4 уку


Әдәби укудан эш программасы
4 нче сыйныф
(68 сәг)
Аңлатма язуы


Эш программасы статусы.
4нче сыйныф өчен “Әдәби уку” курсыннан эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:
1. Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының “Башлангыч белем өчен федераль дәүләт белем бирү стандартлары” 2009 ел, 06 нчы октябрь, 363 нче номерлы карары;
2. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган “Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты”, Казан, 2008;
3. Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку“ предметыннан программа Төзүче авторлары: К.С.Фәтхуллова,Р.З.Хайдарова (Казан 2011)
4. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2011 нче елда бастырылган “Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы 1 — 11 нче сыйныфлар”. Төзүче авторлары Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011)
5. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы(1 — 11 нче сыйныфлар) Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, 2014.
Укыту фәненең планында тоткан урыны
Укыту планында каралганча, әдәби уку дәресләре өчен эш программасы атнага 2 сәгать исәбеннән елга 68 сәгатькә төзелде
Рус мәктәпләрендә укучы рус телле балаларга татар теле укытуның төп максатлары:
Билгеле булганча, укытуның максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы - иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле һәм ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү.
Рус телле балаларга татар теле укыту максаты киңкырлы һәм ул берничә аспекттан тора: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.
1.Танып белү максатының эчтәлеге
Татарстан Республикасында яшәүче һәрмилләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш,шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен “башка дөньяга тәрәзә ачу” (И.Л.Бим) булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайлана.
Татар исемнәрен, Татарстанның табигатен, җирлеген, топонимикасын дөрес әйтә белергә өйрәтү, аларның семантикасы белән кызыксындыру, балалар фольклоры, татар халкы авыз иҗаты, әдәбият-сәнгать вәкилләре белән беренчел таныштыру - башлангыч этапта танып белүмаксатының төп эчтәлеген тәшкил итә.
2. Үстерү максатының эчтәлеге
Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләүсәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү - укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты (Л.С.Выcотский).
Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар таләп ителә:
- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дидуктив фикерләү;
- хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;
- аралаш белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатияхисләре);
- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.
Программага сайланга эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда бу максатлар беренче планга куела.
3. Тәрбияви максатның эчтәлеге
Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алына.
Балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән, аларны кызыксындырган мораль проблемаларны ү зэченә алган эчтәлек, беренчедән, укыту процессында тәрбияви функция башкарса, икенчедән, турыдан-туры коммуникатив мотивация туу белән бәйле.
Башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, аларда гомумкешелек әхлакый сыйфатларны тәрбияләрдәй татар әдәбияты өлгеләре белән таныштыру шушы максатка буйсындырыла һәм сөйләшү-аралашуга алып чыгуга кулайрак булган әдәби әсәрләрнең авторлары тәкъдим ителә.
4. Белем бирү максатының эчтәлеге:
Укучыларның татар теле буенчалексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлыктөрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатында мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.Укучының гомуми урта белем бирү мәктәбен тәмамлаганда сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге белемнәргә ия булуы күздә тотыла.
Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр
Тыңлап аңлау
Укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;
тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;
сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү.
сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;
ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.

Диалогик сөйләм:
Өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;
программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына жавап бирү һәм сораулар куя белү;
дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив
максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

Монологик сөйләм
Җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү; тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү;
укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү;
үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә информация бирә белү.

Уку
Татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү;
хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;
дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;
тексттагы тыныш билгеләренә карата тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү,өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү
интонацияләре белән уку;
укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;
кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;
укыганда сүзлекләр куллана белү.

4 нче сыйныфны тәмамлаучы рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешле белем-күнекмәләр

1. Татар телендәге хәреф-аваз системасына анализ бирә белү.
2. Исемнәрнең килеш кушымчаларын сөйләмдә дөрес куллану.
3. Исемнәрне күплек санда тартым белән төрләндерү.
4. Маратның китабы төзелмәсен сөйләмдә куллану.
5. Кушма, парлы исемнәрнең мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллану.
6. Кадәр, соң бәйлекләре белән таныштыру.
7. Чагыштыру, артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларның мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллану.
8. Монда, анда күрсәтү алмашлыкларын сөйләмдә куллану.
9. Мин, син, ул зат алмашлыкларының иялек, юнәлеш, урын-вакыт килешләрендә төрләнешен сөйләмдә куллану.
10. Билгесез үткән заман хикәя фигыльне III зат берлек санда сөйләмдә куллану.
11. Татар һәм рус телләрендә сүз тәртибе үзенчәлекләр белән таныштыру.
12. Иртәгә эшлим конструкциясе белән таныштыру.

