киемен дә алганнар, эшкә парлашып китәләр, парлашып кайталар, бер-берсенең күзенә генә карап торалар. Озакка булырмы? Улының яңа өйләнешкән чакларын яхшы хәтерли ул. Ул чагында да шулай иде... Нәрсә булды, әллә берәрсе бозды инде араларын? Кайсыгыз арттырыбрак җибәрде? Ул бит аларның тормышының өске ягын гына күрде. Сәбәбе тирәндәрәк булып, гаепнең башы улында булса?
“Ирне ир иткән дә , юк иткән дә хатын”, - дип тиккә әйтмиләрдер шул. Әнә бит, улы ничек үзгәрде. Элек ул авыр йөк күтәреп йөргәндәй бөгелебрәк атлый , йөзеннән тыныч түгеллеге беленеп тора иде . Ә хәзер гәүдәсе дә турайган, йөзе дә ачылган, шаян сүзләргә дә махир. Ә Сәхия аның уен-көлке сөйләгәнен дә гаеп итә иде.
- Син, әни, улымның тормышын бозды дип уйлыйсыңдыр әле. Аның тормышын мин бозмадым, Сәхия үзе бозды аны. Шундый ир дә ярамады, нинди ир кирәк булгандыр. Ул аңа акча капчыгы буларак кына кирәк иде. Сәбәпле-сәбәпсез милиция чакыртып теңкәсенә тиде ул аның. Балаларны тәртәгә кертергә теләп әрләргә дә ярамады бит аңа. Малай кешене катырак тотарга икәнен дә аңламады. Алар бит үсмерлек чорында тәмәкесен дә авызына алып, аракысын да кабып карыйлар. Андый чакта ирләрчә сөйләшергә кирәк. Үземнән беләм. Ирләрчә каты куллы тотмасам, ул да үсмер чагында әллә ниләр майтарган булыр иде...
- Иреңнән соң бер дә кияүгә чыгарга уйламадыңмыни соң?
- Эчкән ир белән торгач, ирле тормыштан гайрәтем чиккән иде. Үги атаны да өйгә кертәсем килмәде. “Керткәнсең бит”, - диярсең. Улым хәзер бала түгел инде. Кайткач, үзбаш яшәргә нияте. Йөргән кызы бар. Әйбәт гаиләдән. Калган гомеремне ялгызлыкта үткәрәсем килми. Өйләнгәч, минеке булмый бит инде.
- Кирәге беткәч, куып чыгармассыңмы?
- Син нәрсә әнкәй? Юньле ирнең кайчан кирәге беткәне бар?
- Авыл тулы ялгыз ирләр. Кадерсез булып йөриләр.
- Үз кадерләрен үзләре белмәгәннәр йөри инде. Кайсын хатыны кадерсезләгән... Шуңа кабат гаилә корырга куркып иясез йөри алар. Иясез йортка җеннәр ияләшкән кебек, ялгыз яши-яши алар да бозылып бетәләр. Курыкмаска кирәк. Берсе белән барып чыкмаса, икенчесен тап, анысы белән барып чыкмаса , тагын тап... Кешелегеңне генә югалтма... Тирә-якта гел начар кешеләр генә түгел бит.
- Күңелемә бик ошадың да кызым... Торырлык булмасаң, урыныннан кузгатма. Теге киленнең килмәгән яклары булса да, берәү дә әүлия түгел. Гомер иткән, балалар үстергән... Гадәтләрен дә беләбез... Син башканы тапмаслык түгел... Корган оясын туздырырга туры килер микәнни?
- Мин кермәдем аларның араларына. Мин яхшы ирне кадерли беләм. Айдар кадер-хөрмәткә лаек ир. Ә корган оясын туздыруга килгәндә... Оя юк иде инде, шуңа Айдарга хәтле малайлары таралырга җыеналар иде ... Өйләнү белән ипотека чиратына баскач, беренче взносны түләр өчен сатып, дүрткә бүләргә күптән җыеналар иде инде. Аерма шунда гына - хәзер бишкә бүләргә туры килер. Миңа аның өлеше кирәкми. Аның өлешен туздырырга да җыенмыйм. Үз өлешен ул да үзенә куышка тотар. Армиядән кайткач, тели икән үз фатирын булдырганчы улым анда яшәп торыр. Ә без монда... Сиңа да урын бар, безгә дә... Шундый сабыр, эшчән ул үстергән ананы да кадерли белермен мин.
Шулай итеп ул аны бөтенләй коралсызландырды.
Үз кадереңне кадерең булганда сизмәгән кебек, үзе гомер иткән йортны җиңел генә калдырып киткән иде дә... Бөтенләйгә дип түгел, терелгәнче дип кенә... Терелде ди менә... Үзе дә инде нигә дип балаларга; “Атагыз әллә нишләде”, - дип зарланырга иде . Йөрсен иде шунда ишегалдында тамгасын калдырып... Килен төшерәсе юк иде бит инде... Иреккә өйрәнгән картны бикле фатир бөтенләй эштән чыгарды...Икегезне дә табибка күрсәтәбез имеш... Күрше-күлән, таныш-белеш өзелми, кем нәрсә пешерә шуны авыз итәргә алып керәләр иде...
Шуларны күз алдына китерде дә үзен сүгәргә тотынды. Соң үзеңнең дә акылың чыгып бара түгелме соң инде? Шушы яшькә җиттең, узып та киттең, нәфесеңнең чиге-чамасы юк! Ахирәткә әзер булырга кирәк икәнен белсә дә, һич тә китәсе килми шул. Ә китәргә туры килә! Чират аңарга килеп терәлгән. Берәү дә чираттан кала алмый. Шуңа күрә һәр аткан таңга куанып , һәр капкан ризыкка шөкрана итеп, балаларга хәер-догалы булып кына үткәрергә кирәк. Шуларның кадерен белергә! Әле күзләре күрә, гәүдәсен тотып утыра ала, тотынып булса да атлый . Таяныр кешесе – кызы бар! Малайларга да, киленнәргә дә үпкәләп булмый, һәркайсының үз сәбәбе бар . Тату гына яшәсеннәр, кайгы-хәсрәт, бала борчуы күрмәсеннәр.
Сәйдә карчык шулай дога кылса да, үзләренең балаларның тыштан караганда тыныч , бер көйгә генә барган тормышларының тынычлыгын алуын аңлый иде... Айдарының тормышы бозылды, Рашатыннан хатыны үч алырга җай чыкты, Әзһәренең үз хәле , аны караган киленгә дә рәхәт түгелдер, яшьли тол калган Зөбәйдәне әйтәсе дә юк... Ялгыз ике баланы үстерү, кеше итү, туйлап кияүгә бирү уен эш түгел... Йортка ия буласы килгән икән, ни гаебе бар? Кеше яшәмәгән йорт тиз чери, тиз эштән чыга... Кызы гомергә дә кайтып торасы түгел, аларның иркен фатирлары да, Идел буенда урнашкан авылда дача урынына бүрәнәдән салынган йортлары да бар. Шуның өстенә кечкенә авылда кияве белән кызы яшәгән йортның ишегалдында ук, килгәндә-киткәндә уңайлы булсын дип алган курчак өе кебек җыйнак йортлары да бар. Юк, аларга авылдагы йорт кирәкми. Берсенә дә кирәк түгел, дип уйлаган иде дә, әнә бит Рашат улына кирәге чыкты. Хәзер Зөбәйдәгә... Олыгайган көнендә үзенә иптәшкә юньлерәк кеше тапса тагын да әйбәт. Ихатада кагасы-мүклисе урыннар җитәрлек. Ә менә йортны Рашатка тоттырсаң нәрсә буласын кем белә?
Айдар да аның улы бит. Уйлап карасаң йортта аның да өлеше бар. Сатып бишкә бүләргәме әллә? Ул чагында йорт саткан акчага һәркайсына бер машина тәгәрмәче алырлык кына эләгә бит. Тик берсе дә йорттан өлеш чыкмады дип үпкәли алмас. Әллә үзе исән чакта шулай итәргәме?
Үзеннән соң балаларын мирас өлеше өчен тавыш чыгарып йөртәсе килми. Кеше арасында ояты ни тора! Адәм баласының иң зур гонаһы – васыятьнәмә калдырмау. Бу очракта аермачык – йорттан башка бүләрлек бернәрсә юк. Ә менә картайган ата-ананы бер кичкә дә сыйдыра алмаган бала мираска дәгъва кыла аламы? Әнә бит, Рашат үзе дә күпме яшәп тә юл аркылы гына булган өенә алып кайтып, тынычлап бер чәшке чәй дә эчерә алмады....
Уйлап карасаң аның соңгы ун елда кызыннан башка бер генә баласында да, бер генә кич тә кунганы юк икән! Ә үзләре бәйрәм саен җыелалар иде. Җәйләрен ишегалды бала-чага чыр-чуы белән тула. Бала авырганда да эшләргә кирәкне сәбәп итеп аңа кайтардылар. Ул чагында әби белән бабай бик кадерле иде. Кайда соң ул оныклар да? Итәктән төштеләр дә әби-бабайны оныттылар... Нишләп соң берсе дә хәл белергә керми?
Әйе, бүген алар аңардан башка да яши алалар, алар бүгенге көн белән яшиләр. Ә иртәгә? Аннан соң?
Әле ярый кызы бар. Кайнанасын айлар буена кышка торырга алып килеп, аңа да кадер-хөрмәт күрсәттеләр. Тик менә башка дин белән буталып йөрүләре генә... Ул аларны үз асылыбызга кайтсыннар иде дип көн саен Аллаһы Тәгаләгә ялвара. Үз-үзен төрлечә юатырга тырышса да , бу һич тә күңеленә ятмый. Ә менә дөньяңның тараеп дивар эчендә чикләнүе белән килешергә вакыт. Әйе...
Озак яшәлде шул. Гомеренең озынлыгы балаларының тормышына пыран-заран китерер дип уйладымы соң ул? Аллаһы Тәгаләдән дә болай озын гомер теләмәгән иде... Әнә бит, улы Рашат кергәч, кабат:
- Әни, миң дә аерылырга булдым. Син ничек уйлыйсың? - дигәч, урынына сеңеп китә язды. Ни әйтергә дә белмәде.
- Минем аркада булса, борчылмагыз. Озак яшәмәм, беразга гына түзегез...
Чынлап та нәрсәгә кирәк аңа мондый озын гомер? Балаларның тормышларын таркалуын күрер өченме? Боларның берсен дә күрмәс өчен күзен йомар иде дә, уянмас иде. Балаларның тамагына сөяк булып утыра түгелме соң ул?
Яңа килене эштән кайткач, тиз генә бәлеш пешерде. Бәлеш пешерергә үзе дә ярата иде. Аны пешерүнең бер кыенлыгы да юк, ризыгы гына булсын. Ул үзе өчпочмак белән әвәрә килергә яратмады. Вакытны күп ала, мәшәкате күбрәк.
