Я?а ел викторинасы (Эт елына)


Саф-Татар-Кызы-Зилә Зөлкарнаева
Яңа елга викторина (2018)
Эт елына
Яңа ел килә гөрләп,
Бәхет-шатлыклар төяп.
Җир шарында Яңа елны иң тәүгеләрдән булып кемнәр каршылый? (Фиджи архипелагында яшәүчеләр)
Яңа елны иң еш каршылый торган урын. (Индонезиянең Бали утравы. Чөнки анда ел 210 көн генә дәвам итә. Бәйрәм табынындагы иң зур сый – дөгедән пешерелгән төрле төстәге озын (ике метрлы) тасмалар.)
Японнар Яңа елны ничек бәйрәм итәләр? (Битлекләр киеп бии-бии кунактан-кунакка йөриләр.)
Бу илдә сәгать төнге уникене сукканда Иске ел чыгып китеп, Яңа ел килсен өчен ишекләрне ачып куялар. (Шотландиядә)
Кореядә Яңа ел төнен кайда уздыралар? (Авыл урамнарында бәйрәм итәләр. Традиция буенча, яшь кызлар бәйрәм төнендә биеклеккә сикерү буенча ярыша.)
Франция Кыш Бабае. (Ап-актан киенгән Пер Нораль)
Вьетнамнар Яңа ел төнендә нишли? (Бер-берсенә чәчкәгә беркетелгән персик ботагы бүләк итә һәм төнең буе учак янында әкиятләр сөйли.)
Монда Яңа елны каршылаганда бөтен иске-москыны өйләреннән чыгарып ташлыйлар. (Итальяннар)
Бу юлларның авторы:
Эш гыйнварда иде,
Чыршы тауда тора иде.
Һәм әнә шул чыршы янында
Усал бүреләр йөри иде. (Агния Барто)
Хуш киләсең, Эт елы,
Төпле аягың белән!
Табышмак:
Йөгерә-йөгерә дә,
Балта сабы өстенә утыра. (Эт)
Сакбаем теле салынып төшсә дә, койрыгы югары. (Эт)
Этләр дөньяны нинди төсләрдә генә күрәләр? (Аклы-каралы)
Рифмалаштыр.
Минем дустым Акбай,
Бигрәк уңган ... (Маэмай).
Эт батырга өрер, куркакны нишләтер? (Тешләр)
Эт авызыннан нәрсә алып булмый? (Сөяк)
Эт кайда көчле? (Оясында)
Эт эченә нинди май килешми? (Сары)
Этсез нәрсә тотып булмый? (Куян)
Эт симерсә нишли? (Иясен тешли)
Эт чаба дип ни чаба? (Бет)
Ат койрыгын тоткан Идел кичкән,
Эт койрыгын тоткан нишләгән? (Иделгә баткан)
Этнең иле кайда? (Тамагы кайда туйса, шунда)
Эт нәрсәне танымас? (Ыруын)
Эт тә нәрсәне белә? (Үз йортын)
Мәкальне дәвам итегез.
Эт үз койрыгын үзе күтәрмәсә, ... (аны кем күтәрә?)
Эт янында нәрсә ятмас? (Сөяк)
Этнең акылсызы нәрсәгә нәфсен сузар? (Коймакка)
Этнең койрыгын нишләтә алмассың? (Турайта)
Өрә белмәгән эт нишли? (Өенә бүре китерә)
Этне ияртсәң кулыңда ни булсын? (Таяк)
Шөгыль тапмаган ни уйлый? (Этлек)
Күмәк эт ни үтерә? (Арыслан)
Эт күп булса, нәрсәне җиңә? (Бүрене)
Телеңне бәйдә тот, этеңне ... (бауда тот).
Эт ничек картая? (Өреп)
Этнең бәхете кайда? (Аяк астында)
Эт симез дә – нишләргә ярамый? (Ашарга)
Эт симерсә, нишләмәс? (Күп өрмәс)
Эт иярткән нинди? (Иптәшле)
Этнең башы кергән җиргә нәрсәсе керми калмас? (Койрыгы)
Көчле ат җигер, ә көчсез? (Эт җигер)
Эт ачуын нидән алмыйлар? (Беттән)
Эт тешенә – ... (эт теше).
Эте торыр, көчеге нишләр? (Өрер)
Койрыгын кыскан эттә нәрсә юк? (Өмет)
Сөяк күп булса, эт нишләми? (Талашмый)
Эт айга карап өргәннән айның нуры китәрме? (юк)
Эт авызына төшкән ташта нишләми чыкмас? (Янчелми)
Эт булмаган җирдә ни йөрер? (Төлке)