Орфоэпик һәм орфографик минимум.
1. Сүз басымы. Аны дөрес куя белүгә ирешү, рус сүзләре белән чагыштырып күрсәтү. Басымлы иҗекләрне һәм сүзләрне дөрес уку һәм матур язу күнекмәләре булдыру.
2. Басымның үзенчәлекле очракларын белү.
3. Сингармонизм законының асылын гамәли үзләштерү.
4. Жөмлә ахырында нокта, сорау яки өндәү билгеләрен куеп, язу күнекмәләрен гомумиләштерү. 5. Орфоэпик һәм орфографик яктан сөйләмне оештыру эшен тирәнәйтү.
Белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре һәм бәяләү нормалары
Эш төрләре Сыйныф
4
Тыңлап аңлау 0,3 - 0,5 минут
Диалогик сөйләм 6 реплика
Монологик сөйләм 7 фраза
Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү 4
Уку 45-55 сүз
Язу: 1) күчереп язу (җөмлә саны)
2) сүзлек диктанты (сүзләр саны)
3) сочинение (өйрәнү характерында) 5-6
8-9
5-6

Тыңлап аңлауны бәяләү.
Тыңланган татар сөйләмен тулаем аңлап, төп эчтәлеген сөйләп бирә алганда, «5»ле куела.
Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген якынча дөрес сөйли алганда, «4»ле куела.
Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген өлешчә генә сөйли алганда, «3»ле куела.
Тыңланган татар сөйләменең эчтәлеген тулаем аңламаганда, «2»ле куела.
Диалогик сөйләмне бәяләү.
Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, «5»ле куела. Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2 — 3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, «4»ле куела. Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4 — 6 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлексез диалогик сөйләм төзегәндә, «3»ле куела. Бирелгән ситуаиия яки лексик тема буенча диалог төзи алмаганда, «2»ле куела.
Монологик сөйләмне бәяләү
Әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен «5»ле куела. Аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки жөмлә төзелешендә 2 — 3 хатасы булган, эчтәлеге ягыннан тулы монологик сөйләм өчен «4»ле куела. Сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4 — 6 хаталы, эчтәлеге ягыннан эзлекле булмаган монологик сөйләм өчен «3»ле куела. Лексик темага монолог төзи алмаганда, «2»ле куела.
Укуны бәяләү
Текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле итеп укыганда, «5»ле куела. Текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп укыганда, әмма 2—3 орфоэпик хата (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, интонацияне сакламау) булганда, «4»ле куела. Текстның эчтәлеген өлешчә аңлап укыганда, 4 — 6 тупас орфоэпик хата булганда, «3»ле куела. Текстның эчтәлеген тулысыңча аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып укыганда, «2»ле куела.
№ Дәрес темасы Эчтәлек элементлары Планлаштырылган нәтиҗәләр Контроль төре Үткәрелү вакыты
Предмет нәтиҗәләре Метапредмет нәтиҗәләре Шәхси нәтиҗәләр План буенча Фактта
1 Яңа уку елы котлы
булсын! Яна уку елы ту-рында
әңгәмә оештыру.
З.Туфайлова “Яңа
мәктәп” шигыре
белән танышу.
Шигырьне сәнгатьле
итеп уку. Танышу.
Укучыларның уку
һәм б.с. күнекмәләрен
барлау, шомарту. Шигырьне
сәнгатьле итеп,
аңлап укый белү. дәрескә кирәкле уку-
язу әсбап-ларын
әзерли һәм алар белән дөрес эш итә
белү; 1нче сентябрь белем
бәйрәме белән
котлый белү. 2 Уку-язу әсбапла-ры. Уку-язу
әсбапларының исемен сорый, үзеңә
ала белү. Уку-язу
әсбапларын әйтә
белү. дәреслектә
ориентлаша белү; Уку-язу әсбаплары
турында әңгәмәдә
катнаша алу.Уку-язу
әсбапларының
исемен сорый,үзеңә
ала, иптәшеңә бирә
белү Сүзлекне
тикшерү 3 С.Маршак.”һәр
атнада җидекөн” Мәктәп темасына
бәйле сүзләрне белү Шигырьне
сәнгатьле итеп,
аңлап укый белү,
сорауларга җавап
бирә белү. шартлы билгеләрнең
телен белү Мәктәп темасына
бәйле сүзләрне белү. 4 Х.Гарданов””К
хәрефен бел...” Х.Гарда-нов ның “К”хәре-фе шигырен
сәнгатьле итеп уку,
сорауларга җавап
бирү Шигырьне сәнг.