Карчык кичке ашка тормады. Бәлеш исе күңелне кытыклап , нәфесне котыртып торса да,карчыкның карары нык иде.
Үз-үзенә кул салу турында уйларга да ярамый. Бу – гонаһ! Ходай Тәгалә каршына аның саф күңел белән, беркемгә дә рәнҗемичә, барысының да бәхиллеген алып, үзе дә биреп барасы килә. Ә нәфесне тыюның гонаһы юк.
Бәлештән бөтенләй үк баш тартып булмый инде. Ризыктан өстен түгел ул. Шуңа күрә бер-ике капты да , килене күпме кыстаса да бүтән кагылмады.
- Аша инде, әни. Казанга баргач, малга печән ашаткан кебек интектерәчәкләр бит үзеңне, - диде Айдар. –Анда баргач, апалар пшермәсә пешермәс, күршеләре белән сиңа итле ризык пешереп кертергә сөйләшермен.
- Әнинең бер зыяны да юк. Без көне буе эштә, өебезгә йозак урынына гына ул. Догалы өй – нурлы өй ул. Әнинең догасы мең бәладән саклый.
Тамагыннан үтми, дип табиб чакырдылар. Ә ул тыңлап та, тәнен каккалап-суккалап та карап, кан басыман үлчәгәч:
- Яше өчен әниегезнең сәламәтлеге куркыныч түгел. Йөрәге тигез тибә, кан басымы да тиешеннән артык түгел, үпкәсе тигез сулый, бавыр, ашказаны , эчәк турысын да каккалап карадым, күпкән-күгәргән бер җире дә юк. Артык борчылудан тамагына ризык каба алмыйдыр, - диде.
Карчык үлемен тизрәк китерергә теләп, ашамыйча, урыныннан кузгалмыйча ятса да, үлем фәрештәсе барыбер ашыкмый, килергә, үзе белән алып китәргә һич тә теләми иде. Ул үлемне тизләтергә җыенып ятканда шәһәрдә берничә авария булып, япь-яшь кешеләрне алып китте, ә әби исән иде әле. Аз хәрәкәтләнеп, аз ризыкланып яткач болай да какча әби тире дә сөяк кенә калды.
Инде Ходай Тәгалә үз каршына алыр дип уйлаганда гына аның күз каршына бер күренеш килде. Ул яткан бүлмә киңәеп яктырып китте, тирә-якта канатлы фәрештәләр , ә түр башында ап-ак сакаллы, үзе исә нурга төренгән бер илаһи карт утыра. Сәйдә үзе дә үләргә җыенган карчык түгел, ә яшь кыз икән. Ул картның үзен чакыруына сөенеп аңа таба йөгерә башлады. Йөгерә дә йөгерә, тик барып кына җитә алмый икән. Ниһаять карт үзе аның янына килде һәм маңгаеннан сыйпады.
- Тәңренең фәрманына каршы чыгу олы гонаһ. Һәркайсыбызның ни күрәсе туганчы ук хәл ителгән. Син аларның уен да, юлын да үзгәртә алмыйсың инде. Һәрнәрсәнең үз вакыты. Алар соңрак тәүбәгә килерләр. Сиңа әлегә иртә.
Ничек инде иртә булсын!
Шулай дип кычкыруы булды, иәрсәдер дөбердәп төште.
Ул куркып урыныннан торып утырды. Берни аңламыйча як-ягына каранды. Нишләп соң ул ияләшкән ятагында түгел? Бүлмә дә киңәйгән, таныш булмаган карчыклар шәйләнә. Нишләп монда җыелган алар, үзе кайда? Түрдәге буеннан буена көзгеле шкаф ак җәймә белән капланган. Ә... бу бит Айдарның яңа хатынының зал ягы!
Ул ни дә булса аңлап өлгергәнче кызы кочаклап алып бер елый, бер көлә башлады.
- Инәкәем! Аллага шөкер, гомерең бетмәгән икән! Ярый әле ләхеткә куярга өлгермәгәнбез! Ярый әле ярдырмаганбыз! Тереләй күмәсе булганбыз бит үзеңне!
Аларның сөйләвеннән ул шуны белде – атна буе аңсыз яткач, аны үлгән дип уйлаганнар. Бу көнне моргта кеше күп булгач, аны ярып азапланмаганнар.
- Үз үлеме белән үлүе билгеле инде, тире дә сөяк кенә бит, – дигәннәр дә тиешле язуны язып та биргәннәр.
Әҗәлнең килүен күптән көткән булсаң да, аның белән очрашу бер дә күңелле хәл түгел икән. Әбинең җеназасында һәркайсы аның аяк очына кагылып гафу итүен сорады, исән чагында кадерли алмый калуына үкенде, хәтта алар килгәч милиция чакырган усал килен дә бу гамәленә үкенеп тыела алмыйча үкседе. Бу чагында кемне җәлләгәндер - кайткач кызы кебек каршы алып, әнисе кебек аркасыннан сөеп, гаиләсенә кабул иткән кайнанасының бүтән булмаячагыннанмы, әллә шул бер яшен яшәгән, ашын ашаган картлар аркасында җайланган тормышының таркалып, ирсез калуыннанмы, әллә дөньясы таркалуыннан үзен кызганыпмы - тыела алмый елады да елады. Моңарчы аның каты күңелле булуына күнеккән , килеп бер кич тә куна алмый киткән туганнары өчен бу хәл сәеррәк иде .
Берничә хатын карчыкның кәфенлекләрен салдырып, киемнәрен киендерделәр. Ятагына яткырдылар.
- Атагыз янына кайтармаска идегезмени? - диде ул хәлсез тавыш белән.
- Кешесез өйдән озатмыйк дигән идек. Җирләвен аның янында.
Ерак ара түгел, машина белән сәгать ярымлык юл, кабер дә казылган иде, - диде Айдар.
Гөлчирә бүлмәдән бөтенесен куып чыгарып, куе сөтле чәй алып килде. Мәет чыгасы өй булгач, ризык пешерергә өлгермәгән иделәр, күршесе тиз генә гөбәдия белән чәкчәк алып керде. Карчык кыстатып тормады. Чеметем-чеметеп кенә гөбәдияне авызына кабып сөтле чәйне эчте.
- Аллага шөкер! – диде кызы. – Кабаттан терелдең бит! Болай булгач, әле үз аякларың белән дә йөгереп йөриячәксең!
Өйдәгеләр дә җиңел суладылар.
Каян ишеткәннәрдер, телефоннан авылда аларның кайтуын көткән Зөбәһдә шалтыратты.
- Гайниямалтәй үлде бит. “Әниегез чынлап та терелдеме”, - дип сорыйлар. Терелүе чын булса... каберне буш тоту ярамас...
- Менә бит, язмаган булса үзеңә атап казылган кабереңнән дә колак кагасың...
Карчыкның бу сүзләреннән бөтенесе көлеп җибәрде. Әле генә һәркайсы нәрсәгәдер үкенеп, ни өчендер гафу үтенеп торган караңгы йөзләр ачылып китте. Күңелләр күтәрелде. Көзгеләрдән җәймәләр тартып алынды, өстәлгә азык-төлек тә куелды. Ир-атлар киеренкелекне үз ысуллары белән тарату җаен да таптылар һәм кайсы кая таралыштылар да.
Сәбәпле-сәбәпсез эш ташлап йөри торган кешеләр түгел шул аның балалары.
Ашагач карчыкның йөзе алланып, күңеле ачылып, йөзе яктырып китте.
- Гомерең бетмәсә кабыкка салгач та бетми икән, - диде ул тагын кыенсынып.
- Берәүнең дә гомерен яшәмисең. Яшә дә яшә генә, - диде кызы. - Менә яңа киленеңне дә күрдең, рәхмәт , бик кадерләде. Хәзер үзебез белән алып китәбез сине.
- Үз өемә генә кайтсак... – диде ул. – Кияү дә 50 дән үк пенсиягә чыкты дисең, үзеңнең дә юньле-башлы эшең юк... Тегүчегә кайда да эш бетми... Елап торган балаларың да юк...
- И, әни... Теш сызласа да шәһәргә чабарга кирәк бит анда. Бәдрәфе тышта, юынырга ванна да юк.
- Мунча керәсем килгән иде... Парлап чабынасы...
- Синең өчен дип ваннада мунча ясадык... Пары да бар, чабынам дисәң ләүкәсе дә...
- Барыбер утын ягылган мич җылысы түгел анда.
- Авылына да кайтырбыз әни. Кайтырбыз! Башта аякка бастырабыз әле үзеңне. Бастырабыз!
- Шулай дисеңме?
- Шулай дим! Әни, сөтле чәеңнән дә, итле ризыгыңнан да өзмәбез. Кайт кына! Өй өчен дә кайгырма. Балалары кайтса, Зөбәйдә яшәсен. Кешесез йортка җеннәр ияләшә, диләр бит. Беразга гына түз, әни! Аякларың ныгыгач кайтабыз авылга. Күр дә тор!
Без үзебез дә җүләрләнеп йөрүебезне ташладык! Элеккечә яшибез, элеккечә ашыйбыз хәзер!
Аллаһы Тәгалә догаларын кабул ииткән икән!
- Рашат та пенсиягә чыктым дигән иде... Кайтып яшәргә дә нияте бар шикелле...
- Беләм мин аның нәрсә уйлаганын! Бу яшькә җиткәч нинди аеры-чоры яшәү ул? Артын басып кына торсын! “Мин-мин”, - дип күпме йөрергә була? Бер чыгып кына китсен, кабат кайтып керә алмячак бит. Китүе генә җиңел. Әнине карар идем, имеш! Карый пычагым! Фатир хәтле фатирга хәтле алып биргән хатынының әтисе белән әнисенә үз өендә урын таба алмаганны. Яшәгән булырлар иде әле. Шул кирәк аңа! Катырак торсын хатыны. Ул гаебен гомер буена да юа алмас инде ул.Шулай да аның хатыны каты күңелле түгел. Чын күңеленнән тәүбәгә килсә, гафу да итәр. Аннан соң нишләп әле аңа йорт бирик? Аның өлеше кермәде бит аңа! Киленне иске йортка төшерәсе килмичә, Фәрит тырышты бит яңасын салырга! Колхоз яңа өйләнешүчеләр өчен йорт салмаган булса, алар яшисе иде анда.
- И, бу бала-чагаларны! Баласыз кешенең бер кайгысы юк. Бер борчуы бетте дисең, икенчесен табып кына торалар.
- Син аларны уйлама, әни. Итәктән төшкәннәр инде. Рәхәт тормышка чыдамыйлар, борчуны үзләре уйлап чыгара. Башкалар алай гына кыланмый әле. Без дә нәрсә кыланып сине борчуга салдык бит.