Эт догасы кабул булса, ни булыр иде? (Күктән сөяк явыр иде)
Эт кемгә койрык болгый? (Кем башыннан сыйпый)
Эт белән эт булганчы, нишләргә кирәк? (Мәче белән кодагый булырга)
Эт этлеген итмәсә, ни була? (Өне бетә)
Эт этлеген итә: ит каптырсаң да нишли? (Өрә)
Эт яманы кайчан котыра? (Буранда)
Эт йомыш кушсаң – нишләр? (Сөяк сөйрәп китерер)
Эткә өргән өчен ни бирәләр? (Икмәк)
Эткә ни закон? (Таяк)
Эткә сөяк белән бәрсәң нишләмәс? (Шыңшымас)
Эткә ни табыла? (Сөяк)
Эткә ышанма – ни өчен? (Койрыгы кәкре)
Этлек эшләргә ни кирәкми? (Тәһәрәт)
Эт белән кода булсаң нишләрсең? (Сөяк белән туй үткәрерсең)
Этеннән күреп, көчек нишләр? (Өрер)
Эт азгыны кайда котырыр? (Йортта)
Этнең баҗасы күп, кеме юк? (Кодасы)
Әтнең әнисе – бер, атасы – ... (Кырык)
Эттән ни туа? (Эт)
Күршеңдә эт булса булсын, күршең үзе ... (Эт булмасын)
Эткә типсәң, чучка нишли? (Мыркылдый)
Кызганганның малын ни ашый? (Кызыл эт)
Эт күңеле – ни? (Бер сөяк)
Эткә йомыш кушсаң нишләр? (Сөяк сөйрәп китерер)
Эткә типсәң, кемгә тия? (Иясенә)
Эт ашы – нәрсә? (Кара боламык)
Киеме яманны эт нишләтер? (Кабыр)
Кибән астында утырган эт ни дип әйтә ди? (Минем күләгәм зур дип)
Ул печәнне үзе дә ашамый, атка да ашатмый. (Эт)
Эт күзе ни белми? (Төтен)
Этнең тамагы кайда туйса, ... (башы шунда).
Эт ..., сыер аяк. (Баш)
Этнең әрсезе. (Алабай)
Ул эчкән судан арыслан эчмәс. (Эт)
Казанның капкачы китсә, этнең нәрсәсе китә? (Ояты)
Этнең башын табакка салсаң, нишләр? (Тәгәрәп төшәр)
Куркак эт ничек куркуын басар? (Өреп)
Этне йөгертергә ике сүз җитә. Ул нинди сүзләр икән? («Чәбә» дә, «Маһ»).
Кем белән булганчы, этең белән булырга кирәк? (Кеше белән булганчы)
Жанрын билгеләгез.
Эт эткә, эт койрыкка кушар. (Мәкаль)
Эт баласы. (Көчек)
Габдулла Тукай үзенең бер шигырендә нинди кушаматлы эткә өрмәскә куша? (Акбай)
Эт кешенең ... (дусты).
Эт йортның ... (сакчысы).
«Әни, мин көчек күрдем!» шигыренең авторы. (Роберт Миңнуллин)
Михаил Булгаковның әсәре. («Эт йөрәге»)
Доктор Айболитның эте. (Авва)
Сергей Михалковның шигырендәге эт. (Трезор)
Этләрне өйрәнә торган фән ничек атала? (Кинология)
Этнең өе ничек атала? (Оя)
Этнең ничә теше бар? (42)
Тургенев әсәрендәге эт. (Муму)
Иң беренче булып космоска очкан эт. (Лайка)
Кайсы токымлы этнең теле фиолетовый? (Чау-чау)
Халык артисты Василий Иванович Качаловның этенең кушаматы. (Джим)
Кайсы илдә Яңа ел төнендә кара төстәге этне өйгә кертергә ярамый? (Грециядә)
Эт елы нәрсә елыннан соң килә? (Әтәч)
Гел этлектә уе дип ни өчен әйтәләр? (Теләсә-нәрсә уйлап утырганга)
Сез эт турында сынамышларны беләсезме?
Эт аунаса – ... (яңгырга)
Эт елында нәрсә күп була? (Буран)
Эт елында ни үрчер? (Мал)
Эт карда аунаса, көн ... (аяз була).
Эт уласа, ... (бәла килә).
Эт оясыннан чыкмаса, ... (буран чыгырын көт тә тор).
Эт су эчсә, ни булыр? (Яңгыр)
Эт юлга ятса, ... (көн җылытыр)

Приложенные файлы

  • docx 741348
    Размер файла: 19 kB Загрузок: 0

Добавить комментарий