итеп укый белү,
уку-язу
әсбапларының
барлыгын,юк-лыгын әйтә белү. уку хезмәтендә үзеңә
максат куя белү; үз
мөмкинлекләреңне
бәяләү шигырьне сәнгатьле
итеп, аңлап уку, темага караган
сүзләрне белү 5 Р.Миңнуллин”Үсми
калган хәреф” Роберт
Миңнуллиның
“Үсми калган хәреф”шигырен
сәнгатьле итеп уку.
Сүзлек өстендә эш.
Шигырьнең эчтәлеге
буенча әңгәмә. Шигырьне сәнг.
итеп укый белү,
татар телендәге
хәрефләрне әйтә
белү Үз
мөмкинлекләреңне
бәяләү, үрнәк буенча
эшли белү үз эшчәнлегенең
нәтиҗәләрен
яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру 6 “Эш урыны”хикәясе “Эш урыны ”
хикәясе белән
танышу.
Сорауларга тулы
Итеп җавап бирү
өстендә эш.Тема
буенча диалог төзү.. Үз фикереңне
дәлилли белү Әңгәмәдәшеңнең
фикерен тыңлый,
аның белән аралашу
күнекмәлә-рен форма-лаштыру .Үз
фикереңне дөрес итеп әйтә белү. диалогта катнаша алу 7 Бергәләп көлик. Сәнгать-ле укуга
ирешү Үз фикереңне
дәлилли белү Үз фикереңне дөрес итеп әйтә белү. диалогта катнаша алу 8 Контроль эш”хикәясендә лексик-грамматик
материал. Диалогик сөйләмне булдыру.Текстның эчтәлеге
белән танышу, аны үз сүзләрең белән
кыскача сөйләү.
Текстны аңлауһәм
тәрҗемә итү. Текстның эчтәлеген сөйли белү.Геройлар-ны характерлый
белү.Текстның
эчтәлеген эзлекле итеп сөйли белү Уку хезмәтендә үзеңә максат куя,бурыч-ларны билгели белү контроль эшнең нинди предметтан
икәнен, дөрес
эшләгәнне,
эшләмәгәнне әйтә белү. 9 Г.Тукай “Сабыйга”
Текстны аңлап,
сәнгатьле итеп уку.
Сораулар буенча
әңгәмә, тәрҗемә итү,эчтәлек буенча
фикер алышу Сабыйга”
текстының
мәгънәсен аңлау Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген
оештыра , нәтиҗәле эш алымнарын таба белү күршең белән
хезмәттәшлек итү. Белем алуның
кирәклегенә төшенү 10 Рәсем буенча сөйләү Сүзлек эше, уку,
Сөйләшү Үз фикереңне
дәлилли белү Үз фикереңне дөрес итеп әйтә белү диалогта катнаша алу 11 Контроль тикшерү Моноло-гик сөйләмгә
чыгу Фикереңне әйтә
белү нәтиҗәле эш
алымнарын таба белү Алган белемнәрне
куллану Контроль
дәрес 12 Җ. Тәрҗеманов
“Табигать китабы”, Г.Тукай “Елның дүрт
фасылы” Табигать һәм ел фасыл- лары турында әңгәмә. Г.Тукай
турында мәг. бирү
Текстны сәнгатьле
итеп уку. Сүзлек
өстендә эш.Әңгәмә,
сорауларга җавап
бирү . Көз турында
сөйләшүдә катнашу. Сәнгатьле укуга ирешү. Аралаша белү
сәләтен үстерү(аралашучанл
ык, хислелек эмпатия
хисләре) Көз билгеләре турында сөйли белү. Ел фасылларын белү 13 Көз темасына
бәйләнешле
җөмләләр төзеп
сөйләү. Таби-гатькә мәхәббәт
Белдерү. Сөйләм телен үстерү. Көз турында
сөйләшүдә
катнашу. Аралаша белү
сәләтен үстерү Ел фасылларына
караган сүзлек
запасын белү 14 Һава торышын
әйтергә өйрәнү Сөйләм телен үстерү Фикереңне әйтә
белү Аралаша белү сәләтен үстерү Һава торышын әйтә белү 15 Г.Гәрәева “Көз һәм
балалар җыры” Г.Гәрәева “Көз һәм
балалар
җыры”әсәрен уку,
сүзлек белән
танышу.
Сорауларга җавап
бирү. Сорауларга тулы итеп җавапби-рә белү. Көз айларын
белү. Һава
торышы турында
мәгүлүмат бирә
белү. Укытучы ярдәме
белән максат кую һәм эшне
планлаштырырга
өйрәнү, эш тәртибен
аңлап, уку
эшчәнлеген оештыра
белү . Үз
мөмкинлекләреңне
бәяләү Һава торышы
турында мәгъүлүмат
бирә белү 16 К.Гыйльмулла” Дару
үләннәре” Дару ү-ләннәрен
санап чыгу,аларны
саклау.