- Кешедә минем ни эшем бар? Үзебезнеке җитеп ашкан.
Киткәнче авылга алып кайтыгыз әле. Бер кич булса да, гомер иткән өемдә кунасым килә...
- Син нәрсә әни? Шушы хәлеңдә сине юлда дөбер-шатыр китерергәме? Кайтырбыз әле анда, кайтыр көннәребез алда. Багучы сиңа туксанга хәтле яшисең дигән иде бит. Хәтерлисеңме?
Әйткән иде шул. Ырым-шырымга ышанып җитмәсә дә, кызы юри генә юлда очраган чегән хатыныннан кәрт ачтырмакчы иде. Ә тегесе кәртләргә орынмады да. Учын әйләндереп карады да:
- 90 га да җитәсең, узып та китәсең, - дигән иде.
Ул чагында аңа бик күп тоелган иде..
- Ул хәтле кирәкми миңа. Булган гомеремне рәхәт яшисем генә килә, - дигән иде ул.
- Гомер озынлыгы синнән тормый ул.
Чегән хатыны акча да алмаган иде. Бушка шул хәтле гомер вәгъдә иткәнгә аптыраган да иде . Әллә ул бөтенләй дә чегән хатыны булмады микән?
.
***
Ә Сәйдә карчыкка дип казылган кабер шактый иясез торды әле. Бозавы гына үлгән, бозавы дигән сүзне ишетмичә, кемдер әбинең үзе үлгән дип хәбәр тараткан иде.
Кызы әнисенә бөтенесен дә әйтеп бетерми иде әле. Рашат атна буена өйгә кунарга да кайтмый йөргән, кайда кунганын да белмәгәннәр, эшкә дә чыкмаган. Баштарак иреннән ансат кына котылуына сөенгән хатыны бераздан уйга калган. Ите-бәрәңгесе, яшелчәсе белән генә түгел, акча белән дә ярдәм итеп торучы әти-әнисе дә юк, инде иреннән дә колак каккач, ул ничек яшәр?Аныкы кебек акчасын да тапкан, кырысрак булса да, йорт-җанлы да, бала җанлы да ирне кулыңнан бер көтү хатын тартып алырга торган заманда ансат кына бүтәнгә бирәләрмени? Үзе генә булса бер хәл, балаларга да ярдәм итәсе бар бит. Аннан соң бөтен гаепне Рашатка сылтау да дөрес булмас. Киявенә иркенләп суларга да ирек булмады бит әтисе! Булдыксыз, ялкау, әрәм тамак – берсе дә калмады. Каршы бер сүз әйтмәде, түзде, һәрчак уенга борырга тырышты. Аеклыгына хәтле ярамады.
- Кияү белән рәхәтләнеп бер акбашның да төбенә төшеп булмагач, нинди кияү син, - дип өстәлгә дә сукты. Ә инде: - Мин әле сезнең дә дөньягызны көтәм, кулыңнан бер эш килмәгәч, ни пычагыма өйләндең, - дип күкрәк кагып мактанулары...
Әтисенең кызып киткәндәге кыланышлары аның үзенең дә ачуын китерә иде шул. Әйткәч, ачуланышып та китәләр кайчакта. Ярый әнисе сабыр, картын тыеп тора. Андый чакта әнисе әтисен көйләсә, ул Рашатны тынычландырырга тырыша иде.
Аларның үлемендә Рашатны гаепләп үзен акларга тырышуы гына түгелме? Монда бит әтисе үзе дә гаепле! Бала-чага түгел бит, үпкәләп кайтып китәргә! Рашат та боксер грушасы түгел, гел бәргәләп торырга.
Рашат та үзен берничек тә аклый алмады.
Гаеп атта да, тәртәдә дә бар. Өлкәннәргә юл куярга кирәк булса, яшьләргә дә баш игән кебек булып тыңларга кирәк. Тик узган эшкә салават. Үткәнне кире кайтарып булмый. Үзең эшләгән этлекнең кайтавазы шундый тиз килер дип уйлау түгел, башка да килмәгән .
Кирәк бит, ул чакларда бөтен ил белән кризис - хезмәт хакын да айлар буена бирми интектерделәр. Әбисе белән бабасының ай саен вакытында бирелеп килгән пенсиясе бик ярап торган иде ул чагында. Хәерче тәкәббер дип дөрес әйтәләр. Хатынын да аңларга була. Бер-береңә баш бирмәү аркасында килеп чыккан фаҗигада аның да гаебе бар... Менә хәзер үч алып күңеленә җиңеллек килсә икән...
Ичмасам, әрләсен , талашсын иде. Берничә көн үпкәләшеп авыз турсайтып йөрер идең дә, уртак түшәктә мәхәббәт яңартыр идең. Элек юктан гына андый үпкәләшүләр еш була иде. Әллә бер генә эздән барган тормышны үзгәртеп җибәрер, икенче төрле әйткәндә аш төрләндерер өчен үпкәләшәләр иде микән? Ә инде үзара килешүне аңлаткан уртак ятакта– яңа өйләнешкән чактагы зөфаф кичәсеннән дә татлырак тоелган мәхәббәт яңартулар кая китте соң?
Өйдә тып-тыныч. Дөрес, ашарга пешкән. Өй җыелган. Балалар да сау-сәламәт, тыңлаучан балалар. Тик хисләр кайнарлыгы әллә кая киткән. Кайтсаң – сөенүче, китсәң көенүче юк. Хатын өчен син әллә бар, әллә юк...
Айдарга нәрсә аңа? Өч улым бар дип тормады, китте дә барды. Аңа җиңелрәктер шул. Балалары барыбер әти дип өзелеп торалар. Ә ул китеп кенә берәр нәрсә үзгәрер микән? Әйтәләр бит, беренче никах Алладан, икенче никах - шайтаннан дип. Дөрес, Айдарның бу хатыны түгел, беренчесе шайтаннан булды инде әллә? Ул да Рашат кебек арттырыбрак җибәрде бугай... Гаебеңне берничек тә юа алмыйсың шул.
Әллә аларга аерым яшәп карарга кирәк микән? Хәер, болай да аерым бит инде . Элегрәк бер йортта яшәп, бер табактан ашау бергәлекне аңлатмаска мөмкин дисәләр, ышанмаган булыр иде.
Кайбер ирләр кебек четерекле хәлләр килеп чыкканда шешәгә үрелә торган гадәте юк иде аның. Иртән китеп, кич эштән арып-талчыгып кайтканда түзәргә була иде әле. Тик заводта заказлар кимеп, эшчеләрне түләүсез ялга чыгара башладылар. Пенсиягә чыккач та эшләргә нияте булган Рашат та шул исемлеккә эләккән иде.
- Синең ай саен килеп торган пенсияң бар хәзер, безгә нишләргә, - дип борчылдылар яшьрәкләр.
- Шул яшьтән эшләмичә йөреп буламыни? - диде зарарлы производствода эшләп иртә пенсиягә чыккан Рашат.
Эштән ялга чыгарулары әйбәт тә булды әле аның өчен. Ул икенче көнне үк хатынының авылына юл тотты. Авыл эченә кермәде, зират янына гына тукталды. Элек кунак булырга яраткан йорт янына барырга йөрәге җитмәде аның. Анда барса карт белән карчык күзенә күренеп: “Безне син үтердең! Син үтердең!” - диярләр кебек иде.
Менә ул зират, адәмнәрнең мәңгелек йорты. Беренче караганда гына тормыш тукталып калган кебек тоела - тормыш монда да дәвам итә. Сугыш ветераны булгач, кайнатасына военкоматтан таш куйганнарын белә иде .
Рашат зират эченә кереп, үзенә кирәк каберне эзли башлады. Монда гына кебек иде, кабер хәтле кабер юкка чыкмас бит. Ул як-ягына каранды. “Зират та бер урында тормый шул”, - дип уйлады ул яңа каберләрне күреп. Искесен сүтеп, яңа койма белән дә әйләндереп алганнар. “Үлгәч күмәләр дә бетте”, - дип уйлаган Рашат үзенә яңа хакыйкатьне ачкандай булды. Бетми, тын гына берәүгә дә комачау итмичә дәвам итә түгелме соң? Алаймы икән? Шәһәрләр авылга килеп терәлгәч, яңа йортлар, яңа корылмаларга урын төзергә комачаулык иткән зиратларны урап китмиләр бит! Күпме яңа йортлар, күпме җәмәгать биналары зиратлар өстендә! Экскаватор белән казыганда, аңа да күпме кеше сөякләрен тартып чыгарырга туры килгән иде. Ул сөякләрне бер урынга өйделәр. Аннан соң алар юкка чыкты. Кая алып киткәнлекләрен уйламады. Аның өчен тизрәк эшен бетергәч , тизрәк өенә кайтып яңа гына тәпи йөри башлаган кызын сөюе әһәмиятлерәк иде. Үлгәч кайда ятсаң да барыбер түгелмени? Ташландык, караучысыз зиратлар азмыни җир йөзендә? Әнә бит, Чаллы, Түбән Кама кебек гигант төзелешләр дә күпме авылларның халкын үзенә тартып алды, дөресрәге йотты. Зиратларына хәтле басып алды...
Бу авылның зираты да , үзе дә исән әле. Зур төзелешләр якын түгел, әмма элекке кебек зур авыл да түгел инде. Ә менә зираты зур. Чөнки әллә кайларда гомер иткән картлар да үзләрен туган авылларында җирләүләрен телиләр... Шәһәр зиратларына ышаныч юк хәзер – анда да кеше өстенә кеше генә түгел. кабер өстендә кабер... Җир исәннәргә генә түгел, әрвахларга да җитми башлады. “Юкка чыккан кешеләрне дә табасыгыз килсә, яңа күмелгән каберләрдән эзләргә дә кирәк, - дигән иде бер дусты. - Әрвахларны зиратларыннан да кысрыклыйлар хәзер. Шуңа күрә төшемле булса да мин анда эшли алмадым. Анда теләсә кем эшли алмый”.
Әйе... Авыл зиратында үзеңә кирәкле каберне таба алмыйча адашып йөр инде... Ике кеше янәшә күмелгән андый каберне башкалар белән бутап та булмый шикелле иде.
Ул шулай үзенә кирәк каберне ничек табарга икән дип уйланып әле бер, әле икенче тарафка атлады.
- Кемне югалттың улым?
Рашат тавыш килгән якка карады. Зираттагы агачлар арасыннан бер карт чыгып килә иде.
- Кемне югалттың, улым? - дип кабат сорады карт. - Әллә үзеңә урын карап йөрисеңме? Хәзер әллә кайлардан кайтып урын алып китәләр... Кешечә яшибез, дип, шәһәргә чыгып китәләр дә, тынычлап ятарга барыбер монда кайталар...
Ул Рашатны яңа зиратларда ятучылар турында сөйли-сөйли эчкәрәк алып китте. Аларның берсе белән дә таныш түгел иде, каян белсен ул аларны? Хатынының авылындагыларны түгел, үз авылында кемнәр яшәвен дә юньләп белми бит ул хәзер... Армиягә китте дә, шул китүдән кайтмады. Дөресрәге, ара-тирә кайткаладылар анысы. Баштарак бәрәңге утыртырга , алышырга кайттылар. Мал суйган чакта ит алып китәргә... Анда да күтәреп алып киткәнне түгел, ә кайтып эшләгәнне сүз иттеләр. Картларның үзләре өчен түгел, балалар өчен яшелчә үстергәннәрен дә, мал асраганнарын да аңламадылар... Ничек инде бармакка бармак та сукмыйча әзергә бәзер генә булып йөргән яшьләрне сүкмисең? Каеш белән кыйныйсы калган...
Аның уйларын карт бүлде.
- Менә син эзләгән адрес...
Шактый эчкә керелгән икән. Элек читтә генә иде. Шул хәтле гомер үткән дә, шул хәтле кеше яшәү рәвешен үзгәрткән микәнмени?
Аның бит монда картларны күмгәннән бирле бер тапкыр да булганы юк иде. Картка да шул хәтле үпкәле иде, хәтта зиратына да килергә теләмәде. Дөрес, җирләргә килмичә кала алмады, ни дисәң дә кияве кайтмады дигән ояты да бар бит әле. Оятыннан битәр кеше сүзеннән курыкты. Бабасы өчен түгел, үзе өчен... Соңыннан хатыны да йортны сатар өчен генә кайтты да туган якка бүтән кайтам дип теңкәсенә тимәде.
- Әти-әнинең башына җиткән йортны күрәсем дә килми, иясез торса җеннәр ияләшә, - дигән иде. Зиратны карарга берәрсенә кушкан булгандыр...
Ул каберне чүп үләннәре басып, ташландык хәлдәдер дип уйлаган иде. Коймасы буялган, матур итеп идәненә ап-ак плитка ябылган һәм утырырга тәбәнәк урындыгына хәтле бар. Кайбер каберләрнеке кебек биек койма да түгел, атлап кына керәсе. Җыйнак кына кабер ташына икесенең дә исемнәре, туган-үскән еллары язылган...
Коймасы да яңа гына буялган шикелле.
Димәк, яңа гына кемдер булган. Кем?
Ул янәшәдәге каберләрнең чардуганнарына да карады. Алар да буяулы, алар да караулы...
- Зиратның үз фонды бар. Теләгән кеше ел саен мөмкинлегеннән чыгып акча күчерә. Бөтен кеше дә кайтып йөри алмый бит, кайтыр урыны булмаганнар да күп . Менә сез дә ата-анагызны онытмыйсыз, кайта алмасагыз да хәлдән килгәнчә ярдәм итәсез.
Рәхмәт төшкере Рәфилә... Үз гомерендә беренче тапкыр ул үзенә әйтмичә кылган гамәле өчен сөенеп куйды. Әллә шулай акыл күрә башлавы инде?..
- Яшәгән йортлары да үзләреннән соң озак тормады шул... Көпә-көндез янып көл булды... Янгын сүндерүчеләре дә тиз килеп җиткән иде җитүен... Кем буласың соң син улым?
- Кияве мин. Кияве идем....
- Шулайдыр дип уйлаган идем... Сине бик ярата иде ул. Кияү үземә ошаган, эшләсә батырып эшли, әйтсә җелегеңә үтәрлек итеп әйтә, ди торган иде. Сезнең өчен җанын өзеп бирергә риза иде. Үләсе көнне без аның белән бер шешәнең төбенә төшә яздык. “Характерым әшәке, ачу килгәндә телем дә кирәкмәгәнне сөйли, күзем дә кирәкмәгәнне күрә, барып гафу үтенәм әле, -дигән иде. - Үзем дә инде шуның аркасында барган саен тормышларын болгатып кына кайтам. Акылга өйрәтәм янәсе. Үземнең акылым чыгып баруы башыма килмәгән”, - дигән иде ул. Шул кияве үземе инде син?
- Аның бүтән кызы да бармы әллә?
- Бер дә ишеткәнем булмады. Сугыштан соң ирләр алтын бәясенә йөри иде. Кем белгән ... Шул кияве инде алайса син...
- Шул инде...
- Шул төндә мине чакырды . Хатынының сулуы өзелгән иде. Аңардан каласы килмичә торбаны каплаган ул.
- Нигә бу турыда элегрәк әйтмәдең абзый?
- Нигә үзең элегрәк кайтмадың?
Бу сорауга акланып җавап биреп булмый иде. Ул берара башын иеп дәшмичә торды. Хатыны белгән моны, тик әйтүне кирәк тапмаган. Үткәнне кайтарып булса иде...
Аннары башын күтәреп:
- Кешеләре белән янмагандыр бит йорт ? - дип сорады.
- Аллага шөкер, берәүгә дә зыян булмады. Ярый әле йорт иминиятләштерелгән иде. Аның акчасына яңа йорт салынды. Нәрсәдән янганын да белмәдек...Электр чыбыгыннандыр да диделәр. Кем белгән аны. Янгын сүндерү машиналары килеп җиткәнче дөрләп янып та бетте. Ярый әле җилсез көн иде. Бөтен урамы белән яна идек.
Зираттан чыкккач, ул чардуган буярга дип алган буяуның бер банкасын бирде. Китәргә машинасына утыргач, карт:
- Кайткалап йөрегез улым, - диде. – Иясез йортка җен ияләшкән кебек, иясез каберләргә дә җен ияләшүе бар. Әле монда яңарак кына шәһәр зиратында кабер казучы Сәлмәнне алып кайтып күмделәр. Васыяте шундый булган. Анда бит ияле каберләрне дә төн эчендә казып, мәет астына икенче, өченче кат итеп тә күмәләр ди бит. Күпме шулай юкка чыга кеше, эзләрен дә таба алмыйлар... Үлгәч тә тик яткырмыйлар адәм баласын...
- Сөйлиләр инде...
- Монда килүләре дә бар. Әнә бит олы юл безнең авыл яныннан үтә... Шундый берсен эләктерделәр әле... Ә ул хатынын кыйнап башына җиткән дә яңа күмелгән каберне ачып, мәет өстенә мәет күмгән. Үзе хатынының югалуы турында розыска биргән... Кайтып йөрегез сез...
- Безнең монда беркемебез дә юк инде...
- Мин бар...
- Кем дип сорармын соң кайта калсам?
Ул моны кайтасы килгәннән дә түгел, җавап урынына гына сораган иде.
- Гали абзаң булырмын. Сезнең йортның яңа хуҗасы мин ...Бер килгәч, күреп тә китмисеңме? Тамак та ялгарсың...
- Рәхмәт, Гали абзый. Минем тагын барасы җирем бар. Насыйп булса... килермен. Кайтырбыз...
Авылга кереп тормады. Үзенә төртеп : “Аларның үлемендә син генә гаепле! Син генә!”- диярләр кебек тоелды. Кайчандыр бик якын булган бу авыл, бу йорт аны тагын бер кат каһәрләп калыр шикелле тоелды...
Аннан соң ул туган авылына юл тотты. Һәрхәлдә авылдашлары алдында аның йөзе ак. Еш булмаса да кайткалап йөрделәр. Әти-әниләренә күз –колак булырга Фәрит бар иде, анан соң аның хатыны Зөбәйдә дә аларны үзенеке кебек итте. Рашат хатыны ягына ешрак кайтып йөрде, бәрәңгесен алырга да, утыртырга да, кышка кергәч мал суярга да , бер уңайдан төяп китәргә дә . Авыл кешеләре белән аралашырга вакытлары, да җайлары да юк иде. Хатыны аңа белгертмичә кайчан кайтты икән? Эшкә китәм, дип, көнендә барып, көнендә кайтып килсә генә... Хәер, бу хатын-кызны һич аңламассың...
Аллага шөкер, үз әтисенең кабере дә караулы. Ялгыз җиңгәсе: “Чүп үстермәдем, карап-чистартып торам, - диде бит. - Чәчәк орлыклары да сибеп караган идем, нишләптер мантып китә алмыйлар әле”, - дигән иде. Кирәк чагында яңгыры явып, сугарып тормагач, иркә гөлләр зиратны үз итмидер шул... Авылда әнисе булмагач, кайтасы да килеп тормый инде... Әти-әниләр исән чакта гына авыл тартып тора...
Ул килеп җиткәндә баеп барган кояшның җир өстенә сибелгән соңгы нурлары зират ягындагы агачлык артына күмелеп бара иде инде. Кайчандыр ияле булып та, караучысыз калган каберләр өстендә үскән агачлар үзара нидер сөйләшәләр кебек. Зират үзәгендәге агачлар тирә-якта үскәннәреннән биегрәк булып читкә чыккан саен тәбәнәкләнә баралар, гүя табигатьнең нирндидер серле законнары аларны Мисыр пирамидаларына охшатырга тели сыман. “Кара әле, - дип уйлады ул, - пирамида күрер өчен бер дә ком чүлләренә барырга түгел, зиратларга гына килергә кирәк икән... “
Хәтеренә бала чагында әбисенә ияреп зиратка килгәч, сөйләшкәне килеп төште.
- Әбием, зиратка агачларны нигә утырталар ? - дип сораган иде ул бервакыт. – Анда кешеләр ята дисең бит, аларга кыендыр..,
- Алар агачка әверелгән әрвахлар үзләре бит инде... Үзләреннән -үзләре шулай каберләреннән агачка әвереләләр алар...
- Берәү дә утыртмыймыни?
- Юк, улым. Туганнары килеп карап торганда әрвахлар тыныч кына яталар, чөнки исәннәрнең хәлен алар аша белеп торалар бит. Әгәр дә яннарына килүчеләр булмаса, агач булып үсә башлыйлар...
- Нишләп килми башлыйлар соң алар?
- Төрле хәлләр була. Адәм баласын язмышы әллә кайларга алып китә... Шул ерактагы туганнарын күрмәбезме, дип, әнә шулай биек булып үсәләр алар...
Кичкырын зиратка керергә яхшысынмады. Машинасын туктатып берара зират ягына карап торды. Монда да шул хәл микәнни, биек койма белән әйләндереп алганнар һәм капкасына зур йозак куйганнар. Кай арада өлгергәннәр диген. Узган ел коймасы тәбәнәк тә , иске дә иде әле...
- Әллә монда да зиратны зурайтканнар инде, - дип уйлады ул. - Койманың тышкы ягында иясез кабер бар иде, аның өстендә каен агачы сыкрагандай үсеп утыра иде. Иясе табылып, эчкә күчерделәр микән әллә? Анда кемнең күмелгәнен күпме белергә тырыштылар, тик ул кабер әбиләре бала чагында ук булган... Коймасы да юк каберне мал таптап исраф итмәсен өчен бер миһербанлысы рәшәткә белән әйләндереп алган. Ә каен агачын үзе үсеп чыккан, диләр иде.