Кызыл китап
турында әңгәмә.. Дару үләннәре
исемнәрен,
аларнын
кирәклеген әйтә
белү Парларда эшли белү,
үз мөмкинлекләреңне
бәяләү Күршеңбелән
хезмәттәшлек итү. Кызыл китапка кергән
үсемлекләрнесакларга кирәклеген
белү.Сорау-ларга тулы итеп җавап бирә белү. 17 Кошлар безнең
дусларыбыз
Б.Рәхмәт
“Кошлар
киткәндә” Лексик-грамм. материалныүзләштерү. Б. Рәхмәт-нең “
Кошлар
киткәндә”шигырен уку, аудирование-
игътибарлылыкларын тикшерү. сораулар
буенча әңгәмә, Җылы якка китүче
кошларны белү үз
мөмкинлекләреңне бәяләү .Ихтыяр көче,максатчанлык,
активлык кебек
сәләтләрне
формалаштыру Кошлар нәрсәләр
белән туклана
күршең белән
хезмәттәшлек итү аудирование-
игътибарлылыкларын тикшерү 18 Г.Лотфи “Песнәк
белән Әнисә” Песнәк белән Әнисә
хикәясе белән
танышу, сәнгатьле
уку, сүзлек өстендә
эш,сорауларга җавап
бирү Хикәягә плантөзү,план буенча
сөйләү. “Песнәк белән
Әнисә” хикәясен
сәнгатьле итеп, аңлап укый алу , дөрес уку
күнекмәләре
булдыру. Фикерне үстерү
белән бәйле психик
функцияләрдән логик фикерли белү Хикәяне сәнгатьле
итеп укый белү. 19 Җ.Тәрҗеманов”Чирик” Җ.Тәрҗеманов
“Чирик” хикәясе
белән танышу.Сүзлек
өстендә эш.Әсәрне
сәнгатьле итеп уку,
тәрҗемә итү. Хикәяне сәнгатьле
укый белү. Әсәрне сәнгатьле
итеп укый,
сорауларга җавап
бирә белү Уку максатын
мөстәкыйль
билгеләү, тиешле
мәгълүматны табу,
билгеләү, сөйләм
берәмлекләрен логик
тәртипкә салу, Әңгәмәдәшеңнең
фикерен тыңлый,
аның белән аралашу
күнекмәлә-рен
формалаштыру Сорауларга тулы итеп
җавап бирә белү Аңлап укый белү. Үз
фикереңне ачык һәм
аңлаешлы итеп әйтә белү. 20 Җ.Тәрҗеманов
“Чирик” 2,3 нче кисәк Җ.Тәрҗемановның
“Чирик” әсәре
турында
мәгълүматлы булу..
“Без кошларга ярдәм
итәбез” дигән
темага сөйләшү,
фикералышу, проект Әсәрне сәнгатьле
итеп укый,
сорауларга җавап
бирә белү Уку максатын
мөстәкыйль
билгеләү, тиешле
мәгълүматны табу,
билгеләү, сөйләм
берәмлекләрен логик
тәртипкә салу, Хикәяне сәнгатьле
укый, сөйли белү. 21 Контроль дәрес Кошлар турында
сөйли белү Хикәяне сәнгатьле
итеп сөйли белү. Сорауларга җавап
бирә белү. Сорауларга тулы итеп
җавап бирә белү.Төркемнәрдә эшли
белү. 22 Э.Кари”Ти-ен” Табигать һәм аның
байлыклары турында
мәгълүмат бирү.
Әнәс Кариның
“Тиен”әсәрен өйрәнү
.Әңгәмә, сорауларга
җавапбирү. Фикер алышу,
сорауларга җавап бирү. Әңгәмәдәшеңнең
фикерен тыңлый,
аның белән аралашу
күнекмәлә-рен
формалаштыру .Үз
фикереңне дөрес итеп әйтә белү. Тиен турында сөйли белү. 23 Г.Тукай” Ташбака
белән куян” Әнәс Кариның
“Тиен” шигырен
яттан сөйләтү.
Сүзлек белән
танышу. “Ташбака белән куян” әсәрен
сәнгатьле итеп уку,
сорауларга җавапбирү Шигырьне яттан
сөйли белү Үз
мөмкинлекләреңне
бәяләү, үрнәк буенча
эшли белү «Ташбака белән
куян» әкиятенең эч-
тәлеген сөйли белү.
... дип уйлый,... дип
әйтә — төзел-
мәләрен сөйләмдә куллана белү 24 “Яшел энәле керпе“
әкияте “Яшел энәле керпе “
әкиятен уку.Сүзлек
белән танышу.