Зират читендә сирень агачлары үсеп , язларын чәчәккә күмелә иде. Ә җәйләрен анда җиләк күп була, дип әйтәләр иде. Тик җиләккә ерактагы болынга йөрсәләр йөрделәр, зират эчендәгесен җыймадылар.Зират җиләгән капкан кеше миһербансызлана, дигән ышаныч хәзер дә бетмәгәндер...
Соңгы вакытта кайчандыр китеп, читтә яшәүчеләр зиратка гына түгел, авылда яшәргә дә кайта башлаганнар иде. Буш ихаталарга ямь керде, кайсы иске йортны сипли, кайсы яңасын салып маташа. Авыл бетә, дип юкка курыкканнар, бетми авыл, әкренләп зурая. Дөрес, элекке кебек һәр ихатада кимендә биш-алты бала түгел инде, балаларны азрак табалар. Авыл кешесен ана капиталы белән дә, күп балалы гаиләләргә җир бирү белән дә алдый алмыйсың, өч-дүрт баланы барыбер таба ул. Дөрес, ана капиталы акчасы яшьләргә башка чыгып үз йортларын булдырырга бик әйбәт булып куйды. Әнә бит баштарак гаилә ишәйгәч бергә яшәрбез дип икешәр катлы итеп йорт салучылар да булды. Тик яшьләр үсә торды, белем алырга дип китә торды һәм эшкә урнашып кала тордылар. Әби белән бабайның зур йортта бер-берсен таба алмыйча адашып йөргән очраклар да бар, диләр... Ул зур йортка кеше яшәмәгәнгә карап түләү ким килми бит. Парлы булсаң, береңнең пенсиясе өйне җылытырга, яктыртырга китә дә бетә. Ә берүзең булсаң? Эшкә килгән кызларны фатирга кертеп бераз акча эшләр өчен каян кеше табасың? Шәһәрдә генә ул фатирга кеше кертеп акча ягын җайлап була...
Ярый әле аларның йорты катлы-катлы, бүлмә-бүлмә түгел. Әнисе кухня белән зал арасын такта белән дә бүлдермәде. Ике арада чәчәкле чаршаудан башка берни юк. Ул да матурлык өчен генә эленеп тора. Стенаны каплап түшәмгә хәтле җиткән шкафлар да юк. Савыт-саба шкафы кухня ягында, ә ишеккә табарак кием шкафы, түрдә чуклы ашъяулык җәелгән зур өстәл, өстәлгә каршы стенага терәлеп киң диван-карават, бер- ике кәнәфи, берничә урындык, кухня өлешендә сәкенең түр башына юрган-мендәр өөп куелган һәм чәчәкле япма белән ябылган... Алар өйгә берәрсе кайткач кына кузгала. Шунда ук тагын бер өстәл, үзләре генә чакта әби белән бабай шунда гына ашый-эчә торган иделәр. Ә зал өлешендәге өстәл өйдә кеше җыелганда уртага чыгып, зурайтыла.
Диванның аяк очында тагын бер карават бар. Әтисе диванда булса, әнисе аяк очындагы шул караватта йоклый иде. “Нигә әтинең аяк очында йоклыйсың”, - дигәч: “Төнлә еш кысталам, йомышымны йомышларга йөрер өчен уңайлырак”, - дип җавап биргән иде...
Ата-аналарына кайтканда да, киткәндә дә артык мәшәкать, артык борчу тудырып йөрмәделәр берсе дә. “Кайтсалар кунак, китсәләр ерак”, - дигәндәй, “балалар кайтты, - дип каршы алдылар, - үз көннәрен үзләре күрә”, - дип сөенеп озаттылар. Әниләре өйдә әзерләргә ризык булуына сөенә-сөенә, кайчан кайтсалар да, бар сыен өстәлгә тезде.
Әти-әниләренә нинди күчтәнәчләр алып кайталар иде соң? Печенье, кәнфит, перәннек , ысланган казылык... Аның да теләсә ниндиен түгел, сыер итеннән булсын. Тешебез юк, дип тә тормыйлар, авызда әвәләргә яраталар иде. Хәер, тешләре бөтенләй үк юк та түгел үзе, салынмалы, киелмәле. Елмайганда ап-ак булып үз тешләре кебек йөзләренә ямь биреп торалар иде. Күчтәнәчне үзләре үк ашап бетерәләр , төяп тә китәләр.
Әйе, бар иде әти-әнисе мәңге яшәр кебек чаклар. Үзе дә бер дә картаймас кебек иде. Карт кешенең юктан гына күңеле нечкәрүе исенә төште. Әллә ул да картая инде?
Уйлый торгач үзләренең өенә дә килеп җиткән икән. Әтисе койманың иске буявын наждак кәгазе белән чистартып, ел саен буята торган иде. Хәзер кояшта кибеп, уңып буй -буй булып ярылганнар. Ишегалдында элекке җанлылык юк. Алар кайтасын ишетеп этләре әллә кайдан өреп тавыш бирә, килеп җиткәч, аяк астында уралып сөнечен белдерә иде. Нишләптер этне кая куйганнары белән кызыксынмаган. Ялгыз өй саклап ятмас бит инде. Бала-чаганы бик үз итә иде, бәлки берәрсе алгандыр.
Ишегалды шул ук та, түгел дә. Шул ук дисәң, койма буйларында кычыткан котырып үсмәс иде. Әнисе кычытканны җыеп, турап, ризыкка туглап кош-кортка ашата иде.
Ул ишекне ачмакчы булып тартып карады, тик ишек ачылмады
Элек ачкычны билгеле бер урынга гына куялар иде.
Ишегалдында мал йөрмәгәч, бәбкә үләне үскән. Элекке гадәте белән үзләре ишекне бикләп берәр җиргә киткән чагында ачкыч куела торган урынны капшады. Буш иде... Юк икәнен белде, нигәдер өметләнде. Ишекне тартып та, шакып та карады. Ачылмады. Бары тик шыгырдап ыңгырашып кына җавап кайтарды.
Үзең үскән йортка керер өчен ишеген ватарга туры килер микәнни?
Ул нишләргә белмичә, болдырга утырды. Кесәләрен капшады. Тәмәке тарта торган гадәте юк иде, эче пошканда кечкенә генә дисбесен учында сикертә-сикерткә тарткалап ала иде. Дингә артык кереп киткәне булмаса да, бу гарәбә дисбене 33 төймә генә итеп, үзенең муенсасын кыскартканда, хатынының әнисе ясап биргән иде. Ул чакта игътибарсыз гына кесәсенә салып куйды. Менә бит. кирәге чыккалый.
Ул машинасын кабызып Зөбәйдәләргә таба кузгалды.
Алар янына килеп җиткәч, рульгә басып тавыш бирде. Чыгучы булмады. Аннан соң нишләрә белми аптырап як-ягына каранды.
Югары очтан Зөбәйдә кайтып килә иде.
- Бәрәч! - диде ул. – Кемне күрәм! Нишләп үзең генә?
- Парлашып йөрер чак түгел... Кайткан идем әле...
- Кайтмыйча ....Адашкан мал да йөри -йөри дә бер кайта. Күптәннән ятим булып тора ихатагыз... Әйдә, кайткансың икән, кер.
- Өйнең ачкычы кирәк иде...
- Өенә дә керерсең. Бездә кайткан кешене капка төбеннән җибәрү юк. Ризыгым әзер... Мактап йөрисең, дияр идем...
Җиңгәсенең төртмә сүзләрен тыңлый-тыңлый аның артыннан керде.
- Абыегыз мине кызгана белмәде, япь-яшь көемә ике бала белән калдырды да китеп барды. Яши белсә ни була иде инде? Ирсез кешенең капкасын җил дә икенче төрле итеп кага... Ә дөньяны көтәргә кирәк... Үлгән артыннан үлеп булмый.
- Иртә китте шул...
Җиңгәсе шулай зарлана-зарлана табын әзерләде.
– Балалар да үстеләр дә киттеләр менә. Бик көтеп торалар ди аларны читтә... Үз яныңда да тотып булмый. Тотып та булмый, борчуларыннан котылып та булмый... Бер ялгызыма дөньяны тартуы авыр…
- Ялгызыңа күп кирәкмени?
- Ялгыз калгач, күбрәк кирәк икән шул. Ихатаны гел сипләп торырга кирәк. Тегесен кагасы, бусын төзәтәсе... Барысына да күршегә йөгерәсе... Ир-ат кына эшли торган эшләр күп ... Акчасын да тотып керәсең, ә аның хатыны кертми. Ирсез хатынның итәге селкенеп китсә дә исе чыга... Бар чагында гына кадерен белмисең икән ...
Көне буе тәгам капмагач Рашат тәмам ачыккан икән. Ул өендәге кебек яңа гына пешкән ризык булсын дип иркәләнеп тормады, җиңгәсенең суыткычтан алып җылыткан ризыкларын тиз генә юк итте. Элек Зөбәйдәнең аш-суга осталыгы әлләни түгел иде. Дөнья барысына да өйрәтә. Каян белгән диген, аның яраткан балан пирогы да бар суыткычта.
- Берүзем булгач көн саен пешереп азапланмыйм. Суыткычка куям да берничә көн җылытып ашыйм. Аның каравы пешергән көнне шактый маташырга туры килә... Аша, аша. Бүген генә пешкән.
Ришат ашап туйгач өйгә күз йөртте. Берни дә үзгәрмәгән, барысы да элеккечә шикелле. Шул ук вакытта өй чыннан да ирләр кулы сорый. Идәннең бер башы аска таба иңеп, авыш булып тора. Димәк, өйнең нигезе бер якка утырган. Авылда яшьләр төпләнеп калсын өчен яшь гаиләләргә колхоз салдырган йорт иске түгел дә үзе... Дөрес әйтә җиңгәсе, ихатага ирләр кулы җитми. Ярый ла ул шәһәр фатирында яши. Төс тә ташламаган , бәби табып үстерерлеге бар әле. Кайчандыр үзенең яратып йөргәне дә исенә төште. Абыйсы алданрак өлгерде...
- Җиңги, - диде ул. – Нигә син кияүгә чыкмыйсың?
Җиңгисе аңа аптырап карады.
- Кемгә мәсәлән? Әллә димләмәкче буласыңмы?
- Димләмәкче дип... Сиңа кызыгучылар димләмәсәң дә күптер...
- Юк инде, кайнем. Юньлеләре буш түгел, юньсезе миңа кирәкми.
- Хатын-кыздан да күп нәрсә тора. Тота белсәң арыслан да ишәк кебек була.