Әкияткә сораулар
төзү, сорауларга
үзара җавапбирү. Дәреслек белән эш. Әсәрне уку
анализлау. уку хезмәтендә үзеңә
максат куя белү; үз
мөмкинлекләреңне
бәяләү Яна ел бәйрәмендә
нәрсә эшләгәнеңне
әйтә белү 25 Керпе-табигатьнең
бер сере “Яшел энәле керпе
“әкиятенең 2нче
бүлеген
уку,анализлау. Диалогны сәхнәләштерү Текст белән эш.ли
белү. Эш тәртибен аңлап,
уку
эшчәнлеген
оештыра , нәтиҗәле
эш алымнарын таба белү Керпе турында
сөйли белү.
Диалогны
сәхнәләштерү-дә катнаша алу. 26 Контроль дәрес Сәнгатьле һәм аңлап
уку Дәреслек белән эш Сорауларга җавап
бирә белү. Төркемнәрдә эшли белү. 27 Ә.Ерикәй “Беренче
кар” ”Беренче кар”әсәре
белән танышу. Кыш турында
әңгәмә, кыш Сорауларга тулы итеп җавап бирү. үз мөмкинлекләреңне
бәяләү,фикерләрне
логик чылбырга салу Кыш билгеләрен
сөйли белү. 28 “Кышкы уен”хикәясе Кышкы уеннар
турында сөйләшү,
укучыларның
яраткан уеннарын
ачыклау, уенга
чакыру формаларын
үзләштерү Кышкы уеннар
турында фикер
алышуда катнаша
алу Әңгәмәдәшеңнең
фикерен тыңлый,
аның белән аралашу
күнекмәлә-рен
формалаштыру .Үз
фикереңне дөрес итеп әйтә белү. Кышкы уеннарны
саный белү. 29 Б.Рәхмәт “Яңа ел
килгәч” Яңа ел турында
сөйләшү оештыру.
Кемнәрнең ничек
бәйрәм итүе турында
әңгәмә Бәйрәмдә
нишләгәнне әйтәбелү.Со-рауларга
җавап бирү. Эш тәртибен аңлап,
уку
эшчәнлеген
оештыра, нәтиҗәле
эш алымнарын таба белү Яңа ел бәйрәме
турында сөйләшүдә
катнашу Кроссворд
Чишү 30 Яңа ел белән котлау Яңа ел белән котлый белү Сорауларга тулы итеп җавап бирү Фикерләрне логик
чылбырга салу. Теләкләр әйтә белү 31 А.Алиш –
балаларның яраткан
язучысы А. Алишның “Куян
кызы”әкияте белән
танышу.Лексик-
грамматик
материалны
үзләштерү өстендә
эш.
Әкиятне сәнгатьле
итеп уку
(мультфильм карау) А. Алишның
“Куян
кызы”әкиятендәге
төп фикерне таба белү. Хикәяне сәнгатьле
уку, эчтәлеген сөйли
белү. Әңгәмәдәшең-нең
аралашу
эшчәнлеге
белән идарә итү. 32 А.Алиш “Куян кызы” А. Алишның “Куян
кызы”әкияте белән
танышуны дәвам
итү. Эчтәлекне
аңлауны тикшерү.
Текстны уку,
тәрҗемә итү,
сораулар бирү. А. Алишның
“Куян
кызы”әкиятеннән әкият
элементларын
таба белү уку хезмәтендә үзеңә
максат куя белү; үз
мөмкинлекләреңне
бәяләү Кай төшең
авыртканын әйтә белү. Нәрсә
кигәнеңне әйтә
белү. 33 “Елга буенда”
хикәясе белән
танышу. Сәнгатьле һәм аңлап
уку Аңлап сөйли белү Фикерләрне логик
чылбырга салу Хикәяне сәнгатьле
уку, эчтәлеген сөйли белү. 34 Кабатлау. Күнегүләр
эшләү. Сораулар куя белү Сорауларга тулы итеп җавап бирү. Сәнгатьле уку Төркемнәрдә эшли белү. 35 “Минем дустым”
темасына сөйләшү Минем чын дустым “
дигән темага хикәя язу. Үзләштерел-гән
лексиик-
грамматикк
материалны
куллану билгеләнгән
критерийләргә
таянып, эшли белү,
эшсыйфатына бәя бирә белү Күршең белән
хезмәттәшлек итү. 36 “Минем дустым”
хикәясе Эчтәлекне аңлауны
тикшерү.
Текстны уку,
тәрҗемә итү,
сораулар бирү. Сорауларга тулы итеп җавап бирү. Фикерләрне логик
чылбырга салу. Хикәяне сәнгатьле
уку, эчтәлеген сөйли белү. 37 Сәнгатьле укучыга
конкурс Сәнгатьле һәм аңлап
уку Үзләштерел-гән
лексиик-
грамматикк
материалны куллану уку хезмәтендә үзеңә
максат куя белү; үз
мөмкинлекләреңнебәяләү Сәнгатьле укырга өйрәнү 38 Г.Бәширов “Сылтау” Гомәр Бәширов
иҗаты турында
мәгълүмат бирү. булу.
”Сылтау”хикәясе
белән танышу . Кызның ни өчен чын дус түгел икәнен аңлау һәм әйтә белү. Әңгәмәдәшеңнең
фикерен тыңлый,
аның белән аралашу
күнекмәләрен
формалаштыру .Үз
фикереңне дөрес итеп әйтә белү. күршең белән
хезмәттәшлек итү.
Укылган хикәянең
эчтәлеген сөйли белү. 39 И.Туктар “Алма” Идрис Туктарның
“Алма” текстын
сәнгатьле итеп
уку,эчтәлек буенча
әңгәмә. Автор
әйтергә теләгән
фикерне ачыклау. Яңа сүзләрне
куллана белү . Үз фикереңне анык
итеп әйтә белү әңгәмәдәшеңнең
аралашу
эшчәнлеге
белән идарә итү. Кибеттән сатып ала белү. Чулпанның ни
өчен чын дус
булуын әйтә белү. 40 Б.Рәхмәт “Минем
дуслар” Б.Рәхмәт “Минем
дуслар” текстын
сәнгатьле итеп
уку,эчтәлек буенча
әңгәмә. Автор әйтергә теләгән
фикерне ачыклау. Яңа сүзләрне
куллана белү . Үз фикереңне анык итеп әйтә белү әңгәмәдәшеңнең
аралашу
эшчәнлеге
белән идарә итү. Сәнгатьле укырга
Өйрәнү 41 Д.Аппакова
“Шыгырдав ыклы
башмаклар” “Шыгырдавыклы
башмаклар”текстын
сәнгатьле итеп уку ,
кызларның ,дуслыгы,
сугыш турында
фикер алышу. Әдәби әсәрдәге
геройларга бәя
бирә белү. Парларда һәм күмәк
эшли
белү
,әңгәмәдәшеңнең
аралашу
эшчәнлеге
белән идарә итү. Гөлшатның чын дус булуын раслый
белү. 42 Дүрт аяклы
дусларыбыз. Р.
Миңгалим “Дөньяда
бер эт бар иде” Дүртаяклы дуслар
турында фикер
алышу, Р.
Мингалимнең
” Дөньяда бер эт бар
иде”текстын уку,
рәсемгә карап
сөйләү. рәсемгә карап
сөйли белү әңгәмәдәшеңнең
аралашу
эшчәнлеге
белән идарә итү. Дүрт аяклы
дусларыңны
тасвирлый белү. Әңгәмә,
сорауларга
җавап
бирү 43 Г.Тукай “Кызыклы
шәкерт” Г.Тукай “Кызыклы
шәкерт” текстын
сәнгатьле итеп уку, эчтәлек буенча
әңгәмә. Автор
әйтергә теләгән
фикерне ачыклау. Әдәби әсәрдәге
геройларга бәя
бирә белү. Әдәби әсәрдәге
геройларга бәя бирә
белү. Сәнгатьле сөйли
белү. 44 Г.Мөхәммәтшин“Ак песи” Газиз.
Мөхәммәтшинның
“Ак песи”әсәр-не
аңлап сәнгатьле итеп уку, яңа сүзләрне
язу.Укучыларның
песиләре турында
сөйләшү оештыру. Песиләр турында
сөйләшүдә
катнаша алу. Үз
мөмкинлекләреңне
бәяләү, үрнәк буенча
эшли белү Геройларның
характер
сыйфатларын
тасвирлый,үзеңнең яшәү урыныңны әйтә белү. 45 Р.Батулла “Чикыл
белән Мырый” “Чикыл белән
Мырый” әсәрен уку. Текстны аңлап
уку, сорауларга
җавап бирә алу. Сорауларга тулы итеп җавап бирә белү. Матур сөйләм телен
булдыру. 46 Яз билгеләре.
Р.Вәлиева “Яз”
шигыре. Резеда Вәлиева
иҗаты белән танышу.