- Аның өчен хатын түгел, әни урынында булырга кирәк. Ә бер акылга кермәгән ирне әнисе дә игә китереп бетерә алмый. Дөресен әйткәндә, абыеңнан башка мин беркемне дә кочагыма кертә алмыйм.
Беренче никах - Алладан, икенчесе шайтаннан. Башка ирне өйгә кертеп, аның аерылган хатынындагы балаларын үстерешәсем килми. Минем үз балаларым бар.
- Кызык син җиңги. Баласызлары да, өйләнмәгәннәре дә күп. Йорт-җиреңне карарга булышыр иде.
- Ярар, телеңә салынма. Сүз боткасы пешереп утырма. Менә ачкыч. Шуңа килүең бит...
Рашатның бер дә урыныннан кузгаласы килми, ул утырган урыныннан авып йокларга әзер иде.
- Арыгансың, күрәм. Куа дип уйлама. Гайбәтчеләрнең теле озын. Нахак сүз ишетәсем килми.
Рашат ачкычны кулында әвәләп, бер ара уйланып торды. Нишләп абыйсын сайлаган, ярата иде бит ул аны. Аның да тормышы бөтенләй башка булыр иде, үкенү хисләре дә, бүгенге чишеп булмастай тоелган проблемалар да йөрәген тырнап тормас иде. Туган йорт та иясез ятим тормас иде... Абыйсы да бәлки яшләр иде... Бәлки... Бәлки...
Ул бүген күргән-ишеткәннәрдән шулхәтле тетрәнгән иде, ялгыш сүз ычкындырмас өчен ишеккә юнәлде. Зөбәйдә аны озата чыкты.
- Башкасын эшләргә кулымнан килмәсә дә йортны караштырам мин, - диде. – Ястык-мендәрләрне кояшта киптереп, җилләтеп каккан идем ике көн элек кенә. Тузаннарын да сөртеп чыктым... Берәрегез кайтыр кебек тоелган иде. Күңелем алдамаган, - диде.
- Балаларның кайтып булышмыйлармыни?
- Үз көннәрен күрсәләр дә бик җиткән! Кайтып ике бакчага да бәрәңге утыртып китәләр иде китүен... Быел бәрәңгене үз бакчама гына, яртысына гына утырттым.... Киявебез дә бик үзсүзле, шул як тәртипләре белән кызымның теңкәсенә тия... Өйдә генә бала карап , ашарга әзерләп утырырга куша... Үзбәкстанда алай ярагандыр да, бездә алай яшәп буламыни? Әйттек, үзебезнең як кешесенә чык, аларда башка тәртип дип. Тыңламады... Кайтырга җыеналар әле монда...
- Кая кайтмакчылар инде?
- Кая булсын, миңа инде...
- Тынычлыгын бетә икән...
- Ялгыз яшәве дә кыен. Ичмасам өйдә ир-ат булыр... Бар чагында кадерен белмисең аның... И, синең дә чәчең көмешләнгән... Иртә дисәм... Тигез агармый икән, тотам-тотам булып агара... Шулай да була микәнни? И, синең үзеңнен дә сандыгың буш түгел шул...
Зөбәйдә Рашатның чәчләренә кагылды. Рашатка әллә нәрсә булды. Аны бит күптән инде шулай сыйпаучы, җәлләп эндәшүче юк. Әнисенең дә шулай назлаганы хәтерендә калмаган. Бала чагыннан ук кырысрак булды шул, төчеләнеп иркәләнеп утыра белмәде. Үпкәчеллеге бар иде. Үз сүзен итәргә яратты. Шул гадәте белән барысының да теңкәсенә тиде. Уена ни килсә телендә шул булды, әйтәсе сүзен урап түгел, турыдан ярды. Андый кешене кем яратсын да иркәләп торсын инде? Шуңа аңа әре дә , кисәтүе дә күбрәк эләкте... Ә бит аңа күп кирәкми иде, бер ягымлы сүз, якты чырай, кайчагында назлап сыйпаганнары, бераз үсендереп җибәргәннәре җитә иде.
Ул Зәбәйдәнең кулын сыйпады. Аннан соң аның кулын үзенекенә салып гаҗәпләнеп карады һәм ике як битеннән сыпырды. Нәкъ әни куллары…
- Үзеңдә генә калыйм булмаса... – дип пышылдады. – Абый өлгеррәк булды, үзем өйләнә идем...
Зөбәйдә кулын тартып алды.
- Ирсез дигәч тә... Шулай көләргә ярыймыни? Мине кем дип белдең? Ялгыз кешенең капкасы болай да кыңгыраулы аның...
- Гафу ит... Көләргә уемда юклыгын беләсең бит.
- Ачкычны кертергә онытма тулке. Юк-юк та барыбер күз колак булам мин.
- Иртән чәй эчәргә кагылсам...
- Иртәгә хәтле яшисе бар әле.
Үзләренең капка төбенә килеп җиткәндә караңгы төшкән иде инде. Ул ишегалдына кергәнче капка төбендәге эскәмиягә утырды. Һаман да шул килеш тора икән әле. Тик әллә кадаклары муртайган, әллә бүтән сәбәп белән, бер кешене дә күтәрергә авырыксынгандай ыәгырашып алды. Әтисе белән әнисе балаларның үсә төшкәч эшсез кеше кебек капка төбендә утырганнарын яратмаса да, эскәмиянең кирәге чыгып тора иде. Җәйге кичләрдә кызлар күзләгәндә дә, аларны озатып йөргәндә дә шушында тукталыш ясалды...
Капка төбендәге эскәмияләр – ул йортта яшәүчеләрнең визит карточкасы кебек алар...
Күпме яшьләр авыл эскәмияләренә утырып сөйгәннәрен кочкан, айлы кичләрне күзәткән, йолдызлар санаган...
Авыл эскәмияләре бәхетле шул алар. Аларга утырып төрле сукбай, сәрхүш баш төзәтми, төн үткәрми. Мондагы эскәмияләр - гашыйклар өчен.
Аз гына җылы яңгыр сибәләп алгач, һава бөтенләй сафланып калды. Көне буена тузанлы юл һавасы сулаган үпкәләре саф һаваны тутырып сулады.
Озак утырды бугай...
Күрше ишегалдында сак кына аяк тавышлары төнге тынлыкта колак барабанын ярырлык булып ишетелде.
- Кайсыгыз йөри анда?
Хәдичә түти тавышы....
- Бу мин, Хәдичә түти... Рашат...
- Ә-ә.... Синмени әле?
Хәдичә түти аның янына килеп утырды.
- Үстердек-үстердек тә таратып бетердек... Менә ятим каз кебек каңгырып йөрим инде. Эшлим дисәм – кулдан эш төште. Ашыйм дисәң - авызда теш бетте... Яшим дисәң - кызыгы... Йөрим шулай тычкан кыштырдаганга да йокыга китә алмыйча... Син икәнсең...
- Мин, Хәдичәттәй...
- Синекеләр барда бер-беребезнең хәлен белешеп тора идек... Иптәшкә дип инкубатордан чебешләр алган идем... Нәрсәдер ярамады үлделәр... Ишегалдында мал булмагач, чебеннәре дә әллә кая китеп бетте...
- Балалар кайтмыймыни? Элекләрне кайталар иде бугай... Оныкларыгыз җәен шунда үсте бит.
- Әйе... Ул чагында күңелле иде... Хәзер үстеләр шул... Аларга әби йорты кирәк түгел. Аңлыйм инде аларны да... Үз көннәрен үзләре күрергә тырышалар...
- Синең балалар акылсыз булмады Хәдичәттәй.
- Акыллылар да соң... Аларны да аңлыйм мин. Туган җир белән элемтә өзелүенә үзебез дә гаепле. Авылда көн күреп булмый дип шәһәргә җибәрдек... Анда да бик ныклар гына аякка басты. Буыны сыеклар юкка чыкты...
- Әйе... Буыны сыеклар өчен авыл ни дә, шәһәр ни... Андыйлар һәрчак булган. Элек тә, хәзер дә... Тәрбиядән дә тора...
- Берәү дә баласын җүнсез булсын дип үстерми... Үзе нинди генә юлда булса да, баласына яхшылык кына тели...
- Шулай...
- Шәһәр дә майлы калҗа түгел... Шулай булса Зөбәйдәнең кодагыйлары Ташкенттан ук монда кайтырга җыенмаслар иде. Югыйсә элекләрне кайтканда анда оҗмах тормышы, ди торганнар иде.
- Кайталар?
- Әйтмәдемени?
- Юк.
- Шуңа борчылып йөри әле... Вакытында мәңге кайтасыбыз юк, дип, ата-ана йортын сатып киткәннәр иде. “Төкермә коега суын эчәрсең”, - дип юкка әйтмиләр... “Китмәсәгез, йортыгызга да ут төртәбез. Үзегезне дә юк итәбез”, - дип янаганнар...
- Кемнәр инде?
- Кем белгән... Кеше малына хуҗа булырга теләүчеләр кайда да бар.
- Кайткач йорт алырлык акчалары бардыр бит.
- Куылып кайткан кешенең каян булсын? Башлырак кешеләр дөнья болганганчы фатирларын саткан акчага Казанда икешәр фатир алдылар.
- Кайда торырга уйлыйлар инде?
- Кайда булсын, кодагыйларында инде. Урамда кундыра алмый бит инде ул аларны.
- Алай ...
- Вакытлыча гына диләр икән дә... Бер кергән кешедән тиз генә котылырмын димә ...
- Бер дә әйбәт түгел икән...
- Әйтәм бит, безнең халыкны куалар анда. Гел үзбәкләр генә яшәргә тиеш дип.
- Гитлер да башка халыкларны юк иткән иде. Нәрсә килеп чыкты...
- Әйе... Үзләре генә рәхәт яшәр кебек булганнардыр да... Хәзер бездә кая карама үзбәк тә, әзәри... Безнең арттан ук ияреп килгән сыман... Үзебезнекеләргә эш юк...
- Безнекеләргә сразы министр портфеле кирәк. Ә ул бер генә... Килгәннәр сайланып тормый .
- Болганып бетте дөньясы да… Кызларын кияүгә биргәч иркенләп тын алырмын дигәндер Зәбәйдә . Күпкә кайттыңмы?
- Күпкә дип... Үтешли инде...
- Сез барыгыз да үтешли генә керәсез шул...
- Бер өйдә җыелып ятып булмый бит...Үз оябызны корырга кирәк.
- Әйе...
- Барыбыз да авылда калсак , эш каян табып бетерәсең... Әле ярый яңа шәһәрләр калкып чыкты...
- Туган җирегез монда бит!
- Әйе...Туган җир...
Шактый вакыт тын утырдылар. Күктә ничә тапкыр йолдыз атылды.
- Еллар гына тыныч булсын инде... Күктәге йолдызлар да тыныч кына яши белмиләр, кешеләрне әйткән дә юк...Ярар, керим булмаса...