Шигырьне сәнгатьле
итеп уку, сорауларга
җавап бирү, тәрҗемә
итү. Сәнгатьле укырга
конкурста
катнашу. .Яз
билгеләрен сөйли белү уку хезмәтендә үзеңә
максат куя белү; үз
мөмкинлекләреңне
бәяләү Яз билгеләрен сөйли белү 47 “Карга боткасы”
тексты белән танышу Әсәрне сәнгатьле
итеп уку, милли
йолалар турында
аңлату,эчтәлек
буенча сорауларга
җавап бирү, тәрҗемә
итү Милли йолалар турында
мәгълүматлы
булу. Аерым темаларга
караган сорауларга
җавап бирә белү Карга боткасы
турында белеп китү. 48 Л.Толстой “Әбисе белән оныгы” Лев Толстойның
“Әбисе белән
оныгы”әсәрен татар
телендә уку. Рус һәм татар
язучылары иҗаты
турында белү уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү; үз
мөмкинлекләреңне
бәяләү Язучы әйтергә
теләгән фикерне
аңлау. 49 М.Газизов “Рәхмәт” Мәхмүт Газизов
ның“Рәхмәт” шигыре
турында мәгълүмат
бирү. Шигырьне
сәнгатьле итеп уку,
сорауларга җавап
бирү, тәрҗемә итү Рус һәм татар
язучылары иҗаты
турында белү фикерләрне логик
чылбырга салу Өй хезмәте турында сөйли, сөйләшә белү. Әңгәмә.
Сорауларга җавап
бирү 50 М.Газизов “Рәхмәт” Уку, тәрҗемә
эше,яңа сүзләр белән
танышу Әсәрне
сәнгатьле итеп уку,
сорауларга җавап
бирү, яңа сүзләр язу Әдәплелек
кануннарын белү. Әңгәмәдәшеңнең
фикерен тыңлый,
аның белән аралашу
күнекмәләрен
формалаштыру Шигырьне яттан сөйли
белү,сәхнәләштерү 51 В. Осеева “Дүрт кыз” Валентина Осеева.
“Дүрт кыз әсәрен
уку, тәрҗемә эше,яңа
сүзләр белән танышу
Әсәрне сәнгатьле
итеп уку, сорауларга
җавап бирү, яңа
сүзләр язу Кызларны
чагыштыра белү Эш тәртибен аңлап, уку
эшчәнлеген
оештыра , нәтиҗәле эш алымнарын таба
белү Үзеңә кирәк
әйберләрне сорый белү. Дүрт кыз
(яттан ) 52 Бергәләп көлик. Сораулар-га җавап
бирү Әдәплелек
кануннарын белү. Әңгәмәдәшеңнең
фикерен тыңлый,
аның белән аралашу
күнекмәлә-рен форма-лаштыру Язучы әйтергә
теләгән фикерне
аңлау. 53 Үткәннәрне кабатлау. Сораулар-га җавап
бирү. Бәйләнешле
сөйләм төзи белү. аралашу
күнекмәлә-рен
формалаштыру Яз билгеләрен сөйли
белү. 54 Сочинение. “Язкилә”(өй-рәтү
характерын-да) Тема буенча
Үзләштер-гән
сүзләрне-лексик-
грамматик
материал-ны кулла-нып мини-атюр
сочинение язу. Бәйләнешле текст
төзи белү. Парларда һәм күмәк
эшли белү .
фикерләрне логик
чылбырга салу Кечкенә сочинение
яза белү сочине-ние 55 Минем Ватаным-
Россия.
Татарстанның дәүләт
символлары. Минем Ватаным -
Россия.дигән темага
сөйләшү.Татарстаннн
ың дәүләт
символларын искә
төшерү. Татарстан
турында кыскача
белешмә бирү. Татарстанның
дәүләт
символларын
белү. Аерым темаларга
караган сорауларга
җавап бирү Татарстанның
символларын әйтә, сурәтли белү.Туган
ил белән горурлана
белү. 56 Татарстанның
башкаласы – Казан. Казан турында
кыскача белешмә
бирү. Туган
шәһәребез турында
фикер
алышу.Казанның
истәлекле урыннары. Казанның
истәлекле
урыннарын белү Үз
мөмкинлекләреңне
бәяләү, үрнәк буенча
эшли белү әхлак
нормаларын,
җәмгыятьтә
яшәү
кагыйдәләрен
үзләштерү. 57 Татарстан шәһәрләре Татарстан турында
кыскача белешмә
бирү Татарстан
шәһәрләрен белү Ихтыяр кө-че, максат-чанлык,
активлык кебек
сәләтләрне
формалаштыру Үз фикереңне әйтә белү, күршең белән
хезмәттәшлек итү 58 З. Туфайлова “Туган ил” З.Туфай-лованың
“Туган ил”шигыре
белән танышу. Туган ил
төшенчәсенең
мәгънәсенә
төшенү Ихтыяр көче,
максатчанлык,
активлык кебек
сәләтләрне
формалаштыру Үз фикереңне әйтә белү, күршең белән
хезмәттәшлек итү. 59 “Минем Ватаным”
темасын кабатлау. Туган җиребез-
Татарстан, аның халкы, дәүләт
символлары,
табигате турында
сөйләшү. Темага
йомгак ясау. Сорауларга тулы, матур итеп,аңлап
җавап бирү. фикерләрне логик
чылбырга салу Туган илебез белән
горурлану хисләре уяну. 60 Ш.Галиев ”Җәйге
болында” Ш.Галиев ”Җәйге
болында” шигыре
белән танышу. Бәйләнешле текст төзи белү. фикерләрне логик
чылбырга салу Туган илебез белән
горурлану хисләре уяну 61 Г.Нәсибуллин”Урман сөйләшә” Г.Нәсибуллин.”Урма
н сөйләшә” тексты
белән танышу. Сорауларга тулы, матур итеп аңлап
җавап бирү Үз
мөмкинлекләреңне бәяләү, үрнәк буенча
эшли белү Язучы әйтергә
теләгән фикерне аңлау. 62 Р.Корбан “Җиләктә” Р.Корбан” Җиләктә”
шигыре белән
танышу. Сорауларга тулы, матур итеп,аңлап
җавап бирү. фикерләрне логик
чылбырга салу Язучы әйтергә
теләгән фикерне
аңлау. 63 Ш.Галиев.”Җәйге
болында” шигыре.