Бүген дә йоклап булмас ахры...
- Тыныч төн, Хәдичәттәй.
Күршесенең сүзендә хаклык бар бит. Йолдызлар да тыныч кына яши алмаганда, алар белән чагыштырганда тузан бөртегеннән дә кечкенә адәм баласына ни кала соң? Җир йөзендә беренче булып яши башлаган Адәм белән Һава да, аның балалары да гонаһка батып беткәнне, ул гына әүлия булып яшәмәс бит! Алар кем дә , ул кем? Гонаһлылар өчен бик уңайлы фәлсәфә бит әле бу, үзеңне акларга менә дигән дәлил... Ул шулай яшәгән дә. Алга таба ничек яшәргә?
Капка төбе, капка төбендәге эскәмия, күрше апасы һәм төнге җиләс һава аны әллә нишләтеп җибәрде. Әйтерсең, ул үзенең балачагына кайтты. Менә нәрсә кирәк булган, менә нәрсә җитмәгән икән аңа! Нишләп ул моны элегрәк аңламаган? Элек тә кайткалый иде бит . Тик ул чагында капка да, өй дә бикле түгел иде, ишегалдында тавыклары да, казы -үрдәге дә йөри, бүтән мал-туарлары да бар, кайтсалар хәзинәдә ни барын төяп китәләр, малны ничек асраулары белән кызыксынып та карамыйлар, алга таба да шулай булыр шикелле иде.
Һәм менә туган йорт.“Мине ятим иттегез”, - дигәндәй моңаеп утыра. Берни дә үзгәрмәгән бит югыйсә, йорт үз урынында, ихатасы да шул килеш. Тәрәзә каршындагы күпъеллык мальва чәчәкләре дә элеккечә үсүләрен дәвам итә. Бакчага бәрәңге утыртып азапланмадык быел, үлән генә чәчтек”, - дигән иде Зөбәйдә. Хәзер бит бәрәңге үстерү артык мәшәкатьле шөгыльгә әйләнде - ул колорадо кондызлары белән көрәшеп күпме көч китә. Ашаган белми, тураган белә дигәндәй, соңгы берничә ел эчендә бәрәңгене дә бакчаның ярты өлешенә генә утырта башлаганнар иде...
Мал-туарга печәнен дә әзерләп азапланасы , алып кайткач ишегалдына чүмәлә итеп өясе калмады, төреп үк китереп бирә башладылар. Акчаң гына булсын. Ә карт белән карчыкка акча нигә ул? Аякка кәлүш, өскә мамыктан сырган бушлат булса, шул җитә. Мал арасында йөргән кешегә шуннан да уңайлы кием юк. Матур киемнәре дә бар иде аларның. Тик алары берәрсенә ашка , я кунакка барганда кияр өчен генә. Өйгә дә артык җиһаз тутырмадылар, барысы да гади, уңайлы һәм нык иде... Ә менә өйне җылыту өчен утынын да , акчасын да җәлләмәделәр. Карт кешенең тәне җылы ярата... Без кигән синтетик киемнәр дә тәнне җылытмый....
Элекке гадәт буенча ишекне ачмакчы булып тагын тартты. Аннан исенә килеп, ачкыч белән ачты. Утны яндырды . “Өйгә күз-колак булдым”, - дигән иде Зөбәйдә. Тәрәзә төпләрендә яран чәчәк атып утыра, зур бүлмәне икегә бүлеп эленгән чаршау да урынында.
Караватта ике зур мендәр өстенә чәчәкле челтәр җәелгән. Гүя хуҗалары нинди дә булса йомыш белән чыгып киткәннәр дә, менә-менә кайтып керерләр шикелле генә тоела.
Ул саф һава керсен өчен тәрәзәләрне ачып җибәрде. Әнә өйгә керер өчен бер күбәләк чәбәләнә, тик сетка аша үтеп кенә керә алмый. әллә әтисенең җаны микән? Ул чыгып күбәләк өйгә керсен өчен сетканы ачты. Гади күбәләкләр гадәттә ут тирәсендә очып йөриләр, ә бу очып та керде һәм өй эчен кат-кат әйләнеп очып чыккач, каядыр юк булды. Әллә әтисе җаны булды инде...
Көне буе юлда йөреп, тетрәнүләр дә өстәлгәч, үтереп арыганлыгын сизде. Елыйсы килә иде. Ул мендәрләр өстенә ауды да бала чагындагы кебек күзләрен йодрыклары белән сөртте. Нишләп яшьләре юк соң? Әллә ирләр яшьсез генә елый инде? Елагандыр бит, еламыйча гына үсмәгәндер!
Тик ул исенә төшерергә тырышып караса да, елаган чагын исенә төшерә алмады. Әллә бер дә елатмыйча үстерделәр микән? Апасының идән юганда бөтенесен куып чыгарып, идән кипмичә торып кертмәгәне исенә төште. Ялгыш килеп кергәндә юеш мунчала белән бәргәләп куып чыгарганы да ... Ялгышып каз бәбкәсенең аягына баскан өчен дә кычыткан белән шәрә балтырларын бәргәләде... Еламады. Ә бервакытны елатыр өчен юри өстенә чиләк белән салкын су сипте. Үч итеп еламады, авызын ерып үртәп торды... Әнисенә кайтып та зарланмады. Чөнки белә, зарлану егетләр эше түгел, аны әләкче, мәми авыз дип үртәячәкләр.
Ул авыл малайлары арасында да үзен үртәмәсеннәр өчен кечкенәдән үк шулай көрәшеп үсте. Үзен чыныктырды. Өлкәннәрдән ярдәм сорамады, әгәр дә үзара каршылык чыга калса – малайларча бер-берсе белән әүмәкләшеп, т укмашып хәл иттеләр. Кемнең җиңүе әһәмиятле түгел, бер көнне берең җиңсә, икенче көнне җиңелергә үк мөмкин. Шулай үз осталыкларын үзләре ныгытып, чарланып үстеләр...
Тагын әллә нәрсәләр исенә төште, елаганы гына исенә төшмәде...
Елап бушанасы килә иде...
Үзе еламагач, кешеләр дә еларга тиеш түгел, дип уйлады микән әллә? Шуңа елак кешеләрне җене сөйми микән?
Хатыны да башта юк-бар сәбәп белән дә - һәрхәлдә аңа шулай тоела иде - аңа иркәләнергә, үзен иркәләтер өчен күзен яшьләндереп карады да, файдасы булмагач, туктады. Олы кайгы килгәч тә күзе коры, йөзе салкын килеш калды. Кайгыргандыр, кайгырмыйча калмагандыр. Рашат үзе исә бу көтелмәгән хәлдән әле дә айный алганы юк...
Әти-әниләрнең кадерен үзләре үлгәч кенә аңлый башлыйбыз микәнни?
Ярата иде бит аны хатыны, үзе дә ярата иде! Хатынының әтисе белән әнисе дә алар өчен үлеп тора иде, бар тапканнары аларга иде. Дөрес, бабай булган кеше ничек яшәргә өйрәтергә яратты, бер көн белән генә түгел, алга карап яшәргә кирәк дип акыл бирергә тырышты... Ә ул безнең тормышка үзләре хуҗа булмакчылар , үзләренчә яшәтмәкчеләр, дип уйлый иде. Җай чыккан саен хатынының әти-әниләренең күңелгә ошамаган якларын гына күпертеп теңкәсенә тиде. Ә таяк ике башлы була икән! Таякның бер башы белән ни гомер буе хатынына төрткәләп торса, икенче башы хәзер үзңенә китереп сукты....
Кайткач, хатыныннан барысы өчен дә гафу үтенер ул! Мәчеткә кереп барысы өчен дә йасин чыгарыр, Ходайдан ярлыкау сорар!
Уйларның да, үкенүләрнең дә чиге юк. Әле ярый вакыт бер урында гына туктап тормый, кайгыларны да, борчуларны да искә алмыйча, алга чаба да чаба... Бүтән вакыйгалар, бүтән тетрәнүләр, бүтән шатлыклар һәм бүтән үкенечләр бүгенгесен артта калдыра...
Ул ишек шакыганда уянып китте. Ишек бикле түгел бит, нигә шакып торалар инде. Ачсыннар да керсеннәр! Авыл җирендә ишекне гомергә дә бикләмиләр!
Уянып ишекне ачса - анда Зөбәйдә. Рәхмәт яугыры, рәхмәт фәрештәсе син менә кем!
- Шәһәр ялкаулары озак йоклыйлар, дип уятырга килдем, - диде ул. - Сине иртәнге чәйне китердем.
Рашат каршыдагы колонкадан башын-битен чылатты . Элекке кебек иртән уянгач юынгычка су салып куелмаган, самавыр да шаулап тормый инде. Ул үскәндәге күмер белән кайнатылган самавырлар күптән булмаса да, әнисе электер самавырыннан чәй эчәргә яратты. Ул самавыр кайда икән? Рашат өй эченә күз йөртеп чыкты. Үзгәргән дә ,үзгәрмәгән дә... Ул ияләшкән савыт-саба борынгы шкафта тора, тик самавыр гына юк...
- Хәзер савыт-сабага да, киемгә дә кытлык юк. Элек кенә берара шундый чак булып алды - ишек төбендә яңа галушыңны искесе белән алыштырып китәләр иде... Хәзер менә дигән киемнәрне дә бирергә кеше юк... Картларныкын бигрәк тә... Шуңа күрә урын-җир дә, савыт-саба да урынында... картларның кайтканын көтәләр... Әти кайтты кайтуын... зиратка... Киемнәрен нишләтергә белмибез...Яндырыр идек, өйдән әти исе китәр дип куркам...
- Әйе...
- Менә хәзер таяныр кешеләребез дә бетеп бара инде... Алар бик нык терәк иде әле безгә...
- Йортка күз-колак булып торганың өчен рәхмәт... Үзеңнең дә дөньяң бар ...
- Бу минем килен булып төшкән нигез бит.
- Сез дә китәргә җыенган идегез бугай...
- Әйе шул. Ул чагында яшьләрне авылда калдырыр өчен колхоз йортлар салды бит. Шуннан калынды инде.
- Үкенмисеңме?
- Үкенеп ни файда? Китеп кемгә таяныр идем?
- Без бар идек бит.
- Сезгә?..
Тамак ялгап алгач, ишегалдына чыктылар. Рашат бәрәңге бакчасына күз балды. Элек шаулап үскән бәрәңге бакчасында ямь-яшел үлән иде.
- Бәрәңге утыртмагач, җир хакы бар, рәнҗеп тормасын дип дип үлән чәчтек. Ул чүпкә үсәргә ирек бирми. Бер тапкыр чәчәсең дә җан рәхәте. Чәчәкләргә хәтле үсә. Җир чүп үсеп, исраф булып ятмасын. Җир хакын санлагангадыр инде, җиләкләргә хәтле үсте быел. Ә чәчәкләрне килеп уташтырам. Суын да сибәм. Ташландык өй булып тормасын. Ихатаны карап торсаң гына аны... Кышын өйгә күпме яксаң да аяк туңа... Нигезен ныгытырга кирәк тә соң.... Верандага кадакланган такталар арасыннан да җил үтә, араларын тыгызлыйсы... Йортны салганнан бирле каралмаган бит, картларның соңгы елларда хәлләреннән килмәде.
- Әйтмәделәр бит...
- Кушканны җүләр дә эшли, үзегез белеп эшләмәгәч... Хәер, авылда дөнья көтәрлек булсагыз, китмәс тә идегез...
Әйтүе җиңел аның. Ялкаулыктан чыгып китә мени татар баласы? Чит җирдә булганнар , уңганнар гына тотынып кала ала. Кала алмаганнары кайтып егыла инде. Кайда да тырышлар, үҗәтләр генә урынын таба. Белмимени моны Зөбәйдә? Үзенең кызлары да китеп барды бит әнә. Рәхәт булганга җибәрмәде ул аларны, кайда да эшләп ашарга кирәк. Ботакны яшьрәк чагында яңа җиргә күчереп утыртсаң, тизрәк тамырланасын, ныграк үсәсен белгәнгә җибәрде ул аларны. Йөргән таш шомара, яткан таш мүкләнә дигәндәй...Алар да кайталар икән бит...
- Киявеңне бик яратып бетермисең, ахры.
- Яратмыйм , дип... Эчми - тартмый, акчасын кайтарып бирә. Үзе баш булырга тырыша. Кемдә юк инде ул холык? Миңа да: “Әни”,- дип кенә тора. Ир - ир урынында, хатын - хатын урынында булырга тиешлеге дөрес бит инде .

***
Зиратка килеп җиттеләр. Алып кайткан буяуның монда да кирәге булмады. Чардуган буяулы, кабер ике кешелек итеп уратып алынган иде. Рашат моны белә иде , тик әле әтисен күмгәндә әнисе өчен дә исән чагында ук урын алып куярга ул карышып маташкан иде әле.
- Җир беткәнмени? Исән кешегә нинди урын алып калу ул? “Тизрәк үлсен”, - дигән кебек була бит, – дигән иде ике кешелек чардуган ясарга кирәген белгәч.
Әнисе каты торды.
- Ул миңа гомер теләп тора. Атаң белән икебезне зиратның бер башыннан икенче башында эзләп йөрерсезмени аннары?
Тик ике кешелек чардуган эчендә берсе әтисе булса, янәшәсендә чит кеше ята...
- Нишләп бездән сорамадылар? Безнең рөхсәттән башка күмделәр, диюем?
- Казылган каберне буш тотарга да, кире күмәргә дә ярамый, диделәр. Шуңа анда бүтән кешене күмәргә туры килде. Әлегә әнкәй исән бит, кирәк булса, чардуганны бүтән якка зурайтырбыз. Урын бар бит.
- Әткәй янында кем ята соң?
Әтисенең эчеп үлгән, я төрмә юлын таптаган кеше белән ятуын теләми иде.
- Хәмденисаттәйнең килене үле бала тапты. Шул баланы күмделәр...
- Анысы ярый икән....
- Военкоматтан тиздән таш куймакчылар.
Белә Рашат, әтисенә ташын да куярлар, кайтып йөрмәсә дә зиратны да карарлар. Авыл халкының мәңгелек төп йорты бит, монда туып-үскән, әллә кайларда яшәгән кешеләрне дә алып кайтып күмәләр икән хәзер. Туган як гонаһлысын да , гонаһсызын да кабул итә... Менә үзе дә соңгы вакытта зират, кабер турында еш уйлана... Бәләкәй чагында ук зиратка сәбәпсез кереп йөрмәскә, аңда ятучыларның тынычлыгын бозмаска кирәген иң тәртипсез малайлар да белә, кичләрен зират янында йөрмәскә тырышалар иде. Кайчагында караңгы төннәрдә зират өстеннән утлы шар очып-очып үткәнен сөйләгәннәрен тыңлап, безгә дә күренмәсме, дип, шул якка карап-карап алалар иде... Хәтта шуны күрер өчен берничә тапкыр сак та да тордылар.
Исәпсез-хисапсыз йолдызларның атылганнарын күрделәр, зират өстендә утлы шар очып йөрүен барыбер күрмәделәр.
- Әткәй белән әнкәйне җибәрмәгән дә булыр идем. Әткәй әллә нишләде бит. Табибка күрсәтсәң дәвасы булмасмы дигән идем дә.. Үз әтием кебек иде бит ул миңа... Әнкәйне интектермәсеннәр. Әйт, Гөлчирәгә, бүтән алып китмәсен, үзем карыйм, әткәйгә аңардан башка күңелсез... Зиратына арбага утыртып үзем алып килермен... Ире күптән үлгән чит кешегә калдыру уңайсыз, имеш. Кызларымның әбисе, аталарының әти-әнисе булгач, нинди чит кеше инде мин...
Зөбәйдә кабер өстеннән туфрак алып иснәде. Аннан соң Рашатка иснәтте.
- Нинди ис сизәсең?
- Нинди дип... Җир исе инде, нәрсә булсын?
- Туган җир исе ул. Әткәңнән эшләп арыганнан соң килгән тир исе... Җир хакын , ата-ана хакын хаклаганнар гына туган җиргә исән чагында кайта алмаса да , үлгәч булса да, барыбер кайта... Безнең зиратта да әллә нихәтле алар... Кодаларның да шуңа кайтуы исән чагында...
Ул гаҗәпләнеп Зөбәйдәгә карады. Әнисе кебек сөйли түгелме соң ул? Кая киткән элекке егетләр белән чытлыкланырга яраткан җилбәзәк кыз? “Чебешләрне көз көне саныйлар”, - дип тиккә әйтмиләрдер шул. Аның алдында кайчандыр хыялында йөрткән , җай чыкса үрелеп кочагына кертәсе килгән җилбәзәк кыз түгел, акыл утырткан, үзенә һәм балаларына гына түгел, аңа да ни кирәген белгән олы җиңгәсе басып тора иде...
- Юкка без синең белән бергә була алмаганбыз...
- Ул чагында нәрсә?
- Бөтенләй башкача булыр иде...
- Ходай Тәгалә шулай кирәк тапкан. Ә бу сынаулар - бездән кеше яшәр өчен... Сезгә килен булып төшкәндә мин дә башка кеше идем...
- Шулай да буламыни?
- Була! Син дә кичәге кебек түгел, бүтән бит хәзер.
- Каян сиздең?
- Яңадан туган кешене сизмичә буламыни? Нишләргә уйлыйсың хәзер?
- Әнине алып кайтам. Күпме гомере калган, яшәсен гомер иткән нигезендә. Кайтсыннар кодаларың Ташкентыннан... Яңадан килен булып төшәргә ризасыңмы? Миңа хатын булып килергә ризасыңмы?
Зөбәйдә күзен зур ачып гаҗәпләнеп аңа карады.
- Хатын өстенә хатын алмакчымы?
- Торуыбызның юне булмады бит... Аерылу миннән генә калмаган.
- Миңа кабат килен булып төшүнең кирәге юк. Болай да ул ихатаның килене инде мин! Ә син болай йөрүеңне туктат. Барысына да үзең гаепле! Кире, тискәре, башбирмәс син, үзеңне генә уйлыйсың. Үзеңне хатының урынына куеп кара! Хаксызлыгыңны белгән чакта да гафу үтенә белмисең, синеңчә генә яшәргә, атны сыер дисәң, башкаларны да шуңа ышандырырга тырышасың. Ат икәнен белсәң дә сүзеңнән кайтмыйсың!
Моңарчы аңа берәү дә шул хәтле төгәл характеристика биргәне юк иде әле... Нәкъ әнисе кебек фикер йөртә түгелме соң?
- Ялгыз яшәве кыендыр бит.
- Мин ялгыз түгел! Балаларым, оныкларым бар. Син үз тормышыңны җайла инде. Үзебезнекен үзебез җайларбыз. Тик ата-анаңны куенына алган җир барын онытма! Үзебезне дә сыендырачак җирне!
***
Авылдан чыгып бераз киткәч, Рашат машинасын туктатып, юл читендәге яшел чирәмгә утырды. Ятып чирәмне иснәде. Болындагы исәпсез-хисапсыз чәчәкләр, яңа пешкән җир җиләге исе борынына килеп бәрелде. Бала чагында җиләк җыйган чаклары исенә төште һәм әнисенең:
- Улым, җиләкне төбе-тамыры белән өзеп тә, җиргә ятып, изеп тә җыйма, җир хакын хакла, югыйсә рәнҗер, - дигән сүзләре исенә төште.
Җиләкне сабагы белән өзеп җыярга ярата иде шул...
Шул көнне аны берничә кырмыска тешләде. Ачуы килеп ул аларның оясына таяк белән суккалый-суккалый таш аткан иде. Өерләре белән аңа ябырылдылар. Ул елый-елый әнисе янына йөгерде. Әнисе аның аягындагы кырмыскаларны сыпырып төшерде һәм:
- Кырмыска оясы янында йөргәнсең бит! Анда балалары уйнагандыр, әти-әниләре сине таптый күрмәсеннәр, читкәрәк кит, монда син үзең генә түгел, дияргә теләгәнәрдер. Шуны аңламыйча ояларына һөҗүм иткәнең өчен кирәгеңне бирмәкче булганнар! – диде.
- Аларның да балалары, әти-әниләре бармыни?
- Әби-бабаларына хәтле бар! Алар да безнең кебек, кайгыра да, шатлана да, елый да, көлә дә белә. Алар да яхшылыкка яхшылык, яманлыкка яманлык белән җавап бирә! Борынгы бабаларыбыз: “Таш атканга аш белән атыгыз”¸ - дип тиккә әйтмәгәннәр. Яхшылыка яхшылык белән генә җавап бирергә кирәк булса да, яманлыкка да яманлык белән җавап бирергә ярамый дигән сүз бу. Ә ташка каршы таш белән дә ата башласаң, ни буласын уйларга да куркыныч! Кешеләрнең бөтен бәхетсезлеге дә вакытында шушы хакыйкатьне аңламауларында… Син бит аларга таш белән аткансың!
Ул хәзер дә үзенә бирелгән ашны да таш белән бутап саташа икән бит!
Ул машинасына утырып, алга таба кузгалды. Ә алда - юл уртасында - әнисе кебек кулын маңгаена куеп ак яулыгын иңенә салган Рәфилә басып тора кебек иде...
2016, июнь – ноябрь.




Приложенные файлы

  • docx 4592284
    Размер файла: 150 kB Загрузок: 0

Добавить комментарий