Г.Тукай “Шүрәле Ш.Галиев.”Җәйге
болында” шигыре
һәм
Г.Тукай ның
“Шүрәле” әкияте
турында фикер
алышу. Сорауларга
тулы итеп җавап
бирә белү. Текстны
тәрҗемә итү. “Шүрәле” тексты
ның мәгънәсенә
төшенү
.Сорауларга җавап
бирү Аерым темаларга
караган сорауларга
җавап бирә белү Җәйге табигать
турында хикәяләп сөйли белү ,күршең
белән хезмәттәшлек
итү 64 М. Җәлил “Бакчачы”
шигыре М. Җәлилнең
“Бакчачы” шигырен
уку,үзеңнән соң
файдалы эш калдыру
турында сөйләшү.
шигыре Сорауларга
тулы итеп җавап
бирә белү. Текстны
тәрҗемә итү. үзеңнән соң
файдалы эш
калдыру
кирәклегенә
төшенү Парларда һәм күмәк
эшли белү Җәй көне нишләвең
турында әйтә белү 65 Татар язучылары һәм
шагыйрьләре иҗаты
буенча еллык
контроль тест. Татар язучылары һәм
шагыйрьләре иҗаты
буенча еллыек
контроль тест үтәү. Тест биремнәрен
аңлап үти белү уку хезмәтендә үзеңә
максат куя белү; үз
мөмкинлекләреңне
бәяләү Мөстәкыйль рәвештә
эшли белү Еллык
кон-троль
тест. 66 Хаталар өстендә
эшләү. Г.Нәбиуллин.
“Урман сөйләшә Х.
Халиков “Кемнең
кулы барды икән?”” Г.Нәбиуллин.“Урман сөйләшә”
әсәрен укып,
табигатьне саклау
турында
сөйләшү. Сораулар
төзү. Текстны
тәрҗемә итү. Х.
Халиков “Кемнең
кулы барды икән?”
әсәрләрен укып,
табигатьне саклау
турында сөйләш Текст буенча
сораулар төзи
белү. Ихтыяр көче,
максатчанлык,
активлык кебек
сәләтләрне
формалаштыру әхлак
нормаларын,
җәмгыятьтә
яшәү
кагыйдәләрен
үзләштерү. Хаталар
өстендә эш башкара
белү.
Табигатьне
саклау
кирәклеген
аңлау. Сорау-ларга җавап
бирү 67 БСҮ “Чәчәкле җәй,
ямьле җәй” Р.Корбан
“Җиләктә” Р.Корбанның
“Җиләктә” шигырен
укып, фикер алышу.
Чиләк,җи-ләк, җыя
ерак,җиләк-җимеш
исемнәре, чүп утый,
су сибә, миләш,та-тар халык ашлары
исемнәрен кулланып,
фикер алуда
катнашу. “Чәчәкле җәй,
ямьле
җәй”циклын
кабатлау. фикерләрне логик
чылбырга салу эчтәлекне үз
сүзләрең белән сөйли белү Җәйге
каникулда уку өчен китаплар исемлеген
язып алу. 68 “Чәчәкле җәй, ямьле
җәй”циклын
кабатлау. Сораулар-га тулы
итеп җавап бирә белү. “Чәчәкле җәй,
ямьле
җәй”циклын
кабатлау. фикерләрне логик
чылбырга салу эчтәлекне үз
сүзләрең белән сөйли
белү Җәйге
каникулда уку өчен китаплар исемлеген
язып алу.

Приложенные файлы

  • docx 566122
    Размер файла: 54 kB Загрузок: 0

Добавить комментарий